Сочинение на татарском языке. Минем киләчәк-минем кулларда.
презентация к уроку (5 класс)

Гафиятуллина Фануза Гусмановна

Республикакүләм иншалар конкурсына эш. Лауреат.

Класс җитәкчесе конкурсыннан эшләр.

Мәктәп гәзите. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Магизов Илфир. 10нчы сыйныф.

Минем һөнәр-минем киләчәк.

Киләчәк...Ул ак канатлы, ул иркен, анда хыялларга ирек бирелә. Хыяллар белән киләчәк очрашкач иреннәргә елмаю куна, күзләрдә очкын кабына. Матур киләчәк мине һәрвакыт алга чакыра, өметләрне аклыйм дип ышандыра.

 Мин тиздән урта мәктәпне тәмамлыйм. Туган мәктәбем мине тормыш өчен кирәкле булган, йөрәгемә якын һөнәрне сайларга әзерли. Күңелемдә посып яткан тырышлыкларымны җигеп, хыялыма таба атлыйм. Мин киләчәктә хезмәтемне туган авылым белән бәйләргә максат куйдым.

Авыллар юкка чыга, диләр. Ә без, яшьләр, авылның киләчәге бит инде. Олы юлга чыгар сукмаклар да безнең авыл кырларыннан башлана. Шуны исбатлап, авыл өчен мөхим булган, бүгенге көндә ятим калган басуларга хезмәт итәр өчен белем туплыйм. Икмәкнең беркайчан да бәясен, кыйммәтен югалтмас хәзинә икәнен тоеп, үземне аны үстерүгә бурычлы санап алынырга булдым.  Шаулап торган шәһәр генә адәм баласына бәхет китерми, әгәр җаныңа рәхәтлек бирә торган һөнәрең, иркен торыр урының булмаса. Идегәй улы Норадын сүзләрен кабатласак:

  Ат сөренми җир танымас,

Ир сөренми ил танымас,

Иделдәй илем барында

Шаһ Тимер иле тартмыйдыр,

Таңы таң булып атмыйдыр,

Суы су булып акмыйдыр...

Дастан герое үз илеңнән дә якын, ир-ат өчен бигрәк тә, ил булмаслыгын яхшылап төшендерә үз укучысына. Халык авызыннан әйтелгән бу юллар күптән уйларымны били. Әти-әнием үз бәхетләрен, яшәү мәгънәсен авылымда тапканнар икән, мин ник белем алып аларның эшен дәвам итмәскә?! Туган – үскән җиреңдә файдалы кешеләрдән саналсаң, шуннан да олы бәхет булуын уйламыйм да. Минем тамырым туган җиремдә. Туган туфрактан олы булып булмаслыгын аңлап, иркен басуларда алтын бөртекләр үстерәсем килә. Язын уҗым шытып чыгуларын күрү күңелгә тасвирлап бетерә алмаслык рәхәтлек бирәчәк. Менә берзаман ул шаулап үсәчәк тә, күзләрне иркәләп җилдә тирбәләчәк. Күкрәп үскән икмәктән җылы, тәнгә, җанга якын йомшак ис килеп бәреләчәк. Башаклар туйганны күзәтү үзе бер ачыш. Күрше башаклар иелешеп - бөгелешеп туклыклары белән мактанышалар. Алар янына мин тукталганда баш иеп сәлам бирерләр дә,  игътибарым өчен рәхмәт әйтерләр төсле. Игенче бит язын һәм җәен генә түгел, күктән йолдызлар коелырлык салкында да алар өчен борчыла. Көздән чәчелгән орлык кар астында өшемәсме, көче кимемәсме диеп төнен тыныч уздырмый. Газиз җир иелгәнгә генә бирермен, дигән. Шул гыйбарәне онытмыйча, ныклы белем алып туган авылым басуларына агроном булып кайту – минем төп максатым. Белемем нык, теләгем көчле, уңганлыгым җитсә, туфракны алтынга әйләндерерлек егәрлекләр җитәрлек бездә, яшьләрдә. Ә “тырыш ат, йөге авыррак булган саен, кызурак атлый, тау текәрәк булган саен, үҗәтләнебрәк, тәртә башын кимерә-кимерә, усалланыбрак тарта,”ди  олпат язучы Гомәр ага Бәширов. Менә шундый үҗәтле булу максатларга ирешергә юл сала да инде. Кешедә кәсепнең җаны, рухы теләгәне булсын дип тора өлкәннәр. Ә минем теләгәнем менә шул. Әтием белән шул басуларны иңләүләр минем күңелемдә тирән әзләр салды. Көзге уңышны җыеп сакларга салгач, аның орлык өчен борчылулары калкып чыга. Әле ярый коры чакта саклауга салынды дип, шатлыгын минем белән уртаклаша. Аның яратып башкарган, җанын ярып бирердәй булган хезмәтенең җимешен күрү миңа да сөенеч китерә. Эчтән генә тыйнаклык саклап әтием белән горурланам. Игенчеләр бәйрәмен уздырганда минем кебек әтисе өчен шатланып утыручылар булса, игенче уллары булыр. Шушы изге хезмәткә олы мәхәббәт уятканы, кайберәүләр кебек балаларын шәһәр тормышы белән кызыктырмаганнары өчен аңа рәхмәтем чиксез. Мин киләчәгемне бары тик шушы кендек каным тамган җирдә, бабаларым нигезендә күрәм. Туган як басуларына читләрне хуҗа итеп калдырасы килми. Без бит үзебез монда, шушы җирдә үсүчеләр икмәк үстерүчеләр булырга тулы хокуклы һәм бурычлы.Тиздән, бик тиздән диңгез дулкыннары кебек шаулаган алтын көшелләр арасында  кайтып хезмәтемне башлармын. Минем хыял, минем киләчәк җирдән аерылмый.

Республиканский конкурс сочинений о профессиях “Билет в будущее”

Магизов Ильфир Фанилевич

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа” Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан

10класс.

Индекс: 423355; адрес проживания: РТ Аксубаевский район. д.Тахтала. ул.Центральная.4

Телефон: 8(843) 4-38-46

Индекс:423355

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа” Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан

89053191499; РТ Аксубаевский район.Д.Нижняя Татарская Майна.Ул.Крайняя д.2.

Директор Насыров Рафик Гумерович.

Заявка на участие в республиканском конкурсе сочинений о профессиях

« Билет в будущее»

Название работы

Минем һөнәр-минем киләчәк

Номинация

Моя будущая профессия

Школа

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Ниңнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан

ФИО директора школы

Насыров Рафик Гумерович

Контактная информация (адрес, телефон, факс, эл. почта)

Республика Татарстан Аксубаевский муниципальный район д.Нижняя Татарская Майна ул.Крайняя д. 2

 Тел.(8843) 4-38-46

ФИО учащегося

Магизов Ильфир Фанилевич

Контактная информация (адрес, телефон)

Аксубаевский район. д.Тахтала

Дата рождения

12.04.2001

Класс

10

Достижения учащегося

Аннотация к конкурсной работе

Данная работа  о важности профессии агронома , об особенностях   деятельности хлебороба

Подавая настоящую заявку, я даю согласие на участие в данном конкурсе  и подтверждаю передачу неисключительных прав по моей работе Министерству труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан, включая право на его обнародование  и свободное использование без моего дополнительного согласия или разрешения и без выплаты авторского вознаграждения, в том числе и третьими лицами.. Я понимаю, что мое сочинение не будет возвращено мне.

Подпись участника конкурса об ознакомлении с условиями конкурса

Подпись председателя Конкурсной комиссии,  заверенная печатью

________________________________________________________



Предварительный просмотр:

Ачык сыйныф сәгате

Тема:Киләчәккә нигез-гаиләдән салына.

Максат:Гаилә турында төшенчә бирү. Гаиләңә, укыган мәктәбенә,туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлау: Гаилә фотолары. Рәсемнәр. Презентация. Проектор.

Дәрес барышы:

Бәхет чыганагы җылы  учак

Яраткан әтием һәм әнием

Гаилә - ныклы нигез

Гаилә - минем иң якын кешеләрем        

-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн һәрберебезгә. Хәлләрегез ничек?

-Әйбәт.

Сезнең алдыгызда нинди фотолар ,балалар?

Әйе,алар Сезнең гаилә фотоларыгыз, димәк без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар җавабы:

Безнең Гаилә фотоларыбыз.

-Ә сезнең өчен гаилә нәрсә соң ул?

Укучылар җавабы...

-Алар сезнең тормышта яки  мәктәп үткәргән чараларда катнашалармы?

-Әйе,катнашалар.

Бәйрәмнәргә киләләрме?

-Әйе,киләләр.

Сезнең уку белән кызыксыналармы?

Укучылар җавабы:

-Һәрвакыт кызыксыналар.

-Ә менә тормышта катнашалармы дидек, Нәрсә соң ул тормыш?

Укучылар җавабы:

-Тормыш ул-юл.

- Тормыш ул-эш,хезмәт. Яшәү....

2. __Менә, монда,рәсемдә нәрсә бирелгән?

Укучылар җавабы:

-Юл.

___Юл матурмы, шомамы?.  Ул нинди?

Әйе,ул тигез.

-Ул тигез, еракка илтә, киләчәге якты. Ә сезнең киләчәк шундый якты, тигез юлдан барсын өчен сезгә нинди сыйфатлар тупларга кирәк?

Каршыгызга куелган рәсемнәрдә юл күрсәтелгән. Юлда тукталышлар бар. Беренче төркемдә мәктәп белән гаилә бергәлеге тукталышы. Мәктәп белән гаилә сезгә нинди сыйфатлар тупларга ярдәм итә?

Икенче төркемгә һөнәр алу уку йорты тукталышы, бу тукталыш нинди сыйфатлар булдырыр сездә?

Ә өченче төркемдә хезмәт тукталышы. Хезмәт юлында сезгә нинди сыйфатлар кирәгәчәк ?

Алдыгызга бирелгән кәгазьләргә сыйфатлар туплап язып кесәгә салабыз.

Төркемнәр үзләренең уйлап тапкан сыйфатлар тупланмасын якларга тиеш булалар.

Икенче бирем.

Балалар, менә шушы туплаган сыйфатлар мәктәпне дә,уку йортын да уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын матур итеп узарга ярдәм итәр. Һичшиксез.юлдагы  җылы кояш сезне һәрвакыт каршы алыр, сезгә яктылык бирер. Ә хәзер,

Алдыгызда,укучылар, конверт . Анда рәсем кисәкләре салынган. Шул кисәкләрдән бербөтен рәсем килеп чыгачак. Эшләп алыйк әле.

Слайдта күрсәтелә.туган илебез рәсеме.

Җыеп бербөтен күренешне тупладык. Нәрсә күрәбез?

Укучылар җавабы:-Туган илебезне

Әлбәттә, туган илебез күренеше. Без кайда яшибез?

Аксубайда. Районыбыз нинди республикага керә.

Әлбәттә,Татарстан.

Нәтиҗә:

Укуыбыз, һәнәр алуыбыз, хезмәтебез безнең үзебезнең Бөек Ватаныбыз өчен.

Укучылар.3нче биремне үтәп алыйк. Төсле кәгазьләрдә борынгыдан безгә тапшырылган бабайларның тылсымлы сүзләре. Аларны без халык мәкальләре дип атыйбыз. Тиз генә бирелгән мәкальләрнең ахырларын табып алыйк.

Укыйлар. 4 нче слайдта күрсәтелә.

Йомгаклау. Ата-аналы --алтын канатлы.

  • Ата-ана бердәм булса, бала канатлы үсә.
  • Ата-ана догасы утка-суга батырмас.
  • Белем –нур,белмәү хур.
  • Дөньяда иң зур байлык-белем.
  • Кояш җирне яктырта, белем кешене яктырта.
  • Ватан барыннан да газиз.
  • Иле ныкның биле нык.
  • Ватаны юк-җыры юк сандугач.

Йомгаклау.

Дәрес ошадымы? Яңалыклар алдыгызмы?

Кайткач бүген әти-әниләрегезгә сөйләрлек кызык булдымы?

Балалар, безнең дәрес ахырына якынлашып килә. Бүгенге дәрестә алган  яңалыклар,туплаган сыйфатлар тормышыгызны шушы тигез якты юлдан алып барыр дип, ышанам. Киләчәгегез якты булыр, туган илгә лаеклы кешеләр булырсыз.

Дәрес ошадымы?

Зур уңышлар яулап,заманалар

Матур бәя бирсә эшенә,-

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри-йөри күңеле тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә,-

Бер сафланып килер өчен тагын

Туган ягы кирәк кешегә.                                                                                                      

  Яшәр өчен бетмәс көч алырга                                                                                                

Олысына һәм дә кечегә,-

Мәхәббәтле ,ямьле,мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: Кил әчәккә нигез гаиләдән салына

Слайд 2

Тормыш ул - юл

Слайд 3

Безнең илебез

Слайд 4

Ата-аналы --алтын канатлы . Ата-ана бердәм булса, бала канатлы үсә. Ата-ана догасы утка-суга батырмас. Белем –нур,белмәү хур. Дөньяда иң зур байлык-белем. Кояш җирне яктырта, белем кешене яктырта. Ватан барыннан да газиз. Иле ныкның биле нык. Ватаны юк-җыры юк сандугач.

Слайд 5

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татарский язык.5 класс тат.группа.сочинение.Алтын коз.

5 сыйныф ,татар теле.    Тема:Инша язарга әзерләнү.Алтын көз.Максат: Көзге табигатьтәге үзгәрешләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү; укычыларны туган җирен шагыйрь күзләре белән кү...

сочинение на татарском языке

на основе выученной лексики написано сочинение на татарском языке про птиц...

урок татарского языка "МИНЕМ ДУСТЫМ"

Сингапур методын кулланып төзегән дәрес эшкәртмәсе...

открытый урок татарского языка 5 класс "Минем көндәлек режимым" ФГОС

Открытый урок данный в  рамках республиканского семинара " Преемственность дошкольного и общего образования в условиях реализации ФГОС НОО"...

Сочинение на татарском языке "Моя Республика-моё будущее"

Сочинение на татарском языке "Моя Республика-моё будущее"...