ТАССР га 100 ел!

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Предварительный просмотр:

ТАССР ның 100 еллыгына карата викторина

“И, гүзәл Татарстаным!”

(9-10 нчы сыйныфлар арасында үткәрелгән викторина, укучылар арасында татарлар да башка милләт укучылары да бар)

Максат: укучыларда халкыбызның язу графикасы турындагы гыйлемнәрен тирәнәйтү, Татарстан турында һәм якташ әдипләребез турында мәгълүмат туплау, якташ әдипләрнең әсәрләренә кызыксыну уяту, укучыларда ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Республикабызда “Туган тел” көненә багышланган чаралар башланып китте. Бу көнне без ана телебездә сөйләшергә, аралашырга тиешбез. Ә хәзер, әйдәгез, туган ягыбызга сәяхәт кылыйк.

(Уенда 2 команда катнаша. Һәр командага тиз генә капитан һәм командага исем сайлыйк)

I тур

“Әйдәгез танышабыз”

1 нче команда

“Акчарлак”

Туган җиребезгә ямен өсти

Таңнар атып, кояш чыккан чак

Идел дулкынында нурлар уйный

Канатларын кага акчарлак

2 нче команда

“Гөлбакча”

Туган җирем, синең һәрбер көнең

Якты киләчәккә юл ача.

Кырларыңда күкрәп иген үсә

Табигатең - гүзәл гөлбакча!

Командалар “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкаралар

II тур

“Шигърият бакчасында» (Авторлары белән бергә шигъри әсәрнең исемен атарга)

  1. «И туган тел, и матур тел,

Әткәм – әнкәмнең теле” (“Туган тел”)

  1. “Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел” ( Ш.Маннур “Яхшы бел”)

  1. “Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы

Җырдай моңлы татар теле”

(Наҗар Нәҗми “Татар теле “)

4) Әнкәм сөеп – сөеп әйткән,

Әткәм чөеп – чөеп әйткән,

Апам биеп – биеп әйткән

Матур сүзләр җанымдадыр”

(“Туган телем” Ш.Галиев)

5) Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”-дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти!”-дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылыр –

Туган телең әнә шул булыр!

(“Туган тел хакында” Х.Туфан)

III тур

“Язудан язсаң да, бетмәдең”

  1. Гарәп графикасы белән ничәнче елга кадәр язганнар? (1927)
  2. Кириллицага кайчан күчкәннәр? ( 1939 ел)
  3. Гарәп белән кириллица арасында нинди язу булган? ( латин)
  4. Сез М.Җәлилнең тоткынлыкта язган шигырьләренең күчермәләрен күргәнсез. Ул нинди язу графикасы белән язылган? ( латин)
  5. Иң озын вакыт кулланылган графика кайсы? (гарәп)
  6. Г.Тукай шигырьләрен кайсы графикада язган ? (гарәп)

IV тур

“Якташ әдипләрнең туган авылларын дөрес куй!”

  1. Каюм Насыйри - Татар Танае

Афзал Шамов - Бакырчы

Юныс Сафиуллин - Карашәм

Фаил Шәфигуллин - Югары Шырдан

  1. Әсәрләрне дөрес тап

“Кырык вәзир кыйссасы”

“Госпитальдә”

“Алмазбулат”

“Акмөгез”

  1. Әдипләрне яшьләре арта бару тәртибендә яз.
  2. Шушы дүрт әдипнең кайсысы драматург?
  3. Әдипләрнең төп иҗат юнәлешләрен билгелә

-Туган як тарихы, табигате

-Тарихи чынбарлык

-Татар теленең мөстәкыйльлеген үстерүче

-Юмор өлкәсе

V тур

“Туган ягым - Татарстан”

  1. Татарстан гербында нинди хайван сурәтләнгән? (барс)
  2. Татарстанның беренче президенты кем? (М.Шәймиев)
  3. Казан шәһәрендә иң зур күл? (Кабан)
  4. Татарстанда зур автомобиль заводы ничек атала?(КамАЗ)
  5. Татарстанның кайсы шәһәрләрендә метро бар?(Казан)
  6. Татарстанда дәүләт телләрен ата ( татар, рус)
  7. ТАССР кайчан төзелә? (1920 елда)
  8. Татарстан елгаларын сана (Идел,Нократ,Чулман,Зөя)
  9. Татарстан флагы нинди төсләрдән тора?
  10. Казанның истәлекле урыннарын санап чык (Кол Шәриф мәчете,Сөембикә манарасы, Кремль, Иске Татар бистәсе һ.б.)

VI тур

“Әйдәгез, ял итеп алыйк”

(Укучылар Татарстан турында шигырьләрен сәнгатьле итеп күңелдән укыйлар.)

VII тур

“Милли бәйрәмнәребез,гореф-гадәтләребез,йолаларыбыз”

  1. Татар халкының иң төп бәйрәмен ата (Сабантуй)
  2. Җирләр туңып, беренче карлар яугач,нинди бәйрәм үткәрелә? (Каз өмәсе)
  3. Моннан 50-60 еллар элек, егет – кызларның очрашу урынын ата. Анда җырлы- биюле уеннар да булган.(Аулак өй)
  4. Татар халкында кайсы уен коралына өстенлек бирелә?(гармун)
  5. Татар халкының милли гореф-гадәтләрен санап чыгыгыз.

VIII тур

“Яңа сүз уйлап тап” уены

“Татарстан” сүзеннән яңа сүзләр уйлап чыгарып, “И гүзәл, Татарстаным” темасына сурәтләү чаралары ярдәмендә хикәя төзергә.


 Ачык чарага нәтиҗә ясала, җиңүчеләр татлы татар халык ашлары белән бүләкләнә. .


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

6 нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен дәрес-презентация Казан – Татарстанның башкаласы.

Слайд 2

Сүзлек эше: Азык-төлек – пищевая Тимер юлы – железная дорога Югары уку йорты – высшее учебное заведение Шәһәрләрнең берсе – один из городов Урта махсус уку йорты – среднне специальное учебное заведение Татар театры – татарский театр Курчак театры – кукольный театр

Слайд 3

Как скажешь о том, что: Казань – один из древнейших городов; Казань – город ученых; Казань – большой промышленный город; В Казане есть русский драматический театр имени Качалова.

Слайд 4

Диалогларга кирәкле репликаларны өстәгез: 1) - .... ? - Казанда татар театрлары, курчак театры, Качалов исемендәге рус театры бар. 2) – Казанда нинди уку йортлары бар? - ... . 3) - .... ? - Казанга су юлы белән дә, тимер юлы белән дә, самолет белән дә барып була.

Слайд 5

Бирелгән җөмләләрне рус теленә тәрҗемә итегез: Казан – зур промышленност ь шәһәре. Казанда миллионнан артык кеше яши. Казан – борынгы шәһәр. Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бар. Сөембикә манарасы Кремл ь дә урнашкан.

Слайд 6

Җөмләләрне дәвам итегез: Казан – студентлар .... Казанда ц ирк, зоопарк, .... Казанда урта махсус ..... Казанга су юлы белән дә, .... Казанда машина җитештерү промышленносте ....

Слайд 7

Сорауларга җавап бирегез: Казан нинди шәһәр? Сезнең анда булганыгыз бармы? Казанда нинди тарихи һәм истәлекле урыннар бар? Казанда нинди театрлар бар? Сезнең Кол Шәриф мәчете күргәнегез бармы?

Слайд 10

Достопримечательностей города Казани очень много. Различные музеи, театры, мечети, церкви и многое другое – это история не только города Казани, но и всей республики Татарстан. Поэтому, стоит посмотреть на эти замечательные исторические произведения!

Слайд 11

ГЕРБ Автор герба художник-монументалист, член Союза художников Татарстана Риф Загреевич Фахрутдинов Герб был принят 7 февраля 1992 г.

Слайд 12

Флаг РТ Символика флага Цвета Государственного флага Республики Татарстан означают: зелёный — зелень весны, цвет ислама, возрождение; белый — цвет чистоты; красный — зрелость, энергия, сила, жизнь. Автор флага народный художник Республики Татарстан, лауреат Государственной премии имени Г. Тукая Тавиль Хазиахметов Флаг был принят 29 ноября 1991 г.

Слайд 13

Татарстан Републикасының беренче Президенты Шаймиев Минтимер Шарипович

Слайд 14

Татарстан Республикасы Президенты- Минниханов Рустам Нургалиевич

Слайд 15

Мәңге яш ь бул, Казаным!



Предварительный просмотр:

Казан — Татарстанның башкаласы тексты

Дәрес барышы

  1. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
  2. Уңай психологик халәт тудыру;
  • Хәерле көн, укучылар!

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

  • Менә без әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул.Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.
  1. Фонетик зарядка

“Тэйк-оф-тач-даун” алымы (Басабыз-утырабыз)

  • Укучылар, татар телендә к, г хәрефләре ничә аваз белдерәләр.
  • Ике аваз белдерәләр.
  • Әйдәгез, мин сезгә сүзләр укыйм.

[к] – авазы кергән кергән сүз булса, 1 номерлы укучылар баса һәм сүзне кабатлый.

[къ] – авазы кергән сүз булса, 2 номерлы укучылар баса һәм сүзне кабатлый.

[г] – авазыкергәнсүзбулса, 3 номерлыукучылар баса һәмсүзнекабатлый.

[гъ] – авазы кергән сүз булса, 4 номерлы укучыларбаса һәм сүзне кабатлый.

борынгы, Казан, кеше, галим, күргәч, югары, уку, күп, курчак, китапханә, Кояш.

  1. Тел разминкасы
  • Ә бүген көн кояшлымы?
  • Укучылар, рус телендә бирелгән таблицага карап, без һава торышы турында нәрсә әйтә алабыз?

Прогноз погоды на 3 дня  

Набережные Челны

Пн

24 февраля

Вт

25 февраля

Ср
26 февраля

 

 

 

 

Максимальная
температура днём (
oC),
комфортность погоды

-24

-22

-22

Минимальная
температура ночью (
oC),
комфортность погоды

Ср.Чт.
-28

Чт.Пт.
-27

Пт.Сб.
-29

Давление днём (ммрт.ст.)

775

776

775

Ветер днём (направление, скорость)

 2 м/с,
порывы до 
7 м/с

 3-5 м/с

 1-2 м/с

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  1. Бүген көн нинди?
  2. Бүген көндез температура ничә?
  3. Бүген төнлә температура ничә булачак?
  4. Иртәгә температура ничә булачак?

 

  1. Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
  2. “Түгәрәк буенча хат” язу.
  • Укучылар, миңа бүген иртән Вконтакте сайтында Мордовия республикасының Белозерье татар авылында яшәүче дустым Алинадан хат килде.

Исәнме, дустым. Хәлләрең ничек? Мин җәй көне  Татарстанның башкаласы Казанга  кунакка килергә җыенам. Ләкин мин Татарстан турында бернәрсә белмим. Миңа ярдәм итсәң, мин бик шат булыр идем.

  • Укучылар, әйдәгез Алинага Татарстан турында белгәннәребезне язабыз.
  • Һәр өстәлдә беренче укучы хат яза башлый, чират буенча дәвам итеп, һәрберегез берәр җөмлә язарга тиеш буласыз. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә.

(2 минут эчендә һәр төркем хат яза)

Һәр төркемнән бер укучы хатны укый.

  • Бик яхшы, укучылар, сез Татарстан турында күп беләсез икән. Ләкин Татарстан турында язганда сез нәрсә турында язмагансыз?

Көтелгән җавап. Казан турында.

  • Ни өчен язмадыгыз?
  • Казан турында татарча сөйли белмибез.
  • Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
  • Татарстанның башкаласы – Казан турында сөйләшербез.
  • Ә Мордовия кызы Эльвирага Казан турында мәгълүматны (информацияне) нинди формада эшләп җибәрә алабыз?
  • Казан турында Презентация ясый, стенгазета чыгара, скайп аша сөйли алабыз.
  • Димәк, без дәрес ахырында нәрсә эшли белергә тиешбез.
  • Без Казан башкаласы турында үзебез презентация, скайп аша сөйли алырга тиеш булабыз.

III.Уку эшчәнлегендәге авырлыктан чыгу юлын билгеләү.

  • Укучылар, без Казан турында сөйләргә өйрәнер өчен безгә дәрестә нишләргә кирәк.
  • Т (текст укырга), СҖ (Сорауларга җавап бирергә), П. (проект төзергә) С.(Сөйләргә),
  1. Төзелгән проектны тормышка ашыру.
  2. “Эй-ар-Гайд” алымын куллану.
  • Сезнең өстәлләрдә һәрберегез өчен битләр ята. Бу битләр икегә бүленгән: “Укыганга кадәр” һәм “Укыганнан соң”. “Укыганга кадәр” дигән якка сорауларга җаваплар языгыз. Һәр укучы аерым яза.
  • Казан ничәнче гасырда төзелә башлаган?
  • Казан нинди шәһәр?
  • Казанда нинди театрлар бар?
  • Казанга нәрсәләр белән барып була?
  • Укучылар, бу сорауларга дөрес җавап бирер өчен безгә нишләргә кирәк?
  • Текстны укырга.
  1. Текстны уку.
  • Укытучы үрнәк укый.
  • Эчтән уку.
  • Кычкырып уку.
  • Алдыгызда торган битнең “Укыганнан соң” дигән ягына тагын нәрсәләр белдегез, өстәп языгыз. Кемнең җаваплары дөрес булды?(Әгәр, укучылар беренче тапкыр укыганнан аңламасалар, тагын бер тапкыр укырга мөмкин.)  Рәхмәт. Шәп булган.
  1. “Рэлли Робин” алымы. (Кыска җаваплар.)
  • Без текстны укып нәрсә белдек?
  • Сорауларга җавап бирә белдек.
  • Безгә тагын нәрсә эшли белергә кирәк?
  • Казан турында сөйли белергә кирәк.

Үзбәя

  1. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.
  2. “Тэйк-оф-тач-даун” алымы (Басабыз-утырабыз)
  • Укучылар, кайсы сандагы җөмлә дөрес тәрҗемә ителгән, шул номердагы укучы баса.

Казань – один из древних городов.

  • Казан – яңа шәһәрләрнең берсе.
  • Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе.
  • Казан – борынгы шәһәрләргә керә.
  • Казан – борынгы шәһәр түгел.

 

Площадь города Казни больше 290 квадратных километров.

  • Казанның мәйданы – 290 километр.
  • Казанның мәйданы 290 километрдан ким.
  • Казанның мәйданы 290 километрдан артык.
  • Казанның мәйданы 299 километр.

 

В Казане есть татарские театры, кукольный театр, цирк, зоопарк и большие библиотеки.

  • Казанда театр, китапханәләр, зоопарк бар.
  • Казанда театр, цирк, зур китапханәләр эшли.
  • Казанда татар театрлары, курчак театры һәм зоопарк бар.
  • Казанда татар театрлары, курчак театры, цирк, зоопарк һәм зур китапханәләр бар.
  1. Белем системасына кертү һәм кабатлау.
  2. Ситуатив күнегү
  • Как мы скажем туристам, что Казань – древний город.
  • Сообщи другу, что Казань самый красивый и большой город
  • Сообщи туристам, что про Казань первый раз упоминается в 1177 году.
  • Сообщи туристу, что площадь Казани больше чем, территория Мальдивы
  • Сообщи другу, что Казань промышленный город.
  • Как мы скажем, рекламируя Казань, что в Казане развита легкая промышленность.
  • Разрекламируй аквапарк Казани.
  • Сообщи другу, что ты можешь поехать в Казань через железную дорогу.

 

  1. Синквейн төзү.

Казан шәһәре турында укучылар белән бергә тактада синквейн төзү.

  • Укучылар, әйдәгез, Казан темасына синквейн төзибез.

Казан

Борынгы, зур.

Үсә, яши, матурлана.

Татарстан башкаласы – Казан белән горурланам.

Башкала.

  1. Таймд Раунд Робин.
  • Әйтик, безгә Казан шәһәре турында скайптан сөйләргә кирәк. Сез нәрсәләр сөйләр идегез? Әйдәгез, 1 укучы башлап җибәрә, калганнарыгыз дәвам итә, 4 нче номерлы укучы тәмамлый.

Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә.

Һәр төркемнең 1 укучысы сөйләп чыга.

  • Укучылар, сез бу биремнәрне үтәп, нишләргә өйрәндегез?
  • Казан турында сөйләргә өйрәндек.

Үзбәя.

  • Бик шәп. Укучылар, сөйләргә өйрәндек, хәзер без Эльвирага Казан турында информацияне нинди формада җибәрә алабыз?
  • Стенгазета, брошюра, презентацияһ.б.
  1. Проект төзү. Рафт

1 төркем. Казан шәһәре турында ноутбукта презентация ясарга.

2 төркем. Казан шәһәре  буенча экскурсионный маршрут төзергә.

3 төркем. Стенгазета чыгарырга.

4 төркем. Брошюра чыгарырга.

5 минут вакыт бирелә.

VII. Рефлексия.

Проектларны яклау. Һәр төркем үзенең проктын яклый. (Скайп ачылса онлайн режимда яки видеоролик булып төшерелә)

  • Шәп булды, булдырдыгыз укучылар! Сез Алинага Казан турында брошюра, презен-ия ясап, нишләргә өйрәндегез?
  • Без Туган ягыбыз, Казан шәһәре турында мәгълүматны иформацияне чит ил кешеләренә татар телендә сөйләргә өйрәндек.

Үзбәя.

Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип исәпли, алар үзләренә 5 куя

Кем әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар 4 куя.

Кем барысын да аңлады, ләкин дусты турында сөйли алмый,шул үзенә 3 куя.

Кем бернәрсә дә аңламады 2 куя.

 

VIII. Өй эше

  1. “Казан – Татарстанның башкаласы” текстын сөйләргә өйрәнергә.
  2. Казан турында өстәмә информация кулланып, презентация, видеоролик ясарга һәм аны якларга.
  3. Казан, Татарстан турында синквейн төзергә.