"ПетрI нең дәүләт реформалары"
методическая разработка по истории (7 класс) по теме

Хабибуллина Сюмбель Габдулловна

 

Максат:       Укучыларны  Петр I патшалык иткән чорда ил белән идарә   итүдәге   һәм хакимият органнарындагы үзгәрешләр белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon petrinen_dult_reformalary.doc68.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

                                     темасына  үткәрелгән

                                       ачык дәрес

                                                      Укытучы: Хәбибулина Сөмбел

                                                                       Габдулла кызы,

                                                                               1 кв. категорияле

              тарих укытучысы

                                   

        

7 класста тарих фәненнән дәрес планы

Тема: Петр I нең дәүләт реформалары.

(Дәрес-презентация)

Максат:      1. Укучыларны  Петр I патшалык иткән чорда ил белән идарә   итүдәге   һәм хакимият органнарындагы үзгәрешләр белән таныштыру.

                    2. Тарихи күренешләрне чагыштыра белү күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү.

                    3. Үз илеңнең үткәне белән кызыксыну уяту.

Материал:    компьютер, дәреслек,  күргәзмә,  карта.

                                  Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  • Хәерле көн,  укучылар, исәнмесез. Бер-беребезгә уңышлар теләп, дәресебезне башлыйбыз.

(Дежур укучының рапорты тыңлана.)

I I. Өй эшен тикшерү.

- 1 слайдка игътибар итик. А.С.Пушкинның “Бакыр җайдак” поэмасыннан өзек бирелгән. Укып чыгыйк.

“Әй язмышның көчле хөкемдары!

Биеклектә чал атыңның

Тоткач тимер авызлыгын тартып,

Үрә баскан кебек атың ярсып,

Тирән упкыннардан Россияне

Югарыга, өскә ашырдың.”

 “Әй язмышның көчле хөкемдары” дип кем турында яза? (Петр I турында)

- Соңгы 2 юлга карыйк. “Тирән упкыннардан” дип язганда шагыйрь нинди Россияне күздә тотты микән? ( 17 гасырда Россиянең хуҗалык үсешендә үзгәрешләр булса да, ул әйдәп баручы Европа державаларыннан сизелерлек артта әле.)

- “Югарыга, өскә ашырдың “.- Бу юлларга нинди фикер салынган?

( Артта калганлык буенча зур эшләр эшләнә. Мануфактураларның саны 7 тапкыр арта. Сәнәгать продукциясе җитештерү шактый арта. Россия беренче мәртәбә металл кою буенча Европада 3нче урынга чыга. Чит илләргә дә чыгара башлый. Авыл хуҗалыгында яңа хезмәт кораллары кертелә. Бу тармакның җитештерүчәнлеге күтәрелә. Елдан – ел эчке һәм тышкы сәүдә әйләнеше көчәя.)

- Дөрес, җавабыгыз белән килешәм. Петр I чорында икътисади үзгәртеп коруларның төп юнәлешләре түбәндәге сүзләрдә чагыла. Нәрсәне аңлата алар? ( 2, 3,4 слайд) (Протекционизм – дәүләтнең сәнәгатькә булышлык итүе, чит илләрдән кертелгән товарларга югары таможня пошлиналары билгеләү.  Меркантилизм- дәүләтнең, акча туплау максатында, товарны кертүгә караганда, күбрәк чыгаруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралары. Мануфактура – кул хезмәте кулланылган, хезмәт бүленеше булган капиталистик предприятие.)

- Петр I вакытында җитештерүнең кайсы өлкәләрендә мануфактуралар күбрәк барлыкка килә? Бу нәрсә белән бәйле? Картадан бу өлкәләрне табабыз. ( Тау токымнарын эшкәртү, металлургия һәм ату кораллары җитештерү өлкәсендә мануфактура күбрәк барлыкка килә, чөнки армия ихтыяҗыннан килеп чыккан. Берничә дәүләт мануфактурасы аерым кешеләр кулына тапшырыла. Мәсәлән, Тула сәүдәгәре Никита Демидовка дәүләт Невянск заводын бирә. Никитаны Петр I Тулада корал заводын караганда очрата. Патшаның Англиядән кайтартылган пистолеты ватыла. Н. Демидов төзәтергә алына, ә патша “руслар мондыйны эшли алмыйлар” дигән фикердә була. Мастер пистолетны алып чыккач, шул билгеле була: ул яңаны ясаган икән. Петр мастерны хәтерендә калдыра һәм Уралдагы корыч кою заводын бирә. Калган гомерендә Демидов шундый 25 завод төзи, моның өчен дворян исемен ала. )

-Мануфактуралар барлыкка килгәч, ирекле эшче куллар җитешми, ә каян алырга? (Хакимият  “эштән качып йөрүче”кешеләрне – качакларны, дәүләт крестьяннарын да заводларга җибәрә. Алары үз чиратында приписной һәм посессион дип атала башлый.)

- Кем ул беркетелгән ( приписной), посессион крестьян? ( 5,6 слайд) ( беркетелгән – сарай крестьяннары, алар салым түләү урынына казна яки хосусый зоводларда эшләргә тиеш булалар. Посессион – завод хуҗаларына тапшырылган дәүләт крестьяннары)

- Петр I сугыш барышында акча җитмәү мәсьәләсе белән очраша. Чишү юлын да таба. Без беләбез: халык саны алына һәм шуңа бәйле рәвештә җан башыннан салым кертелә. Ничәнче ел? ( 1710- халык саны алына,  1718-1724- җан башыннан салым. )

III. Яңа тема аңлату.

- Икътисадтагы үзгәрешләр дәүләт белән идарә итү органнарында да реформа кирәклеген китереп чыгара. Менә шушы өлкәдә Петр I нинди реформалар үткәргән – бүген шул хакта сөйләшербез. ( 7 слайдта дәреснең темасы күрсәтелә.)

- 17 гасыр ахырына Боярлар думасы ролен югалта башлый, ә 18 гасыр башына бөтенләй яшәүдән туктый. Петр I   еш кына үз урынында булмый, указларны үтәүне якыннарына ышанып тапшыра. 1711 елда указ нигезендә  яңа югары закон чыгаручы, башкаручы һәм юнәлеш бирүче орган – Сенат оеша. (8 слайд) 

Сенат(1711)

Закон  чыгара                                     Башкара                           Юнәлеш бирә

     1722 елда Сенат өстеннән дә күзәтү урнаштырыла: П.И.Ягужинский генераль -прокурор  итеп билгеләнә. “Патшаның күзләре” дип атыйлар. Быел 12 январьда 287 ел тулуны зурлап билгеләр үттеләр. (9 слайд- портрет күрсәтелә)

-Алдагы  үзгәреш   приказларга кагыла.  Приказлар бетерелә,  коллегияләр оештырыла. Башта 11 коллегия исәпләнә. Алар слайдта .  (Укучы укый.)

(10 слайд)

Коллегияләр

Берг - коллегия      Коммерц – коллегия    Штатс  - коллегия      Ревизион - коллегия 

      Тышкы эшләр коллегиясе             Адмиралтейство коллегиясе          Юстиц - коллегия     

   Хәрби коллегия     Камер - коллегия        Вотчина коллегиясе     Мануфактур - коллегия

     - Петр I  1714 елда Мирас калдыру турындагы указга кул куя. (11 слайд) Төп эчтәлеге шуннан гыйбарәт: дворян поместьелары белән бояр вотчиналары тигезләшә. Искә төшерик әле: алар нинди билгеләре белән аерыла иде? (поместье – сатып та , бүләк итеп тә булмый. Вотчина- нәселдән-нәселгә күчә.)  Яңа указ нигезендә аерымлыклар бетерелә: дворян поместьелары  бояр вотчиналары  белән тәңгәлләштерелә.

- 1722 елда “Ранглар турында табель” кабул ителә. Яңа закон буенча эшчәнлек 3 төргә  - сарай, гражданлык һәм хәрби хезмәтләргә бүленә.  14 класс билгеләнеп, 8 нче класс чин алган һәр кеше нәселле –потомственный дворянга әйләнә. Әлеге система, нинди нәселдән булуына карамастан, теләсә кемгә хезмәттә күтәрелергә мөмкинлек биргән. Ләкин аннан бик сирәк кеше генә файдалана алган. Бик нык тырышырга кирәк булган.(12 , 13 слайд) 

Класс

Хәрби дәрәҗә (чин)

Гражданлык дәрәҗәсе

I

Генералиссимус. Фельдмаршал

Канцлер

II

Генерал

Действительный тайный советник

III

Генерал-лейтенант

Тайный советник

IV

Генерал-майор

Действительный  статский советник

V

Бригадир

Статский советник

VI

Полковник

Коллежский советник

VII

Подполковник

Надворный советник

VIII

Майор

Коллежский асессор

IX

Капитан

Титулярный советник

X

Штабс-капитан

Коллежский секретарь

XI

-

Сенатский секретарь

XII

Поручик

Губернский секретарь

XIII

Подпоручик

Сенатский регистратор

XIV

прапорщик

Коллежский регистратор

- Менә без дә сезнең белән шактый гына эшләдек. Ял итеп алыйк.

- Укучылар, реформалар гадәттә югарыдан башлана. Бүген дә ул шулай: бүгенге Россиядәге үзгәрешләр безнең Татарстанга, Актанышка, хәтта  авылга, мәктәпкә дә килеп җитә. Петр I чорында да шулай. 1708 елда илне 8 губернага бүлә. Безнең җирләргә дә кагыла. Дәреслектән укыйк. 174 бит.

-Дәүләт  аппаратындагы реформалар белән беррәттән чиркәү эшләре белән идарә итүдә дә үзгәрешләр була. Искә төшерик, патриархлык кайчан оешкан иде? (1589 елда. Федор Иванович чорында) Ә Петр I бетерә. 1721 елда дин эшләре белән идарә итү өчен Синод оеша. (14 слайд) Патша тарафыннан билгеләнгән кешеләр керә. Чиркәү тулысы белән дөньяви хакимияткә буйсына башлый. Укучылар, 2009 елда  патриарх дигән сүзне еш ишеттек. Нәрсә белән бәйле?

- Күрәсез, реформалар шактый күп һәм тормышның бар өлкәсенә дә диярлек кагыла, барысы да шома гына да бармый. Каршы фикерлеләр дә була. Алар улы Алексейны үз якларына аударалар. 177 биттәге материал белән танышыйк.

- Реформалар идарә итү эшенә генә кагылмый. 1703 елда Санкт-Петербург шәһәренә нигез салынганын беләбез, Петр I башкаланы Мәскәүдән Петербургка күчерә. Бу үз чиратында Петербургның үсүенә, ныгуына китерә. Менә сезнең алда бүгенге шәһәр рәсемнәре.  Санкт-Петербург Ленинград исемен озак еллар йөртте. Бөек Ватан сугышы елларында фашистларга каршы батырларча көрәшеп герой-шәһәр исемен алды. Илебездә барган үзгәрешләр хәтта шәһәр исемнәренә дә кагыла. Бүген без кабат Санкт-Петербург исемен ишетәбез. 90 нчы елларда бу исем кабат кайтарылды. Әйдәгез, күргәзмә материаллары белән танышыйк.

     -Шулай итеп, Россиядә Петр I чорындагы реформалар күпмедер дәрәҗәдә бүген дә башкачарак юнәлештә үткәрелә тора, дисәк тә дөрес булыр.

IV. Ныгыту

  • Ә хәзер әйдәгез, дәрестә үткәннәрне тагын бер кабат күздән кичерик.  Синод һәм Сенатны еш кына бутыйлар. Нинди вазифа башкаралар? Язылышлары ничек?
  • Дәүләт башкаласын Мәскәүдән Петербургка күчерүгә ничек карыйсыз?
  • Мирас калдыру турындагы указның  эчтәлеге?
  • Мисал эшләп алыйк. (Ништадт солыхы- Полтава сугышы + Ранглар турында табель)- 20 = х . Х нинди вакыйга? ( 1721-1709+1722)-20 = 1714 мирас турындагы  указ (15 слайд)
  • (патриархлык төзелү + Романовларның идарә итә башлавы – Төньяк сугышы бетү) +227=Х     (1708 – губерналарга бүлү) (16 слайд)

 

V. Өй эше бирү, йомгаклау. 

- Өй эше теманы укып өйрәнергә, 1нче бирем. Хронологик таблица төзергә

- Дәрестә катнашуыгызга карап билгеләр куям.   Сау булыгыз.      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок "ПетрI и Аюка-хан: два исторических портрета на фоне эпохи"

Цели урока:Образовательная: систематизировать знания учащихся по теме, провести сравнительный анализ исторических личностей; выяснить, как отразилась деятельность указанных личностей на ходе развития ...

Презентация по истории "ПетрI"

Презентация Петр1 для учащихся 10  класса....