Тема Саннарны гомумиләштереп кабатлау
план-конспект урока (6 класс)

конспект урока татарского языка

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема.  Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау. 6 нчы сыйныф.

 Максат:1. Сан темасын өйрәнүне йомгаклау, ясалышы һәм төркемчәләре турында белемнәрен ныгыту, саннарның җөмләдә кулланышын билгеләү, морфологик – синтаксик анализ ясау күнекмәсен камилләштерү;

2. Уйлау, фикер йөртү сәләтен үстерү, теоретик белемне гамәлдә куллану, парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

3. Укучыларда телебезгә, милли гореф –гадәтләребезгә, йолаларыбызга, милли традицияләребезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр .Сүз төркеме буларак, саннарны таный, куллана һәм аларга морфологик анализ ясый белү,

Тибы. Кабатлау дәресе.

Методлары. Дәрес-презентация, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

Предметара бәйләнеш.  Әдәбият,  математика.

Эшне оештыру төрләре.  Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү

Җиһазлау. Компьютер, мультимедиа презентациясе,сан кергән җөмләләр язылган карточкалар, тест сораулары, смайликлар.

                         

                                                  Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн.  Әйдәгез бер-беребезгә карап елмаеп, сәлам бирик.. Безгә бүген кунаклар килгән, аларга да карап елмаик. Елмаю  эчке матурлыкның тышка бәреп чыгуы. Салават күперендә җиде төс була, ә елмаюда җитмеш төс бар, - диләр. Елмаеп яшик Һәм бүгенге дәресебезне дә елмаеп башлыйк.

II Актуальләштерү.  Слайд 1.

Укытучы.Барлык кешене дә елмаерга мэҗбүр итә торган татар халкында бер уен бар. Ул- табышмаклар әйтеш уены. Сезнең алдыгызда, яшел конверт. Анда табышмаклар. Төркемнән бер кеше ала, укый, җавабын әйтә. Ул белмәсә, башкалар ярдәм итә. Җавапларын экранда бирелгән шакмакларга тутыра барырбыз.

1.Ак каенда – өч чыпчык,

Түбәдә биш сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык.  ( Сигез)

2. Алтын сүзе эчендә нинди сан яшерелгән ( Алты)

3.Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга.

Менә ун җиләк тапты,

Бишне авызга капты.

Ничә калыр чиләктә,

Уйла тизрәк, исәплә! ( Биш)

4. Алты дистә күпме була  ( Алтмыш)

5.Унның берен алып атсаң ни кала ( Ноль)

6. Ун карлыгач тезелгән

Телефон чыбыгына.

Тагын дүртәү өстәлде

Көткәндәй шуны гына.

Бераз сайрап утыргач,

 Очып китте бишәве

Саныйм әле, чыбыкта

Калды икән ничәве? ( Тугыз)

7. Җиде малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

Өчәү килде тагын да,

Исәплә син барын да ( Ун)

8. Ике сигезең уналты,

Янә сигез, янә алты;

Ике алты, бер сигез,

Бер егерме , бер утыз.

Ничә булыр, белегез. (Йөз).

Укытучы.  Яхшы , укучылар. Шакмакларга нинди сүзләр яздык.

Укучылар. Саннар

Укытучы. Димәк без дәрестә нинди сүз төркеме  турында  сөйләшәчәкбез.

Укучылар. Сан сүз төркеме  турында.

Укытучы.  Әйе, укучылар, без сан сүз төркемен  өйрәеп бетердек. Бүгенге дәресебезнең   максаты нинди булыр.

Слайд 2

Укучылар. Саннарның төркемчәләрен, ясалышын, җөмләлдә кулланылышын гомумиләштереп кабатлау. Белемнәребезне ныгыту.

Укытучы. Укучылар, тагын экранга игътибар итик әле. Вертикаль рәвештә нинди сүз килеп чыкты.

Укучылар. Сабантуй.

Укытучы. Сабантуй нинди бәйрәм соң ул? Без аны кайчан үткәрәбез.

Укучылар җавабы.  

Укытучы. Әйе, укучылар, без  сезнең белән сан сүз төркемен өйрәнеп бетердек. Без дә үзебезнең Сабантуйны үткәрәбез.

Сан сүз төркеме буенча белемнәребезне бүген тагын да ныгытып, тагын да тирәнәйтербез. Үз җиңүчеләребезне билгеләрбез.

III. Белем һәм күнекмәләр ныгыту.

Елмаю йөзебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка

Сабантуй бүген бездә. Экранда Сабантуй күренеше.

Сабантуй булгач ул уеннарсыз, ярышларсыз гына булмый. Без дә бүген көчләрне    сынап карарбыз.

Укытучы. Укучылар , Сабантуйда бөтен халык та адарынып бүләк бирә торган ярыш бар. Иң беренче адарыну сүзенә аңлатма биреп китик әле..( Сүзгә аңлатма бирү. 1. Алдан багышлап кую, вәгъдә биреп кую, нәзер әйтү. Ходаем, коткарсана, корбан чалыр идем – дип адарыналар. 2. Бөтен җан- тән белән бирелү, табыну ,дигәнне аңлата.)

Слайд 3

Менә шундый ярышларның берсе – Ат чабышы. ( Экранда ат чабышы күренеше)

Татар халкында тагын бер йола бар, иң соңыннан килгән атның да муенына сөлге салалар. Ни өчен дип уйлыйсыз?

Слайд 4

Укытучы. Мин хәзер сезгә сораулар бирәчәкмен, дөрес җавап биргән укучы смайликлар ала.  Кем күбрәк смайлик җыя, аның аты финишка беренче килгән була. Сораулар экранда да чыгып бара.

Сораулар.

  1. Сан нинди сүз төркеме? Ул нинди сорауларга җавап

2. Гарәп һәм рим цифрларының язылышындагы аермаларны әйтегез.

3. Нәрсә ул саналмыш        

4. Сан ясалышы буенча ничә төркемгә бүленә? Исемнәрен әйтегез, мисаллар китерег

5. Сан төркемчәләре турында әйтеп кит

6. Саннар кайсы җөмлә кисәге булып килергә мөмки

7. Сан кайсы очракта исем

8. Укучылар, жыю санының башка төркемчәләрдән аермалы яклары:

Укытучы.Иң күп дөрес җвавапны кем бирде. Шул җиңүче. Димәк аның атына сөлге, үзенә бүләк.

Укучылар, юлыбызны дәвам итеп , җитезлек, төгәллек сорый торган  ярышларның берсе - чүлмәк вату. Өстәлләрдә чүлмәкләр. Аның эчендә җөмләләр. Берәм – берәм җөмләләрне алабыз, саннарга аңлатма бирәбез. Җөмләдәге саннарны күрсәтергә, аларга сораулар куярга, төркемчәсен һәм ясалышын билгеләргә. 

Чүлмәкне ватуда кайсы төркем бик актив булды. Смайликларны саныйбыз, җиңүчене билгелибез.

 Физкульт минут  Музыка.

Укучылар, бер хыялланып алыйк әле. Менә хәзер күзләрне йомабыз да, үзебезне сабантуйда  дип хис итик. Үзегез яраткан урынга барасыз.  Анда рәхәтләнеп ял итәсез. Инде күзләрне ачыйк. Нинди урынга бардыгыз? Кайсы урын сезне тарты.

( балалар  сабан туенда үзләренең яраткан урыннары турында сөйлиләр. Кемдер батудта сикергән, кемдер карусельдә әйләнгән, кемдер поровозда йөргән һ.б.)

Слайд 5

Саннарның синонимнарын табабыз. Хәзер мин сезгә сан кергән сүзтезмәләр әйтәм , сез аларның синонимнарын табасыз.

 60 секунд - 1 минут, 60 минут - 1 сәгат,  24 сәгать - 1 тәүлек,

 7 көн- 1 атна,   10 көн- декада, 12 ай -  1 ел, 365 көн - 1 ел, 100 ел -              1    гасыр, 1 пот- 16 кг, Чакрым – 1,06 км, 1000 грамм – 1 килограм,

  1. килограмм –   тонна.

Слайд 6

Укытучы.Укучылар, сабантуйның үзәгенә җиттек. Сабантуйның йөзек кашы нәрсә ул?

Укучылар. Көрәш.

  Мәйдан уртасында көрәш. Баш батыр булып кем калыр.  Безнең көрәшебез төркемнәр арасында барачак.

  Экранда да , зәңгәр конвертны ачып, карточкалардан  текстны алабыз. Игътибар белән укып, иң элек табышмакның җавабын табыйк. Аннары саннарны табабыз. Шулар арасында нинди сан бар.? Аңлатабыз.

  Текст.

Бүген  бездә Сабантуй. Кемдер атта, кемдер машинада, кемдер велосипедта сабан туена ашыга. Ә мин инде кайтып барам. Көн уртасы. Миңа каршы велосипедта бер малай очрады  Аңа каршы машина очраган. Анда алты хатын утыра икән. Бер хатынның кәрҗинендә биш тавык бар, өчесе  кара төстә. Ә икенчесенең сумкасында ике күмәч һәм бер кило конфет бар икән. Хатыннарга күңелле. Алар көлешә - сөйләшә кайталар, бернәрсә дә сизмиләр. Ә теге биш тавыкның  өчесе машина әрҗәсеннән очып төшеп калган.  Барлыгы ничә җан иясе Сабан туена бара?

Укучылар.  Бәйрәмгә малай үзе генә бара. Машинадагылар кайта.

Укытучы.Табышмакның җавабын таптык. Инде хәзер укучылар, дәфтәрләрне ачабыз,   число, теманы язабыз. Текстагы саннарны саналмышлары белән язып алабыз.

 Алты хатын, бер хатын, биш тавык, ике күмәч, бер кило конфет. Тагы исемләшкән саннар бар икән. Өчесе, икенчесенең.

Гамәли белемнәребезне практикада кулланып, тест эшләр вакытыбыз килеп җитте.. Шушы белемнәребезне тагын бер тапкыр ныгытып, йомгаклап тест эшләп алабыз.

Слайд 7

Тест

Экранга игътибар итәбез һәм тестларны тикшерәбез.  Үзебезгә бәя куябыз.

Бәйрәм ахырына таба бара. Үз –үзебезне бәяләр вакыт җитте. Кем иң күп смайликлар җыйды.  Сезнең каршыда сабан туе колгасы. Кем  сабантуй  колгасының очына менеп җитте икән. (Укучылар белемнәрен бәялиләр.)

Слайд 8

 Өйгә эш.

1. Дәреслектәге 152 нчы күнегү.

2. Газета -журнал битләреннән саннар кергән кызыклы җөмләләр язарга.

3. “Ат чабышы - иң кызыклы ярыш “ дигән темага кечкенә күләмле хикәя төзергә.

 Рефлекция. 

Укытучы. Дәресебезгә нәтиҗә ясыйбыз. Әйтегез әле, укучылар, саннарны кайларда очратырга мөмкин?

Укучылар.

– Көндәлек тормышта.

– Әдәби әсәрләрдә.

– Мәкальләрдә.

– Рәсми эш кәгазьләрендә.

– Фәнни әсәрләрдә.

– Санамышларда.

– Ребусларда.

Укытучы. Әйе, саннардан башка без үзебезнең тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Иртәдән алып кичкә кадәр саннар арасында яшибез.

Шулай булгач, укучылар,дәрестә өйрәгәнебез, алган белемнәребез тормышта кирәк булачакмы?Кем бүген үз эшеннән канәгать?

Укучылар җавабы.

Шуның белән дәресебезне тәмамлыйбыз, сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Рус  телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Тема: Сүз төзелеше һәм ясалышы темасын гомумиләштереп кабатлау.

Рус мәктәбенең татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе (3нче сыйныф)...

Разработка урока на тему "Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау"

Тема: Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлауМаксат: 1. Укучыларның белемнәрен системалаштыру;2. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау;3. Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.Җиһазлау:...

Тема: Саннар темасын гомумиләштереп кабатлау.

6 сыйныф татар төркемендә татар теле дәресе...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...

Тема: “Саннарны гомумиләштереп кабатлау” 4 сыйныф

Тема:                       “Саннарны гомумиләштереп кабатлау&rdquo...