Беренче бөтендөнья сугышы
план-конспект урока по истории (8 класс) по теме

Рафикова Светлана Фазыловна

Тема: Беренче бөтендөнья сугышы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany_8_klass_b.b.s.docx18.93 КБ

Предварительный просмотр:

                                                 Тарих 8 класс

Максатлар:      Беренче бөтендөнья сугышы барышы һәм нәтиҗәләре белән                         танышу.

  Укучыларда  логик фикерли, белү сәләтләрен үстерү, тарихи чыганаклар  белән эшләүне камилләштерү, мөстәкыйль эшләү, чагыштыру, анализлау алымнарын үстерү;

                           Үткәннәргә хөрмәт, кызыксыну хисләрен үстерү.

Күргәзмәлелек:  дәреслек, презентация, проектор, карта, компьютер

Дәрес барышы.

I Оештыру  моменты.

-Исәнмесез, укучылар.Хәерле көн.

II Актуализация.

Өй эшләрен тикшерү.

Куиз-Куиз-Трейт. (Сораулар укыла, укучылар җавап бирәләр)

-Әйе, дөрес.

Укытучы сораулары:

- Беренче бөтендөнья сугыш кайчан башлана ( 1914)

-сугышның нинди сәбәпләре булган дип уйлыйсыз.

“Шлифен планы” нәрсә ул(Альфред фон Шлифен төзи, Франция һәм Россияне кыска ваытта тар-мар итәргә)

II I.Яңа тема аңлату.

  • Безнең  бүгенге дәресебезнең темасы: “Беренче бөтендөнья сугыш фронтларында” дип атала.  Дәресебезнең  максаты: Беренче бөтендөнья сугышы барышы һәм нәтиҗәләре белән танышу ,логик фикерлү белү сәләтләрен үстерү, тарихи чыганаклар  белән эшләүне камилләштерү.
  • Беренче бөтендөнья сугыш 1914  28 июл башлана.  Сугышның  1915 елгы кампаниясе. Германия бар көчен Көнчыгыш фротта туплый. Германия Россиянең сугыштан тиз чыгуына өметләнә. Һөҗүмгә әзерлек яшерен шартларда алып барыла. Германия корпуслары Австрия гаскәрләренең тылында Висладан көньяктарак яшеренәләр.  Немец  офицерларыАвстрия солдатлары формаларын кияләр. 1915 елның маенда Горлица янында кеше саны буенча 2 тапкыр, кораллану буенча 40 тапкыр өстен булган немецлар рус армиясе фронтын өзәләр.
  • Июлдә немец гаскәрләре төньякка юл тоталар һәм бер үк вакытта Көнчыгыш Пруссия территориясеннән  һөҗүм башлап, Польшада рус армиясен камап алырга омтылалар. Августа Варшаваны алалар.
  • Зур югалтулар, корал , сугыш кирәк-яраклары җитешмәүгә карамастан, рус армиясе көзгә таба немецларның һөҗүмен туктата. Фрнт сызыгы Ригага, Минскийга, Киевка якыная,әммә Россия каршылык күрсәтү сәләтен югалтмый .
  • 1915нче елның апрелендә Ипр  янындагы бәрелештә  немецлар беренче тапкыр хлорга нигезләнеп эшләнгән агулы газ кулланалар. Аны “иприт” дип атыйлар. Ипрдан соң  агулый  торган матдәләрне һәр ике як та куллана башлый. Союздашларның фронт сызыгын француз провинцияләре Шампань һәм Артуада турыларга маташулары алар өчен зур югалтулар белән төгәлләнә
  • 1915нче  елның маенда Антанта  ягыннан сугышка Италия кушыла. Башта ул союздашлардан заем ала,Төркия һәм Австро- Венгрия исәбенә алдан ук үзенә территорияләр сорап куя . Әммә Италия армиясе уңышлы хәрәкәт итә алмый.1915 елның  көзендә  Үзәк державалар ягыннан Болгария сугышка керә. Болгария армиясенең һәҗүме Сербия белән Черногориянең җиңелүенә китерә
  • 1915 елда Англияне диңгез камалышына төшерү башлана. Моның өчен немец командованиесе су асты көймәләреннән файдалана. Зур зыян китерәләр.
  • 1916 елгы кампания. Германиянең төп максаты сугышны дәвам итү, зур зыянны Франциягә салу була.  Шул елда Верден ныгытмасына һөҗүм итәләр, ләкин бирелми. Рус гаскәрләре Брусиловның фронтны өзү нәтиҗәсендә коткарыла.
  • Илләрдә кризис башлан.
  • Сугышка каршы баш күтәрүләр башлана.
  •  1918 елда АКШ сугышка керә, Германиягә каршы.
  • -сугыш нәтиҗәләре. Китап белән эш, таблицга карап нәтиҗә ясау.  
  •  “ Сугышучы илләр һәм аларның югалтулары”

Физминутка  Микс Фриз Груп ( музыкага укчылар хәрәкәтләнә, фриз-дигәч, туктап калалар һә сорауны тыңлыйлар, сорауның җавабы буенча парлашалар. Сораулар:

1.Б.б.с. ничә союз була (2)-укучылар икешәр басалар.

2.антанта союзына ничә ил керә, сугыш башында (3)

3. өчлек союзына башта ничә ил керә(3)

Сугыш ничә ел бара (4)

Айгөл безгә сугыш темасы буенча өстәмә мәгълүмат әзерләгән, әйдәгез тыңлап узыйк.

Дәфтәрләрдә эш: сугыш нәтиҗәләрен яздыру.

Ныгыту :    Фо бокс синектикс ( укучылар бер биткә рәсемнәр ясыйлар, уртага рәсем ясагач, бирем языла. Беренче бөтендөнья сугышы нәрсәгә охшаган, чөнки ул......)

        Билгеләр әйтелә.

Өй эше: Параграф 24-25, сораулар, “Сугыш турында минем фикерем” эссе язарга.Контурлы картаны тутырырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Термодинамиканың беренче законы. Презентация

Термодинамиканың беренче законы. Презентация...

Бөтендөнья су әйләнеше.

Презентация 6 классның гидросфера бүлегендәге "Бөтендөнья су әйләнеше" темасын узган вакытта дәрескә кызыксынуны, укучыларның иҗади эшләү сәләтләрен үстерү максатыннан кулланыла....

Идел буе Болгар дәүләтендә рухи культура. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф.

Кол Гали Идел буе Болгарының язучысы булган.Ул 1183 елда болгар җирендә Зөя якларында туган.Чын исеме-Гали, «Кол» сүзе аның кушаматы (псевдонимы) гына. Бу сүз алла колы (раб божий) дигән мәгънәне аңла...

З.Биишеваның "Һөнәрсе менән Өйрәнсек" хикәйәтендә Һ.Дәүләтшинаның тормошо сағылышы

З.Биишеваның "Һөнәрсе менән Өйрәнсек" хикәйәтендәге Һөнәрсе  образында Һ.Дәүләтшина тормошоноң  сағылышын сағыштырыуҙар, конкрет деталдәр аша күҙәтеү, иҫбатлау,  һығымталар яһау....

Презентация. М. АҠМУЛЛА ШИҒРИӘТЕНДӘ АРХАИЗМДАРҘЫҢ ҺӘМ ҒӘРӘП-ФАРСЫ ҺҮҘҘӘРЕНЕҢ ҠУЛЛАНЫЛЫШЫ

               М. АҠМУЛЛА ШИҒРИӘТЕНДӘ АРХАИЗМДАРҘЫҢ ҺӘМ  ҒӘРӘП-ФАРСЫ ҺҮҘҘӘРЕНЕҢ ҠУЛЛАНЫЛЫШЫ...