Дистанцион укытуда туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрен заманча таләпләргә туры китереп оештыру (Эш тәҗрибәсеннән)
методическая разработка


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы
  муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесе
 “2нче санлы Урыссу  урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Туган (татар)  тел һәм әдәбият укытучысы

Хөсәенова Лилия Тәкъсин кызының

чыгышы

Дистанцион укытуда туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрен заманча таләпләргә туры китереп оештыру

(Эш тәҗрибәсеннән)

Дистанцион укуга күчү – ул заман таләбе. Хәзерге вакытта дистанцион белем алуда төп шарт булып компьютер техникасы, интернет челтәре, гомумән, заманча җиһазландырылган кабинет тора.
Дистанцион укытуның төрле форматлары бар:
– Видео-дәрес. Анда кыска гына вакыт эчендә бик күп мәгълүмат биреп була. Шулай ук укучы бу дәресне үзенә уңайлы вакытта ачып карый ала (офлайн режим). Дәресне махсус видеокамерага (веб-камера), ноутбук, планшет, смартфонга да төшерергә була. Видео-дәрестә кирәкле мәгълүматны ачык, аңлаешлы итеп бирергә кирәк;
– Вебинар. Дәрестә аңлатудан тыш, монда сорауларга җавап бирергә була;
– Төрле форматтагы дәресләр: текст материалы, презентация, инфографика һәм башкалар.
Укытучылар дистанцион белем бирү өчен платформа, блог, сайт, ябык төркем һәм башка бәйләнеш булдырырга тиеш.
         Татарстанда татар телен укыта торган махсус электрон платформа юк, булган мәйданчыкларда татар теленә урын табылмаган.  "Учи.ру", "Фоксфорд", "ЯКласс", "Инфошкола", « Рәсәй электрон мәктәбе” кебек ресурслар төрле фәннәрне, темаларны үзлектән һәм дистанцион үзләштерү мөмкинлеген бирә, ләкин аларның берсендә дә татар телле курс юк. Без бу кыенлык белән дистанцион укыту вакытында очраштык. Укытучының эше бермә-бер күбәйде. Беренчедән, бу – яңача укыту. Яңа калыпларны, ысулларны үзләштерергә туры килде. Укыту платформаларында эшләү тәртибен төннәр буе өйрәнеп утырдык, онлайн эшне системага салдык. Укыту программасына да зыян килмәслек булсын, компьютер каршында озак утыру баланың сәламәтлегенә дә зарар бирмәсен. Өстәвенә, баланы читтән торып та үзеңә каратып тоту өчен кызыклы дәрес формаларын да табарга кирәк. Шулай да кыенлыклардан чыгу юлларын таптык, алар түбәндәгеләр:

Google Classroom  ресурсын  дистанцион укыту өчен кулланырга була. Монда укытучылар күп әйбер эшли алалар. Мин дистанцион укыту вакытында Google Classroom  ресурсында эшләдем. Шунда балаларга кагыйдәләрне аңлаттым, дәрескә әзерләгән материалны һәм биремнәрне куйдым. Укучылар дәрес материалы белән танышалар, биремнәрне күрәләр дә, бирелгән алгоритм нигезендә үтиләр. Шуннан соң укучылар өй эшләрен, биремнәрен фотога төшереп, шул ук Google Classroom-га салалар, бик җайлы.  

       

Әйдә! Online проекты. Азатлык радиосы татар телен өйрәнүчеләр өчен алып барган ресурс. Татар телен онлайн өйрәнү курслары, аудиолар, видеолар, кызыклы тестлар, аудиолы һәм биремле әдәби әсәрләр кебек контент тупланган. Минем уйлавымча, бу татар телен мөстәкыйль рәвештә өйрәнер өчен булдырылган проект.

TATARSCHOOL порталы. Татармультфильм оешмасы әзерләгән дәреслекләргә мультимедиа кушымтасы. Башлангыч сыйныф татар телле укучыларга интерактив биремнәр, аудиолы текстлар тәкъдим ителә. Соңгы елларда яңартылмый. Монда татар телен өйрәнү өчен 18 дәрес темасы бар.Һәр темага лексика, грамматика, диалоглар  һәм аудирование күнегүләре урнаштырылган. Бу татар телен өйрәнү өчен онлайн-дәреслек, күптөрле уеннар, биремнәр, кроссвордлар белән дә тулыландырылган.  Соңгы зур яңалык – мультимедияле тавышлы интерактив “Бала” китапханәсе барлыкка килү. Монда татарча мультфильмнар карарга мөмкин. Әлегә 36, ләкин аларның саны гел артып тора. Бала китапханәсендә мультикларны караганнан соң, белемне  тикшереп карау өчен кызыклы  биремнәр дә бирелә.

              

   

 

   

       

         

       

             

Дәрестә «Я изучаю татарский язык легко” “Дамир Ганин”, “Фәридә Ибраһим”, “Балачак Тв” битләреннән видеолар кулланам. Видеоны интернетка элеп куям. Укучылар шуның буенча дәрес темасы белән танышалар,  күнегүләр эшләп җибәрәләр. Башта видеоны үзем карыйм, аннары шуның буенча күнегүләр әзерлим, аларны бер калыпка салам, аннары өй эшен ничек эшлисен пунктлап аңлатып язып җибәрәм.

Мультиурок- һәр укытучы бушлай үз сайтын булдырырга,  тәҗрибә белән уртаклашырга, аралашырга һәм үз хезмәттәшләренең кызыклы язмаларын күзәтергә мөмкин булган мәгариф мәйданчыгы. “Мультиурок”та  тестлар төзергә бик уңай.

                

   

         

Кроссворд — укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыручы мавыктыргыч дидактик уен.   Кроссвордларны яңа материалны үзләштергәндә дә, белем һәм күнекмәләрне формалаштыру этабында да, өйрәнгән материалны йомгаклау вакытында да, контроль һәм мөстәкыйль эшләр үткәрү өчен дә кулланырга була. Ләкин укылган әсәр, өйрәнгән тема буенча кроссвордлар төзү өчен укытучы бик күп вакытын сарыф итә.  Бу вакытта төрле темага карата кроссвордларны җиңел һәм тиз ясаучы онлайн программа crosswordlabs.com  ярдәмгә килә. Программаның интерфейсы инглиз телендә, ләкин анда ясаган кроссвордлар татар телендә барлыкка килә, чөнки бу программа татар шрифты белән дә эшли.

       

Мультимедияле биремнәр- https://learningapps.org- Әлеге күнегүләр онлайн ясала һәм белем бирү процессында кулланылырга мөмкин. Мондый күнегүләр ясау өчен сайтта берничә шаблон тәкъдим ителә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә тестлар

Лексикология бүлеге буенча белемнәрне тикшерү....

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ...

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне нәтиҗәле куллану"

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә...

Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр

Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның пра...