Боерык фигыль
план-конспект урока (6 класс) по теме

дәрестә эшләр өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boeryk_figyl.docx15.89 КБ

Предварительный просмотр:

БОЕРЫК ФИГЫЛЬ

(ПОВЕЛИТЕЛЬНОЕ НАКЛОНЕНИЕ)

 

  1. Укыгыз һәм истә калдырыгыз. (Прочитайте и запомните окончания глагола в повелительном наклонении.)

Берлек сан

Күплек сан

Мин  -

Син-

Ул -сын/-сен

Без –ыйк/-ик

Сез  -(ы)гыз/-(е)гез

 Алар -сын (нар) /-сен (нәр)

  1. Укыгыз һәм истә калдырыгыз.

Берлек сан

Күплек сан

барлык формасы

юклык формасы

барлык формасы

юклык формасы

Мин -

-

Без уйлыйк

белик

Уйламыйк

белмик

Син уйла бел

уйлама белмә

Сез уйлагыз белегез

уйламагыз белмәгез

Ул уйласын белсен

уйламасын белмәсен        

Алар уйласыннар белсеннәр

уйламасыннар белмәсеннәр

3. Фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерегез.

Өйрән, бие, шалтырат, аңла, әзерлә, сана.

4. Тәрҗемә итегез.

Гөлләргә су сип. Кошларны куркытмагыз. Әдәпле бул. Әйт, дәрескә соңга калмасын. Әти-әниеңнең сүзен тыңла. Урамда озак йөрмәсеннәр. Беренче булып исәнләш. Туган көне белән котласын. Кычкырып көлмә. Агачлар янында учак якмагыз. Бергәләп уйласыннар.

5. Тәрҗемә итегез.

Слушайте учителя. Оденьтесь теплее. Пусть поливает цветы. Пусть приберется в комнате. Приходите к нам в гости. Пусть на уроке не разговаривает. Не открывай окно. Не вставайте с места. Пусть поздно не звонят. Пусть выучит наизусть. Позови своих друзей. Доешь суп.

6. Фигыльләрне үрнәк буенча тикшерегез.

Үрнәк: Тыңла — берлек санда, 2 нче затта, барлык формасында.

Эзләгез, ишетсеннәр, йөгермәгез, чишенмәсен, сукма, ачуланмагыз, су коенсын.

7. Фигыльләр янына тиешле алмашлыкларны куеп языгыз.

син сөйләмә ... ышансын ... ертмагыз ... сатма

8. Тәрҗемә итегез.

сез басыгыз ... сөртсеннәр ... күтәрегез ... ватмасын

алар кермәсеннәр ... ашыкмасын ... киенмәсен ... үстермәсеннәр

1) Бүген тышта көн бик җылы, тынчу бүлмәдә утырмагыз, тәрәзәләрне ачып куегыз. 2) Әти-әниеңә бездән күп сәлам әйт, кунакка килсеннәр, без яшәгән җирне күреп китсеннәр. 3) Йорт эчендәге бернәрсәгә дә тимәгез. Һәр әйбер үз урынында торсын. (К. Нәҗми) 4) Башта киселгән агачның хакын түләсен, тагын шуның урынына биш төп агач утыртып үстерсен. (Г. Бәширов) 5) Йөр, күр, бел син күп җирләрне, күп илләрне. (Р. Фәйзуллин)

9. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән боерык фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.

1) Хәзер вакыт соң инде, телефоннан озак ... . 2) Өлкәннәр белән һәрвакыт беренче булып ... . 3) Ял иткәннән соң, урманда чүп ... . 4) Асиягә әйтергә кирәк, телевизор күп ... , чөнки күзләре болай да начар күрә. 5) Алдагы дәрескә кагыйдәне ... , җөмләләрне язып ... . 6) Кышкы салкын көннәрдә җиңел киенеп ... , бигрәк тә аякларыгыз ....

(Исәнләш, сөйләшмә, калдырма, карама, ятла, йөрмә, бетер, туңма.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боерык фигыль. Татар теле. 4класс

Татар теле дәресенең темасы "Боерык фигыль". 4класс татар балаларына. Дәреслекнең авторлары Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, 2009ел...

Боерык фигыль

Максатлар:1)Боерык фигыль темасын өйрәнүне дәвам итү2)Боерык фигыльнең юклык формасын һәм басым кую очракларын үзләштерү3)Сабан туе бәйрәме турында сөйләшү...

Боерык фигыль

2 сыйныф өчен . Боерык фиг....

Боерык фигыль.

Рус мәктәпләрендәге татар балаларының 7сыйныфында боерык фигыль темасына дәрес эшкәртмәсе....

Боерык фигыль. Дәрес эшкәртмәсе.

Боерык фигыльләрнең нинди мәгънә белдерүләрен, төрләнешен, гомумән, аларны гамәли куллана белергә өйрәтү...

"Боерык фигыль"

Презентация и план открытого урока по татарскому языку по теме "Боерык фигыль" в 6 классе...