Цитаталар дәфтәре

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Бөек акыл ияләре яшәешебез турында

Скачать:


Предварительный просмотр:

 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Телен тыя алмаган кешегә ышанырга ярамый. (Махатма Ганди)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Вак гамәлләр вак адәмнәрне тудыра. (Бенджамин Дизраэли)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Һәрвакыт вакыты юклыкка зарланучылар, гадәттә, бернәрсә дә эшләмиләр. (Георг Кристоф Лихтенберг)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек. (Мишель де Монтень)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Ахмакларга бер җавап бар - дәшми калу. (Унсур әл Маали)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Акыллы кеше аздан гына да бәхетле, ә ахмакка һәрвакыт җитми, шуңа күрә бик күп кешеләр бәхетсез. (Франсуа де Ларошфуко)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Җанына тынгы тапмаган кеше беркайчан да тынычлык таба алмый. (Франсуа де Ларошфуко)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Киңәш бирергә була, ләкин шул киңәшне куллану өчен акыл биреп булмый. (Франсуа де Ларошфуко)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мәгънәсез сүзгә караганда иярсез ат ышанычлырак. (Феофраст)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кеше үзе ышанасы килгән әйберләргә бик теләп ышына. (Юлий Цезарь)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Җинаятьчелеккә юл куюның иң ышанычлы ысулы - җаваплылык булмау. (Цицерон)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кешегә кайда яшәү кыен - аның төрмәсе шунда. (Эпиктет)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Ишәк арыслан тиресе ябынса да, үзенчә кычкыруы белән тотыла. (Эзоп)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Вак-төяк ярдәм итүләрдән баш тартма: зуррагына да сәләтле диярләр. (Эпикур)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Дошманнан үч алуның иң яхшы ысулы - аңа охшамау. (Аврелий)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Иң җирәнгеч сыйфат - үз-үзеңне кызгану. (Аврелий)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Ялагайлар кулына эләккәнче, козгыннар кулына эләк. Козгыннар үлгәннәрне ашый, ә тегеләре - тереләрне. (Антисфен)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Иң кирәкле белем - кирәксезне оныта алу белеме. (Антисфен)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Акыллы кеше күңел ачу чаралары артыннан түгел, ә үзенә күңелсезлекләр китерми торган әйберләрне булдыру артыннан чаба. (Аристотель)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Яхшы әйбер начарайса, ул бигрәк тә начар. (Аристотель)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Артык зур вәгъдәләр ышанычны киметә. (Гораций)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Тормышның кыска икәнен исеңдә тотып яшә. (Гораций)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Пычрак савытка нәрсә салсаң да әчи. (Гораций)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бернигә дә ышанмыйча һәм беркемнән дә курыкмыйча яшәгән кешене генә ирекле дип атап була. (Демокрит)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Оят гамәлләр кылучыларның күпчелеге бик матур чыгышлар ясый. (Демокрит)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кызып киткәндә кылынган гөнаһларның гафу ителүенә өмет бар, әмма тәкәбберлек белән эшләнгән бозыклыкның гафу ителүенә өмет юк. (Суфьян әс-Саури)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Дөнья тормышының рәхәтлеге күләгә кебек - без аны теләмичә алга йөгерсәк, ул арттан килә, ә инде тотынырга теләсәк, ул кача. (Сәгъди Хаҗи)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Яшьлек ул - бик тиз узып китә торган җитешсезлек. (Иоган Вольфганг Гёте)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Киңәшне бушлай бирәләр, чөнки аны сатып алучы юк. (Жан Пти-Сенн)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Янәшәмдә һәрчак ярдәм итеп, булышып торучы ышанычлы кеше - ул мин үзем. (Луиза Л.Хей)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас. (М.Максут)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кеше баштан аякка кадәр түгел, баштан күккә кадәр үлчәнә. (Конфуций)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Тормыштагы иң зур бәхет - сине яратуларына ышаныч. (Виктор Гюго)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. (Джо Уайдер)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мәхәббәт - ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, анда һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, энҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята... Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк. (Ремарк)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кешене бәяләр һәм хәлен аңлар өчен, ким дигәндә, аның бәхетсезлегенә, кичерешләренә, аның серләренә үтеп керергә кирәк.(Оноре де Бальзак)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Чамадан тыш игътибар бирүебез аркасында без бәхетсезлекләрне үзебез чакыртып китерәбез. (Жорж Санд)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Комсызлык белән бәхетнең очрашканнары юк. Алар бер-берсен белмиләр. (Бенджамин Франклин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Башкалар өчен якты нур булу-кеше ирешә алырлык иң зур бәхет. Ул чакта аны бернинди газап та, әрнү дә, кайгы-хәсрәт тә, мохтаҗлык та куркытмый. (Феликс Дзержинский)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бәхеткә теләкләрнең артык күплеге һәм аларның бөтенесен канәгатьләндерергә теләү комачаулый. (Артуро Граф)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Иҗат - гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкар итү ул, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!(Хәсән Туфан)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Тәрбия ул – яхшы гадәтләргә өйрәтү. (Платон)

 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Язмыш сиңа җылы елмайганда, кеше булып калу җиңел, ә менә киресенчә булганда, күпкә авыррак. (Франсуа де Ларошфуко)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Чын мәхәббәт – бик сирәк күренеш, ә чын дуслык тагын да сирәгрәк очрый. (Франсуа де Ларошфуко)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бары тик көчле характерлы кешеләр генә йомшак була ала: калганнарның йомшаклыгы көчсезлектән килә. Ул көчсезлек вакыт белән явызлыкка әйләнә. (Франсуа де Ларошфуко)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Күп очракларда үз-үзеңне нәрсәгә дә булса мәҗбүр итүгә караганда башкаларның фикеренә буйсыну күпкә җиңелрәк. (Франсуа де Ларошфуко)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Салават күпере турында хыялланасың икән, яңгыр астында калырга әзер бул. (Долли Партон)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кешеләр барыннан да бигрәк үзләренә кагылмаган әйберләр белән кызыксына. (Джордж Бернард Шоу)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кем беләндер усал шаяртасыз икән, шул ук сүзләрне үз адресыгызга да ишетергә әзер булыгыз. (Джонатан Свифт)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бик азлар гына бүгенге көн белән яши. Күпчелек соңрак яшәргә җыена. (Джонатан Свифт)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Ялагайлык – ахмаклар ризыгы, ләкин күпме акыллы кешеләр вакыт-вакыт шушы ризыкны чемченергә әзер. (Джонатан Свифт)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Дөньяда чын гений туганны барлык ахмакларның аңа каршы көрәшкә берләшүеннән белергә була. (Джонатан Свифт)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Китап- акыл баласы. (Джонатан Свифт)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Иң авыр эш – берни дә эшләмәү. (Оскар Уайльд)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Яхшылыкның көче беткәндә, ул яманлыкка әйләнә. (Оскар Уайльд)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бәхетле чагыңда - сабыр, хәсрәт килгәндә акыллы булып кал. (Периандр)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Хәсрәт күрмәгән һәрвакыт бала булып кала. (Никколо Томмазео)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кечкенә хәсрәтләр безне чыгырдан чыгара, ә зурлары үз асылыбызга кайтырга мәҗбүр итә. (Жан Поль Рихтер)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Һәркем үз өлешенә тигән авырлыкларна дөньядагы иң зур авыорлыклар дип саный. (Герман Гессе)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Сулышы һәм акылы булган кеше еларга да тиеш. (Жан-Жак Руссо)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Иң авыр юлны сайлагыз – анда конкурентлар да булмас. (Шарль де Голь)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирә: алга бару. (Оноре де Бальзак)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Меңәрләгән чакрымга сузылган сәяхәт тә бренче адымнан башлана. (Лао Цзы)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үзебезнең кем икәнлегебезне беләбез, кем булырга мөмкин икәнлегебне белмибез. (Вильям Шекспир)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үзегезгә үзегез ышаныгыз, ничек яшәргә кирәклеген аңларсыз. (Иоганн Гете)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Яхшы яшәлгән гомер – озын гомер. (Леонардо да Винчи)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Тормыш беркайчан да гадел түгел. Безнең күпчелегеб өчен аның шундый булуы файдагадыр. (Оскар Уайльд)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Тормыш белән әңгәмәдә аның сораулары түгел, безнең җаваплар мөһим. (Марина Цветаева)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үзенең максатын тормышка ашырудан тәм табучы гына ирекле була ала. (Цицерон)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үзең дә яшә, башкаларга да яшәргә ирек бир. (Гавриил Державин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үзебезне үзебез мактап тормасак, башкаларның мактавы гына безне боза алмас иде. (Франсуа де Ларошфуко)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кемдер безгә яхшылык эшли икән, ул эшләгән начарлыкны да тыныч кына кичерергә тиешсең. (Франсуа де Ларошфуко)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кайда өмет, шунда шөбһә. Шөбһә өмет белән тулы. Өмет тә шөбһә эчендә. (Франсуа де Ларошфуко)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Чама хисен югалтсаң, иң матур әйбер дә иң ямьсезгә әйләнә. (Демокрит)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Яхшылык эшләгәндә сак бул, яхшылыгың үзеңә начарлык булып әйләнеп кайтмасын. (Демокрит)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Ахмакларны мактаучылар аларга зур зыян сала. (Демокрит)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Тән чире кебек үк яшәү рәвешенең дә чире була. (Демокрит)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас. (Ризаэддин Фәхретдин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. (Сократ)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бернинди максатсыз нәрсә дә булса эшләү берни дә эшләмәүгә караганда күпкә яхшырак. (Сократ)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Сүз – эшнең күләгәсе. (Демокрит)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кәгазь бар нәрсәгә дә түзә. (Цицерон)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Балалар күбрәк аларның үзләре белән сөйләшмәгәндә ишетәләр. (Элеонора Рузвельт)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Могҗизалар балачакта гына була. (Владислав Гжегорчик)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Байлык саранлыкны киметми. (Саллюстий)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Танып-белү гаҗәпләнүдән башлана. (Аристотель)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кеше үзенең надан икәнлеген аңлый икән, димәк, ул инде надан түгел дигән сүз. (Публилий)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала. (Роберт Кеннеди)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кирәкле әйбер һәрчак бик кыйммәт була. (Катон)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Балалар – картлыктагы юаныч, шул ук вакытта алар ул картлыкның тизрәк килеп җитүенә сәбәпче дә. (Лионел Кауфман)

  http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Һәркемнән ул бирә алган әйберне генә сорарга кирәк. (А. Сент-Экзюпери)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Артык ышансагыз, сезне алдарга мөмкиннәр, ләкин кешеләргә ышанмау белән сез үзегезне мәңгелек газапларга дучар итәсез. (Ф.Крейн)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Тәрбияче үзе дә тәрбияле булырга тиеш. (Карл Маркс)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма. (Долли Партон)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Белем акылыңны артык эшкә җикмичә генә яшәргә мөмкинлек бирә. (Альберт Эдуард Уиггам)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Иң яхшы дәресне имтиханнар бирә. (Славомир Врублевский)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Белем алыр өчен, акча кирәк. Ә наданлык өчен тагын да күбрәк түләргә туры килә. (Клаус Мозер)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Дуслык – тигезлек ул. (Пифагор)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Дус – сезнең хакта барысын да белә һәм шуңа да карамастан сезне ярата торган кеше. (Джон Аулер)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Ул хәл үз башыңнан үткән үткән очракта гына башкаларны аңлыйсың. (Кшиштоф Конколевский)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кагыйдәләр барлык кешеләр өчен дә бер, ташламалар гына төрле. (Данил Рудый)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үзең белән гайбәт сөйләшкән кеше синең турыда да гайбәт сөйләячәк. (Испан әйтеме)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бәхетнең чагыштыру дәрәҗәсе юк. (Жорис де Брюйн)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Фәнне өйрәнгәндә, кагыйдәләргә караганда мисаллар файдалырак. (Исаак Ньютон)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Миллионның көче - нульләрендә. (Габриель Лауб)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Балаларыгызны күз яшен түгәргә мәҗбүр итмәгез, юкса сезнең каберегез өстендә түгәргә күз яшьләре калмас... (Пифагор)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Акчаны акча тудыра (Томас Фуллер)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Булдыра алучыга караганда теләгән кеше күбрәк эшли (Г.Мари)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Чын ир-ат бумеранг кебек: ул һичшиксез әйләнеп кайтырга тиеш. Ләкин моның өчен аны ыргыта белергә кирәк. (Виктор Гюго)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бәхетле булыр өчен, бәхеткә ия булу гына җитми, аңа лаек була белергә дә кирәк. (Виктор Гюго)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Тормыш белән диалогта аның соравы түгел, ә безнең җавап мөһим. (Марина Цветаева)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Гаилә тормышы - проза, буйдак тормышы - поэзия. (Борис Куртиер)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үткәннәре генә түгел, бүгенгесе дә бөек булса гына халык бөек санала. (Зөлфәт Хәким)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Эшне тиешенчә башкарырга вакыт беркайчан да җитми, ә менә аны яңадан эшләргә вакыт табыла. (Мескимен законы)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бәхеткә мохтаҗ булмаган кеше - иң бәхетлесе. (Сенека Луций Анней)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Байлык - диңгез суы кебек: күбрәк эчкән саен, сусау көчәя генә бара. (Артур Шопенгауэр)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мәхәббәте аз булган кеше мәхәббәт турында күп сөйли. Яратырга сәләтле кеше сөйләми. Ул ярата. (Зөлфәт Хәким)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Яшьлек - тиз узучы авыру. (Иоганн Вольфганг Гёте)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Авызын томалаганга карап кына кешенең фикере үзгәрми. (Джон Морли)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Юлсыз йөгергән кешене юлдан йөгергән аксак та узып китә. (Ф.Бэкон)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кеше кирпеч кебек: күбрәк пешкән саен катылана бара. (Стивенсон Р.)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Балаңны дәшмәскә өйрәт, сөйләшергә алар үзләре өйрәнә. (Стивенсон Р.)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Никах - бәхәсләр белән үрелеп барган озак сөйләшү. (Стивенсон Р.)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бөтен бәхетле гаиләләр дә бер-берсенә охшаган, ә бәхетсезләре һәркайсы үзенчә бәхетсез. (Л.Н.Толстой)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Туган илгә мәхәббәт гаиләдән башлана. (Ф.Бэкон)

 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Яла, гадәттә, намуслы кешеләргә һөҗүм итә; корт та җимешнең асылын ашый бит. (Джонатан Свифт)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Оят һәм намус – күлмәк кебек: пычранган саен кадере кими. (Апулей)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Пыяла йортта яшәсәң, башкаларга таш атма. (Стивенсон)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Нәрсәнедер аңламаган кеше надан түгел. Аңламаган очракта да аңлаган кебек эш итүче надан. (Ш.Рише)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Сәләтең булмаган җиргә тыгылма. (Я.Коменский)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Сай акыл кешене көтүләргә туплый. (С.Давлатов)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кешеләрнең язмыш дигәннәре - аларның ахмаклыклары җыелмасы. (А.Шопенгауэр)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Диңгезнең меңләгән елгалардан бүләк җыюының сәбәбе – аның түбәндәрәк торуында. Шул сәбәпле ул меңәрләгән елгаларга хуҗа булып тора. Башкалардан өстен булырга теләгән акыл иясе дә үзен алардан түбәндәрәк тота. (Лао-Цзы)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бер акыл иясен тапканчы, мең галимне очратырсың. (М.Клингер)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Эгоистка әйләнә-тирә үз портреты өчен кыса булып кына күренә. (Ж.Пети-Сан)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Һәркем үзе аңлаганча ишетә. (Плафт)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Ахмак үзен күрсеннәр өчен алга чыга, акыллы күпне күрер өчен артка кала. (Кармен Сильва)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Азрак сөйләшкән кеше акыллырак булып күренә. (Максим Горький)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе - дин өйрәтеп калдыру. (Ризаэддин Фәхреддин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Нәфрәт белән башланган нәрсә оялу белән тәмамлана. (Л.Н.Толстой)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кешене мактау - аңа өстәмә җаваплылык йөкләү өчен иң кулай мизгел. (Ли Якокка)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Сүз ул - гәүһәр, аның кадерен белсәң, таләп белән бу сүздә фикер йөртсәң. (Мөхәммәдьяр)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Тидермә һичберәүгә син ачы тел, әгәр дә ул тидерсә, син бары көл. (Габдерәхим Утыз Имәни)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Гомер ничек кенә үтмәсен, кеше һаман киләчәкне уйлап яшәргә гадәтләнгән инде ул. (Әмирхан Еники)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мүкләнгән кеше - тормышта үзен югалткан кеше. (Габдрахман Әпсәләмов)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Өмете беткән кешенең өмете - үлем генә. (Ризаэддин Фәхреддин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Ата-ананың ризалыгы - зур мирас. (Гораций)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Якын дустым, сиңа миннән киңәш шул: кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. (Габдулла Тукай)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Агач башыннан егылган кеше хәлен агач башыннан егылган кеше генә белә ала. (Суфи Аллһияр)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән. (Габделҗәббар Кандалый)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Дөньяда шулай яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын. (Муса Җәлил)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Туганлык кадерен белсә - туган ул, әгәр белмәсә - бер ачы суган ул!(Габделҗәббар Кандалый)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Хыял - безнең өчен чит бер нәрсә, һәрбер теләк - якын киләчәк. (Һади Такташ)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кешегә бурычлы булдың - аның колы булдың. (Каюм Насыйри)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Адәм балаларының бәхетләре - хатыннар кулында. (Сәйф Сараи)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кеше үзенең хатасын заманага йөкләтә. (Ризаэддин Фәхреддин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Аз гына белү өчен дә күп укырга кирәк. (Ш.Монтескье)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Еш кабатлый башласаң, дөрес фикер дә көчен югалта. (Андре Моруа)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Яшьлектә кеше өйрәнә, ә картлыкта аңлый. (Эбнер-Эшенбах)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мәхәббәт уңышка тиң: артыннан куганны яратмый.(Т.Готье)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Әгәр нинди дә булса бер эшне башкарганда икеләнсәң, кешеләрне рәнҗетми торган тараф тот. (Сәйф Сараи)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Эчәр су да чамасы кадәр генә булса яхшы. (Котб)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мәхәббәт кешене матур итә. (Гадел Кутуй)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Акчаны саклап тоту аны эшләп табуга караганда авыррак. (М.Монтень)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Ике кешенең дә бер үк нәрсә эшләве алар икесе дә бер үк нәрсә китереп чыгарачак дигән сүз түгел. (Эстебан де Эсмир)

 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үзе башкаларны хөрмәт иткән кеше генә хөрмәткә лаек. (В.А.Сухомлинский)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кеше олырак булган саен, җил дә ныграк исә һәм һәрвакыт каршыга. (Джек Николсон)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Күралмау – көчсезләр эше. (Альфонс Доде)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Көннәр шундый озын, еллар шундый кыска. (Альфонс Доде)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Хаклык эзләүчегә ышаныгыз, аны таптым диючегә ышанып бетмәгез. (Андре Жид)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Әхлаклылык бәхет табарга түгел, бәхеткә лаек булырга өйрәтә. (Иммануил Кант)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Уйлау – үз-үзең белән бәхәскә керү. (Иммануил Кант)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Әгәр кеше юләрлекләр эшләүдән курыкмый икән, димәк, ул әле яшь дигән сүз. (Петр Капица)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Талантның төп билгесе – кешенең үзе нәрсә теләгәнен белүе. (Петр Капица)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кешенең исеме – туган телендә яңгыраган иң татлы һәм иң әһәмиятле аваз. (Дейл Карнеги)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бәхәстә җиңүнең бердәнбер ысулы – аңа катнашмау. (Дейл Карнеги)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үз-үзеңне хөрмәт ит, һәм сине башкалар да хөрмәт итәчәк. (Александр Дюма)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Ялгышка меңәрләгән адымнар илтә, ә дөреслеккә юл бер генә. (Жан Жак Русо)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Күңел көрлеге – сәламәтлектә, акыл көрлеге – белемдә. (Фалес)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе – белгәнне дөрес итеп куллану. (Р.Декарт)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Авыз - акыл капкачы. Капкаң гел ачык торса, акылың югалырга мөмкин. (Антон Лигов)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Ир-ат гашыйк булганы өчен өйләнә, хатын-кыз кияүгә чыгу өчен гашыйк була. (Анри Дювернуа)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бөтенесе дә хәтерсезлектән зарлана, акылым юк дип зарланучылар гына юк. (Ф.Ларошфуко)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Киңәшмәләргә соңга калма, беренче рәттә утырырга туры киләчәк. (Томас Эдисон)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Яхшы эшләреңне онытмаучылар аз булса да булыр, әмма син үзеңнең хата эшләреңне онытма. (Ризаэддин Фәхреддин)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Яшь чакта без яратыр өчен яшибез, ә картлыкта яшәр өчен яратабыз. (Сент-Эвремон)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Син бервакытта да үзең хакында үз фикереңне әйтмә. Аны башкаларга калдыр. (Кәрим Тинчурин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Хаталанулар күп инде ул, ләкин үзең җибәргән хаталарны башкаларга сылтау очраклары тагын да күбрәк. (Якоб законы)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кеше белән аның үзе турында сөйләшсәгез, ул сезне сәгатьләр буе тыңлаячак. (Бенджамин Дизраэли)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Әгәр дә кемдер сезнең аяк табанын ялый икән, тизрәк басып сытыгыз, юкса тешләп алуы бар! (Поль Валери)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кешенең ахмаклыгына дәлил - бер-беренә дошман булган ике кешене дус итеп тотуыдыр. (Ризаэддин Фәхреддин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Өч нәрсә күңелгә кайгы китерер: яман юлдаш, яман хатын, яман холык. (Әбелмәних Каргалый)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үзегезгә ышана башлагыз һәм сез ничек яшәргә кирәклеген шундук аңларсыз. (Иоганн Гёте)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Акча барда бар да дуст шул, бар да яр; акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр. (Габдулла Тукай)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Һәртөрле мәхәббәт үзенә күрә матур һәм дөрес, әмма ул башта түгел, йөрәктә булырга тиеш. (В.Белинский)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үзебезгә үзебез хөкем чыгарып карыйк: без усал, усал булдык һәм усал булачакбыз. (Сенека)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Тугрылык - максатка бара торган юлларның һәм кыскасы, һәм яхшысы. (Ризаэддин Фәхреддин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Әгәр сез үзегезне инде икенче көн рәттән бәхетле хис итәсез икән, димәк, сезлән нәрсәнедер яшерәләр. (Андре Моруа)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Дошманнарыгызны дошман күрмәгез, бергә эшләргә туры килмәгәе. (Эссар)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мәхәббәт акылсызларны акыллы итсә, акыллыларны акылсыз итә. (П.Буаст)

 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кешенең бөеклеге буй белән үлчәнмәгән кебек, халыкның да бөеклеге сан белән билгеләнми. (Виктор Гюго)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Балаларны тәрбияле итүнең иң яхшы ысулы – аларны бәхетле итү.(Оскар Уальд)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Без еш кына балаларыбызны үзебез хыялланганча күрәбез. (Вальдемар Лысяк)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Балаларыңны дәшми торырга өйрәт. Сөйләшергә алар үзләре дә өйрәнерләр. (Бенджамин Франклин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Өйләнгәнче, минем бала тәрбияләүгә кагылышлы алты теориям бар иде: хәзер минем алты балам бар, бер генә теориям дә юк. (Джон Уилмот)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Начарлык үзеннән-үзе эшләнә, ә яхшылык эшләү өчен тырышырга кирәк. (Муртазаев А.К.)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Намуслы кешеләр оятсызларның кабахәтлеге алдында кызарып башларын ия торган начар гадәткә ия. (Белинский В.Г.)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Балаларны өйрәтергә кирәкми, аларга үрнәк күрсәтергә кирәк. (Жозеф Жубер)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Атны су янына китереп була, эчәргә мәҗбүр итеп булмый. (Инглиз мәкале)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Яхшылык – начарлык эшләмәү генә түгел, ә начарлык эшләргә теләк булмау. (Демокрит)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Суд залына үзеңнең дә гөнаһлы икәнеңне белеп кер. (Ф.М.Достоевский)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Халыкныкы халыкта саклана. (Әмирхан Еники)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат - аның күңел байлыгы, теле, сәнгате. (Гариф Ахунов)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану - менә нәрсә озын гомерле итә милләтне! (Мөсәгыйт Хәбибуллин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иҗ беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан. (Туфан МИңнуллин)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Хәтер кеше белән бергә үлә. Үлмәсен дисәң, кәгазьгә теркәп калдырырга кирәк. (Флүс Латыйфи)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кабер ташындагы 3-4 сүзне дә укый алмыйбыз бит! Нинди наданнар без! Бабасы язганны оныгы укый алмасын инде! Ә үзебез һаман дөнья мәдәнияте, халыклар дуслыгы турында сөйләшәбез. Иң элек үз культурасын үзләштерергә, үз тарихының төбенә төшәргә тиеш кеше. (Разил Вәлиев)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Тарихи мисаллар саклауга куелган яшелчә кебек - артык дәрәҗәдә чистарту аларны бозуга китерә. (Зиннур Мансуров)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Тарих хатирәләр, хатлар, мәкальләр, документлар, архивлар рәвешендә барысын да теркәп-туплап килә, чөнки тарих кыйналудан, үтерелүдән, эзәрлекләнүдән курыкмый, чөнки тарих - ул иң гадел һәм кырыс хөкемдер. (Заһид Мәхмүди)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үткән заман тарихын аңлау киләчәккә бару өчен кирәк. Узгандагы ялгышларны белү киләчәктә аларны кабатламас өчен кирәк. Үзең яшәгән чорны бәяләү өчен дә тарихны белү яхшы. (Миргазиян Юныс)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Китап битләрендә гасырлар бер йодрыкка сыя. Йодрыктан тарих битенә кан тама. (Марсель Галиев)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бозык кешеләргә катнашмагыз, алар белән дошман да булмагыз. (Ризаэддин Фәхреддин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр кешесе - үзенең дуслары. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килә торган кешеләр арасыннан эзләгез. (Ризаэддин Фәхреддин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус булырга ашыкмагыз, ә үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман күрмәгез. (Ризаэддин Фәхреддин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Дуслыгы саф булмаган кешеләр белән аркадаш булмагыз, мондый дуслыкка карганда һич дусларсыз тору яхшырак булыр. (Ризаэддин Фәхреддин)
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Әйткән сүзләрем өчен үкенгәнем булды, ләкин беркайчан да дәшми торуым өчен үкенмәдем. (Симонид)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Әгәр кешеләр сиңа комачаулыйлар икән, яшәвеңнең бер мәгънәсе дә юк. Кешеләрдән ераклашу – үз-үзеңне үтерү. (Толстой Л.Н.)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кешеләр, кешелекле булыгыз! Бу – сезнең беренче бурычыгыз. (Ж.Ж.Руссо)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Әгәр дә сезне берәү дә яратмый икән, ышаныгыз: моңа сез үзегез гаепле. (Ф.Додридж)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә. (А.Дистервег)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Күпне вәгъдә итмичә генә күпне эшлә. (Пифагор)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Кирәкмәгәнне оныта белү – иң кирәкле фән. (Антисфен)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Теләсә нинди белем интуициядән башлана, аңлатмаларга әйләнә, соңыннан идеяләр белән тәмамлана. (Кант)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Акыл белемдә түгел, акылны эшкә җигә беләүдә. (Аристотель)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Акыл - тәҗрибәнең кызы. (Леонардао да Винчи)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Акыллы буласың килсә, дөрес итеп сора, игътибар белән тыңла, тыныч җавап бир, әйтер сүзең калмаганда сөйләшми тор. (И.Лафатер)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Бөек иҗат һичкайчан югалмый. (Гадел Кутуй)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Талантның ике канаты була: берсе - халык, икенчесе - хезмәт. (Аяз Гыйләҗев)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Талантлы кеше горур була. (Туфан Миңнуллин)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Хезмәтсез галим - җимешсез агач. (Сәгъди)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Яхшы китапны беренче тапкыр укыганда, без яңа дус тапкан кебек булабыз. Китапны икенче тапкыр уку - күптәнге дусны күрү кебек. (Вольтер)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Белем мәхәббәт уята: фән белән күбрәк танышкан саен, аны күбрәк яратасың. (Н.Г.Чернышевский)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кеше бар нәрсәне дә белә алмый, ләкин белмәгәнне беләм дип әйтү - оят. (Л.Н.Толстой)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Моңы бар көйләп күрсәтер, теле бар сөйләп күрсәтер. (Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Хыянәт итмә анаңа: телеңне сатма калада! (Мөҗәһит Әхмәтҗанов)

 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Сүзне колак белән ишетәләр, йөрәк белән үлчиләр.(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Теләгеңне телә туган телеңдә, әниеңне котла туган көнеңдә.(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Тел түрә дә итә, гүргә дә кертә.(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Кем үзенең теләкләре юнәлешенә ныклы ышану белән карый һәм шулай яшәргә тәвәккәллек кыла, көтмәгәндә ул үзенең уңышлары белән очраша. (Гэнри Дэвид Сорэя)
 
http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Акыл хыялның тормышка ашуына яңадан-яңа сылтаулар табып тора һәм аны чынбарлык итүне кичектерә килә. Ә бу соңару гомер буе дәвам итә. Тормыш тәмамлана, ә хыял тузанлы тартмада ята бирә. (Б.Франклин)