Татар теле. 5 сыныф. Дуслар белән күңелле.
план-конспект урока (5 класс)

Зарипова Эльвира Ильсуровна

5 сыйныф укучылары өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslar_beln_kunelle_2.docx21.66 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Дуслар белән күңелле .

Максат: “Дуслар белән күңелле” темасы буенча укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен камилләштерү.      

Бурычлар:

         Белем бирү:

  • тема буенча  лексик күнекмәләрне камилләштерү һәм грамматик структураларны ныгыту;
  • тыңлап- аңлау күнекмәләрен камилләштерү;
  • сөйләм шартларына туры килгән ситуацияләрдә лексик-грамматик күнекмәләрне куллану;

Фикер сәләтен үстерү:

  • логик фикерләү сәләтен үстерү;
  •  мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү;
  • танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;
  •  аралашу күнекмәләрен формалаштыру;
  • коллективта хезмәттәшлек итү сәләтен үстерү;

 Тәрбияви максат:

  • әңгәмәдәшеңә ихтирам тәрбияләү;
  • дуслык хисен саклап кала белү;
  • дусларга  карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор мәкальлләр язылган карточка

Дәреснең  төре: лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Метод һәм алымнар: әңгәмә; биремнәрне аерым-аерым үтәү, парлап эшләү.

Дәрестә кулланган структуралар:

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

Дәрес барышы:

I. Оештыру этабы.

1) Исәнләшү. 1 слайд

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, .....!

- Әйдәгез, бер-беребезне сәламлибез.

- Хәерле көн миңа!

  Хәерле көн сиңа!

  Хәерле көн аңа!

  Хәерле көн безгә!

II. Актуальләштерү.

1. Фонетик күнегү. 2 нче слайд.  

         – гә – гә - бергә

         – ле – ле – көчле

         – ты – ты – дусты

          – чә – чә – эшчән

Прослушайте и укажите слова со звуком  [ә]. Аудирование.

Ярдәмчел, эшчән, белемле, тәртипле, акыллы, көчле

2. Ситуатив  бирем.

Спроси у .....:

- есть ли у него друг и как его зовут;

- нравится ли ему спорт;

- на какой кружок он ходит;

- готовил ли он сегодня домашнее задание.

3. Өй эшен тикшерү. 3 слайд

- Әйдәгез, хәзер өй эшен тикшерик. (парларда эш)

(карточкалар таратыла, укучылар мәкальне дөрес җыярга тиеш)

  1. Дуслык – зур байлык
  2. Дуслык – тау күчерә
  3. Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.

III. Танып белү эшчәнлеген оештыру.

  • Ә хәзер экранга игътибар итик. 4 слайд  Бу рәсемдә нәрсә күрәсез? (....)      
  • Икенче рәсемдә нәрсә күрәсез? (...)
  • Укучылар, ә бу ике рәсемне ничек берләштереп  була?  
  • Димәк, без бүген дуслык турында, дуслар турында сөйләшүне дәвам итәбез. Дәрестә  тема буенча өйрәнгән сүзләрне искә төшерәчәкбез, дуслык турында,  сөйләшәчәкбез.

     Ребята, на парте у каждого лежит лист бумаги. Вы в конце урока должны будете сами себя оценить на сколько вы усвоили данную тему.

А) Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – 5 (материал урока хорошо усвоил, даже могу рассказать товарищу – 5)

Б) Әйбәт эшләдем, материалны аңладым – 4

(на уроке хорошо работал, материал усвоил – 4)

В) Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – 3

(на уроке хорошо работаю, но от помощи товарища не откажусь – 3)

IV. Беренчел ныгыту:

1.    - Хәзер парларда эшләүне дәвам итәбез. 2 минут эчендә партадашыгыз белән диалог төзегез. Дустың турында сорашу.

2. -  Ә хәзер мин җөмләләр әйтәм. Минем белән риза булсагыз басасыз, риза булмасагыз басмыйсыз.

Тэйк оф – тач даун. 5 слайд

  • Дуслар һәрвакыт бергә уйныйлар
  • Дуслар белән һәрвакыт күңелле
  • Йөз дустың булганчы, йөз сум акчаң булсын
  • Минем дустым тәртипсез, усал
  • Дуслык – зур байлык

V. Икенчел ныгыту.

1. “Ул кем?”  уенын уйнау. Бер укучы чыга. Сыйныфташы турында сөйли (ул матур, аның чәче сары, кыска; күлмәге кара, бантигы зур)

2. Дәреслек белән эш. 6 слайд

77 бит, 7 нче күнегү. Өйрәнелгән сүзләрне кулланып, дустың турында хикәя төзү, уку.

Минем дустым бар. Аның исеме –   ______________.  (дәвам итергә)

VI. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

Без бүген дәрестә дуслар турында сөйләштек.

Без бүген дәрестә җырладык, йокладык.

Без бүген дәрестә тәрҗемә иттек, җөмләләр төзедек.

Дәрестә миңа авыр булды.

Дәрес миңа ошады.

Хәзер,  карагыз бәяләү битләрегезгә, Үзегезгә билге куегыз7 слайд

VII Өй эше. Дәрестә төзегән хикәягезне сөйләргә өйрәнегез. 8 слайд


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

КТП "Күңелле татар теле" 2 класс. Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова.

Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2нче сыйныфы өчен дәреслек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)...

"Күңелле татар теле" түгәрәгенең эш планы

1 нче сыйныфта "Күңелле татар теле" түгәрәгенең эш планы...

5-11 нче сыйныфларда (рус төркеме) татар теленнән факультатив “Күңелле татар теле” программасы

ldquo;Күңелле татар теле” факультатив программасы 5-11 нче сыйныфларда укучы рус телле балаларга татар телен уен, тыңлап аңлау, диалогик-монологик сөйләмгә чыгу рәвешендә өйрәнү өчен төзелгән....

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Туган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина  Рус төркемеТуган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары...

3 нче сыйныф татар теле Сәлам! "Зоопаркта күңелле"

3 нче сыйныф татар теле Сәлам! "Зоопаркта күңелле"...