Сиякина Нәфисә Равил кызы

Сезне үз сайтымда күрүемә бик шатмын!

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Рәхмәт Сезгә!

Рөстәм Сайпеев

Нәфисә Равиловна, сезнең “Туган тел һәм әдәбият фәненнән проект эшчәнлеге оештыру: эш тәҗрибәсеннән” дип аталган методик әсбабыгыз дәрестән соң эшчәнлек алып бару өчен миңа зур таяныч. Китабыгызда бәйрәмнәр дә, туган ягыбызның зыялы шәхесләре турында мәгълүмат та бар. Рәхмәт сезгә!

Әлфия Заһидуллина

Нәфисә Равиловна Сиякинаның «Татар теленнән проект эшчәнлеге оештыру: эш тәҗрибәсеннән» методик әсбабы – татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү максатыннан язылган тирән эчтәлекле хезмәте. 2023 елда дөнья күргән бу җыентык, ана теле укытучылары өчен бик кирәкле кулланма булып тора.

Әсбап проект эшен оештыру технологияләрен адымлап аңлата, татар теле укыту процессында практик күнекмәләр булдырырга ярдәм итә. Авторның эш тәҗрибәсенә таянып төзелгән материаллар, шаблоннар һәм мисаллар укучыларны актив укытуга җәлеп итә, иҗади фикерләү һәм телне гамәли куллану мөмкинлекләрен киңәйтә.

Җыентыкның төп уңышы - укучыларның проект эшчәнлеген үзләштерүен җиңеләйтү, эш барышын системалаштыру, һәм татар телендә аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән методик чараларны тәкъдим итү. Шулай ук, пособиедә кулланылган методик алымнар заманча педагогик таләпләргә туры килә һәм заманча технологияләр куллануны да күз уңында тота.

Гомумән алганда, Нәфисә Равиловна Сиякина иҗат иткән бу методик пособие татар теле укытуның эффективлыгын күтәрүдә мөһим роль уйнаячак, мәктәпләрнең методик базасын тулыландырачак һәм укытучыларның эшен һичшиксез җиңеләйтәчәк дип ышанып калам.
Нәфисә Равиловна, сезгә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез нәтиҗәсе итеп чыгарган әсбап өчен рәхмәт!

Бик зур рәхмәт Сезгә!

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Огромное спасибо Вам!

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Җылы сүзләрегез өчен бик зур рәхмәт, Рәзидә Әнвәровна!

Галина Россеева

Хочу выразить своё восхищение методическим сайтом учителя! Здесь собрана уникальная коллекция материалов, которая значительно облегчает подготовку к урокам и делает процесс обучения более интересным и увлекательным.
Особенно радует разнообразие представленных методик и подходов. Каждый учитель сможет найти что-то полезное для себя и адаптировать материалы под индивидуальные особенности своих учеников.
Благодарю за такой замечательный ресурс! Уверен, что благодаря ему многие учителя смогут раскрыть свой потенциал и достичь новых профессиональных высот. Спасибо за Ваш труд!

Зульфия Маштеева

Нәфисә Равиловна, сез укучыларыгызны проект эшләре әзерләргә, эзләнүләр үткәрергә яхшы өйрәткәнсез. Сайтыгыздагы материаллар һәм методик эшкәртмәләр китабыннан без дә файдаланабыз, сезгә хезмәтегез белән уртаклашкан өчен рәхмәтемне белдерәм, эшегездә тагын да зур уңышлар телим! Сез - чын укытучы, безнең остазыбыз!

Рәзидә Әнвәровна

Хөрмәтле Нәфисә Равиловна! Сезнең "Татар теленнән проект эшчәнлеген оештыру: эш тәҗрибәсеннән" дигән методик әсбапны зур кызыксыну белән укыдым. Ул инде минем өстәл китабыма әйләнде. Үзем өчен бик күп материал таптым һәм аны эшемдә кулланам. Тәҗрибә уртаклашуыгыз өчен зур рәхмәт! Яңа хезмәтләрегезне көтеп калабыз!

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Бик зур рәхмәт, кулланыгыз!

Зульфия Маштеева

Мастер-классларыгыз очен зур рэхмэт, безгэ алар - урнэк.

Добавить запись

Защита от спам-роботов