"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү
методическая разработка по географии (7 класс) по теме

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon geografiya_konyak_amerika.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты

Дәреснең төп этабына әзерлек. Дәреснең темасы, максаты, төп этаплары белән таныштыру.

Укытучы. Балалар, сез узган дәресләрдә Көньяк Америка турында бик күп мәгълуматлар белдегез, аның төрле почмаклары турында өйрәндегез, материкның климатын рельефын, табигый комплексларын, халкын һәм илләрен өйрәндегез.

  1. Актуальләштерү.

Бүген без сезнең белән үзебезнең белемнәребезнең ныклыгын тикшерербез. Дәресебезне мин риваять белән башлап җибәрергә телим:

Бер һинд кабиләсенең башлыгы яшүсмер егетләрне Акокагуа тавының түбәсенә җибәргән: “Көчегез күпмегә җитә, шуның кадәр барыгыз. Кем арый, шуңа кире кайтырга була. Ләкин ул кеше үзе туктаган җирдән бер үсемлек ботагын алып кайтырга тиеш”, - дигән ул.

Тиздән бер егет кайтып та төшкән, ул башлыкка кактус сузган. “Син чүлне дә уза алмагансың, тау итәген дә күрмәгәнсең”, - дигән аңа башлык.

Икенче егет әрем ботагы алып кайткан. “Син тау итәгенә җиткәнсең, ләкин тауга күтәрелә дә башламагансың”.

Өченче егет тополь (тирәк) ботагы алып кайткан.

Дүртенчесе – эт шомырты...

Бишенчесе – кедр ботагы алып кайткан. Башлык аны: “Сиңа тау түбәсенә менеп җитәргә ярты юл калган”, - дигән.

Ә иң соңгы егет бер нинди үсемлексез, буш кул белән кайткан. Ул үзе барып җиткән урында үсемлекләрнең булмавын, ләкин ялтырап ятучы диңгезне күрүен сөйләгән. “Сиңа үсемлек ботагы алып кайту кирәк түгел, синең җиңүең тавышыңда һәм күзләреңдә күренә. Син тау түбәсен бар матурлыгы белән күргәнсең”, - дигән аңа башлык.

  1. Балалар, ни өчен башлык соңгы егет тау түбәсенә менеп җиткән дип уйлый?

(Анд тауларында 4700м дан соң үсемлекләр юк, анда бары тик таш кыялар, кар һәм бозлыклар гына. Ә егет күргән күл – Титикака күле) (бер укучы картада күрсәтә)

  1. Безгә дә сезнең белән озын юл үтәсе булыр...

  1. Гомумиләштерү, системалаштыру, белемнәрне тикшерү.
  1. Юллар һәрвакытта да картадан башлана. Без дә шуннан башларбыз. Сезнең географик номенкулатураны ничек өйрәнүегезне тикшерик.

I. “Мине күрсәт”

Балалар контурлы карталарда бирелгән объектларга туры килгән цифрларны төшерәләр. (3 мин)

 Шул вакытта слайд күрсәтелә (8слайд)

Аннары атласлар буенча үзтикшерү була.

II. “Ышансаң – ышан!”

Укучылар үзәрендәге иҗади битләрдә эшлиләр. (3 мин)

Тактада слайд күрсәтелә (10-11 слайд)

1. Материкта эре күлләр күп

2. Маракайбо – Көньяк Американың         төньягындагы иң эре күл

3.  Титикака – материктагы иң эре тектоник күл

4.  Титикака – иң биек тау күле

5. Титикака күле 1000м биеклектә ята

6. Титикака Анд тауларында урнашкан

7. Титикаканың суы тозлы

8. Титикаканың максималь тирәнлеге 304 м

9. Титикаканың яр буйлары куе камышлар белән капланган

10. Маракайбо күле ярларында   нефть табалар

11. Титикака Перу һәм Бразилия чигендә  3812 м биеклектә урнашкан

12. Анхель шарлавыгы  1935 елда, очучы Хуан  Анхель тарафыннан ачылган.

  1. Хәзер эшләрегез белән алмашыгыз да, бер-берегезнекен тикшерегез. Дөрес җавапларны тактада күрергә мөмкин.

Тактада слайд күрсәтелә

Дөрес җаваплар:     (12  слайд)

1 –                   7 –

2+                    8+

3+                    9+  

4+                   10+  

5 –                  11+  

6+                   12+

III. “Кем ул, нәрсә ул? (3 мин)

1.Аконкагуа –  __К. Американың иң биек тау тәбәсе_________________________ 

2.Веспуччи – ___К.Американың яңа материк икәнен әйтүче кеше______________                                                                 

3.Сельва –   ___ К.Американың  үтеп чыга алмаслык урманнары________________                                                                  

4.Ориноко – ___  К.Американың елгасы_____________________________________                                                               

5. Атакама –   __Анд тауларындагы чүл______________________________________                                                                     

6  Пиранья -  __Амазонка елгасындагы ерткыч балык__________________________                                                                     

Җавапларны чиратлап әйтәләр.

IV. “Илләрне төркемлә”

Укучыларсигнал карточкаларын күтәреп җавап бирәләр.  

  1. Мәйданы буенча(иң зур һәм иң кечкенә).____Бразилия һәм Суринам
  2. Диңгезгә чыгу юлы булган_______Парагвай һәм Боливиядән кала барысы да
  3. Диңгезгә чыгу юлы булмаган____Парагвай , Боливия_____________________
  4. Тигезлекле рельефка ия булган_____________________________________________________
  5. Таулы рельефка ия булган_________________________________________________________
  6. Халык иң тыгыз урнашкан ил______________________________________________________
  7. Халык иң сирәк урнашкан ил______________________________________________________

V. “Блиц-турнир”

Җавап бирелгәннән соң, слайд күрсәтелә.

1. Дөньяда иң озын тау тезмәсе:
   Көньяк Американың көнбатышында урнашкан Анд таулары, 7 600 км (4 700 миль)  

                                                                                                                         (15 слайд)

2. Иң түбән нокта:
 Вальдес ярымутравы, Аргентина, диңгез өсте тигезлегеннән 40 м (131 фут)  түбәнлектә                                                                                         (16 слайд)

3. Иң биек тау күле:
Титикака, Перу -Боливия, 8 248 кв. км (3 200 кв. миль)             (17 слайд)

4. Дөньядагы иң мул сулы елга:
Амазонка, Перу — Боливия, һәр секунд саен  Атлантик океанга 200 000 куб.м  (7 100 000 куб. фут) су коя                                                          (18 слайд)

5. Дөньядагы иң коры урын:

Атакама чүле, Чили; еллык явым-төшем күләме 0,1 мм (1/250 дюйм) (19 слайд)

6. Дөньядагы иң биек шарлавык:
 Анджел Фолз (водопад Ангелов), Венесуэла, 979 м (3 212 фут) (20 слайд)

7. Иң озын елан (анаконда) (21 слайд)

8. Иң эре төнбоек (Виктория – регия, үзенең яфрагында 72 кг га кадәрле йөкне күтәреп тора ала)

  1. Молодцы, балалар.

Соңгы авырлыкны да сез җиңеп чыктыгыз. Бу дәрестә сез барыгыз да актив булдыгыз, белемнәрегезне күрсәттегез. Кайбер кыенлыкларга да очрадыгыз. Киләчәктә бу кыенлыкларны җиңү өчен, сезгә тагын да ныграк укырга, укыганнарны кабатлап барырга киңәш итәм. Язма эшләрегезгә билгеләр тикшергәннән соң, журналга куелыр. Игътибарыгыз өчен, зур рәхмәт. Сау булыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес

" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра  курсында  иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми  урта белем бирү мәктәп  базасында алгебрада тигезләмәл...

11 класста "Эволюция теориясе нигезләре" темасын гомумиләштерү

Бу дәрес эшкәртмәсе "Эволюция теориясе" темасын гомумиләштергәндә кулланыла ала. Дәрес өчен презентация әзерләнде. Өстәмә чыганаклардан материал кулланылды....

Конспект урока на тему: "Унарлы вакланмаларны натураль саннарга тапкырлау һәм бүлүне гомумиләштерү"

Тема: Унарлы вакланмаларны натураль саннарга тапкырлау һәм бүлүне гомумиләштерүМаксат:1)унарлы вакланмаларны натураль саннарга бүлү һәм тапкырлау күнекмәләрен ныгыту...