И. Юзеев иҗатын өйрәнүне дәвам итү. “Бакчачы турында баллада”.
план-конспект урока (6 класс) по теме

Вильданова Лилия Равиловна

И. Юзеев иҗатын өйрәнүне дәвам итү. “Бакчачы турында баллада”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i.yuzeev.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

         Тема. И. Юзеев иҗатын өйрәнүне дәвам итү. “Бакчачы турында

                        баллада”.

          Максат. Укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗат

          эшчәнлеге белән якыннанрак таныштыру; баллада турында  

           төшенчә бирү; балладаны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре һәм

          фикерләү сәләтен үстерергә булышу; бәйләнешле сөйләм телен

          үстерү; укучыларга  хезмәт тәрбиясе бирү;

           Җиһазлау. Шагыйрьнең портреты, җыентыкларыннан китап 

          күргәзмәсе; видео һәм аудиокассеталар.

                                                 Дәрес барышы.

I.   Кабатлау. И. Юзеевның иҗатын искә төшерү. Укучылардан сөйләтү.

  1. Яңа тема.
  • Әйе, шагыйрь бик иртә шигырьләр яза  башлаган дидек. 10 яшендә үк ул әтисенә   хатны шигъри формада язган. Әйдәгез, шул шигырьне тыңлап китик   әле.

      (Видеоязмада А.Батуллин башкаруында шигырь тыңлау)

  • Укучылар, без быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгын билгеләп үтәбез. Сугыш фаҗигасе кечкенә Илдарга да йогынты ясаган, бәлки кечкенә Илдарны кулына каләм алырга да әтисенең сугышта булуы, аңа хатлар язуы этәргәндер.
  • Без узган дәрестә И.Юзеевның балачагын өйрәндек. Ә буген без аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.
  • Абыйсы Казанга укырга китә.Энесенә язган хатларында әдәби

     Казанда ничек  кайнавын хәбәр итеп тора. Ул минем кызыгуларым, ул

      минем Казанга  талпынуларым! дип искә ала шагыйрь. Җырларда  

      җырланган, шигырьләрдә сөйләнгән, Г.Тукай әйткәнчә, нурлы да,

      дәртле дә, моңлы да Казан яшь  шагыйрьне үзенә тартып ала.

  • Сез беләсез инде, без быел Казанның ничә еллыгын билгеләп үтәбез?
  • Без быел Казанга 1000 ел тулуны билгеләп үтәбез.
  • Әйе, 1000 еллык тарихы булган чал Казан И.Юзеевны да үзенә бөтереп ала. Журналист Таңчулпан шагыйрьгә: “ Казан сезнең өчен туган җир төшенчәсен алыштырамы, әллә торган җир генәме?” дигән сорау бирә. ” Тукай, Такташ, Җәлилләр торган җир - күңелгә туган җир кебек якын. Казансыз тормышны күз алдыма да китерә алмыйм”,- ди шагыйрь. Үзенең күп кенә шигырьләрен Казанга багышлап яза.
  • Шулай итеп, И.Юзеев Казанга килеп, педагогия институтына укырга керә. Казан аны дөньяга шагыйрь итеп таныткан, Татарстанның халык шагыйре иткән изге урын була. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Казанда яши. Кызганычка каршы, әле күптән түгел генә, 22 нче декабрьдә ул якты дөнья белән хушлашты. 3 нче январь туган көне иде.

                               Үлем эзләп йөрсәң, әҗәл алмый,    

                           Ә авырсаң килми үләсе-

                            Шытып кына килгән өмет җырын

                            Җир астына килми күмәсе.

  • И.Юзеев шагыйрь генә түгел, драматург та. Сез аның әсәрләре буенча куелган

      нинди спектакльләрне беләсез? Әйдәгез, аның пьсасы буенча куелган

      спектакльдән бер күренеш карап китик.

      (Видеоязмада “Янар чәчәк” спектакленнән бер күренеш карау).

  • Без бүген аның “Бакчачы турында балладасы”н укырбыз.(Балладаны сәнгатьле итеп укып чыгу.Эчтәлеген сөйләү).

       Сүзлек өстендә эш эшләү. Баллада- кискен каршылыкка корылган, гадәттән  

       тыш вакыйгаларны тормыштагыча түгел, әкияттәгечә сурәтләгән шигъри әсәр.

     (Сүзлек дәфтәрләренә язып кую).

  • Сезнең нинди балладалар укыганыгыз яки ишеткәнегез бар?
  • Әсәрдә сүз ни турында бара?
  • Ничек уйлыйсыз, тормышта чыннан да мондый хәл булганмы, әллә бу уйлап кына чыгарылганмы?
  • Балладаның геройлары кемнәр?
  • Бакчачы, еланнар һ.б.
  • Автор, без-укучылар.

    -     Без монда кайда?

  • Балладаның калган геройлары - табигать күренешләре һәм тереклек ияләре. Алар үзара сөйләшәләр, бәхәсләшәләр. Ләкин аларның максаты нинди?
  • Кешегә хезмәт итү, җирдә явызлык белән көрәшеп, яхшылыкны, хаклык-гаделлекне саклау.
  • Ни өчен бакчачы турында дан җыры сүрелә?
  • Чөнки былбылларны юк итә, җирдән моң югала. Кеше үзенең зур байлыгын-моңын, җан авазын югалта.
  • Димәк, кеше өчен иң әһәмиятлесе нәрсә?
  • Кеше өчен иң әһәмиятлесе - рухи байлык. Акча да, материаль байлыклар да, дан-дәрәҗә дә түгел.
  • Кеше иң беренче нәрсәгә хыянәт итмәскә тиеш?
  • Намусына, вөҗданына.
  • Бакчачы үз эшен уйлап эшлиме?
  • Юк, уйлап эшләми.
  • Димәк, автор әсәр аша нәрсә әйтергә тели?
  • Үзең эшләгән эшне алдан уйлап эшлә дип әйтергә теләгән.
  • Мин сезгә М.Җәлилнең “Бакчачы” шигырен укырга кушкан идем? Бу ике әсәр арасында нинди охшаш һәм аермалы яклар бар?
  • Ике карт та җиң сызганып эшлиләр, бакча үстерәләр, ләкин икенче бакчачы үзенең хезмәтен үзе юкка чыгара. Бакчачы үзенә үзе һәйкәл калдыра.
  • Бакчачы бакчаны бүтән юл белән саклап кала алыр идеме?
  • Әйе, еланнарга каршы үзе көрәшкә күтәрелергә тиеш иде.
  • Әсәрнең теленә игътибар итегез әле. Автор халык авыз иҗатының нинди төренә мөрәҗәгать итә?
  • Сөмбел, былбыл, төнбоек образлары - халык җырларында кулланылучы образлар.
  • Автор ни өчен боларга мөрәҗәгать иткән икән?
  • Халыкка аңлаешлырак булсын өчен.
  • Нинди сурәтләү чаралары кулланган?
  • Сынландыру, эпитетлар кулланган.
  • Автор бу әсәр белән нәрсә әйтергә теләгән?
  • Хезмәтне яратырга, үз йөрәгең кушканча эшләргә, намусыңа, вөҗданыңа хыянәт итмәскә. Иң зур байлык - рухи байлыкны, моңны югалтмаска.
  • Илдар Юзеев күп кенә җырлар авторы да.Шуларның берсен сезнең белән тыңлап китик. ( Магнитофон язмасында И.Юзеев сүзләренә язылган “Мәтрүшкәләр” җырын тыңлау)

III. Йомгаклау. Билгеләр кую.

         IV. Өй эше бирү. И.Юзеев сүзләренә язылган җырларны туплап  

         килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеев "Өчәү чыктык ерак юлга"

И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыларның сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү, поэманы анализларга, сурәтләү чараларын табарга өйрәтү, авырлыклар килгәндә югалып калмаска. Дөрес юлны...

И.Юзеев"Таныш моннар"

конспект,урока предназначен для изучения жизни творчества И.Юзеева...

Презентация "Илдар Юзеев"

Илдар Юзеевның иҗат һәм тормыш юлы...

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.6нчы сыйныфта әдәбият дәресенең план-конспекты...

И.Юзеев "Бакчачы турында баллада"

МАГБУ "139 нчы гимназия" 6 нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен план - конспект Сәгъдиева Илсөяр Шәүкәт кызы, I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 2014 ел....

Илдар Юзеев иҗатының үзенчәлекләре (тематик-проблематик юнәлешләре) презентация

В работе представлена краткая биография, премии, полученные И.Юзеевым, деление его творчества на этапы.Главная цель работы - показать какие проблемы раскрывает И.Юзеев в своих произведениях....

И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сын анализлау

В ходе урока демонстрировались слайды в программе MicrosoftPowerPoint. Использование данной технологии позволяет  значительно сэкономить время на уроке. Использование информационно-коммуникационн...