"Ашамлыклар" темасын кабатлау.Йомгаклау.
занимательные факты по теме

Тема:"Ашамлыклар" темасын кабатлау.Йомгаклау.

Максат:ашамлыкларны кабатлау,аларны дөрес әйтә белүгә ирешү,ашамлыкларны сөйләмдә кулланна белүгә ирешү,татар халык ашларын танып белү,алар белән җөмләләр төзү,ашамлыкларны кайбер билгеләрдән танып белү,Г.Әхтәмованың ашамлыклар турында шигырҗләр сәнгатьле укый белү,диалогик сөйләмне үстерү,теләк фигылҗләрне җөҗләләрдә куллана белүгә ирешү,аш-су турында мәкальләр белән йомгаклау,әдәплелек тәрбияләү,татар халык ашларына кызыксыну тәрбияләү.

Җиhаз:"Татар халык ашлары" китабы,стенд,рәсемнәр,плакатлар,"сатучы" калфагы,чигелгән сөлге,татар ашлары.

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

Сәламләшү,кәефләр турында сораштыру,число ,атнаның көне,hава торышы турында әнгәмә оештыру.

2.Фонетик зарядка.

чәй,эчә,тәмле,аш,ботка,ашый,баллы.

Сүзлерне укытучы укый,хор белән укыйлар,индивидуалҗ укыла,җөмләләр төзелә.

3.Кабатлау.

        Ашамлыкларны хор белән рәсемнәр буенча кабатлау.

        Ашамлыкларны билгеләреннән танып белү,укучы чыгып шул ашамлыкны тартып чыгара.

Аны чәйгә салалар.Аны песи дә ярата.Ул нәрсә?(сөт)

Ул баллы,ак төстә,каты.Аны чәй белән эчәләр.Ул нәрсә?(шикәр)

Аны боткага салып ашыйлар,ипи белән дә ашыйлар.Ул нәрсә?(май)

Аны ашны пешергәндә салалар,кыздыралар.Аннан котлет ,колбаса ясыйлар,(ит)

Аны эчәләр.Аны бал белән дә.шикәр дә ,сөт белән дә,лимон белән дә эчәләр.Ул нәрсә?(чәй)

         Рәсем күрсәтелә hәм шул рәсемдәге ашамлыкка характеристика бирелә.

Ипи,сөт,каймак,тоз,ит,ботка,туңдырма,шикәр.

Мәсәлән,ипи-ак,тәмле,йомшак.

                  сөт-ак төстә,сыек,аны песи ярата.

                  каймак-ак,тәмле

                  тоз-ак,вак,тозлы

                  ит-кызыл,тәмле,аннан аш пешерәләр

                  ботка-тәмле,майлы

                  туңдырма-салкын,ак,баллы

4.Физминут.

Кулларны сузып куйдык

Күбәләк кебек булдык

Өскә-аска болгыйбыз

Оча гына алмыйбыз

Бер ике,бер ике.

5.Теләк фигыльләрне кабатлау.Сорауларга җавап бирү,

-Синең нәрсә ашыйсың  килә?

-Синең нәрсә эчәсең килә?

6."Ашханәдә" диалогын төзү,

7,"Чылбыр" уенын  уйнау,("Син нәрсә яратасың?")

8,"Кибеттә" диалогын сәхнәләштерү.

9."Татар халык ашамлыкларын" кабатлау.Бу өстәлдә укучылар әзерләгән фшамлыклар.Укучылар бөтен ашамлыкларны санап чыгалар.

10.Кроссвордны чишү.

 

    бал  
    аш   
 ботка   
өчпочмак 
   бәлеш 
 кыстыбый
   чәкчәк

1.Аның белән чәй эчәләр.2.Аны көн саен пешерәләр.3.Аны иртәнге ашка әзерлиләр.4.Аның почмаклары була.5.Аны кабактан,алмадан,ит белән бәрәңгедән пешерәләр.6.Аның камыры hәм бәрәңгесе була.7.Бу әйбергә бал кирәк.

11.Физминут"Күрсәт әле,үскәнем"

12.Рәсемнәр белән эш.

Алсу нишли?Алсу нәрсә ашый?Алсу нәрсә эчә?

Бер укучы йомгаклап өч рәсемне дә сөйли.

Плакат буенча укучыдан сөйләтү.

13.Шигырьләр тыңлау.

"Икмәк","Кыстыбый","Бәрәңге"

14.Йомгаклау.Мәкальләр белән дәрес тәмамлана.

Ит-иткә,шулпа-биткә.

Ипи,тоз-якты йөз.

Үзе туйган-күзе туймаган.

Ашаган белмәс тураган белер.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

план конспект урока для 5 класса по татарскому языку...

Фигыль темасын кабатлау, йомгаклау өчен биремнәр

Әлеге биремнәр 7 нче сыйныфта фигыль сүз төркемен кабатлау, йомгаклау өчен тәкъдим ителә...