Бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерләнгәндә өй эшенең роле.
материал по алгебре (11 класс) на тему

Салихзянова Василя Хакимзяновна

Бердәм дәүләт имтиханы  - хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы. Математикадан  бердәм дәүләт имтиханын кертү укучыларның уку эшчәнлегендә билгеле бер акцент алмашынуын күздә тота, математиканы укыту технологиясен яңача төзү кирәклеген билгели, белем төрлелегеннән белемлеккә күчүне тизләтә. Бу шартларда укытучы өчен укучыларның белем сыйфатын күтәрү, аларны  Бердәм дәүләт имтиханына  хәзерләү иң мөһим мәсьәлә булып тора. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек эшендә, югары өлгерешкә ирешүдә  укучыларның өй эшләрен дөрес оештыруның да зур әһәмияте бар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon berdm_dult_imtihannary.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

       

Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе

ТЕМА :

Бердәм дәүләт имтиханнарына  

хәзерләнгәндә өй эшенең роле

                                                                   Шеңшеңәр урта мәктәбенең

                                                                   математика укытучысы

                                                                   Салихҗанова  Вәсилә Хәкимҗан

                                                                   кызының район математиклары

                                                                   алдында ясаган чыгышы

                                                         2011          

     Бердәм дәүләт имтиханы  - хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы. Математикадан  бердәм дәүләт имтиханын кертү укучыларның уку эшчәнлегендә билгеле бер акцент алмашынуын күздә тота, математиканы укыту технологиясен яңача төзү кирәклеген билгели, белем төрлелегеннән белемлеккә күчүне тизләтә. Бу шартларда укытучы өчен укучыларның белем сыйфатын күтәрү, аларны  Бердәм дәүләт имтиханына  хәзерләү иң мөһим мәсьәлә булып тора. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек эшендә, югары өлгерешкә ирешүдә  укучыларның өй эшләрен дөрес оештыруның да зур әһәмияте бар.

      Укучыларның өйгә бирелгән эшләрне үтәүләре – укыту эшен оеш-тыруның өстәмә формаларының берсе ул. Укучыларның бу эшләре уку эшенең органик өлеше булып торырга тиеш: алар, беренчедән, дәрестә эшләнә торган эштән килеп чыкса, икенчедән, өйдә эшләнгән дәрестә файдаланырга тиеш. Бу эшнең үз вакытында һәм җентекле рәвештә үтә-лергә тиешлеге укучыларга бөтен эш барышыннан ачык күренеп тор-сын. Бу шартны үтәүдән башка  өлгерешнең югары дәрәҗәдә булуы мөмкин түгел.

       Өй эшләре җитәрлек дәрәҗәдә файдалы булсын өчен, балаларны өй эшләрен үтәргә яхшы хәзерләргә, аларга җентекле аңлатмалар бирергә һәм мөстәкыйь эш алымнарына өйрәтергә кирәк. Укучыларга өйгә эш биргәндә , аларның бу эшләрне мөстәкыйль рәвештә үти алуларын исәпкә алып бирергә кирәк. Ләкин биредә укучының уйлавы һәм ихтыяр үсеше турында кайгыртырга, аны кыенлыкларны җиңәргә өйрәтергә, уйлау тырышлыгын таләп итүче һәм торган саен катлаулана баручы биремнәрне үтәүгә омтылыш тудырырга, укучының мөстәкыйльлек дәрәҗәсен әкеренләп күтәрә барырга кирәк. Укучы эшендәге мөстәкыйльлек дәрәҗәсен күтәрү класстан класска да шул классның үз эчендә дә, хәтта программаның шул бирелгән бүлеге чикләрендә эшләү вакытында да барырга тиеш.

       Укытучыга дәресләргә хәзерләнгәндә нинди өй эше бирү һәм аны ничек аңлату турында җентекләп уйларга кирәк. Ә кирәк була калса, аерым укучылар өчен индивидуаль биремнәр дә хәзерләргә була.

       Укытучы дәрестә аңлатылмаган, ләкин укучы ирешә алырдай мате-риалны дәреслек буенча мөстәкыйль өйрәнүне укучыларга  бирем итеп бирә ала. Мәктәп алдында укучыларны үзлекләреннән белем алу эшенә өйрәтү бурычы торганлыктан, бу биремнәр бик кирәк; чөнки укуның алдагы баскычларында һәм тормышта аларның һәркайсына яңадан – яңа белемнәрне үзләштерергә кирәк булачак.

     Укучыларның уйларын һәм иҗади фикер йөртә белүләрен үстерү максаты белән, шулай ук күнекмәләрне, осталыкларны үстерү һәм ныгыту максаты белән, укучыларга өйдә эшләргә иҗади характердагы эшләр дә бирергә кирәк.

      Кемнең ничек дәрес хәзерләвен исәпкә алып, кирәкле очракларда укытучы аерым укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә. Шуның белән бергә, барлык укучылар тарафыннан һәрбер эшнең аңлап үтәлүен таләп итүне эзлекле рәвештә күзәтеп, укытучыга балаларның игъибарын һәм хәтерен үстерү турында да һәрвакыт кайгыртырга кирәк.

      Укучыларның өй эше, нигездә, класста үзләштергәнне ныгытуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Шуңа күрә биремнәрнең күп өлеше уку-чылардан үз сүзләре белән хәтердә яңарту өчен билгеле материалны өйрәнүне, ә кайбер очракларда күңелдән ятлауны таләп итә. Бердәм дәүләт имтиханын биргәндә дә теоретик материалны яхшы белү мөһим роль уйный, чөнки тест биремнәре мөстәкыйль фикерләүне таләп итә. Шулай итеп, укучылар теоретик материалны тирәнтен һәм мөһимлеген аңлап үзләштерсеннәр өчен   мин дәрестә зачет системасын кулланам. 7 класстан башлап һәр класста  математиканың һәр бүлеге тәмамланган саен укучылар  зачет тапшыра. Зачет кабатлау өчен сораулардан төзелә.  Ә инде үзләштерелгән кагыйдәләрне куллануга мәсьәләләрне һәм күнегүләрне  имтиханнарга  хәзерләнү өчен чыккан тест китапларыннан алып төзим. Фәнне кыенлык белән үзләштерүчеләр өчен биремнәрнең җиңелләрен алам. Бу йомшак балаларда үз көчләренә ышаныч уята.   Ә көчле укучыларга биремнәрне “әй, җиңел бит!” дигән уй тудырмаслык, иҗади уйландыра торган эш запасын саектырмаслык  итеп, катлаулырак итеп  төзим. Программаның зур темалары яки бүлекләрен йомгаклау һәм белемнәрне тикшерү өчен мондый зачет дәресләр бик кирәк. Мондый дәресләр укыту нәтиҗәләрен  үстерергә, укучыларны уйларга өйрәтергә һәм белемгә омтылыш тәрбияләргә булыша.

       Тагын берничә сүз МИОО үткәргән диагностик тестлар турында. Мин бу тестларны бигрәктә 4 чиректә өй эшенә биреп җибәрәм. Икенче көнне бу эшләрне тикшереп, эшли алмаган биремнәрне дәрестә укучылар белән берлектә чишәбез. Һәм шул ук тестларны , ләкин вариантларын алмаштырып яңадан укучылар яңадан чишеп карыйлар.  

       Хәзер укучыларның  һәрберсенең өендә интернетка тоташтырылган компьютер. Математикадан теоретик материал алу өчен, һәм он-лайн режимында укучыларның имтиханга хәзерлек дәрәҗәсен тикшерү өчен 10-11 класс укучыларына сайтлар тәгъдим итәм. Кайбер сайтларда биремнәрне чишеп карау мөмкинлеге дә тудырылган, ахырда хаталар да күрсәтелә, тиешле билге дә куялар. Үз-үзеңне сынап карау өчен бик яхшы дип саныйм. Укучылар бигрәктә Открытый банк биремнәрен бик теләп эшлиләр.

          Өй эшләрен хәзерләүдә һәм бердәм дәүләт имтиханы тапшырганда эш биремнәрен үзеңә ышанып һәм уңышлы башкару түбәндәге уртак шартларны күзәткәндә барлыкка килә. Шуның берничәсенә тукталып китик.

      1. Һәрбер бирелгән эшнең укучы тарафыннан чыннан да мөстәкыйль үтәлүе. Өй эше хәзерләгән очракта иптәшләренең ярдәме булырга мөмкин, ләкин аның формалары рациональ булырга тиеш килеп чыккан мәсьәлә өстендә мөстәкыйль  уйларга һәм читенлекләрне җиңәргә укучыга ярдәм итәргә кирәк. Катлаулы алымны укучыга кат-кат күрсәтергә һәм аңлатырга мөмкин, ләкин моны икенче материал өстендә эшләргә һәм ахырда аның бу алымны үзләштерүенә һәм биремне үзе үти алуына ирешергә кирәк. Бу–укучыларда кыенлыкларны җиңүдә ныклык барлыкка китерә, мөстәкыйль рәвештә уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен, һәрбер эшне ахырына кадәр илтеп җиткерү гадәтен тәрбияли. Ә болар укучыга имтихан вакытында үз-үзен кулга алырга һәм тотнаклы булырга ярдәм итә.

       2.Эшнең тышкы бизәлешенә игътибар итү. Укучылардан өй эше хәзерләгәндә һәрбер эшнең тышкы оформлениесен пөхтә һәм дөрес итеп үтәүләрен таләп итү. Укытучыга шуны истә тотарга кирәк, әгәр элек математик мәсьәләләрне  чишкәндә “дөрес язу процессына” нигездә медалистлар гына өйрәнсә, хәзер бу проблема буенча эшләргә тиешле укучылар саны шактый арта. Монда С дәрәҗәсендәге биремнәрне үтәгәндә бәяләү критерийлары һәр конкрет мәсьәләгә аерым эшләнүен искә алырга кирәк була.

       3. Үзеңне тикшерү. Үз-үзен җентекләп тикшерергә гадәтләнгән кеше генә үз эшен һәрвакыт яхшы итеп үтәргә өйрәнә ала. Башлангыч класслардан башлап ук, укучыда үзен тикшерү гадәтенә нигез салынырга тиеш. Бигрәк тә имтихан вакытында, эшне яңадан карап чыкканда хаталарны табарга һәм төзәтергә мөмкин.

       4.Даимилек һәм системалылык . Үзләштерелгән белемнәргә таянып эш итү.

        5. Һәм ахыргысы  имтихан тапшырган вакытта  һәм өй эше хәзерләгәндә бирелгән вакытны рациональ файдалану.

    Укучыларның өй эшләрен дөрес оештыру турында ата-аналар белән дә аңлашырга кирәк. Әти- әниләр балага игътибарлы мөгаммәлә, яхшы мөнәсәбәтләр белән уңай атмосфера тудырып, аның тырышлыгын хуплап, үзе турында позитив күзаллауны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Әти-әниләр ягыннан уңай стимул җитмәү, тискәре бәянең күбрәк булуы укучыда эчке яклаучысызлык тойгысы, үзеңә ышанмаучанлык, алда торган имтиханнардан да курку хисе тудыра. Шуңа күрә башлангыч сыйныфтан әти-әни  баланы: “Мин булдырырга тиеш, мин булдыра алам”- дигән принцип белән эш итәргә өйрәтергә тиеш. Кеше үзенең гамәлен позитив нәтиҗәгә юнәлткәндә эшенең уңышлы булачагын тәэмин итә.  

    Ә безнең эшебезнең чын бәясе шундадыр, минемчә: әгәр укучың син укыткан фәнне үзенең булачак һөнәренә беренче адымын ясауда “таяну ноктасы” итеп алырга батырчылык иткән һәм уку йортына кергәндә куйган билгеңнең бәясен төшермәгән, синең ышанычыңны аклый алган икән, димәк, уйлануларың, тырышлыгың  юкка китмәгән. Бик күп еллар үткәч тә, очрап, укучың сиңа карата саклап калган хисләрен әйтә алса, “апа, рәхмәт сезгә!”  дисә, димәк, синең эш алымнарын дөрес, син бик күп йөрәкләрдә үзеңнең кечкенә өлешеңне биләп яшәәвеңне дәвам итәсең. Безнең эшебезгә бәяне укыткан укучыларыбыз гына дөрес куялар. Җаваплы юлны сайлаганбыз икән, һәр эшебез “5”ле алырлык булырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукайның тәрҗемә эшенә мөнәсәбәте

Тукай иҗатын өйрәнгәндә туган фикерләр...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру күнекмәләре күрсәтелгән. Тема, максат, төп бурычлар һәм җиңел ысуллар ......

"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам...

Мастер-класс для учителей башкирского языка "Уҡыусыларҙың тәржемә эшен лингвокультурологик нигеҙҙә ойоштороу".

Культурологический подход к изучению произведений на уроках башкирского языка и литературы - наиболее приемлемый при работе в полилингвальном пространстве. Он помогает глубже изучить жизнь народа, пре...

Өй эшен ничек әзерләргә?

Өй эшен әзерләргә киңәшләр....

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен файдалы сылтамалар

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен файдалы сылтамалар...

Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруда фәнни-эзләнү эшенең роле.

Роль научно-исследовательской деятельности в формировании коммуникативной компетенции учащихся....