Татар әдәбиятыннан эш программасы.
рабочая программа (9 класс) по теме

9 нчы сыйныф өчен (татар сыйныфы) татар әдәбиятыннан эш программасы.( А.Яхин дәреслеге буенча )

Скачать:


Предварительный просмотр:

II АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1. Татар теленнән гомуми төп белем бирү мәктәбенең дәүләт стандарты,  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008, (“Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын раслау турында боерык” №499 4 нче март 2009 ел)  

2. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту программасы, 5-11нче сыйныфлар ( А.Яхин ), Казан , “Мәгариф” нәшрияты, 2008

9 нчы татар сыйныфында  укучы балаларга татар әдәбияты укытуның максатлары

  1. матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;
  2. төп  әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга күнектерү;
  3. дөньяга  гуманлы караш, гражданлык  тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;
  4. матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
  5. укучыларның  телдән  һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Уку елы башында 9 нчы сыйныф укучылары белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

  1. әдәби әсәрнең темасын, төп фикер – идеясен билгеләү;
  2. әдәби әсәр героена характеристика бирү;
  3. эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү;
  4. шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;
  5. әсәрнең сәнгать күренеше икәнлеген аңлата алу;
  6. бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу;
  7. төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
  8. әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел – сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү.

Уку елы ахырында 9 нчы сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле  белем һәм күнекмәләр:

  1. татар  әдәбиятындагы  аерым язучылар ижаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;
  2. текстларны  төрле яклап  (тулысынча, сюжет-композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;
  3. әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше,  тезмә һәм   чәчмә   сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;
  4. әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның  төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы;  тема,   проблема, идея;  сюжет, композиция;  конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында  белергә;
  5. язучы   иҗатын гомумиләштереп  анализларга, бәяләргә:
  6.  әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;
  7.  әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм  дәлилле  итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш;
  8.   төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм ижади, сәнгатьле уку,  аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;

      -   әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;

  1.  шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
  2. план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложенне язу;
  3. сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
  4. фольклор әсәрләренең  жанрын һәм аларга хас үзенчәләрне  тану;
  5.         әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;
  6.         төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
  7.          әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.

Педагогик технологияләр, укыту чаралары (укытуның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан кулланыла торган электрон кулланмалар):

  1. XX гасыр башы татар әдәбияты (мультимедияле программа)
  2. Г.Тукай иҗаты (интерактив китап)
  3. “Халкым мирасы” коллекциясе (мультимедияле программа)
  4. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар)
  5. Болгар буенча сәяхәт (ЦОР)
  6. Тукай исемле йолдыз (ЦОР)
  7. Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары (ЦОР)
  8.  “Казаным – сихри башкалам” темасына презентация
  9. Гасырларда калыр батырлык. М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты (мультимедияле программа)
  10. Г.Тукай иҗаты (интерактив китап)
  11. Мифтахетдин Акмулланың  тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация
  12. Каюм Насыйриның  тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация
  13. Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация
  14. Галиәсгар Камалның  тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация
  15. Г.Камалның  “Банкрот” спектакле
  16. Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация
  17. М.Фәйзинең “Галиябану” спектакле
  18. Кол Гали “Кыйссаи Йосыф ” (презентация)
  19. Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты (мультимедияле программа)
  20. Г.Кандалый иҗаты ( презентация)
  21. К.Насыйри хезмәтләрендә тәрбия мәсьәләсе ( презентация )
  22. “Идегәй” дастанын өйрәнү буенча презентация

     

III Укыту-тематик планлаштыру

Татар әдәбиятыннан укыту-тематик планлаштыру

Сыйныф  - 9

Сәгатьләр саны:

Барлыгы    - 68  сәгать,   атнага -2сәгать 

Планлаштырылган  контроль эшләр -  3  ,  сочинение -  3  , иҗади эш - 7  

 

 

УМК

  1. Яхин А.Г. Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек.-Яңадан эшләнгән  3 нче басма.- Казан, “Мәгариф”, 2007.
  2.  9 нчы сыйныфта әдәбият дәресләре: Укытучылар өчен методик кулланма”,  А.Г.Яхин. - Казан, “Мәгариф” нәшрияты .

Тематик план

     

Дәрес темасы

Сәг.

са-ны

Дәрес тибы

Уку-укыту эшчәнлеге-нең төрләре

Кон-

троль төре

Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше

Үткәрү вакыты

Искәр-мә

План

Факт

1

Борынгы чор татар әдәбияты Кереш. Әдәбият тарихын өйрәнү принциплары.

1

Кереш дәрес

Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү

Әдәбият тарихын өйрәнү принциплары, чордан чорга күчүче идеаль сыйфатлар: идеал, идеалга ирешү чарасы, идеаль герой, стиль  турында мәгълүматлы булу.

13 б., сорауларга җавап  

5.09

2

Бөек Болгар дәүләте.

1

Дәрес-лекция

Укытучы аңлатуы,  уку, сорауларга җавап бирү

Бу чор әдәбиятының үзенчәлеген белү.

“Кыйссаи Йосыф” әсәрен укырга, эчтәлек

7.09

3

Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф” китабы.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

Сорау-ларга җа вапны бәяләү

Дәүләтнең оешкан, ныгыган еллары белән әсәрнең идеясе арасындагы бәйләнешне табарга әзерлек.

48б., 1-6 биремнәргә җавап әзерләргә

12.09

4

Йосыф кыйссасының фәлсәфәсе.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Укытучы сүзе, фикер алышу, әсәргә анализ ясау

 Охшаш вакыйгаларны таба белү.

51-52б., 10-14 биремнәргә җавап.

14.09

5

Йосыф кыйссасының төзелеше.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш

Кыйсса фәлсәфәсен табу.

52-54б., 15-18 биремнәргә җавап.

19.09

6

Йосыф кыйссасының фәлсәфәсе. Матурлык.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу

Язма сөйләм-не бәяләү

Әсәрдәге матурлыкны таба һәм күрә белү.  Әдипләрнең әсәр төзелеше итеп Коръән төзелешен алуы  турында мәгълүматлы булу

Йосыфка характеристика язарга.

21.09

7

Йосыф кыйссасының чыганаклары, фәлсәфәсе, стиле.

1

Теорияне өйрәнү

Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш

”Йосыф кыйссасы” ның борынгы әдәбият үзенчәлекләрен, ягъни башка әсәрләрнең уртак якларын туплаган иң күркәм, камил әсәр булуын нәтиҗә ясау.

54-56б., укырга, конспект.

26.09

8

Иҗади эш. Геройларга бәя бирү.

 

1

Сөйләм телен үстерү

Уку,хр. таблица төзү, сорауларга җавап бирү

Иҗади эш

Фикерләү сәләтләрен үстерү

Тестка әзерләнергә.

28.09

9

14нче   гасырдагы тарихи шартлар.

1

Катнаш дәрес

Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу

Тест

Борынгы әдәбиятның үз эчендәге бәйләнешләрен һәм үсешен белү. Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел- фәрадис”, Хисям Кятибнең “Җөмҗөмә солтан”, “Сәйф Сараиның “Гөлстан бит-төрки” әсәрләре.

Урта гасырда иҗат ителгән әсәрләрнең уртак идеясен табу.

“Идегәй”не укырга, эчтәлек.

3.10

10

XIV-XV гасырларда иҗат ителгән әсәрләр “Идегәй” дастанының төзелеше.

1

Теорияне өйрәнү

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

Эчтәлек

Дастан төшенчәсенә аңлатманы белү . “Идегәй” дастанының төзелешен табу.

108-110б., биремнәргә җавап, телдән

5.10

11

“Идегәй” дастанында автор интонациясе.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү

Автор интонациясен һәм интонация аша автор бәясен табу. Дастанга анализ ясый белү.

112-113б., укырга, конспект

10.10

12

Дастанның фәлсәфәсе. Яманлык белән яхшылык мөнәсәбәтен өйрәнү.

1

Катнаш дәрес

Әсәрләрне   уку, сорауларга җавап бирү

Дастанның фәлсәфәсен табу: яманлык белән яхшылык мөнәсәбәтен өйрәнү.

111б., 15-17 биремнәр, сорауларга җавап

12.10

13

Иҗади эш. Персонажларга бәя .

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

Иҗади эш

Дастан вакыйгаларына автор бәясен аңлау. Дастанның татар әдәбияты үсешенә йогынтысын аңлата алу.

114б., укырга, сөйләргә

17.10

14

Дастандагы матурлык. “Җик Мәргән “ дастаны.

1

Яңа материал

ны өйрәнү

Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш

Тест

Әсәрдәге матурлыкны табу.Дәрәҗә саклау, горурлык турында үз фикерләрен булдыру.

115б., “Җик Мәргән” дастанын укырга, эчтәлек

19.10

15

Әдәбиятка дастан алып кергән эчтәлек.  Горурлык.

1

 Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

 Әдәби чор эчендәге әсәрләр арасындагы бәйләнешне табу, дастанның “ Идегәй” дастаны белән уртак темаларын,төп геройларының уртак язмышларын табу.

119-120б., укырга, сөйләргә.

24.10

16

Әдәбиятның борынгы чорына йомгак.Легенда-лар.

1

Иҗади эш

Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш

Иҗади эш

Әдәбиятның борынгы чорына йомгак ясау.Әдәбият эчтәлеген тарихи вакыйгалар белән аңлата алу . Укучыларда милли горурлык хисе тәрбияләү.

Үткүннәрне кабатларга, контроль эшкә әзерләнергә

26.10

17

Контроль эш.Борынгы чор татар әдәбияты һәм XIV-XV гасырларда иҗат ителгән әсәрләр.

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү дәресе

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

Кон-троль эш

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү.

121-122б., укырга, сөйләргә

31.10

18

Урта гасыр татар әдәбияты

Борынгы әдәбият чорындагы эчке үзгәрешләр.

1

Кереш дәрес

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

Сорау-ларга җавап

Әдәбиятның  җәмгыять мәнфәгатьләре белән яшәвен аңлау.

М.Колый хикмәтләрен укырга, биремнәргә җавап

2.11

19

Мәүла Колый иҗаты.

1

Дәрес-лекция

Уку,фикер алышу, әсәргә анализ ясау

Мәүла Колыйның иҗаты турында мәгълүматлы булу.

Утыз Имәни шигырьләрен укырга, биремнәргә җавап

14.11

20

Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Дәрес-лекция

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм  иҗаты турында мәгълүматлы булу.

128б.,”Йомгак”өлешен укырга, сөйләргә

16.11

21

МәгърифәтчелекМуса Акъегет иҗаты.

1

Дәрес-лекция

Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу

Кисем

Мәгърифәтчелек төшенчәсенә аңлатма бирә белү. Муса Акъегетнең тормыш юлы һәм  иҗаты турында мәгълүматлы булу.

“Хисаметдин менла”ның эчтәлеген сөйләргә, 142б., 1-4 биремнәр

21.11

22

Каюм Насыйри иҗатында мәгърифәтчелек идеясе.

1

Катнаш дәрес

Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш

 Мәгърифәтчелек юнәлешләрен белү. Каюм Насыйри иҗатында мәгърифәтчелек идеясен билгеләү.

148б., сорауларга җавап язарга

23.11

23

Габделҗаббар Кандалый иҗатында мәгърифәтчелек идеясе.

1

Дәрес-лекция

Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу

Поэма жанрының билгеләмәсен искә төшерү. Бу жанр әсәрләренә анализ ясый белү. Лирик герой хисенең сәбәбен, дәрәҗәсен табу.

149б., “Сәхип җамалга”поэмасын укырга, сорауларга җавап

28.11

24

Г.Кандалый”Сә-хипҗамалга”.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү

Әсәргә анализ

“Сәхипҗамалга” поэмасының үзенчәлеген табу. Кандалыйның мәхәббәткә багышланган башка шигырьләрен белү.

157б., “Мәкәрҗә бәете”н укырга, 1-3 биремнәргә җавап.

30.11

25

Мәгьрифәтчелек әдәбиятының үзенчәлеге.

1

Катнаш дәрес

 Уку, сорауларга җавап бирү

  Мәгьрифәтчелек әдәбиятының үзенчәлеге белү.

164б., 7 нче сорауга җавап язарга

5.12

26

“Мәкәрҗә” бәетенең үзенчәлеге.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

Әсәргә анализ ясый белү.

165б., “Помада мәсьәләсе”н укырга, эчтәлек

7.12

27

 Әдәбиятта милләт темасы.

1

Яңа материал

ны өйрәнү

Укытучы сүзе, фикер алышу, әсәргә анализ ясау

Комедия жанрына кергән әсәрләргә анализ ясау үзенчәлеген белү.

191б., “Әсәргә анализ”ны укырга, конспект

12.12

28

Идрис Багданов. “Помада  мәсьәләсе”.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

Идрис Багданов. “Помада  мәсьәләсе”н анализлый белү.

Геройларга бәя бирергә

14.12

29

Иҗади эш. Персонажларга бәя бирү.

1

Бәйләнеш

ле сөйләм үстерү

Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш

Иҗади эш

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү.

195б., “Йомгак”ны укырга, кабатларга.

19.12

30

Контроль эш.Урта гасыр әдәбияты. XIX йөз әдәбиятының үзенчәлеге.

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү дәресе

Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу

Кон-троль эш

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү.

198б., укырга, сөйләргә

21.12

31

XX йөз башы татар әдәбияты XX йөз башы татар әдәбияты.  Г. Тукайның тормыш юлы.

1

Катнаш дәрес

Уку, сорауларга җавап бирү

Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында белү.

“Дустларга бер сүз”, “Иттифак хакында”, “Пар ат” шигырьләрен укырга, сорауларга җавап

26.12

32

Г.Тукай.Шагыйрьнең башлангыч чор иҗаты.

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

Шигырьләренә анализ ясый белү.

 

205б., “Пар ат”шигырен ятларга

11.01

33

Г.Тукайның башлангыч чор иҗаты. Дөньяга карашы.

1

Яңа материалны өйрәнү

Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу

Яттан сөйләү

Шигырьләренә анализ ясый алу.

“Көз”,

“Государственная думага”,

“Казан вә Казан арты” шигырьләрен укырга, биремнәр

13.01

34

“Көз”,

“Государственная думага”,“Казан вә Казан арты” шигырьләре.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

Шигырьләренә анализ ясау.

211б., “Өзелгән өмид”не укырга, биремнәр

14.01

35

Шагыйрьнең соңгы елларындагы эчке дөньясы.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү

Тест

Шигырьләренә анализ

Ясау.

“Сөбханалла, сөбханалла” шигырен анализларга

18.01

36

Габдулла Тукай ирониясе

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү

Шигырьләренә анализ

Ясау.

“Егет илә кыз”,

“Йокы” ны укырга, биремнәргә җавап

21.01

37

Габдулла Тукай юморы

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Укытучы аңлатуы,  уку, сорауларга җавап бирү

Шигырьләренә анализ

ясау.

“Китмибез” шигырен укырга, биремнәр

25.01

38

Габдулла Тукайның  сатирик шигырьләре

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

Шагыйрьнең сатирасын аңлау.

217б., “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” поэмасын укырга, сөйләргә

28.01

39

“Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш”поэма-сын анализлау.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Укытучы сүзе, фикер алышу, әсәргә анализ ясау

“Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” поэмасына анализ ясый белү.

232-234б., укырга. конспект, сөйләргә

1.02

40

Язучы иҗатының бөтенлеге.

1

Йомгаклау дәресе

Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш

Габдулла Тукай әсәрләренең уртак темасы, милләтнең артталыгына борчылу хисе һәм милләтне ирекле, чәчәк атучы милләт итеп күрәсе килү идеясен аңлата белү

234б.,

“Йомгак” өлешен укырга, конспект

4.02

41

 Тукай иҗаты буенча сочинение язу.

“Күңелем Тукай белән сөйләшә”.

1

Сөйләм  үстерү дәресе

Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу

Сочи-нение

Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

238б., Гаяз Исхакый турында укырга, сөйләргә; 2) реферат

8.02

42

Гаяз Исхакый -ның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Дәрес-лекция

Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш

Гаяз Исхакый ның тормыш юлы һәм иҗатын күзаллау.

239б., “Кәҗүл читек” хикәясен укырга, эчтәлек

11.02

43

Гаяз Исхакый. “Кәҗүл читек”хикәясе.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу

 “Кәҗүл читек” әсәрен анализлау.Әсәрдәге вакыйгаларның уртак якларын таба, гомумиләштерә белү.

246-248б., укырга. биремнәргә җавап

15.02

44

“Кәҗүл читек” хикәясенең эчтәлеген табу.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

“Кәҗүл читек” әсәрен анализлау.Әсәрдәге вакыйгаларның уртак якларын табу, гомумиләштерү.

Геройларга характеристика язарга

18.02

45

Хикәя төзелеше.

Мөстәкыйль эш.

1

Сөйләм  үстерү дәресе

Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү

Мөстә-кыйль эш

Хикәя төзелеше логикасыннан чыгып, укучыларны иҗади уйларга өйрәтү.

“Кияү”хикәя-сен укырга, эчтәлек

22.02

46

Гаяз Исхакый -ның  “ Кияү” хикәясе.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Укытучы аңлатуы,  уку, сорауларга җавап бирү

Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын күзаллау.

262б.,

1нче сорауга җавап, язмача

25.02

47

Гаяз Исхакый -ның  “ Кияү” хикәясен анализлау.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

Әдип тәнкыйть иткән кире типларның уртак сыйфатларын күз алдында тотып, идеалын табарга өйрәнү.

262б., 2-4 сорауларга җавап.

2.03

48

Иҗади эш. Әсәр персонажларына бәя бирү.

1

Сөйләм  үстерү дәресе

Укытучы сүзе, фикер алышу, әсәргә анализ ясау

Иҗади эш

Бәйләнешле сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

“Җәмгыять” комедиясен укырга, сөйләргә”

3.03

49

Г.Исхакый. “Җәм-гыять”комедиясе.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш

Әдип тәнкыйть иткән кире типларның уртак сыйфатларын күз алдында тотып, идеалын табарга өйрәнү.

274б., 1-5 биремнәргә җавап

7.03

50

Үз-үзеңне генә ярату фаҗигасе.

1

Сөйләм үстерү дәресе

Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу

Әдип тәнкыйть иткән кире типларның уртак сыйфатларын күз алдында тотып, идеалын табарга өйрәнү.

275б., “Йомгак”ны укырга, сөйләргә

10.03

51

Иҗади эш. Үз-үзеңне ярату сыйфатына бәя бирү.

1

Сөйләм үстерү дәресе

Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш

Иҗади эш

Үз-үзеңне ярату сыйфатына бәя бирү, үз фикереңне әйтә белү.

Инша язарга материал тупларга

14.03

52

Б.с.үст.Сочинение язу. Гаяз Исхакый идеалы.

1

Сөйләм үстерү дәресе

Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу

Сочи-нение

Бәйләнешле сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

278-281б., укырга , сорауларга җавап

17.03

53

Дәрдмәнднең тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Кереш дәрес

Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш

Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу.

 

Дәрдмәнд шигырьләрен укырга

21.03

54

Дәрдмәнд иҗаты.Дәрдмәнд шигырьләренә анализ.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу

Шигырьләрдә фәлсәфи уйлануларны сөйли белү.

“Кораб”шигы-рен ятларга

4.04

55

Дәрдемәнд әсәрләрендәге фәлсәфә һәм лирика.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш

Лирик геройның яңа хисләре һәм хәтер хисләре турында сөйли алу.

292-293б., укырга, конспект

7.04

56

Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Кереш дәрес

Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу

 Г. Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгүлүматлы булу.

“Банкрот”комедиясен укырга, эчтәлек

11.04

57

Г.Камалның “Банкрот”комедиясе

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Уку, сорауларга җавап бирү

Сатирик әсәрләргә анализ ясау гамәлен искә төшерү. Шул гамәлдән файдаланып әсәрне анализлый белү.

313б., сорауларга җавап

14.04

58

Г.Камалның “Банкрот”комедиясен анализлау.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

Әсәргә анализ

Сатирик әсәрләргә анализ ясау гамәлен искә төшерү.  Шул гамәлдән файдаланып әсәрне анализлый белү.

313б., укырга, сөйләргә

18.04

59

Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Кереш дәрес

Фикер алышу, әсәргә анализ ясау

М. Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты   турында мәгүлүматлы булу.

“Галиябану”драмасын укырга, эчтәлек

21.04

60

Мирхәйдәр Фәйзи. Галиябану.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Кереш-әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү

Әсәргә анализ

Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлеген искә төшерү.

344б., йомгакны укырга

25.04

61

Иҗади эш. “Галиябану” драмасында кеше холкы.

1

Әдәби әсәрне анализлау дәресе

Әсәргә анализ, сорауларга җавап, иҗади эш

Иҗади эш.

Персонажларга бәя бирү

Сочинение өчен материал тупларга

28.04

62

“Галиябану”драмасы буенча сочинение.

1

Сөйләм телен үстерү

Сочинение язу

Сочи-нение

Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

349б., укырга, конспект

2.05

63

Әдәби чорларга бәя һәм чорлар арасындагы бәйләнеш.

1

Йомгаклау дәресе

Биремнәрне үтәү, әсәргә анализ ясау, фикер алышу

Әдәби чорларга бәя бирү һәм чорлар арасындагы бәйләнешне сөйли белү

352-353б., укырга, анализларга

5.05

64

Үтелгән темалар буенча контроль эш.

1

Белем һәм күнекмәләрне тикше-рү дәресе

Әңгәмә,биремнәрне үтәү, фикер алышу

Кон-троль эш

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү.

Контроль эшкә әзерләнергә

12.05

65

Хаталар өстендә эш.

1

Кабатлау һәм ныгыту дәресе

Сорауларга җавап, мөстәкыйль эш

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү.

Имтиханга әзерләнергә

16.05

66-67

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Кабатлау һәм ныгыту дәресе

Сорауларга җавап, мөстәкыйль эш

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү.

Имтиханга әзерләнергә

19.05

23.05

68

Йомгаклау

1

Йомгаклау

Имтиханга әзерләнергә

КУШЫМТА №1

Сочинение бәяләү нормалары

Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

“5”ле куела

2

Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

“4”ле куела

3

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

“3”ле куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

“2”ле куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

“1”ле билгесе куела

КУШЫМТА №2

КИМнар

              1. Ф.Ә.Гайфуллина. Әдәбият дәресләрендә.- Казан: Яңалиф нәшрияты,2006. Тестлар.

              -  19нчы йөз татар әдәбияты

              -  20нче йөз татар әдәбияты

              - 40-80 нче еллар татар әдәбияты  

              - Язучылар иҗаты буенча  

              - “Әдәбият белеменә кереш курсы”  буенча    

            2. Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. XX гасыр башы : лекцияләр, гамәли дәресләр, тестлар. Югары уку йорты өчен уку        

               әсбабы. – Казан, “Мәгариф”, 2007

           3.  Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест.

             4.  Урта гасыр әдәбияты буенча тест.

             5. Алтын Урда чоры әдәбияты һәм мәдәнияте буенча тест.

     

КУШЫМТА №3

Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге

  1. Заһидуллина Д.Ф. “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” – Казан: “Мәгариф”, 2004
  2. Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева “ Әдәби әсәргә анализ ясау”   Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005
  3. Заһидуллина Д.Ф., Әминева В.Р., Ибраһимов М.И. “Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз”– Казан: “Мәгариф”, 2007
  4. Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек (татар әдәбияты). – Казан: РИЦ “Школа”, 2004
  5. “Хәзерге татар әдәбияты “  Төз.: Р.Г.Закирова, Л.Ә.Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф”, 2008
  6. Заһидуллина Д.Ф. “Татар әдәбияты: Теория.Тарих”  – Казан: “Мәгариф”, 2004
  7. “Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.”– Казан: “Мәгариф”, 2007
  8. Гыймадиева Н.Г. “ Дәрестә һәм дәрестән соң”  – Казан: “Яңалиф”, 2004
  9. Трофимова С.М. “Татар теле һәм әдәбияты укытучысына”  – Казан: “Яңалиф”,2005
  10. Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. “ 5-11 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр”– Казан: “Мәгариф”, 2000
  11. Каюмова Г.Ф. “Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән.” – Казан: “Яңалиф”, 2003
  12. Ганиева Ф., Яруллина Р., Саттарова А. “Татар драматурглары: биобиблиографик белешмәлек”  – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007
  13. Галиуллин Т.Н., Йосыпова Н.М. “Татар шигърияте: 1960 – 1980 еллар”  – Казан: “Мәгариф”, 2007
  14. Галиуллин Т.Н., Гафиятуллина Н.М. “Татар шигърияте: 1980 – 2000 еллар”  – Казан: “Мәгариф”, 2003
  15. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. “Татар балалар әдәбияты” – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
  16. И.Х.Хәлиуллин “Теләче йолдызлыгы”  - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006
  17. В.З.Гарифуллин, Г.Г.Миңнекаева “ Мәктәбем – гомер бишегем”  - Казан:  Ихлас, 2011


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән....

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...