"Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә-класстан тыш эш
статья по алгебре по теме

Укытуның сыйфатын күтәрүдә класстан тыш эшчәнлекнең мөһимлеге. Бу- төрле дистанцион олимпиада һәм конкурсларда катнашу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mbgu.docx16.9 КБ

Предварительный просмотр:

МБГУ “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбе”

“Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә - класстан тыш эш”.

                            Шакирҗанова Ф.Г.

Юлбат урта мәктәбенең математика укытучысы

                                 2011нче ел ноябрь

  Минем чыгышымның темасы – “Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә - класстан тыш эш”.

  Сыйфатлы белем – җәмгыять үсешенең нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә укучыларга сыйфатлы белем бирү –укытучының төп бурычы.

  Мәктәп дәреслекләре,укыту методикасы һәм программалары таләпләре “уртача” укучыга исәпләнә. Әмма 1 нче сыйныфтан ук укучылар коллективының берничә катламга бүленүе күзәтелә. Беренчеләре - программа материалын җиңелдән һәм зур кызыксыну белән үзләштерә, икенчеләре -  математика фәнен өйрәнүдә уртача нәтиҗәләргә генә ирешә, өченчеләренә фәнне уңышлы үзләштерү өчен зур хезмәт, тырышлык таләп ителә. Шушы проблема математика укытуны индивидуальләштерүнең  мөһимлегенә китерә. Ә индивидуальләштерүнең бер формасы булып класстан тыш эш тора.

  Класстан тыш эш төшенчәсе укытучы һәм укучының дәрестән тыш вакыттагы системалы шөгыльләнүен аңлата.

     Бу урында математикадан класстан тыш эшнең 2 төрле юнәлешен күрсәтергә мөмкин: беренчесе – программа материалын үзләштерү буенча иптәшләреннән артта калган укучылар белән өстәмә эшләү булса, икенчесе – математика фәнен өйрәнүдә зур кызыксыну, математик сәләтләре булган укучылар белән эшләү.

  Беренче юнәлеш буенча класстан тыш эш хәзерге вакытта һәр мәктәптә дә иң мөһим эшләрнең берсе булып тора.Чөнки беренче чиратта аның максаты – фәнне өйрәнүдә укучының белемендәге җитешсезлекләрне юкка  чыгару һәм бу эш индивидуаль тәртиптә алып барыла. Мәсәлән, дәвамлы рәвештә авырып дәрес калдырган укучылар яисә теге яки бу теманы төшенеп җитмәгән укучылар белән эшләүне шушы юнәлеш буенча булган класстан тыш эшчәнлек дип атарга мөмкин булыр иде. Монда өстәмә эш дәфтәрләре булдыру, укучы белән индивидуаль план нигезендә эшләү күздә тотыла. Шулай ук бу юнәлеш буенча эшчәнлек дип чыгарылыш 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларын имтиханнарга әзерләүне дә атарга мөмкин. Чөнки имтиханнарга әзерләнү системалы рәвештә, вакыт белән исәпләшмичә шөгыльләнүне таләп итүче зур хезмәт. Бу эшчәнлекнең нәтиҗәләре булып укучыларның имтихан билгеләре тора.

  Бу уку елында безнең мәктәптә 11 нче сыйныфта 6 укучы математикадан БДИ тапшырды, 9нчы сыйныфта 15 укучы ГИА тапшырды. 11нче сыйныфта уртача балл-59,2, сыйфат-100%, ә 9 нчы сыйныфта сыйфат – 53%.

   Класстан тыш эшчәнлекнең икенче юнәлешенә тукталып китик. Аның төп максаты:

-укучыларның математика фәненә кызыксынуын үстерү;

-программа материалы буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм арттыру;

-математик фикерләү культурасын үстерү;

-укучыларның математик сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү характерындагы күнекмәләр булдыру;

-укучыларны дәреслекләр, фәнни-популяр әдәбият белән мөстәкыйль һәм иҗади эшләү күнекмәләренә өйрәтү.

  Кыскача әйткәндә, бу юнәлеш – сәләтле укучылар белән эшләү юнәлеше. Класстан тыш эшчәнлекнең төрләре бик күп: бу – мәктәптә үтә торган математика атналыклары, түгәрәкләр, факультативлар,викторина, конкурс, олимпиадалар, математик кичәләр, экскурсияләр, математикадан рефератлар язу, фәнни-гамәли конференцияләр, интеллектуаль уеннар һ.б.

    Хезмәткә яңача түләү системасы кертелү - укытучының һәм укучыларның эш күрсәткечләреннән чыгып түләүне күздә тота, димәк, укучыларның уңышлары – ул укытучы өчен дә бик мөһим. Бу инде укучылар белән класстан тыш эшләүгә зур игътибар бирергә кирәк дигән сүз. Шушы таләпләрне дөрес итеп аңлап, мин дә укучыларның класстан тыш эшчәнлегенә зур игътибар бирергә тырышам. Соңгы елларда күп кенә математик конкурсларда, дистанцион олимпиадаларда катнаштык һәм безнең укучыларыбызның уңышлары да бар. Бары тик системалы эш алып барганда гына фәнне үзләштерүдә, математик культураны үстерүдә, фикерләү сәләтен үстерүдә ниндидер уңышларга ирешергә мөмкин дип саныйм.

  Берничә ел дәвамында безнең мәктәп укучылары математикадан Россия төбәкләре арасында читтән торып үткәрелгән “Авангард ” мәктәбе олимпиадасында катнашып килә һәм соңгы елларда призлы урыннарга ия булган укучыларыбыз да бар. Мәсәлән, 2009-2010 нчы уку елында 6 нчы сыйныфтан – 1 укучы, 7 нче сыйныфтан – 3 укучы олимпиаданың җиңүчеләре булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. 2010-2011 нче уку елында 7 нче сыйныфтан – 1 укучы, 8 нче сыйныфтан – 3 укучы җиңүче дипломына ия булдылар һәм “Авангард ”мәктәбенә читтән торып укырга чакыру алдылар. Интернет челтәрендә җиңүчеләр исемлегендә үзләренең исем-фамилияләрен күрү алар өчен сөенеч кенә түгел, ә бәлки алга таба аларның олимпиадаларда катнашу теләген үстерә, тагын да яхшырак укырга омтылыш тудыра. Олимпиаданың биремнәре укучыларга алдан бирелү – аларның эзләнү, фикерләү, уйлау сәләтләрен үстерергә ярдәм итә дип саныйм.

  Укучылар шулай ук “Көнгерә” халыкара математик олимпиадасында да ел саен катнашып киләләр. Бу олимпиадага бигрәк тә кечерәк сыйныф укучылары тартыла. 2009-2010 нчы уку елында 6 нчы сыйныф укучысы җиңүче булса, узган уку елында 7 нче сыйныфтан – 1 укучы, 8 нче сыйныфтан – 1 укучы Дипломга һәм истәлекле бүләккә лаек булдылар.

  2010-2011 нче уку елында төбәкара“Атом станцияләре олимпиадасы”нда катнашып, 9 нчы сыйныфтан 7 укучы, 10 нчы сыйныфтан 5 укучы олимпиада призерлары булдылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр.

   Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр ныграк үтеп керә бара. Алар укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр тудыра. Хәзер укучысы булган һәр өйдә диярлек компьютер бар.Аның аша бала үзенә кирәкле информацияне эзләргә, үз алдында торган мәсьәләләрне мөстәкыйльхәл итәргә өйрәнә. Бу бигрәк тә кичәләр үткәргәндә, викторина сорауларына җаваплар эзләгәндә, чыгышлар әзерләгәндә, фәнни-эзләнү эшләре белән шөгыльләнүче укучыларга зур ярдәм итә. Интернет челтәре аша укучыларыбыз күп төрле дистанцион олимпиада һәм конкурсларда да бик теләп катнаша. Интернет аша заявка биреп, нәтиҗәләрне дә интернеттан гына карап, хәтта сертификат һәм дипломнарны да электрон вариантта алырга мөмкин.

2009-2010 нчы уку елында 6 нчы сыйныф укучысы математик һәм логик уеннарның 24 нче халыкара чемпионатының чирек финалында һәм ярымфиналында җиңү яулап, финалда катнашуга кадәр килеп җитте. “Математика – әкияттә кунакта” исемле Бөтенроссия дистанцион конкурсында 6 нчы сыйныф укучысы Шакирҗанова -1 нче, 7 нче сыйныф укучысы Фәләхова – 2 нче урынга лаек булып, Дипломга ия булдылар. Узган уку елында шулай ук интернет аша тәкъдим ителгән математика буенча үткәрелгән “Эрудит” 8 нче Бөтенроссия дистанцион олимпиадасында катнашып, 7 нче сыйныфтан 2 укучы – 1 нче, 8 нче сыйныфтан 2 укучы – 3 нче урынга лаек булдылар. Олимпиада 2 турда үткәрелде. 1 нче турда катнашкан барлык укучыларга да сертификатлар, 2нче турга үтеп, җиңү яулаган укучыларга дипломнар бирелде. Дипломнарны “личный кабинет”ка кереп, электрон вариантта алдык. Укучылар өчен иң куанычлысы шушысыдыр мөгаен. Шунда ук укытучыга да Рәхмәт хаты җибәрелә.

Шулай ук узган уку елында “Пифагор” Бөтенроссия дистанцион олимпиадасында 8 нче сыйныфтан 6 укучы катнашты. Олимпиаданың нәтиҗәләре белән укучыларга сертификатлар һәм Рәхмәт хаты салынган конверт почта аша килде.

  Йомгаклап шуны әйтәсе килә, дәрестән тыш чараларның югары нәтиҗәлелегенә ирешкәндә, балаларның акыл эшчәнлеген дөрес оештырганда, математика да мавыктыргыч фәнгә әйләнә; дәрестән тыш үткән чаралар математиканы яхшы үзләштерүгә этәргеч ясый.  

Әйе, бу эшчәнлекне мавыктыргыч, файдалы итеп оештыру укытучының  һөнәри осталыгына бәйле.

Соңгы елларда илебез мәгариф системасы тирәсендә барган һәртөрле үзгәртеп корулар, реформалар, беренче чиратта, белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга, җәмгыятьтә укытучының дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ул – иң кирәкле, иң гуманлы һөнәр иясе. Шуңа да ул даими игътибарга, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Яңа уку елында һәрберебезгә сәламәтлек, сабырлык, иҗат уңышлары телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Т.Миннуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәрен өйрәнү буенча класстан тыш уку дәресе план-конспекты, дәрескә презентация

Т.Миңнуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе өчен дәрес үрнәге бирелә.Әсәр татар мәктәпләренең 7 класслары өчен тәкъдим ителә. Биредә дәреснең план- конспекты һәм презентациясе...

Республиканский Проект « С рюкзаком по Туве». «Путешествие по памятным местам с.Булун-Терек» Номинация « Виртуальная экскурсия»

Паспорт экскурсионного маршрута:        Название экскурсии : «Путешествие по памятным местам с.Булун-Терек».        Ви...