Роль школьных музеев в изучении истории родного края.
методическая разработка (история) по теме

В данном материале дается краткое описание направлений рабыты школьного музея.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tarihyn_muzey.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сафин Илдар Фатхуллович, Татарстан Республикасы Саба районы Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме фәннәре укытучысы, “Россия Федерациясе гомумбелем мәгарифенең мактаулы хезмәткәре”.

Төбәк тарихын өйрәнүдә авыл музееның роле

Әйе, музейларда халык хәтере, музейлар – халыкның күңел көзгесе. Аларның экспонатлары әби-бабаларыбызның үткәнен, бүгенгесен күз алдына китереп бастыра, авыр елларны, сугыш вәхшәтләрен, аннан соңгы төзекләндерү чорларын яшь буынга түкми-чәчми җиткерә.

Юлбат урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музее 1995 елның 9 маенда – Бөек Җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үткән көнне ачылды. Аның беренче кунаклары сугыш һәм хезмәт ветераннары булдылар. Ишектәге кызыл тасманы сугыш ветераны, ветеран укытучы Саҗидә апа Ракова кисте.

Музейның беренче бүлеге шушы төбәктә яшәүчеләрнең көнкүреше турында сөйли. Авыл өе. Агач сәке. Йорт эче борынгыча бизәлгән. шунда ук кабыктан эшләнгән бала бишеге, агач савыт-сабалар, чүпләмле сөлгеләр, чиккән әйберләр. Бу бүлекнең иң кадерле экспонатларының берсе-XIX гасырда төзелгән мәчетнең ае.  Мәчет манарасы 1939 елны киселгән, ае исә, авыл кешеләрендә сакланып, музейга тапшырылды. Кыйммәтле экспонатларның икенчесе- революциягә кадәр Юлбат авылында булган шәхси кибетнең афишасы. Шушы ук бүлектә Тенеки авылында яшәгән Дәүли байның шәхси мөһере. Ул таштан ясалган, аңа әлеге сәүдәгәрнең исеме гарәп хәрефләре белән уеп язылган. Куллану өчен уңайлы, формасы белән хәзерге печатьләрне хәтерләтә.

Икенче бүлек тулысынча Тенеки көмешчеләренә багышланган. Бөтен авылы белән диярлек шөгыльләнгән безнең күрше авыл халкы бу кәсеп белән. Шунлыктан, музейның эзләнү эшендә көмешчеләрнең эшчәнлеген өйрәнү  төп юнәлеш булды. Көмешчеләрнең соңгы буын вәкиле, сугыш ветераны Хәбибрахман ага Ганиевны үзе исән чагында, останың гүзәллек үрнәге тудыру серләрен видеоязмага төшереп барган идек. Бу язмаларны укучылар белән кабат-кабат кайтып карыйбыз, гади авыл кешесенең өй шартларында кабатланмас матурлык тудыра алуына сокланабыз, авылдашыбыз белән горурланабыз. Музейда көмешчеләрнең эш коралларының бер өлеше, Хәбибрахман ага эшләгән беләзек-йөзекләрнең фотографиялары саклана. Бу һөнәр ияләре турында фотоальбом эшләнде.

Өченче бүлек  сугыш һәм хезмәт ветераннарына багышланган. Бу бүлектә орден-медальләр һәм аларның таныклыклары, сугышчыларга бирелгән рәхмәт хатлары кадерләп саклана. Йосыф-Алан авылыннан Гәрәев Каюм һәм Юлбаттан Исламов Тимерхуҗа Ислам улының фронттан җибәргән өчпочмаклы хатлары укучыларны аеруча кызыксындыра. Алар икесе дә сугышта батырларча һәлак була.

1993 елның октябреннән сугыш һәм тыл ветераннары, өлкән буын кешеләре белән булган очрашулар, әңгәмәләр видеоязмага төшереп барылды. Шул язмаларга нигезләнеп, Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан “Беркем дә, берни дә онытылмый” дигән видеофильм эшләнде. Кызганыч, безнең авыл җирлегендә сугыш ветераннарының берсе дә безнең арада юк инде. Хәзер аларның язмаларын видеотасмадан  DVD дискка күчерәбез.Димәк, аларның сөйләгәннәре югалмас, киләчәк буыннар да Бөек Ватан сугышын үзе күргән кешеләрнең кичерешләре аша бу вакыйгалар белән таныша алыр.

Бу бүлектә безнең өчен һәр экспонат кадерле. Шулардан 1943 елда сугыш кырларында ятып калган беренче тракторчы Якупов Фәйзрахманның җитен җебеннән сугылган чигүле күмәге музей түрендә урын алган. Ул шулкадәр ак, әйтерсең, өйләнергә дә өлгермичә сугышка китеп яу кырында ятып калган хуҗасының күнел сафлыгын саклый, бүгенге яшь буынга шуны җиткерергә тели.

Дүртенче бүлек колхоз оешуның беренче елларын һәм сугыш алды чорын колачлый. Биредә колхоз оешуның беренче көннәреннән алып хәзерге чорга кадәр тарихы, колхозчыларның фидакарь хезмәте турында материал тупланган. Аларның төп өлешен истәлекләр, фотографияләр, документлар тәшкил итә.Шунда ук сәяси репрессия корбаннарыннан авылыбыз мулласы Мөхәммәтшин Мөхәммәтшакир һәм авылдашларыбыз Фәтхуллин Сәйфулла, Фәтхуллин Нотфулла, Фәтхуллин Гайфуллаларның КГБ архивыннан алынган “Гаепләү эше” материалларының төп нөсхәсенең күчермәләре саклана.

Бишенче бүлек  мәктәп тарихына багышлана. Билгеле булганча, авыл мәгарифенә революциягә кадәр үк мәчетләрдә нигез салынган. Музейда, истәлекләрдән тыш, авылның соңгы указлы мулласы Мөхәммәтшакир хәзрәтнең бердәнбер фотографиясенең күчермәсе саклана. Ул 1880 елда туган, 1924 елда Балык Бистәсе районың Котлы Бөкәш авылыннан Юлбатка килеп, гомеренең соңгы көннәренә, 1961 елга кадәр муллалык вазифасын намус белән башкара. Аның бу изге эшенә бары тик репрессияләнеп 8 ел төрмәдә булу гына киртә була алган. Авыл халкына дин белеме һәм тәрбия бирүдә аның өлеше зур була. Халык күңелендә аңа карата әле хәзер дә искиткеч зур ихтирам хисләре саклана. Юлбат авылында беренче мәктәп бинасы төзелү, сугыш чорында укытучылар, балаларның белемгә, эшкә булган омтылышы, авыр язмышына кагылышлы истәлекләр саклана.

Алтынчы бүлек безнең җирлектән чыккан танылган шәхесләргә багышлана. Татарстан Республикасының Халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты Гали Ильясовның концерт костюмы, “Оныттың бугай...” дигән җырлар китабы, грампластинкадагы җырлары, телевидение фондыннан видеоязмалар, Юлбатта үткәрелгән 60 еллык Юбилееның видеоязмасы, күп санлы фотографияләре һәм башка истәлекләре музей фондларында урын алган. (Аның әтисе Гани абый тумышы белән Юлбат авылыннан).

 Танылган якташларыбыз Мәгъсүм Хуҗин, Тавил Хуҗиәхмәтов турында  материаллар туплана. Ә райондашыбыз, дөньякүләм танылган китап белгече, академик Әбрар Кәримуллин турында “Китапка багышланган гомер” дигән видеофильм эшләдек. Аның тормыш һәм иҗат юлы турындагы эзләнүләребезне чагылдырган бу фильмны галимнең үзе исән вакытта төшерелгән видеоязмалар тагын да тулылындырды.

Тенекидә яшәгән  Галәвиева Гамбәр апаның үзенең якын туганы татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич турында истәлекләре видеоязмада саклана.Ул анда әнисе белән бертуган абыйсы Ш.Бабичның искиткеч зыялы , талантлы шәхес булуы турында сөйли.

Соңгы вакытта музей фондлары 1834 елда үткәрелгән 19 нчы Ревизская сказка, 1850 елгы 9 нчы  Ревизия сказкалары (халык санын алу мәгълуматлары) күчермәсе белән тулыландырылды. Бу материалларга таянып, без шул елларда авылда ничә хуҗалык булуын, күпме халык яшәвен, һәр хуҗалыктагы гаилә членнарын, аларның туган елларын белә алдык. Бу материаллар авылдашларга үзләренең нәсел шәҗәрәсен ачыклауда зур ярдәм булачак.

1883 елда үткәрелгән статистик экспедиция материалларының күчермәсен булдырып,  ул вакытта Мамадыш өязе Сатыш волостена кергән Ямбулат авылының (1930 елларга кадәр авыл шулай аталган) халыкның матди хәле, яшәеше турында күп мәгълүматлар белә алдык.

Җирлектәге авылларда колхоз оешу тарихына кагылышлы материалларны Милли архивтан эзләп алып, музейда копияләре булдырылды.

Кыскасы,  мәктәпнең Туган якны өйрәнү музее яшьләрне халкыбызның данлы традицияләрендә, өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләүгә үзеннән өлеш кертә, үзенең эчтәлеген баета торган кыйммәтле һәм кадерле экспонатлар белән тагын да тулылана бара.

Җыелган материалларны өйрәнеп, гомумиләштереп халыкка җиткерү максатыннан “Музейларда-халык хәтере” дигән видеофильм эшләнде.

Кулланылган әдәбият

Татарстан республикасының тарихи-политик документлары Үзәк дәүдәт архивы (Центральный государственный архив историко-политической документации Республики Татарстан (ЦГАИПДРТ). – Фр 58-77 оп1 Д1604; Фр – 732, оп 1д 291: Ф.р – 3682, оп 3


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роль школьных музеев в изучении истории родного края

В данном материале дается краткое описание работы школьного музея....

РАЗВИТИЕ ТВОРЧЕСКИХ СПОСОБНОСТЕЙ У УЧАЩИХСЯ ПРИ ИЗУЧЕНИИ ИСТОРИИ РОДНОГО КРАЯ СРЕДСТВАМИ ИКТ ВО ВНЕУРОЧНОЕ ВРЕМЯ

Одна из важнейших целей стоящей перед школой, - не только дать знания, а научить учиться, вооружать учащихся умениями и навыками работать с книгой, с иными источниками информации, работать самостоятел...

Музейные уроки как средство приобщения школьников к изучению истории родного края.

На своем опыте я убедилась, что школьникам трудно запомнить исторический материал, который связан с чем-то далеким, незнакомым. Со временем я заметила, что рассказы об исторических событиях в родной м...

Изучение истории родного края

Повторительно-обобщающее занятие творческого объединения «Юный исследователь»«Изучение истории родного края» (интеллектуально-познавательная викторина)...

Роль школьного музея в изучении малой родины

Музей сегодня крайне необходим как средство облегчающее процесс познания, развивающее и духовно обогащающее.Ведь музейный предмет как немое свидетельство прошлого, объясняет многие явления, в том числ...