"Яссы, йомры һәм боҗралы суалчаннар" темасы буенча тест
тест по биологии (7 класс) по теме

Нагимова Дильбар Рафаэловна

Обобщающий тест по теме "Плоские, круглые и кольчатые черви"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sualchannar_temasy_buencha_test.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

“Яссы, йомры, боҗралы суалчаннар” темасы буенча тест

1. Төрле типларга керүче барлык суалчаннарның да уртак билгеләре:

  1. Икеяклы симметрияле өч катлы хайваннар
  2. Паразитлар
  3. Тәннәре озынча
  4. Аларның тышкы катлаулары тире-мускул капчыгын тәшкил итә

2. Ике яклы симметрия хас:

  1. Амеба
  2. Гидра
  3. Планария
  4. Медуза

3. Кан әйләнеше беренче тапкыр

  1. Боҗралы суалчаннарда
  2. Эчәккуышлыларда
  3. Барлык суалчаннарда да
  4. Бары тик яссы һәм йомры суалчаннарда

барлыкка килә.

4. Бүлеп чыгару системасы:

  1. Азыкны эшкәртә
  2. Организм өчен агулы булган, сыек калдыкларны бүлеп чыгара.
  3. Каты, эшкәртелмәгән матдәләрне бүлеп чыгара
  4. Кислород һәм углекислый газны күчерә.

5. Икенчел тән куышлыгы (целом) барлыкка килгән:

  1. Яссы суалчаннарда
  2. Боҗралы суалчаннарда
  3. Барлык төр суалчаннарда
  4. Бары тик йомры суалчаннарда

6. Биологик прогресс ул:

  1. Төзелешнең бары тик катлаулануы
  2. Әлеге төр хайваннарының кимүе
  3. Төрнең юкка чыгуы
  4. Төзелешнең катлаулануы яки гадиләшүе нәтиҗәсендә төрнең таралуы

7. Кан әйләнеше системасының функцияләре

  1. Кислород һәм туклыклы матдәләрне күчерә
  2. Бары тик кислород күчерә
  3. Бары тик углекислый газны күчерә
  4. Күзәнәкләрдән углекислый газ һәм сыек таркалу процессы калдыкларын бүлеп чыгара

8. Эшкәртелмәгән азык калдыклары:

  1. Канга сеңә
  2. Бүлеп чыгару системасы ярдәмендә организмнан чыгарыла
  3. Эчәклектән тышка чыгарыла
  4. Сыек таркалу продуктларына әйләндерелә.

9. Начар эшкәртелгән иттән кеше

  1. Үгез тасма суалчаны
  2. Кеше аскаридасы
  3. Бабасыр
  4. Ак планария

йоктырырга мөмкин.

10. Юеш болыннардагы уләнне авызга алырга ярамый, чөнки анда

  1. Үгез тасма суалчаны финналары
  2. Бабасыр күкәйләре
  3. Бавыр имгеч суалчанының личинкалары
  4. Дуңгыз тасма суалчаны

булырга мөмкин.

11. Иң катлаулы төзелеш

  1. Кеше аскаридасына
  2. Яңгыр суалчанына
  3. Ак планариягә
  4. Бавыр имгеч суалчанына

хас.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мирсәй Әмир иҗаты буенча тест.

8 класста "Агыйдел" повестен укыганнан соң йомгаклау дәресендә кулланырга була ....

Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест биремнәре.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның  әкиятләре буенча тест биремнәре....

Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест

Әдәбият дәресләренндә файдаланыр өчен Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест...

Хәл темасын кабатлау буенча тест

Тест для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...

"Хәл темасын кабатлау буенча тест"

Тест, для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...

Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты буенча тест

Мирхөйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен тикшерү өчен тест ....

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест  по теме «Татарстан».)...