Укучылар өчен

Сиякина Нәфисә Равил кызы

learningapps.org  онлайн-сервисында татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрне ныгыту һәм тикшерү өчен төзелгән интерактив уеннар

5-6 сыйныф укучыларына "Мәктәп"  темасы буенча лексик уен: https://learningapps.org/watch?v=ppin77c4322

5-6 сыйныф укучыларына "Килешләр "темасы буенча грамматик уеннар:  https://learningapps.org/watch?v=pw3deytz522, https://learningapps.org/watch?v=pddxy9np322

5-6 сыйныф укучыларына "Саннар "темасы буенча "Тәрҗемәче" уены: https://learningapps.org/watch?v=prikxd61n22

6 сыйныф укучыларына "Һөнәрләр "темасы буенча "Парын тап" уены: https://learningapps.org/watch?v=pkiqdqqvn22

"Илгизнең китабы" видеодәресе "Иялек килеше "темасы буенча (4-6 кл)  https://vk.com/video-160660975_456239308

Интерактив мультфильмнарhttp://balarf.ru/

Татар теленең әйтелешләр сүзлеге

http://tt.forvo.com/languages/tt/

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема. Танышу. Син кем?

Максат. Мин Алсу (укучы, татар, студент түгел). Ә син кем? Син, чынлап та, татармы?Лилия, беләсем килә, Оля укучымы? Оля укучымени!?”  сөйләм модельләрен үзләштерү.

Җиһаз. Өстә әйтелгән җөмлә калыплары

Дәрес барышы

  1. Оштыру моменты
  2. Яңа җөмлә калыбын (сөйләм моделен) үзләштерү.

1)Тактага таблица сызыла, өске өлешендәге сорауларны укытучы яза.

2) Укучылар белән берлектә һәр багана тутырыла.

Кереш сүз

Кем?

Кем?

-мы?

-ме?

-мыни?

-мени?

Әйе,

Юк,

Беләсем килә,

Беләсең килсә,

Чынлап та,

Әлбәттә,

Һичшиксез,

Мин

дә

Оля

түгел

Син

дә

Надя

Ул

да

Вадим

Без

дә

укучылар

Сез

дә

студентлар

Алар

да

Ваня һәм Саша

Бу

егетләр

Болар

да

татарлар

Дустым

да

рус

  1. Диалогик сөйләм оештыру.(Бу эш телдән  чылбыр буенча башкарыла.Укучыларның җавап бирү белән каршы сорау бирә белүенә, эндәш һәм кереш сүзләрне куллануына, “да” кисәкчәсен сөйләмгә кертүенә  игътибар итәргә кирәк.)
  • Беләсем килә, син кем?
  • Беләсең килсә, мин Оля, мин укучы! Ә син кем?
  • Мин Гөлсинә. Син, чынлап та, Олямени!?
  • Әлбәттә, мин Оля! Ә син студентмы?
  • Юк, мин студент түгел, мин укытучы.
  • Гөлсинә, син укытучымени!?
  • Һичшиксез, мин укытучы. Оля, беләсем килә, бу кем (болар кемнәр)?
  • Беләсең килсә, бу Аня.
  • Бу кыз Анямени!?
  • Әйе, бу кыз, чынлап та, Аня!
  • Оля, Аня укучымы?
  • Беләсең килсә, Аня да укучы!
  1. Монологик сөйләм оештыру. (Бу эш язмача башкарыла.)

Танышу.

Мин Лилия. Мин укучы. Бу Катя. Катя да укучы. Мин татар. Катя татар түгел, ул рус. Бу кыз Таня. Таня укучы түгел, ул студент. Алар Маша һәм Алсу. Чынлап та, Маша һәм Алсу дуслар.Алар да укучылар. Беләсем килә, бу кем?

  1. Өй эше.

Классташларың турында хикәя төзергә



Предварительный просмотр:

Сездә ак икмәк бармы? (сатыламы?)

Кереш сүз

Кайда?

Нәрсә?

Бармы?

Сатыламы?

Беләсем килә,

Әйе,

Юк,

Кызганычка каршы,

Сездә

Бу кибеттә

Бу бүлектә

Шикәр

Икмәк

Яшелчә

Җимешләр

Ит

Май

Бар

Юк шул

Сатыла

Сатылмый

Миңа 2 кг алма кирәк

Кереш сүз

Кемгә?

Күпме?

Нәрсә?

Кирәк

-ме

-мы

Миңа

Сиңа

Аңа

Безгә

Сезгә

Аларга

Әниемә

Әниеңә

Әнисенә

Оляга

Лилиягә

Маратка

1 кг

Ярты кг

1 пакет

2 данә

Алма

Кирәкми

Кирәк түгел

1 кг алма ничә сум тора?

Кереш сүз

Нәрсә?

Ничә сум?

тора

-мы/-ме

-мыни/-мени

Беләсем килә,

Әйтегезче,

Беләсегез килсә,

1 кг алма

Ак ипи

55 сум 60 тиен

Тора

тормый



Предварительный просмотр:

Кереш сүз

Кем?

Кая?

Кая?

Кем белән?

Кайчан?

Нишли?

Нишләде?

Нишләгән?

-мы?

-ме?

-мыни?

-мени?

Әйе,

Юк,

Әлбәттә,

Һичшиксез,

Чынлап та,

Беләсем килә,

Беләсең килсә,

Кызганычка каршы,

Мин

мәктәпкә

беренче мәктәпкә

Рус мәктәбенә

Әнием белән

кичә

Барам (киләм)

Бармыйм

(килмим)

Бардым (килдем)

Бармадым

(Килмәдем)

Барганмын (килгәнмен)

Бармаганмын

(килмәгәнмен)

Син

шәһәргә

Казан шәһәренә

Әтием белән

бүген

Барасың

Бармыйсың

Бардың

Бармадың

Баргансың

Бармагансың

Ул

авылга

Наратлы авылына

Дустым белән

иртәгә

Бара

бармый

Барды

Бармады

Барган

Бармаганнар

Без

концертка

Головин концертына

Классташым белән

иртән

Барабыз

бармыйбыз

Бардык

Бармадык

Барганбыз

Бармаганбыз

Сез

кибеткә

“Магнит” кибетенә

Оля белән

көндез

Барасыз

бармыйсыз

Бардыгыз

Бармадыгыз

Баргансыз

Бармагансыз

Алар

базарга

кием базарына

Марат белән

кичен

Баралар

бармыйлар

Бардылар

Бармадылар

Барганнар

Бармаганнар

Катя

дискотекага

шәһәр дискотекасына

төнлә

Марат

урамга

Ленин урамына

сәгать җидедә

Әнием

(-ең,-се)

музейга

Я.Гашек музеена

сәгать җиденче яртыда

Әтием

(-ең,-се)

театрга

Г.Камал театрына

Рус драма театрына

сәгать җиденче унбиш минутта

Әбием

(-ең,-се)

бакчага

алма бакчасына

сәгать

җиде тула унбиш минутта

Бабам

(-ң,-сы)

язын

Апам

(-ң,-сы)

көзен

Абыем

кышын

Энем

җәен

Сеңлем

дүшәмбе көнне

Дустым

сишәмбе көнне



Предварительный просмотр:

21-шатлык

49-сүтү

67-куе

1-җыйнак

31-уң (як)

41-тиле

79-кайгы

19-эволюция

66-кушылу

32-уңайлы

2-җиңел

50-симез

18-эссе

56-пар

33-төче

68-караңгы

65-кыек

3-үлем

22-чыгу

42-тиз

51-сүрән

17-эчке

69-киң

34-төзәтү

57-оптимизм

23-чишү

4-өс

78-калын

35-тәмле

64-кыен

43-терек

5-өзү

70-китү

24-чиста

16-юаш

52-сөенеч

6-әшәке

58-нечкә

77-карт

25-шапшак

15-юан

36-тук

44-текә

63-кыйммәт

26-чи

7-әкрен

53-сорау

71-ким

8-яңа

59-күтәрү

76-каты

27-хәерче

9-яшьлек

45-таркату

37-тыгыз

72-киендерү

60-күп

13-юк

75-кайту

38-туры

12-якын

46-тарайту

28-хуплау

62-көн

73-кечкенә

39-тозлы

20-шома

54-плюс

80-йомшак

11-яраклы

55-пешкән

29-фәкыйрь

40-тискәре

61-көчле

47-тар

14-югалту

74-керү

48-талантлы

30-файда

10-якты



Предварительный просмотр:

1-таркау

2-авыр

3-яшәү

4-ас

5-ялгау

6-әйбәт

7-тиз

8-иске

9-картлык

10-караңгы

11-яраксыз

12-ерак

13-бар

14-табу

15-нечкә

16-усал

17-тышкы

18-суык

19-революция

20-кытыршы

21-кайгы

22-керү

23-бәйләү

24-пычрак

25-чиста

26-пешкән

27-бай

28-мактау

29-бай

30-зыян

31-сул (як)

32-уңайсыз

33-ачы

34-бозу

35-тәмсез

36-ач

37-буш

38-кыек

39-тозсыз

40-уңай

41-акыллы

42-акрын

43-үлек

44-сөзәк

45-җыю

46-киңәйтү

47-киң

48-талантсыз

49-тегү

50-арык,ябык

51-кызу

52-кайгы

53-җавап

54-минус

55-чи

56-сыңар

57-пессимизм

58-юан

59-төшерү

60-аз

61-көчсез

62-төн

63-арзан

64-ансат

65-туры

66-аеру

67-сыек

68-якты

69-тар

70-килү

71-артык

72-салдыру

73-зур

74-чыгу

75-китү

76-йомшак

77-яшь

78-юка

79-шатлык

80-каты



Предварительный просмотр:

1-бросаться в глаза

15-обеими руками

31-из рук вон плохо

27-задрать нос

9-пустить красного петуха

30-зуб на зуб не попадает

36-махнуть рукой

20-не успел глазом моргнуть

26-надуть губы

11-плясать под чужую дудку

39-ломаного гроша не стоит

8-родиться в сорочке

16-одним словом

24-набить оскомину

2-была не была

32-иметь зуб

37-точить лясы

7-скатертью дорожка

19-ни в грош не ставить

25-вертеться на кончике языка

3-язык отнялся

21-не лыком шиты

35-мелко плавать

12-бить по карману

23-новострить уши

40-когда рак на горе свистнет

4-слюны потекли

17-осадок на душе

13-под самым носом

5-сложить голову

33-как две капли воды

28-знать назубок

18-ни свет, ни заря

38-ломать голову

10-задеть за больное место

22-найти общий язык

6-сесть на мель

29-золотом осыпать

34-как с гуся вода

14-обивать пороги



Предварительный просмотр:

1-күзгә бәрелеп тору

2-беткән баш беткән

3-телсез калу

4-авызга сулар килү

5-башын салу

6-көймәсе комга терәлү

7-юлыңа ак җәймә

8-бәхет йөзлеге белән туу

9-кызыл әтәч җибәрү

10-авырткан җиргә кагылу

11-кеше кубызына бию

12-кесәгә сугу

13-борын төбендә генә

14-бусагасын төшерү

15-дүрт куллап

16-озын сүзнең кыскасы

17-күңелдә төер калу

18-таң тишегеннән

19-санга санамау

20-күз ачып йомганчы

21-төшеп калганнардан түгел

22-уртак тел табу

23-колакларын торгызу

24-тешләрне камаштыру

25-тел очында гына тору

25-авыз турсайту

27-борын күтәрү

28-күңелдән белү

29-алтынга күмү

30-теше тешкә тимәү

31-кулга алырлык түгел

32-ачу тоту

33-ике тамчы су кебек

34-исе дә китми

35-сай йөзү

36-кул селтәү

37-ләчтит сату

38-баш вату

39-сукыр бер тиенгә дә тормый

40-кызыл кар яугач



Предварительный просмотр:

                                  1 - ялган

33-аралашу

                           41 - арзан

14 - сукбай

                  2 - ярлы

36-вакыт-вакыт

                      26-мәгънәсез

48-сусау

                      3 - афәт

52-җир тетрәү

                        37 - беленү

15 - курку

                        4 - чарасыз

39 - сантый

                                    42-тәмамлау

25-җилкуар

                           5-аяусыз

31-кыяфәт

                                 16-туганлык

47-байтак

                                    6-әхлаксыз

49-аяныч

                                32-мәңге

17-башлау

                                18-мөһим

30-көтмәгәндә

                             43-мөлкәт

7-борчылу

                                29-өермә

46-кадерле

                               8-көчсез

24-шатлык

                                         50-аңны югалту

9-хәйләсез

                      19 - тулай

38 - ябышу

                                  35-мыгырдаучан

23-турылык

                           10 - батыр

44 - нык

                       11 - зирәк

28 - визит

                       51-кичеккән

20 - чор

                         21 - илһамлану

12 - саз

                 45 - өстәү

34 - ирекле

                     27-күренекле

22 - ышану

            13 - зур

40-аллы-артлы

             53-тузган

57-сакчы

                           55-ашыкмыйча

59-аз гына

                   56-капкын

60-шәфкатьле

             58-кушу

54-исраф итү



Предварительный просмотр:

1-уйдырма

2-фәкыйрь

3-һәлакәт

4-котылгысыз

5-рәхимсез

6-әдәпсез

7-тынычсызлану

8-хәлсез

9-эчкерсез

10-баһадир

11-үткен

12-баткак

13-олы

14-йолкыш

15-өркү

16-кардәшлек

17-тотыну

18-әһәмиятле

19-гомуми

20-дәвер

21-рухлану

22-инану

23-дөреслек

24-куаныч

25-җиңел акыл

26-төпсез

27-атаклы

28-күрешергә бару\килү

29-давыл

30-кинәт

31-тышкы күренеш

32-беркайчан да

33-катнашу

34-азат

35-сукранучан

36-кайчакта

37-фаш итү

38-тотыну

39-мокыт

40-тезелеп

41-очсыз

42-төгәлләү

43-дәүләт

44-чыдамлы

45-тулыландыру

46-хөрмәтле

47-шактый

48-эчәсе килү

49-кызганыч

50-һуштан язу

51-соңга калган

52-җир селкенү

53-таушалган

54-тотып бетерү

55-акрын гына

56-тозак

57-каравылчы

58-берләштерү

59-чак кына

60-мәрхәмәтле



Предварительный просмотр:

Татар халык уеннары

https://image.jimcdn.com/app/cms/image/transf/dimension=339x10000:format=jpg/path/s3ceab4ee39ee2577/image/i35096f9b2464e293/version/1453980333/image.jpg

“Буяу сатыш”. Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында “буяу сатучы” һәм “буяу алучы” билгеләнә. Калганннар “буяулар” булып тезелеп утыралар. “Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. “Буяу алучы” килә:

-Дөбер-дөбер.

-Кем бар?

-Миңа буяу кирәк иде.

-Нинди?

-Ак.

Йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, “буяу сатучы” “буяу алучы” га килә: “Син минем буяуларымны бир”. “Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син аларның киемендәге сәдәф төсен белергә тиешсең. Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы “буяу” ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, “буяу алучы” аларны биреп җибәрә.,

 

“Тотам тотышлы”. 3 уенчы. Уенчылар чиратлашып уклауны куллары белән учлап астан–өскә тоталар иң өскә чыккан уенчы җәза ала.

 

“Миңлебай” уены.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай.

-Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

-Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. (Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)

 

Әйт, күгәрчен». Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә,

Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).

Әйт, күгәрчен, син генә,

Куян кебек сикереп йөриләр.

Куяннар ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай йөри.

Әйт, күгәрчен, син генә,

Үрдәкләр ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

(Як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).

 

“Парлашу”. Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Физкультура дәресен искә төшереп 1,2 дип санап чыгалар. Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка биеп китәләр. Көй туктауга парлашып әйләнергә кирәк.

 

“Әтәчле”. Идәндә түгәрәк сызылган. Ике уенчы шул түгәрәккә кереп, бер кулын артка куеп, икенче кулы белән тездән бөгелгән аякларын тотып, бер-берсеннән читтәрәк басалар. Сыңар аякта сикергәләп, җилкә белән этеп бер-берсен түгәрәктән чыгара алган уенчы җиңүче була.

 

 “Яулык салыш”. (20 уенчы катнаша) Балалар түгәрәктә. Көй башлануга яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала, шул җәза ала.

 

“Яулык бәйләшле”. Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы уеннан чыга.

 

“Исеме кем”. (2 уенчы катнаша) Уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган кәгазъ беркетелә. Бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга тиеш. Биеп йөри-йөри, кем тизрәк язуны күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).

 

“Урындыклар”. Көй башлануга урындыклар тирәли бииләр. Көй туктауга урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган уенчы уеннан чыгарыла (урындыклар саны уенчылар саныннан бергә ким алына).

 

 “Кем җитезрәк?” Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау урындыклардан чыгып тормаска тиеш). Көй башлануга ике уенчы урындыклар тирәли биеп йөриләр, көй туктауга уенчылар урындыкка утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла

Санамыш: -Уңда уймак, табада коймак,

Мичтә бәлеш, ал да ябеш.

Беренче утырып бауны алган уенчы җиңүче.

 

 “Ак калач”. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

(Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла). Уен-җыр шулай дәвам итә.

 

“Кем җитезрәк”. Ике егет чыга. Ике кызның күзе бәйләнелә. Бәйләнгән күз белән егетләргә алъяпкыч кигезергә, яулык бәйләтергә тиешләр. Соңга калып бәйләткәне җәза ала.

 

“Йозаклы”. Ике уенчы кулга-кул тотышып “йозак ясап” басалар.

Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы биек “йозак” аша үтәләр, көй туктауга йозак эчендә калган уенчыуеннан чыга, яисә җәза ала.

 

“Түбәтәйле”. Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

 

“Кәрия- Зәкәрия”. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия-Зәкәрия, коммая,

Кәрия-Зәкәрия, коммая,

Кәри комма, Зәкәр комма,

Зәкәрия коммая.

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач,

чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б.

 

 “Тукмаклы”. Уенчылар түгәрәк ясап басалар, уртага бер уенчы баса һәм тукмакны бөтереп җибәрә. Тукмак сабы кемгә күрсәтә, шул уенчы уеннан чыга.

 

“Урманга бару”. Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч лирик көй тыңлана. Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар:

Тиз-тиз итеп савытыма

Эре җиләкләр җыям.

Аларны йә киптерәм,

Йә татлы каклар коям.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк микән?

Соңгы юлны әйтүгә, “аю” белән “бүре” килеп чыгада балаларны куа башлый.

 

“Кем тизрәк?” Уенчылар зур түгәрәк ясап басалар, уртада бер уенчы яулык болгап тора, көй башлануга уенчылар түгәрәк буйлап биеп баралар, көй туктауга яулыкны кем дә булса эләктереп калырга тиеш.

 

”Әйдә танышабыз”. Уйнаучылар ике түгәрәк булып кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.

 

“Утраулар”. Идәндә уенчылар саныннан бергә кимрәк итеп кәгазьләр таратыла. Көй башлануга уенчылар биеп йөриләр, ә көй туктауга “утрау”ларга басып калырга тиешләр. “Утрау”га басып өлгермәгән уенчы, уеннан чыга. Уен барышында “утраула (кәгазьләр) алына барыла, бер уенчы калганчы уен дәвам итә.

 

“Санап җибәр!” Санамыш белән ике уенчы сайланыла:

“Каенда карга, имәндә чыпчык

Һавада кош, син очып чык!”

Уенчылар санынча урындыклар куела. Урындыкларда төрле санда бәрәңгеләр салынган капчыклар.Уенчылар шул капчыклар өстенә утырып андагы бәрәңгеләр санын әйтеп бирергә тиешләр.

 

“Йомырка бөтереш”. Санамыш белән ике уенчы сайланыла. Команда булуга уенчылар үзләренә бирелгән йомырканы бөтереп җибәрәләр, кемнеке озаграк бөтерелә?

 

“Яшерәм яулык”. Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул түгәрәктән чыгып шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

 

Сүзләрне әйткәндәбер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

 

“Болында”. Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итепҗыр җырлыйлар:

Чәчәкләр үскән болында

Җырлыйбыз әйлән-бәйлән.

Халидә, Халидә,

Әйләнәсең кем белән?

 

Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана:

Әминә, Әминә, Әйләнәсен кем белән?

Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә җырлыйлар:

 

Гөлнара, Гөлнара,

Син каласың уртада.

 

Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, һәм уен яңадан башлана.

 

 

“Капкалы”. 10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар.Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.

 

“Агыйдел”. Балалар парлашып бер-бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.

 

Агыйделнең суларында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым, безнең якка

Безнең яклар күңелле.

 

Кушымта:

Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,

Зәңгәрләттем кулымны.

Бергә-бергә уйныйк әле,

Бир, дускаем, кулыңны.



Предварительный просмотр:

Дөрес язу кагыйдәләре

https://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/04/qIYBAFh5bRqAV8ttAAA9dZMrLGc437.png

1.Сингармонизм законына буйсынган сүзләргә түбәндәге кушымча ялгана: нечкә сузыклардан торса, нечкә кушымча, калын сузыклардан торса, калын кушымча ялгана.

2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрнең соңгы иҗеге ниндигә тәмамланса (нечкә булса, нечкә …), шундый кушымча ялгана. Искәрмә: сүзнең язылышына түгел, әйтелешенә игътибар итегез!
3. Татарның үз сүзләрендә [й] һәм тар әйтелешле [о] һәм [ө] кушымчалары сүз башында ике хәреф белән белдереләләр. 
4. Сүз башындагы я, ю хәрефләренең [й] һәм нечкә сузык авазлар [ү], [ә] кушылмасын белдерүләрен күрсәтү өчен, бу хәрефләрдән соң килгән тартык артыннан нечкә сузык хәрефе булмаса, нечкәлек билгесе языла. 
5. Нечкә иҗек ахырында к, г хәрефләрен [ҡ], [ғ] дип уку өчен бу хәрефләрдән соң калынлык билгесе (ъ) куела.

6. Сүзнең икенче хәрефе о яки ө булса, сүз башында й языла.
7. Нечкәлек билгесе (ь) татар теле сүзләрендә иҗекнең нечкәлеген белдерә.
8. Нечкәлек билгесе (ь) рус сүзләрендә тартыкның нечкәлеген белдерә.
9. Нечкәлек билгесе (ь) аеру билгесе белдерә, бу очракта ул нечкә иҗектән соң языла.
10. Калынлык билгесе буларак, ъ үзеннән алда килгән г һәм к хәрефләренең кече тел тартыклары [ғ], [ҡ]ны белдерүләрен күрсәтә.

11. ъ, ь хәрефләре я, ю, е алдыннан килгәндә, аеру билгесе ролен уйный.
12. Сүзнең бер хәрефен генә юл ахырында калдырырга ярамый.
13. Һәр аерым тема, күренеш һәм мәсьәләгә караган өзек кызыл юлдан башлана.
14. Хикәя җөмлә ахырында нокта куела.
15. Тыныч тавыш белән әйтелгән боерык җөмләләрдән соң нокта куела.

16. Инициаллар, кыскартып языла торган сүзләрдән соң нокта куела.
17. Драма әсәрләрендә персонаж исеменнән соң нокта куела.
18. Китап, мәкалә, әсәр, китаплардагы бүлек, бүлекчә исемнәреннән соң нокта куелмый.
19. Кыскартылмаларда нокта куелмый.
20. Сөйләүченең, тыңлаучыга мөрәҗәгать итеп, нәрсәне дә булса белергә теләвен аңлата торган җөмләләр ахырына сорау билгесе куела.

21. Шаккату, аптырау, икеләнү сүзсез белдерелгән очракларда, бу урынга сорау билгесе куела.
22. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә карата шөбһәләнүен, икеләнүен яки ышанмавын белдерү өчен, җәяләр эчендә сорау билгесе куела.
23. Тойгылы хикәя, тойгылы өндәү җөмләләрдән соң өндәү билгесе куела.
24. Өндәү җөмлә бигрәк тә көчле тойгы һәм интонация белән әйтелсә, ике яки өч өндәү билгесе куела.
25. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә басым ясавын белдерү өчен, җәяләр эчендә өндәү билгесе куела.

26. Өндәү җөмлә белән белдерелгән китап, мәкалә, әсәр исемнәреннән соң өндәү билгесе куела.
27. Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен, күпнокта куела.
28. Икенче тема яисә күренешкә кисәк кереп киткән очракта, кызыл юлдан башланган текст алдына күпнокта куела.
29. Башка автордан алынган өзек тулысынча китерелмәгән очракта, төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокта куела.
30. Риторик сораулардан соң сорау һәм өндәү билгесе куела.

31. Аптырау, икеләнү, шаккату сүзсез белдерелгән очракта, сорау һәм өндәү билгесе куела.
32. Сорау җөмлә әйтеп бетерелмәгән төсмер алса, җөмлә ахырында сорау билгесе һәм күпнокта куела.
33. Тойгылы җөмләгә әйтеп бетерелмәү төсмере өстәлсә, җөмлә беткәч, өндәү билгесе куела.
34. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем белән белдерелсә, ия белән хәбәр арасында сызык куела.
35. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә сан белән белдерелсә, алар арасында сызык куела.

36. Ия белән хәбәр исем фигыль белән белдерелсәләр, ике арага сызык куела.
37. Ия алмашлык белән белдерелеп, аңа аерым басым ясалса, хәбәр исем һәм исем ролендә килүче сүзләр белән бирелсә, алар арасына сызык куела.
38. Иясе һәм хәбәре исем яки исемләшкән башка сүзләр белән белдерелгән җөмләдә ияне көчәйтеп, 
ул көчәйткеч сүзе килсә, сызык ул сүзеннән соң куела.
39. 
Ул сүзе, хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куела.
40. Исем һoм исем ролендәге башка сүз төркемнәре белән белдерелгән хәбәргә ярдәмче фигыльләр яки 
гыйбарәт, кебек, шикелле, өчен, төсле һ.б.сүзләр өстәлеп килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куелмый.

41. Ара, вакыт, күләм чикләрен белдерә торган исемнәр арасына сызык куела.
42. Ким җөмләләрдә кулланылмаган кисәк урынына сызык куела.
43. Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау яки авыр төшенү куркынычы булганда, сызык теләсә кайсы җөмлә кисәге арасына куела.
44. Җыйнак һәм җәенке эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, көчле басым белән әйтелмәгәндә, җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
45. Эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, җөмләнең башка кисәкләреннән өндәү билгесе белән аерылалар.

46. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүз ике яктан да өтер белән аерыла.
47. Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела.
48. Күзаллаулы баш килеш тойгы, көчле интонация белән әйтелсә, аннан соң өндәү билгесе куела.
49. Күзаллаулы баш килеш көчле тойгы белән әйтелеп, зур пауза ясалса, аннан соң өндәү билгесе һәм күпнокта куела.
50. Тыныч тон белән әйтелгән күзаллаулы баш килештәге сүздән соң нокта куела.

51. Нинди дә булса бер предметны, төшенчәне аерып күрсәткәндә, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, күзаллаулы баш килештән соң күпнокта куела.
52. Табышмакларда кулланылган күзаллаулы баш килештән соң, традиция буенча, өтер куела.
53. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, алардан соң өндәү билгесе куела.
54. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле интонация белән әйтелмәсәләр, алардан соң өтер куела.
55. Җөмлә уртасында килгән ымлыклар ике яктан да өтер белән аерылалар.

56. Ымлыклардан соң, бу ымлыкның шушы җөмләдә бирелергә тиешле тәэсир көчен арттыру максатыннан, күпнокта куела ала.
57. Ымлыклар җөмлә ахырында килсәләр, алардан алда я өтер куела, я ымлыклар сүз-җөмлә булып формалашалар.
58. Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, алардан соң өтер куела.
59. Кереш сүзләр җөмлә уртасында килсәләр, ике яктан да өтер белән аерылалар.
60. Кереш сүзләр җөмлә ахырында килсәләр, алар алдындәа өтер куела.

61. Күрәсең, мөгаен, ахрысы кебек кереш сүзләр, җөмлә составында булып, ике гади җөмлә чигендә килсәләр, бер яктан өтер белән, икенче яктан нокталы өтер белән аерылалар.
62. Керешмәләр, җөмлә ахырында, җөмлә уртасында килеп, һәр ике очракта дә җәя эченә алыналар.
63. Тыныш билгеләре белән белдерелгән керешмәләр дә җәяләр эченә алыналар.
64. Өстәлмәләр алдыннан, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, зур пауза ясалса, нокта, сорау, өндәү куела.
65. Өстәлмәләр алдыннан пауза зур булмаса, өтер кую белән чикләнергә мөмкин.

66. Раслауны яки кире кагуны белдерүче әйе, юк, ярый сүзләре җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
67. 
Әйе, юк, ярый сүзләре тойгы белән әйтелсәләр, сүз җөмлә булып формалашалар, алардан соң өндәү билгесе куела.
68. 
Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыклары җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылмыйлар. 
69. 
Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыкларына логик басым төшсә, алар сүз җөмлә булып формалашалар. Алардан соң өндәү билгесе куела.
70. Тиңдәш кисәкләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.

71. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын тыныш билгеләре булса, теркәгечсез бәйләнеп килгән очракта, нокталы өтер куела.
72. Тиңдәш аергычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
73. Тиңдәш булмаган аергычлар янында тыныш билгесе куелмый.
74. Кабатланмыйча килгән 
һәм (да, дә), яисә, я, йә, яки кебек теркәгечләр тиңдәш кисәкләрне бәйләп килсәләр, алар арасында өтер куелмый.
75. 
Һәм, да/дә (та/тә), я, яки, яисә, ни, әле, әллә, тагы теркәгечләре кабатланып килеп, тиңдәш кисәкләрне бәйләсәләр, алар арасында өтер куела.

76. Тиңдәш кисәкләр бары, тик, бары тик, тик бары кебек теркәгечләр белән бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
77. Зат алмашлыкларын аныклап килгән тиңдәш аныклагычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
78. Тиңдәш кисәкләр буйсына торган сүз тиңдәшләрнең арасына туры килгән очракта, өтер шул сүздән соң куела.
79. Үзара кискен каршылык яки сәбәп–нәтиҗә мөнәсәбәтендә торган һәм теркәгечләрсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела.
80. Формалары белән тиңдәш кисәкләргә охшаган, ләкин кушма хәбәр компонентларын тәшкил иткән сүзләр арасына тыныш билгесе куелмый.

81. Җөмләнең нинди дә булса бер кисәгенең мәгънәсен көчәйтү өчен кулланылган кабатлаулар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
82. Беренче кисәк I яки III заттагы берлек сан тартым белән белдерелгән исем фигыль, ә икенчесе төп формадагы исем фигыль белән бирелгән кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.
83. Барлык-юклык формаларында инфинитивлы кабатлаулар арасында сызыкча куела.
84. 
Тек (дек), икән, булгач, кадәр, хәтле, чаклы, булып кебек сүзләр белән ясалган исем кабатлаулары эчендә бернинди тыныш билгесе куелмый.
85. 
Өс(т), арт, урын, ас(т) сүзләре белән ясалган кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.

86. Зат алмашлыклары һәм рәвешләрне аныклап килгән аныклагычлар ике яктан да өтер белән аерылалар.
87. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ике нокта куела.
88. Аныклагыч та, аныкламыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, аныкламыш ике яктан да сызык белән аерыла.
89. Аныклагычлар, тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыклыгы чыкмасын өчен, аныкланмыштан сызык белән аерыла.
90. Аныклагычлар, мәгънәне аңлату характерында булсалар, җәя эченә алыналар.

91. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аннан соң ике нокта куела.
92. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела.
93. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән элек тә һәм алардан соң да килсә, беренчесеннән соң – ике нокта, икенчесеннән алда сызык куела.
94. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла. Газета, журнал, китап, фильм, спектакль, завод-фабрика, күмәк хуҗалык исемнәре куштырнаклар эченә алына һәм баш хәрефтән языла.
95. 
секретарь, календарь кебек алынма сүзләрнең I, II, III зат тартым кушымчалары нечкә — секретарем, календарең, ә килеш кушымчалары калын була: секретарема, календареңны.

96. завод, пароход, клуб, митинг кебек алынма сүзләрдә соңгы аваз саңгыраулаштырып әйтелә, шунлыктан бу сүзләргә юнәлеш, чыгыш, һәм урын-вакыт килешендә саңгырау аваздан башланган кушымчалар ялгана: заводта, пароходка, клубтан.
97. 
-ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә гадәттә нечкә кушымчалар ялгана: фамилиянең, учреждениегә, табельне.
98. 
Смоленск, Ульяновск кебек -ск авазларына беткән сүзләргә килеш кушымчалары алдыннан и өстәлә: Смоленскидан, Ульяновскида.
99. 
җәй, туй, ай кебек сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, [й]+[ы], [й]+[э] авазлары е хәрефе белән бирелә: җәе, туе, ае.
100. 
Кап, тарак, йөрәк кебек сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, сүз азагында килгән [п] һәм [к], [ҡ] авзлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар: кабы, тарагы.

101. Дифтонгка беткән сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, дифтонгның соңгы [у] һәм [ү] авазы в хәрефе белән бирелә: боравы, тавы, үлчәве.
102. 
-ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә тартым кушымчаларының нечкә төрләре ялгана. Сүз ахырында ь төшеп кала: моделе, предприятиебез, линиясе.
103. 
Металл, кристалл кебек ике л га беткән сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, бер л төшеп кала: металы, кристалы.
104. 
-лык/-лек исем ясагыч кушымчалары борын авазына беткән сүзләргә шул көенчә ялгана: печәнлек, утынлык, салкынлык.
105. Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан 
[ы], [э] авазлары ишетелә, ләкин язуда алар күрсәтелми:тар-рак, киң-рәк.

106. Кимлек дәрәҗәсендәге кушымчалар ялганганда, кайбер сыйфатларның бер-ике авазы кыскара: яшел — яшькелт, сары — саргылт.
107. Унбердән алып унтугызга кадәр саннар (кушма саннар) кушылып языла.
108. Тезмә саннар аерым языла. Тезмә сан составындагы кушма сан үз кагыйдәсе буенча языла.
109. Чама саны кушымчалары 
-лап/-ләп, -лаган/-ләгән борын тартыгыннан соң да языла һәм шулай әйтелә дә: унлап, унлаган.
110. гарәп цифрлары тәртип саны кушымчасыннан бераз аерылыбрак языла: 
5 нче сыйныф, 11 нче трамвай.

111. Рим цифрларыннан соң кушымчалар ялганмый: XIХ гасыр, I том.
112. Вакыт чиген күрсәткән саннар сызык аша языла: 
Г.Исхакый 1878 — 1954 елларда яшәгән.
113. Параграф һәм бүлекләрнең тәртибе саннар белән түбәндәгечә күрсәтелә: 
§12 — уникенче параграф, IV бүлек — дүртенче бүлек, 15 нче бүлек — унбишенче бүлек.
114. Матур әдәбият әсәрләрендә даталардан башка саннар, кагыйдә буларак, сүз белән языла.
115. Инфинитив фигыльдә кушымча язылышы икеләнү тудырган очракларда күбесенчә -арга/-әргә кушымчасы ялгана.

116. Артыклык дәрәҗәсе ясый торган өр-, чем-, ямь-, кып-, күм- кебек кисәкчәләр сызыкча аша языла.
117. 
Иң, нәкъ, җете, тома, шыр, үтә, әле, әллә, инде, хәтта, соң кисәкчәләре аерым языла.
118. 
Һич кисәкчәсе, юклык алмашлыгы ясаганда, сорау алмашлыгына кушылып языла, башка сүзләр янында аерым языла: һичнинди, һич белмәгән.
119. 
ган/генә, кына/кенә, ук/үк, да/дә, та/тә, ла/лә, ләбаса/лабаса, бит, ич, түгел кисәкчәләре һәрвакыт аерым языла.
120. 
-мы/-ме, -мыни/-мени, -дыр/-дер, -тыр/-тер, -чы/-че, -сана/-сәнә кисәкчәләре кушылып языла.



Предварительный просмотр:

Алмашлыкларның төркемчәләре

(төрләнү-төрләнмәве, исемләшүе, чагыштыру дәрәҗәсендә килүе, нинди җөмлә кисәге булуы кайсы сүз төркемен алыштыруына бәйле.)

1

Зат алмашлыклары

Мин, син, ул, алар, без, сез, алар..

Исемнәрне алмаштыра.

Килеш белән төрләнә.

Берлек, күплек санда килә.

Тартым белән төрләнми!!!!!!

Миннән –чыгыш кил.,берлек санда.

2.

Күрсәтү алмашлыклары

Бу, ул, шул, шушы, әнә, менә, теге, алай, болай, шулай, шушылай

Кайберләре килеш белән төрләнә.

Берлек, күплек санда килә.

Тартым белән төрләнә.

Шушы-лар-ын, теге-нең

3

Билгеләү алмашлыклары

Бар, барлык, барлыгы, барысы, барча, барчасы һәммә, һәммәсе, , бөтен, һәр, һәркайсы, һәрбер, һәртөрле,

үз-үзе, үзләре, үз

Үзләре ачыклаган сүз урынында килсә, тартым, килеш белән төрләнә.

Берлек, күплек санда килә.

Барча-лары-ның

4.

Сорау алмашлыклары

Кем, нәрсә, ни, нишли, кайчан, нинди

Кайсы сүз төркемен алмаштыруга бәйле: исемне алмаштырса, тартым, килеш белән төрләнә. Берлек, күплек санда килә:

Кемнәрендә- исемне алмаштырган, III зат тартымы, ур.-в. кил.

Нишлисең- хәз.заман,II зат,бер.санда,

5.

Юклык алмашлыклары

Һичкем, һичнәрсә, һичнинди, беркем, беркем, бернәрсә. беркая

Кайсы сүз төркемен алмаштыруга бәйле: исемне алмаштырса, тартым, килеш белән төрләнә. Берлек, күплек санда килә:

Һичкемнән -исемне алмаштырган, тартымсыз, чыгыш. килешендә

6.

Билгесезлек алмашлыклары

Кемдер, ниндидер, кайчандыр,

әллә кем, әллә нинди, әллә кайчан

Кайсы сүз төркемен алмаштыруга бәйле: исемне алмаштырса, тартым, килеш белән төрләнә. Берлек, күплек санда килә:

Әллә нишләдең- фигыльне алмаштырган, билгеле үт. заман, Iiзат, бер.санда, хәбәр

7.

Тартым алмашлыклары

Минеке, синеке, аныкы, безнеке, аларныкы, сезнеке

Килеш белән төрләнә.