План урока К. Тинчуринның “Американ” комедиясендә конфликт үстерелеше", Әдәбият, 10 нчы сыйныф
учебно-методический материал (10 класс)

Максат:

1. Кәрим Тинчуринның “Американ” комедиясендә конфликт бирелешен ачыклау.

2. Сюжет элементларында конфликт үстерелешен күзәтү күнекмәләрен ныгыту.

3. Укучыларда аң-белемгә омтылыш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyat_10_kl.docx407.3 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбият, 10 нчы сыйныф

Укытучы: Шиһабетдинова Г.Ф.

Тема: К. Тинчуринның “Американ” комедиясендә конфликт үстерелеше.

     Максат:

1. Кәрим Тинчуринның “Американ” комедиясендә конфликт бирелешен ачыклау.

2. Сюжет элементларында конфликт үстерелешен күзәтү күнекмәләрен ныгыту.

3. Укучыларда аң-белемгә омтылыш тәрбияләү.

     

     

           Җиһазлау:

 1. Видеоязма  www.youtube.com каналыннан яңача вариант “Американ” комедиясеннән өзек карау. ( 3 минут)

 2. Тест. learningapps.org платформасында .

3.Zoom  платформасы

                                        Дәрес планы.

     1) Исәнләшү.

     I. Актуальләштерү.

- Без сезнең белән алдагы дәрестә язучы, драматург, Татарстанның атказанган артисты Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Сезгә өй эше итеп әдипнең “Американ” комедиясен укып бетерергә иде. Әйдәгез, хәзер кечкенә генә видеоөзек карап алыйк. Экран демонстрациягә куела  (видеоязма  www.youtube.com каналыннан яңача вариант “Американ” комедиясеннән өзек карау. ( 3 минут)

- Видеодан чыгып, сезгә сораулар биреп барам : “Американ” пьесасының жанры нинди?

- Комедия.

- Әйе, комедия, ягъни, драматургиянең бер жанры.

Комедия жанры көлүнең 2 төре: сатира һәм юморга мөрәҗәгать итә. Сатира – усал һәм ачы көлү. “Американ” комедиясе дә сатирик комедия.

Укытучы: - Әдәбият теориясе буенча карасак, комедиянең төп үзенчәлеге нәрсәдә?      

Укучы: -конфликт. Ул вакыйгаларның үзәгендә яткан тартыш, каршылык.

-Хәзер сезнең белән “Американ” комедиясендә конфликт үстерелешен күзәтербез.

II.  Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

-  Төп конфликтны табыйк. Нигездә, каршылык кемнәр арасында бара һәм аның сәбәбе нидә?

- Конфликт студентлар һәм байлар арасында бара. Аның сәбәбе – тарихи ярлык.

 - Димәк, вакыйгаларның үзәгендә яткан төп каршылык студентлар һәм байлар арасында бара. Кемнәр инде алар?

- Студентлар: Апуш, Искәндәр, Касыйм, Нурия....

   Байлар: Муса, Шәехмирза, Габдуллаҗан , Сәлим һ.б.

                         ( Экран демонстрацияләнә, укытучы язып бара)

                                            Конфликт

     

          Студентлар                                            Байлар

     Апуш, Искәндәр,                                  Муса, Шәехмирза,

     Касыйм, Нурия                                      Габдуллаҗан һ.б.

- Каршылык әсәрдә кайсы өлештә барлыкка килә. Аның беренче баскычларын сез кайда күрәсез?

- Иң беренче бүлектә. Студентларның фәнни түгәрәген ничек яшәтергә белмиләр. Ә Габдуллаҗан байда аларга кирәкле материаллар була. Менә шушыннан белемгә, фәнгә омтылучы студентлар белән искелек яклы, акча яратучы байлар арасында конфликт башлана.

- Бу өлеш  сюжет сызыгында кайсы урынны алып тора инде?

- Экспозиция.

- Яхшы,  экспозиция өлешендә студентларның план корып байларга барырга әзерләнүе булса, Искәндәр – профессор, Апуш – аның ярдәмчесе  булып Мусалар өендә пәйда булу моментын сюжет сызыгындагы кайсы элементка кертерсез?

- Төенләнеш.

-  Ә вакыйгалар үстерелеше ни рәвешле бара?

- Искәндәр белән Апушның Мусаларда, Габдуллаҗаннарда кунак булуы, кызлары белән танышуы. Сюжет сызыгының яңа геройлар белән баетылуы. Муса, Габдуллаҗан, Шәехмирза, Сәлим арасындагы бәхәсләр.

- Әйе, ә вакыйгалар үстерелешендә тагын берәр конфликт юкмы?

- Бар, ул Габдуллаҗан һәм Муса арасында бара. Сәбәбе: икесенең дә кызларын (Дилбәр белән Мәйсәрәне) америкалыга кияүгә биреп, сәүдә эшләрен ныгытып Америкага күчеп китү теләге.

-Дөрес, вакыйгалар барышында төп конфликт тагын дп үстерелә, өстәвенә, байлар арасында дан, дәрәҗә, мал өчен тагын бер каршылык барлыкка килә.

-Әлеге ике конфликт ике юнәлештә барсалар да бер ноктада берләшәләр. Ул конфликтлар үсешенең иң югары ноктасын тәшкил итә. Конфликтлар үсешенең иң югары ноктасы  без ничек атыйбыз әле?

-Кульминацион нокта.

- Димәк, каршылыкларның югары дәрәҗәгә кадәр үстерелеше, кульминацион ноктада Муса белән Габдулланың сугышуы һәм Искәндәрнең Габдуллаҗанга шартын белдерүе вакыйгаларында төгәлләшә.

 -Ә  конфликтның чишелеше ни рәвешлерәк инде, укучылар?

- Чишелештә Искәндәр ярлыкларны алып кача.

                          ( Экран демонстрацияләнә, укытучы язып бара)

Сюжеты:

Экспозиция                        Төенләнеш                       Вакыйгалар үстерелеше

                                                                             Конфликт үстерелә

     III.  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Ә хәзер үткәннәрне тагын бер кат ныгыту максатыннан кечкенә генә тест үткәреп алырбыз. Тест. learningapps.org платформасында, экран демонстрациягә куела.

Билгене система үзе куя. Тестны үзем керттем. Мои упражнениягә.

Укучылар үзләренең логин, парольләре белән керә.

   

    IV. Йомгак.

- Яхшы, укучылар, мин сезнең билгеләрне күрәм, журналга куярмын. Сезгә өй эше  юк.   Икенче дәрестә “Американ килсә кунакка” темасына кечкенә генә хикәя язарбыз.

- Сау булыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированный урок по обществознанию и литературе "Конфликт и пути выхода из конфликта"

Силен тот, кто валит, сильнее тот, кто поднимается.Русская пословицаВерю я: придет пораСилу подлости и злобыОдолеет дух добра.Б. Пастернак...

Эссе. К.Тинчуринның "Американ" комедиясендә "ачы" сатира.

Кәрим Тинчуринның “Американ “ комедиясендә “ачы” сатира.      Кәрим Тинчурин исемен ишетүгә күз алдыма аның “Зәңгәр шәл”е, “Сүн...

План урока "Конфликты и их разрешение" (аттестация)

План урока "Конфликты и их разрешение" (аттестация)...

Әдәбият, 9 сыйныф.

9 сыйныфта  туган(татар) әдәбиятыннан йомгаклау контроль эше. Иҗади биремле тест...

План-конспект урока по обществознанию 6 класс: «Конфликты в межличностных отношениях»

Основные ценности XXI в. — интеллект, креативность, социальные умения, развивающиеся на протяжении всей жизни человека. Урок в 6 классе по теме «Конфликты в межличностных отношениях»...