Татар теле - анам теле
классный час (5 класс)

Гайнуллина Гюзель Харуновна

“ Татар  теле- анам теле “

 

 

Максат: Укучыларда туган телгә, Туган илгә, үз халкына хөрмәт хисе тәрбияләү.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_anam_tele.docx27.99 КБ

Предварительный просмотр:

“ Татар  теле- анам теле “

Максат: Укучыларда туган телгә, Туган илгә, үз халкына хөрмәт хисе тәрбияләү.

  Җыр “Әссәламегаләйкем”

1 алып баручы : Хәерле  көн , кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Без бүген туган җиребезгә, туган телебезгә багышланган кичәгә җыелдык. Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Тел ул аралашу коралы, кешелек дөньясын алга әйдәүче бер прогресс чарасы.

2 алып баручы: Без- татарлар, туган телебез-татар теле.Татар теле ... Кемнәр генә сиңа сокланмаган  һәм мактау  җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә  дөньяны танып белмәгән һәм  үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

1 нче а.б.

. Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган. Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар- киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүчеләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.

И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

2 нче а.б. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе- анасы өйрәтә, шул телдә ана бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык теле дип атый.

Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул тышкы ямь бирү чарасы, матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, “туган тел”, “әткәм-әнкәмнең теле” дип атаган.

 

1 нче а.б.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм- әнкәмнең тел...-,

Дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән сугарылып кына калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата– бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеген бирә.

2 нче а.б. Тел– гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз– кешенең аерылгысыз юлдашы.

1нче а.б. Хәзерге вакытта җир шарында 5500 тел бар дип исәпләнелә. ЮНЕСКО билгеләве буенча, шулар арасына кергән 14 телдә (гарәп, рус, немеө, инглиз, франөуз, итальян, испан, португал, кытай, япон, татар, урду, бенгал, һинд) дөнья халкының 70 проценты сөйләшә.

2 нче а.б.Әгәр тарихка мөрәҗагать итсәк, шундый кызыклы гына фактларга тап булабыз. 16-17 гасыларда татар теле Россиядә рус теле белән беррәттән халыкара әһәмияткә ия булган.

1нче а.б. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан –туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

2 нче а.б. Борынгы татар халык җырлары үзләренең моңлы яңгырашы белән безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра.

 (Татар халык җыры башкарыла).

–Сезгә тел турында бер риваять сөйләргә рөхсәт итегез.

...Эзоп, имештер, философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар чакырырга уйлаган һәм Эзопка табынга иң яхшы нәрсә пешереп китерергә боерган. Эзоп ит базарына барып тел сатып алган һәм аннан өч төрле ризык хәзерләгән. Ксанф, бу хәлгә гаҗәпләнеп, Эзоптан сораган:

–Ни өчен син һаман тел генә китерәсең?- дигән.

–Син миңа иң яхшы нәрсә алырга куштың,– дигән Эзоп җавап итеп.-

Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар ?! Тел ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкларның культурасы үсә. Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлашалар, шатлык- сөенечләрен уртаклашалар, сөю-мәхәббәт хисләрен белдерәләр. Менә шуңа күрә дә дөньяда телдән дә яхшы бер нәрсә дә юк!

-Мондый мәзәк хәлләр тормышта еш очрый. Минем дә бер мәзәк сөйлисем килә. Бер хаттан өзек укыйм.

“Альфинур!Мин синең кузенңе трехкратно поцеловать итеп обещать итәм. Бер вакыт некому сүз әйттермәм. Үзем бу случайны гомергә онытырмын. Бу миңа гомерлек урок булсын... Әгәр минем обещаниягә ышансаң, мин синең ышанычны отправдать итү өчен все сделаю. Кирәк булса, гомеремне опасность астына куярга риза.”

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Тел кешене дус итә

Бер-беренә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

1нче а.б. Туган тел акыл үсешенең нигезе һәм белем хәзинәсе ул. Туган телне үзләштергәндә бала сүзләренә генә түгел, ә хисапсыз күп төшенчәләрне, күп фикерләрне, тойгыларны, телнең логикасын, филологиясен дә үзләштерә. Менә шундый ул халык педагогы- бөек туган тел!

1нче укучы. Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

“Балам”,-диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм

“Әнкәем”,-дип әниемә

Мин туган телдә дәшәм.

2нче укучы. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләреммне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам

3нче укучы. Халкым теле- халык теле,

Аннан башка минем илем юк;

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

4нче укучы. Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

Тәүге кабат аяк басып

Сукмактан киттем йөреп.

Әйттем анам теле белән:

-Мин җирдә кеше!- диеп.

5нче укучы. Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма–

Туган телне онытма!

Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады.

Без– “Туган тел” дән туганнар.

Без– Тукай оныклары.

6нчы укучы. Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз кошкай буласың,

Белмәсәң ана телен.

7 нче укучы.

Сандугач язын сагынып

Кайтса да туган илен,

Үз көен онытса әгәр,

Аны назламас идем.

Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә,

Туган тел бер генә була-

Әнкәй кебек бер генә.

8нчы укучы. Асыл сүзләреңне, туган телем,

Биреп торчы миңа азга гына,

Бөтенләйгә түгел- вакытлыча,

Тик җитәрлек гомер азагыма.

Синнән алган һәрбер сүземне мин

Күз карасы төсле саклар идем,

Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

Дога итеп кенә ятлар идем.

9нчы укучы. Ул сүзләрн җырга әйләндергәч,

Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

Исраф булмас ул сүзләрең миндә,

Җыры булыр алар киләчәкнең.

Әйтә алмыйм әле: ул җырлардан

Аз булса да дөнья үзгәрерме?

Тик югалтмам, туган телем, синнән

Алып торган асыл сүзләремне.

10нчы укучы. Туган тел ул аһәңле дә, йомшак та ул,

Татлы да ул, гүяки бер ширбәтсыман.

Туган телем белем биргән чишмә дә ул,

Ныклап авыз итсәң әгәр шул саф судан.

Якты, нәфис сүзләрең күп, беләмен мин,

Шул сүзләрең белән данлыйм туган илне.

Синең белән сөям, җырлыйм, көләмен мин,

Синең белән котлыйм шат яңа көнне мин.

11нчы укучы. Кем яратмый икән үз милләтен,

Һәркемгә дә газиз үз теле.

Үз телендә сөйләшергә теләү

Милләтчелек түгел, билгеле,

Җитәр инде бик күп өнсез яттык

Өмет баглап кулай форсатка,

Бердәм булып яклыйк азатлыкны

Ирешер өчен изге максатка.

2 нче а.б. Дәүләте булган халыкның гына киләчәге бар. Татарны яклаучы дәүләт Татарстан булырга тиеш. Төп максат- Татарстан чәчәк атсын, ныгысын, мөстәкыйль булсын. Шундый дәүләт барлыкка килсә генә дөньяның теләсә кайсыягында яшәүче татарларга җиңеллек булыр. Безгә төп йортыбызның хуҗалары булырга, үзебез эшләп тапкан байлыклардан үзебез файдалырга, бер йордыкка тупланып яшәргә кирәк.

Аяз булсын күгебез,

Якты кояш көлсен гел.

Туган илем, туган җирем,

Тыныч, имин булсын гел.

1нче а.б. Безнең бурыч- халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш- милләт өчен көрәш ул.

2 нче а.б.

Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

Кечкенә чакта җырлаган кебек,

Сөенеп җырлыйк, туган тел җырын,

Онытканнарның бәгырен телик!

Кичэне басып  “Туган тел “ җырын бергәләп җырлап тәмамлыйбыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле - дуслык теле

,,Туган тел көне " уңаеннан  әзерләнгән дәрес үрнәге....

Татар теле - дуслык теле

,,Туган тел көне " уңаеннан  әзерләнгән дәрес үрнәге....

Татар теле туган телем.

Сцынария.Төп максаты hәм бурычлары: -Укучыларны ана теленә, тарихына, гореф- гадәтләренә. Йолаларына өйрәнү; -Әдәплелек, тыйнаклылык, кешелек сыйфатлары тәрбияләү; -Халык уеннары, аваз иҗаты аша, җ...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

“Туган телем – анам теле!” Башлангыч сыйныфлар өчен әдәби кичә.

Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарихи көзгесе ул.Шуңа да  без телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшергә, эшләргә бурычлыбыз.  Тел– гомерлек юл...