Восстание Уота Тайлера.
план-конспект урока по истории (6 класс) на тему

Это развернутый план урока на татарском языке  по истории средних веков в 6 классе по теме "Восстание Уота Тайлера в Англии". Это комбинированный урок с применением ИКТ и работой по локальной сети.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uot_tayler.docx23.28 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА:  Англиядә Уот Тайлер восстаниесе.

МАКСАТ: 1) Узган темага бәйләп,яңа  материалны аңлату

              2) Теманы биремнәр,график  диктант ярдәмендә ныгыту

              3) Укучыларның тарихи фикерләү  сәләтен үстерү.

ҖИҺАЗ:  дәреслек,карта,атлас, “Я познаю мир” китабы, проектор.

ДӘРЕС ТИБЫ:  лекция.  

Дәрес барышы.

I. Оештыру       

II. Актуальләштерү .

Узган дәресне кабатлауның түбәндәге формасы

   “сүз кем яисә нәрсә турында бара?” – дип атала.

    Инглизләр бу кешене хәрби киемнәре һәм кораллары,төсенә карап “Кара принц”дип йөрткәннәр?Ул кем?

Җавап: тәхет варисы Эдуард

     IV  гасырда Англия белән Франция арасында озакка сузылган авыр сугыш башлана.Канкойгыч бәрелешләрдә бик күп кеше кырыла.Нинди һәм ничәнче елларда булган сугыш хакында сүз бара?

Җавап:Йөзьеллык сугыш,1337-1453 елларда 

    Бу бәрелештә   французлар      тар-мар ителә: алар 1,5 мең рыцарен һәм 10 мең  җәяүле гаскәрен югалта.Нинди бәрелеш хакында сүз бара?

Җавап: Креси  янындагы  бәрелеш

   1358 елның маенда башланган бу восстание стихияле һәм бернинди әзерлексез башлана.Анда 100 меңгә кадәр крестьян катнаша.Восстание ничек атала?

Җавап: Жакерия

  “Зифа буйлы һәм чибәр бу кеше дөнья күргән сүз остасы иде”,-диләр аның турында

       

Ул жакларны берләштерергә һәм крестьяннар гаскәренә тәртип кертергә омтыла.Сүз кем турында бара?

Җавап: восстание җитәкчесе ГИЛЬОМ  КАЛЬ турында

2. Тактага биремнәр язылган,кәгазь эленгән.Укучылар, шуннан карап, түбәндәге фикерләрнең  кайсы  Англиягә, кайсы  Франциягә туры килгәнен әйтергә тиешләр.

-1265 елда Монфор,беренче тапкыр җыелыш җыя. Бу җыелышка парламент дип исем бирелә.

-Фландрия белән бу ил арасында электән үк  тыгыз сәүдә элемтәләре яшәгән

-Рыцарьлар тәртипне танымыйлар, сугышта һәркайсы  мөстәкыйль эш итә.

-Аның пехотасы ирекле крестьяннардан тора.

-Пехота  ялланган чит ил кешеләреннән тора.

-Слейс тирәсендәге диңгез бәрелешендә, аларның флоты тар-мар ителә

-Нормандияне басып алалар һәм Фландриягә таба юнәләләр

-Пуатье шәһәре янындагы көчле сугышта тагын җиңеләләр

III.Яңа тема аңлату 

   Тактага языла:

Бертран Дюгеклен                          1360-солых төзелә

Джон Болл                                        1381-восстание

Уот Тайлер

Тауэр замогы

Ричард II

1)Сугышларның дәвамы.1360 елда Франция белән Англия арасында солых төзелә.Аның нигезендә зур территорияләр, шул исәптән Кале порты Англия карамагына күчә.Француз армиясе башына сәләтле һәм сак эш итүчән полководец Бертран Дюгеклен куела.Ул зур бәрелешләрдән качарга тырыша һәм шуңа күрә дошманның аерым отрядларына кинәт һөҗүм итүне яклый.

2)Крестьяннар ни өчен баш күтәрә? 

  а) акчалата оброк;

  б) чума эпидемиясе зур һәлакәт китерә;

в) сугышны дәвам итәр өчен акча кирәк була,ә ул крестьяннар өсенә салымнар,авыр йөк булып төшә;

3) Восстаниенең  башлануы;1381 елның маенда Лондоннан төньяктарак урнашкан  берничә авылның крестьннары король чиновникларыннан үч алалар. Берничә көн эчендә восстание илнең күп өлешен чолгап ала.

   Авыл һөнәрчесе Уот Тайлер восстаниенең җитәкчесенә әйләнә.Бу акыллы һәм батыр кеше Йөзьеллык сугышта катнашкан була һәм хәрби эшне бик яхшы белә.Баш күтәрүчеләр Джон Боллны  төрмәдән чыгаралар ,һәм ул восстание җитәкчеләренең берсенә әйләнә.

4) Баш күтәрүчеләр  Лондонда. Крестьяннар корольгә үз таләпләрен тапшыралар;

 Уот Тайлер сарай кешеләре тарафыннан хыянәтчел төстә үтерелә

          Нәтиҗәләре:

-феодаллар барщинадан баш тарталар;

-ярлыларга карата рәхимсез законнар йомшара;

-XV гасыр дәвамында Англиядә барлык крестьяннар да диярлек, йолым түләп,  иреккә чыгалар;

IV. Ныгыту.Түбәндәге фикерләр белән килешү яки килешмәвегезне

+ һәм – тамгалары белән күрсәтегез.

   

 1

 2

 3

 4

 5

 6

 7

  8

 9

 10

 +

 -

 +

 +

 -

 -

 +

 +

 +

 +

-1360 елда Франция белән Англия арасында солых төзелә

-Бертран Дюгеклен-инглиз армиясе башлыгы

-Аквитания сугышка кадәр инглизләр кулында була

-Джон Болл  – халык мәхәббәтен казанган вәгазьче

-Жакерия –Англиядә крестьяннар восстаниесе

-Уот Тайлер-француз армиясе башлыгы

-Восстание 1381 елның маенда башлана

-Восстаниедә катнашучылар корольгә таләпләр куялар

-Ричард II - Англия короле

-Восстание җиңелә.

  Тарихи диктант

  1. Парламент ничәнче елда җыела- 1265 елда.
  2. 1337-1453 елларда нинди вакыйга була-Йөзьеллык сугыш
  3. Французлар Азенкур янында ничәнче елда җиңеләләр-1415 елда
  4. Халык  героинясе –Жанна д  Арк
  5. 1429 елда нинди вакыйга була - Орлеанның камалыштан котылу елы
  6. Жанна ничәнче елда үтерелә-1431  елда                                                                           

3) Экранга чыгарылган кроссвордны чишү, Уот Тайлер һәм Жанна д, Арк турында  презентация  карау.

4. Йомгаклау.Билгеләр кую.Укучыларның темага карата фикерләрен сорау.

5.Өй эше бирү: параграф  28. Франция һәм крестьян восстаниеләренең

     нәтиҗәләрен чагыштырырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Восстание Уота Тайлера в Англии

В презентации описывается крупное событие - восстание Уота Тайлера. Раскрывая причины востания Уота Тайлера, важно показать не только конкретные обстоятельства, вызвавшие его (эпидемии чумы, гол...

Решение проблемно-исследовательской исторической задачи по крестьянским войнам:Жакерия и восстание У.Тайлера

Задача решается сравнительным способом, при этом ученики 6 класса делают вывод, похожий на закономерность....

Открытый урок по произведению А. С. Пушкина " Капитанская дочка" «Пугачев и народное восстание в романе и историческом труде Пушкина. Народное восстание в авторской оценке».

Дана разработка части урока по теме :«Пугачев и народное восстание в романе и историческом труде Пушкина. Народное восстание в авторской оценке», прилагается презентация, раздаточный матер...

Восстание на Сенатской площади (восстание декабристов)

Восстание декабристов, восстание на Сенатской площади — попытка государственного переворота, состоявшаяся в Санкт-Петербурге 14 (26) декабря 1825 года. Известные личности: Сергей ...

«Итоговая проектная работа: «Использование сетевых сообществ и ЦОР в процессе преподавания историко-обществоведческих предметов»Тема : «Восстание под предводительством Е.И.Пугачева. Народы Поволжья в восстание Е.И.Пугачева.

Цель: Показать взаимосвязь между расширением дворянских привилегий в периодцарствования Екатерины II и усилением крепостнической зависимости крестьян, атакже проследить взаимосвязь между усилением кре...