Мастер-класслар

Сиякина Нәфисә Равил кызы

НӘРСӘ УЛ МАСТЕР-КЛАСС? 

Педагогларның тәҗрибә уртаклашу чарасы буларак - мастер-класс үткәрүне оештыру

 

Мастер-классның нәрсә аңлатканын без барыбыз да беләбез инде. Шулай да аның турында аңлатма биреп китү урынлы. Мастер-класс сүзе безгә инглиз теленнән кергән. Мастер-билгеле бер өлкәдә белеме һәм тәҗрибәсе булган кеше,ә класс-шөгыль, дәрес дигәнне аңлата. Бүгенгесе көндә бу термин киң таралыш алды, хәзер хәтта иң гади семинарларныда мастер-класс дип атыйлар. Педагогик күнекмәләрне професионализмны башкаларга җиткерүнең бер чарасы ул - мастер-класс

Педагог -мастерга үз тәҗрибәсен эффектлы күрсәтә белергә, мөмкин кадәр күбрәк коллегалары белән бүлешә белергә тиеш. Бу шул ук вакытта профессиональ  һәм үзүсешкә китерә торган булсын. Мастер-класс-педагогик тәҗрибәне күрсәтүнең бер формасы булып тора

Мастер-класс, үзенә күрә, педагогларның кече группаларын берләштерүче эш төре. Биредә педагог- мастер үзенең  эш системасы белән таныштыра. Профессиональләр өчен мастер-класс яңа технологияләр, яңа методикалар, автор эшкәртмәләре  белән танышу өчен мөмкинлек чарасы. Мастер-классны семинар дип атарга мөмкин. Шушы семинарда специалист  практикада яңа технология һәм методларны ничек куллануы турында сөйләп кенә калмый, ә күрсәтә дә. Мастер-классның үзенә күрә бер формуласын китерергә мөмкин. :

Уңышлы технология+компетентлы специалист + коллегалар өчен аңлаешлылык = мастер класс

Бу мастер-класс формуласына тагын интерактивлык өстәргә була. Чөнки хәзерге заман дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану бик актуаль, үтемле,балаларда кызыксыну уята, вакытны экономияләүгә булыша.

Һәр мастер класс үткәрүченең эше әлеге принципка нигезләнгән булырга тиеш. “Мин моны ничек эшләргә беләм. Мин сезне өйрәтәм”.

 Мастер-класс ул ике яклы процесс һәм “остаз-тыңлаучы” мөнәсәбәте шушы процесста аерылгысыз күренеш булып тора. Өзлексез контакт, һәр тыңлаучыга практик –индивидуаль якын килү-нәкъ менә шушылар, мастер – классны, башка укыту формалары һәм методларыннан аерып тора.

  Мастер –класс  тематикасы үз эченә түбәндәгеләрне алырга мөмкин:

  • Актуаль проблема һәм технологияләрне күзәтү;
  • Технологияләр куллануның төрле аспектлары һәм алымнары
  • Технологияләрне практикада куллануның авторлык методлары

Мастер-класс барышында катнашучылар түбәндәге эш төрләре башкаралар

  • Мастер-класс темасы буенча эшкәртмәләрне өйрәнәләр
  • Алынган нәтиҗәләр буенча фикер йөртүдә катнашалар
  • Сораулар бирәләр, концультация алалар
  • Тикшерелгән проблеманы чишү буенча үз фикерләрен әйтә алалар.

Мастер –класс үткәрүгә әзерләнгәндә педагог-мастер аудитория белән эшли алу күнекмәләрен ныгыта. Үз эшен йомгакларга өйрәнә.”Тыңлаучылар” экспертка әйләнәләр, анализ ясарга, үз мөмкинлекләрен күрергә, үз позициясен тотарга өйрәнәләр.

Мастер – класс эшен планлаштырганда бердәм максат билгеләнелә. Мастер – классның үз структурасы була: яңа белемнәр кертү, шул белемнәрне ныгыту, рефлексия (йомгаклау).

1. Яңа белемнәр кертү – бу мастер-класс барышының теоритик өлеше. Әлеге этапта эшчәнлекнең билгеле юнәлеше буенча мастер-класс җитәкчесенең педагогик тәҗрибәсе тәкъдим ителә.

2. Ныгыту өлешендә кирәкле күнекмәләр булдыру процессында алынган белемнәрне эшкәртүгә вакыт бирелә

3. Рефлексия. Һәр катнашучы практик эшчәнлек өчен конкрет рекомендацияләр алалар .

Дәреснең максаты мастер тарафыннан куела. Бу максат аның нәрсә күрсәтәчәгенә бәйле.

Бу түбәндәгеләр булырга мөмкин:

  • эшчәнлек, белем бирү, үз белемеңне үстерү программасын һ.б. күрсәтү
  • педагогның үз эшчәнлегендә кулланган аерым эш формаларын күрсәтүе
  • аерым эш методларын күрсәтү
  • эшчәнлекнең инновацион моментларын күрсәтү

Мастер-класс күрсәткәндә түбәндәге эш формалары кулланышка керергә мөмкин

-лекция

-практик эш

-интеграцион эш(лексик-практик эш)

Мастер-класска әзерлек вакытында мастер түбәндәге документларны әзерләргә мөмкин:

  • мастер-классның буклеты
  • конспекты
  • презентация

Сүз уңаеннан презентаця ясауга берничә таләпне китереп китәсе килә.

Информацияне экранга урынлы чыгара белү, эзлеклелек бик мөһим. Слайдның дизайнына  игътибар итәргә кирәк. Кече яшьтәге балалар өчен презентацияләр бизәкле, игътибарны җәлеп итүчән рәсемле булырга тиеш. Ә өлкән класслар өчен киресенчә җитди эшлекле стильдә булырга тиеш.

Текст ачык, яхшы укыла торган булырга тиеш. Фонның төсе белән шрифтның төсе охшаш булмаска тиеш.

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: “Туган тел дәресләрендә кроссенс алымын куллану”

(Мастер-класс)

Максат: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә логик һәм иҗади фикерләү технологиясе алымы – кроссенс белән таныштыру, әлеге алымны практик кулланырга өйрәтү.

Мастер-класс барышы

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Сезне үземнең осталык дәресемдә катнашырга чакырам.

– Ни өчен балалар дәрестә пассив?

– Ни өчен аларга дәрестә кызык түгел?

– Ашыгыч рәвештә нидер үзгәртергә кирәк! Нәрсәне?

– Ә сез ничек эшләр идегез?

Бүгенге осталык дәресемнең девизы итеп, мин Г.Ибраһимов сүзләрен китерер идем: «Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр…». Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башында әйткән бу сүзләре белем бирүдә яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен тулысы белән ача. Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе: мәктәпне тәмамлаганда, укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Һәм ул стандартның нигезе булып тора. Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш.

Эшкә керешкәнче, түбәндәге сорауларга хор белән җавап бирүегезне сорыйм.

– Чиста кәгазь бите нинди төстә? (Ак)

– Яңа яуган карның төсе нинди? (Ак)

– Песи нәрсә эчә? (Сөт, су)

Әлбәттә, песи су эчә, ләкин кайберләрегез уйлап та тормыйча: «Сөт», – дип җавап бирде. Нигә шулай була соң? Сездә «ак»» сүзе белән күзаллаулы бәйләнеш, ягъни ассоциация туды…  

Сезне күзаллаулы бәйләнешкә нигезләнгән, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган логик һәм иҗади фикерләү технологиясе алымы – кроссенс белән таныштырырга телим.

Шулай итеп, осталык дәресемнең темасы – «Кроссенс алымы».

Нәрсә соң ул «кроссенс»? Инглиз теленнән «фикерләр киселеше» дип тәрҗемә ителә. Әлеге алым язучы, педагог, математик Сергей Федин һәм техник фәннәр докторы, рәссам, фәлсәфәче Владимир Бусленко тарафыннан уйлап табылган. Бу хактагы язма беренче тапкыр 2002 елда «Наука и жизнь» журналында басылып чыга.   

Кроссенс – ул табышмак, башваткыч, ребус.

9 квадраттан торган зур шакмак, һәр шакмакта мәгънәләре белән бер-берсенә бәйле, туры килә торган рәсемнәр урнаштырылган.  

Кроссенс төзүнең өч төрле ысулын аерып карарга була.  

Корссенс гади һәм катлаулы булырга мөмкин.

Гади кроссенс – картиналар арасында бәйләнеш гади, укучылар әлеге кроссенсны рәсемнәр буенча гына аңлаталар.

Катлаулы кроссенста рәсемнәр символ ярдәмендә бирелә, шуңа күрә эчтәлекне уйлап, тирән итеп бирү сорала. Кроссенсларны тел һәм әдәбият дәресләрендә дә кулланырга була. Мәсәлән, татар теле дәресләрендә «Антонимнар» темасын кабатлаганда әлеге кроссенсны файдаланырга була. Әдәбият дәресләрендә әдипнең билграфиясе белән танышкач, әдәби әсәрне укып чыккач, анализ өлешендә кулланырга мөмкин.

– Әлеге слайдта рәсемнәрне нәрсә берләштерә? (11 – 12 нче слайдлар)

Г.Тукай әсәрләре

– Әлеге кроссенсның темасын табыйк. Игътибар белән карасаң, антонимнар яшеренгән рәсемнәр урнаштырылган.

Алдагы слайдтагы кроссенсны әдәбият дәресләрендә файдаланырга була. (Слайд №15, 16) (Мостафа – герой-шагыйрь М.Җәлилнең туган авылы“Хөсәения” – Оренбургта Җәлил укыган мәдрәсә, Әдәбият институты- шагыйрь белем алган югары уку йорты/)

 – Яхшы,ә алдагы рәсем нинди бәйләнештә? (“Чаңгы шуу” – Муса Җәлил спорт белән кызыксынган, ә чаңгы шуу аның иң яраткан шөгыльләреннән берсе була. А.Алиш – Җәлилнең дусты, көрәштәше.”Моабит дәфтәрләре” шагыйрьнең әсирлектә язган шигырьләре тупланмасы. “Алтын Йолдыз”- 1953 елда М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә.) Шулай итеп, кроссенс кем турында? (Муса Җәлил)

Кроссенсның берничә дөрес җавап варианты булырга мөмкин. Укучыларның игътибарын бер генә дөрес вариантка юнәлтергә кирәк түгел. Иң мөһиме – әлеге методның өстенлеге дә шунда: укучыларны иҗади фикерләргә өйрәтү.

Инде кроссенсны чишү юллары белән таныштык. Хәзер аны төзү алгоритмын тәкъдим итәм:

– тема, идеяне билгеләү;

– темага кагылышлы 8 – 9 элементны аеру;

– иллюстрация, картиналар сайлау;

– һәр сурәтнең үзенчәлеген билгеләү;

– охшаш бәйләнешләрне табу;

– кроссенс әзер.  

Хөрмәтле коллегалар, хәзер мин сезгә укучылар ролендә булып карарга тәкъдим итәм.  Өстәлдә рәсемнәр һәм 9 квадраттан торган буш шакмак. Сезгә рәсемнәрне билгеле бер эзлеклелектә әлеге шакмакларга урнаштырырга һәм кроссенсны чишәргә кирәк булачак. (Рәсемнәр таратыла, төркемнәрдә эшлиләр.)

– Кайсы төркем әзер? (Әлеге рәсемнәрдә эш-хәрәкәтне белдергән күренешләр сурәтләнгән.)

– Димәк, кроссенска нинди исем бирерсез? (Фигыль.)   

– Икенче төркемнең эшен карыйк. (Әлеге рәсемнәрдә сәламәтлекне белдергән күренешләр сурәтләнгән.)

– Димәк, кроссенска нинди исем бирерсез? (Сәламәтлек.)  

– Хөрмәтле хезмәттәшләр, дәреснең кайсы этабында кроссенсларны кулланырга була? (Теманы ачыклаганда, проблемалы ситуация тудыру өчен, иҗади өй эше итеп тә бирергә була.)

– Темаларны үткәндә дәрескә кроссенс алымын кертеп җибәрү укучыларның кызыксынуларын, фикерләү сәләтләрен тагын да үстерә. Бу алымны дәреснең төрле этабында кулланырга була:

– өй эшен тикшергәндә (таяну схемасы буларак);

– дәреснең темасын, максатын билгеләгәндә;

– белем һәм күнекмәләрне ныгыту, кабатлау дәресләрендә;

– иҗади төрдәге өй эше итеп бирергә була.  

Рефлексия

Укытучы. Кроссенсны методик алым буларак бер үк сүз төркеменә караган өч сүз ярдәмендә тасвирлагыз. (Исем: ассоциация, логика, алым; рәвеш, сыйфат: кызыклы, файдалы, катлаулы…. фигыль: уйлата, фикерләтә, кызыксындыра.)

Шулай итеп, кроссенсның максаты – нәрсә дә булса өйрәтү түгел, ә укучының мөстәкыйль рәвештә эзләнүе өчен шартлар тудыру.

Осталык дәресен татар халкының «Белемлелекнең чиге юк» дигән мәкале белән тәмамлыйм.



Предварительный просмотр:

Мастер класс “Проблемалы укыту”

Укытучы. Күпме мәгънә салынган бу сүзгә. У- укымышлы, К – кызыксынучан, Ы – ышанучан, Т-тынгысыз, У- уйланучан, Ч –чыдам, Ы - ....... .Бу һәрбер укытучыга хас сыйфатлар.

Укытучы һөнәре авыр хезмәт дигән сүзләргә 2 дистә елдан артык эшләү дәверендә инде ничә тапкырлар инадым, ләкин бу авыр хезмәтнең ниндидер сихри көче бар, ул мине үзенә тарта.

Минем мәктәптәге көнем нәрсәдән башлана һәм нәрсә белән тәмамлана? Әлбәттә, Дәресләр белән. Беренче карашка бу йомык түгәрәк, әммабу түгәрәк эче төрле кызыклы вакыйгалар белән тутырылган. Очрашулар, киңәшләр, ачышлар, шау-шулы тәнәфесләр, киңәшмәләр, җыелышлар… Сынауларга сыгылып, боегып утырырга вакытым юк, мин һәр көн алга атлыйм...

Сезне дә бер гади эш көнем белән танышырга чакырам. Минем иҗади остаханәмә рәхим итегез.

(Укучылар кереп утыралар һәм карточкалар буенча биремнәрне эшли башлыйлар: 1 өстәл – татар теле, 2 өстәл - әдәбият, 3 өстәл – дәрестән тыш эшчәнлек. 1 өстәлдә 3 карточка бирелә. 5 класс – ребус буенча савыт, ваза сүзләрен табып, дәрес темасын ачыклыйлар һәм кагыйдә чыгаралар; 6 класс – табышмак аша лимон сүзен табып нинди? соравына җавап булган сүзләр язалар һәм дәрес темасын, кагыйдәсен ачыклыйлар; 7 класс – бирелгән күнегүләр буенча хәл фигыльгә хас үзенчәлекләрне барлый һәм моделен төзи.)

Укытучының иҗади остаханәсе бүгенге тормышта яңа технологияләргә бай. Саный китсәң бик күп алар, ләкин аларны дөрес, урынлы итеп файдаланып әхлаклы, һәр эшкә иҗади якын килә белгән, белемле шәхес тәрбияләү минем төп бурычым.

Укучыларда бу сыйфатларны тәрбияләүдә уку-укытуымда Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе белән берлектә проблемалы укыту алымын да кулланам. ФДББстандартларының да төп таләбе максатка ирешү өчен җавабы күренмәгән сорау куюдан гыйбәрәт бит.

Проблемалы укыту төшенчәсенә бүгенге көндә бердәм билгеләмә юк. Төрле галимнәрнең фикере төрлечә. (Бер төркем эзләнүче галимнәр ( М. И. Мәхмүтов, В. Оконь)- проблемалы укытуны яңа система, ә икенче төркеме (И. Я. Лернер) – гадәттән тыш укыту методы, өченчеләре (Ю К. Бабанский)- укуның эффектлыгын күтәрү чарасы итеп, дүртенчеләре (М. Н. Скаткин) - укытуны оештыруга үзенчәлекле якын килү, бишенчеләре (Мельникова Е. Л). - иҗади якын килү итеп карый.) Ләкин барлык авторларны да бернәрсә берләштерә:проблемалы укыту – укучының укытучы белән системалы рәвештә яңа проблемаларны чишү юлларын эзләүне оештыручы педагогик процесс.

Һәр галимнең үз фикере булган кебек минем дә проблемалы укытуны куззаллауда үз фикерләрем бар. Ә хәзер менә шуларның берничәсен сезгә тәкъдим итәрмен.

1 өстәл – татар теле дәресе. Бу группада безнең 5 нче, 6 нчы, 7 нче сыйныф укучылары эшли. Аларга карточкалар тәкъдим ителде, бу биремнәрдә укытучы укучыга нәрсә җиткерергә теләгәнлеген алар хәзер безгә аңлатып үтәрләр.

Көтелгән нәтиҗә (5 класс) – ребусны чишкәннән соң савыт һәм ваза сүзләре килеп чыкты, бу ике сүздәдә в авазы ике төрле әйтелә. Татар сүзләрендә в хәрефе ирен-ирен тартыгы w булып укыла, ә алынма сүзләрдә в хәрефе ирен-теш тартыгы в булып укыла, әйтелеше төрле булса да язуда бер үк в хәрефе белән күрсәтелә.

Күргәнебезчә, 5 сыйныф өчен проблемалы ситуация яңа материалны аңлатканда традицион алым аша кулланылды, монда укытучы тарафыннан куелган проблеманы чишү анализ ясаудан торган «ачышлар»га таянып алып барылды.

Көтелгән нәтиҗә (6 класс) – бу ак һәм кара төсләргә карап мин көн-төн, җылы-салкын, кыш-җәй, авыр – җиңел кебек сүзләр яздым. Бу капма-каршы мәгънәле сүзләр. Димәк дәресебезнең темасы антонимнар.

Исем

Кыш

Җәй

2 сыйфат

Салкын, карлы.

Чәчәкле, җиләкле

3 фигыль

Туңдыра, шатландыра, бүләкитә.

Кыздыра, шатландыра, уйный

Фраза

Кыш бабай бүләкләр алып килә.

Бик күңелле вакыт

Төп фикер

Яңа ел. 

Каникуллар

6 нчы сыйныф өчен проблема критик фикерләү һәм синквейн аша чишелде, бу алымнар укучыларның иҗади фикер йөртүен үстерә. Укучы бирелгән теманы ачыклап, үзлектән нәтиҗә чыгара.

Көтелгән нәтиҗә (7 класс) барлык карточкалардагы биремнәрне караганнан соң хәл фигыль турында модель төзедем.Хәл фигыль эш яки хәлнең үтәлү рәвешен белдерә, 4 төре бар, ып/еп/п формалы хәл фигыль, рәвеш кебек чагыштыру яки артыклык дәрәҗәсендә кулланыла; юклык формасы –мыйча/-мичә; II төр барлык формасының кушымчалары- а/-ә, -ый/-и; юклык формасының –мыйча/-мичә, - мый/-ми; III төр барлык формасының кушымчалары – гач/-гәч, - кач/-кәч , -еп/-ып; юклык формасының –ма/-мә; IV төр барлыкта гына килә. Барлык формасының кушымчалары- ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче; юклык формасы юк дигән нәтиҗә ясадым.

7 сыйныф өчен проблема укумәсьәләсен адымлап чишү этабы - иҗади үсеш технологиясенә корылды.

2 өстәл – дәрестән тыш эшчәнлек. Бу группадагы укучылар проблемалы укытуның мөстәкыйль тикшеренү, эзләнүэшчәнлеген аңлатып үтәрләр.

Укучыларга карточкаларда “Өстәл календаре” һәм “Исеменә күрә җисеме” дигән сүзләр бирелә, ул үзе теләгәнчә бу сүзләрне кулланып нинди дә булса проект яки фәнни эш башкаруны күрсәтергә тиеш.

Көтелгән нәтиҗә (8 класс) –Өстәл календаре. Бу бирем безнең класска сыйныф җитәкчебез Эльмира Флуровна алып барган түгәрәктә бирелде. Татарча өстәл календаре бармы?Шинный һәм Химия заводлары өстәл календаре чыгара бит, ә ни өчен шәһәребез турында татарча календарь чыгармыйлар икән? дигән сорауларга җавап эзли башладык һәм “Түбән Каманың ял итү урыннары турында календарь ясау теләге туды. Моның өчен эшебезнең максатын, бурычларын билгеләдек һәм эш планын төзедек. Җыелган мәгълүматларны туплап менә шушындый календарь ясадык. Без үз эшебездән зур канәгатьләнү алдык.

Күргәнебезчә, проблемалы укытуда мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлеге проектлар эшчәнлеге белән охшаш дип әйтер идем. Бу алым дәрестә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә дә уңай нәтиҗәләр бирә.

Көтелгән нәтиҗә (9 класс- Түгәрәктә “Исеменә күрә җисеме” дигән тема өстендә эшчәнлек тәкъдим ителгәч мин бик озак уйландым һәм Мөхәммәт ага Мәһдиев әсәрләрендәге исемнәрне тикшерү теләге уянды, чөнкиязучы үз иҗатында исем-характеристика, “сөйләүче исем”нәрне бик күп файдаланган.Шулай итеп, “Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә исемнәр бакчасы” темасы буенча эшли башладым, эш барышында максатлар куелды.Эшемнең объекты булып, язучының «Без кырык беренче ел балалары», «Фронтовиклар», «Кеше китә – җыры кала» әсәрләре алынды, предметы булып, шушы әсәрләрендә кулланылган исемнәрнең үзенчәлекләрен билгеләү алынды. Шулай итеп мин 4 бүлектән торган фәнни эш язып чыктым. Бүгенге көндә уңышларыбыз да бар. Сез аны слайдта күрәсез.

Ә хәзер ял итү моментына тукталыйк.

Укучылар түгәрәккә баса, салмак кына көй уйный, түгәрәктә әйләнәләр, көй туктап сорау ишетүгә, пралашып басалар.

  • Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)
  • Затланышлы фигыльләр?(4)
  • Күплек сан кушымчасы ничә төрле?(4)
  • Фигыльләр төркемчәләре? (7)
  • Сан төркемчәләре (5)

Күргәнебезчә, проблемалы укыту алымын укытучы эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә кулланырга мөмкин. Аны дөрес оештырганда ул укучыларның акыл көче үсешенә ярдәм итә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, аналитик-логик фикерләүне үстерә, иҗади фикерләүне үстерә.

СҮЗЕМНЕ Бөек педагог К.Д.Ушинский ФИКЕРЕ БЕЛӘН тәмамлыйсым килә:

“Укытуны шундый итеп оештырырга кирәк ки, балалар мөмкин кадәр мөстәкыйль хезмәт куйсыннар, ә укытучы шул мөстәкыйль хезмәткә җитәкчелек итеп, аңа материал биреп торсын.”Барысы да безнең кулда!



Предварительный просмотр:

Мастер-класс

Тема: Укучыларның проект эше белән идарә итү

Максат:  Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын кулану эше тәҗрибәсе белән уртаклашу

Бурычлар:

  1. Проект эшчәнлегенең эш этапларына күзәтү ясау.
  2. Проект эшенең төрләре белән таныштыру.
  3. Проект өстендә эшләү, практик  күнекмәләр формалаштыру.

Җиһазлар: шагыйрьләргә багышланган күргәзмә: портретлары, китаплары, аларга багышланган журналлар;, проект эше өчен кирәкле әйберләр: ватман, фломастерлар, клей; планшетлар, энциклопедияләр, презентация, музыка

Кереш сүз.

Хөрмәтле коллегалар! Һәрберебез белем бирү шартларында күп кенә проблемалар белән очрашабыз. Мин үзем мондый очракта аларны чишү өчен фәнни- эзләнү методын кулланып эш итәм. Бу метод укучыларның дөньяны танып белү, акыл эшчәнлеге мөмкинлекләрен үстерүнең төп нигезе булып тора. Бүген мин сезнең белән дәрестә һәм дәрестән соң чараларда проект методын кулланып эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашасым килә. Сезнең белән практик рәвештә эшләп, бу методның өстенлекләрен һәм эффектив икәнен күрсәтәсем килә. Моның өчен мастер-класс үткәрү формасын гадәти булмаган төрен алдым. Хөрмәтле коллегалар! Сезнең белән янәшәдә проект һәм эзләнү эшләре белән шөгыльләнеп югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларым утыра. Алар белән бергә эшләү- бу методның асылын аңларга ярдәм итәр дип уйлыйм. Төп өлеш. 

Укучылар белән диалог. Нәрсә соң ул проект? Проект сүзе нәрсәне белдерә? (фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы). Хәзер проектны булдыру өчен эш этапларын билгеләп китик. Менә проблема туды ди, без алга барып нишлибез? (сорауларга җавап бирер өчен информация туплыйбыз, эзләнәбез). Беренче этап-эзләнү этабы. Аннан соң нишлибез? (мәгълүматны системалаштырабыз, эшнең планын төзибез). Икенче этап- аналитик этап. Өченче этапта нишлибез? План буенча мөстәкыйль эшлибез, эшкә анализ ясыйбыз. Бу этап- практик этап дип атала. Соңгы этапта нишлибез? Проектны яклыйбыз, бу- презентацион этап. Пректның нәтиҗәсе булып нәрсә булырга мөмкин? (реферат, буклет, газета, фильм, альбом, презентация һ.б) Проект кыска вакытлы да булырга мөмкин. Укытучы. 

Шундый бер проект эшен без сезнең белән үтәрбез. Ике тема бирелә.

1.М.Җәлил- ирек шагыйре ( Сугышка кадәрге иҗаты)

2.  Г.Тукай- шагыйрь, көрәшче  

Тема сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?(аның актуаль булуына) Ике команда да җавап бирә. Бу темалар буенча кирәкле материаны икенче конвертта таба алырсыз. Экранда мин сезгә темаларны яктырту өчен план тәкъдим итәм. Шулай итеп без проектның өлешчә 2,3,4 этабын башкарырбыз. Хәзер тема буенча проект эшенә керешәсез. Кирәкле мәгълүматны интернет челтәреннән:Тукай, Матбугат.ru, Белем.ru сайтыннан, энциклопедияләрдән, китаплардан ала аласыз. Проект эше вакытында сез бер-берегез белән аралашып, фикер алышып эшләгез. Эшнең барышы белән безнең белән дә уртаклаша аласыз.

Проект эшен эшләү

  Проект эше тәмамланганда 2 укучы кыскача үзләренең эзләнү эшләре турында сөйлиләр. Алар берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге коференцияләрдә катнашып призлы урын алган укучылар: Гайнетдинова Э – 2013 ел, “Татар теле-шагыйрьләр теле” республика фәнни-эзләнү коференциясенең җиңүчесе, 2015 ел- республика Тукай укуларының II дәрәҗәле дипломы; Стюков Р – К. Насыйри  Регионара яшүсмерләр укулары- 2015 ел, “Шәҗәрәләр- нәсел агачы”  Регионара фәнни-гамәли конференция- 2014 ел һ.б.

Проект яклау. Команда №1

...Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын...

Г.Тукай шагыйрьлек талантын көрәшченең батырлыгы белән куша алды. Ул иң изге теләкләрен һәм мактаулы тормышын халык теләкләре, халык язмышы белән бәйләде.

...Барлык уем кичен-көндезен

Сезнең хакта, милләтем, дип яза бөек Тукай.

Г.Тукайның 1907 елда язылган “Китмибез” исемле патриотик шигыре егерменче йөз башындагы татар поэзиясенең көчле бер үрнәге була. “Китмибез”

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:

— Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр.

Китмибез без, безгә анда монда андагыдан эш кыен:

Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион.

Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:

— Если лучше вам, Туда сами пожалте, господа!

“Халык өметләре” шигыре. Монда Тукай татар халкының язмышын рус халкы белән бәйләгән. Россия туфрагы татар халкының да уртак туфрагы һәм Ватаныбыз да безнең уртак булырга тиеш дип язган. “Халкымның моңа хакы бар”,- ди Тукай.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул халыкныңмы хокукка хакы юк?-

Хакыбыз уртак ватанда шактый ук!

Команда №2

М.Җәлилнең сугышка кадәрге иҗатында илдә барган вакыйгалар, революцияләр сурәтләнә.Революцион көрәш, эшчеләр тормышы темалары аның иҗатында реаль чагылыш таба. Ул революциягә шатлана. 1925 елда басылган “Барабыз” җыентыгы шуны раслый. Андагы шигырьләре Туган илебезне яратырга һәм якларга кирәклегенә өйрәтә.

“Тик булса иде ирек”.

Юк, барсыннан да элек

Тик булса иде ирек,

Кылычым булса кынымда,

Карабиным кулымда,

Сине саклап Туган җирем,

Мин ирләрчә үләр идем

Данлы сугыш кырында.

Халык язмышын М.Җ. үз язмышы белән бәйли. Ул үзен “ирек шагыйре” дип атый. Ул шундый исемле шигырь язган.

Халык улы- минем кардәшләрем ул

Халык- эшче, минем күңелем-җаным ул.

Яшим халкым өчен, көчләр табам мин,

Халык өчен һаман алга барам мин.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: М.Җәлил- халыкның иреге өчен көрәшкән шагыйрь.

Ныгыту

Ике пректны яклауны тыңлагач нәтиҗә ясау. 

Ике шагыйрьнең иҗатында нинди охшашлык бар? ( Әсәрләренең төп темасы булып халык иреге, халык язмышы; Ватанга мәхәббәт..) 

Коллегалар белән диалог

Укучыларда проект эшчәнлеге нинди күнекмәләр формалаштыра?

          - мөстәкыйль фикер йөртү

  • төрле ситуацияләрдә белемнәрен куллана белү
  • көндәлек проблемаларга иҗади һәм фәнни карау
  • максат кую һәм эш тәртибен билгеләү
  • фәнни мәгълүматларга таянып  үз фикерләрен дәлилләү,

өстәмә чыганаклар эзләү

  • табылган мәгълүматларны дөрес куллану
  • билгеле бер проблеманы яктырткан информацияне гомумиләштерү
  • мөстәкыйль эшчәнлек алып бару
  • сөйләм телен үстерү

Рефлексия

Мин мастер- класста... белдем, ....өйрәндем.



Предварительный просмотр:

Осталык дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләре, дәрестән тыш чаралар аша укучыларда этномәдәни компетенция тәрбияләү алымнары”

  1. Кереш.

Җир йөзендә иң зур байлык-

кеше белән аралашу байлыгы.

А.Сент-Экзюпери.

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Тел-шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый.

  1. Актуальләштерү.

Без күпмилләтле республикада яшибез. Бүгенге көндә мәктәпләрдә төрле милләт укучылары бер коллектив булып укыйлар. Укучыларда бер-берсенә карата ачык, толерант булу, хөрмәт белән  карау кебек  сыйфатларны булдырырга, татар телен өйрәнүгә психологик яктан уңай  караш тәрбияләргә тиешбез. Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели.

Бүгенге осталык дәресенең максаты: өйрәнелә торган телдә сөйләшүче халыкның, безнең очракта татар халкының, милли-мәдәни үзенчәлекләре белән танышып, тел нормаларын истә тотып, шул милләт кешесе белән уңышлы аралаша алу.

  1. Мотивлаштыру.

Татарстанда төрле милләт кешеләре яши. Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше, нинди генә милләт кешесе булмасын, татар телен, татар халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә, милли бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә тиеш. Татар һәм рус телләре республикабызның дәүләт телләре булып торалар.

Безнең төп максатыбыз - ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшүче, белемле, тәрбияле, тормышка әзер шәхес тәрбияләү.

  1. Проблеманы кую ситуациясе тудыру.

Барыбызга да яхшы билгеле, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләбе буенча, без укучыларыбызда 3 төрле компетенция тәрбияләргә тиешбез:

1. Лингвистик,

2. Этномәдәни,

3. Коммуникатив.

Алда әйтелгәннәрдән чыгып, әйтегез әле, без бүген кайсы компетенция турында сүз алып барырбыз икән?

- (этномәдәни)

- Сез аны кайдан белдегез?

(Калфак, милли киемдәге курчаклар, монда җыйналган төрле милләт вәкилләре)

-Бик дөрес, ә этномәдәни компетенция нидән гыйбарәт соң?

Бу төр компетенция - өйрәнелә торган телдә сөйләшүче халыкның, безнең очракта татар халкының, милли-мәдәни үзенчәлекләре белән танышып, тел нормаларын истә тотып, этикет кагыйдәләрен белеп, шул милләт кешесе белән уңышлы аралаша алу. Кыскача әйткәндә, телне үзләштерү барышында халыкның мирасын өйрәнү.

Татар телен укытуда, аңа кызыксыну уятуда этномәдәни компетенциянең роле зур. Ул - башка милләт вәкиле белән уңышлы аралашу өчен кирәкле фактор. Шуңа күрә этномәдәни компетенция хәзерге заман мәгарифе өчен актуаль һәм кирәкле компонент булып тора. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң?

  1. Проблеманы адымлап чишүне оештыру.

Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы һәм шактый катлаулы. Татар теле укытучысы үзенең укучыларына туган телдән белем бирү, аларны логик эзлекле, төгәл һәм матур итеп сөйләргә, грамоталы язарга өйрәтү белән беррәттән, мәктәптә укыла торган башка предметларны үз ана телендә үзләштерүгә җирлек әзерли, башка телләрне, шул исәптән безнең илдә милләтләрнең аралашу коралына әйләнгән рус телен өйрәнүгә дә булыша. Дәресләр уздыру белән генә чикләнмичә, системалы һәм планлы рәвештә дәрестән тыш эшләр дә оештырырга туры килә. Уку-укыту процессының бу мөһим ягы укучы шәхесен формалаштыру җәһәтеннән дә нәтиҗәле чара булып тора, чөнки дәрестән тыш эшләрдә катнашу, бердән, ихтыяри булса, икенчедән, укучыларга мөстәкыйльлек һәм иҗади активлык күрсәтү өчен дә зур мөмкинлекләр тудыра. Күп очракларда нәкъ дәрестән тыш эшләрдә укучылар үзләрен ныграк таныталар.

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда бик үтемле итеп, баланы иҗадилеккә этәреп алып барырга мөмкинлек биргән алымнар һәм технологияләр бар.

Әйдәгез, бергәләп шулар белән танышып үтик әле.

  1. Кешене кием бизи дигән бик матур мәкаль бар. Һәрбер милләт вәкиленең үз киенү традицияләре яшәп килә.

Хәзер 3 төркемгә дә курчаклар һәм киемнәр бирәм. Сез аны киендереп кайсы милләт кешесе икәнен әйтергә тиеш буласыз. (курчакларга киемнәр киертү)

Әгәр бармак хәрәкәтләре үсеше баланың яшенә туры килсә, сөйләм үсеше дә нормада була. Димәк, кечкенә классларда вак моторикага күнекмәләр ясатып, балаларның сөйләм үсешенә шартлар тудырырга мөмкин. Бу алымны технология, сынлы сәнгать дәресләрендә дә үткәрергә мөмкин. Технология дәресендә киемнәрне балаларның үзләренә кисәргә бирәм. Сынлы сәнгать дәресләрендә бизәү, буяу эшләре башкарыла. Шулай ук ОРКСЭ дәресләрендә дә кулланырга мөмкин.

Шулай ук, бу курчакларга милли исемнәр кушу, аларны бер-берсе белән аралаштырып, сөйләштереп карау да бик отышлы булачак. Гомумән, укучылар бу алымны яшь үзенчәлегенә карамыйча, бик яратып башкара

  1. Уен –гаҗәп киң төшенчә. Шиллер уенны “Һәр сәнгатьнең нигезе” дип санаган. Уен- иҗат эшенең беренче адымы. Кеше уйнаган вакытта ирекле уйлый, тоя, иҗат итә башлый.

Һәр милләтнең үзенә генә хас милли уеннары була. Ләкин алар бер –берсенә бик нык ошаган. Уен-энер-джайзер дәреснең уртасында уйнатыла. Ул дәреснең динамикасын саклау, укучыларның кызыксынучанлыкларын сүндермәү өчен кирәк.

Без дә күңелле уен уйнап хәрәкәтләнеп алыйк әле. Һәр фокус группадан уенга 2 шәр кеше чакырыла. Уенның тәртибе бик гади. Экрандагы “Туган тел минем өчен....” дигән җөмләне үзегезгә якын сүзтезмә белән тәмамлап, тасмабызны бер-беребезнең кулларына бәйлибез. “Туган тел минем өчен-байлык (шатлык, дәвамчым, әткәм-әнкәм теле һ.б.” Нинди матур дуслык пәрәвезе барлыкка килде. Сезнең өчен дә туган тел гомер буена кызыл җеп булып сузыла барсын, аны балаларыбызга да тапшырып килик, югалтмыйк.

3. Сезнең алдыгызда төрле төстәге һәм төрле тәмдәге конфетлар салынган савытлар. Ә хәзер аларны бергә кушыйк әле. Салават күпередәй бик матур төс барлыкка килде. Ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында өйрәндек?

-Без төрле, ләкин бердәм.

Әйе, дөрес. Конфетларны берләштерү-рефлекcия өлеше. Бу юл белән төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген, дуслыгын аңлатырга мөмкин.

Хөрмәтле коллегалар, осталык дәресе барышында берләштергән шушы тәмнәр һәм төсләр-безнең күпмилләтле укучыларыбыз ул. Мәктәпне тәмамлаган укучылар да балкып, янып торырга, бер-берсенең гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәргә тиеш. Укучыларның күпкырлы,төрле яктан камил булуы безнең кулларда.

Осталык дәресемне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: без кайда, кемнәр белән генә яшәсәк тә, нинди генә милләт балаларын укытсак та, дус, тату бердәм булыйк. Шул вакытта гына дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч, күкләребез аяз булыр.