Happy Teacher’s Day
классный час по английскому языку на тему

Внеклассное интегрированное мероприятие ко дню учителя. Выступления на английском и татарском языках.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon happy_teachers_day.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Happy Teacher’s Day!
“Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!”

 (Музыка астында укытучылар түргә чыгып утыралар)

 

Гүзәл(указка тотып, күзлек киеп керә): Исәнмесез, укучылар, кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар! Барыгыз да биредә микән, тикшереп алыйк әле…

Ягез әле, барыбыз да төз итеп, аякларны дөрес итеп утырдык, ничек утырабыз әле дәрестә?

Фирдәвес апа, сөйләшеп утырмыйбыз, тыңлап утырабыз!

Гүзәл апа, тагын форма кимәгәнсез, чалбар киеп килгәнсез…

 Альбинә апа, телефоныгызны алып куегыз, гомумән, мәктәпкә телефон алып килергә ярамый!

Руслан: Good afternoon, Ladies & Gentlemen, dear teachers & students! Guzel, what are you doing here?

Гүзәл: Руслан, мин балачак хыялымны тормышка ашырам: бүген генә булса да укытучы ролендә сынап карыйм әле үземне...

Руслан: You are very humorous. But today is the teacher’s day! Let’s congratulate them.

Гүзәл: Әйе, шул. Онытылып китә язганмын. Укытучылар! Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз. Замана авырлыклары, күңел төшенкелеге киләчәктә сезне читләтебрәк үтәргә тырышсын.

Руслан:

 The way you teach…

 The knowledge you share…

 The care you take…

 The love you shower..

 Makes you…

 The world’s best teacher…

 Happy Teacher’s Day!

Гүзәл:

     Нинди  матур  сүзләр  табыйк

Сезне  котлап  бүген  кичәдә

Иң  зурысы  сәламәтлек  кирәк  

Тормыш  күперләрен  кичәргә

Бәйрәм  белән  сезне, укытучым!

Йөрәгемнең  якын  кешесе

Дөнья  серен  миңа  өйрәтүче

     Яшь  җаннарга  ходай  илчесе.

Хөрмәтле  укытучыларыбыз! Барлык Борнаш  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбе  укучылары  исеменнән сезгә олы рәхмәтебезне белдереп, 6 сыйныф укучыларыннан бәйрәм котлауларын кабул итеп алыгыз.

Җыр: Алия белән Язилә.

Шигырь Гиниятуллин Алмаз:

Lessons Are Fun I’m happy you’re my teacher;

 Thanks for all you do.

 You make learning easy;

 Your lessons are fun, too!

Шигырь – Мухаметшина Алия:

          Укытучым! Гүзәл бәйрәмеңә

                Телим шигырь бүләк итәргә.

Күңелемдәге олы рәхмәтемне

Изге теләгемне әйтергә.

   Укытучы, сердәш, киңәшчем Сез,

   Һәрвакытта гадел, түзем дә.

   Иң хөрмәтле, матур кеше булып

   Каласыз Сез күңел түремдә.

Укытучы, өмет Һәм мәхәббәт

Саласыз Сез безнең йөрәккә.

Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез

Зур ышаныч безгә, терәк тә.

    Укытучы, Сезгә сабырлыклар

    Бирелгәндер, ахры, Ходайдан.

    Бәхет, уңыш Сезгә юлдаш булсын

    Мактаулы һәм авыр юлларда.

Күңелле музыка яңгырый. Мәзәкләр – Рәсим белән Сиринә.

1)Әдилә: Математика дәресе.

Укытучы: Рәсим, әйт әле: менә бу тәлинкәгә мин 2 күкәй салам, икенчесенә - 3не. Димәк, барлыгы ничә күкәй булып чыга?

- Сез һаман шаяртасыз, Сиринә апа! Укытучының йомырка салганын кайчан күргәнегез бар?

2) Апа, апа! Кешене эшләмәгән гамәлләре өчен ачуларга ярыймы?

- Юк, әлбәттә, ә ни өчен сорыйсың?

- мин өй эшен эшләмәгән идем...

3) 1 нче сыйныф укучысы кибеткә керә:

Апа, сездә 1 нче класслар өчен сызыклы дәфтәр бармы?

  • юк
  • ә шакмаклы?
  • Юк
  • ә түгәрәкле?

Янәшәдә басып торган бабайның ачуы килә:

  • җитте сиңа кибетченең башын әйләндерергә. Кызым, миңа Украина глобусын күрсәтмәссез микән?

4) әнисе улына:

улым, синең көндәлегең ник чатта аунап ята?

2 ле алган ул, әни.

5) кайчан 2 леңне төзәтергә уйлыйсың, улым!

Көн саен тырышып карыйм да бит, тик укытучы апа  журналны үзеннән калдырмый, җитмәсә электрон журнал дигәннәрен дә уйлап чыгардылар...

Шигырь Язилә

Шигырь Гүзәл

Заманча бию

Шигырь . Нәбиуллина Әдилә

The teacher talks

Шигырь - Әдилә

                Укытучы – тынгы белмәс кеше,

Җәй көне дә көзне сагына.

Балаларын уйлый иртә-кичен,

Һәркөн күзе мәктәп ягында.

    “Дәрес бирә” җиләк җыйганда да,

    Су сипкәндә кичен бакчада.

    Табигатькә чыгып, сирәк-мирәк

    Бераз яллар итеп кайтса да.

Кая инде аңа Сочи, Кырым,

Каян килсен шундый рәхәтлек?!

Ходай сәламәтлек бирсен диеп,

Эштән ала инде ләззәтне.

             Укытучы өчен уку елы –

Урак өсте, уңыш үстерү.

Мәшәкатьләр, борчу-шатлык белән

Һәрбер уку көнен уздыру.

    Хәерле юл сиңа,укытучы,

    Изге булсын кылган гамәлең,

    Булдыргансың, рәхмәт, молодец! дип,

    Гел “бишлеләр” тезсен каләмең!

 Җыр Язилә  

Экстрасенс Алмаз керә. Укытучыларның уйларын укый.

  1. Рузәл
  2. Айнур
  3. 1 кыз
  4. ветераннар. Җәүдәт абый
  5. Сария апа
  6. 1 сенең башы әйләнә
  7. инсаф
  8. тагын 1 малай

Шигырь Сиринә.

Айсылу: Кадерле укытучыларыбыз!

Ак кәгаздәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын

Безнең янәшәдә яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә чып-чын кеше сез.

Адель: Иртә таңнан чыккан назлы кояш

              Көндә сезгә бәхет китерсен.

              Матур булсын сезнең тормыш юлыгыз,

              Кайгы җиле бердә тимәсен.

Авырлыклар бердә кичермәгез

 Кыенлыклар бердә килмәсен.

 Сезнең йөзегездә шатлык нуры,

 Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

Шигырь Альмирә

Укытучыларыбыз!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңеп аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелә.

Рух ныклыгына таянасыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

 Җыр Илсур- Айсылу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Bright ideas and dead ends - ELT as it was, is now (and might be in the future)" Rob Dean, teacher trainer, UK

Seminar_v_Pushkine_10.09.11g_043.JPG Seminar_v_Pushkine_10.09.11g_049.JPG Seminar_v_Pushkine_10.09.11g_053.JPG Seminar_v_Pushkine_10.09.11g_054.JPGЯ была на семина ре в г.Пушкине 10.06.11г. Хочу поде...

урок-проект "We are teachers "

урок-проект по темам 3 класс...

Teacher

презентация на тему "школа и учитель в моей жизни"...

Внеклассное мероприятие "My dear, dear teacher".

Мероприятие ко Дню учителя....

RULES FOR STUDENTS AND TEACHERS / Обязанности учеников и учителей

Работы учащихся 5 класса на тему "Обязанности учеников и учителей".УМК: Биболетова М.З.и др....

Презентация по теме "Can a teacher be ideal?"

Данная презентация может использоваться учителем при изучении тем : "School", " My favourite teacher", "Traits of character"  и т.д....

Happy Teacher\'s Day!

Презентация для оформления открытки для учителя...