Презентация"Ветер" 6класс.
презентация (география) по теме

Разработка урока на татарском языке.Весь материал урока на слайдах.Цели урока:Углубить знания о ветрах,о причинах вознекновения ветра. Формирование новых понятий"Бриз","Муссон".Научить учащихся составить" розу ветров"

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon zhilanyn_barlykka_kilu_sbplre.ppt1.11 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

География 6 нчы класс Әлки муни ципаль районы Алпар гомуми урта белем бирү мәктәбе география укытучысы Сафиуллина Фәниянең дәрес эшкәртмәсе

Слайд 2

Дәреснең темасы : Җил.Аның барлыкка килү сәбәпләре . Дәреснең максаты: 1.Җилләр барлыкка килүнең сәбәпләрен ачыклау. ” Бриз”,”Муссон” төшенчәләре формалаштыру. Укучыларны “җилләр розасы” төзергә өйрәтү. 2.Җилләр турында алдагы сыйныфларда алынган белемнәрне ныгыту. Карта белән эшләү күнекмә- ләрен ныгыту. 3.Җилләрнең табигат ь тәге һәм кеше тормышын- дагы әһәмиятен ачыклау, җил көчен куллануга уку- чыларда кызыксыну хисе тәрбияләү. Укучыларның сөйләм телен үстерү.

Слайд 3

Дәреснең тибы : Яңа белемнәр үзләштерү. Дәреснең төре : шигыри дәрес . Җиһазлау : Дөн ь яның физик картасы, “җилләр розасы “ графигы, карточка (географик диктант),”йолдызчык” уены(тест),дәреслек, рәсемнәр, термометр макетлары,магнитофон, барометр.

Слайд 4

Дәрес барышы: I .Оештыру өлеше(1-2мин.) Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.Де ж ур укучы отчетын тыңлау. Де ж ур отчеты : Бүген мартның унбере атнаның пәнҗешәмбе көне. Җил кө нь як-көнбатыштан исә, әчесе бераз битне кисә. Һава түгел салкын температура -12гә якын . Укытучы: укучылар бүген безнең дәрестә “ Җилләр” темасы хәзер без сезнең белән ачыкларбыз күп нәрсәне: җилләрнең барлыкка килү сәбәбен, “ Бриз”,”Муссон”төшенчәләрен, җилнең әһәмиятен һәм аның төрле сыйфатын. (Укучыларга диңгез рәсеме таратыла.)

Слайд 5

II .Актуал ь ләштерү(7-8 мин) Ә хәзер әйдәгез Хәтерне яңартыйк, Үткәннәрне кабатлыйк. Эшләтик әле бераз башны Исәплик уртача температураны Ачыклыйк еллык амплитуданы, Бу үзгәрешләрнең сәбәпчесе кояшмы. Шуларны ачыклар өчен Куеп бөтенебез бар көчен “ Йолдызлар” уенын уйнап Карыйк әле үзебезне сынап . Һәр дөрес җавабыгызга Эләгер берәр кораб. (Укучыларга йолдызчыклар таратыла, андагы тест сорауларына җавап бирелә.)

Слайд 6

Йолдызчыктагы тест сораулары: 1.Тәүлек дәвамындагы иң югары һәм иң түбән t арасындагы аерымлык. а) t тирбәнешләренең тәүлеклек амплитудасы дип атала. (+) б)уртача тәүлеклек t дип атала. в)уртача айлык t дип атала. 2.Җир өслегенә һәм андагы предметларга һаваның басым көче? а)атмосфера басымы (+) б)кан басымы в)нормал ь атмосфера басымы. 3.нормал ь атмосфера басымы? а) 760 мм (+) б)740 мм в)780 мм 4.Һава басымын үлчәү приборы? а)барометр (+) б)термометр в)градусник 5.Ел дәвамында җылылык күләменең үзгәреше нәрсәгә бәйле? а)кояшка (+) б)көн озынлыгына в)йолдызларга 6.Уртача тәлеклек t лар суммасын айдагы тәүлекләр санына бүлеп а)уртача айлык t ны (+) б) t тирбәнешләренең еллык амплитудасын в)уртача тәүлеклек t ны .

Слайд 7

2.Термометр макетлары ярдәмендә тәүлеклек амплитуданы ачыклау. (бер-ике мисал китерү һәм укучыларның һәр дөрес җавабына берәр кораб рәсеме бирү.Укучылар корабларын диңгез рәсеменә ябыштыра баралар). 3.Географик диктант.(укучыларга карточкалар бирелә,эш тәмамлангач бер-бер- сенең эшләрен алып тактадагы дөрес җаваплар буенча эш тикшерелә) Географик диктант. а) һава температурасын үлчәү приборы-........ . б) ел дәвамында җылылык күләме үзгәреше........ бәйле. в) тәүлек дәвамында иң югары һәм иң түбән температура арасындагы аерым- лык-.......... . г) һава басымын үлчәү приборы-........ . д)нормал ь атмосфера басымы-....... . е) елның иң җылы аендагы уртача температура белән иң салкын аендагы температура арасындагы аерымлык-......... . (Тактадагы дөрес җаваплар:а-темометр,б-кояшка,в-тәүлеклек амплитуда,г-баро- метр,д-760 мм,е-еллык амплитуда.) .

Слайд 8

III Яңа белемнәр үзләштерүгә кереш.( 5-6 мин.) Әйдәгез әле укучылар башны эшкә җигик бераз табышмаклар чишик. 1.Аяксыз, кулсыз агач сындыра. (Җил) 2.Канатсыз булсада җырлый-җырлый оча үткән-барганны коча. Берәүләргә каршы төшә, икенчеләрен куып китә. (Җил) Әйе,җил .Без бүгенге дәресебездә җил турында сөйләшербез дә инде.Дәфтәр- ләрне ачып,число,теманы язабыз һәм бераз сөйләшеп алабыз. -Нәрсә ул җил? Һаваның җир өстендә хәрәкәте җил дип атала -Җил нинди юнәлештә хәрәкәт итә? Җил горизонтал ь рәвештә төрле юнәлешләр- дә хәрәкәт итә. -Җилнең тизлеге буламы? Әйе,җилнең тизлеге була.Тизлеге зуррак булган саен ул көчлерәк була.

Слайд 9

Яңа белемнәр үзләштерү. (20-25 мин.) 1.Җил. Әйе,укучылар җилләр төрле була,көчле,көчсез.Җирнең һава тышчасының аскы өлеше бик сирәк тынычсыз була,һава массалары һәрвакыт хәрәкәт итеп тора һәм җилләр барлыкка килә. Һаваның горизонтал ь юнәлештәге хәрәкәте җил дип атала .(кагыйдә дәфтәрләргә языла.) Менә шушы җил рәвешендә генә без үтә күренмәле,иссез.төссез һаваның хәрәкә- тен тоябыз.Ә хәзер җил турында бер шигыр ь тыңлап алыйк әле. Котырды җил,котырды Агачларны сындырды, Түбәләрне кубарып Әллә кая тондырды. Күзне ачсаң чүп атты, Бүрекне алып чапты. Оясында йоклаган Каргаларн уятты. Бөтен дөн ь я шаулады Өйләр чак-чак аумады. Ләкин хулиган җилне Беркем тыя алмады.

Слайд 10

2. Җилнең сыйфатлары . Ә сез укучылар җилләр турында нәрсәләр Салкын,көчле,шаян,шук,куркыныч , беләсез,җилләрне ничек сыйфатлап була? әкрен һ.б (1-2 укучыны тыңлау) Ярый укучылар .җилнең сыйфатлары турында күп беләсез икән.Бик әйбәт. 3. Бриз,муссон төшенчәләре .(Тактага бриз барлыкка килү рәсеме эленә.) Җил барлыкка килүнең төп сәбәбе җир өслегенең төрле урыннарында атмосфера басымының төрлечә булуыннан гыйбарәт.Ә басым ни өчен төрлечә була соң? Без моны диңгез ярында барлыкка килгән,бриз дип аталган җил мисалында карап үтик. Коры җир көндез тизрәк,су озаграк җылына. Җирдән җылы алган һава киңәя,1-2 км биеклеккә күтәрелә дә тирә якка тарала.Шуның өчен коры җир өстендә басым төшә ә килгән әлеге һава агымыннан су өстендә басым күтәрелә.Су өстендәге салкынча тыгыз һава басым кимрәк булган урынга, яг ъ ни коры җиргә юнәлә. Көндезге бриз шулай барлыкка килә(төнге бриз киресенчә) Басым арасында аерма никадәр зур булса,җил шул кадәр көчлерәк була. Бриз- судан коры җиргә, коры җирдән суга таба исүче,тәүлек дәвамында үзенең юнәлешен үзгәртүче җил. (кагыйдә дәфтәрләргә яздырыла) Дәреслектәге 76 нчы рәсемгә анализ. -Көндезге бриз кая таба исә? Коры җиргә,һава басымы кимрәк булган урынга. -Коры җиргә таба искәнен каян белеп 1)коры җирдә басым түбән,су өстендә була? югары

Слайд 11

2) яр кырыендагы флагтан. 3)көймәдәге флагтан. 4)җир өстендә t җылырак,ә су өстендә t түбән. Укучылар ә хәзер төнге бриз формалашуны кем аңлата алыр.(1 укучы схема буенча төнге бриз формалашуны аңлата.) 4. Муссон . (Тактага карта эленә) Кышын коры җирдән диңгезгә исә җилнең муссон дигәне. Җәен инде киресенчә Диңгездән коры җиргә исә. Муссоннар-алар бризга охшаган җилләр,тик алар бриздан аермалы буларак ел дәва- мында үзләренең юнәлеәен үзгәртәләр . Дәреслектәге 77 нче рәсемгә анализ. Муссон турында язма уку. “ бик борынгы заманнарда,әле диңгез,океаннарда җилкәнле көймәләр, кораблар гына йөзгән вакытта бик күп гарәпләр июн ь-июль аеларында әкияттәгедәй бай һиндстанга юл тотканнар.Бу вакытта көн ьяк-көнбатыш җил корабларның җилкәннәрен киергән һәм алар көн ьяк гарәпстаннан һиндстан ярымутравына хәтле булган барлык юлны бик тиз үткәннәр.Кыш аеларында кораблар товар төяп кайтыр юлга чыкканнар һәм тагында юл- даш җил аларның корабларын куып алып кайткан,чөнки бу вакытта җил үзенең юнәле- шен үзгәрткән була.Диңгезчеләргә шулай булышкан җилләргә гарәпләр маусин дип әйтәләр, бу ел вакыты, сезонлы дигәнне аңлата.Һәм җилгә бик төгәл дә исем бирелгән.

Слайд 12

Чөнки муссон үзенең юнәлешен елына 2 тапкыр үзгәртә.Шактый вакытлар үткәч гарәпләрнең маусин сүзен фран ц узлар үзләренчәрәк үзгәртәләр һәм бу җил муссон дип атала башлый.(муссон кагыйдәсен тактага элү һәм дәфтәрләргә яздыру.) Физкул ьт минут (күзләргә ял,гәүдәне хәрәкәтләндерү) 5. Җилнең әһәмияте . -Ә хәзер җилнең әһәмияте трында сөйләшеп алыйк. -Кеше җил көченнән файдаланамы? Әйе,кешеләр җил көченнән борынгы заман- ук файдаланган. -Җил көченнән ничек файдаланганнар? Җил тегермәннәре төзегәннәр,җилкәнле судно,кораблардан файдаланганнар. -Җилдән хәзер файдаланалармы? Хәзер җил двигателләре ясап электр тогы алалар. -Җилнең зарары бармы? Җил төрле бәлә-казага сәбәпче булырга мөмкин.Коры җирдәге давыллар зур җиме- рүләр китерә,ә диңгездәгесе суднолар өчен куркыныч тудыра. Әйе, укучылар җилнең файдасы да, зарары да бар. Җил көченнән файдалану яки саклану өчен аның юнәлешен,тизлеген алдан белеп торырга кирәк.

Слайд 13

6. Җилнең юнәлеше һәм көче. Белер өчен җилнең юнәлешен Билгеләр өчен аның көчен, Кешеләр барын заманнан Җирле билгеләргә караган. Океандагы суга караган, Коры җирдә агач тирбәлүен, Торбадан чыккан төтеннең Авышлыгын да сынаган. Бу билгеләрне истә тотып Махсус шкала раслаган. Җилнең тизлеген сек / метрларда Ә көчен балларда санаган. Штил ь диләр җилсез көнне Гарасат диләр куркыныч җилне. Бар тагы өермәсе, тайфуны Беләсез инде сез аларны. Борынгы Рим сәүдәгәре Гиппал Өйрәнә муссон хәрәкәтен. Балларда үлчәргә җил көчен Әйтә Боффоот исемле адмирал.

Слайд 14

Дәреслекнең 2 нче форза ц ына анализ ясау. җил көчен үлчәү өчен барометр дигән прибор, ә юнәлешен белү өчен флюгер куллана- лар.(укучыларга флюгер төзелешен тас- вирлап язган язма таратыла.)

Слайд 15

7.Җилләр розасы. Теләсә кайсы торак пунктның искән җилләре юнәлешен күрсәткән диаграмма җил- ләр розасы дип атала.Диаграмма бер ноктадан горизонт румблары юнәлешендә сызылган нурлардан гыйбарәт.(Дәреслектәге 79 нчы рәсемгә анализ.) 8.Румб якларының халыкара исеме. (Тактага табли ц а эленә һәм кыскача аңлатма бирелә.) Х ә рефле билгеләре Румбның исеме. Татарча Халыкара Т. N Төн ьяк (норд) Т.кч. NE Төн ьяк-көнчыгыш. (норд-ост) Кч. E Көнчыгыш. (ост) К. кч. SE Көняк-көнчыгыш. (зюйд-ост) К . S Көн ь як. (зюйд) К.кб. SW Көньяк-көнбатыш (зюйд-вест) Кб. W Көнбатыш (вест) Т.кб NW Төн ь як.кб (норд-вест)

Слайд 16

Y .Алынган белемнәрне ныгыту.(5-7 мин.) 1.Болытлар.(Магнитофонда талгын музыка,җил тавышы.) Укучылар магнитафоннан җил тавышын тыңлаганда бездә дә җилләр искән һәм үзләре белән серле болытлар алып килгән. Әйдәгез әле ул болытларны ачып карыйк.(Һәр уку- чы тәртип буенча бер болытта язылган җилгә тасвирлама бирә.Бриз,муссон,өермә,тор- надо,гарасат,тайфун.) Җ И Л Л Ә Р 2.Җилләр розасы төзү.(күзәтү көндәлекләре буенча) 3.Сүзлек өстендә эш.(сүзлек дәфтәрләренә языла) Бриз-фран ц уз сүзе җиңелчә җил дигән сүз. Муссон-гарәпчәдән тәрҗемәсе-сезон,фасыл. Флюгер-голландчадан канатлы дигән сүз. 4.Өстәмә материал”Торнадо”(вакыт калса) YI .Өй эше 1.Дәреслектәге җил темасын укырга. 2. 4нче сорау язмача. YII .Йомгаклау. Дәрескә йомгак ясау,билгеләр кую.

Слайд 17

молодцы!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по теме: "Мультимедийные интерактивные презентации. Дизайн презентации и макеты слайдов. "

Данный урок рассматривается первым по счету в разделе «Компьютерные презентации». На данном уроке  учащиеся знакомятся с программой POWERPOINT, учатся изменять дизайн и макет слайдов....

Презентация "Использование мультимедийных презентаций как универсального средства познания"

В презентации "Использование мультимедийных презентаций как универсального средства познания" даются советы по оформлению и наполнению презентаций....

Разработка урока и презентации "The Sightseeng Tours" London and Saint-Petersburg c презентацией

Цели: развитие речевого умения (монологическое высказывание); совершенствование грамматических навыков чтения и говорения (прошедшее неопределенное время, определенный артикль) Задачи: учи...

Презентация "Рекомендации по созданию мультимедийных презентаций"

§Предложить рекомендации по подготовке презентаций; §научить профессиональному оформлению слайдов. ...

Презентация к уроку "Обобщение по теме презентации"

Урок – деловая игра «Работа  с пакетом презентаций Power Point». В ходе урока организовано повторение материала "электронные таблицы" с использованием КИМов, повторение технологи...

Презентация "Лица Победы". Данную презентацию можно использовать на уроках литературы в день памяти о тех, кто сражался и погиб в годы Великой Отечественной войны.

Данная презентация посвящена событиям Великой Отечественной войны и может быть использована в средних и старших классах  как на уроках литературы, так и на внеклассных мероприятиях  для пров...

Проектная деятельность на уроках литературы. 7 класс. Стихи Н.А.Некрасова .Презентация. презентация

Презентация к уроку"Проектная деятельность на уроках литературы.Стихи Н.А.Некрасова.7класс"...