Ә. Еники. "Кем җырлады?"
план-конспект урока (7 класс) по теме

Ә. Еникинең " Кем җырлады?" әсәренә йомгаклау дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniki_avtosohranennyy.docx14.1 КБ

Предварительный просмотр:

Ә. Еникинең “Кем җырлады?” әсәре буенча ачык дәрес.  7 нче сыйныф.

Максат. Укучыларга язучының фикерен җиткерү;  туган телдә яңгыраган җырның кеше күңеленә тәэсир итү көчен ачу; әсәрне анализларга өйрәнүне дәвам итү; укучыларның телдән сөйләмен үстерү; туган илгә, халык җырларына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, иллюстрация, магнитофон язмалары.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  2. Өй эшен тикшерү.
  3.  Сүзлек эше: теплушка, гангрена, землянка, рухи хәл, эңгер-меңгер.
  4. “Герман көен “тыңлау, укучылар белән әңгәмә.

-Ничек уйлыйсыз, бу җырны кемнәр ,нинди шартларда җырлаган икән?

 -Әйе, бу сугышка, ут эченә китеп барган солдат. Шундый меңләгән солдатлар туган илләрен сакларга киткәннәр. Аларның язмышлары да мең төрле. Шул язмышлар арасында Ә. Еникинең геройларының да язмышы бар.

- Хикәядә вакыйга кайда бара?

- Нинди күренешне тасвирлаудан башлана?

- Станциядән сугыш үткәнлеген нәрсәләр күрсәтә?

- Хикәянең төп геройлары кемнәр?

-Хикәянең сюжеты нинди?

-  Яралы лейтенант нинди хәлдә ята? ( Өзекне укып күрсәтергә)

- Татарча җыр егеткә ничек тәэсир итә? Аның уй- кичерешләрен күрсәткән өзекне укып күрсәтегез.

- Җырны тыңлаганда егетнең күз алдына нинди күренешләр килеп баса?

- Җырны кем җырлый?

5.Әсәргә ясалган иллюстрация күрсәтелә.

- Рәсемгә туры килүче өзекне табарга.

6. “ Сарман” көен тыңлау.

- Әсәрнең азагына кадәр җырны кем җырлаганын беләбезме?

- Халыкта “ җыр –күңел канаты ” диләр. Сез шуның белән килешәсезме? Бу фикер хикәядә ничек яктыртыла?

-  Әсәрдә вакыйга нәрсә белән тәмамлана?

- Әсәрнең соңгы өлешендә язучының тагын бер таланты ачыла : ул пейзаж  остасы да.

Егетнең үлеменә бәйле рәвештә табигать ничек үзгәрә?

-  Әсәрдәге вакыйгаларны ничек  бүлеп була?

- Әсәрдәге каршылыкларны табыгыз.

3. Йомгаклау.

- Әсәр сезгә ошадымы? Ул сездә нинди хисләр калдырды?

- “Кем җырлады?” хикәясе җыйнак һәм кыска. Аның нигезендә 1 эпизод ята: яшь егетнең үлеме.  Ләкин безне язучының осталыгы хәйран калдыра.  Ул кеше халәтенең газаплы мизгелләрен шулкадәр үзәккә үтәрлек итеп бирә ки, вакыйганы чын итеп , тормышның үзе итеп кабул итәсең. Аның һәрбер вакыйгасы кеше күңеле аша үткәрелә, аның тойгылары аша бирелә.  Моның өчен бай тәҗрибә, кешеләрнең күңел нечкәлекләрен белергә кирәк. Ә. Еники менә шундый язучы да.

- Билгеләр кую.

-  Өй эше:  “Матурлык” хикәясен укы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог

       Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красотучеловеческой  души и изображало ее с совершенством непос...

Әмирхан Еники

Әмирхан Еники хикәяләре хакында...

Ә. Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбтяләү.

"Ә. Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү" темасына чыгыш....

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы (Ә.Еники “Матурлык” )

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы(Ә.Еники “Матурлык” ) Максат:     1. Укучыларны әсәрнең  эчтәлеге буенча дөрес  фикер йөртеп аңларга, шулай ук бала белән ...

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

Бу дәрестә Акъәбинең  үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә.  Буыннан -буынга бирелә торган  изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...

Ә. Еники "Матурлык" хикәясе

8 класста татар әдәбиятыннан Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен укыганнан соң,"Матурлык" хикәясен дә укыдым. Бу әсәрләр икесе дә бүгенге тормышта яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә бик актуаль булып ...