Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗаты.
план-конспект занятия (5 класс)

5 нче сыйныф укучыларын күренекле композитор Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗаты балән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Салих Сәйдәшев.44.5 КБ
Файл salih_sydshev.docx19.17 КБ

Предварительный просмотр:

Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗаты.

Максат:

  1. халкыбызның сөекле улы Салих Сәйдәшевнең тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыру;
  2. укучыларда татар музыка сәнгате, әдип һәм композиторыбыз иҗаты белән кызыксыну;
  3. аларны өйрәнү хисе тәрбияләү;
  4. сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: С.Сәйдәшев портреты, композиторның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдыручы китаплар, газета-журналлар күргәзмәсе; проектор, CD дисклар.

1 слайд.

Тыныч музыка астында укытучы сөйләме.

- Хөрмәтле укучылар, бүген без татар музыка сәнгатенә нигез салучы бөек композитор Салих Сәйдәшев турында сөйләшербез.Гаҗәеп матур көйләр иҗат иткән Салих Җамалетдин улы Сәйдәшкә быел 3  декабрьдә 112 яшь булыр иде.

2 слайд.

1нче укучы. Киләчәккә барган юл өстендә

                     Яңгырап тора таныш тавышлар:

                     Адымнарны безнең тизләтәләр

                     Дәртле җырлар,көчле маршлар!

                     Канат җәйгән җылы җырга әверелеп

                     Туган илнең яңа хисләрен.

                     Әйтеп бирдең, Сәйдәш, дөньяга син

                     Безнең күңел ниләр сизгәнен.

                     Нәкъ  Тукайча синең, нәкъ Тукайча

                     Иҗаттагы нигез ташларың:

                     “Халык – зур ул, дәртле, моңлы, көчле...”

                     Дигән сүзне эштә акладың .

3 слайд.

- Әйдәгез без  аның балачагына тукталыйк.Салих Сәйдәшев 1900 елның 3декабрендә Казанда туа.Әтисе Җамалетдин белән әнисе Мәхүбҗамал   бик матур, бик бәхетле яшиләр. Салих унынчы бала булып дөньяга килә, ләкин балаларның күбесе кечкенә вакытта ук үләләр, икесе генә исән кала. Олы апасы Әминә һәм Салих. Салих әтисен белми, чөнки әтисе Салих туганчы ук вафат була.

Кечкенә Салих кулына нәрсә тотса, шуннан көй чыгара торган була, агач кашыклар дисеңме, тәлинкә дисеңме аның өчен бар әйбер музыка коралына әверелә, шунда үзе уйный, үзе җырлый, бала-чага бии.

Салих белемгә омтылучы малай булып үсә. Шулай да яраткан шөгыле – гармунда уйнау була. Музыкант булуын үзе дә, әнисе дә   төшендә күрә. Менә шулай Салихның күңелендә “моң чишмәсе” кечкенә вакытта ук бәреп чыга, һәм ул үзенең 35 ул гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлый.

          Туганнары да музыкага сәләтле кешеләр була, музыка өлкәсендә эшлиләр. Ә шулай да иң талантлысы – Салих Сәйдәшев була.

 ( “Җәй айлары” җырын тыңлау. Таҗи Гыйззәт сүзләре.)

4 слайд.

-Салихның табигатьтән бирелгән музыкаль сәләтен беренче күрүче -  апасы  Әминәнең ире Шиһап  Әхмәров була.Ул, Салихның музыка белән кызыксынуын белгәч, пианино сатып ала. Музыканы аңлап өйрәнсен өчен пианино буенча специалист, атаклы композитор Фәрит Яруллинның әтисен Заһидулла Яруллинны чакыра. Шулай итеп профессиональ музыка юлын Салихка Заһидулла Яруллин ача.

5 слайд.

          Әхмәровлар өендә күренекле кешеләр еш була, шунлыктан ул үз заманының атаклы кешеләре: Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Тукай, Г.Камал һәм башкалар белән танышу бәхетенә ия була.

          Бервакыт Тукай Сәйдәшләргә керә һәм Салихка “ Тәфтиләү”не уйнарга куша. Салих аны берничә тапкыр уйный. Тукай, үзе дә сизмәстән, җырга кушылып китә.

(“Тәфтиләү” көенә, Тукайның “Тәфтиләү” шигыре җырлана.)

2нче укучы. Кердең безнең күңелләргә

                               Моңнарың -  көйләреңдә.

                               Очраштыгыз Тукай белән

                               Халкыбыз йөрәгендә.

                               Очраштыгыз ике диңгез

                               Кушылган кебек бергә.

                               Ә тынар дип мондый диңгез-

                               Берәү дә әйтмәс җирдә.( Г.Хуҗиев)

- Әйе, Сәйдәш белән Тукай – татар иленең ике диңгезе. Юкка гына танылган язучылар алар турында: “Музыкада Сәйдәш булса, поэзиядә – Тукай”, - дип әйтмиләр.

           - 14 яшендә Салих музыка училищесына укырга керә. Училище аңа яңа горизонтлар ача, ул андагы укытучылар аша рус һәм Европа культурасы белән таныша. Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Музыка мәктәбендә укыта. Тынлы оркестр оештыра, үзенең фортепьяно буенча укуын дәвам итә.Беренче иҗат тәҗрибәләре булган “Татар вальсы”, “Озын сәфәр” әсәрләрен ; “Казан сөлгесе” комедиясенә, “Галиябану” драмасына музыка яза.

6 слайд.

( С. Сәйдәшев музыкасы яңгырый. Укытучы сайлавына карап.)

         - Музыкасы белән генә түгел, шәхес буларак та Сәйдәшев халык арасында бик популяр кеше булган, аны барысы да яратканнар, үз күргәннәр. Ул үзе дә аларга шундый ук ярату белән җавап кайтарган. Кешеләр белән бик тиз элемтәгә керә белгән,  мохтаҗларга ярдәмгә һәрвакыт әзер торган.Үз гомерендә олыларга да , кечкенәләргә дә “сез” дип эндәшә торган булган.

3нче укучы.Уйнап җибәр, дустым, Сәйдәш маршын,

                               Күтәрелеп китсен күңелләр.

                               Матур булып Сәйдәш көйләредәй

                               Узсын, дускай, безнең гомерләр.

 (“Совет Армиясе” маршы яңгырый.)

-Салих Сәйдәшев үзенең маршын 1929 елның 23 февраль көнендә, танатаналы кичәдә уйный.Бу - маршларның соңгысы булмый.Ул тагын К.Нәҗми сүзләренә “Поход маршы”, тынлы оркестр өчен “Ватан маршы” әсәрләрен дә иҗат итә.

          - Әйе,татар музыка сәнгатен үстерүдә Салих Сәйдәшевнең өлеше чиксез зур.Үзенең бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлап, дәртләнеп эшләүче бөек иҗат эшлеклесе, халкыбызның саекмас моң чишмәсе булган композиторыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан 1993 елның  25 июлендә мәркәзебезнең Горький урамында С.Сәйдәшев музее ачыла, 2000 елның 15 декабрендә  Татарстанның Зур концертлар залына С.Сәйдәшев исеме бирелә, 2005 елның 12 августында Татарстан урамында Салих Сәйдәшевкә

Мәхмүт Гасыймов авторлыгында һәйкәл куела.

7,8,9 слайдлар.

          1нче укучы.Үз гомере аның бик тиз үтте,

                                Узган кебек язгы ташкыннар.

                                Ә җырлары, яшәр һәйкәл булып,

                                Озаграк мәрмәр ташыннан.

-Менә нинди гүзәл кешеләре бар халкыбызның. Бу гүзәл кешеләребез һәм аларның иҗатлары – мәңгелек.

(“Укучылар вальсы” көе яңгырый, М.Хөсәен сүзләре.)  

Кулланылган материал:

1.”Татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр.” 5-11нче сыйныфларда.

Казан,”Мәгариф”, 2000.

2.”Уртаклашыр тәҗрибәм бар” Гәрәева.ГХ. Казан, “Яңалиф” нәшрияты.

3.”Дәрестә һәм дәрестән соң” Наҗия Гыймадиева. Казан, “Яңалиф” нәшрияты,2004  

4.”Мәгариф”журналы, №11, 2010.

Предварительный просмотр:

Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗаты.

Максат:

  • халкыбызның сөекле улы Салих Сәйдәшевнең тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыру;
  • укучыларда татар музыка сәнгате, әдип һәм композиторыбыз иҗаты белән кызыксыну;
  • аларны өйрәнү хисе тәрбияләү;
  • сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Салих Сәйдәшев- атаклы композитор (презентация)

Атаклы композитор Салих Сәйдәшевның тормыш һәм иҗат юлы турында....

Программа к научно-практической работе «Исследование и оценка экологического состояния города Тарко-Сале. Составление экологической карты.»

          Программа   «Исследование и оценка экологического состояния города Тарко-Сале. Составление экологической карты.»  посвящена изучению вопр...

Халкыбызның тургае - Салих Сәйдәшев. Дәресэшкәртмәсе.6 сыйныф.

Халкыбызның тургае- Салих Сәйдәшев.Максат:Укучыларны күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның тормышы   һәм иҗат юлы белән кыскача таныштыру.Композиторның  туган илебезгә, ха...

Салих Сәйдәшев - күренекле татар композиторы

С.Сәйдәшев багышланган сыйныфтан тыш чара. 9-11 сыйныф укучылары өчен....

ОРГАНИЗАЦИЯ РАБОТЫ ПО ЭСТЕТИЧЕСКОМУ ВОСПИТАНИЮ В УЧРЕЖДЕНИЯХ ДОПОЛНИТЕЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ (НА ПРИМЕРЕ ДОМА ДЕТСКОГО ТВОРЧЕСТВА Г. ТАРКО-САЛЕ)

В статье рассмотрен процесс управления в дополнительном образовании на примере ДДТ г.Тарко-Сале....