Укучыларымның иҗади \ проект\ эзләнү эшләре

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Үсеш ноктасында укучыларым белән эшләнгән эзләнү һәм проект эшләрен тәкъдим итәм. Беренчесе, Туфан Миңнуллин исемендәге IX республика конференциясендә Призер Дипломына лаек булган эшебез. 19 март 2022 ел. 

Башка эшләребезнең нәтиҗәләре белән "Укучыларым уңышлары" папкасында таныша аласыз.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Фәнни -эзләнү эше "Туган төбәгемнең зыялылар нәселе серләре"25.66 КБ
Файл Эзләнү эше. "Шигъри телле әкият остасы" 36.51 КБ
Файл Халитовлар нәселе-зыялылыр нәселе , фәнни-эзләнү эше30.65 КБ
Microsoft Office document icon Халитовлар нәселе - зыялылыр нәселе эшенә кушымта 1.87 МБ
Файл "Туган телем-шагыйрьләр теле" Республика конференциясендә, 2013 ел2.29 МБ
Файл VIII Төбәкара "Калфаклы сандугач" фестиваль-конкурсында407.79 КБ
Файл "М.Мозаффария туган төбәгемнең мәгърифәт һәм әдәбият йолдызы" эзләнү эше30.59 КБ
Файл Гали Халит- әдәбият галиме, тәнкыйтьче, региональ компонентка нигезләнеп язылган эш35.52 КБ
Файл "Туган телем - шагыйрьләр теле" Республика конференциясе, эзләнү эше2013 25.63 КБ
Файл Хәлфин ис. РНПК "Хәлфиннәр-татар телен өйрәнүгә, өйрәтүгә нигез салучылар48.79 КБ
Файл Эзләнү эше "И.Гази. Сугыш чоры прозасы." К.Насыйри укулары 36.66 КБ
Файл РНПК "Интеллект.Мәдәният. Карьера" "А.Гыйләҗев иҗаты буенча эзләнү эше31.68 КБ
Файл XIII И.Хәлфин исемендәге конф."К.Насыйри - татар халкының күренекле галиме"34.56 КБ
Файл Укучымның үзе язган шигырьләре 13.69 КБ
Файл Татар теле һәм әдәбият буенча проект темалары (5-10 сыйныфлар)21.38 КБ

Предварительный просмотр:

“Генерал-майор В.А.Хапаев исемендәге Тәтеш кадет-интернат мәктәбе” дәүләт  бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Туфан Миңнуллин исемендәге

республика фәнни-гамәли  конференциясе

 

“Үзем сайлаган язмыш” секциясе

Туган төбәгемнең зыялылар нәселе серләре

Эшнең авторы:

Низаметдинов Инсаф,11 сыйныф

Фәнни җитәкчесе:

югары  категорияле туган тел

һәм әдәбият укытучысы

Н.Р.Сиякина

Тәтеш, 2022

Эчтәлек

I. Кереш .....................................................................................................3                                

 

II. Төп өлеш...............................................................................................4                                                                                          

1.Төхфәтуллиннар нәселе –зыялылар нәселе

     1.1. Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин – Г.Тукайның остазы

     1.2. Галия Кайбицкая – сәхнә йолдызы

     1.3.  Мозаффарилар

     1.4. Маһруй Мозаффария-мәгърифәт һәм әдәбият йолдызы, мөгаллимә

2. Зыялылар нәселенең Г.Тукай белән бәйләнеше

       2.1.Төхфәтуллиннар һәм Габдулла Тукай

       2.2. Габдулла Тукай һәм Мозаффарилар

III. Йомгаклау.............................................................................................11                                                                                                                                                                      

IV. Кулланылган  әдәбият исемлеге.........................................................12  

Кереш

 XIX гасыр ахыры XX гасыр башы - мәгърифәт һәм азатлык өчен барган көрәшнең, татар әдәбиятының һәм мәдәниятенең тиңе күрелмәгән тизлектә үсеш алган чоры. Бөек Тукай берничә ел эчендә бөтен төрки дөньяга танылып өлгерә. Г.Исхакый, Ф. Әмирхан, Г.Ибраһимов әдәбиятыбызның алтын фондына кергән әсәрләрен тудыралар, ә  Г. Кариев, Г.Камал татар театрына нигез салалар.

Татар халкы гасырларга сузылган торгынлыктан чыгу юллары эзли. Искелекне җимереп, яңалык өчен көрәшне алып баручылар минем туган җиремдә дә яшәгәннәр. Мин эшемне шундый зыялылар нәселенә багышладым. Аның башлыгы минем туган авылым Кече Кайбыч мулласы Төхфәтулла Төхфәтуллин. Аның улы – күренекле дин әһеле, Г. Тукайның остазы Мотыйгулла хәзрәт, ә кызы - татар хатын-кызларында иреккә омтылыш, милли рух уянуга зур өлеш керткән мәгърифәтче, мөгаллимә, шагыйрә Маһруй Мозаффариянең әнисе. Аларның балалары: танылган композитор М.Мозаффаров, сәхнә йолдызы Г.Кайбицкая, татарның “Шаляпины”  К.Мотыйгый.

Бу нәселнең хезмәт нәтиҗәләре  якты нур булып, олы буыннан яшь буынга тапшырыла килә. Халык сәнгате һәм Русия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елында  бу тема бигрәк тә актуаль булып кала.

Эшемнең максаты: зыялылар нәселенең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнеп, туганлык җепләре серләрен ачу.  Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләдем:

1) якташларымның тормыш юлын һәм иҗади мирасын өйрәнү;

2) аларның туган төбәгемдә әдәбият, мәдәният, мәгариф өлкәсендәге  эшчәнлеген күрсәтү һәм туганлык җепләрен барлау;

4) Г.Тукай белән бәйләнешен ачыклау.  

Төп өлеш

Татарстанның Тау ягы булган Кече Кайбыч авылында XIX гасыр урталарында Төхфәтулла хәзрәт муллалык иткән.Ул авыл кешеләрен укырга-язарга өйрәткән, ике кыз тәрбияләп үстергән.1845 нче елда көтеп алган улы Мотыйгулла дөньяга килгән. Шатлык белән кайгы  янәшә йөри диләр, дөрес икән. Өч баласын калдырып, әниләре үлеп китә. Мәккәдә хаҗ кылганда Төхфәтулла хәзрәтнең дә гомере өзелә. Ятимнәр турында кайгыртуны авылдашлары тулысынча үз өстенә алалар.

Мотыйгулла үзенең сәләтлелеге белән башка балалардан аерылып тора, тугыз яшендә Коръән сүрәләрен яттан белә. Берничә елдан соң аны Кышкар мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Ул шунда булачак татар шагыйре Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән дуслаша.

1867 елда 22 яшьлек Мотыйгулла Каһирәгә килеп төшә. Әлеге уку йортында ун елга якын белем ала. 1877 елда авылдашларына тирән рәхмәт сүзләре әйтергә кайтышлый, апасы Газизә яшәгән Уральск шәһәренә туктала. Мотыйгулла үзенең тирән фикерле, эчтәлекле чыгышлары белән дус-ишләренең ихтирамын казана. Аның белеменә югары бәя биреп,  яшь мулланы шәһәрдә калдыру максаты белән, 16 яшьлек Гыйззинас исемле  кызга иярәшәләр. Ачык күңелле, шат кызны Мотыйгулла бер күрүдә ошата. Алар гаилә корып җибәрәләр, берсеннән-берсе акыллы балалар үстерәләр. 

1883 нче елда олы уллары Камил дөньяга килә, 1897 нче елда Әдһәм, аннары кызлары Әминә, ә 1905 нче елда Мотыйгулла хәзрәт гаиләсендә зәңгәр күзле, чибәр кыз Галия туган. (К.№11)

Галия Кайбицкая – сәхнә йолдызы.

Татарның беренче Алтынчәче булып танылган Галия 1906 елда Җаек 

шәһәрендә туа. Аның әнисе Гыйззинас 30 елдан артык  мәдрәсәдә кыз балалар  укыта. Гаиләнең бай традицияләре Галиянең тормыш һәм иҗат юлын билгеләүдә зур роль уйный. Өйдә скрипка, пианино аһәңнәре тынып тормыйГабдулла Тукай остазы Мотыйгулла хәзрәт гаиләсендә еш була торган була. Бервакыт бишектәге нәни Галия елаганда ул: “Еламый бит бу сабый, җырлый түгелме соң? Тавышы иллә дә матур, моңлы! Җырчы булыр бу, фаразан ”, - дип әйтә [8:104].

“Татар Шаляпины” дип атап йөртелгән, беренче профессиональ җырчы-артист Камил Мотыйгый сеңлесе Галиянең табигый сәләтен күреп, аңа сәнгать  юлын сайларга киңәш итә. 1934 елда Г. Кайбицкая Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга җибәрелә, ә 1939 елдан Татар опера театрының төп җырчысына әверелә. ТАССРның халык артисткасы, татар театр сәхнәсенең йолдызы Г. Кайбицкая 1958 елга кадәр М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли. Тинчуринның “Казан сөлгесе”ндә - Мөршидә,  “Зәңгәр шәл”дә - Мәйсәрә, Н.Җиһановның “Алтын чәч”ендә Алтын чәч образларын оста итеп башкара.

Мозаффариләр

Маһруй 1873 елда Казан губернасы Тәтеш өязе Олы Тормы авылында Габделвәли мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе Кече Кайбыч мулласы кызы була. Ул үлгәндә аңа нибары ике яшь кенә була. Ятимә кызчык башта апасыннан хәреф танырга, әтисеннән төрки, гарәп һәм фарсы телләрендә укып язарга өйрәнә, өйләрендә авыл кызларын җыеп үзе укыта башлый. 18 яше тулганда, аны Казандагы Печән базары мулласы Хуҗаәхмәт Мозаффарига икенче хатынлыкка кияүгә биргәннәр.(Кушымта (К) № 8) Аларның гаиләсендә өч бала дөньяга килә: Мәхмүдә, Габбасия  һәм Мансур Мозаффаров. (К. №7).  

Олы кызы Мәмдүдә яшьтән үк музыкага, шигърияткә ихлас кыз була. Әнисе эшләгән Фатиха Аитова мәктәбендә укый һәм 1909 елда анда укыта башлый, шагыйрә булып таныла. Аның “Ханымнар”, “Уяныйк ханымнар” кебек шигырьләре игътибарга лаек. Ул "Ялт–Йолт" сатирик журналының мөхәррире  Әхмәт Урманчиевкә кияүгә чыга.

Габбасия дә башлангыч белемне әнисеннән ала. Мансур кечкенәдән халык көйләрен яраткан, үзлегеннән музыка коралларында уйнарга өйрәнгән. Казан музыка училищесын һәм Мәскәү консерваториясен тәмамлаган. Мансур - татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, Татарстанның танылган композиторы. Шулай итеп, М.Мозаффария үз балаларын тәрбияләп, җәмгыятькә файдалы кеше итеп хәзерләүгә күп көч куя. Алар халкыбызның мәдәнияте, әдәбияты, мәгарифе үсешенә зур өлеш кертәләр.(К. №10)

М.Мозаффария –мөгаллимә, мәгърифәт һәм әдәбият йолдызы (К. № 9)

Автобиографиясендә ул: “Мин тормыштан артта калмаска тырыштым... И.Гаспринскийның “Тәрҗеман” газетасын алдырам”[3:164]. 1907 елда тол калып, тормышы бик авыр булуга карамастан, өйдә 60 лап баланы яңача укытуын дәвам итә. “Казанда  кызларны җәдид ысулы белән укырга-язарга өйрәтүне 1891 елда М. Баруди башлаган булса, бу юлда икенче адымны М.Мозаффария ясаган” [2:183].

         Ачылган көннәрдән алып 1918 елга кадәр Маһруй ханым татар кызлары өчен беренче рус-татар мәктәбендә укыта. Укучылары арасында ул “...күп кенә укытучылар, С.Гыйззәтуллина-Волжская, С.Садыйкова,  Г.Сөләйманова кебек олуг шәхесләр  булуын горурлык белән искә алган” [6:221]. Хәзер бу мәктәп “Ф.Г. Аитова имемендәге 12нче гимназия” дип атала.

М.Мозаффариянең иң танылган әсәре  – “Мәшһүр хатынлар” шигыре. Ул 1907 елда “Әл-ислах” газетасында басылып чыга. Маһруй апаның мәгърифәтчел рухтагы шигыре мөселман хатын-кызлары арасыннан беренчеләрдән булып үз иреге, белем алу мөмкинлеге өчен көрәшкә күтәрелгән татар хатын-кызларының ниятләрен һәм өметләрен күрсәтә. “Вакыт инде: без дә торыйк, ирек алыйк,  Ирекләнер чаклар җитте, ирекләник!”[2:184].

1917 елда Маһруйны туган ягы Казан губернасының Тәтеш өязенә яңа хөкүмәт эшләре белән таныштыру өчен делегат итеп җибәрәләр. Ул кырыклап авылда була. Тәтештә укытучылар хәзерләү өчен 2 айлык курслар ачуда, беренче гәҗит бастыруда  актив катнаша. “Тәтештә мөгаллимәләр курсы” дигән хезмәтендә: “ ...бу төбәктә курслар эше башлану шатлыклы, чөнки монда ир балаларны укытырга да кырын карыйлар иде”,- дип яза[3:166].

Шулай итеп, Маһруй апа болгавыр революция, гражданнар сугышы елларында да актив эшчәнлеген туктатмый. Үзенең төп бурычы итеп халыкны агарту, мәгърифәтләү юлы белән аларны уятуны куя.

Зыялылар нәселенең Г.Тукай белән бәйләнеше. Төхфәтуллиннар.

Мотыйгулла Төхфәтуллин һәм булачак шагыйрь Габдулла Тукай Җаекта очрашалар. 1895 елның кышында 9 яшьлек Апушны сәүдәгәр Г.Госманов һәм аның хатыны, Тукайның апасы  Газизә йортына алып киләләр. Галиәсгар вафат булганнан соң Тукай «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә күчә. Мәдрәсәне нигезләүче Мотыйгулла хәзрәт Тукайның остазы була һәм аны үз канаты астына ала.  

Шагыйрь монда «Мотыйгыя» мәдрәсәсе каршында эшләп килгән урыс мәктәбендә Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып китә. Мотыйгулла шәкертендә шагыйрьлек сәләтен сизә, аның беренче тәҗрибәләрен хуплый. Яңалыкка, яктылыкка омтылучы улы Камил да яшь Тукайга гаять көчле тәэсир итә. 1905 елдагы революцион күтәрелеш Камилгә «Фикер» гәзите, «Уклар», «Әлгасрелҗәдид» журналларын нәшер итәргә мөмкинлек бирә. Габдулла өчен бу басмалар шигырьләрен дөньяга чыгару мәйданы булып хезмәт итә.

Шулай итеп, Г.Тукайның дөньяга карашы нәкъ биредә,  Җаекта формалаша. Аңа тирән белем һәм  талантын ачарга мөмкинчелек биреп, соңыннан күренекле шагыйрь булып китүдә М.Төхфәтуллин гаиләсенең  роле  искиткеч зур була.

Габдулла Тукай һәм Мозаффарияләр

Маһруй апаның кызы Мәхмүдә “Ялт-йолт” журналы мөхәррире Ә. Урманчиев хатыны, ә Г.Тукай журналның рухи җитәкчесе һәм мөхәррире  булу сәбәпле, алар бер-берсе белән еш очрашып, булышып яшиләр.  М.Мозаффария Г.Тукайны үз энесе кебек якын күргән. Шагыйрь үзе дә һәрвакыт ярдәм иткән  һәм кирәк чакта аны яклап та чыккан. Менә бервакыт тарихчы Һ.Атласи “Аң” журналында басылган “Гимназияме, приютмы?” дигән мәкаләсендә яңача укытуга каршы чыгып “...ул мәктәпләрдә кем укытсын, Хуҗаәхмәт хатынымы”, - дип  Маһруй апаны бер дә юкка кимсетә. Г.Тукай аны яклап чыга: “Симергән булгач та,  Таврида сараенда йөргәч тә бу әле һич гаепсез бер ханымның шәхесенә тияргә хак бирми... ” [3:165]

Маһруй апа “Габдулла әфәнде Тукаевның хатын-кыз галәменә тәэсире” дигән мәкаләсендә: “Тукай хакыйкый халык шагыйре иде...”,- дип “Мәктәп” журналында язып чыга. Ул анда аның “Бер хатын авызыннан” шигыреннән өзек куллана: “Хатынлар! Атлаңыз алга! Бу юлда шаула, матбугат! Хатынларны кысучыларга каршы ач сугыш, ук ат!” [7:200].  “Мөхтәрәм Шиһабетдин хәзрәт” исемле Ш.Мәрҗанинең юбилее уңаеннан язылган нәсерендә Г.Тукайны И.Гаспринский белән бер рәткә куйган. “Бу олуг затларның әсәрләре күңелдә тасвир итә алмаслык хис калдыра. Аларны яшь буынга аңлатып җиткерергә кирәк” [4:46].

 “Тукай янында” хикәясендә М.Мозаффария шагыйрьнең соңгы көннәрендә аның янына хәлен белергә больницага бару турында яза. Г.Тукай бу гаиләгә шундый яхшы мөнәсәбәттә була ки, берәр җиргә сәфәргә чыкканда, үзенең иң кадерле әйберләрен аларга кертеп калдыра торган була. Бу юлы да кулъязмаларын, юл кәрзинен, карандаш һәм кара савыты кебек ядкәрләрен аларда калдыра. Бу гаиләдә алар озак еллар буе кадерләп саклана. Маһруй ханым васыяте буенча аларны улы Мансур музейга тапшыра. (К. №1,2,3,4)

Шулай итеп, Мозаффариләр гаиләсе бөек Тукаебыз иҗаты тәэсирендә һәм аның белән ярдәмләшеп яшәп, татар халкына белем бирүгә, иреккә омтылыш һәм милли рух уянуга зур өлеш керткән зыялылар.

Йомгаклау

Тарихка күз салсак, без анда фамилияләр төрлелеге, Җаек каян килеп чыккан икәненә төшенәбез. Кече Кайбычның игелекле халкы XIX гасыр урталарында Галия Кайбицкаяның әтисе, ятим калган Мотыйгуллага үз исәбенә мәдрәсәдә, аннары Каһирәдә белем алырга мөмкинчелек биргән һәм ул соңыннан Җаекта төпләнеп, гаилә корган. Төхфәтуллиннар татар халкының мәгарифен, сәнгатен, мәдәниятен үстерүгә зур көч куйганнар.

 Бу нәселнең бөек Тукай белән бәйле булуы эшемә зур җаваплылык өсти. М.Төхфәтуллиннар гаиләсе Җаекта Г.Тукайны үз канаты астына сыендырып, аңа тирән белем, күркәм тәрбия һәм талантын ачарга мөмкинчелек биргән. Халык аны хөрмәт итеп, ул укыткан мәдрәсәгә «Мотыйгия» исемен кушкан. Ә аның кызы, халкыбызның беренче Алтынчәче Галия, туган авылы халкына рәхмәт йөзеннән, үз фамилиясен Кайбицкая дип үзгәрткән.

Маһруй Мозаффариянең әнисе, Мотыйгулланың апасы 1875 нче елда иртә үлеп китә. Кызына нибары 2 яшь тулган була. М.Төхфәтуллин бу вакытта күптән туган якларыннан еракларга киткән була. Аның балалары Җаекта туып үсә. Шуңа күрә, эшемне язганда бу нәселнең туганлык җепләре шуңа күрә өзелгәндер дигән фикер туды.

Менә серле йомгагым мине  бу зыялы нәсел турында әлегә шундый нәтиҗәләргә китерде: танылган татар халык композиторы Мәнсур Мозаффаров һәм Галия Кайбицкая туганнар, аларның бабалары Кече Кайбыч мулласы Төхфәтулла Төхфәтуллин. Бу фактны Олы Кайбычта урнашкан Г.Кайбицкая музеенда  булып расладык.

Бу тема өстендә мин күптән эшлим һәм 2019 елда Республика “Яшь журналистлар” конкурсында бу нәселгә багышлап язган эшем белән III урын Дипломга лаек булган идем. Эзләнүләрне һичшиксез дәвам итәргә уйлыйм. Ә хәзергә, алдыма куелган максатларга ирештем дип уйлыйм.

Кулланылган  әдәбият исемлеге

1. Гайнуллин М.Өмет йолдызлары –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988.- 66-68 б.

2. Мәхмүтова А. “Вакыт инде: без дә торыйк,ирек алыйк”. Шагыйрә Маһруй Мозаффариянең тууына 130 ел / А.Мәхмүтова //Казан утлары .-2004.-№1.-182-184б.

3.Милләт аналары\\төз.А.Х.Мәхмүтова. –Казан:Җыен, 2012.-163-207 б.

4. Мозаффария М.  “Мәшһүр хатыннар”, “Нәсыйхәтнамә”. /М.Мозаффария //Чын мирас. -2013.-№3, №4.-42-49 .

5. Рәмиев С. Таң вакыты.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980.- 150-153б.

6. Рәсүлева З, Хуҗиәхмәтов Ә. Мәгърифәт йолдызлыгында- Казан: Матбугат йорты нәшрияты, 1998.- 210-248б.

7. Тукай Г. Әсәрләр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.- 202 б.

8. Хәмидуллин Л. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002.  – 224 б.

        



Предварительный просмотр:

XIII Республиканская

научно-практическая конференция учащихся

«Глобализация - реальность современного мира»

Секция: Юный исследователь

Шигъри телле әкият остасы

Григорьев Константин,

Тетюшская кадетская

школа-интернат, 5 класс 

Научный руководитель:                                                    

Высшая квалификационная категория,

учитель родного языка и литературы

Н.Р.Сиякина

Казань-2019

Эчтәлек

I. Кереш .......................................................................................................3                                

 

II. Төп   өлеш................................................................................................5                                                        

  1. Әкият—халык  иҗатының борынгы жанры                                                                                          
  2. Фәнис Яруллинның тормыш юлы                                                                        2.1. Автор әкиятләренең татар халык иҗаты белән бәйләнеше                      

III. Йомгак................................................................................................13                                                                                                                                                                     

IV. Кулланылган  әдәбият исемлеге....................................................14  

Кереш

Һәрбер халыкның әдәбияты халык авыз иҗатыннан үсеп чыккан. Бу фикерне милли әдәбиятның әдәби төрләргә бүленеше, жанрлар һәм образлар системасы, тел байлыгы да раслап тора. Шагыйрьләр һәм язучылар, бүгенге көндә дә фольклор традицияләрен бик еш кулланалар. Мәсәлән, татар халык шагыйре, Татарстанның М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре  лауреаты Фәнис Яруллин.

 Ул шагыйрь, прозаик, драматург, балалар әдәбияты өлкәсендә армый-талмый эшләүче  кыю фикерле, туры сүзле публицист булуы белән  башка язучылардан аерылып тора. Төрле жанрларга караган әсәрләре Ф. Яруллинның яңарыш чоры татар әдәбиятында тоткан урынын тулырак ачыклау ягыннан да игътибарга лаеклы. Фәнис Яруллин балалар әдәбиятында да үзенең ныклы урынын булдырды. Бу бигрәк тә әдипнең әкиятләрендә чагыла. Бүгенге эшемдә мин бу темага тукталам.

           Язучының күпчелек әкиятләре традицион фольклор әсәре формасында иҗат ителгәннәр. Әмма алар - заман әкиятләре.  Фәнис абый әкиятләре башка авторларныкыннан иң элек аларның шигъри телле, образлы сөйләмгә бай булулары белән аерылып торалар. Татар халык әкиятләрендә батырлык, хәйләкәрлек, ситуациядән шома чыга алу макталса, Фәнис Яруллин әкиятләрендә тәрбиялелеккә өстенлек бирелә. Минем уйлавымча, үзе шагыйрь булганга күрә әдип чәчмә формадагы әкиятләрен дә шигъри телдә яза. Авторның бик күп әкиятләрендә баштан ахыргыча үз моңы, үз дулкыны бар. Фәнис Яруллинның балаларны  бик яхшы белүе күренеп тора.

Ф. Яруллин әсәрләрен башка авторныкы белән бутап булмый. Теленең байлыгы, әсәрләрдә буш җөмләләрнең булмавы, иң тирән кичерешләрне дә гади һәм аңлаешлы итеп ача белүе, тормыш проблемаларын күтәрүдәге новаторлык – болар барысы да аның олы язучы, шәхес икәнен раслый. Ф.Яруллин катлаулы вакыйгаларны да укучы бер укуда отып алырлык, аңларлык итеп яза. Аның талант үзенчәлеге дә шундадыр, мөгаен.

Фәнни эшемнең максаты:  Фәнис абый Яруллинның балалар өчен язган әкиятләрен тулырак өйрәнү.

Бурычлар:

- шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнүне дәвам итү;

- Ф.Яруллинның иҗатын халык авыз иҗаты белән бәйләп яктырту;

- аның татар балалар әдәбиятының  әкият  жанрында иҗат итүче талантлы язучы булуын ачыклау.

Бу тикшеренү эшен әзерләнгәндә, бик күп китаплар, газета-журнал материалларына мөрәҗәгать иттем: “Казан утлары”, “Мәйдан” журналы материаллары; татар мифологиясе һәм фольклоры буенча махсус энциклопедияләр, хрестоматияләр, сүзлекләр; авторның әкият китаплары.  

Мин  сайлаган тема бик актуаль дип саныйм. Беренчедән, 2018 елда аның тууына 80 ел тулды. Икенчедән, язучының язмышы беркемнекенә дә охшамаган. Ул илле елдан артык урын өстендә ятып бөтен гомерен, җанын әдәбиятка багышлаган. Язмыш аны гел сынап торса да, Фәнис абый өмет белән алга карап яшәгән, тормышка гашыйк, башкаларны да дөньяны яратырга чакырган.

Татар балалар әдәбиятында ул халык шагыйре булса да, әкият остасына әверелгән. Фәнис Яруллин күтәреп чыккан проблемаларның һәрберсе: явызлыкны гаепләү, гаделлекне һәм хаклыкны яклау, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтү —һәрвакыт актуаль булып кала.

Төп өлеш

“Бала үз яшенә күрә төрлечә булган кебек, фольклоры да шуңа күрә төрлечәрәк була. Әйтик, баланың кием-салымы яшенә карап алмашына барган кебек, аның авыз иҗаты да яшенә каратарак була1”. 

          Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга иң якын һәм алар ярата торганы — әкиятләр. Анда вакыйгалар тиз җәелеш ала, катнашучылар аз санда  була. Шулай ук әкиятләр ритмик яктан гади төзелешле, юморга бай булган әкиятләр кызыклы һәм аңлаешлы булалар.

Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре. 

«Әкият» сүзен ишетүгә, безнең күз алдыбызга үзенең серле дөньясы белән тылсымлы әкият килеп баса. Тылсымлы әкиятләр — әкият жанрының үзәге ул. Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә: кара урман эчендә яшәүче явыз убырлы карчыклар, коточкыч диюләр, күп башлы аждаһалар, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы  кошлар, оча торган паласлар— барысы да бар. Әкият герое әнә шундый персонажлар белән бергә яши, тылсымлы әйберләр ярдәмендә төрле могҗизалар кора.

 Шулай итеп, әкиятләрдә халыкның зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Фәнис Яруллинның тормыш юлы

Танылган шагыйрь, прозаик һәм драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 нче елның 9 нчы февралендә Баулы районы Кызылъяр авылында дөньяга килә. Булачак язучы Ф. Яруллин туган як табигатенең бөтен матурлыгын күңеленә туплап үсә һәм соңрак  аның хисләре шигъри юлларга әйләнә.

         Сугыштан соңгы авыр елларда Ф.Яруллинга төпле белем алырга мөмкинлек булмый. Гаиләдә бер анага алты бала була. Әтиләре Гатаулла абзый 1942 нче елда сугышта һәлак була. 1954 нче елда сигезенче классны бетергәч, ачлыктан котылу юлларын эзләп, апалары артыннан ул да эш эзләп районга китә. Ләкин 16 яшьлек егетне эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Йөри торгач булачак язучы “Татнефть” берләшмәсенең элемтә конторасына монтер булып эшкә керә. Сынау шарты белән генә алынса да, эш эшләп үскән Фәнис бу һөнәрнең нечкәлекләрен тиз үзләштерә һәм өч ел да өч ай вакыт аралыгында иң югары разрядлы монтер була, 1957 нче елда Армия сафларына алына. Армиядә Ф.Яруллин һава укчы-радистлары әзерли торган авиация мәктәбендә укый. Кечкенәдән физик эшкә күнеккән егеткә әлеге уку йорты гына тар тоела, ул спорт секцияләренә язылып, җиңел атлетика белән ныклап шөгыльләнергә тотына. Турникта күпләр булдыра алмаган “кояш”ны ясый. Һәм көннәрдән бер көнне шушы фигураны ясаганда куллары ычкынып китә һәм имгәнә.

   Хастаханәләрдә ятканда да ул үлем турында түгел, яшәү турында уйлый. Операция артыннан операция кичереп, хастаханәләрнең мамыклары укмашып ташка әйләнгән матрацлар аның бөтен тәнендәге итен төзәлмәс ярага әверелдергәндә дә күңеленә шигъри юллар килә. Хәрби госпитальнең 16 кешелек палатасында барлык авырулар йоклап беткәч, ул үзенең хәтер дәфтәренә шигырьләр яза башлый.

   Яшәү өчен көрәш әнә шулай башлана. “Мин авыруга бирешергә тиеш түгел”,- дигән фикер аның күңеленә ныклап урнаша. Казан хастаханәсендә ятканда урта белем ала. 1964-1970 нче елларда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Иҗат эшен дә туктатмый. 

Фәнис Яруллин әкиятче

Татар әдәбиятында Габдулла Тукай традицияләрен дәвам итеп балалар өчен матур-матур әкиятләр язучы татар әдипләре шактый. Әдәбият галиме Р. Сверигин хаклы рәвештә: “Абдулла Алиш, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Фәйзиләр дә заманында бик матур әкиятләр иҗат иткәннәр иде. Һәм менә бүгенаның эшен дәвам итүче – Фәнис Яруллин4”, - дип яза. Күренекле язучы һәм шагыйрь үзе дә болай яза: “балалар өчен әкиятләргә килгәндә, ул- шигърияттән кала минем иң яраткан жанрым. Бер генә әкиятем дә халык әкияте сюжетын кабатламый. Алар – үзенчәлекле сюжетлы, бөтенләй яңача язылган әкиятләр.5”.

Фәнис абый әкиятләре башка авторларныкыннан иң элек аларның шигъри телле, образлы сөйләмгә бай булулары белән аерылып торалар.Ул үзе шагыйрь булганга күрә, чәчмә формадагы әкиятләрен дә шигъри телдә яза. Шуңа күрә дә инде бу әкияттәге җөмлә ахырларында ниндидер сүзләрнең рифмалашып килүенә, әсәрнең укылышын матур итеп бирүгә китерә. Мисал итеп 1975 нче елда язылган “Рәссам кыз” әкиятен китереп була. Ул менә ничек башланып китә. “ Борын-борын заманда, бәп-бәләкәй авылда, ун терәүле бер өйдә яшәгән, ди, үзенең нәни кызы белән бер карчык. Таң нурлары офыкларга таралуга, урманнарда, болыннарда сандугачлар уянуга, карчык өйдән чыгып китә икән...6” Биредә без шигырьләрдә генә була торган эчке һәм тышкы рифмалар белән бергә җөмләләрнең үз ритмнары, үз көе булуын да тоябыз.

Автор әкиятләренең татар халык иҗаты белән бәйләнеше

Язучының күпчелек әкиятләре традицион фольклор әсәре формасында иҗат ителгәннәр. Әмма аларның барысын да әдипнең үз фантазиясе белән уйлап чыгарылган әсәрләр – заман әкиятләре дип атап була.  

Фәнис абый әкиятләрендәге рифмалар сихри күтәренкелек бирә, ә геройларның тышкы кыяфәтләрен сурәтләгәндә образлылык өстенлек итә. “Буар елан” әкиятенең төп герое татар мифологиясеннән алынган явыз зат Елан. Фольклор әсәрләренең күбесендә  ул гади җир-су хайваны һәм адәм баласы өчен куркыныч бер зат буларак бирелә: “Елан белән дус булсаң –агуланырсың”; “Елан кабыгын салса да, елан йөрәген үзенә калдыра”. Шул ук вакытта аерым мәкальләрдә Еланның кайбер мифологик сыйфатлары да чагылып китә: “Елан үзе үлсә дә, койрыгы үлми”, “Еланның агы да елан, карасы да елан3”. Еланга каршы көрәш мотивы шулай ук башка халыклар иҗатында да киң таралган. Автор әкиятендәге Буар еланны бүрәнәдәй юан, дилбегәдәй озын итеп укучыга җиткерә. “Күзләре табактай, маңгае кабактай булган аның6”. Халык әкиятләрендәге Елан кешеләр өчен куркынычлык тудырса, Фәнис Яруллин әкиятендә ул урманда яшәүче барлык җанварлар өчен генә түгел, агачлар өчен дә явызлык китерүче. Хәтта үзенә болай дип җыр да чыгарган ул:

Исемем минем Буар елан буладыр,

Бөтен дөнья миннән куркып торадыр...

Еланга каршы көрәшне әкияттә Сукыр тычкан алып бара. Урманда яшәгән бөтен хайваннар курыккан еланнан бер ул гына курыкмый. Ни өчен дисезме? Аның котычкыч икәнен күрми бит ул. Еланга да шулай дип әйтә ул. “Минем өчен иң батыр нәрсә дөньяда –песи. Син дә песи төслерәк булырга тиешсең”- ди ул аңа. Ачуы чыккан Елан давыл вакытындагы кебек урманны астын-өскә китерә башлаган һәм: “Күрдеңме, минем гайрәтне?”- дип сораган тычканнан.  “Юньсезлекне күрер өчен күз кирәкмени?”- дип җавап биргән Сукыр тычкан. “Шуннан соң Елан гарьлегеннән бу якларны ташлап качкан икән6”, - дип тәмамлана әкият.

Авторның “ Зәңгәр күлдә ай коена”  әсәре дә халык әкиятләрендә еш очраган Ай персонажы белән бәйле. Милли мифологик мәгълүматларда, миф, әкият һәм дастаннарда бөтен табигать дөньясы, Ай, Кояш, йолдызлар, елга, тау, урман, байтак хайваннар һәм кошлар да кешенең үзе кебек үк, җанлы һәм аңлы, телле зат буларак яшиләр. Шуңа таянып,  автор бу әкиятендә Ай су коенган чагын сурәтли. Менә ул  бата башлый. Аңа ярдәмгә тик  ямьсез кыз Айсылу гына килә.  Үзе турында уйламыйча коткарганы өчен Ай аны үзенең якты нурлары белән бүләкли. “Шуңа күрә хәзер иң матур кызларга:

Ай туганда тудыңмы әллә,

Ай нуры бар йөзеңдә,

дип җырлыйлар. Ышанмыйсызмы? Ышанмасагыз, кемгә дә булса яхшылык эшләп карагыз, шунда сез айның тылсымлы нурларында коенгандай матурланып китүегезне күрерсез6”, - дип тәмамлана бу серле әкият.

        Фәнис абыйның “Ак каз” әкияте күп кенә җырлар һәм мифик әкиятләрдәге котычкыч явыз зат Дию белән баетылганы белән аерылып тора. Ул болай башланып китә: “Алайдырмы-болайдырмы, җайсыздырмы-уңайдырмы, ямьсездерме- чибәрдерме, акыллымы-юләрдерме, яшәгән ди бер авылда бик карт кына бер кортка. Иртәсен дә, кичен дә ашаган, ди ул ботка. Боткасы зур табакта, ди, үзе карый як-якка, ди. Ике кулда кашыгы, ди, ашый кортка бу ботканы ашыгып, ди. Ә ботка гел кимеми, ди. Кортка ашап өлгерми, ди6”. Әкиятнең төп герое Ак каз, шул ботка уртасындагы май күлендә йөзеп йөргән. Ул җырлаганда күл моңга тула торган булган. Халык әкиятләрендә Диюнең төп шөгыле – кыз урлау,  бу әкияттә ул казларны урларга килә. Юлда ул гаскәрләре белән адашкач, Кара каз җырлаган тавыш буенча алар авылына да килеп җитә. Сукыр дию узганнан соң авылның хәрабәсе генә кала. Әлбәттә, шик гел моңлы итеп җырлаучы Ак казга төшә һәм аны хуҗасы суярга җыена. Шулчак ул елап җырлап җибәргән:

Кыйгак-кыйгак, кыйгак-кыйгак,

Рәхмәт, хуҗам, тоттың сыйлап.

Моңа кадәр кайгы белми,

Үстем уйнап, үстем җырлап.

Кыйгак-кыйгак, кыйгак-кыйгак,

Инде китәм ерак-ерак.

Әкият ахырында автор нәтиҗә чыгара: “Начар сүзне онытып булмый: кыйгак-кыйгак, әнә казлар китеп бара офык буйлап6”.

Фәнис абыйның бу әкиятләре аның үз укучысы белән әкиятләр телендә сөйләшүен раслый. Алардагы кызыклы сюжет, заман сурәтләре аша укучыга күп файдалы материал җиткерелә. Аның белән сиздермичә  акрын гына тәрбия эше дә алып барыла. Мәсәлән, “Йолдыз тапкан кыз”, “Йокыбай”, “Кайнар чишмә” әкиятләре.  “Йолдыз тапкан кыз” әкиятендә “байлык артыннан куа торгач, кешелек абруеңны югалтканыңны сизми дә калырсың” дигән фикер гаять мавыктыргыч, тәэсирле вакыйгалар тезмәсенә салып бирелә.

Яраткан язучыбызның “Урман әкияте” дә кулга алу белән яшь укучыны сихри әкият дөньясына чумдыра. Менә шундый заман әкиятләре белән генә чикләнмичә, Фәнис абый Яруллин халкыбызның традицион әкиятләре кысаларыннан бигүк читләшмәгән әкиятләр дә иҗат итә. Алар арасыннан иң беоенче чиратта “Яз кайда кышлый?” һәм “Тылсымлы ачкыч” дип исемләнгәннәрен атарга була. Беренчесендә ягымлы Язбикә, кыю Җилбатыр, нәни Тамчыкай образлары аша салкын кышлар үтеп, җир өстенә язлар килүе баланың үз телендә искиткеч матур һәм аңлаешлы итеп сөйләп бирелгән. Икенчесендә төрле халыкларның әкиятләрендәгечә зирәклекне, тапкырлыкны мактау өстенлек итә. “Кечкенә чакта Ибрайның бишеген җилләр тибрәткән, көйсезләнсә, кошлар сайрап юаткан, авырып китсә урман чәчәкләре үзләренең шифалы суларын эчереп терелткәннәр. Малайның теле бик иртә ачылган. Бишектә чакта ук сандугачларга кушылып җырлаган, урман шавын тыңлап моңайган, сихри күккә карап уйланган6”. “Төп герой табигать матурлыгы аша хозурландырып бирелә4.”

          Фәнис Яруллин әкиятләрендәге геройларың тышкы кыяфәтләре белән бергә характерлы сыйфатлары да бик ачык һәм онытылмыслык булып күз алдына килеп баса. Автор тел белән ювелирча эш итә. Аның әкиятләренә тирән эчтәлек тә, сабыйларча беркатлылык та сыя. Фәнис абый шигъри теле белән әллә нинди дөньяда булмаган төрле әкият геройларының кыяфәтен, холык-фигылен, уй-гамәлләрен оста итеп күрсәтә.

Ф.Яруллин әкиятләре тормышчанлык белән аерылып тора. “Бөкре   урман сакчысы”(1986), “Тиен малае Тим-Тим”(1988), “Хәтерсез күке”(1996) һәм тагын бик күп әкиятләре шундыйлардан.

Билгеле, татар халык әкиятләрендә  башлам өлеше кызыклы һәм мавыктыргыч итеп бирелә. Фәнис Яруллин да бу өлешкә зур игътибар бирә. Халык әкиятләренең күпчелегендә “Борын-борын заманда” дип башлап китү өстенлек итсә, автор иҗатында, күргәнебезчә һәр әкият төрлечә башланып китә.

          Ф. Яруллин әкиятләрендә төп геройлар үз максатларына ирешкәндә генә зур канәгатьләнү алалар. Билгеле, максатка ирешү авыр. Моның өчен кыюлык, тырышлык, юмартлык сыйфатларына ия булу кирәк. Әгәр син үз-үзеңне генә яратасың, көчсезләргә ярдәм итмисең икән, тормыш сине бик кыен хәлдә калдыруы мөмкин. Югарыда әйтелгән фикерне “Алсу чәчәк”(1993) дигән әкият бик матур раслый. Аның әкиятләрендә ялкаулар, алдакчылар, киребеткәннәр максатларына ирешә алмый.

Татар халык әкиятләрендә батырлык, хәйләкәрлек, ситуациядән шома чыга алу макталса, Фәнис Яруллин әкиятләрендә исә кешелеклелеккә өстенлек бирелә. Мисал итеп “Яралы торна”, “ Кыядагы ояда” әкиятләрен әйтеп китәргә була.

Кайчандыр, борын-борын заманнарда, әлбәттә, көч-гайрәт беренче урынга куелган. Кешеләрнең яшәү рәвеше гади, кораллары тупас, фикерләүләре примитив булган чорда әкият-легендаларның төп герое Дию пәриләрен җиңәрлек итеп тасвирлануы бик табигый. Тормыш алга барган саен әкиятләргә дә икенче төсмер керә. Хәзер без анда акыллы, тапкыр, кирәк чакта хәйләкәр геройларны күрә алабыз. Әйтик Ф.Яруллинның “Хәзинә”, “Хәким карт урманы” әкиятләрендә заманыбызның төп проблемаларының берсе булган экологиягә кагылышлы мәсьәләләр яктыртыла.

 Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: Фәнис Яруллин татар балалар әдәбиятында  үзенең какшамас ныклы урынын булдырган. Бу бигрәк тә әдипнең әкиятләрендә чагыла.

Әдипнең балалар өчен язылган шигырь, поэма, хикәя, повесть һәм әкиятләрен балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратып укый. Гадәттә баласына китап сайлаганда ата-ана үзенә ошаган әсәрләрне сайлый. Ф.Яруллин әнә шул ягы белән, ягъни ата-аналар белән балаларны якынайту ролен дә уйный.

Йомгаклау

Язучының күпчелек әкиятләре традицион фольклор үрнәгендә иҗат ителгәннәр. Әмма алар барысы да әдипнең үз фантазиясе белән уйлап чыгарылган әсәрләр – заман әкиятләре.  Ф. Яруллин әсәрләренең үзенчәлеге –тормышчанлык, аларның шигъри телле, образлы сөйләмгә бай булулары. Автор тел белән ювелирча эш итә белә. Аның әкиятләренә тирән эчтәлек тә, сабыйларча беркатлылык та сыя. Фәнис абый шигъри теле белән әллә нинди дөньяда булмаган төрле әкият геройларының кыяфәтен, холык-фигылен, уй-гамәлләрен оста итеп сурәтли. “Татар халык әкиятләреннән аермалы буларак Фәнис Яруллин үз әкиятләрендә бертөрлелектән качарга тырыша4”. Ул оста әкиятче буларак,  әсәрләренең башлам өлешен “төрлелек” белән баета. Фольклордан алынган образларга карап, әсәрләренә җырлар һәм мифик әкиятләрдәге геройларны да отышлы кертеп җибәрә. 

Йомгак ясап шуны әйтергә кирәк: Фәнис Яруллин иҗатында фольклорга бәйләнеш нык сизелә. Шагыйрьнең  әкиятләрендә халык иҗатының йогынтысы бик көчле булуы раслана.

Шулай итеп, Фәнис Яруллинны татар балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән язучы һәм шагыйрь дип атый алабыз. Ул үз укучысын бик тиз таба алган, чөнки ул балалар белән әкият телендә сөйләшә белгән.

Чыннан да ул безнең дустыбыз һәм шигъри телле әкият остасы. Аның иҗаты–кыйммәтле хәзинә. Күз карасыдай кадерләп саклыйк һәм онытмыйк аны!

Кулланылган  әдәбият исемлеге

1. Исәнбәт Н. Балалар фольклорының тәрбияви роле һәм әһәмияте // Балалар фольклоры / төз. Н. Исәнбәт. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. – 444 б.

2. Урманче Ф.И. Дастаннарга лаек замана. Әдәбият белеме / Ф.И. Урманчеев. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990 – 222 б.

3. Урманче Ф.И. Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек: 3 томда: 1 т.,- Казан: Мәгариф, 2008, - 303 б.

4. Хәкимова С.Г. Фәнис Яруллин: тормыш һәм иҗат батырлыгы-Казан, “Идел-Пресс”, 2007.-192 б.

5. Хәкимова С.Г.  Ф.Яруллин.Тормыш юлы һәм иҗаты – Казан: Мәгариф нәшрияты, 2006. – 163 б.

6. Яруллин Ф. Г. Әсәрләр: 3 томда / Ф. Яруллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2008. – 431 б.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

“Генерал-майор В.А.Хапаев исемендәге Тәтеш кадет-интернат мәктәбе” дәүләт  гомуми белем бирү бюджет учреждениесе

Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XVII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары

Номинация «Туган якны өйрәнү»

«Якташым Халитовлар нәселе - зыялылар нәселе»

Эшне башкаручы:

                               9 сыйныф укучысы

Назаметдинов Инсаф

                                                    Фәнни җитәкче:

югары категорияле туган тел

һәм әдәбияты укытучысы

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Тәтеш, 2019

Эчтәлек

Кереш        3

Төп өлеш        4

Гали һәм Яхъя Халитовларның тормыш һәм иҗат юлы.

Г.Халитның гыйльми – тәнкыйди эшчәнлеге

Галим эшчәнлегендә Г. Тукай иҗаты

Йомгаклау        10

Кулланылган әдәбият        11

Кереш

Якташларым Гали һәм Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитовлар – татар әдәбияты фәненә хезмәт иткән олы шәхесләр. Гали Халит бөтен гомерен татар әдәбияты тарихын, аеруча XX  гасыр башы һәм 1920-1930 еллар әдәби хәрәкәтен, әдәбият фәненең теоретик мәсьәләләрен өйрәнүгә багышлаган галим. Аның әдәбият фәнендә үз сүзе, үз юлы булган. Күпсанлы фәнни хезмәтләрендә ул  үзен туры сүзле, төп фикерле, таләпчән, кыю галим итеп танытты. Х.Госман аны бер мәкаләсендә “карчыга күзле тәнкыйтьче” дип атаган булса, Н. Юзиев Г. Халит хакында  “... туры сүзлелеге дә, таләпчәнлеге дә, язгандагы җитдилеге дә аның әдәбиятны үтә нык хөрмәт итүеннән килеп чыга,”8- дип язып чыкты.

Г. Халит иҗади эшчәнлегенең иң нәтиҗәле өлешен Тукай иҗатын өйрәнүгә, пропагандалауга багышлый. “Аның бөек халык шагыйре дип танылуы, иҗатындагы идея-сәяси мотивлар өчен генә түгел: ул тарихи борылыш, милли шигъриятнең сәнгати-эстетик үсешендә алга сикереш ясый алган. Тукайның иҗади мирасында лирика зур урын били һәм ул аның көнбатыш белән көнчыгыш берләшүе, “җан үсешенә” ирешә алган психологизмның югары ноктасы булып тора”[3: 222].

Яхъя Халитов  иҗади сәләтен тулысынча әдәби тәрҗемә эшенә багышлаган каләм осталарының берсе. Быел аның тууына 90 ел билгеләп үтеләчәк. Моны истә тотып үземнең  эшемне Халитовларга багышларга булдым. Эшемнең максаты итеп олы тәрҗемәче булып танылган  Яхъя Халитның тормыш һәм иҗат юлын, Гали Халитның  гыйльми-тәнкыйди эшчәнлеген өйрәнүне  куйдым һәм бурычлар билгеләдем:

1)  Халитовларның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;

2) әдипләрне әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче буларак яктырту;

3) Гали Халитның Тукай фәне үсешенә керткән өлешен күрсәтү.

Төп өлеш

Гали һәм Яхъя Халитовларның тормыш һәм иҗат юлы

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гали Халит1915 елның 26 июнендә Татарстан АССРның хәзерге Тәтеш районы Үтәмеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1930 елда Казанга килеп, педагогия техникумында, ә 1932 -1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетында укый. Монда ул, иҗади кызыксынуын әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсенә юнәлтеп, соңга таба бу өлкәне үзенә төп иҗат мәйданы итеп сайлый. Институтны тәмамлагач, Арча педагогия училищесында укыта, мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту программаларын төзү һәм дәреслекләр язу эшендә дә актив катнаша. Озак еллар “Казан утлары” журналында эшли [ кушымта: 5].

1942 елның ахырыннан башлап Гали Халит берөзлексез Казан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында эшли: башта озак еллар институтның әдәбият секторына җитәкчелек итә, ә 1966 елдан бирле шул ук секторның өлкән гыйльми хезмәткәре вазифаларын башкара. 1948 елда Мәҗит Гафури иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе, ә 1968 елда «Татар әдәбиятында иҗат методы проблемалары» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Галимнең эшен 1929 елда туган энесе Яхъя Халит дәвам итә. Үз авылында башлангыч, күрше Бакырчы авылы мәктәбендә җидееллык белем алганнан соң, башта Арча педагогика училищесын, аннары 1972 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Университетының соңгы курсында укыган чагында ук “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый [кушымта: 3]. 1952-1955 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, егерме ел буе диярлек (1960-1963) елларда Я. Халитов  Татарстан китап нәшриятында редактор хезмәтендә эшли, 1963 елдан редакциянең проза бүлегенә җитәкчелек итә. 1976 елдан Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә өлкән мөхәррир вазыйфаларын башкара.

Яхъя Халитов — иҗади сәләтен тулысынча әдәби тәрҗемә эшенә багышлаган каләм осталарының берсе. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге 1952 елдан, рус язучысы Николай Тихоновның хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итүдән башлана. XX йөзнең урталарында әдәби тәрҗемә эшенә зур таләпләр куела.  Сүзгә-сүз тәрҗемә итүгә, "ирекле" тәрҗемәгә чик куела һәм тәрҗемәчеләр алдында эчтәлекне сөйләп чыгу урынына әсәрнең рухи байлыгын нәкъ оригиналдагыча гәүдәләндерү, автор теленә тиң дәрәҗәдә ана телендә язып чыгу таләбе куела. Татар теленә тәрҗемә итүдә танылган С. Әдһәмова, И. Гази, С. Фәйзуллин, А. Шамов кебек өлкәннәрнең эшен дәвам итүче яшьләр: Р.Даутов, К.Миңлебаев, М.Харисов, Н.Вәлитова, Я.Халитовлар җиң сызганып эшкә керешәләр.  Җөмһүриятебездә милли мәктәпләр ябылган, мәдәният учаклары сүнгән, димәк телебезнең тамырына балта чапкан бер заманда әлеге яшьләр ана теленең булган байлыгын саклап калу өстендә тырышып эшлиләр.  Шул вакыттан бирле Яхъя Халитов  иҗади активлыгын һәм әдәби осталыгын елдан-ел үстерә һәм камилләштерә. Дөнья әдәбияты классиклары, рус совет язучылары, тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләренең зур күләмле дистәдән артык роман һәм повестьларын, берничә дистә хикәясен тәрҗемә итә. Алар арасында Михаил Шолоховның мәшһүр “Тын Дон” роман-эпопеясенең беренче һәм өченче китаплары, “Күтәрелгән чирәм” романы, В. Каверинның “Ике капитан”,Ю. Бондаревның “Кайнар кар”, латыш әдибе В. Лацисның “Яңа тормышка”,  татар әдибе М. Галәүнең үз вакытында рус телендә генә дөнья күрергә өлгергән “Болганчык еллар” романнары, Ч. Айтматовның “Бәхил бул, Гөлсары!”, “Анам кыры” һ.б. повестьлары бар [кушымта:1]. Я.Халит шулай ук чит ил классикларыннан америкалы М. Ридның “Башсыз җайдак”, бельгияле Шарль де Костерның “Уленшпигель турында риваять”, француз Александр Дюманың “Өч мушкетер” кебек әсәрләрен дә татар теленә тәрҗемә итә [кушымта: 2].

Яхъя Халитов нечкә зәвыклы, әдәби телгә бик сизгер һәм таләпчән редактор буларак, татар язучыларының әсәрләрен югары сыйфатлы итеп чыгаруга үзеннән зур өлеш кертә. Яхъя Халитов танылган татар тәрҗемәчесе, оста редактор  булып таныла.

Гали Халитның гыйльми – тәнкыйди эшчәнлеге

1937 елда егерме ике яшьлек тәнкыйтьченең Г. Тукай иҗатын өйрәнүнең торышына караган һәм Һ.Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасын анализлаган беренче мәкаләләре дөнья күрә. Шул елдан алып яшь автор әдәби хәрәкәтнең төрле актуаль мәсьәләләрен күтәргән һәм Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Ш. Камал, М. Фәйзи, Һ. Такташ, Ә.Еники кебек классик язучыларның иҗат эшчәнлекләрен өйрәнүгә багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен газета-журнал битләрендә өзлексез бастырып килә. 1939 елда ул, Г. Тукай турындагы мәкаләләрен туплап, «Халык шагыйре Тукай» исеме белән аерым китап итеп чыгара, 1941 елда исә «Мәҗит Гафури иҗаты» дигән күләмле монографик хезмәтен бастыра.

Тел, әдәбият һәм тарих институтында озак еллар эшләү Г. Халитка әдәбият тарихын системалы рәвештә тикшерүгә киң юл ача. Тәнкыйтьче-галимне иң беренче чиратта XX йөз башы татар әдәбияты кызыксындыра. Аның шул чор әдәбиятының аерым проблемаларын, идея-эстетик үзенчәлекләрен иҗтимагый-политик һәм милли азатлык хәрәкәтләре белән бәйләнештә тикшергән башлангыч тәҗрибәләре «Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре» исемле китабында һәм «XX йөз башында татар әдәбияты» дигән очеркларда урын ала. Соңга таба галим, тикшеренүләрен тирәнәйтә һәм киңәйтә барып, яңа фактик материаллар нигезендә егерменче йөз башы татар әдәбиятының идея-эстетик байлыгын тагы да колачлырак, күпьяклырак яктыртуга ирешә; бигрәк тә иҗат методлары (мәгърифәтчелек реализмы, критик реализм, романтизм, романтик реализм), аларның идеологик һәм эстетик асылы, үзара мөнәсәбәтләре, әдәби стильләр, жанрлар, традицияләр һәм новаторлык мәсьәләләрен күтәргән оригиналь теоретик хезмәтләрен язып чыга. Мәсәлән: 1975 елда “Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән” җыентыгы һәм 1979 елда “Яңа гасыр поэзиясе китабы”.

Илленче еллардан башлап Г. Халит татар әдәбиятының совет чорын, бигрәк тә егерменче еллардагы әдәби хәрәкәтне өйрәнүгә игътибарын юнәлтә. Баштарак ул матбугатта шул дәвернең әдәби күренешләрен һәм аерым өлкәләрен яктырткан мәкаләләре белән күренә, аннары, коллектив көче белән иҗат ителгән «Татар совет әдәбияты тарихы» һәм «История татарской советской литературы» дигән китапларның бер авторы буларак, гражданнар сугышы чоры, егерменче еллар әдәбиятына һәм Галимҗан Ибраһимов иҗатына багышланган бүлекләрне яза. Г.Халит галимнең “Татар шагыйрьләре” китабы турында язганда, аның эстетик концепциясен романтизм белән бәйләп карый: “ Татар шагыйрьләре”нең үзәк концепциясе үзенең асылы белән романтизмнан килә” [4: 272]. «Тормыш һәм ирек җырчысы» дигән хезмәтендә М. Гафури иҗатына мөрәҗәгать итеп, бу әдипнең татар әдәбияты тарихында тоткан зур ролен ачыклап күрсәтә. “...Әдип иҗаты халык язмышы темасын, халык образын күтәрүе белән әһәмияткә ия...”[6: 15] Галим авторның аерым әсәрләрендә реализм белән романтизмның синтезын билгеләп, реализмның “романтик реализм” дигән төсмерен аерып чыгара.

Галимне күренекле шагыйрь С. Хәким “Елганың борылган төшендә” шигырендә котырынган язгы ташудан ярны саклаучы мәһабәт тал белән чагыштыра: “...Җилкәсе суелган, күп түзгән,

              Калын, киң җилкәсе яралы;

               ...Күпме ел берүзе саклаган,

              Саклаган куркыныч ярны ул...”

Галим эшчәнлегендә Г. Тукай иҗаты

Г. Халит иҗади эшчәнлегенең иң егәрле, иң нәтиҗәле өлешен Тукай иҗатын өйрәнүгә, пропагандалауга багышлый. Галим үзенең хезмәтләрендә нинди генә мөһим проблемаларны күтәрмәсен, һәрвакыт XX гасыр татар әдәбиятының яңарышын билгеләгән Тукай иҗатына таяна. Шагыйрь поэзиясенең идея-эстетик үзенчәлекләренә, үсеш закончалыкларына нигезләнеп, зур теоретик гомумиләштерүләр ясый. 1948 - 1979  елларда басылган “Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре”, “XX йөз башында татар әдәбияты”, “Иҗат методы һәм стиль”, “Романтизмның һәм реализмның төп сызыклары”, “Яңа гасыр поэзиясе” һәм татар әдәбияты тарихының өч томлыгындагы мәкаләләрнең үзәгендә сәнгатьчә камиллек, югары сыйфат, халыкчан һәм тормышчан иҗатның үрнәге булган Г.Тукай мирасы тора.

“Тукай – халык шагыйре” исемле күләмле монографик мәкаләсендә Г.Халит шагыйрь иҗатының 1910 елларында расланган халыкчанлыгын, гади халык тормышы белән бәйләнешен, реалистик юлдан үсешен ачыклый. Тукайның сатирада көлү һәм фаш итү объектларын билгеләү, иҗатында жанрлар төрлелеген күрсәтү ягыннан да күзәтүләр ясый: “XX гасыр башларында татар әдәбиятында һичбер шагыйрь тарафыннан да күрсәтелә алмаган сатирик, политик лирика, классик үткенлек белән эшләнгән пародия-поэма, иҗтимагый лирика, халык иҗаты жанрларыннан файдалану, сатира, юмор һ.б – болар барысы да Тукай иҗатының зур һәм форма ягыннан да киң булуын күрсәттеләр”[7: 77].

Алтмышынчы елларда дөнья күргән «Тукай үткән юл», «Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала XX века», «Тукай и его современники» исемле хезмәтләрендә һәм күп санлы мәкаләләрендә галим бөек шагыйрьнең татар әдәбиятында тоткан урынын, аның дөньяга карашын, поэзиясенең иҗтимагый эчтәлеген һәм сәнгатьчә үзенчәлекләрен төрле яклап ачуга ирешә.[Кушымта : 4 ] Бу хезмәтләрендә ул: “ ... Тукайның халыкчанлык һәм реализм өчен көрәшен, аның үткән юлының тарихи-әдәби фонын тулы һәм киң итеп күрсәтүгә иреште”[8: 498]. “Шагыйрь тавышы” дигән мәкаләсендә Г. Халит шагыйрьнең иҗат ысулы турындагы концепциясен теоретик яктан яңарта, яңа гомумиләштерүләр белән баета. Ул реализмны Г.Тукай иҗатының бөек казанышы итеп таный. Прогрессив романтизмның көчле яралгылары, Тукай иҗатында чагылып, татар реалистик әдәбиятының аерылмас сыйфатына әйләнүен күрсәтә. Галим әйтүенчә, “бу ике иҗат методы, татар шагыйре мирасында беренче мәртәбә тыгыз мөнәсәбәткә кереп, бер-берсеннән аерылмас башлангыч тәшкил иттеләр һәм милли поэзиясенең үсешендә яңа дәвер ачтылар”[3: 13]. Галим үз мәкаләсендә Г.Тукай иҗатына Пушкин, Лермонтов, Байрон һәм Гейне кебек шагыйрьләрнең йогынтысын һәм рус-Аурупа әдәби бәйләнешләрен күрсәтә. Тукайның шигъри дөньясы турында сөйләгәндә, аның новаторлыгы Шәрык, Урта гасыр төрки поэзиясеннән Аурупа әдәбиятына, мәдәниятенә күпер салуда һәм сүз сәнгатенең традицияләре кисешүдә билгеләнә. “...Аның иҗатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш шигъри традицияләре, бер-берсе белән очрашып багланышка керделәр, бер-берсеннән аерылмалык эретмә, синтез хасил иттеләр” [4: 11].

Г. Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан язылган “Современное состояние и задачи тукаеведения” дигән мәкаләсе – Тукай фәнен бербөтен итеп күзаллау омтылышында дөнья күргән беренче карлыгач. Г. Халит  бу хезмәтендә бөек шагыйрь иҗатын өйрәнү юлында ирешелгән казанышларны барлый, нәтиҗәләр ясый һәм алда торган максат-бурычларны билгели.

Шулай итеп, күренекле галим һәм тәнкыйтьче Г.Халитнең шагыйрь иҗатына багышланган хезмәтләрендә Тукай турындагы фәннең теоретик нигезе, фәнни концепциясе эшләнә. Татар әдәбиятына, шагыйрь мирасына мәһәббәт, зур тырышлык, фидакарь хезмәт, фәнни-гыйльми эшчәнлеккә сәләт Гали Халитне Тукай фәненең һәм татар әдәбият белеменең иң алгы сафына чыгара.

Йомгаклау

Гали һәм Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитовлар – татар әдәбияты фәненә хезмәт иткән олы шәхесләр. Галим һәм тәнкыйтьче Г. Халитның Г.Тукай иҗатына багышланган монографияләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә, XX гасыр башы әдәби хәрәкәте турында анализ ясаган хезмәтләрендә шагыйрь турындагы фәннең теоретик нигезе, фәнни концепциясе эшләнә. Гали Халитның әдәбият тарихына һәм теориясенә караган күп санлы хезмәтләре, әдәбиятыбыз классиклары Г.Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Ш. Камал, М. Фәйзи, Һ. Такташ, Ә.Еники иҗатларына багышланган тирән эчтәлекле мәкаләләре озак еллар буена әдәбият сөючеләрнең игътибарында булачак.

Яхъя Халит дөнья әдәбияты классикларының, рус совет язучыларының, тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләренең зур күләмле дистәдән артык роман һәм повестьларын тәрҗемә итеп татар халкының талантлы тәрҗемәчесе булып таныла.

Шулай итеп Халитовлар нәселен – зыялылар нәселе дип әйтә алабыз. Гали һәм Яхъя  Халитовлар –  гыйльми-тәнкыйди һәм тәрҗемәчелек өлкәсендә армый-талмый эшләгән, татар халкының әдәбияты, мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән олы шәхесләр. Аларның хезмәт нәтиҗәләре якты нур булып, олы буыннан яшь буынга тапшырылып килә һәм бүгенге көндә дә халкыбызның  әдәбияты, мәдәнияте, мәгарифе үсешенә ярдәм итә. Мин Гали һәм Яхъя абый Халитовлар  якташларым булуы белән нык горурланам. Киләчәктә дә туган төбәгемдә туып-үскән танылган шәхесләрне өйрәнү йөзеннән тарих һәм әдәбият белән шөгыльләнүемне дәвам итәргә телим. “Үткәнен белмәгән кешенең, киләчәге юк, ”- дигән сүзләр белән тулысынча килешәм.  

Кулланылган әдәбият

1. Бәшир Ф. Сөйлә каләм!: әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2001. – 143 б. – Остаз. – Б. 135-147.

2. Гыйләҗев Т. Әдәби мирас: тарих һәм заман /Т.Гыйләҗев. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2005. – 206 б. – Гали Халитнең гыйльми-тәнкыйди эшчәнлегендә Тукай иҗаты. – Б. 79-82.

3. Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006.

4. Халит Г. Кешегә һәм чынлыкка мәһәббәт белән. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан:Татарстан китап нәшрияты., 1975.

5. Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан:Тат. кит. нәшр., 1960.

6. Халит Г. Тормыш һәм ирек җырчысы:М.Гафуриның тормышы һәм иҗаты. – Казан:Татарстан китап нәшрияты., 1980.

7. Халит Г. Тукай – халык шагыйре // Совет әдәбияты. – 1938. - №1,2.

8. Юзиев Н. Гали Халит //: Татар әдәбияты тарихы: 6 т.: - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2001.

 


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

C:\Users\Нафиса Равилровна.НафисаРавилровн\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\2014-10-30 11-15-29.jpg



Предварительный просмотр:

“Генерал-майор В.А.Хапаев исемендәге Тәтеш кадет-интернат мәктәбе” дәүләт  бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

X Республика фәнни-эзләнү Тукай укулары

Юнәлеш: Татар халкының мәгърифәтче хатын-кызлары

 “Маһруй Мозаффария – туган төбәгемнең

мәгърифәт һәм әдәбият йолдызы

                                                                                           

                                                                                 

                                                                                            Эшне башкаручы: 

                                                              10 сыйныф укучысы

Низаметдинов Инсаф

                                                       Фәнни җитәкче: 

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

                                                    Сиякина Нәфисә Равил кызы

Тәтеш - 2021

Эчтәлек

I. Кереш ............................................................................................................3                                

 

II. Төп өлеш...............................................................................................4                                                                                          

М.Мозаффариянең тормыш юлы

1.1. Мәгърифәтче, мөгаллимә.  

М.Мозаффариянең иҗат җимешләре

      2.1. Шагыйрә.

      2.2. Г.Тукай һәм М.Мозаффария иҗаты.

III. Йомгак................................................................................................10                                                                                                                                                                      

IV. Кулланылган  әдәбият исемлеге..........................................................11  

Кереш

Егерменче гасыр башы - мәгърифәт һәм азатлык өчен барган көрәшнең, татар әдәбиятының тиңе күрелмәгән тизлектә үсеш алган чоры. Бөек Тукай берничә ел эчендә, татарлар гомер сөргән төбәкләрдә генә түгел, бәлки бөтен төрки дөньяга танылып өлгерә. Г.Исхакый, Ф. Әмирхан, Г.Ибраһимов, Камаллар әдәбиятыбызның алтын фондына кергән әсәрләрен тудыралар.

Татар халкы гасырларга сузылган торгынлыктан чыгу юллары эзли. Искелекне җимереп, яңалык өчен көрәшне башлап җибәрүчеләр һәм дәвам итүчеләр табыла. Мондый шәхесләр минем туган җирем Тәтештә  дә яшәгәннәр. Мәсәлән, татар хатын-кызларында белем, иреккә омтылыш, милли рух уянуга зур өлеш керткән мәгърифәтче, мөгаллимә, шагыйрә Маһруй Мозаффария.

М.Мозаффария бар яшәү мәгънәсен халыкка багышлаган. Ул әле 1907 елда ук «Мәшһүр хатыннар» исемле шигырендә «Ирләр шагыйрь булса, бездә шагыйрә бар», дип язып чыга һәм татар әдәбияты мәйданында беренче йолдызларның берсе булып балкый башлый. Аның хезмәт нәтиҗәләре, якты нур булып, олы буыннан яшь буынга тапшырыла килә һәм бүгенге көндә дә халкыбызның мәдәнияте, әдәбияты, мәгарифе үсешенә ярдәм итә. Димәк, актуальлеген югалтмый.  

Эшемнең максаты: М.Мозаффариянең әдәбият, мәгърифәтчелек һәм мөгаллимлек  өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнү. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләдем:

1) тормыш юлын һәм иҗади мирасын өйрәнү;

2) Тау ягы Тәтеш районында мәгърифәтче буларак эшчәнлеген күрсәтү;

3) шагыйрә, мөгаллимә буларак яктырту;

4) Г.Тукай белән бәйләнешен ачыклау.  

Төп өлеш

Маһруй ханым Мозаффария 1873 елда Казан губернасы Тәтеш өязе Олы Тормы авылында Габделвәли мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе - Зөя өязе Кече Кайбыч авылы мулласы Төхфәтулла хәзрәт кызы. Ул - Габдулла Тукайның остазы, Уральскидагы "Мотыйгия" мәдрәсәсе мөдәррисе Мотыйгулла хәзрәтнең апасы. Ләкин Маһруйга әнисе кулында озак иркәләнергә насыйп булмаган - әнисе үлгәндә аңа нибары ике яшь кенә була. Ятимә кызчык башта апасыннан хәреф танырга, әтисеннән төрки, гарәп һәм фарсы телләрендә укып язарга өйрәнгән, өйләрендә авыл кызларын җыеп үзе үк укыта башлаган. Ләкин 18 яше тулганда, гүзәл Маһруйны Казандагы Печән базары мулласы - илле ике яшьлек Хуҗаәхмәт Мозаффарига икенче хатынлыкка кияүгә биргәннәр.(Кушымта № 8)

1914 елда "Сөембикә" журналында басылган тәрҗемәи хәлендә Хуҗаәхмәт мулланың "әүвәлге хатыны зәгыйфә булып, сабак шәкертләрен укыту һәм барча мәхәллә эшләрен карау Маһруй ханымның үзенә калган",— дип күрсәтелгән. Каты авырудан соң мулланың беренче хатыны үлгәч, аларның балалары Мәхмүт һәм Җәмиләне үз балалары кебек тәрбияләгән. Мозаффариләр гаиләсендә тагын өч бала дөньяга килгән: Мәхмүдә, Габбасия  һәм булачак композитор Мансур Мозаффаров. (Кушымта №7).  1907 елда Хуҗаәхмәт мулла үлә, Маһруй 5 бала белән тол кала.Тормышы бик авыр булуга карамастан, өйдә балалар укытуын дәвам итә. Бу вакытта укырга 60 лап бала йөри. Автобиографиясендә ул болай язып калдыра: “Мин тормыштан артта калмаска тырыштым, беренчеләрдән булып чапанны ташладым һәм матбугат белән таныша башладым. И.Гаспринскийның “Тәрҗеман”газетасын алдырам”[3:164]. Мәгърифәтчел рухтагы җәдид татар әдәбияты, газета-журналлар йогынтысында Маһруй үз өендә кыз балаларны яңача укыта, тәрбияли башлый. “Казанда  кызларны җәдид ысулы белән укырга-язарга өйрәтүне 1891 елда М. Баруди башлаган булса, бу юлда икенче адымны М.Мозаффария ясаган” [2:183].

Үз балаларына да М.Мозаффария заманча тәрбия бирергә тырышкан. Олы кызы Мәмдүдә яшьтән үк музыкага, шигърияткә ихлас кыз була. Яшьләй әнисенең булышлыгы белән гармунда, мандолинада уйнарга өйрәнә һәм шигырьләр яза. Әнисе эшләгән Фатиха Аитова мәктәбендә укый һәм 1909 елда анда укыта башлый. Мәмдүдә шагыйрә булып таныла. Аның “Ханымнар”, “Уяныйк ханымнар” кебек шигырьләре игътибарга лаек. Ул "Ялт–Йолт" сатирик журналының мөхәррире  Әхмәт Урманчиевкә кияүгә чыга. Белгәнебезчә  Габдулла Тукай журналның   җаваплы сәркатибе була.  Шулай итеп, Мозаффарилар бөек шагыйрь белән аның соңгы көннәренә кадәр аралашып яшиләр. Габбасия дә башлангыч белемне әнисеннән ала, Казанда хатын-кызлар гимназиясендә укый. Пионинода һәм мандолинада уйный. Мансур кечкенәдән халык көйләрен яраткан, үзлегеннән музыка коралларында уйнарга өйрәнгән. Казан музыка училищесын һәм Мәскәү консерваториясен тәмамлаган. Мансур - татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Шулай итеп, М.Мозаффария үз балаларын тәрбияләп, җәмгыятькә файдалы кеше итеп хәзерләүгә күп көч куя. Алар халкыбызның мәдәнияте, әдәбияты, мәгарифе үсешенә зур өлеш кертәләр.

Мәгърифәтче, мөгаллимә.(Кушымта № 9)

XX гасыр башында Маһруй ханым татар кызлары өчен беренче рус-татар мәктәбендә укыта башлый. Бу мәктәп 1870 елда расланган “Россиядә яшәүче рус булмаган халыкларны укыту чаралары”исемле кагыйдәләр нигезендә дәүләт хисабына ачыла. Мәктәпнең башлыгы итеп Хәдичә Әхмәрова, татар телен һәм дин сабагын укытучы итеп Маһруй Мозаффария билгеләнә. Дәүләт хисабына яшәүче рус-татар мәктәбендә төп игътибар, әлбәттә, укучы кызларга русча башлангыч белем һәм дөньяви, Европа мәдәниятенә нигезләнгән һәм дини-милли  тәрбия бирүгә юнәлтелгән була. Мәктәптә дәресләр 1901 елның 5 сентябрендә Захарьевская (хәзерге Каюм Насыйри) урамында урнашкан Шәмсетдинов йортында 25 укучы белән башланган. Мәктәпнең халык арасында абруе үсүдә М.Мозаффариянең роле гаять зур булган. Ул анда ачылган көннәрдән алып 1918 елга кадәр эшләгән, аның төп тоткасы булып торган. Халык арасында  мәктәпне “Хәдичә Әхмәрова мәктәбе”, “Маһруй ханым мәктәбе”, “Әл-иҗтиһад”, ягъни “Тырышлык” дигән исем белән йөрткәннәр. Укучылар саны арткач, мәктәп Алкин йортына күчерелгән. Дини- милли тәрбия бирү буенча М.Мозаффария, мәктәп программасында дин дәресләре белән генә чикләнмичә, кызларга динне һәм татар телен дә үз йортында өстәмә дәресләрдә өйрәткән. Үзенең ике кызын да шул мәктәптә укыткан. Маһруй ханым язып калдырган тәрҗемәи хәлендә үзенең укучылары арасында “...күп кенә укытучылар, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Сара Садыйкова,  Гөлсем Сөләйманова кебек олуг шәхесләр  булуын горурлык белән искә алган” [6:221].

М.Мозаффария татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерли торган уку йортларын булдыру хакында да уйлаган. 1914 елда “Сөембикә” журналында мөгаллим һәм мөгаллимәләргә ачык хат белән мөрәҗәгать иткән. Ул аны Уфада мөгаллимәләр әзерләү курслары ачылу турындагы хәбәрне ишеткәч язган. М.Мозаффария үзенең ачык хатында Уфадан үрнәк алып, булган көчләрне бергә туплап Казанда шундый курслар ачу  кирәклеген белдерә. Ул вакытта аның бу хаты җавапсыз калса да, бу теләге 1917 елда туган ягы Тәтеш өязендә тормышка аша. Маһруйны Казан губернасының Тәтеш өязе авылларына хатын-кызларны яңа хөкүмәт эшләре белән таныштыру өчен делегат итеп җибәрәләр. Ул кырыклап авылда була. Тәтештә укытучылар хәзерләү өчен 2 айлык курслар ачылгач, аны укытучы Халиков белән бергә җитәкче итеп билгелиләр. Курсларда җитмешләп ханым-туташлар укый. Аларның күбесе мулла, сәүдәгәр кызлары һәм абыстайлар була.  Килеп укучыларга пансионда тору мөмкинлеге дә булган. М.Мозаффария үзенең Сөембикә журналында басылган “Тәтештә мөгаллимәләр курсы” дигән хезмәтендә болай дип яза: “ ...бу төбәктә курслар эше башлану шатлыклы, чөнки монда кыз балаларны гына түгел, ир балаларны укытырга да кырын карыйлар иде”[3:166].

Шул ук вакытта “Тәтеш өязе мөселманнарының оешмасы”  оештырыла.

Оешма  тарафыннан  махсус газета чыгарыла башлый. Ул “Тәтеш оешмасы” исеме белән “Җир һәм ирек” шигаре астында 1917 елның апреленнән декабренә кадәр  чыккан һәм аның 18 саны дөнья күргән. Газетаның беренче санында   Маһруй үзенең “Тәтеш өязе мөслимә кардәшләре диккатенә” дип аталган мәкаләсен бастыра. Шулай итеп, Маһруй Мозаффария болгавыр революция, гражданнар сугышы елларында да актив эшчәнлеген туктатмый. Төп бурычы итеп ул халыкны агарту, мәгърифәтләү юлы белән аларны уятуны куя. XX гасыр башында тау ягы  Тәтеш районында  мәгариф, фән, мәдәният үсешенә  зур өлеш кертә.

 Маһруй Мозаффариянең иҗат җимешләре

Маһруй Мозаффариянең 1901 елда хатын-кызлар тәрбиясенә багышланган "Нәсыйхатнамә" исемле беренче китабы дөнья күргән. (Кушымта №6). Анда  “Адәмгә сабый вакытта тәрбияне кабул итү ансат буладыр”-дип шагыйрә Г.Тукайның “Өйрән яшьләй, картайгач авыр ул”  дигән фикерен дәвам итә кебек[4:43]. Бу китап белән танышкач, мин мондый фикергә килдем: кием артыннан куып  иптәшләремнән уздырмаска, белмәгәнемне сорарга оялмаска, мал артыннан кумаска, һәрвакыт белемгә омтылырга кирәк.

М.Мозаффариянең иң танылган әсәре  – “Мәшһүр хатынлар” шигыре. Ул 1907 елда “Әл-ислах” газетасында басылып чыга. Шагыйрәнең бу шигырендәге уй-фикерләре басылу белән үк татар җәмгыятендә киң яңгыраш таба. Казан абыстайларыннан беренче булып ачык йөз белән йөри башлаган курку белмәс мәгърур ханым шигъри юллар белән башкаларны да хәрәкәткә, уянырга чакырган. “Вакыт инде: без дә торыйк, ирек алыйк,  Ирекләнер чаклар җитте, ирекләник!”[2:184].

Шагыйрәнең әсәре  Р.Фәхретдиннең 1903- 1904 елларда Оренбургта басылган “Мәшһүр хатынлар” исемле китабы йогынтысында язылган икән. Аның татар җәмгыятенә тәэсире гаять зур булган. Бу хакта татар милләтенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылып яшәгән  С. Рәмиевнең шигырьне укыганнан соң язган “Юк, үлмим! Торам әле!” дигән мәкаләсе ачык сөйли. Ул М.Мозаффариянең шигырен хатыннарның милләт өчен башкарган бөек хезмәте буларак кабул иткән. Шуңа күрә рәхмәтен барлык хатыннарга юнәлткән: “Рәхмәт сезгә, хатынлар, мине тергездегез!” Шигырьне укыгач туган өметләрен дә билгеләгән: “...Хатыннарыбыз җанланып, үз хакларын үзләре белә башлап, дөньяда кеше шикелле торырга тырыша  башласалар, шөбһәсез, татарлар да кеше шикелле тора башларлар” [5:151]. Аларга менә нинди шигъри юллар белән мөрәҗәгать иткән:

Тырышыңыз, хатыннар хак аңларга,

Сез дә, без дә кулга-куллар тотынышып,

Атлыйк алга, тезелешеп бер катарга”

 “Мәшһүр хатынлар” мәгърифәтчел рухтагы шигыре мөселман хатын-кызлары арасыннан беренчеләрдән булып үз иреге, белем алу мөмкинлеге өчен көрәшкә күтәрелгән татар хатын-кызларының ниятләрен һәм өметләрен күрсәтә.   Йомгаклап шуны әйтәсем килә: М.Мозаффариянең бәгыреннән кайнап чыккан сүзләре XX гасыр башы хатын-кызларында гына түгел, хәтта бүген бездә дә горурлык хисләре тудыра. Димәк, шигырь бүген дә үз актуальлеген югалтмый.

Габдулла Тукай һәм Маһруй Мозаффария

Тукай иҗаты М.Мозаффариягә нык тәэсир итә. “Габдулла әфәнде Тукаевның хатын-кыз галәменә тәэсире” дигән мәкаләсендә ул беренчеләрдән

булып: “Г.Тукай хакыйкый халык шагыйре иде...”, - дип “Мәктәп” журналында язып чыга. Ул анда шагыйрьнең “Бер хатын авызыннан” исемле шигыреннән өзек куллана: “Хатынлар! Атлаңыз алга! Бу юлда шаула, матбугат! Хатынларны кысучыларга каршы ач сугыш, ук ат!” [7:200]. Аның башка мәкаләләрендә дә Тукайга ихтирамы, аны сагынып искә алуы сизелеп тора.

Мәсәлән, “Мөхтәрәм Шиһабетдин хәзрәт” исемле Ш.Мәрҗанинең йөз еллык юбилее уңаеннан язылган нәсере. Аның белән бер рәткә М.Мозаффария И.Гаспринский һәм Г.Тукайны да куйган. “Бу олуг мөбарәк затларның әсәрләре күңелдә әллә нинди тасвир итә алмаслык хис калдыра. Аларны яшь буынга аңлатып җиткерергә кирәк” [4:46].

Бервакыт М.Мозаффария үзенең шәкертләре белән Кадер киченә багышланган әдәбият кичәсе үткәрергә әзерләнә. Мөгаллимә берәр шигырь язуын үтенеп Г.Тукайга мөрәҗәгать итә һәм ул шул көнне үк бик матур чәчәкләр белән бизәлгән кәгазьгә шигырь язып килә: “Бу кадер кич-елда бер кич- барча кичләр изгесе”,- дип башланган була [4:43].

“Тукай янында” хикәясендә М.Мозаффария шагыйрьнең соңгы көннәрендә аның янына хәлен белергә больницага бару турында яза. Аның кызы Мәхмүдә “Ялт-йолт” журналы мөхәррире Ә. Урманчиев хатыны, ә Габдулла Тукай журналның рухи җитәкчесе һәм мөхәррире  булу сәбәпле, алар бер-берсенә булышып яшиләр.  М.Мозаффария Г.Тукайны үз энесе кебек якын күргән. Шагыйрь  һәрвакыт ярдәм иткән  һәм кирәк чакта Маһруйны яклап та чыккан. Менә бервакыт тарихчы Һади Атласи үзенең “Аң” журналында басылган “Гимназияме, приютмы?” дигән мәкаләсендә яңача укытуга каршы чыгып “...ул мәктәпләрдә кем укытсын инде, укытучы - Хуҗаәхмәт хатыны”, - дип  Маһруйны бер дә юкка кимсетә. Г.Тукай аны яклап чыгып, үзенең бер мәкаләсендә Һ. Атласиның ялгышуы турында кискен сүзләр белән язып чыга: “Симергән булгач та,  Таврида сараенда йөргәч тә, зур словарь күргәч тә, бу әле һич гаепсез бер ханымның шәхесенә тияргә хак бирми... ” [3:165]  

Мозаффарилар гаиләсендә озак еллар буе Г.Тукайның иске кулъязмалары, юл кәрзине, карандаш һәм кара савыты кебек ядкәрләр кадерләп саклана. (Кушымта, №1,2,3,4) Маһруй ханым васыяте буенча аларны улы Мансур Мозаффаров музейга тапшыра.

Йомгаклау

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: XIX йөзнең ахыры һәм XX гасырның башында матбугатка килгән татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре, язучылары,  революция чорында тагын да җанланып, соңрак зур әдәби эшчәнлек күрсәтәләр. Тәрбияви-педагогик гамәлләре, үзләренә азатлык даулап язган ялкынлы публицистик мәкаләләре  белән генә түгел, ә татар демократик поэзиясе, реалистик прозасы һәм әдәби тәнкыйть үсешенә дә зур өлеш кертәләр. Шуларның берсе - якташым, әдәбият мәйданының беренче карлыгачы Маһруй Мозаффария. Бөек Тукаебыз иҗаты тәэсирендә, бар яшәү мәгънәсен халыкка багышлап, татар хатын-кызларында белем бирүгә, иреккә омтылыш һәм милли рух уянуга зур өлеш керткән шәхес ул.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: М.Мозаффариянең бер гасыр элек бәгыреннән кайнап чыккан сүзләре бездә XXI гасырда яшәүчеләрдә дә горурлык хисләре тудыра. Димәк, аның иҗаты бүген дә актуальлеген югалтмый. Аның мәгърифәтче, шагыйрә, мөгаллимә буларак күрсәткән хезмәт нәтиҗәләре, якты нур булып, олы буыннан яшь буынга  тапшырыла килә һәм бүгенге көндә дә  халкыбызның  әдәбияты, мәдәнияте, мәгарифе үсешенә ярдәм итә.

Эшемне язганда мин Маһруй Мозаффариянең туган авылында булдым. Олы Тормы авылының олы яшьтәге  кешеләре белән очраштым һәм алар белән әңгәмә алып бардым. Авылдагы китапханәдә, мәктәп музеенда булган материаллар белән таныштым. Нәтиҗәдә, гаиләнең шәҗәрәсен эшли башладым һәм минем алдымда күп кенә сораулар туды. Аларны ачыклар өчен киләчәктә дә бу тема өстендә эшемне дәвам итәргә телим. Ә хәзергә, үз алдыма куелган максатларга ирештем дип уйлыйм.

Кулланылган  әдәбият исемлеге

1. Гайнуллин М.Өмет йолдызлары –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988.- 66-68 б.

2. Мәхмүтова А. “Вакыт инде: без дә торыйк,ирек алыйк”. Шагыйрә Маһруй Мозаффариянең тууына 130 ел / А.Мәхмүтова //Казан утлары .-2004.-№1.-182-184б.

3.Милләт аналары\\төз.А.Х.Мәхмүтова. –Казан:Җыен, 2012.-163-207 б.

4. Мозаффария М.  “Мәшһүр хатыннар”, “Нәсыйхәтнамә”./М.Мозаффария//Чын мирас.-2013.-№3, №4.-42-49 .

5. Рәмиев С. Таң вакыты.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980.- 150-153б.

6. Рәсүлева З, Хуҗиәхмәтов Ә. Мәгърифәт йолдызлыгында- Казан: Матбугат йорты нәшрияты, 1998.- 210-248б.

7. Тукай Г. Әсәрләр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.- 202 б.

8. Хуҗиәхмәтов Ә.Н “Мәгьрифәт йолдызлыгы”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел.

        



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

“Генерал-майор В.А.Хапаев исемендәге Тәтеш кадет-интернат мәктәбе” дәүләт  гомуми белем бирү бюджет учреждениесе

Каюм Насыйри исемендәге XIV төбәкара яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү укулары

Җирле материалга нигезләнеп эшләнгән

фәнни-эзләнү эше

Якташым Гали Халит –

әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче

Эшне башкаручы:

                               11 сыйныф укучысы

Гайнетдинова Эльвина Ринат кызы                                                       Фәнни җитәкче:

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Тәтеш

2015-2016 нчы уку елы

Эчтәлек

Кереш        3

Төп өлеш        4

Гали Халитның тормыш юлы        4

Гыйльми – тәнкыйди эшчәнлеге        5

Галим эшчәнлегендә Г. Тукай иҗаты        7

Йомгаклау        9

Кулланылган әдәбият        10

Кереш

Якташым Гали Халит бөтен гомерен, акыл егәрлеген татар әдәбияты тарихын, аеруча XX  гасыр башы һәм 1920-1930 еллар әдәби хәрәкәтен, әдәбият фәненең теоретик мәсьәләләрен өйрәнүгә багышлаган. Аның әдәбият фәнендә үз сүзе, үз юлы булган. Күпсанлы фәнни хезмәтләрендә, чыгышларында  ул  үзен туры сүзле, төп фикерле, таләпчән, кыю галим итеп танытты. Х.Госман аны бер мәкаләсендә “карчыга күзле тәнкыйтьче” дип атаган булса, Н. Юзиев Г.Халит хакында  “... туры сүзлелеге дә, таләпчәнлеге дә, язгандагы җитдилеге дә аның әдәбиятны үтә нык хөрмәт итүеннән килеп чыга”- дип язып чыкты.

Г. Халит иҗади эшчәнлегенең иң егәрле, иң нәтиҗәле өлешен Тукай иҗатын өйрәнүгә, пропагандалауга багышлый. Галим үзенең хезмәтләрендә нинди генә мөһим проблемаларны күтәрмәсен, һәрвакыт XX гасыр татар әдәбиятының яңарышын билгеләгән Тукай иҗатына таяна. “Аның бөек халык шагыйре дип танылуы, иҗатындагы идея-сәяси мотивлар өчен генә түгел: ул тарихи борылыш, милли шигъриятнең сәнгати-эстетик үсешендә алга сикереш ясый алган. Тукайның иҗади мирасында, мәгълүм булганча, лирика зур урын били һәм ул аның көнбатыш белән көнчыгыш берләшүе, “җан үсешенә” ирешә алган психологизмның югары ноктасы булып тора”[3: 222].

Әдәбият елы дип игълан ителгән 2015 елның 26 июнендә Г. Халитнең  тууына 100 ел тулды. Якташымның нигезле гыйльми хезмәтләренең кыйммәте беркайчан да югалмас, актуаль булып кала бирер. Мин үземнең иҗади эшемне галим иҗатына багышладым, Г.Халитнең тормыш һәм иҗат юлын, гыйльми-тәнкыйди эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп куйдым. Максатка ирешү өчен бурычлар билгеләдем:

1) галимнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;

2) галим турында фән белгечләре, язучылар фикере белән танышу;         

3) Тукай иҗатына  багышланган  хезмәтләрен барлау һәм тикшерү.

  Төп өлеш

Гали Халитның тормыш юлы

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гали Халит1915 елның 26 июнендә Татарстан АССРның хәзерге Тәтеш районы Үтәмеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1930 елда Казанга килеп, педагогия техникумында, ә 1932—1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетында укый. Анда уку аны әдәбият дөньясына тагын да якынайта. Монда ул, иҗади кызыксынуын әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсенә юнәлтеп, соңга таба бу өлкәне үзенә төп иҗат мәйданы итеп сайлый. Институтны тәмамлагач, Арча педагогия училищесында татар әдәбияты укыта. Г. Халит урта мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту программаларын төзү һәм дәреслекләр язу эшендә дә актив катнаша.

1942 елның ахырыннан башлап Гали Халит берөзлексез Казан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында эшли: башта озак еллар институтның әдәбият секторына җитәкчелек итә, ә 1966 елдан бирле шул ук секторның өлкән гыйльми хезмәткәре вазифаларын башкара. 1948 елда Мәҗит Гафури иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе, ә 1968 елда «Татар әдәбиятында иҗат методы проблемалары» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Г.Халитнең татар әдәбияты тарихына багышланган мәкаләләре үзәк матбугатта, СССР Фәннәр академиясенең М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты хезмәтләрендә еш басыла.

Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Г. Халитка 1975 елда — Татарстан АССРның, 1981 елда РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

 Г. Халит 1939 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы иде. Күренекле галим, тәнкыйтьче 1993 елда вафат булды.

Гыйльми – тәнкыйди эшчәнлеге

1937 елда егерме ике яшьлек тәнкыйтьченең Г.Тукай иҗатын өйрәнүнең торышына караган һәм Һ.Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасын анализлаган беренче мәкаләләре дөнья күрә. Шул елдан алып яшь автор әдәби хәрәкәтнең төрле актуаль мәсьәләләрен күтәргән һәм Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Ш. Камал, М. Фәйзи, Һ. Такташ, Ә.Еники кебек классик язучыларның иҗат эшчәнлекләрен өйрәнүгә багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен газета-журнал битләрендә өзлексез бастырып килә. 1939 елда ул, Г. Тукай турындагы мәкаләләрен туплап, «Халык шагыйре Тукай» исеме белән аерым китап итеп чыгара, 1941 елда исә «Мәҗит Гафури иҗаты» дигән күләмле монографик хезмәтен бастыра.

Тел, әдәбият һәм тарих институтында озак еллар эшләү Г. Халитка әдәбият тарихын системалы рәвештә тикшерүгә киң юл ача. Тәнкыйтьче-галимне иң беренче чиратта XX йөз башы татар әдәбияты кызыксындыра. Аның шул чор әдәбиятының аерым проблемаларын, идея-эстетик үзенчәлекләрен иҗтимагый-политик һәм милли азатлык хәрәкәтләре белән бәйләнештә тикшергән башлангыч тәҗрибәләре «Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре» исемле китабында һәм «XX йөз башында татар әдәбияты» дигән очеркларда урын ала. Соңга таба галим, тикшеренүләрен тирәнәйтә һәм киңәйтә барып, яңа фактик материаллар нигезендә егерменче йөз башы татар әдәбиятының идея-эстетик байлыгын тагы да колачлырак, күпьяклырак яктыртуга ирешә; бигрәк тә иҗат методлары (мәгърифәтчелек реализмы, критик реализм, романтизм, романтик реализм), аларның идеологик һәм эстетик асылы, үзара мөнәсәбәтләре, әдәби стильләр, жанрлар, традицияләр һәм новаторлык мәсьәләләрен күтәргән оригиналь теоретик хезмәтләрен язып чыга.Мәсәлән: 1975 елда “Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән” җыентыгы һәм 1979 елда “Яңа гасыр поэзиясе китабы”.

Илленче еллардан башлап Г. Халит татар әдәбиятының совет чорын, бигрәк тә егерменче еллардагы әдәби хәрәкәтне өйрәнүгә игътибарын юнәлтә. Баштарак ул матбугатта шул дәвернең әдәби күренешләрен һәм аерым өлкәләрен яктырткан мәкаләләре белән күренә, аннары, коллектив көче белән иҗат ителгән «Татар совет әдәбияты тарихы» һәм «История татарской советской литературы» дигән китапларның бер авторы буларак, гражданнар сугышы чоры, егерменче еллар әдәбиятына һәм Галимҗан Ибраһимов иҗатына багышланган бүлекләрне яза. Г.Халит галимнең “Татар шагыйрьләре” китабы турында язганда, аның эстетик концепциясен романтизм белән бәйләп карый: “ Татар шагыйрьләре”нең үзәк концепциясе үзенең асылы белән романтизмнан килә” [4: 272]. 1967 елда галимнең шул ук чор татар әдәбиятына багышланган «Герои, рожденные революцией» исемле китабы басыла. Бу хезмәтендә автор татар әдәбиятының Октябрьдән соңгы үсеш тенденцияләрен, нинди яңа сыйфатлар белән баюын, социалистик реализм эстетикасының аерым язучылар иҗатында ничек гәүдәләнүен анализлый, “...әдәбиятта яңа чор героен тасвирлау  юлындагы катлаулы мәсьәләләрне дә күтәрә”[1: 139]. «Тормыш һәм ирек җырчысы» дигән хезмәтендә исә Г. Халит, яңадан М. Гафури иҗатына мөрәҗәгать итеп, бу әдипнең татар әдәбияты тарихында тоткан зур ролен ачыклап күрсәтә. “...Әдип иҗаты халык язмышы темасын, халык образын күтәрүе белән әһәмияткә ия...”[6: 15] Галим авторның аерым әсәрләрендә реализм белән романтизмның синтезын билгеләп, реализмның “романтик реализм” дигән төсмерен аерып чыгара.

Г. Халитның Һади Такташ иҗатына багышланган «Шагыйрь, чор, герой» һәм «Поэзия дерзаний» исемле китапларында шагыйрь мирасын әдәби метод һәм герой проблемасы яктылыгында күзәтеп, идея-эстетик планда үзенчәлекле дә, гаять кызыклы һәм гыйбрәтле нәтиҗәләр ясый. “Такташның гыйсъянчыл рухын игътибар үзәгенә алып, бу үзенчәлекләрнең революцион шәхес формалашуда зарури бер буын булуын ассызыклый”[1:140].

Г.Халит үз чоры әдәби процессы белән дә актив кызыксынып кына калмый, тәнкыйтьче буларак укучыны инандырырлык итеп язуын дәвам итә. Ә.Еники әсәрләренең үзенчәлеген ачып,идея-эстетик кыйммәтен төгәл билгели алды һәм әдип иҗаты тирәсендә барган берьяклы бәхәсләргә чик куйды.

Галим эшчәнлегендә Г. Тукай иҗаты

Г. Халит иҗади эшчәнлегенең иң егәрле, иң нәтиҗәле өлешен Тукай иҗатын өйрәнүгә, пропагандалауга багышлый. Галим үзенең хезмәтләрендә нинди генә мөһим проблемаларны күтәрмәсен, һәрвакыт XX гасыр татар әдәбиятының яңарышын билгеләгән Тукай иҗатына таяна. Шагыйрь поэзиясенең идея-эстеттик үзенчәлекләренә, үсеш закончалыкларына нигезләнеп, зур теоретикгомумиләштерүләр ясый. 1948- 1979  елларда басылган “Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре”, “XX йөз башында татар әдәбияты”, “Иҗат методы һәм стиль”, “Романтизмның һәм реализмның төп сызыклары”, “Яңа гасыр поэзиясе” һәм татар әдәбияты тарихының өч томлыгындагы мәкаләләрнең үзәгендә сәнгатьчә камиллек, югары сыйфат, халыкчан һәм тормышчан иҗатның үрнәге булган Г.Тукай мирасы тора.

“Тукай – халык шагыйре” исемле күләмле монографик мәкаләсендә Г.Халит шагыйрь иҗатының 1910 елларында расланган халыкчанлыгын, гади халык тормышы белән бәйләнешен,реалистик юлдан үсешен ачыклый. Тукайның сатирада көлү һәм фаш итү объектларын билгеләү, иҗатында жанрлар төрлелеген күрсәтү ягыннан да күзәтүләр ясый: “XX гасыр башларында татар әдәбиятында һичбер шагыйрь тарафыннан да күрсәтелә алмаган сатирик, политик лирика, классик үткенлек белән эшләнгән пародия-поэма, иҗтимагый лирика, халык иҗаты жанрларыннан файдалану, сатира, юмор һ.б – болар барысы да Тукай иҗатының зур һәм форма ягыннан да киң булуын күрсәттеләр”[7: 77].

Алтмышынчы елларда дөнья күргән «Тукай үткән юл», «Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала XX века», «Тукай и его современники» исемле хезмәтләрендә һәм күп санлы мәкаләләрендә галим бөек шагыйрьнең татар әдәбиятында тоткан урынын, аның дөньяга карашын, поэзиясенең иҗтимагый эчтәлеген һәм сәнгатьчә үзенчәлекләрен төрле яклап ачуга ирешә. Бу хезмәтләрендә ул: “ ... Тукайның халыкчанлык һәм реализмөчен көрәшен, аның үткән юлының тарихи-әдәби фонын тулы һәм киң итеп

күрсәтүгә иреште”[8: 498]. “Шагыйрь тавышы” дигән мәкаләсендә Г.Халит шагыйрьнең иҗат ысулы турындагы концепциясентеоретик яктан яңарта, яңа гомумиләштерүләр белән баета. Ул реализмны Г.Тукай иҗатының бөек казанышы итеп таный. Прогрессив романтизмның көчле яралгылары, Тукай иҗатында чагылып, татар реалистик әдәбиятының аерылмас сыйфатына әйләнүен күрсәтә. Галим әйтүенчә, “бу ике иҗат методы,татар шагыйре мирасында беренче мәртәбә тыгыз мөнәсәбәткә кереп, бер-берсеннән аерылмас башлангыч тәшкил иттеләр һәм милли поэзиясенең үсешендә яңа дәвер ачтылар”[3: 13]. Галим үз мәкаләсендә Г.Тукайиҗатына Пушкин, Лермонтов, Байрон һәм Гейне кебек шагыйрьләрнең йогынтысын һәм рус-Аурупа әдәби бәйләнешләрен күрсәтә.Тукайның шигъри дөньясы турында сөйләгәндә, аның новаторлыгы Шәрык, Урта гасыр төрки поэзиясеннән Аурупа әдәбиятына, мәдәниятенә күпер салуда һәм сүз сәнгатенең традицияләре кисешүдә билгеләнә. “Төрки поэзия тарихында беренче мәртәбә диярлек, аның иҗатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш шигъри традицияләре, бер-берсе белән очрашып, тыгыз мөнәсәбәткә, багланышка керделәр, бер-берсеннән аерылмалык эретмә, синтез хасил иттеләр” [4: 11].

Г.Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан язылган “Современное состояние и задачи тукаеведения” дигән мәкаләсе – Тукай фәнен бербөтен итеп күзаллау омтылышында дөнья күргән беренче карлыгач. Г.Халит  бу хезмәтендә бөек шагыйрь иҗатын өйрәнү юлында ирешелгән казанышларны барлый, нәтиҗәләр ясый һәм алда торган максат-бурычларны билгели.

Шулай итеп, күренекле галим һәм тәнкыйтьче Г.Халитнең шагыйрь иҗатына багышланган монографияләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә, XX гасыр башы әдәби хәрәкәте турында анализ ясаган хезмәтләрендә Тукай турындагы фәннең теоретик нигезе, фәнни концепциясе эшләнә. Татар әдәбиятына, шагыйрь мирасына мәһәббәт, зур тырышлык, фидакарь хезмәт, фәнни-гыйльми эшчәнлеккә сәләт Г.Халитне Тукай фәненең һәм татар әдәбият белеменең иң алгы сафына чыгара.

Йомгаклау

Гомере буе әдәбият фәненә хезмәт иткән, бөтен иҗади эшчәнлеген шул олы максатка юнәлткән татар галимнәренең берсе ул – Гали Мөхәммәтгали улы Халит. Аның әдәбият тарихына һәм теориясенә караган күп санлы хезмәтләре, әдәбиятыбыз классиклары Г.Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Ш. Камал, М. Фәйзи, Һ. Такташ, Ә.Еники иҗатларына багышланган тирән эчтәлекле мәкаләләре озак еллар буена әдәбият сөючеләрнең игътибарында булачак.

Күренекле галим егерменче йөз башы татар әдәбиятының идея-эстетик байлыгын колачлырак һәм күпьяклырак яктыртуга ирешә.Ул  бигрәк тә иҗат методлары, аларның идеологик һәм эстетик асылы, үзара мөнәсәбәтләре, әдәби стильләр, жанрлар, традицияләр һәм новаторлык мәсьәләләрен күтәргән оригиналь теоретик хезмәтләрен язып чыга.

Г. Халит иҗади эшчәнлегенең иң егәрле, иң нәтиҗәле өлешен Тукай иҗатын өйрәнүгә, пропагандалауга багышлый. Галимнең  Г.Тукай иҗатына багышланган монографияләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә, XX гасыр башы әдәби хәрәкәте турында анализ ясаган хезмәтләрендә Тукай турындагы фәннең теоретик нигезе, фәнни концепциясе эшләнә. Татар әдәбиятына, шагыйрь мирасына мәһәббәт, зур тырышлык, фидакарь хезмәт, фәнни-гыйльми эшчәнлеккә сәләт Г.Халитне Тукай фәненең һәм татар әдәбият белеменең иң алгы сафына чыгара.

Күренекле шагыйрь С.Хәким “Елганың борылган төшендә” шигырендә Г.Халитне котырынган язгы ташудан ярны саклаучы мәһабәт тал белән чагыштыра: “...Җилкәсе суелган, күп түзгән,

              Калын, киң җилкәсе яралы;

              ...Күпме ел берүзе саклаган,

       Саклаган куркыныч ярны ул...”

Кулланылган әдәбият

1. Бәшир Ф. Сөйлә каләм!: әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2001. – 143 б. – Остаз. – Б. 135-147.

2. Гыйләҗев Т. Әдәби мирас: тарих һәм заман /Т.Гыйләҗев. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2005. – 206 б. – Гали Халитнең гыйльми-тәнкыйди эшчәнлегендә Тукай иҗаты. – Б. 79-82.

3. Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006.

4. Халит Г.Кешегә һәм чынлыкка мәһәббәт белән. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан:Татарстан китап нәшрияты., 1975.

5. Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан:Тат. кит. нәшр., 1960.

6. Халит Г.Тормыш һәм ирек җырчысы:М.Гафуриның тормышы һәм иҗаты. – Казан:Татарстан китап нәшрияты., 1980.

7. Халит Г.Тукай – халык шагыйре // Совет әдәбияты. – 1938. - №1,2.

8. Юзиев Н. Гали Халит //: Татар әдәбияты тарихы: 6 т.: - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2001.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

“Генерал-майор В.А.Хапаев исемендәге Тәтеш кадет-интернат мәктәбе” муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе

“Туган телем – шагыйрьләр теле” республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясе

 

Балалар шагыйре Шәүкәт Галиев – шифалы шигырьләр остасы

 Фәнни эшне башкаручы:

9 сыйныф укучысы

Гайнетдинова Эльвина

                                                                                            Ринат кызы

                                                       Фәнни җитәкче:

1 категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Тәтеш, 2013 - 2014 уку елы.

Эчтәлек

I. Кереш. .................................................................................................................3                                

II.Төп өлеш.

  1. Шәүкәт Галиев- балаларның халык шагыйре...............................................4                                    

1.1. Шагыйрьнең иҗат  үзенчәлекләре.  

  1. Ш.Галиев иҗаты - рухи- әхлакый тәрбия мәктәбе  ......................................7

      2.1. Юмор-сатира- үтемле чара.

III.Йомгак..............................................................................................................10

IV. Кулланылган  әдәбият исемлеге................................................................11                                                                                                                        

Кереш.

  Балалар, Тукайча әйткәндә, “фәрештә валчыклары” өчен язу - нәниләрнең саф күңелләренә җан азыклары өләшү һәм киләчәгебез өчен олы җаваплылык сизү дигән сүз.

Күренекле рус язучысы М.Горький балалар әдәбиятын зур бер “суверен держава” дип атаган иде. Татар балалар әдәбиятын  - зур традицияле, күренекле әдипләре, алтын хәзинәсенә кергән әсәрләре булган бай әдәбият дип әйтә алабыз. Мин үз эшемне  әдәбиятыбызның күренекле вәкиле, киләчәгебез өчен җаваплылык сизеп, изге бурычын үз иҗатында фидакарь үтәгән шагыйрь-  Шәүкәт Галиевкә багышладым. Эзләнү эшемнең бу темага алуымның сәбәпләре дә юк түгел. Беренчедән 2013 ел аның юбилей елы итеп билгеләнеп үтелсә, икенчедән ул минем якташым Тау ягында туып-үскән олуг шәхес, өченчедән аның  иҗатында күтәрелгән проблемаларның еллар үткән саен актуальлеге кимеми. Шагыйрь шәхесе һәм иҗаты мәктәпләрдә кызыксынып, зурлап өйрәнүгә, шигырьләре бәйрәмнәрдә яңгырарга  лаек дип уйлыйм. Шәүкәт Галиев Г.Тукай, Б. Рәхмәт,  Ә. Фәйзи кебек шагыйрьләрдән килгән традицияләрне безнең шартларда үстереп,  шуларга тагын рус әдәбиятындагы Михалковлар, Бартолар, Чуковскийлар ирешкән югарылыкны да кушып,сурәт-бизәкләре, табышмаклы серләре,  Шәвәли, Камырша, Котбетдин кебек зирәк акыллы каһарманнары булган өр - яңа дөнья  ачты.

Хезмәтемнең төп максаты –  Ш.Галиев иҗатының үзенчәлекләрен ачыклап тәрбияви әһәмияткә ия буларак бәя бирү.Төп максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

- шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗади мирасын өйрәнү;

 -галимнәрнең һәм язучыларның биргән бәяләре  белән танышу;

- иҗатының әһәмиятен, үзенчәлекләрен ачыклау;

- күренекле балалар шагыйре, шифалы шигырьләр остасы буларак яктырту.

Төп өлеш

Шәүкәт Галиев- балаларның халык шагыйре.

Татарстан Республикасының халык шагыйре,Г. Тукай, Г.Х.Андерсен премияләре лауреаты, сатира-юмор остасы, хикмәтле сүз иясе Ш.Галиевнең фикерләү сәләте, үзенчәлекле лексикасы, төгәл ритм һәм рифмалы, образлы тел-сурәтләү чараларына бай шигырьләре балаларны көлдерә, уйландыра, дәвалый. Төрле жанрларда эшләп ул чынбарлык белән якыннан бәйләнештә тора. Әсәрләре аша үзенең гражданлык позициясен, эстетик карашларын чагылдыра. Ш.Галиев чын мәгънәсендә балаларның киңәшчесе һәм укытучысы-гражданин шагыйрь.

Шәүкәт кечкенәдән үк табигате белән гади малай булмый, күңеле җырга, шигырьгә тартыла. Бишенче сыйныфта укыганда инде ул шигырьләр яза һәм аларны җыр дәфтәренә терки бара. 1954 елда аның «Яңа көйләр» исемле беренче китабы чыга. Ә. Фәйзи әлеге китапка беренче булып бәяләмә яза. «Аларда, - ди ул, - шигырь өчен кирәк ике элемент бар: уй һәм тойгы».4

1962нче елда Ш. Галиевнең балалар өчен шигырьләр тупланмасы, беренче китабы – “Камырша”сы басылып чыга. Китап үз хуҗаларын бик тиз  эзләп таба, нәниләр бу шигырьләрне тиз арада ятлап алып, сәхнәләрдән сөйли башлыйлар. “Ш. Галиев шигырьләренең шундый уңыш казануының сере - кабатланмас шигъри талант көчендә”11, - дип яза Н.Юзеев. Эшләмичә генә көч сакларга тырышкан ялкау Тимершаның гади генә бер Сабир исемле малайдан җиңелүен һәр бала үзенең җиңүе итеп кабул итә, гаделлекнең җиңүе итеп тоя. Шагыйрь Тимершага карата бик гадел итеп:

«Әй Тимерша, Тимерша,

  Син бит хәзер - Камырша!»3- дигән хөкемен чыгарып куя.

Тиздән шагыйрьнең бер-бер артлы балалар өчен язылган китаплары чыга башлый: «Тамаша» (1964), «Шәвәли» (1965), «Көлке бүлмәсе» (1967), «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр» (1968), «Кызык» (1970), «Тәмле йорт» (1970), «Котбетдин мәргән» (1971), «Мыеклы бозау» (1973), «Тылсымлы көзге» (1974), «Күңелле сәфәр» (1976)  һәм башка тагын бик күп, 20ләп китап бүләк итә ул татар баласына. Беренче китаплары басылып чыккач С. Хәким: «Балалар әдәбиятында Тукайдан соң,Бари  Рәхмәтләрдән соң туган бушлык бетте»10,- дип язып чыга. Язучы, журналист А.Яхин Ш.Галиев турында болай дип язды: “...бер урында таптанган балалар әдәбиятына өр-яңа темалар, алымнар, жанрлар алып килде”.4

Ш.Галиев-татар балалар шигъриятендә сүз уйнату алымын кертеп җибәрә һәм  аны оештыручы төп чара итеп ала.Аның иҗатында хикмәтле сүз өстенлек итә. Ул сүзләрне цирктагы жонглер кебек уйната:

Укып карыйм уңнан,сулдан,

Укып карыйм яңадан;

Кайсы яктан карасаң да-

Надан барыбер надан!

  Ш.Галиев яшь укучыны дөнья белән таныштыруны аның үзен камаган тирәлектән башлый. Үзе яшәгән мохит белән очрашканда, табигать  кануннары һәм предметларның һәртөрле хасиятләрен җитәрлек белмәү сәбәпле, бала күптөрле кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләргә дучар була.Шәһәрдән авылга кунакка кайткан нәни күп күренешләр белән таныша. Аңа бозауларның сыер имүләре дә сәер: «Әни, әни, тизрәк коткар, бозаулар сыер ашый», - ди ул куркып, әтәчнең сәгатьсез вакыт белүе дә гаҗәпләндерә, кое төбендә «көзге» күреп тә аптырый. Каенлык күргәч исе китеп: «Бу агачларны шулай кем буяган икән акка?»- дип сорый. Кар өстеннән яланаяк атлаган казны аяклары туңадыр дип кызгана.  Шагыйрь иҗатында махсус каламбур алымы белән иҗат ителгән шигырьләр дә бар. « Төрле мәгънәле сүзләргә корылган рифманың катлаулырак төрен кушма һәм иреклерәк формасын исә каламбур (французча: сүз уйнату) рифмасы дип йөртәләр»1.Каламбур эффектының табышмакларга килеп керүе дә әлеге охшашлыкның кинәт ачылып китү үзлегенә бәйле:- Көтүче сумкасы таптым,

Һәм өйгә алып кайттым.

Көтүчегә бирмәдеңме?

- Юк, сыерга ашаттым!   («Табышмаклы табыш»)

Укучыда зирәклек тәрбияләү,сүз байлыгын арттыру кебек максатларны Ш.Галиев метафоралар кулланып тормышка ашыра. Мәсәлән: “болыт йоклый”, “боз яну”, “куллар эшкә ята”, “коты төште ботына”. Шаян эпитетлар кулланып автор әйтәсе фикерен уйнап-көлеп балаларга җиткерә, картиналы-халәт образлар тудыра.“Аллы-гөлле су”,“сыбызгы борын”, “җылы кар”, “түбәтәйле кыяр”, “эшләпәле помидор”. Шагыйрь чагыштыруларны  кулланганда, сүзләрне конкрет мәгънә белән бәйли. Аларның төрле юллар белән ясый. “Кебек”, “сыман”, “күк”, “хәтле” бәйлекләре,”әйтерсең”сүзе ,- тай\тәй, - дай\дәй, -мыни\-мени кушымчалары бик үзенчәлекле. Аларның образлылыгы, аныклылыгы авторның тел чараларын иҗат итүгә бик таләпчән булуын күрсәтә. “Гердәй авыр сүзләр белән”, “әйтерсең керпе йоткан”, “пәке кебек карашы”, “бар тирә-як юган төсле”. Татар әдәбиятында Ш.Галиев “...беренче булып афоризмнар, үткен әйтемнәр, канатлы сүзләр жанрын аерым бер дәрәҗәгә күтәрде”7. Хәзер халык мәкале дип йөртелгән бу хикмәтнең авторын мин эзләнү эше язганда гына белдем. “ Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел!”

Нәтиҗә ясап шуны әйтеп була: Шәүкәт абый образлы тел-сурәтләү чараларына бай шигырьләре белән безне бер көлдерә, бер уйландыра, безне дәвалый һәм күңелгә шифа бирә.

Ш.Галиев иҗаты - рухи- әхлакый тәрбия мәктәбе

“Бала чакта алынган  тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”

                                                                                                           Р.Фәхретдин

 Ш.Галиев поэзиясендә белем бирү тәрбия максатларыннан аерылмый. Шагыйрь нәни «граждан»нарына чын әхлак принципларын тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Әхлак мәсьәләләренең күп шигырьләрендә күтәрелүе дә шул турыда сөйли. “Әдәбиятның бурычы,- ди үзе шагыйрь,- кешеләр күңелен яхшырту.Моңа никадәр иртәрәк алынсаң, шулкадәр нәтиҗәле. Әдәбият-тормышта фокус күрсәтү түгел, тормышны бер фокуска җыеп күрсәтү”.8

Ш.Галив әсәрләрендәге көчле тәрбияви элемент юмор белән үрелеп бирелә Тәнкыйть утына көч саклыйм дип, эшләмичә яткан, нәтиҗәдә сабантуйда җиңелгән Тимерша да, мактанчык Ирек тә, тыштан яхшы булып күренгән, ә үзе астыртын киресен эшләгән Тәүфикъ та, бер ел буе әбисенә хат язмаган Кәли дә эләгә. Бала үзендәге көлкеле сыйфатны күрми.Ә шигырьләргә күчкән көлкеле хәлне кабул итә белә.Аның уенча, бу шуклык, хәйләкәрлек башка берәүнеке. Шагыйрь аларны сөйләп кенә бирми, нәтиҗә дә чыгара. Шулай итеп,бу юллар көлдереп кенә калмый, уйланырга да мәҗбүр итә. “Ш.Галиев үзенең шигырьләрендә “таләпчән әхлак” белән баланы ялыктырмый, аның әхлагы һәрчак мавыктыргыч,шаян һәм бик кирәкле. Шигырьдәге гыйбрәтле хәл аша бала алай эшләргә ярамаганлыкны аңлый”2

“Йомшак җәеп, катыга утырта” дигән әйтем бар халыкта. Ш.Галиев шигырьләре дә шулай. “Фаяз йөри масаеп”, “Тимурчы әби” шигырьләре шундый тәрбия көченә ия. “Иншаның файдасы”нда  Мөслимә әнисенә булышам дип язып “5”ле ала. Өенә кайткач мактанырга ашыкмый, чөнки чынлыкта бу алай булмый. Кыз әнисенә булышырга ашыга. Ш. Галиев бу хакта: “Мин дә шат.

Мөслимә иншасын төзәтә”3,- ди.

Күп кенә балалар, шул исәптән минем дусларым да, хәзер табигатьтән читләшәләр, алар мегаполисларда  яшәү турында хыялланалар. Ш. Галиевнең кечкенә герое, киресенчә, табигать эчендә яши, табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер, матурлыкны күрә белә. Табигатькә булган дорфа мөнәсәбәтнең төзәтеп булмаслык үкенечле хәлләргә китерү мөмкинлегенә басым ясап шагыйрь мондый юллар яза.

Яшел урманда яшендәй,

Балталар ялтырыйлар,

«Быел кемгә чират», диеп

Чыршыларкалтырыйлар. («Яңа ел җитә»)

Әлеге шигырьдә күпме яшерен рәнҗеш салынган! «Кеше урман кисә», «Нефть таптым», «Тургайлар министрына хат» шигырьләрендә дә табигатьне саклау проблемасы куела.

Минем уйлавымча Ш. Галиевнең мәкальгә әйләнгән  шигъри юллары да игътибарга лаек. Берничәсен искәртеп киләсем килә: ”Балаларны аналар тудыра, батырларны көрәш тудыра”. “Дустына хыянәт иткән- үзен югалткан.Үзенә хыянәт иткән- намусын югалткан”.Күпме мәгънә бу сүзләрдә!Боларның һәрберсе безгә тормыш девизы булырлык искиткеч гаҗәеп гыйбарәләр.Мин бу сүзләрне истә тотып, Ш.Галиев кебек үз илемнең лаеклы гражданины булып яшәргә тырышырмын!

Ш.Галиев шигырьләре иң элек үзләренең тематик “сәерлеге” һәм шаян характерда булулары белән игътибарны җәлеп итә. “Чыннан да, аның кыярлары-түбәтәйле,песие-мөгезле һәм сакаллы,чебешләре самолетта оча,куяны физзарядка ясый, ә шөпшәсе, мылтык көпшәсеннән атылып, филне бәреп ега”9. Юмористик иҗат принцибы чынбарлыкны “бер читеннән”, без бөтенләй көтмәгән ягыннан эләктереп ала. “Узып киттем мин автобусларны” шигырендә, мәсәлән Шәвәли   җәяүләп...автобус,троллейбус, “Волга”ларны артта калдырып китә. Башта шикләнеп торсак та , без соңыннан моңа ышанабыз: ул аларны туктап торганда узган икән...

Ш.Галиевнең яраткан сатирик алымы - сүз уйнату, сурәтнең күпмәгънәлегеннән, омонимия һәм каламбур рифмадан файдалану. “Читтән торып” парчасында, мәсәлән,автор “тик йөрисез авыз ерып” шикелле образлы фразеологик тәгъбирләргә таянып,читтән торып укучы студент образын, ә “Чагыштыру” дип аталган юмористик миниатюрасында авазлар арасындагы яңгыраш уртаклыгына таянып, көлкеле ситуация тудыра:

Кышын безнең

Көтепханә-

Менә дигән

Котыпханә.

Әдәбият галиме Н.Юзиев билгеләп үткәнчә, “...аның шигыре-бала табигате кебек тере, хәрәкәтчән, йөгерек, тиктормас”11. Шагыйрь төрле мәзәк һәм кызык хәлләр тудырып,балалар белән шаярудан туймый.Уен-көлке аша тәрбия һәм әхлак мәсьәләләренең иң җитдиләрен күтәреп чыга.

Эшемне башлаганда минем алдымда бер сорау туган иде. Аның шигырьләрен безнең әти-әниләребез укып үскәннәр, без үстек,энеләребез һәм сеңелләребез дә үсәләр.Шагыйрьнең озак яшәү сере нәрсәдә соң? Эзләнү эше язганда бу сорауга җавапны аның шигыреннән таптым:

“Озак яшәүнең сере

Шаянлыкта, кәнишне!”3(Озак яшәүнең сере)

                        

Йомгак

“Ш.Галиев- популяр һәм укыла торган шагыйрьләребезнең берсе. Аның эзләнүчән рухлы, фәлсәфи һәм әхлакый эчтәлекле поэзиясе эчкерсезлеге, табигыйлеге белән халык күңелендә үз урынын тапты”5.Шәүкәт Галиевка бу катлаулы тормышта үзе булып калу өчен , таланты тагын да ныграк ачылсын өчен, туктаусыз эзләнергә һәм заман белән бергә зур үзгәрешләр кичерергә туры килә . ”Эшләмәгән остармый, остармыйча, эш бармый”, “Эше үсә- кеше үсә”- дип язып калдырды безгә яраткан шагыйребез.

            Үзең булып калыйм дисәң,

             Кирәк һаман эзләнергә,

             Үсәргә һәм

            Заман белән бергә

             Үзгәрергә,үзгәрергә! (Үзем дисәң)

   Бу сүзләр безне дә яңа үрләргә чакыра. Аларны яулар өчен тырышып укырга, заман таләпләреннән артта калмыйча Ватаныбызның  лаеклы гражданины булып үсәргә кирәк.

 Эшемне төгәлләп нәтиҗә чыгарам:

1. Ш.Галиев–XX гасыр балалар әдәбиятының иң күренекле шагыйре, дөньякүләм танылган балалар язучысы.

2. Танылган әдәбият белгечләре, аның каләмдәшләре шагыйрьне балалар поэзиясенең сәнгатьчә фикерләү мөмкинлекләрен баетучы, үстерүче, яңа буын балалар шигъриятенә юл ачучы, татар балалар әдәбиятына яңа жанрлар һәм алымнар кертүче, үз шигъри мәктәбен булдырган шәхес буларак бәяли.

3. Ш.Галиев иҗатын татар баласының  рухи-әхлакый тәрбия мәктәбе дип атап була. Бүгенге каршылыклы заманда аның шигырьләре укучыны дөньяны матурларга, кимчелекләрдән арынырга әйди, аның күңеленә шифа бирә.

Әдипнең иҗатын җентекләп өйрәнүне дәвам итәргә кирәк дип уйлыйм.

Кулланылган  әдәбият исемлеге

1.Әдәбият белеме сүзлеге./ А.Г.Әхмәдуллин.-Казан: Татарстан китап нәшрияты,1990.-152,153 б.

2.Габидуллина Ф. Балалар дөньясына юл. Ш. Галиев.-Казан: Мәгариф, 2006.-155б.

3. Галиев Ш.Сайланма әсәрләр. Биш томда. 2002.

4. ГалиевШ. Тормыш юлы һәм иҗаты.-Казан: Мәгариф, 2006.- 35,41,55 б.

5.Галиуллин Т. Тормыш, синдә яшим мин. Ш.Галиев.Тормыш юлы һәм иҗаты.- Казан: Мәгариф, 2006.-65б.

6. Даутов Р. Балачак әдипләре.- Казан: Мәгариф, 2006. 64-69 б.

7. Миңнуллин Р. Иҗат портретлары.- Казан: Матбугат йорты, 1998.-216-218 б.

8. Набиуллина Г.Ә, Гыйлаҗева Л.Г. Дөньяда сүзем калыр. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.-72 б.

9. Рахмани Р. Шифалы шигырьләр остасы//Мәйдан.- 2008,- №11.

10.Хәким С. Юмор ул шагыйрьнең табигатендә// Мирас.-1998. - №12.

11. Юзиев Н. Әйтер сүзе бар. Ш.Галиев.- Казан:Мәгариф, 2002.-45б.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы

И.Хәлфин исемендәге IX республика фәнни-эзләнү укучылар  конференциясе

Ватан тарихы һәм туган якны өйрәнү секциясе

Хәлфиннәр-татар телен өйрәнүгә һәм өйрәтүгә нигез салучылар 

Эшне башкаручы: 

Кәлимуллин Рәмис

ДБББУ “Тәтеш

кадет-интернат мәктәбе”,

11нче сыйныф

Фәнни җитәкче:

Сиякина Нәфисә Равил кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2014

Эчтәлек

I. Кереш............................................................................................................3

II.Төп өлеш......................................................................................................5

1.Татар мәгърифәтчелеге тарихында Хәлфиннәр нәселе.

2.Хәлфиннәр нәселенең тел өлкәсендәге эшчәнлеге.

3.Ибраһим Хәлфин- атаклы галим.        

III. Йомгаклау...............................................................................................18

IV.Кулланылган әдәбият исемлеге..........................................................19

Кереш

Татар халкында гыйлем-мәгърифәтне тарату, галимнәргә хөрмәт күрсәтү сыйфатлары гомер-гомергә көчле булган. Халкыбызның язма мирасына, авыз иҗатына гуманистик һәм мәгърифәтчелек идеяләре хас. Әлеге идеяләр XVIII гасыр урталарында татар иҗтимагый фикер мәйданында тагын да көчәяләр. Барлык иҗтимагый проблемаларны гыйлем-мәгърифәт юлы белән хәл итәргә омтылыш көчәя. Шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни, фәлсәфәче Габденнасыйр Курсави, педагог-язучы Ризаэддин Фәхретдин кебек алдынгы карашлы кешеләр феодаль крепостнойлыкка, колониаль хокуксызлыкка каршы фикерләр әйтеп чыга башлыйлар, халыкны белемгә, наданлыкка каршы көрәш ачарга чакыралар. Шулай итеп, мәгърифәтчелек идеологиясе кешеләрдә уку-укыту мәсьәләләренә дә аек мөнәсәбәт тәрбияләүне максат итеп куя. Бу максатка ирешер өчен XVIII гасырның II яртысында Рус дәүләтенең сәүдә,сәяси һәм административ эшчәнлегенә бәйле рәвештә Шәрык белән күрше Көнчыгыш регионнарда яшәүче халыклар һәм кабиләләрнең телен белүче, ул телләрдән планлы рәвештә тәрҗемәчеләрне әзерләү кирәклеге ачыклана. Беренче урында “татар теле” торган. “Татар” теле дип Россиянең Европа өлешендәге Себер, Кырым һәм кавказдагы барлык төрки телләрне атаганнар. Татар теле Россиядәге төрки телләр арасында аерым бер урын алып торганга күрә,күп кенә уку йортларында татар теле укытыла башлый. Бу эшкә нигез салучылар –күренекле Хәлфиннәр нәселе.Татар тел гыйлеме һәм мәдәнияте тарихында Хәлфиннәр нәселе күренекле урын тота. Аларның иң өлкәне- Сәгыйть Хәлфин.Ул  Казан гимназиясенең татар теле укытучысы була. Россия тарихында беренче тапкыр русча-татарча ике томлы сүзлек һәм татар теле грамматикасын төзүче, “Татар әлифбасы” авторы буларак билгеле була. Улы Исхак Хәлфин педагог һәм тәрҗемәче булып таныла. Әтисе башлаган укытучылык эшен дәвам иттерә.Исмәгыйль Хәлфин дә күренекле педагог булып таныла.Хәлфиннәр нәселендә мөгаллимлек эшен Ибраһим һәм Шаһингәрәй дәвам итә.

Татар халкының атаклы галимнәре арасында иң абруйлы урынны Ибраһим  Хәлфин алып тора. Татар тел белемен үстерүдәгехезмәтләреннән: “Татар теленең грамматикасы” ,“Татар теле конспекты” һәм “Татар мәгарифенә кызыклы фикерләре” проектын; тәрҗемә эшчәнлегендә“Дастане Чыңгыз хан вә Аксак Тимер”, “Тәгълимнамә”, “Шәҗәрәи төрек” әсәрләрен атап китәргә кирәк. Аның күпкырлы эшчәнлегенә чит ил галимнәре дә зур игътибар итә. В.В.Бартольд, О.Ковалевский, А.Н.Кононов, Й.Гаммер, О.Рериг И.Хәлфиннең хезмәтләренә олы бәя бирәләр.

Татар телен өйрәнүгә һәм өйрәтүгә нигез салган Хәлфиннәрнең исемнәре, татар халкының горурлыгы булып, тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Хәлфиннәр нәселенең халкыбызга кыйлган мәрхәмәтле эшләре игътибарга һәм ихтирамга лаек. Аларның эшчәнлеге бүгенге көндә актуальлеген югалтмый.Шуңа күрә бүгенге эшемнең темасынХәлфиннәр- татар телен өйрәнүгә һәм өйрәтүгә нигез салучылар”дип атадым. Максатым:мәгърифәтче-галимнәр нәселе белән якыннан танышу. Бурычлар: Хәлфиннәрнең биографиясен, иҗади мирасынөйрәнү; татар телен өйрәнү һәм укыту өлкәсенә керткән өлешен күрсәтү; татар мәгрифәтчелеге тарихындагы ролен ачыклау; Хәлфиннәр нәселенең фәнни һәм гыйльми эшчәнлегенәбашка галимнәрнең биргән бәяләре  белән танышу.

Төп өлеш

Татар мәгърифәтчелеге тарихында Хәлфиннәр нәселе.

Татар дөньясы тарихында онытылмаслык исемнәр бар. Шундыйларның берсе – атаклы Хәлфиннәр нәселе.2015 елда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында әдәбият елы билгеләп үтелгән вакытта, бу нәселне искә алубик мөһим. Алардан берсе-СәгыйтьХәлфин–татар телен өйрәнүгә һәм өйрәтүгә нигез салган булса, аның варислары татар тарихына, теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә караган олуг эшләр башкарганнар. Хәлфиннәрнең исемнәре, татар халкының горурлыгы булып, тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Бу исемнәрне халкыбызга кайтаруда тарихчы Н.А.Мәҗитова һәм аның талантлы шәкертләре С.М. Михайлова һәм Р.М.Вәлиевләр, телче М.Ногман,күренекле рус академигы А.Н.Кононов, тел галимнәре Ш.С.Ханбикова, Ф.С.Сафиуллина, В.Х.Хаков, филолог һәм китапчылык белгече Ә. Кәримуллинһәм башка галимнәр күп көч куйган.

Кемнәр соң алар Хәлфиннәр? Бу атаклы нәселнең чылбыры кемнән башлана?

Миңа шунысы билгеле: бу нәсел кешеләре XVIII нче гасырда Хәлфин фамилиясе белән йөртелә башлый.Бу- мәгърифәтче педагоглар, галимнәр,тәрҗемәчеләрдинастиясе. Хәлфиннәр  нәселендә тел белгечләре, тәрҗемәчеләр, лексикографлар, эре-эре байлар, сәүдәгәрләр, дин эшлеклеләре булган.Бу атаклы нәсел буыннан буынга телебезне саклауга, үстерүгә күп көч куйган. Алар тулысы белән халыкка хезмәт иткәннәр.

Нәсел башында Сәгыйть Хәлфин торган. Ул Казанның  Иске татар бистәсендә, Хәсән Айтуган улы гаиләсендә 1732 нче елда туган. Ул- тәрҗемәче,мәгърифәтче,педагог булып танылган.

1758 елда Казанда беренче ир балалар  гимназиясе ачыла.Аның беренче директорыМ.И.Веревкин  гимназиядә татар телен укыту кирәклеген белдерә.Екатерина II  гимназиядә татар телен укыту турында указ чыгара. Татар теле укытучысы итеп күренкле мәгърифәтче, галим Сәгыйт Хәлфин билгеләнә.Шулай итеп беренче тапкыр Россиядә руслар өчен татар теле укыту кертелә.

        Сәгыйть Хәлфин Пугачев чоры документларын, Рәсәй хөкүмәтенең эш кәгазьләрен, бик күп законнарны татар теленә тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә.Хәлфиннәр нәселенең беренче вәкиле мәгърифәтче-галим С.Хәлфин  1785 нче елда вафат була.

Улы Исхак Хәлфин педагог һәм тәрҗемәче булып таныла. Ул  әтисе эшен дәвам итә. 1785-1800 нче елларда Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә татар теле укыта. 1786 елда “Җәмәгать тәртибен саклауидарәсе кагыйдәләре” дигән полиция уставын һәм 1795елда “Россия империясендәге губерналарда идарә итү тәртипләре”дип аталган хезмәтне татар теленә тәрҗемә итә. Улы Исхакка хәтта Екатерина патша да игътибар итә. Патша аңа бу хезмәте өчен мең сум акча бирә. Ул заман өчен бу бик зур байлык. Хәтта Исхакны губерна секретаре итеп тә билгели.

Гимназиядә Исхак белән бергә энесе Исмәгыйль Хәлфин дә эшли.Ул күренекле педагог булып таныла.

Исхак Хәлфиннең улы Ибраһим Хәлфин тырышлыгы, алдынгы карашлы булуы белән бу династиянең педагогик эшчәнлеген тагын  да югары баскычка күтәрә.

Ибраһим Казан гимназиясендә шактый төпле фәнни әзерлек ала.Татар,гарәп,рус,фарсы, төрек телләрен яхшы үзләштерә.Бабасының, әтисенең бай педагогик тәҗрибәсен үзләштереп, аларны тирәнәйтә һәм киңәйтә.Мәскәү университетын бетерү белән 1800 нче елда 22 яшендә әтисе һәм бабасы эшен дәвам иттереп ул Казан шәһәренең 1 нче гимназиясендә татар сыйныфлары мөгаллиме булып эшли башлый.1804 нче елда Казан дәүләт университеты ачыла. Ул анда да 1812 нче елдан татар теле, төрек теле, гарәп теле укыта. И Хәлфин рус, гарәп, фарсы, төрек, латин телләрендә иркен сөйләшә, хәтта профессор дәрәҗәсенә күтәрелә. Минем “Аның нинди фәнни хезмәтләре бар һәм алар нинди әһәмияткә  ия?”,- дигән соравым туа.

        Ибраһим Хәлфин фәнни-методик укыту китапларын төзи. Укытуны халкыбызның тарихы белән бәйли.Ул беренче кулланма – хрестоматия төзи. Халык арасында киң танылган риваятьләрне, хикәят, кыйссаларны җыеп, тәртипкә сала.1809 нчы елда университет типографиясенең беренче китабы буларак, И.Хәлфиннең “Шаһиншаһның Казан гимназиясендә лисан төрки вә хатт гарәби үгрәтелә торган әлифба илә кечекчә нәхү вә сарыфыдыр” дигән әсәре басылып чыга. Бу китап рус мәктәпләрендә татар теле өйрәнү өчен дәреслек рәвешендә чыгарыла.

        1819 елда Ибраһим Хәлфин университет советы һәм тюрколог Х.Д.Френ тәкъдиме белән 1630–1660 елларда язылган“Дастане Чыңгыз хан вә Аксак Тимер” исемле китапны басарга әзерләп бетерә. Китап - 1819 елда, аның сүзлеге 1821 елда Казан университеты типографиясендә басыла. “Ул Россия уку йортлары өчен чыгарыла. Бу хезмәте өчен И. Хәлфинне император Александр I бриллиант йөзек белән бүләкли”3. Ун елдан соң бу китап Англия тюркологы Артур Давидс тарафыннан Лондонда кабат бастырыла. Немец галиме Ценкер да аны үз хезмәтенә кертә.Шулай итеп, бу китап Көнбатыш Европага барып ирешә, фәнни бәхәсләр кузгата. Хива ханы Әбелгазый Баһадир ханның (1603–1663) “Шәҗәрәи төрек” (“Төркиләрнең нәсел агачы”) китабы (1820, 1825) төрки телдәге тарихи чыганакларны басып чыгаруның башлангычы була. Болардан тыш, галимнең Казан губернасы географиясе турында 1818 елда язган китабы кулъязма килеш кала.И. Хәлфин “Шәҗәрәи төрк”нең аерым бүлекләрен русчага тәрҗемә итеп, Петербургка җибәрә. “Бу әсәрнең дә И. Хәлфин әзерләгән басмасы чит илләрдә тарала. Аны төрек Әхмәт Вафикъ патша (1823–1891), швед И. А. Стринберг (1848–1912) һәм башка чит ил галимнәре дә файдалана.”5

Ибраһим Хәлфин иң беренчеләрдән булып университет типографиясенә нигез салучы. Казанда нәшрият 1801 нче елда ачыла. “Азия” типографиясенең цензоры була. Аңа цензор булып эшләү җиңел булмый, чөнки татар телендә чыккан китапларны чиклиләр, рөхсәт бирмиләр. Ул сүз китермәслек эшли, төрле фәнгә караган китапларын чыгарырга тырыша.

1825 елда Ибраһим Хәлфин профессор Якунинның “Рус тарихы” дәреслеген татарчага тәрҗемә итә,борынгы татар сүзлеген төзи, кайбер хезмәтләре Венада чит телләргә тәрҗемә ителә.

Кызганычка каршы, милләтебез өчен шулкадәр хезмәт куйган Ибраһим Хәлфиннең кайда күмелүе хәзер дә билгеле түгел. Бу 1829 нчы ел була. Аны күмү өчен университет йөз сум акча бүлеп бирә.Казан университеты гыйльми шурасы, куйган олы хезмәтләренә ихтирам йөзеннән, И.Хәлфин гаиләсенә шәхсән пенсия бирә.

Ибраһим Хәлфин үлгәннән соң аның улы Шаһингәрәй Хәлфин Казан дәүләт университетына укырга керә һәм анда иң беренче татар-мөселман студенты була. Университетны тәмамлау белән аны гимназиягә татар теле лекторы буларак чакыралар. Хәлфиннәр нәселендә Шаһингәрәй дүртенче буын педагогы булып урын ала. Шулай итеп, Хәлфиннәр рухы Казануниверситетында 60 елга кадәр сузыла. Бу нәсел татар мәгърифәтчелеге тарихында тирән эз калдыра.

 Хәлфиннәр нәселенең тел өлкәсендәге эшчәнлеге.

СәгыйтьХәлфиннең татар басма әлифбасы.

Минем тагын бер соравым туа. XVIII гасырда татар телен уку йортларына кертү һәм шулай итеп аның абруен күтәрү нигә кирәк булган?Бу сорауга җавапны татар теленә өйрәтүнең тарихыннан табам. XVIII гасырның II яртысында Рус дәүләтенең сәүдә,сәяси һәм административ эшчәнлегенә бәйле рәвештә Шәрык белән күрше Көнчыгыш регионнарда яшәүче халыклар һәм кабиләләрнең телен белүче, ул телләрдән планлы рәвештә тәрҗемәчеләрне әзерләү кирәклеге ачыклана.Беренче урында “татар теле” торган. “Татар” теле дип Россиянең Европа өлешендәге Себер, Кырым һәм кавказдагы барлык төрки телләрне атаганнар. “Татар теле бер арада дипломатик мөнәсәбәтләр теле булган”2,- дип яза академик В.В.Бартольд. Татарлар Россиянең Урта һәм Көнчыгыш Азия дәүләтләре белән багланышларында арадашлык итәләр, шуңа күрә әзер тәрҗемәче, татар телен яхшы белүче кадрлар кирәк була. Аларны әзерләү өчен 1771 нче елда Мәскәүдәге академик гимназиядә, Оренбургтагы Неплюев кадет корпусында һәм башка уку йортларында татар теле укытыла башлый. Димәк, татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч ролен үтәгән.

Екатерина II указы буенча бу эшне Казан гимназиясендә Сәгыйть Хәлфин башлап җибәрә. Балаларны укытыр өчен сүзлекләр, кулланмалар һәм дәреслекләрне дә үзенә төзергә кирәк була. Укытучылык  эшендә ул 1769-1788 елларда эшли. Гимназиядә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп Сәгыйть Хәлфин Россиядә беренчеләрдән булып беренче татар әлифбасын төзи hәм ул 1778 нче елда Мәскәүдә басыла.Басманың күләме - 55бит.Аның титул бите ике телдә:гарәп хәрефләре белән татарча һәм рус телендә басылган. Әлифбаның беренче битләрендә татар язуында кулланыла торган хәрефләр, аларның исемнәре, иҗекләр һәм сүзләр китерелә, калган өлеше текстлардан тора. Бу китап 20 елдан артык рус уку йортларында татар телен өйрәнү буенча бердәнбер басма әлифба була. “Татар әлифбасының тарихы да бу китаптан башлана. Ул рус һәм татар халыкларына хезмәт иткән. Шуңа күрә аны ике халыкның да рухи хәзинәсе дип карыйбыз”4-дип яза филолог, китапчылык белгече Ә. Кәримуллин.

СәгыйтьХәлфиннеңТатар телен өйрәнүче яшьләргә татар теле сүзлеге һәм кыскача грамматика”сы.

СәгыйтьХәлфин Россия тарихында беренче тапкыр ике томлы русча-татарча сүзлек һәм татар теле грамматикасын төзи. Бу хезмәте “Татар телен өйрәнүче яшьләргә татар теле сүзлеге һәм кыскача грамматика”сы  дип атала.  Егерме мең сүзне үз эченә алган  бу сүзлек, кулъязма сүзлекләр арасында иң зурысы һәм иң соңгысы булып санала. Бөек рус галиме, филолог, тюрколог А.Н.Кононов “...бу сүзлек үзенә кадәр төзелгән сүзлекләрдәге лексик берәмлекләрне үз эченә алган. Ул XVIII йөз татар лексикографиясенең зур казанышы булып санала һәм аны махсус өйрәнү кирәклеге килеп басты”6,- дип яза.

1819 елда Петербургның Азия музеена бу сүзлек сатып алыну ядкярләрне фәнни өйрәнә башлау факты булып тора. Шул заманның филология фәне үсешенә җавап биргән бу хезмәттән , соңыннан, якут сүзлеге структурасын һәм принципларын эзләгәндә рус-немец көнчыгыш белгече О.Н.Бетлинг, “Гарәп грамматикасы”н язганда немец галиме К.Брокельман файдалана.

Бу сүзлектә күпме сүз була, анда алынма сүзләр буламы, бу сүзлекне төзегәндә СәгыйтьХәлфин нинди сүзлекләрдән файдаланган дигән сораулар мине борчый. Аларга җавап бирү өчен мин татар теле галимнәре Ф.С.Сафиуллина,Ә.Ахунҗанов, Ш.Ханбикова хезмәтләренә күз салам. “С.Хәлфин Франциско Гельтергоф сүзлеге белән якыннан таныш була, шул сүзлеккә нигезләнеп, үзенең төрки дөньяда тиңе аз булган XVIII гасыр төрки-татар лексикографиясенең гаҗәеп бер үрнәген төзеп калдыра”7.Гельтергоф сүзлегенең үзенчәлеге шунда: сүзләр тамыр тирәсендә җыелып бирелгәннәр. Ике сүзлекнең дә максаты уртак:нигез итеп рус сүзләре алынган һәм аларны башка телгә тәрҗемә иткәннәр. Сүзләр алфавит тәртибендә урнаштырылган.Гельтергоф сүзлегетамыр принципы буенча эшләнгән. С.Хәлфин сүзлегендә “книга” тамыры белән 11 сүз бирелсә, Гельтергофныкында-8. Хәлфин книгохранилище, книжная лавка, книгосодержателькебек сүзләрне үз сүзлегенә өсти, ә чернокнижник сүзен югалтмыйча ч хәрефенә караган сүзләрдә бирә. Бу мисалларны бик күп китереп була һәм Гельтергоф сүзлегеС.Хәлфин сүзлегенә нигез булуына шик калмый.

Икенче галим сүзлекнең 3 нөсхәсе турында мәгълүмат, гомуми тасвирлама бирә, аның төзелешен җентекләп тикшерә. “Бу сүзлектә 22134 сүз бар.Рус сүзләре грамоталы һәм алфавит тәртибен ныклы саклаган,”8-дип яза. Ә.Ахунҗанов “...уҗым, сука, бүрәнә, мич, кораб”1 сүзләренең бу сүзлектә беренче тапкыр теркәлүен күрсәтә.

Йомгаклап шуны әйтеп була, татар галиме СәгыйтьХәлфиннең фәнни офыклары киң, дөнья мәдәниятенә якын яшәве көн кебек ачык.

Ибраһим Хәлфиннең татар теле грамматикасы

Галим буларак, Ибраһим Хәлфин телебезнең белемен үстерүгә зур көч куя. Татар теленең фәнни терминологиясен булдыру буенча зур эш башкара. Моннан тыш, ул – университет китапханәсенә төрки-татар, гарәп һәм фарсы кулъязмаларын туплау эшен башлап җибәргән тынгысыз галим дә.И.Хәлфин “Татар теленең грамматикасы” дип аталган хезмәтен яза. Грамматика рус телендә Казанда 1809 нчы елда басыла. Ул “Азбука и грамматика татарского языка с правилами арабского чтения” дип атала. Анда татар әдәби теленең XVII-XVIIIгасырлардагы төп нормалары чагыла, үзенең тулылыгы белән аңа кадәр чыккан грамматикалардан аерылып тора. Терминология татар, гарәп телләрендәге сүзләргә нигезләнгән. Бу хезмәт ике бүлектән тора:

А) Графика һәм фонетика дигән бүлектә әлифба язу мәсьәләсе, сузык һәм тартык авазларның үзенчәлекләре, сингармонизм законына игътибар ителә.

Б) Морфологик категорияләргә анализ ясала.

Ул 1809 нчы елда ук татар телендә сигез сүз төркеме булуы турында яза. Алар: исем, алмашлык, фигыль, сыйфат, рәвеш, бәйлек, теркәгеч, ымлык. И.Хәлфин грамматикасында әдәби нормаларның халык сөйләү нигезендә үсә бару тенденциясе ачык күренә. Биредә фонетика, орфография һәм морфологиядән шактый гына белем тупланган. Бигрәк тә фигыльләрнең байлыгы киң яктыртылган.Бу хезмәт озак вакытлар, бирелгән тематика буенча бердәнбер уку китабы булып алдагы буын авторлар иҗаты өчен үрнәк булып торган. Үз вакытында Европа тюркологлары: Сильвестр де Саси, А. Давиде, Парч, Шпулер, Чарльз Рей, немец тарихчысы Йозеф Гаммер-Пургештел И. Хәлфиннең эшләрен югары бәяләделәр.

“И.И. Хәлфиннеңтатар мәгарифенә кызыклы фикерләре” проекты.

Ибраһим Хәлфин, югары мәдәниятле шәхес буларак, үз татар мәгарифенә дә битараф булмый. Ул туган халкы культурасын үстерү чаралары турында күп уйлана. 1819 елда татар милли мәктәпләре һәм мәдрәсәләре эшчәнлеген камилләштерү максатында “И.И. Хәлфиннең татар мәгарифенә кызыклы фикерләре” дип аталган проектын төзи.Бу проектында татарларда мәгърифәтнең түбән куелышы, аларны агарту һәм белем бирү өчен университет талибәләрен файдалануны тәкъдим итә.Татар яшьләренең гимназия һәм университетка укырга керүләрен тели.Ибраһим университетка Җаек һәм Себердән килеп тәрҗемәчегә укый торган талибәләргә зур ярдәм күрсәтә, аларның әтиләре урынына борчылып укуларын тели.

Татар теле конспекты

Әлеге “конспект” университетның гарәп-фарсы кафедрасы студентларына татар теле курсыннан программа һәм шул ук вакытта методик эшкәртмә вазифасын да үтәгән. “Конспект” татар теленең тарихына кыскача күзәтү ясаудан башлана. “Татар теле үзенең башлангычын төрек теленнән ала, - ди автор. – Барлык сүзләр, грамматик үзгәрешләр, синтаксик конструкцияләр төрки телләрнең бөтенесе өчен дә уртак”. И. Хәлфин шунда ук төрки кабиләләрнең кайберләрен телгә алып үтә. Телләре турында сөйләгәндә ул: “әлеге халыкларның галим-голәмасе өчен барысы да уртак, язганда да, сөйләшкәндә дә алар төрек теленнән файдаланалар, төрле җирләрдә язылган хәзерге һәм борынгы төрек китапларын укыйлар, үзләренең проза әсәрләрендә дә, шигырьләрдә дә гарәп һәм фарсы сүзләрен кулланалар. Шундый сүзләрне куллану ул халыкларда галимлек һәм гыйлемлек билгесе дип санала. Хәер, бер тел дә үзе генә тәмам тулы була алмый, шуңа күрә әлеге халыкларның укымышлы булмаганнары да үзләренең үзара сөйләмнәрендә гарәп һәм фарсы сүзләрен дә куллана”,- дип яза. Шундыйлардан ул түбәндәге сүзләрне күрсәтә. Гарәп сүзләре: алла яки хода, пәйгамбәр, газиз яки әүлия, дөнья, вәзир, хөкем, җәза, савап, каләм; фарсы сүзләре: тәңре, фәрештә, җиһан,падишаһ һәм башкалар.

Конспектта И Хәлфин укытучыларга методик киңәшләр бирә. Тел өйрәтүне иң элек алфавиттан, хәрефләрдән, аннары иҗекләрдән, шуннан соң гына татар, гарәп һәм фарсыларның җиңел сүзләрен үзләштерүдән башларга кирәк дигән фикер әйтә. Күренә ки, И. Хәлфин биредә хәзерге дидактиканың җиңелдән – авырга дигән төп принцибын алга сөрә. Шуның белән бергә ул өйрәнелә торган материалны тактада язып күрсәтү белән бәйләп алып барырга киңәш итә. Шуннан соң гына грамматиканы өйрәнә башларга, моның өчен балаларга әйтеп торып, тактага яздырылган сүз төркемнәрен тикшерергә һәм татарча сүзләрне ятларга тәкъдим ителә. Шушы эшләрне тәмамлагач кына синтаксиска керешү күздә тотыла. Билгеле булганча, И.Хәлфиннең грамматикасында синтаксис бүлеге юк. Ә менә “Татар теле конспекты”нда И.Хәлфин сүзләрдән җөмләләр төзү мәсьәләсенә җитди игътибар иткән.

Автор, татар теленең грамматик төзелешен өйрәнергә, тәрҗемә эшенә керешергә, шул уңайдан сүзләрнең мәгънәсен һәм синтаксик конструкцияләрне аңлата барырга киңәш итә. И. Хәлфин төрле почерклар белән язылган төрле проза һәм шигырь китапларын уку белән шөгыльләнүне тел өйрәнүнең соңгы этабындагы эш дип саный.

Кыскасы, И. Хәлфиннең “Татар теле конспекты” бүгенге укучы өчен дә кызыклы. Ул, беренчедән, Казан университетында татар телен укытуны башлап җибәргән беренче укытучының эш системасы белән танышырга мөмкинлек бирсә, икенчедән, без аның нигезендә татар теленең шул чордагы торышы һәм башка төрки телләр арасындагы ролен ачыграк күз алдына китерә алабыз. Бу исә безгә бүгенге көндә дә татар телен өйрәнүнең кирәклеген ныграк аңларга ярдәм итәр.

И.Хәлфиннең тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге.

XIX йөзнең беренче чирегендә татарлардагы европалашу тенденциясе рус культурасына игътибар рәвешендә дә күренә башлый. Ул Казанда татар матбугаты туу һәм университет ачылу белән тыгыз бәйләнештә тора. Татар укымышлылары университетны һәм матбугат казанышларын халыкның культурасын яңарту, халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү өчен файдаланырга омтыла. И. Хәлфин эшчәнлеге– моңа ачык мисал. Ул, мәсәлән, халыкта медицина белеме булдыру, фәнни төшенчәләр тудыру өчен мөһим китаплар тәрҗемә итә. Ф. Волковның “О привитии коровьей оспы” дигән китабы аның тәрҗемәсендә 1803 елда Петербургта басыла, 1812 елда Казанда икенче тапкыр дөнья күрә. “Наставление, как распознать истинную смерть от мнимой” дигән китап та И. Хәлфин тәрҗемәсендә (“Тәгълимнамә” исеме белән) 1813 һәм 1820 елларда басылып чыга. “Дастане Чыңгыз хан вә Аксак Тимер” (1819–1821) һәм Хива ханы Әбелгазый Баһадир ханның (1603–1663) “Шәҗәрәи төрек” (“Төркиләрнең нәсел агачы”) китаплары (1820, 1825) төрки телдәге тарихи чыганакларны басып чыгаруның башлангычы булып тора. И. Хәлфин “Шәҗәрәи төрек”нең аерым бүлекләрен русчага тәрҗемә итеп, Петербургка җибәрә. Бу әсәрнең дә И. Хәлфин әзерләгән басмасы чит илләрдә тарала. Аны төрек Әхмәт Вафикъ патша (1823–1891), швед И. А. Стринберг (1848–1912) һәм башка чит ил галимнәре дә файдалана. 1818 елда И. Хәлфин Карл Сент-Анденың “Краткая география Казанской губернии” дигән китабы тәрҗемәсен матбугатка тәкъдим итеп карый. И. Хәлфин тәрҗемәләре татар телендә фәнни терминология тудыру ягыннан беренче нигез ташлары була. Аның укучылары да шул эшкә керешәләр. Я. Ярцев, мәсәлән, И. Ф. Яковкинның “Российская история” китабын татарчага тәрҗемә итә.Русчадан матур әдәбият әсәрләрен тәрҗемә итү юнәлешендә дә беренче адымнар ясала.

Ибраһим Хәлфин-атаклы галим.

Хәлфиннәр нәселенеңфәнни һәм гыйльмиэшчәнлеге Казан университеты белән бәйле.Ул 1804 елда ачыла.  Көнчыгышбүлеге галимнәре Х. Д. Френ (1782–1851), А. К. Казембек (1802–1870), И. И. Хәлфин, И. Н. Березин (1818–1896), О. М. Ковалевский (1801–1878), М. Г. Мәхмүдовларның эшчәнлеге университетны бөтен дөньяга таныта. Казан университеты галимнәре гуманитар һәм табигать фәннәре буенча дәреслекләр язалар. И. Хәлфин, мәсәлән, үзенең студенты П. Юнаков белән бергә, рус теленнән “Кыскача Россия тарихы һәм географиясе” дигән китапны һәм арифметика китабын татарчага тәрҗемә итә. Казан галимнәренең уңышлары белән Көнчыгышны өйрәнү үзәкләре – Берлин, Вена, Лондон, Парижда танышып баралар. Аларның хезмәтләре чит илдә дә басыла. Ул чорда Казан университеты Европаның 37 университеты белән элемтәдә тора, галимнәрнең фәнни хезмәтләрен алмаша. А. Казембек, И. Березин, П. Пашино һәм башка галимнәр Ибраһим Исхак улы Хәлфин хезмәтләренә еш таяналар. Мәгърифәтче-галим фәнни әйләнешкә керткән мәгълүматлар, Австриянең Көнчыгышны өйрәнүче тарихчы галиме Йозеф Гаммер хезмәтләре аша,К.Маркс белән Ф. Энгельска да билгеле була.

Франциянең тарихчы галиме, Гарәп Көнчыгышы белгече Густав Дюга, XII–XIX гасырларда Европада Көнчыгышны өйрәнү белеменең үсешен күзәтеп, Россия галимнәренең зур уңышларын әйтеп үтә. И. Хәлфин, И. Березин, А. Казембек, О. Ковалевский, В. Радлов хезмәтләрен аеруча югары бәяли. О. Ковалевский турында язганда аның укытучыларының берсе И. Хәлфин булуын да искәртә.Ул Көнчыгыш белән кызыксынучы А. Мицкевичның якын дусты була. О.Ковалевский зур галим булып җитешә, русча-татарча сүзлек төзи, 1835 нче елда Казанның кыскача тарихы турында хезмәт бастыра.

Г. Дюга, аерым бер җылылык белән, А. Казембек һәм И. Березинның оештыру һәм фән өлкәсендәге эшләрен бәяли. Россиянең “Көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә беренче классик китаплар бастыру даны” И. Хәлфин исеменә бәйле, - ди.

Ибраһим Хәлфин татарлардан беренче буларак, Европа тәртибендәге гыйльми дәрәҗәгә лаек булган шәхес. 1823 елда аңа Казан университеты адъюнкты дигән исем бирелә.Аңа кадәр бу гыйльми дәрәҗәгә лаек булган татар шәхесләре Урта Азиядә укып белем алганнар һәм дини-фәлсәфи юнәлеш буенча имам, хатиб, галим, мөдәррис дәрәҗәләренә ия булганнар. Ибраһим Хәлфин бу гыйльми дәрәҗәгә дөньяви фәннәр буенча лаек була.

Ибраһим Хәлфингә Петербург академигы Х.Д. Френ белән дә эшләргә туры килә.Ул 1807 елда Казан университетына көнчыгыш телләр кафедрасы мөдире буларак килә.Ибраһим аңа татар телен өйрәтә. Френ аның аша бик күп татар зыялылары белән таныша. Алар арасында җылы, дустанә мөнәсәбәт була.1812 елда профессор Френ күрсәтмәсе буенча И.Хәлфин университетка татар теле укытучысы булып урнаша. Рус галимнәре белән аралашу аңа белемнәрен тагын да тирәнәйтү юлында яңа мөмкинлекләр ача. Аның Х.Д.Френга язган хатлары хәзерге вакытта шәхси фондта саклана. Хатлар 1819-1925 еллар аралыгында язылган.Алдынгы карашлы И. Хәлфин бик күп атаклы кешеләрнең укытучысы, тәрҗемәчесе була.Хәлфин татар һәм рус телләрен бертигез дәрәҗәдә өйрәнүне максат итеп куя .

Казан галиме, иске төрки кабилә диалектларын өйрәнүче Әбрар Кәримуллин Ленинградта Пушкин йортында бик кызыклы фактка тап була.“Ибраһим исеме Россия һәм Европа илләрендә генә түгел, ә Америкада да билгеле булган. 1861 елның 8 июлендә Америка врачы, галиме Отто Рериг, Казанга хат язып, И. Хәлфиннән Сиу-Сиу индеецлары теленең татар теле белән уртаклыгы мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирүен үтенә, һәм үзенең татар телен бик күптәннән кызыксынып өйрәнүен дә искәртә”.3 Кызыгы да шунда, бу хат саф татар телендә гарәп хәрефләре белән язылган була. Әллә кайда, Филадельфиядә яшәүче кеше И. Хәлфин китапларын табып, алар буенча телне өйрәнеп, Казан университетының иң беренче тарихчысына мөрәҗәгать итеп аның белән элемтәгә керергә тырыша. Әмма бу вакытта инде И. Хәлфин үлгән була.

Бу документлар төркиләр өчен бик зур тарихи әһәмияткә ия. Алар төрле халыкларның нинди зур, тыгыз мөнәсәбәттә торганлыкларын ачык күрсәтә һәм И. Хәлфиннең  тарихта төп урынын билгели.

Ибраһим Хәлфин үзенең бөтен гомерен, белемен туган халкының тарихын өйрәнүгә багышлый. Бу эшчәнлек, беренче чиратта, Казан гимназиясе каршында ачылган басмаханәгә бәйле. 1802 елдан алып 1828 елга кадәр И. Хәлфин аның цензоры булып эшли. Гимназиядә һәм университетта укыту белән бергә, Ибраһим Хәлфин типографияне татар халкының борынгы әдәби, тарихи ядкәрьләрен саклап калу өчен файдалана. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә кыйммәтле тарихи ядкәрьләр Көнбатыш Европа галимнәренә дә билгеле булган. Галим катнашы нәтиҗәсендә типографиянең беренче 8 ел эшәнчелеге дәверендә “Аттагаджи”, “Гәфтияк” һәм тагын 24 төрле мөселман китабы дөнья күрә. Беренче өч ел эчендә генә татар һәм гарәп телләрендә 31 мең данә китап бастырыла. Ә иң уңышлы һәм рекордлы ел дип, 1806 нчы ел санала, бу елда 27 мең данә дөнья күрә (Коръән китаплары, әлифбалар, грамматикалар...). Күп кенә чит ил әгъзалары да, бу китапларны күргәндә, Россиядә мөселман халкына нинди киңлекләр ачылганына таң кала торган булганнар.

Йомгаклау

Хәлфиннәр нәселе татар мәгърифәтчелеге тарихында тирән эз калдырган. Алар алты дистәел буе татар теле буенча мөгаллимлек эшен алып бара. Аны башкару өчен фәнни һәм гыйльми эшчәнлек белән шөгыльләнәләр. Уку-укыту өчен дәреслекләр, хрестоматияләр һәм башка кирәкле кулланмалар төзеп бастыралар.Хәлфиннәр нәселе - беренче булып татар әлифбасына нигез салучы, Россия тарихында беренче тапкыр русча-татарча ике томлы сүзлек авторы, татар теле грамматикасын төзүче, борынгы кулъязмаларны матбугатка әзерләп чыгара,бастыра башлаучылар булып дан казанганнар.Ул чорда тиңе булмаган бу хезмәтләргә чит ил галимнәре дә югары бәя биргән.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: Хәлфиннәр - татар халкының горурлыгы,иң абруйлы мәгърифәтче-галимнәребулып тарих битләренә язылган. Хәлфиннәр нәселенең халкыбызга кыйлган мәрхәмәтле эшләре турында безгә онытырга ярамый. Алар калдырган бай мирасны өйрәнүне дәвам итәргә һәм киләчәк буыннарга җиткерү өчен бөтен көчебезне куярга кирәк.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Ахунҗанов.Ә.”Русские заимствования в татарском языке”. Казань,1968,67-84 с.11б

2. Бартольд В.В. История изучения Востока в Европе и России. Лекции, читанные в университете и в Ленинградском институте живых восточных языков. Изд. 2. Ленинград, 1925.-С.176-182.

3.Каримуллин А. Г. “Прототюрки и индейцы Америки. По следам одной гипотезы”.

4.Каримуллин А. Г. У истоков татарской книги. Казань , 1971, 149 б.

5.Кәримуллин Ә. Г. “Татар басма әлифбасына 200 ел”.

6.КононовА.Н. “История изучения тюркских языков в России.-Л.:Наука, 1972.

7.Сафиуллина Ф. С. // Мәгариф.- 2000. -№10(49-50 битләр).

8. Ханбикова Ш. “С.Хәлфиннең лингвистик эшчәнлеге”(Исследования по татарскому языку”,К.,1984,84-91с)



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль  районының дәүләт  белем бирү учреждениесе “Генерал-майор Хапаев В.А исемендәге Тәтеш  кадет-интернат мәктәбе”

Каюм Насыйри исемендәге XVII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары

Юнәлеш: татар филологиясе

Ибраһим Газиның сугыш чоры прозасы

Эшне башкаручы:

Тәтеш кадет-интернат мәктәбенең

9 сыйныф укучысы

                                            Низаметдинов Инсаф

                                                                                     Фәнни җитәкчесе:югары категорияле  татар теле һәм

әдәбияты укытучысы                                                                                                                                                                                                                                                                                        Нәфисә Равил кызы Сиякина

Казан – 2019

Эчтәлек

Кереш………………………………………………………………………....……3

Беренче бүлек. Ибраһим Гази – киң колачлы шәхес…………….…………...….. 4

1.1 Ибраһим Газиның тормыш юлы һәм иҗаты

Икенче бүлек. Ибраһим Газиның сугыш чоры прозасы………………………......5

2.1“Югалган Мәрзыя” һәм “Кышкы кичтә” хикәяләрендә котычкыч сугыш дәһшәте

2.2 Балаларга атап язган хикәяләрендә сугыш афәтенең сурәтләнеше

2.3 “Алар өчәү иде”, “Без әле очрашырбыз” повестьларында Бөек Җиңүгә ышаныч

Йомгаклау…………………………………………………………….. …………....10

Файдаланган әдәбият………………………………………………. ………….….11

Кереш

XX гасыр каршылыклы, катлаулы вакыйгалар чоры булып тарихка кереп калды.Җир шарының әле бер, әле икенче урынындагы сугышлар, бәрелешләр халыкны тынычлыкта калдырмый. Бөек Ватан сугышы бу вакыйгалар арасында, һичшиксез, аерым урын алып тора. Аның коточкыч авазы әле бик озак яңгырар, үзенең актуальлелеген беркайчан югалтмас.

Шуңа күрә мин фәнни эшемне якташым «Ибраһим Газиның сугыш чоры прозасы»н өйрәнүгә багышладым. Бөек Ватан сугышында ул кулына корал тотып үзе дә дошманга каршы сугыша. Аяусыз көрәшкән солдатларны якыннан күрү И.Газига җанлы образларны гәүдәләндергән уңышлы проза әсәрләре иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Аның әсәрләрендә Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының гаять авыр шартларда һәм фаҗигале хәлләрдә дә үзләренең рухи бөеклекләрен, намус сафлыгын саклап калудагы зур тырышлыклары сурәтләнгән. И.Газиның  әсәрләре бер идея сызыгында бара – сугышның ачысын гизү, бөек җиңүгә ышаныч тудыру. Ул моңа ничек, нинди чаралар ярдәмендә ирешә − менә бу сорауларга җавап эзләү фәнни эшнең төп максаты булып тора.

 Максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

•Ибраһим Гази әсәрләрен укып, өйрәнеп, аларда күтәрелгән проблемаларны, әсәрләренең идея-эстетик кыйммәтен ачу;

•Бөек Ватан сугышы чорына караган әсәрләргә багышланган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, фәнни хезмәтләр, көндәлек матбугатта дөнья күргән мәкаләләр белән танышу, аларга нигезләнеп үз фикереңне дә оештыра белү;

•теманың бүгенге көн өчен актуальлеген ассызыклау.

Эшем сугышның авыр зәхмәтенә дучар булган ата-бабаларыбыз алдында зур ихтирам билгесе, ә сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгына бәйрәм бүләгебулып ирешсен иде.  

Ибраһим Гази – киң колачлы шәхес

Татар әдәбиятының күренекле вәкиле Ибраһим Гази - гаять тә гыйбрәтле, катлаулы бер чорында иҗат дөньясына килеп, милли әдәбиятыбыз күгендә якты йолдыз булып калыккан киң колачлы шәхес.Ул Ә. Фәйзи, Г.Әпсәләмов, М.Әмир, С.Хәким, Н.Исәнбәт, Ә.Еникиләр белән бер чорда яшәп иҗат иткән классик әдипләр буыныннан.

И.Гази 1907 елның 4 февралендә Тәтеш өязе Иске Карамалы авылында ярлы гаиләдә дөньяга килә. 9 яше тулганда әти-әнисез калып, бала чагыннан ук зур сынаулар уза. Тәтештәге балалар йортында ул ач үлем афәтеннән котылып кына калмый, сыеныр урын таба, заманы өчен шактый төпле белем алуга ирешә. Комсомол сафына басып, актив җәмәгать эшчәнлеген башлый.Казандагы өлкә партия мәктәбендә укып, 1926-1931 елларда комсомол оешмаларында,«Авыл яшьләре», «Кызыл яшьләр» газетасында эшли. Матбугат дөньясында кайнау, язу эше белән шөгыльләнгән кешеләр белән аралашу егетнең иҗатка дәртен кузгатып җибәрә. Аның беренче әдәби әсәрләре — лирик парчалары («Көлмә, Идел!», «Соңгы чаң» һ.б.) матбугатта 1929 елда басылып чыга. Соңрак «Кич алтыда», «Байраговның көнлек дәфтәреннән», «Көмеш сулы Нурминкә» кебек әсәрләре дөнья күрә.1938 елда Мәскәүдә классиклар әсәрләрен милли телләргә тәрҗемә итү буенча махсус курсларда укый һәмА.Чехов, М. Горький, М. Салтыков-Щедрин, Мопассан кебек классик язучылардан эшләнгән әдәби тәрҗемәләре белән И. Гази үзен оста, иҗади тәрҗемәче итеп таныта.1943 елда И.Гази фронтка китә, хәрби журналист буларак “Сталин байрагы”, һәм “Кызыл Армия” исемле фронт  газеталарында эшли.

И. Газиның эпик жанрдагы иң зур әсәре — «Онытылмас еллар» трилогиясе. Аның башлангычы «Балконлы йортта» исеме белән әле сугышка кадәр, ә сугыштан соң өч кисәген («Малай чак», «Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт», «Канатланыр чак») бастырып чыгара.Бу әсәре өчен И. Гази 1969 елда Татарстан Республикасының Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Икенчебүлек. Ибраһим Газиның сугыш чоры прозасы

Мин үз-үземә Бөек Ватан сугышы чоры прозасына нинди сыйфатлар, үзенчәлекләр хас икән дигән сорау куям. Беренчедән, сугыш башлану белән күп кенә язучылар кулларына корал алып илне басып алучыларга каршы көрәшкә күтәреләләр. Икенчедән, әсәрләрдә конфликтның капма-каршы куелган сыйфатлар, күренешләр, карашлар белән бәйле булуы. Яшәү һәм үлем, ирек һәм коллык, батырлык һәм куркаклык,фидакярлек һәм хыянәт төшенчәләре арасына кеше җаны, рухы куела. Өченчедән, совет кешесе, совет солдаты образы- шул чорның төп герое булып килеп керүе. Ул иң кирәкле сыйфатларга ия булган кеше. Аңа капма-каршы куелган дошман образы җанлы кеше буларак тасвирланмый, ә “илбасар”, “ерткыч”, “фашист”исемнәре белән бирелә. Дүртенчедән, сугыш ялкыны эчендә бары тик дошманга үч-нәфрәт һәм Туган илгә, халкыңа мәхәббәт хисләре яши, бу хисләр җиңүгә ышанычны үстерә, рухландыра, бу чорның яшәү мәгънәсенә әйләнә.

Ибраһим Газиның сугыш чоры прозасы - чын иҗат үрнәгенең асылы. Ул тормышчан, табигый һәм шул ук вакытта сәнгатьчә.Бу әсәрләрдә И.Гази реализмы яңа баскычка күтәрелә. “Сугыш аңа язар өчен материал гына биреп калмый, аның геройларына ныклык, ышаныч өсти”4. Әлеге фаҗигале дәвер кешеләрен күпкырлы образларда гәүдәләндерүе, бигрәк тә аларның күңел дөньяларын тулы яктыртуы белән ул татар прозасының яңа сәхифәләрен ачкан, халыкчан теле, геройларын сурәтләүдәге лирик аһәңе белән үзенчәлекле стиль тудырган. “Һәр хикәям нинди дә булса бер вакыйга нигезендә туган. Алар һәммәседә үз заманының кыйпылчыгы. Барысына да заманның кайнар сулышы сеңеп  калган. Һәркайсының тарихы бар... Кайвакыт, хикәя тусын өчен, әһәмиятле бер буяуның табылуы да җитә. Калганын язучының хыялы үзе эшләп җиткерә.”8        

Сугышның котычкыч дәһшәтен тасвирлаган “Югалган Мәрзыя”хикәясе дә шул нигездә язылган. Хикәяләүче әдип үзе Көньяк Украинаның фашистлар яндырып киткән бер авылга кунып чыгар өчен керә. Юлында кабер ташы күрә һәм анда татарча “Сөекле кызыбыз Мәрзыяга” дип язылган сүзләр аны тетрәндерә. Бу кыз турында аның кайгыдан кипшенгән, сукырайган әнкәсеннән сорашып белә. Чибәр гәүдәле бердәнбер кызларын фашистлар күңел ачу йортына алып китәләр һәм ул шунда акылыннан шаша. Яр буенда чокыр казып, өенә дә кайтмыйча шунда яши башлый, ә соңыннан каядыр китеп югала. Мәрзыя трагедиясе сугыш-дәһшәт, сугыш-фаҗига, аны башлаучылар-вәхшиләрнең вәхшие икәнен раслый. Дошманга каршы булган нәфрәт хисе, изге көрәш өчен, бөтен халыкны бер йодрыкка туплый.

        “Кышкы кичтә”,”Ана”, “Авылдаш” хикәяләрен И.Гази сугышка киткәнче яза. Алар “Совет әдәбияты”журналында басылалар.Хикәяләрнең геройлары иң авыр шартларда да кешелек горурлыкларын югалтмыйлар, араларында очраган сатлык җаннарны үзләренчә хөкем итәләр, акрынлап партизаннар белән бәйләнешкә керәләр.  Мәсәлән, “Ана” хикәясендә бәләкәй улы атып үтерелгәч, Мария партизан отрядының элемтәчесе булып китә. Бу яңалык тәмам күңеле сынган авылның рухын күтәреп җибәрә, яшәүгә өмет уята.        

Бу әсәрләрнең сәнгать алымнары да үзенчәлекле. Автор фашистларны сатирик планда сурәтли, кылган гамәлләре аша аларның талаучылар, кеше үтерүчеләр шайкасы, ерткычлар булуын ача. Фашистлар изүе астында яшәүче кешеләрнең газаплы тормышын төсмерләү өчен интонацияне дә И.Гази сугышка кадәрге хикәяләрдән үзгә итеп ала. Мәсәлән, “Кышкы кичтә” хикәясендә“янып торган кып-кызыл болыт”, “авыл өстенә ташланган күгелҗем караңгылык” кебек детальләр бездә шомлы тойгыларуята, сугыш күренеше күз алдына килеп баса.Бу хәл фашистларның Мәскәү алдындагы җиңелүләреннән соң чигенгән вакытында була. Төнгә каршы бер өйгә немец солдатлары керә. Мич башында авыру ана, бишектә яшь бала йоклый. Фашистлар баланың әнисен юк итәләр. Үлгән карчыкны һәм яшь ананың үле гәүдәләрен чыгарып ташлыйлар.Бишектә әлегә йоклап ятучы бала өч исерек немец белән өйдә япа-ялгызы кала. Аның язмышы нинди булыр? И.Гази хикәяне болай тәмамлый: “Язмышыннан хәбәре булмаган бала, төшендә нәрсәгәдер елмая-елмая, рәхәтләнеп йоклап ята иде”2. Аның соңгы җөмләсе шартламыйча калган мина кебек хәтәр һәм шомлы. И.Гази мондый юл белән сугышның гаять кырыс, рәхимсез картинасын ачуга ирешә.                        

Бу алым “Малай белән эт” хикәясендә дә кулланыла. Резервта торган солдатларның янәшәсендә 3-4 яшьлек малай, аның карт бабасы һәм 3 аяклы эте яши. Бомбага тоту вакытында ярчык тиеп малай хәлак була. Үлемгә дә ияләнеп беткән солдатлар тетрәнеп калалар. Бала белән хушлашу аеруча газаплы була. Әйтерсең лә бала:“Их сез, абыйлар, мине саклый алмадыгыз, ә үзегез исән”,-дип  боларга үпкәли.

        Бөек Ватан сугышы елларында “Кызыл Армия”исемле фронт газетасында дөнья күргән “Йолдызлы малай” хикәясендә язучы фашизм явызлыгының чиге юклыгын күрсәткән бер вакыйгага тукталып китә. Гөнаһсыз сабый - унике яшьлек Илгизәрнең малайлар белән сугыш уены уйнаганда беләгенә төшерелгән йолдызы аның өчен аянычка әйләнә.Фашистлар шуны күреп алып, малайны нык җәзалыйлар – аның колагын кисәләр, тимер белән кыздырып тәненә йолдыз уялар.                                                                        Яшь буын - ул кешелекнең киләчәге. Кызганычка каршы фашистлар моны белеп эш итәләр. Алар нәни сабыйларны үтерәләр, яшь кызларны-булачак әниләрне көчләп кәеф-сафа корырга алып китәләр. И.Гази балалар турында язган хикәяләрендә фашизмның кешелекне киләчәгеннән мәхрүм итүен тасвирлый, бу яман чирнең яшәешнең дошманы булуын исбатлый.

Ибраһим Газиның Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрендә аерым бер вакыйга, я булмаса күренеш аша, татар сугышчыларының башка милләтләр белән бер дәрәҗәдә туган илне азат итү өчен батырларча көрәшүләре тасвирлана,  татар егетләрендәге кыюлык, “батырлык сыйфатларының тамырлары халыкка барып тоташуы раслана”7. Мәсәлән, “Якташ” хикәясендә тасвирланган авторның якташы – гади татар егете сугышның иң кискен моментында зур батырлыклар күрсәтә. Хикәядә геройның бер халәтен тасвирлау аша, сугышның канлы, куркыныч күренеше тулы бер картина булып күз алдына килеп баса. Образ тудыруның төп чарасы булып төп геройның сөйләме тора. Менә батыр солдат белән аерылышу минутлары җитә.“Аерылганда егетнең күзләреннән мөлдерәп яшь чыкты. Ни әйтсәң дә, мин аның туган иленең бер валчыгы бит. Минем аркылы ул үзенең туып үскән авылын, малай чакта үлән арасына чалкан төшеп, ак болыт кисәкләрен күзәтеп ятуларын, авыл уртасындагы салкын сулы инешләрен, ботак очлары суга манчылып торган өянке агачларын һәм тагын бик күп, бик күп күңеленә якын нәрсәләрне хәтерләгәндер, бәлки.”1 Хикәядә автор геройның рухи дөньясы аша батырлыкка алып килгән эчке сәбәпләрне тыныч тормышка, солдатның туган якларына, туган як белән бәйле хатирәләргә бәйли.

И.Газиның “Алар өчәү иде”, “Без әле очрашырбыз” исемле повестьлары сугыш чоры проза әсәрләре арасында иң уңышлылары.Эзләнү эшләре алып барганда мин аларның язылу тарихы турында да күп материал укыдым. Әйткәнемчә И.Гази “Сталин байрагы”, “Кызыл Армия” исемле фронт газеталарында хезмәт итә һәм анда аның сугыш чынбарлыгын чагылдырган “Командир Локманов”, “Тормышын аямыйча”, “Гайнетдин улы Хисаметдин” кебек очерклары, әдәби парчалары басыла. Автор бер эпизод һәм берничә деталь алып, татар сугышчысының, башка милләт уллары белән бергә, туган илне азат итү өчен җаннарын аямый көрәшүен, батырлыкка килүнең аерым этапларын ача. Бигрәк тә “Капитан Сәлим Мәгъсүмов”, Тупчы егет” очеркларында батырлыкның тамырлары халыкка барып тоташуы раслана.

И.Газиның сугыш чоры иҗатында документаль фактларга нигезләнгән очерк белән хикәяләр арасында еш кына чик җуела һәм кайбер очерклары хикәя булып танылып китә. “Лейтенант Сөләйманов” очеркы  “Алар өчәү иде” повестенең нигезе булып тора. Биредә сугыш китергән газап-авырлыкларның тагын бер ягы ачыла: дошман тылына разведкага барган сугышчыларның хәле аеруча авыр. Дошман арасында йөрүгә күнеккән оста разведчиклар илбасарлар таптап йөргән туган җирне күреп сыкраналар, карт-карчыкларга, хатын-кызларга, балаларга ярдәм итә алмауларына әрниләр. Бу хәл алардагы нәфрәт хисен арттыра, үч алырга чакыра. И.Гази бу әсәрендә геройларның рухи дөньясын, батырлыкка алып килгән эчке сәбәпләрне ачуны үзәктә тота.Автор, нәкъ менә шундый кешеләр җиңүне якынайттылар, дигән идеяүткәрә.Повестьның төп герое лейтенант Сөләйманов сугышның иң киеренке, хәвефле минутларында да Туган иле, Идел буендагы авылы, гаиләсе турында уйлый. Шуңа да ул үз батырлыгын да гадәти бурыч башкару дип саный.

“Кайвакыт, хикәя тусын өчен, әһәмиятле бер буяуның табылуы да җитә. Калганын язучының хыялы үзе эшләп бетерә”- дип яза И.Гази. Шундый бер “буяу” эпизодны ул фронтта ишетә һәм “Капитан Сәлим Мәгъсүмов” очеркын яза. Соңрак ул лейтенант Закир Дәүләтшин һәм кыю, батыр татар кызы Разыя турында романтик рухта язылган “Без әле очрашырбыз” повестена  нигез булып алына. Дәүләтшин белән Разыя мәхәббәте туа. Мәхәббәт линиясе аша әдип, “гади кешенең күңел байлыгын, Ватан өчен җаваплылыктан туа торган батырлыгын күрсәтә”5. Разыя һәм Дәүләтшин образлары, аларның уй-хыяллары аша шул гади кешенең, ил солдатының җирдә матурлык урнаштыру өчен көрәшүе, сугышның иң драматик вакытларында да тыныч хезмәтне сагынуы күрсәтелә. И.Гази бу әсәрендә илгә җиңү яулап алучылар образын киңрәк планда гәүдәләндерә, бөек җиңүгә ышаныч уята.

        Ибраһим Газиның сугыш темасына багышланган кайсы гына әсәрен алсак та, аларның һәркайсында тормышчанлык, вакыйгаларны тыгыз сюжет сызыкларына салу осталыгы, диалогларның табигыйлыгы ачык күренә.Ул безгә кечкенә эпизодларда да геройның иң характерлы, үзәк сыйфатын ачып бирә.

Йомгаклап шуны әйтергә була: “Сугыш геройларын гади кашеләр итеп сурәтләү, аларның фидакярлеген гадәти күренешләрдә ачу- Ибраһим Гази эстетикасының үзенчәлекле бер ягы ул”6.

Йомгаклау

Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләрнең бүгенге көндә дә әһәмияте бик зур. Ибраһим Газиның сугыш чоры прозасы - чын иҗат үрнәгенең асылы. Ул тормышчан, табигый һәм шул ук вакытта сәнгатьчә. Бу әсәрләрдә И.Гази реализмы яңа баскычка күтәрелә. Әлеге фаҗигале дәвер кешеләрен күпкырлы образларда гәүдәләндерүе, бигрәк тә аларның күңел дөньяларын тулы яктыртуы белән ул татар прозасының яңа сәхифәләрен ачкан, халыкчан теле, геройларын сурәтләүдәге лирик аһәңе белән үзенчәлекле стиль тудырган.        Ибраһим Газины әдәбият галиме И.Нуруллин “онытылмас еллар шаһиты”5 дип атый. Татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган олуг әдипнең әсәрләрен без хәзер дә мавыгып укыйбыз. Тарихларда калган ул эзләр бүгенгегә килеп ялгандылар. Бу эзләр безне якты киләчәккә алып бара. Ибраһим Газиның сугыш чорына кагылышлы  проза әсәрләре хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска, туган җиребезне күз карасыдай сакларга, тынычлыкның һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр, актуальлеген бүгенге көндә  дә югалтмыйлар.

Мин сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасен язучыларыбыз, шагыйрьләребез язган әсәрләр аша, бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап кына күз алдына китерәм. 27 миллион кеше гомерен өзгән  Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня, Украина сугышлары кешелек дөньясындагы иң соңгы сугышлар булсын иде!

        

Файдаланган әдәбият

1. Алмагачлар чәчәк ата. Повестьлар, хикәяләр, әдәби парчалар/төз. Ф.Миңнуллин.- Казан:Татарстан китап нәшрияты.,1989.

2.  Бөек Ватан сугышы чоры прозасы.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты (ТаРИХ), 2002.

3. Гази И. Фронттан хатлар// Казан утлары.-2007.- №4.        

4. Миңнуллин Ф.Заманның үз улы//Балта явызлар кулында. -Казан:Татарстан китап нәшрияты.,1997.

5. Нуруллин И. Онытылмас еллар шаһиты// И.НуруллинТормыш һәм сәнгать чынлыгы:әдәби тәнкыйть мәкаләләре.-Казан:Татарстан китап нәшрияты.,1983.

6. Сафуанов С. Ибраһим Г.- Казан:Татарстан китап нәшрияты.,1968.

7. Татар әдәбияты тарихы, 6т.: 5 т.: Ибраһим Гази.- Казан,1989. - 350 б

8. Хикәяләр/ Ибраһим Гази; төз. Р. Ә. Заһидуллина. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.



Предварительный просмотр:

 

«Интеллект. Мәдәният. Карьера»

исемендәге укучыларның республика проект һәм эзләнү конференциясе

Татар филологиясе секциясе

Аяз Гыйләҗев иҗатында сугыш чоры балалары батырлыгы

Низаметдинов Инсаф 10 сыйныф

ДГББУ “Тәтеш кадет-интернат мәктәбе”

Фәнни җитәкче:

югары  категорияле туган тел

һәм әдәбият укытучысы

Н.Р.Сиякина

Тәтеш, 2021

                Эчтәлек

Кереш………………………………………………………...……….................3

Төп өлеш ……………........................................................................................4

Беренче бүлек. Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы

Икенче бүлек. Ил фаҗигасы  –  әдип фаҗигасы

2.1. “Дүртәү”повестендә авыл яшүсмерләренең тылдагы батырлыгы    

2.2. “Язгы кәрваннар” –  Бөек җиңүгә өмет тудыручы повесть

Йомгаклау………………………………………....………….…………..............10

Файдаланган әдәбият……………………………………………….…...............11

Кереш

1950-1960 еллар прозасында  сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар темасы мөһим урын ала.  Бу мәсьәлә белән аеруча Р.Төхфәтуллин, А.Гыйләҗев, Н.Фәттах, М.Мәһдиев кебек язучыларының кызыксынуы бер дә очраклы хәл түгел. Дәһшәтле сугышның авырлыкларын аларга яшүсмер буларак үз җилкәләрендә татырга туры килә.

Бүгенге иҗади эшемдә мин Аяз Гыйләҗевнең Бөек Ватан сугышы чорында зур тормыш юлына аяк атлаган намуслы, тыйнак авыл яшьләренең тылдагы батырлыгы турындагы әсәрләргә тукталып китәм. Эшемнең максаты  – “Язгы кәрваннар” һәм  “Дүртәү”  повестьларында  сугыш чоры балалары батырлыгы  темасы чагылышы.

Максатыма ирешер өчен бурычлар билгеләдем:

  • Аяз Гыйләҗев иҗатының үзенчәлекләрен билгеләү;  
  •   әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны билгеләү, аларның идея-эстетик кыйммәтен ачу;
  • тема буенча әдәби-тәнкыйть мәкаләләре,  истәлекләр белән танышу.

Эзләнү эшенең предметы– Бөек Ватан сугышы чорында авыл яшүсмерләренең тылдагы батырлыгы,  өйрәнү объекты  – язучының “Язгы кәрваннар”,  “Дүртәү” повестьлары.  

Эшемнең актуальлеге.  Беренчедән, күптән түгел А. Гыйләҗевнең 90еллык юбилее билгеләп үтелде. Бу уңайдан аның әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителде, театр сәхнәләрендә “Әтәч менгән читәнгә” спектакленең премьерасы куелды,  6 томлы “Сайланма әсәрләре” бастырылды. Димәк, язучы иҗаты укучыларга кызыклы. Икенчедән, язучы иҗатының төп темаларының берсе - Бөек Ватан сугышы. 2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иттек. Ул бу елларны  ишетеп кенә түгел, ә 13 яшьлек авыл баласы булып, тылдагы барлык авырлыкларны үз җилкәсе аша батырларча үткәргән  кеше. Аның әсәрләренең геройлары – безнең әби-бабайларыбыз. Аларны һәрчак истә тотыйк һәм онытмыйк!  Без аларга мең-мең рәхмәтле һәм  бурычлы.

Төп өлеш

Аяз Гыйләҗевнең таланты татар әдәбиятының бөтен жанрларында да киң ачыла: ул күренекле прозаик, оста публицист, үткен тәнкыйтьче һәм үзенчәлекле драматург буларак таныла. “Әдипнең проза һәм драматургиясе бердәм иҗат методы, әхлак кануннары белән бәйләнгән бер әдәби дөньяга әйләнә” [1: 512].

Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай һәм РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре, Татарстан  Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Татарстанның, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе А.Гыйләҗев – әдәби дәверне яңарыш чорына алып кергән, милли үзаңны,  яшәү мәгънәсен милләткә хезмәттә күргән әдип.    “Әдәбият нигезендә миллилек ята. Милли булмаган әдәбият  – фальсификация ул. Әгәр язучы татар халкының төбенә төшә алмаган икән, аның яшәеш рәвеше белән рухланмаган икән,татар халкына мәхәббәте юк икән  – ул татар әдибе түгел” [2: 105]. Бу – автор иҗатының төп мәгънәсе һәм рухи көченең сере. Аяз Гыйләҗев –чын татар әдибе. “Миллилек ягыннан аны үзе чиксез ихтирам иткән Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев белән янәшә куеп була” [2: 105].

Аның ижади мирасы хаклы рәвештә  XX-XXI гасыр татар әдәбиятының иң кыйммәтле хәзинәсе, әдәби-мәдәни байлыгы булып санала. “Иҗаттагы гаделлеге А. Гыйләҗевнең каләмен саташтыра алмады. Аның әдәбиятта гына түгел, җәмгыятьтә тоткан урыны да әнә шуның белән билгеләнә” [3: 14]. Язучы истәлек-хатирә, мемуар, көндәлек характерындагы язмалар авторы буларак та билгеле. “Аның мәкаләләре полемик рухта язылган, кыю фикерле, эмоциональ кайнар булуы белән җәлеп итә” [4: 81].

Гомумән, Аяз Гыйләҗевнең дистә еллар дәвамында тудырылган гаҗәеп киңкырлы, күп катламлы, жанр төрлелеге һәм тема ягыннан гаять бай әдәби иҗаты XX гасыр татар тормышының иҗади елъязмасы булып укыла, милли әдәбиятның гына түгел, дөнья әдәбиятының да бер өлеше булып тора.  “Татар әдәбияты тарихында укыган саен яңа яклары белән  ачыла баручы кыйммәтле таш белән тиңләшә ала” [1: 7].

Ил фаҗигасы  –  әдип фаҗигасы

...Акрын гына карлар төшә өскә,

Офыккача тоташ япан кыр...

...Ә аксакал карлар хозурында,

Алмаштырып булмый холыкны.

Азатлыкны тою мөмкинмени,

Татымасаң әгәр коллыкны?

                         Р.Зәйдулла. “Аяз Гыйләҗевкә”

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев әдәбиятыбызга катлаулы һәм каршылыклы тормыш сикәлтәләре аша, Сталин төрмәләре һәм концлагерьларының “баландасын чөмереп” килә. Әдип үзе бу чорны  болай тасвирлый: “Мин әдәбиятка килгән чор- ачык, җете төсләр белән балкыган вакыт!   Илдә бер генә бөек кеше бар, ул кояш, ... ул Алла! Безне шулай дип өйрәттеләр” [1: 511]. Ул заманда башкача уйлаучыларны юк иткәннәр яисә  төрмәгә утыртканнар. Кызганычка каршы икенчеләре арасында А. Гыйләҗев тә була. Социалистик реализм методы язучыларга стандарт таләпләр куя. Бу чор әдәбияты  “Алла”ны нурга ману белән шөгыльләнергә тиеш була. Әдип  турында икенче бер бөек шагыйребез, үзе дә сөрген газапларын үткән  Гамил Афзал болай яза:

Син бик  усал, ач арыслан кебек,

Усаллыгың җитәр йөз елга.

Юаш кына малай идең элек,

Усаллата икән бу дөнья.

Әйе, Аяз Гыйләҗев иҗатында җәмгыятькә карата “усаллык” барлыкка килә. Казан  Свердловск  Петропавел  Карабас Актас Волынка  Майкудук Чиләбе Казан маршрутын ул тоткын буларак рәшәткәле вагоннарда, урыны белән җәяү дә уза. Моның сәбәбе: ул сталинчыл режимны, халыкны изүнең бу рәвешен мактамаган, шуны ныгытуга өлеш кертмәгән. Егерме ике яшьлек егет меңнәрчә талантлы, танылган кешеләр арасында, хакимиятнең тоткан юлына аңлы рәвештә каршы  булган кешегә әверелә. “Акылны төрмә кебек баета торган мәктәп юк”, - дип яза күпне күргән һәм күп газаплар чиккән әдип. Бу мәктәптә аңа 5 ел “белем алырга”  туры килә. Сәяси тоткынлыкта үткәргән гомере турында А.Гыйләҗев үлгәннәр һәм исәннәр рухына дога кылырга өндәүче “Йәгез, бер дога!” исемле роман-хатирәсен яза. “Әсәрдә телгә алынган һәр кеше-чын, һәр вакыйга үз башымнан үткән. Үзем кабул иткән дөреслекне сурәтләдем. Кеше зурмы-кечкенәме,аның тарихка үз мөнәсәбәте, үз аршины бар,”- дип яза автор. Биредә автор җәмгыятькә карата булган “усаллыкның” барлыкка килү сәбәпләрен бик төгәл итеп аңлаткан [2: 42].

Шулай итеп, Аяз Гыйләҗев иҗатында системаны гаепләгән әсәрләрнең күп булуы табигый хәл. М.Юныс әдип турында “...әдәбиятка күк күкрәгән тавышлар чыгарып килеп керде”,-  дип тикмәгә генә язмый, чөнки ул татар әдәбиятын уй-фикерләрнең торгынлыгыннан коткарып, алтмышынчы-сиксәненче еллар агымын дәррәү кузгатып, хөрлеккә таба борып җибәрә, әдәби чараларны да кыю яңарта. Язучының  “Язгы кәрваннар”, “Өч аршын җир”, “Берәү”, “Дүртәү”, “Балта кем кулында?”, “Яра” кебек әсәрләре  шул чорда хакимлек иткән тоталитар системаның чын йөзен ачу һәм безгә тәкъдим ителгән идеалларның дөреслеген шик астына алу рухы белән сугарылганнар.

“Дүртәү”повестендә авыл яшүсмерләренең тылдагы батырлыгы

 

А. Гыйләҗев иҗатында зур урын алып торган тема – сугыш чоры яшүсмерләренең язмышы, яшәве. Гомерләренең иң кадерле еллары итеп олылар белән берлектә ил проблемаларын чишеп узган ул буынны әдип бер генә вакытта да начар күрсәтми. “Дүртәү” исемле әсәрнең сюжеты тарихи тормыш чынбарлыгына корылган. Повестьның исеме дә очраклы түгел. Билгеле булганча, дүрт саны кешенең яшәеше мәгънәсенә ия. Кеше тормышы  – балачак, яшьлек, өлкәнлек, картлык чорына бүленә. Төп герой Ибраһимның дуслары белән бергәләп үткән юлы ул  – өлкәнлеккә юл. А.Гыйләҗев героена  Ибраһим пәйгәмбәр исеме куша. Коръәндә аның бер сыйфаты  – ситдыйк, ягъни туры сүзле диелә. “Шушы унөч яшьлек авыл малае үзен бөтен ил, халык алып бара торган авыр көрәшнең бер көрәшчесе, Ватан алдында җаваплы кеше итеп хис итә” [1: 523].

    Вакыйга сугыш вакытында бара. Авылның тотнаклары унөч яшьлек дүрт егете  –  Әкмәл, Барый, Вакыйф, Ибраһим район үзәгенә олаулар белән ашлык илтәләр. Алар бала гына булсалар да, зурларча фикер йөртәләр. Балаларга  зур бурыч йөкләнгән. Шул бурычны үтәп чыгу зур горурлык. Сугышта ятып калган туганнары, фашистларның ояларын туздыручы әтиләре, абыйлары өчен алар колхозның бөтен эшләрен эшләргә дә әзерләр. Әтиләре батырлыкны фронтта күрсәтсәләр, алар тылда. Үзләрен колхозның хуҗалары итеп тоюлары белән алар туган илгә булган мәхәббәтләрен күрсәтәләр.

    Геройларыбыз юлда мең газаплар күреп, ачлы-туклы исән-сау барып җитәләр. Чәкүшкә сыну, атның сазлыкка батуы алар өчен күргән газапларның бер тамчысы гына. Алар шушы газаплы юлга чыгарга мәҗбүр булган өчен фашистка нәфрәт укыйлар. Ләкин монда Аяз Гыйләҗев бөтен халыкка бәхетсезлек, әрнү-газаплар китергән тоталитар системаны да гаепли, илне хәрби лагерьга әйләндерүчеләргә эчке тирән нәфрәтен белдерә.

     Әсәрдә яшүсмерләр образын автор гаҗәеп якты, ачык, җылы итеп тасвирлый. “Алар дүртесе дүрт төсле булсалар да, табигый ихлас, хезмәт сөючән, кешелекле, сабыр-чыдамнар”.  Автобиографик герой Ибраһим дуслары турында менә шулай яратып сөйли. Төп герой иртә өзелгән, инде ерак үткәндә калган балачак уеннарын сагына. Аның сүзләре яшерен сагыш белән тулган: “Малай чак белән егет чак чиген сизми дә калдык. Сугыш башлангач, әтиләр сугышка китте. Безнең җилкәгә гаилә авырлыгы, колхозның иң авыр эшләре өелеп калды”[ 3: 40 ].

Повестьта татар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты традицияләре янәшә бирелә. Мәсәлән, бала тормышында урманның роле турындагы лирик чигенешләр. Биредә Г.Тукайның “Шүрәлесе” искә төшә. Урман каршылык тудыручы. Аларның зур тормышка баручы юллары урман аша үтә. Анда “Шүрәле”ләр, “Убырлы карчыклар”аларның игелеклеген, кешелеклеген сыныйлар. Әсәрдә бу рольне  үрдәккә охшаган бер хатын уйный. Ул алардан ашлык сатып алмакчы була. Ләкин малайлар нәфрәт белән аның тәкъдимен кире кагалар. Җаннарыннан да кадерле икмәкне исән-имин илтеп тапшыралар. Ә  скрипкачы Хафиз, Аксакал карт ролендә бирелә. Ул яшүсмерләрнең бәхәсләшкәнен күреп, аларга батыр халык турында хикәят сөйли. “Яшьләрдә үз халкы, аның үткәне белән горурлану хисләрен тәрбияли”  [ 1: 526 ].

“Язгы кәрваннар” –  Бөек җиңүгә өмет тудыручы повесть

Сугыш чорында үскән авыл яшүсмерләренең тылда батырларча хезмәт итүләрен күрсәткән әсәрләрнең тагын берсе – “Язгы кәрваннар” повесте. Язучы әсәрдә авыл халкының гүзәл әхлак сыйфатларын да күрсәтә, шул ук вакытта шул яхшы кешеләрнең начар шартларда яшәү сәбәбен дә ачыкларга тырыша.  Апасы үлгәч, аның ятим балаларын тәрбияләгән Әдилә образын А.Гыйләҗев аеруча  яратып  иҗат итә. Ятимнәргә ана булган кызның шушы батырлыгын бәяләргә сүзләр җитми.

Автор  Ибраһим һәм  Дамир образларын да яратып иҗат итә. Ибраһим авыл эшеннән канәгать, хезмәт өчен үзен кызганмый. Атлар караучы Дамирның атлар өчен җанын да ярып бирергә әзер торуы куанычлы хәл. Ашамаган малларның күзләрендәге моң Дамирның да күзләренә күчкән. Ул аларны йөкләнгән бурычтан бигрәк, аларга булган мәхәббәте өчен карый. Балалар инде үзләрен зурлар итеп, колхозның терәге итеп саныйлар. Яшьләрнең хезмәттән тайчанмавы, бер авырлыксыз җир читенә дә барырга ризалык бирүләре башкаларда да хезмәткә дәрт уята. Аяз Гыйләҗев аларны авылның чын батырлары итеп сурәтли.  

Менә алар алтмыш чана алтмыш биш чакрымдагы Кәслегә симәнәгә баралар. Авылдан ерак юлга чыга алырлык барлык кеше дә кузгала. Хәтта йөрәк авырулы Сабирәттәй дә түзеп ята алмый. Халык берсүзсез ризалык белдереп олы юлга кузгала. Авыл халкының бердәмлеге, колхоз рәисен хөрмәт итүе дөньяның ачысын татыган кешеләрнең әхлагын күрсәтә. Ләкин шушы юл, яшәү чыганагы булган икмәкнең амбарга кайтып керүе, авыл халкына күпмедер дәрәҗәдә кыйммәткә төшә, чөнки ерак юлга сәфәр Сабирәттәйнең үлеме белән тәмамлана.

Ике әсәрдә дә автор ил өстенә килгән фаҗиганың, заман авырлыгының кеше тормышында чагылуын күрсәтә. Алар халыкның түземлегенә, аның авырлыкларны горур оптимизм белән кичерә белүенә гимн булып яңгыраган әсәрләр. “Дүртәү”дә ашлыкны район үзәгенә илтсәләр, “Язгы кәрваннар”да исә чәчүлек симәнә орлыгы алып кайталар. Яшүсмерләр  бу  сынау юлын үтеп, тормышта үзара ярдәмләшеп яшәүнең әһәмиятен аңлыйлар. Икмәкне алып кайту, илтү эпизодлары Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы хезмәт авырлыгы темасын гәүдәләндерергә ярдәм итә. Шуның белән беррәттән А.  Гыйләҗев шул чорда  яз-көз җитсә бер авылдан икенче авылга мәгънәсез йөк ташуларны, спекулянтларның рәхәтләнеп сату-алу итеп йөрүләрен сурәтләп, ил фаҗигасын тагын да катлауландырган сәбәпләрне дә күрсәтә.        

“Язгы кәрваннар” әсәренең ахырында мондый юллар китерелә: “Көн матур. Чалт аяз. Кар өстенә карасаң, күзләр чагыла...”[3: 135]. Димәк, тормыш табигатьнең үзе кебек: караңгы төне дә кояшлы көне дә бар. Газаплы көннәргә алмашка якты, өметле яшәеш киләчәк. Бары тик түзәргә, бердәм булырга, яшәргә тырышырга кирәк. “Гыйләҗевнең җор, якты таланты яшәүгә мәгънә биреп торучы өметнең нинди зур, нинди көчле булуын укучыга җиткерә. Язучының “Язгы кәрваннар”ын Д. Лондонның “Яшәү мәхәббәте” һәм Э. Хемингуэйның “Карт һәм диңгез” хикәяләре рәтенә куярга мөмкин” [2: 142].

                                                

Йомгаклау

Аяз Гыйләҗевнең дистә еллар дәвамында тудырылган гаҗәеп киңкырлы, күп катламлы, жанр төрлелеге һәм тема ягыннан гаять бай әдәби иҗаты, XX гасыр татар тормышының иҗади елъязмасы булып укыла, милли әдәбиятның гына түгел, дөнья әдәбиятының да бер өлеше булып тора.  “Татар әдәбияты тарихында укыган саен яңа яклары белән  ачыла баручы кыйммәтле таш белән тиңләшә ала” [1: 7].

Язучының “иҗатын  –  көрәшче иҗат дип атый алабыз. Ул беркайчан да такыр юлдан бармый” [4: 84], күп кенә әсәрләре тәнкыйть утында яна. “Милләтнең иң зур байлыгы – хәтер”, – ди ХХ-ХХI гасырлар чиге татар әдәби-мәдәни мохитенең йөзен билгеләгән әдип.  Кальбендә татар моңы булган инсан әдипкә җавап бирә: “Синең язмыш – халык язмышы, әсәрләрең – милләт хәтере. Мәңгелек хәтер”.

Алда әйтелеп үткәнчә, Аяз Гыйләҗев һәрвакыт авыл тормышы белән кызыксынып, аның киләчәге, үткәне өчен борчылып язучы әдип. Аның “Язгы кәрваннар”, “Дүртәү” повестьлары  авыл яшүсмерләренең сугыш афәтен картлар, хатын-кызлар белән бергәләшеп батырларча  күтәрүләре турында. Бу повестьлар халыкның түземлегенә, аның авырлыкларны горур оптимизм белән кичерә белүенә гимн булып яңгыраган әсәрләр.

 Бу повестьларда вакыйгаларны бәйләүче композицион алым бер төрле: юл сынаулары, ашлык ташу. Замананың  никадәр авыр булуына карамастан, балаларның рухи ныклыгы сүрелми. Яшүсмерләр  бу  сынау юлын батырларча үтеп, тормышта дуслыкның, үзара ярдәмләшеп яшәүнең әһәмиятен аңлыйлар. Халкыбызның күркәм гадәт-карашларын хөрмәт итүче сабыр, тыйнак хезмәт кешеләре йогынтысында тәрбияләнү яшүсмерләргә дәһшәтле чор сынауларын намус белән үтәргә көч һәм мөмкинлек бирә.

Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар”, “Дүртәү” повестьлары безне сугыш чоры балаларының батырлыгына, чыдамлыгына сокланып, алар белән горурланып яшәргә, безне тормыш авырлыклары алдында бирешмәскә өйрәтә.

Файдаланган әдәбият

  1. Гыйләҗев А.М. Сайланма әсәрләр : 6 томда / Аяз Гыйләҗев. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2013, 2 т. : хикәяләр, повестьлар, шигырьләр, пьеса, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, хатлар / [томны төз., текст, иск. һәм аңлат. әзерл., кереш сүз авт. М.Хәбетдинова]. –  2014.
  2.  Гыйләҗев А.М: Истәлекләр/ Төзүче И.Гыйләҗев. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2013.
  3. Гыйләҗев А.М. Сайланма әсәрләр. – Казан : Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты (ТаРИХ), 2004.
  4. Даутов Р. Балачак әдипләре. – Казан: Мәгариф, 2006.–78 б.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

“Генерал-майор В.А.Хапаев исемендәге Тәтеш кадет-интернат мәктәбе” дәүләт гомуми белем бирү бюджет учреждениесе

Ибраһим Хәлфин исемендәге XIIIреспублика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе

Секция: Тел белеме һәм сөйләм культурасы (Татар теле)

Каюм  Насыйри – татар халкының күренекле галиме

Эшне башкаручылар:

9 сыйныф укучысы Шагиева Гөлназ,

8 класс укучысы Камалиев Радель

                                                                                     Фәнни җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                                                                                                                                                                                                                                        Нәфисә Равил кызы Сиякина

Тәтеш - 2018

ЭЧТӘЛЕК

I.КЕРЕШ ..................................................................................................................3

II.ТӨП ӨЛЕШ..........................................................................................................6

1. Каюм Насыйри – универсаль галим

2. Тарихка һәм Көнчыгышны өйрәнү фәненә кагылышлы хезмәтләре

3. К.Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеге

III. ЙОМГАКЛАУ..................................................................................................14

IV. ФАЙДАЛАНЫЛГАН  ӘДӘБИЯТ.................................................................15

КЕРЕШ

        Цивилизациянең алга китеше фән һәм мәдәният үсеше белән аерылгысыз. Шуңа күрә XIX гасырда Россия дәүләтчелеге акрын темплар белән генә булса да үзенең интеллектуаль байлыгын үстерергә тырышкан. XIX йөз рус фәненең, классик әдәбиятының аеруча чәчәк атуы, философик, әдәби-критик, педагогик фикерләрнең үсүе аны дөньякүләм дәрәҗәгә чыгару өчен нигез булып торган. Рус әдәбиятына нигез салучы даһи А.С. Пушкин, зур сүз остасы  Н.В. Гоголь, математик Н.И.Лобачевский, химик Д.И.Менделеев, бөек демократ-революционер язучылардан В.Г. Белинский, А.И. Герцен, Т.Г. Шевченко, Н.Г. Чернышевский, Н.А. Добролюбов һ. б. бик күпләр азатлык һәм ирек өчен көрәш трибунасының талантлы вәкилләре булган. Л.Н. Толстой, К.Д. Ушинский кебек гүзәл кешеләрнең эшчәнлекләре аркасында рус педагогикасы гаять зур адымнар белән алга киткән.

        Бөек рус халкының алдынгы уллары җитәкчелегендә Россиядә сәясәт, фән, әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә барган бу зур үсеш Россия халыкларының, шулар арасында татар халкының да, уяна башлауларына зур этәргеч булган. Дөрес, феодализм калдыкларының авыр басымы, патша самодержавиесенең колонизаторлык һәм руссификаторлык политикасы, татар буржуазиясенең изүе, ислам дине идеологиясенең реакцион йогынтысы һәм агулап килүе астында татар демократик җәмәгатьчелек фикере тиз генә күтәрелеп китә алмаган. Ул XIX йөздә чагыштырмаслык тиз үсеп килгән алдынгы рус культурасыннан, прогрессив җәмәгатьчелек фикереннән шактый артта калып барган. Ләкин XIX йөзнең икенче яртысында ук инде татарлар арасында да хезмәт халкы мәнфәгатьләрен яклап, прогрессив фикерләр нигезендә бу өлкәдә эш башлаучыларны күрсәтә алабыз. Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт  кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән  татар  галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый... Болар арасында 1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була. Ул әдәби, фәнни, педагогик хезмәтләрендә Россиягә, рус халкына мәхәббәтен, аның киләчәгенә зур өметләр баглавын күрсәтә. Фәннең төрле тармакларында күпьяклы гыйльми хезмәтләр язып  Каюм Насыйри Россия дәүләтенең фән үсешенә зур өлеш кертә.

Без үзебезнең эшебездә Каюм Насыйриның  универсаль галим буларак тормыш юлын, тарих һәм тел өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп куйдык. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

1) галимнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;

2) галим турында фән белгечләре, язучылар фикере белән танышып Россия дәүләтенең фән үсешенә зур өлеш кертүен ачыклау;        

3) тел, тарих, этнография, Көнчыгышны өйрәнү фәне өлкәсендәге хезмәтләрен барлау һәм тикшерү.

         Куелган максаттан чыгып, без беренче чиратта Каюм Насыйриның иҗат җимешләре һәм аның турында башка галимнәр иҗат иткән китаплар, язылган мәкаләләр белән таныштык. Каюм Насыйри белән бик күп галимнәр кызыксынган һәм үзләренең күп төрле хезмәтләрен аңа багышлаганнар. Шундыйлардан: М.Гайнуллин редакциясендә чыккан К.Насыйринең “Сайланма әсәрләре” , А.Н.Кононов һәм М.К.Мухарямов редакциясендә чыккан “Выдающийся просветитель-демократ Каюм Насыйри” китабы, Р.Гыйләҗеваның Каюм Насыйриның тууына 170 ел уңае белән язылган “Олуг мәгърифәтче, галим вә мөгаллим”  һәм  Р.Ганиеваның  “Каюм бабабыз” дигән кызыклы мәкаләләре, С.М. Михайлованың  “Каюм Насыйри и востоковедение в Казанском университете” дигән мәкаләсе, Ә.Н. Хуҗиәхмәтовның “Мәгърифәт йолдызлыгы” дигән хезмәте, “Казан утлары”, ”Мирас”, “Мәгариф” журналларында басылган мәкаләләр һәм башка галимнәрнең күп төрле хезмәтләре белән танышып чыктык. Шуннан соң, Каюм Насыйри эшчәнлек алып барган түбәндәге өлкәләрне билгеләдек: тел өлкәсе, тарих өлкәсе, Көнчыгышны өйрәнү фәне өлкәсе, педагогика һәм тәрбия, музыка, матур әдәбият, медицина, арифметика, география һ.б. Эшебездә эзләнүнең өйрәнү, күзәтү, анализ, синтез методларын кулландык. Безнең уйлавыбызча, Каюм Насыйриның гыйльми хезмәтләре бүгенге көннәрдә дә үзенең актуальлеген югалтмый. Кызганычка каршы, мәктәпләрдә телебезне өйрәнү проблемасы көннән-көн катлаулана бара. Шуңа күрә без эзләнү эшебезне XIX гасырда туган телебезне үстерүгә күп көч куйган, аның фән теле була алуын һәм моңа аның тулы хакы, мөмкинлекләре барлыгын исбат иткән универсаль  галимгә багышларга уйладык.

        

ТӨП ӨЛЕШ

Каюм Насыйри – универсаль галим

Каюм Насыйри – XIX йөз татар мәгърифәтчеләре арасында иң алдынгысы, иң эшлеклесе. Тарих өлкәсендә  ул Н.М. Карамзин, Н.Г. Устрялов  һ.б галимнәр эшенә таяна. В.В. Радлов, Н.Ф. Катанов, В.В. Григорьев, Н.И. Ильминский  кебек көнчыгышны өйрәнү фәне галимнәре белән берлектә эшли. Ул тел галиме генә түгел, киң колачлы универсаль галим һәм күренекле педагог та. Төрле фәннең нигезләре белән татар халкын ана телендә беренче буларак таныштыручы да К.Насыйри булды. Ул математика фәне буенча “Хисаплык”(1873 ел), ”Гыйльме һәндәсә” (1895 ел) геометрия  дәреслекләре язып чыга. География фәне буенча “Истилахате җәгърафия” – география терминнары (1890 ел), “Җәгърафиян кәбир” – зур күләмле география китабы (I, II, III кисәкләр, 1894-1899 еллар) бастыра. Географиягә караган мәкаләләрен һәм үзе сызган карталарны календарьларында системалы рәвештә бастырып тора. Табигать белеме буенча “Буш вакыт” (1860 ел), ботаникадан “Гөлзар вә чәмәнзар, ягъни үләнлек вә чәчәклек” (1894 ел) дип атарган китапларын бастырып чыгара. Теге яки бу фән хакында мәгълүмат биргәндә, аны тормышта файдалану якларына да нык игътибар итә. Химик үзгәртүләр юлы белән төрле нәрсәләр ясау мөмкинлеге турында үзенең календарьларында язып чыга. Электрдан файдаланып металлны эшкәртү, никельләү юлларын өйрәтеп “Сәнаигы гольфания” исемле китабын яза.

К.Насыйри хезмәтләренең алдынгы рус педагогикасы фикере йогынтысы астында язылуын түбәндәге факт ачык күрсәтә. 1867 елның 17 ноябрендә ул Казан академиясе  идарәсенә үзе төзегән “Татарская хрестоматия”  китабын бастырып чыгаруны үтенеп прошение бирә. Академия идарәсе членнарыннан берсе, бу хезмәтнең яхшы якларын билгеләп, көнчыгышны өйрәнү фәненең белгече Н.И. Ильминский түбәндәгеләрне яза: “Хрестоматиянең эчтәлегенә килгәндә, аның яраклы булуын китапта урнаштырылган мәкаләләрнең халык мәгарифе министырлыгы кушуы буенча гимназияләрнең беренче классларына рус телен өйрәнгәндә кулланма итеп кабул ителгән Ушинскийның мәшһүр “Детский мир” китабыннан сайланган булуы белән дәлилләү дә җитсә кирәк; димәк, К.Насыйриның хрестоматиясе үзенең эчтәлеге белән зарарсыз гына түгел, бәлки училище укучылары өчен дә файдалы булачак” (Татарстан АССРның Үзәк дәүләт архивы. 968 нче фонд).

        К. Насыйри кем булган соң?  Бу сорауга фәндә  төрле җаваплар  бар. «Каюм Насыйри, – ди Җамал Вәлиди (1912 ел), – иң элек безнең  татарлыгыбызны аңлады һәм аны үзенең әсәрләре илә башкаларга да аңлатмакчы булды». Ул – «татар әдибе». «Каюм бабаның йөз еллыгы» һәм «Башлангыч»  исемле мәкаләләрендә (аларның һәр  икесе дә 1926 елда язылган). Г. Ибраһимов  К. Насыйрины Шәрыктан Гаребкә  (Көнбатышка, Европага) юл яручы, беренче сукмакны салучы «бөек реформатор» дип атады. «Каюм бабаның хезмәте, – диде ул, – гыйлем дөньясы  өчен яңа кануннар табып чыгаруда түгел, бәлки гыйльми мәгълүматны  татар халкына башлап бирүдә... ул бездә Европа гыйлемнәреннән беренче популяризатор иде».3

Шулай итеп, XIX гасыр мәгърифәтчесе, укытучысы, галим – энциклопедист Каюм Насыйриның фәннең төрле тармакларындагы  күпьяклы гыйльми хезмәтләре, татар халкының кадерле, кыйммәтле хәзинәсе булып тарихка кереп калган.

Каюм Насыйриның тарихка, Көнчыгышны өйрәнү фәненә кагылышлы хезмәтләре

        Әдипнең тарихи урынын билгеләп, Н.К.Дмитриев бик хаклы рәвештә болай ди: “К.Насыйри үзен татар культурасы язының яки таңының эшлеклесе итеп үзе дә сизеп килде... Һәр аерым кешенең тормышындагы кебек, һәр халыкның тормышындада яз вакыты була... Үзләренең галиҗәнаб хезмәтләренең нәтиҗәләре, иҗат көчләренең дәрәҗәләре, куйган хезмәтләренең күләме төрле булуга карамастан, фән юлында көрәш башлап җибәрүчеләрнең уртак яклары бар. Безнең Ломоносов һәм аның белән кайвакытларда чагыштырып йөртелә торган тыйнак Каюм Насыйри, гениаль Леонардо да Винчи һәм аның белән чагыштырылмый торган Каюм Насыйри – өчесе дә бер яктан охшашлар: алар барысы да энциклопедистлар булганнар... Алар үзләренә кыска гомерләре дәвамында тормыш тарафыннан нык таләп ителгән барлык фәннәргә һәм сәнгатьләргә дә нигез салып калдырырга ашыкканнар... Кем булган Ломоносов: физикмы, механикмы, тел белгечеме, әдәбиятчымы? Леонардо да Винчи кем булган дигән сорауга җавап бирү тагын да кыенрак... Каюм Насыйри кем булган дигән сорауга җавап бирү дә шактый кыен. Һәрхәлдә, ул үз халкының һәм чорының улы булган”.1

К. Насыйри тарихи хезмәтләрендә төп игътибарын татар тарихына мөнәсәбәтле материалларны туплауга һәм өйрәнүгә юнәлтә. Бу яктан аның “Казан тарихы хакындагы язмалары” аеруча кызыклы. Мәсәлән, бер риваятендә ул XVI йөзнең беренче яртыларында яшәгән Шаһгали ханның, Мәскәүгә сатылып, Казан мәмләкатенә, үз халкына хыянәт итүче, ахыр чиктә татарларның, дәүләтчелектән мәхрүм ителеп, коллыкка төшүе турында яза. К. Насыйриның Пугачев хакындагы риваятьләре дә тел стиленең үтемлелеге, факт-мәгълүматларга байлыгы белән сыйфатлана.

Насыйри мифология һәм этнографиягә караган хезмәтләрендә ул вакытка кадәр тарихчылар тарафыннан  тиешенчә кузгатылмаган, аз тикшерелгән материалларны табып, фән дөньясына тапшыруны үзенә бурыч итеп куя: «Безнең максатыбыз – рус историясендә булмаган эшләрне, халык авызындагы риваятьләрне мәйданга чыгармактыр»1, – ди. Аларның тарих битләрендә теркәлеп калуларына нык игътибар  бирә. К.Насыйриның шундый хезмәтләреннән берсе – “Казан татарларының ышанулары һәм ырымнары” дигән хезмәте 1880 елда Петербургта басыла. 1883 ел өчен чыгарылган календаренда К. Насыйри легендалар, әкиятләр урнаштыра. Ул кабер таш язмаларны, төрле шәҗәрәләрне, кулъязма һәм басма  китапларны ныклап өйрәнә.

        К. Насыйри, Казан тарихы белән  берлектә, күп кенә татар авылларының (Югары Шырдан, Мулла Иле, Рәбуга, Ачасыр, Борнаш, Борындык, Шәгали, Мамадыш, Бакырчы һ. б.) тарихы хакында да мәкаләләр яза. Ул татар хакының тарихын X-XIV йөзләрдә Урта Идел һәм Кама буйларында аерым бер дәүләт булып  яшәгән Болгар иленә  бәйләп карый. Шул җирлектә туган тарихи истәлекләрне, халык арасында йөргән риваятьләрне  җыеп бара. 1871 елдан 20 ел дәвамында, ярым журнал характерында, үзенең халык календарьларын чыгара һәм аларда җыелган материалларны урнаштыра. Шулар аркылы халыкка аң – белем тарату эшләрен алып бара. Димәк, Каюм Насыйри татарларда беренче журналист-энциклопедист та булган. 1883 ел календаренда  язылган материалллар турында үзенең аңлатмаларында болай дип яза: “Безнең Болгар йортында кайсы авылга барсаң да, Алып хакында бер хикәят бар. Сигез йөз елдан бирле бу сүз онытылмаган, Болгар йортында бер зур кеше булгандыр”1.

К.Насыйри Болгар культурасына Казан татарлары гына варис булып калган дигән беръяклы карашны якламый.  Ул Тау ягы татар авылларының чувашлар һәм башка халыкларбелән бергә аралашып яшәүләренә игътибар итә.Без үзебез шунда яшәгәнгәдер,  бу факт безне  кызыксындырды. Кармыш авылы тарихы турында язган бер материалында без түбәндәге юлларны укыйбыз: “Бу Кармыш авылы Ченчас дигән чуваш авылы белән күршедер, араларында чокыр гына. Авылның асылы 250-300 ел  чамасыдыр. Алты- җиде бабага чаклы Кармышның шәҗәрәсе мәгълүмдер. Тәтештә яшәүче Кармыш баба дигән адәм Ченчас  авылына килеп бер өй салырлык урын сорап,  монда йорт-җир торгызгандыр...Анна соң Кармыш бабаның балалары күп булгач ...һәркайсы угылына Ченчастан чуваш кызлары алып биргән.Ул чагында алар чукынмаган булган. Аларның һәркайсы йорт-җир торгызган.Кармыш авылының асылы шундадыр”1.

    К. Насыйриның үзе исән вакытта басылмаган һәм кулъязма хәлендә сакланган хезмәте – “Татар этнографиясе материаллары”. Ул 1926 елда Казанда басыла. Аларда халкыбызның көнкүреше (йорт-җир, кием-салымы, ашау-эчүе), гореф-гадәтләре (балага исем кушу, яучылау, туй уздыру  һәм башка йолалар) хакында бүгенге милли тормышыбыз өчен дә файдалы булган мәгълүматлар тупланган.

К. Насыйриның Әл-Фәрәби (870-950), Ибне Сина (980-1037), Габделнасыйр Курсави (1776-1812) кебек атаклы кешеләр хакындагы язмалары да танып белү ягыннан кызыклы гына.

Безнең шул чор галимнәре К.Насыйри иҗатын ничек бәяли дигән соравыбыз туа. Күп кенә фәнни эшләрне, китапларны укып, эзләнү эшләре алып барып, бу сорауга  җавап табабыз. К. Насыйриның беренче фәнни хезмәтләре үк  шул чордагы күп зур белгечләрнең игътибарын үзләренә тарталар һәм Казан, Петербург шәһәрләре, Көнчыгыш илләре галимнәре бу хезмәтләргә югары бәя бирәләр икән. Ул үзенең кайбер хезмәтләрен русның Е.Ф.Катанов, А.П.Поляков кебек күренекле галимнәре белән берлектә язып, бастырып чыгара. Петербург профессоры В.В. Григорьев, шулай ук Лев Толстой белән хатлар алыша. Кирәк вакытта рус галимнәренә ярдәм итә, үзендә булган яңа материаллар һәм чыганаклар белән уртаклаша. Бу хакта профессор Н.Ф.Катанов менә нәрсә ди: “Казан татарларының тарихи җырларын минем беркайчан да  очратканым булмаган иде. Шунлыктан  түбәндәге өч җырны тапкач, мин бик шатландым. Аларның беренчесен һәм икенчесен мин Казан татары Абделкаюм Насыйровтан алдым4. ”Укучы яшьләрнең алдынгы өлеше, аны белгән рус галимнәре, беренче чиратта тюркологлар, Насыйриның хезмәтләренә тиешле бәя биргәннәр, аны 1885 елда Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә действительный член итеп сайлаганнар. Ул этнография материалларын җыю өчен, гыйльми җәмгыятьләрнең утырышларында каралган программалар белән  дә тәэмин ителә. К. Насыйри картлык көннәренә кадәр Казан университеты янындагы “Археология, тарих һәм этнография” җәмгыятенең актив члены булып эшләвен дәвам иттерә: татар халык әдәбияты һәм гомумән культурасы буенча  материаллар җыеп, җәмгыять карамагына тапшыра бара, җәмгыятьнең утырышларында докладлар ясый. «Волжеский  вестник» газетасы 1895 ел, 21 нче февральдә чыккан 45 нче санында Насыйриның шундый әдәби-гыйльми хезмәтләре турында «Казан татарларының халык әдәбияты  памятниклары» исеме белән бер  мәкалә  урнаштыра. Без анда түбәндәге юлларны укыйбыз: «Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең соңгы утырышында Казан шәһәрендә торучы Габделкаюм Насыйров тарафыннан татар җырлары, табышмаклары җыентыгы  куелды. Татар халык  әдәбияты әсәрләреннән булган бу җыентык, бу көнгә билгеле җыентыклар арасында, киң рәвештә  төзелгән булып тора».

Димәк, К. Насыйриның иҗат эшчәнлегенә шул чордагы галимнәр,  вакытлы матбугатта тәнкыйтьчеләр дә игътибар иткәннәр һәм хезмәтләренә уңай бәя биргәннәр.

Каюм Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеге

К.Насыйриның гыйльми-мәгърифәтчелек эшчәнлеге XIX гасыр урталарында яшь буынга төрле уку китаплары һәм дәреслекләр язудан башлана. Аның иң зур хезмәтләреннән берсе – тел өлкәсендәге эшчәнлеге. Телче буларак ул бик катлаулы, күп яклы хезмәтләр башкара: татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын исбат итә.

Тел укыту – тәрбия бирүнең, милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкъ менә шуңа күрә дә «олуг мөгаллим» төп игътибарын  телгә  юнәлтә.«Башка телне өйрәнәсе булсаң, ул вакытта үз телеңнең кагыйдәләрен белү бик кирәк. Чөнки кеше үзенең телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, тик бик озак вакытлардан соң гына күнегә алыр», - дигән бөек галим.  К. Насыйри язган китапларның шактый өлеше татар телен һәм  аны өйрәнү турында. Аның  иң беренче хезмәте – «Нәхү китабы», ягъни татар теле синтаксисы. Текстлар татар һәм рус телендә бирелгән. К.Насыйри татар телен практик һәм фәнни эшкәртү юлында да гаять зур эшчәнлек күрсәтә. К. Насыйри тел гыйлеме, сүзлекләр төзү буенча аеруча күп эшләр башкара. Бу өлкәдә ул кагылмаган, өлеш кертмәгән бер генә тармак та юк диярлек. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген беренче булып ул төзи. Русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр төзеп бастыра. Әдип математика, география һәм табигать фәннәре буенча киң массага аңлаешлы татар телендә терминнар булдыру өстендә дә эшли.  Дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен аңлаткан беренче кулланма (“Кавагыйде китабәт”, 1892 ел) яза. Татар теленең фәнни грамматикасын (“Әнмүзәҗ”, 1895) төзүдә бик мөһим эш башкара. Аның бу хезмәтләре үз вакытында ук тел галимнәренең югары бәясен ала. Төрек телләре буенча зур белгеч Н.К. Дмитриев Каюм Насыйриның филологик хезмәтләренең нигезе “...гарәп-фарсы-төрек һәм татар халык элементларыннан гыйбарәт4” - дип яза.

К.Насыйри татар теленең байлыгын рус теле белән чагыштырып карый. Рус матур әдәбиятындагы сурәтләүләрне татарчага уңышлы тәрҗемә итә. Галим көнчыгыш әдәбияты үрнәкләрен дә татар теленә тәрҗемә итә. Аның тәрҗемә ителгән “Әфсанәи Гөлрөх вә Камәрҗан” әсәре әкият сюжетларына нигезләнә. Ул кысалы кыйсса формасында иҗат ителгән һәм бер-берсенә өлешчә бәйләнешле, әмма мөстәкыйль сюжет сызыкларын барлыкка китерүче вакыйгаларны бәян итүдән гыйбарәт.  Бу мөстәкыйль вакыйгаларны бер үзәккә туплап торучы уртак идея бар: ул – әхлаклылык, кешелеклелек проблемасы һәм кылган гамәлләрнең һәрвакыт үзеңә кире әйләнеп кайтуы турындагы фикер.

Каюм Насыйриның “Кырык вәзир” әсәре дә шәрыкъ традицияләрен дәвам итә. Әсәр тартмалы композиция кысаларында иҗат ителгән. Биредәге хикәятләр хатын һәм вәзир тарафыннан бәян ителеп, һәркайсы билгеле бер әхлакый сыйфатны алга сөрә. “Кырык бакча” әсәре исә турыдан-туры әхлаклылык, намуслылык, изгелек кебек сыйфатларны мактауга корылган. Ул шушы проблемаларны сурәтләгән кечкенә күләмле хикәятләрдән гыйбарәт. Аларның һәрберсе билгеле бер сыйфатны яклый яки кире кага.

«Татар теле ул – урам теле, ломовойлар теле, әдәби  гыйльми   тел булырга сәләте  юк аның»,- дигән карашлар яшәгән заманда, К. Насыйри халкыбызның туган телен  кайнар яклап чыга: «Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган»1, – дигән ялкынлы фикерләре белән эш алып бара. Татар теленең фән теле була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын исбат итә. К. Насыйри, телебезне гыйльми һәм гамәли яктан өйрәнеп,  татар лингвистик фәнен тудыруга үзеннән зур өлеш кертә.

ЙОМГАКЛАУ

 К.Насыйриның  күп мәсьәләләргә караган фәнни хезмәтләренең әһәмияте, үз заманы яктылыгында алып караганда, тагын да ачыграк күренә. XIX йөздә халык массаларын каплап алган наданлык һәм караңгылык эчендә яшәү өчен һава шикелле кирәк булган фәннәрнең нигезләрен өйрәтә башлавы үзе генә дә Каюм Насыйри эшчәнлегенең  тарихи әһәмиятен билгели.

Россиядә капитализм үсеше дөньяви белемгә, шул исәптән техник белемгә дә ия булган белгечләр, төрле яктан камил зыялылар үстерүне көн кадагына куйган бер чорда, татар халкы үз арасыннан мәгърифәтче галим Каюм Насыйрины тарих мәйданына чыгара ала. Ә Насыйри исә, татар халкын тагын бер ташкын астында калдырмауны максат итеп куя һәм Россия дәүләтчелегендә фән үсешенә зур өлеш кертә. Безнеңчә, Каюм Насыйриның һәр кылган гамәле безнең бүгенге көн белән искиткеч аваздаш.

Аның иҗади мирасы еллар узган саен кыйммәтен арттыра бара. «Олуг мөгаллим» хакында  төрле телләрдә күп санлы мәкалә-хезмәтләр язылуы, китапларның кат-кат басылуы моның ачык билгесе. К. Насыйри шәхесе әдәби әсәрләрдә дә гәүдәләнеш тоткан. Аның  хакында  М. Галинең документаль повесте һәм шушы ук авторның Х. Уразиков белән берлектә язган «Каюм Насыйри» дигән тарихи пьесасы да бар.Каюм бабайның рухи коесы искиткеч тирән. Ул бүген дә татар халкының рухи сагында. Аның хезмәтләре сәнгать эшлеклеләрен яңадан яңа иҗат биеклекләренә күтәрә. Күптән түгел шагыйрә Э. Шәрифуллина "Каюм коесы" исемле поэма иҗат итте:

 Иҗатының нинди тармагы юк:

Җәгърәфия дисәң... тәрбия.

Татарның ул − Ломоносовы, дип,

Чит милләтләр хәтта баш ия!

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Гайнуллин М. Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. 2 томда/ М.Гайнуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1974. – 19-23б

2. Гыйләҗева Р. Олуг мәгърифәтче, галим, вә мөгаллим К.Насыйриның тууына – 170 ел/ Р.Гыйләҗева // Мәгариф.-1995.-№2

3. Ибраһимов Г. Каюм бабаның 100 еллыгы. «Кызыл Татарстан», 1922, 15 февраль.

4. Ибраһимов Г. исемендәге тел һәм әдәбият институты әзерләгән җыентык.(Тууына 150 ел тулу уңае белән).-Казан, ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова КФАН  СССР,1976.-60-70 б.

4. Катанов Н.Ф. Казан татарларының тарихи җырлары, 1899, Том 14. 273 б.

5. Насыйри К. Сайланма әсәрләр (икенче том). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975 ел.

6. Хуҗиәхмәтов Ә.Н “Мәгьрифәт йолдызлыгы”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел.



Предварительный просмотр:

Тәтеш кадет-интернат мәктәбенең “Иҗат” түгәрәгенә 5 класстан бирле теләп йөрүче рус баласы Яценко Александрның иҗаты. Җитәкчесе- Сиякина Нәфисә Равиловна. 2014 ел.

Татар теле – Тукай теле

Үзем татар булмасам да,        

Яхшы беләм бу телне.

Тукай иҗатын өйрәнәм

Тырышып мин һәркөнне.

Милләтнең горурлыгы ул,

Сүнмәс йолдызы үзе.

Һәр күңелгә җитсен иде

Тукайның әйткән сүзе.

Укыйм аның шигырьләрен

Һәр сүзенә сокланып.

Татар телен-туган тел, дип

Әйтәм мин дә мактанып.

Хәтеремдә - Су анасы,

Шүрәлеләр, Таң батыр...

Күңелләрдә мәңге яшәр,

Онытылмас ул, балкыр!

“Туган тел”, ”Бишек” җырлары

Һәрчак минем исемдә.

Мәңге яшә, Тукай теле,

Минем туган  илемдә!

                                      2012 ел,апрель

Муса

(Җәлилчеләрне искә алу көненә багышлап язылган)

Шагыйрьләр күп татар илендә

Беләбез без Такташ, Хәкимне

Фатих Кәрим, Мостай Кәримне

Герой-шагыйрь Муса Җәлилне.

“Кичер илем!”, диеп язган Җәлил,

Ант итеп канлы сугышта.

Моңлы «Җырларым»ны көйләп барган

Үлемгә ул соңгы сулышта.

Ирек өчен изге көрәш утын

Сүндермәгән гомер буе ул.

Үлмәс Муса! Безнең күңелләрдә

Мәңге калыр батыр булып ул!

                                 2014, август

Балалар язучысы Ш.Галиев иҗаты буенча үткәрелгән эшлекле уенга багышлап язган шигыре. 2015 ел.

Шәүкәт Гали- бөек шагыйрь

 Аны белә бөтен ил.

Анардан үрнәк алыйк

 Матур шигырьләр языйк.



Предварительный просмотр:

Темы проектов по родному (татарскому) языку и литературе

в 5-10 классах

5 класс

Тема

Кеше - табигать баласы/ Человек –дитя природы

Минем Ватаным / Моя Родина

Татар халык әкиятләре / Татарские народные сказки

Гомумтөрки сүзләр дөньясына сәяхәт / Путешествие в мир тюрских языков

Татар фольклорында саннар / Числительные в татарском фольклоре

Әкият тә түгел, чын да түгел/ И не сказка, и не ложь

Салават күпере – дуслык күпере / “Салават күпере” –мост дружбы

Сабантуйда спорт ярышлары / Спортивные соревнования на Сабантуе

Габдулла Тукай әкиятләре / Сказки Г. Тукая

Табигать китабы / Книга природы

Мин – фантазер/ Я -фантазёр

Эт – кешенең дусты / Собака-друг человека

Татарстанда яшәүче кошлар / Птицы Татарстана

Әлмәтем – мәхәббәтем / Альметьевск-любовь моя

Халык авыз иҗатында санамышлар/ Считалочки

 

6 класс

Тема

1

Атаклы татар спортчылары / Известные татарские спортсмены

 2

Атаклы рус спортчылары/ Известные русские спортсмены

3

Иң элек син Кеше бул, балам. / Будь Человеком!

4

Кызыклы фразеологизмнар /Интересные фразеологизмы!

5

Гаилә гореф-гадәтләре яшәргә тиеш!/ Семейные традиции должны жить!

6

Чыршыларны саклыйк! / Сохраним елки!

7

Безнең сыйныф күрсәткечләре /  Наш класс

8

Рус һәм татар халкының бишек җырлары/ Колыбельные песни русского и татарского народа

9

Тел кешене дус итә, бер-берсенә беркетә / Ласковым словом и камень растопишь.

10

Татар халык җырлары / Татарские народные песни

11

Уку, белем алу турында татар халык мәкальләре / Татарские народные пословицы про учебу и знание.

12

Әниемне яратам / Я люблю маму

13

Дуслык турында мәкальләр / Пословицы о дружбе

14

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз / Ремесло - золотой браслет на руке

15

Барысы да фронт өчен / Всё для фронта!

7 класс

Тема

1

Нәкый Исәнбәтнең фольклор эшчәнлеге / Фольклорная деятельность Н. Исанбата

 2

Милли киемнәрдә халкым тарихы/ История народа в национальных одеждах

3

Әлмәт минем күңелемдә / Альметьевск в моей душе

4

Әлмәткә сәяхәт / Путешествие в Альметьевск

5

Тукайлы тормыш / Жизнь Тукая

6

Йолалар календаре / Календарь обычаев

7

Татар халык авыз иҗаты/ Татарское народное творчество

8

Сугыш чоры әдәбияты / Литература военных лет

9

Әдәби музейлар / Литературные музеи

10

Казан ханлыгы чоры / Казанское ханство

11

Тукай әсәрләре – минем йөрәгемдә / Произведения Тукая  в моем сердце

12

Татар телендә ымлыклар / Междометия татарского языка

13

Рәссамнар иҗатында табигать күренешләре / Природные явления в творчестве художников

14

Сынамышларны сыныйбыз / Приметы

15

Халык авыз иҗаты/ Устное народное творчество

8 класс

Тема

1

Табигатьнең үз җаны, рухы бар / У природы есть своя душа

 2

Беренче сатирик журналлар/ Первые сатирические журналы

3

Ана - изге, ана - бөек, аңа - дан! / Мать-святая, мать-великая, ей - слава!

4

Театр яктылыкка, нурга илтә /  Театр-жизнь

5

Халык авыз иҗаты/ Устное народное творчество

6

Әдәби музейлар / Литературные музеи

7

Әнкәмнең догалары/ Молитвы матери

8

Шагыйрьләрнең туган җирләре / Родина поэтов

9

Карап торам Әлмәтемә/ Смотрю в свой Альметьевск

10

Европада – татар шагыйрьләре/ Татарские поэты в Европе

11

Татар телендә сингармонизм законы / Сингармонизм татарсого языка

12

Иң матур әни / Самая милая мама

13

Тырышлыкның иң зур дошманы – ялкаулык / Враг  успеха-лень

14

Һөнәр – кулдагы алтын беләзек /  Кто ловок в труде –куёт счастье себе

15

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре / Виды предложений

9 класс

Тема

1

Халкым тарихы-әдәбиятта / История моего народа-в литературных произведениях

2

Татар халкының милли бизәкләре үзенчәлекләре/ Особенности национальных украшений татарского народа

3

Александр Ключаревның татар музыка сәнгатендәге роле/ Роль Александра Ключарева в татарском музыкальном искусстве

4

Харис Якупов һәм сынлы сәнгать/ Х. Якупов и изобразительное искусство

5

“Батырлык” сүзенең әдәби әсәрләрдә чагылышы / Выражение слова "подвиг" в литературных произведениях

6

Татар халкының батыр уллары / Герои татарского народа

7

Сәламәтлек – зур байлык/ Здоровье-огромное счастье

8

Хезмәткә – хөрмәт/ Уважение к труду

9

Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле/ Роль  врачей в нашей жизни

10

Күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗатында әхлакый проблемаларның чагылышы/ Отражение нравственных проблем в творчестве выдающегося драматурга Туфана Миннуллина

11

С.Гобәйдуллинаның музыка өлкәсендәге дөньякүләм уңышлары/ Мировые успехи С. Губайдуллиной в области музыки

12

Илдар Юзеев иҗатында бәхет темасы/ Тема счастья в творчестве Ильдара Юзеева

13

“Беренче театр” артистлары/ Артисты “ Первого театра”

14

“Хәлең ничек, туганым?”. Татар халык әсәрләрендә кешелеклелек темасы/ Тема гуманизма в татарских народных произведениях

15

Мең шифага ия кулларда күпме язмышларның эзе бар/ Сколько следов судеб  в  целебных руках

10 класс

Тема

1

Әлмәт язучылар оешмасы тарихы/ История союза писателей города Альметьевск

2

Г. Афзал сатирасы/ Сатира Г. Афзала

3

Р. Фәхретдин-киң кырлы шәхес/ Р. Фахретдин-многогранная личность

4

Татарстан югары уку йортлары: кичәгесе, бүгенгесе, киләчәге/ Высшие учебные заведения Татарстана

5

Лицеебызга 25 ел!( 2 нче лицей тарихы)/ Нашему лицею 25 лет

6

Ул Казан театр училищесын тәмамлаган/  Он окончил Казанское театральное училище

7

Татар фамилияларының килеп чыгышы/ Происхождение татарских фамилий

8

Исемең матур, кемнәр кушкан? /Происхождение татарских имен

9

Нәсел җебе-шәҗәрә/  Древо жизни

10

Халык авыз иҗатында Ак бүре образы/ Образ Белого волка в фольклоре

11

Без мультфильм ясыйбыз/ Мы озвучиваем мультфильм

12

Әлмәт шәһәренең уку йортлары . Видеороликлар / Учебные заведения Альметьевска