Татар теленнән эш программасы.
рабочая программа (9 класс) на тему

9 нчы сыйныф өчен ( татар сыйныфы ) татар теленнән эш программасы. Атнага 2 сәгать. Дәреслек авторлары: М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов.

Скачать:


Предварительный просмотр:

II    АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1. Татар теленнән гомуми төп белем бирү мәктәбенең дәүләт стандарты,  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008, (“Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын раслау турында боерык” №499 4 нче март 2009 ел)  

2. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

        

  1. нчы сыйныфларда татар теленнән төп гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
  5. Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Уку елы башында 9 нчы сыйныф укучылары белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

  1. Туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү, чит кеше сүзләрен диалог яки монолог формасында бирә алу; туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя, куелганнарына аңлатма бирә белү.
  2. Кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү, җөмләгә һәм текстка өлешчә яки тулы грамматик анализ ясый белү, кушма җөмлә компопнентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую, аларны дәлилләү; төрле төзелештәге кушма җөмлә өлешләрен сөйләмдә тиешле интонация белән уку.
  3. Тема эчендә диалог һәм монолог формаларында сөйли һәм яза белү.
  4. Сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып, укыту һәм тәрбия максатларына уңай җавап бирерлек темаларга сочинение һәм изложение яза алу; язманы камилләштерә (тулыландыра, төзәтмәләр кертә) алу.
  5. Җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү.

Мәктәп программасы таләп иткән күләмдә җөмлә составындагы сүзләргә фонетик, морфологик, грамматик анализ ясау, кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү; кушма җөмләнең схемасын, төрен, иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны белү, баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләренә ия булу.

Уку елы ахырында 9 нчы сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле  белем һәм күнекмәләр:

  1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен аңлау, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.
  2. Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен  - аера, эчтәлеген аңлап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.
  3. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү; аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын белү, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү.
  4. Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляцияләнүдән саклау.
  5. Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре турында гомуми төшенчәгә ия булу.
  6. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү.
  7. Изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төренә туры китереп, төрле жанрда яза белү. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарта алу.
  8. Текст яки аның берәр өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерли алу, кемгә дә булса характеристика яза белү.
  9. Эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.
  10. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләренә ия булу.

Педагогик технологияләр, укыту чаралары (укытуның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан кулланыла торган электрон кулланмалар):

  1. Татар теле Синтаксис
  2. Татар теле Синтаксис һәм пунктуация
  3. Татар теле 5-11, Казан-2009
  4. Кушма җөмлә буенча презентация
  5. Тезмә кушма җөмлә буенча презентация
  6. Иярченле кушма җөмлә буенча презентация
  7. Катлаулы төзелмәләр буенча презентация
  8. “Фразеологик берәмлекләрне тәрҗемә итү үзенчәлекләре” презентация
  9. Татар теле Морфология
  10. Татар теле Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы
  11. Кушма һәм парлы сүзләр буенча презентация
  12.  Фонетика буенча презентация
  13.  Татар теленең сүзлек составы (презентация)
  14.  Аваз үзгәрешләре темасына презентация
  15.  Сүз төркемнәре буенча презентация
  16.  Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. (презентация)

III    Укыту-тематик планлаштыру

Татар теленнән укыту-тематик планлаштыру

Сыйныф  - 9

Сәгатьләр саны:

Барлыгы    -  68 сәгать,   атнага -  2 сәгать

    Дәреслек: Зәкиев М.З. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең  9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”, 2008.

Язма эшләр

I чирек

II чирек

III чирек

IV чирек

Барлыгы

Диктант

2(1)

1

1(1)

1

4(2)

Изложение

1

2(1)

2(1)

3(2)

8(4)

Мөстәкыйль,контроль эшләр

1(1)

1

2 (1)

Тест

1

1

1

1

4

Тематик план

Дәрес темасы

Сәг.

са-ны

Дәрес тибы

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Кон-

троль төре

Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше

Үткәрү вакыты

Искәр-

мә

План

Факт

1

Кереш. Фонетика. Сөйләм авазлары.

1

Кереш дәрес

Фонетик зарядка. Дәреслек өстендә эшләү. Конспектлау методикасы белән таныштыру. Үтелгән материал буенча сорауларга җавап алу.

Авазларның үзенчәлекләрен әйтеп бирә белү, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү.

§1укырга, сөйләргә; 6б.,1нче күнегү, язмача.

2.09

2

Сөйләм авазлары, аларның кулланылышы.

1

Катнаш дәрес

Җөмләләрне уку һәм аваз үзгәрешләрен билгеләү.

Сүз, җөмлә, текст транскрипциясен язу.

Авазларның үзенчәлекләрен әйтеп бирә белү, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү.

7б.,6нчы күнегү, язмача.

7.09

3

 Дөрес сөйләү һәм дөрес язу.

1

Катнаш дәрес

Фонетик зарядка. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп, аларның төрләрен әйтү. Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Кисем

Авазларны дөрес әйтә һәм язуда дөрес куллана белү; иҗекләрнең төрләрен күрсәтә белү; фонетик анализ ясый белү.

§2,укырга, сөйләргә; 8нче күнегү, язмача.

9.09

4

Татар орфографиясенең принциплары.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Татар орфограиясенең төп принциплары белән танышу. Орфографик һәм орфоэпик сүзлекләр белән индивидуаль эш. Сорауларга җавап бирү. Тест эшләү.

Татар орфографиясе-

нең принципла-рын белү

8б., сорауларга җавап язарга

14.09

5

Тикшерү диктанты.

1

Диктант яздыру.

Тикше-рү дик-

танты

Белем һәм күнемәләрне гамәлдә куллана белү

Кагыйдәләрне кабатларга

16.09

6

 Татар теленең сүзлек составы..

1

Катнаш дәрес

Сүзләрнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен билгеләү. Мисаллардан фразеологик әйтелмәләрне табу һәм мәгънәләрен аңлату.

Сүзләрнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен таба белү.Синоним,антоним,

омонимнарны таба һәм куллана белү,архаизм, диалектизм, алынма сүзләр һәм профессио нализмнарны аера белү; фразеологик әйтелмәләрне тексттан таба һәм сөйләмдә куллана белү.

17б.,13нче күнегү, язмача; §3, укырга

21.09

7

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр, сүзләрнең  күчерелмә мәгънәләре.

1

Катнаш дәрес

Укытучы сөйләме.Сорауларга җавап бирү.Синоним, омоним, антонимнарны табу, билгеләмәләрен әйтү.Тексттан архаизм, алынма сүзләрне, диалектизм һәм профессионализмнарны табып язу.

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр, сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү

Дәфтәрдәге материалны өйрәнергә

23.09

8

Лексикография. Сүзлекләр

1

Катнаш дәрес

Аңлатмалы, энциклопедик, этимологик, тәрҗемәле сүзлекләр беләнэшләү.Аңлашыл-маган сүзләрнең мәгънәләрен язу.Практик эш.

Кисем

Сүзлекләрнең төрләрен аера белү һәм куллана белү.

Сан сүзенең мәгънәсен сүзлекләрдән карап язарга.

28.09

9

“Фонетика” һәм “Лексикология” бүлекләре буенча  контроль эш.

   1

Тикшерү дәресе

Вариантлар буенча биремнәрне үтәү

Мөстә-кыйль эш

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү

Кагыйдәләрне кабатларга

30.09

10

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение .

1

Сөйләм телен үстерү

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

Изло-жение

Хәтерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү

Дәфтәрләргә күчереп язарга

5.10

11

 Сүз төркемнәре. Мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәре.

1

Катнаш дәрес

Эзләнү, тикшеренү ысулы: аңлатмалы сөйләү, чагыштыру, әңгәмә үткәрү. Сүзләргә морфологик анализ ясау.

 

Мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәрен белү

29б., 22-23нче күнегүләр,

язмача

7.10

12

 Сүз төркемнәре. Ярдәмче сүз төркемнәре.

1

Катнаш дәрес

Эзләнү, тикшеренү ысулы: аңлатмалы сөйләү, чагыштыру, әңгәмә үткәрү. Сүзләргә морфологик анализ ясау.

Кисем

Мөстәкыйль, бәйләүче, модаль мәгънә белдерүче сүз төркемнәрен аерып белү һәм сөйләмдә куллана белү

27-29б.,укырга, кагыйдәләр

12.10

13

Сүзләрнең ясалышы һәм ясалыш буенча төрләре.

1

Катнаш дәрес

Бирелгән сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен табу, төзелеше ягыннан тикшерү.Сүз ясалышы ысулларының һәрберсенә мисаллар уйлап язу. Тексттагы тамыр һәм ясалма сүзләрне аерып әйтү, ясалма сүзнең тамырын һәм кушымчасын билгеләү.

Сүзне мәгънәле кисәкләргә аера белү, ясалма һәм тамыр сүзләрне аера һәм сөйләмдә куллана белү.

37б.,34,35нче күнегүләр.

14.10

14

Сүзләрнең ясалышы һәм язылышы. Ныгыту.

1

Ныгыту дәресе

Сүзләрне ясалышы һәм төзелеше ягыннан тикшерү.  Сүз ясалышын гомумиләштереп кабатлау өчен күнегүләр эшләү.

Сүзләрнең ясалышы һәм язылышын белү

85нче күнегү,

сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерергә

19.10

15

Кушымчалар һәм аларның язылышы.

1

Катнаш дәрес

Сүзләрдәге кушымчаларның функцияләрен аңлату.Сүзләргә тиешле кушымчаларны куеп язу.Кушымчаларның кайсы сүз төркеменә ялгануын әйтү.

Сүзләргә кушымчаларны дөрес ялгый белү.

34б.,33-34нче күнегүләр, язмача

21.10

16

“Сүз ясалышы” темасы буенча аңлатмалы диктант.

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү дәресе

Диктант язу, грамматик биремен үтәү

Аңлатмалы дик тант

Белем һәм күнемәләрне гамәлдә куллана белү

Кагыйдәләрне кабатларга

26.10

17

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау.

1

Ныгыту дәресе

Хаталар өстендә эш, күнегүләр эшләү,кагыйдәләрне искә төшерү

Белем һәм күнемәләрне гамәлдә куллана белү

“Морфология”

Һәм “Сүз ясалышы” бүлекләрен кабатларга

28.10

18

“Морфология” һәм “Сүз ясалышы” буенча мөстәкыйль эш.

1

Тикшерү дәресе

Вариантлар буенча биремнәрне үтәү

Тест

Белем һәм күнемәләрне гамәлдә куллана белү

Гади җөмләне кабатларга, сорауларга җавап язарга

2.11

19

 Гади җөмлә  синтаксисы. Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре.

1

Катнаш дәрес

Укытучы аңлатмасы.Бирелгән сорауларга җавап бирү.  Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып язу.Җөмләдән баш һәм иярчен кисәкләрне билгеләү.

Сүзтезмә, тезүле һәм ияртүле бәйләнешне билгели белү.

35,36нчы күнегүләр; җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

16.11

20

Гади җөмләдә тыныш билгеләре.

1

Катнаш дәрес

Җөмлә ахырында бирелгән тыныш билгеләренең куелышын нигезләп бирү, күнегүләр эшләү, нәтиҗә ясау

Гади җөмләдә тыныш билгеләрен куя белү

§10-12 укырга,42

нче күнегү.

18.11

21

Кушымча, теркәгеч, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы.

1

Катнаш дәрес

Кабатлау, күнегүләр эшләү , тест сорауларына җавап бирү

Тест

Кушымча, теркәгеч, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышын белү

Әдәби әсәр. алынган 5 җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә

23.11

22

Составында аерымланган кисәге  булган җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

Катнаш дәрес

Аерымланган кисәкләрне табу, алар янында тыныш билгеләренең куелышын аңлату.

Җөмлә кисәкләренең аерымлану сәбәбен әйтеп бирә белү,  алар янында  тыныш билгеләрен куя белү.

43б.,45нче күнегү, язмача

25.11

23

Составында  аныклагычы, тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Тексттан аныклагычларны, тиңдәш кисәкләрне  табу, алар янында тыныш билгеләренең куелышын дәлилләп күрсәтү.

Кисем

Аныклагычларны тану, алар янында тыныш билгеләрен куя белү, сөйләмдә аныклагычларны куллана белү.

45б.,47нче күнегү, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә

30.11

24

Составында гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Текстан өстәлмәләрне табу, тыныш билгеләренең куелышын аңлату. Күнегүдә бирелгән эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләренең куелышын дәлилләп күрсәтү.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен аңлату.

Өй эшен

бәяләү

Өстәмәләрне таба һәм сөйләмдә куллана белү.

Эндәш сүзне җөмләдән таба белү, алар янында тыныш билгесен куя белү.

49б.,52нче күнегү, телдән.

2.12

25

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение .

1

Сөйләм телен үстерү дәресе

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

Изло-жение

Хәтерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.

Эчтәлекне тулыланды-рырга, күчереп язарга

7.12

26

Кушма җөмлә синтаксисы. Җөмләләр арасында  бәйләнеш.

1

Катнаш дәрес

Җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату. Схема төрләрен искә төшерү, төзү.

Кушма җөмләне таный белү, аның төзелеш ягыннан төрләрен аера белү һәм алар янында тыныш билгеләрен куя белү.

51б.. 54нче күнегү,язмача

9.12

27

 Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

Катнаш дәрес

Тезмә кушма җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату.

Схема төрләрен искә төшерү, төзү.

Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләрен куя белү.

§18,19 укырга, контроль диктантка әзерләнергә

14.12

28

 “Тезмә кушма җөмләләр” темасы буенча контроль диктант .

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү дәресе

Грамматик биремле диктант язу.

Кон-

троль диктант

Белем һәм күнемәләрне гамәлдә куллана белү

Кагыйдәләрне кабатларга

16.12

29

Хаталар өстендә эш. Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

Катнаш дәрес

Синтетик иярченле кушма җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату.

Баш җөмлә белән ичрчен җөмлә арасында тыныш билгеләре куелмау очрагын аңлату.Схемаларын төзү.

 

Иярченле кушма җөмләне таный һәм куллана белү.

Синт.и.к. җөм.-дә бәйләүче чаралар, тыныш билгеләрен куя белү.

56б., 59нчы күнегү, язмача

21.12

30

 Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

Катнаш дәрес

Аналитик  иярченле кушма җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату. Схема төрләрен искә төшерү, төзү.

Аналитик иярченле кушма җөмләне таный һәм алар янында тыныш билгеләрен куя белү.

59б., 63нче күнегү, телдән.

23.12

31-32

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение .

2

Сөйләм телен үстерү дәресе

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

Изло-жение

Хәтерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.

Кушма җөмләләрдә тыныш билге-ң

куелышын кабатларга

28.12

28.12

33

 Хат.өст.эш.Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау.

1

Кабатлау һәм ныгыту дәресе

Кушма җөмлә эчендә тыныш билгеләре куелышына күнегүләр эшләү. Анализ ясау.                    

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе һәм белемне укучыларның куллана белүе.

61б.,66нчы күнегү, язмача

30.12

34

Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау.

1

Кабатлау һәм ныгыту дәресе

Кушма җөмлә эчен дә тыныш билгеләре куелышына күнегүләр эшләү. Анализ ясау.                    

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе һәм белемне укучыларның куллана белүе.

62б., 69нчы күнегү, язмача

11.01

35

 Әдәби сөйләм һәм аның стильләре.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү. Таблица ясау.

Кисем

Әдәби сөйләм, сөйләм стиле, стилистика терминнарының мәгънәсен белү.

64-65б.,§24, укырга, сөйләргә

18.01

36

Функциональ стильләр. Әдәби стиль.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.Өзекләрне укып, аларның кайсы стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау.Өзекләр китерү. Таблица ясауны дәвам итү.

Сорау-ларга җавап язу

Сөйләм стиленең төрләрен һәм аларның үзенчәлекләрен белү.

66б., §25, укырга, 2 мисал язып килергә

20.01

37

 Публицистик стиль. Фәнни стиль .

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.Өзекләрне укып, аларның публицистик  стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау. Өзекләр китерү. Таблица ясауны дәвам итү.

Тест

Сөйләм стиленең төрләрен һәм аларның үзенчәлекләрен белү.

Стильләр турында сөйләргә

25.01

38

 Рәсми стиль.Үтенеч һәм ышаныч язу. Сөйләмә стиль.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.

Өзекләрне укып, аларның рәсми стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау.

Аерым стильгә караган өзекләр китерү. Таблица ясауны дәвам итү.  

Сөйләм стиленең төрләрен һәм аларның үзенчәлекләрен белү. Эш кәгазьләрен яза белү.

73б., сорауларга җавап; 74нче күнегү, язмача

27.01

39

Стилистиканың нигезе буларак синонимия.

1

Катнаш дәрес

 Морфологик синонимнар һәм аларны сөйләмдә кул лану үзенчәлекләре турында укытучы аңлатмасы.Синоним-нарны кулланып, инша язу.

Синоним һәм аның төрләрен белү, практикада куллана белү.

76б.,80нче күнегү,язмача; §26, укырга.

1.02

40

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение .

1

Сөйләм телен үстерү дәресе

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу

Изло-жение

(текстны кыскар-тып язу)

Язу күнекмәләрен тикшерү, сөйләм телен үстерү.

Эчтәлекне тулыланды-рырга, күчереп язарга

3.02

41

Синтаксик синонимнар.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Ике составлы җөмләләрнең бер составлы  синонимнарын (һәм киресенчә) төзеп, парлап язу.

Иярчен кисәк һәм иярчен җөмлә синонимлыгын белү практика- да куллана белү

81б., сорауларга җавап язарга.

8.02

42

Синтаксик синонимнарның төрләре.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Тезмә кушма җөмләләрне синонимик куллануга күнегүләр эшләү

Синоним һәм аның төрләрен белү, практикада куллана белү

73-78б., кабатларга; мөст.эшкә әзерләнергә

10.02

43

“Морфологик һәм синтаксик синонимнар” темасы буенча мөстәкыйль эш.

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү дәресе

Грамматик биремле күнегүләр эшләү

Мөстә- кыйль эш.

Белем һәм күнемәләрне гамәлдә куллана белү

Аналитик һәм синтетик җөмләләрне кабатларга

15.02

44

 Синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы.

1

Катанш дәрес

Аналитик төзелмәләрнең синтетик, синтетик төзелмәләрнең аналитик синонимнарын төзеп  язу.

Аналитик һәм синтетик синонимнарны төзи белү.

79-80б., укырга

17.02

45

Синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгын ныгыту .

1

Күнегүләр эшләү, сорауларга җавап, нәтиҗә ясау

Синоним һәм аның төрләрен белү, практикада куллана белү

Бирелгән җөм-ң синонимнарын төзеп язарга

22.02

46-47

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение .

2

Сөйләм телен үстерү дәресе

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

Изло-жение

Хәтерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү

Кагыйдәләрне кабатларга

24.02

29.02

48

Лексик һәм грамматик калькалар.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Лекция. Әңгәмә-бәхәс. “Сөйләм теле калькалары” фәнни мәкаләсе буенча практик эш.  

Лексик һәм грамматик калькалар, аларның татар сөйләмендә кулланылы-шын белү

Конспектны укырга, сөйләргә

29.03

49

Сөйләм культурасы. Сөйләм төгәл булсын.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре. Синонимнарны искә төшереү, аларның кирәклесен сайлап җөмләләрне үзгәртүгә, ияртүче сүзгә карап җөмләдәге сүз тәртибен үзгәртүгә күнегүләр эшләү.

Сөйләм культурасының кешедәге культураның бер билгесе булуын,  Сөйләм төгәл булсын өчен һәр сүзнең җөмләдәге үз урынын ачык күзаллау кирәклеген аңлау.

§28, укырга, 89нчы күнегү, язмача

7.03

50

Сөйләм аңлаешлы һәм саф булсын.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре. Синонимнарның төп мәгънәләрен һәм мәгънә аерымлыкларын билгеләү.

Сөйләм культурасының кешедәге культураның бер билгесе булуын,  Сөйләм төгәл булсын өчен һәр сүзнең җөмләдәге үз урынын ачык күзаллау

92,95нче күнегүләр, телдән

9.03

51

“Кушма җөмлә синтаксисы” буенча контроль диктант.

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү дәресе

Грамматик биремле диктант язу.

Кон-троль диктант

Белем һәм күнемәләрне гамәлдә куллана белү

Кагыйдәләрне кабатларга

14.03

52

Хаталар өстендә эш.  Сөйләм җыйнак һәм  аһәңле булсын.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Җөмләләрне җыйнаклык таләбеннән чыгып үзгәртеп язу.

Аһәңле итеп сөйләү үзенчәлекләрен белү

93б., сорауларга җавап язарга

16.03

53

“Сөйләм культурасы нигезләре” темасын кабатлау.

1

Кабатлау һәм ныгыту дәресе

Укытучы аңлатмасы.

Күнегүләр эшләү. Тест.

Тест

Сөйләм культурасының кешедәге культураның бер билгесе булуын,  Сөйләм төгәл булсын өчен һәр сүзнең җөмләдәге үз урынын ачык күзаллау кирәклеген аңлау.

92б., 101нче күнегү.

21.03

54

Тел,җәмгыять һәм фикерләү. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Укытучы аңлатмасы.

Күнегүләр эшләү.

Иҗтимагый мөнәсәбәт, җәмгыять  терминнарының мәгънәсенә төшенү.

95б., сорауларга җавап, телдән

23.03

55

 Изложение.

1

Сөйләм телен үстерү дәресе

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

Изло-жение

Хәтерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү

Кагыйдәләрне кабатларга

4.04

56

 Хәзерге татар милли әдәби теленең тамырлары.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Укытучы аңлатмасы. Аңлатманың кыскача эчтәлеген язу. Күнегүләр эшләү.

Тарихка бәйле рәвештә телнең үзгәрешләр кичерүе , аларның бер-берсенә бик нык бәйләнгән булуын аңлау.

§34-35, укырга, конспект

6.04

57

 Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Укытучы аңлатмасы.

Күнегүләр эшләү.

Татар милли әдәби теленең формалашу тарихын белү.

11б., 122,123нче күнегүләр.

11.04

58

 Татар сөйләмә теленең диалектлары.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Укытучы сөйләме. Аңлатманың кыскача эчтәлеген язу. Язмаларның кайсы  диалектка каравын билгеләү, бу диалектның әдәби әйтелештән аермаларын таба белү.

Үзенчәлекле җирле сөйләмнең диалект дип аталуы, татар сөйләмә теленең өч зур диалекттан торуы: урта, көнбатыш, көнчыгыш диалектлар, әлеге диалектларның үзенчәлекләре турында белү

§37, конспект

126, 127нче күнегүләр.

13.04

59-60

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение .

2

Сөйләм телен үстерү дәресе

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

Изло-

жение

Язу күнекмәләрен тикшерү, сөйләм телен һәм хәтерләү сәләтен үстерү.

Эчтәлекне тулыланды-рырга, күчереп язарга

18.04

20.04

61

 Тыныш билгеләренең куелышы буенча аңлатмалы диктант .

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү дәресе

Грамматик биремле диктантны мөстәкыйль язу.

Дик-

тант

Белем һәм күнемәләрне гамәлдә куллана белү

Кагыйдәләрне кабатларга

25.04

62

 Икетеллелек.  Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Текстларны укып, татар-гарәп, татар-рус ике теллелеге йогынтысын аңлату. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законыннан өземтәләрне укып өйрәнү, кыскача эчтәлеген язу.

 “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы законын белү.

120б.,132нче күнегү. телдән;133нче күнегү, язмача.

27.04

63

Тел гыйлеменең әһәмияте, төп бүлекләре.

1

Яңа материал-ны өйрәнү дәресе

Укытучы сөйләме. Сорауларга җавап бирү. Схема төзү.

Тел гыйлеменең төп тармаклары турында хәбәрдар булу.

124б, 135нче күнегү, язмача.

2.05

64-65

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение (№8).

2

Сөйләм телен үстерү дәресе

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

Изло-жение

Сөйләм телен һәм хәтерләү сәләтен үстерү.

Кагыйдәләрне кабатларга

4.05

11.05

66-67

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

2

Кабатлау һәм ныгыту дәресе

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе

128б.,145нче күнегү

16.05

18.05

68

Йомгаклау.

1

Йомгаклаудәресе

23.05

КУШЫМТА №1

       Сүзлек диктанты — 35-40 сүз;

      Контроль диктант — 140-150 сүз;

      Катлаулы план буенча изложение язу:

      Ел башында   450-475 сүз (220-240 –язма күләме)

     Ел ахырында 475-500 сүз (240-250- язма күләме)

Сүзлек диктантын бәяләү

1.Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

2. Бер-ике орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

3.Өч-дүрт орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

4.Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

5. Хаталар “2”ле кую нормасыннан артып китсә, “1” ле куела.

Диктантны бәяләү нормалары

Таләпләр

Билге

1

Орфографик һәм пунктуацион хаталары булмаган эшкә

Искәрмә.Орфографик (яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм бер  пунутуацион хаталы эшкә

“5”ле билгесе куела

2

1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә

“4”ле билгесе куела

3

2 орфографик, 1-3 пунктуацион хаталы , 2 төзәтүле эшкә

“3”ле билгесе куела

4

5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы , 4 төзәтүле   эшкә

“2”ле билгесе куела

5

6-7 орфографик,4- 5 пунктуацион хаталы , берничә төзәтүле   эшкә

“1”ле билгесе куела

Изложениене  бәяләү нормалары

Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1

Текст, планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик  хаталар юк

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

“5”ле билгесе куела

2

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; язмада 1 фактик хата җибәрелгән.

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

“4”ле билгесе куела

3

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен  бозуга китергән. Язмада 1 фактик хата җибәрелгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

“3”ле билгесе куела

4

Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр һәм  җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп.

Орфографик хаталарның саны -  3 тән, пунктуацион хаталарның саны – 2 дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

“2”ле билгесе куела

5

Текстның эзлеклелеге язмада сакланмаган; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә җибәрелгән хаталар текстның эчтәлеген  аңлауны кыенлаштыра, техник хаталар бик күп.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

“1”ле билгесе куела

Сочинениене бәяләү нормалары

Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

1 орфографик (пунктуацион яки грамматик) ялгыш бар

“5”ле билгесе куела

2

Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш  бар

“4”ле билгесе куела

3

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар

“3”ле билгесе куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

7 орфографик, 7 пунктуацион һәм  грамматик ялгышлар бар

“2”ле билгесе куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә.

Ялгышлары “2”ле кую нормасыннан артык

“1”ле билгесе куела

КУШЫМТА №2

КҮМ

  1. Шәмсетдинова Р. Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар.- Казан: Татар. кит. нәшер., 2005.
  2. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.- Казан: РИЦ “Школа”, 2007.
  3.  Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма. Татар теле (татар мәктәпләре һәм рус телле мәктәпләрнең татар сыйныфлары өчен). Казан: : РИЦ “Школа”, 2007.
  4. Н. В. Максимов Татар теленнән тестлар.- Казан: Мәгариф, 2002.
  5. Х. Х. Сәлимов Татар теленнән 222 тест.- Казан: “Яңалиф” нәшрияты.-2005
  6. Ф.С.Сафиуллина, Г.Ә.Нәбиуллина “Татар теленнән тестлар. Синтаксис”, Казан”Яңалиф” нәшрияты , 2006
  7. Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова. Татар теле.: Кагыйдәләр, күнегүләр.- Казан: Мәгариф, 2007
  8.  Ч.М. Харисова. Татар теле.: Теория, күнегүләр, тестлар. - Казан: Мәгариф, 2006

КУШЫМТА №3

Әдәбият һәм укыту чаралары, шулай ук белем бирү ресурслары

  1. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар”,  Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2006
  2. Л.Н Ногманова, Г.Д.Садыйкова, Г.Г.Минһаҗева “Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнәбез”, Казан: РИЦ “Школа”, 2008
  3. З.В.Валиев “Эш кәгазьләре үрнәкләре”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1999
  4. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007
  5. Н.В Максимов “Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма.”,  Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2004
  6. Ф.С.Сафиуллина М.З.Зәкиев “Хәзерге татар әдәби теле” , Казан “Мәгариф” нәшрияты 2002
  7. Н.В.Максимов, З.В. Шәйхразиева “ Татар урта мәктәбендә синтаксик анализ”, Казан, РИЦ “Школа”,2007
  8. Я.Х.Абдрахимова “ Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре 8-11” , Казан “Мәгариф” нәшрияты 2005
  9. Н.В Максимов, З.В.Шәйхразиева “ Синтаксистан таблицалар һәм схемалар” , Казан, 2007
  10.  Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...