"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.
методическая разработка (11 класс) по теме

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме өчен материал.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                          «Соңгы кыңгырау»   бәйрәме

Кичәгә  “Хуш мәктәбем”, “Сау бул, Балачак иле!” дигән плакатлар,шарлар,кыңгырау эленә.

                         Илгәрәй “Балачак”.

                    2 алып  баручы чыга.

   Алып баручы: Хәерле көн,хөрмәтле кунаклар,әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар!Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

    Соңгы кыңгырау ул- урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга аяк баскан егет һәм кызларга  алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы.

    (“Мәктәп вальсы” яңгырый. Чыгарылыш сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән сәхнәгә уза.Кыңгырау чыңлый.Алып баручы егет белән кыз микрофонга килә.)

        Алып баручы егет: Ишетәсезме,соңгы кыңгырау чыңын? Ул аларны 11 ел буена озата килде. Беренче Белем көне аларның  хәтерендә нык сакланыр әле.

      Алып баручы кыз: Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

         Руслан:

Кайчан гына бу көн еракта

Килеп җитмәс кебек тоелды.

Күңелемә мәктәп балачактан

Китмәс өчен кереп уелды.

Саубуллашыр вакыт җитте

Дәреслегем, язу дәфтәрем,

Парталарым, класс бүлмәләрем,

Укытучым, сөйгән мәктәбем.

Кире кайимас өчен үтте инде

Балачагым, үсмер елларым,

Беренчедән унберенчегә хәтле

Үткәрдек күк бер ел нибары.

        Алып  баручы егет: Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктбебез директоры Хәкимҗанов Хәмит Газим улына бирик. Тәүге кат шушы урында басып торганда, ул безне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын  бирсен. Рәхим итегез!

      Алып баручы кыз: Сез балачак иленең иң хөрмәтле кешесе – патшасы. Без Сезне хәтеребездә шулай сакларбыз.

Кунаклар сөйли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын котлау өчен сүз укыту эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Фәргатовнага бирелә.

1 нче укучы:

    Хушлашу.

Шул кызчыктай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабыйчак.

Чәчәкләргә карап уйга калдым,

Нигә алар болай моңсулар?

Шаян чишмәдән дә сорап куйдым:

   -Кая ага икән бу сулар?

Балачагым,җәйге йомшак җилдәй,

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең:

  • Дәү булдың ич,китәм,- диясең

Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәтта беразга...

Ашыкмачы, зинһар,сабый чагым,

Калчы әле,тагын бер язга!    

2 нче укучы:

   Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

-Исәнме!-дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?

(“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”җыры башкарыла.)

3 нче укучы: Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең өчен янып яшәде, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле блырга өйрәтте, һәрберебездә белемалуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Рәхмәт Сезгә,беренче укытучыларыбыз!

(Сүз беренче укытучыларга бирелә)

4 нче укучы: Белем сукмакларыннан атлап бара торгач, кире кайтмас 11 көз, кыш, яз һәм җәй  айлары үтеп, күңелбездә онытылмас хатирә булып уелып калды.

5 нче укучы: Дәрескә чакырып,кыңгырау чыңлый. Ишектән, салмак атлап, чәчләренә чал куна башлаган укытучыбыз керә.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да,кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул мөлаемлык,чибәрлек,очкын чәчеп торган күзләр. Кайчандыр чем -кара чәчләргә генә бераз бәс кунган да,гүя, эрергә өлгермәгән.

6 нчы укучы: 

Укытучы якты кояш кебек

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

7 нче укучы:

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

(Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшыра.)

8 нче укучы:

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең  йөрәк җылысын.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

9 нчы укучы:

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын.

Укытучым,җырларымда чагыла

Изге уйларымның чаткысы.

10 нчы укучы:

Кулларыңны суздың, кыңгырау – сорау

Тынгы бирмәгәнгә күңелгә.

Укытучым, җырым кыңгыраудай

Юлдаш булсын гомер –гомергә.

(“Кыңгыраулы мәктәп еллары” (Ш.Галиев сүзләре, Р.Хөсәенов көе) башкарыла).

Алып баручы:

Чыңлапаккан чишмә суларына,

Охшатам мин мәктәп елларын,

Ерганаклар булып шул  чишмәдән,

Башланалар тормыш юллары.

Чишмә суы зур елгалар булып,

Диңгезләргә барып тоташа.

Мәктәп чишмә, ә гомерне-

Диңгез шаулавына охшатам.

Дулкын чакыра ерак киңлекләргә,

Хыялларга чума күңелләр.

Алда өмет, мәктәп башлап биргән,

Ышанычлы киң юл күренә.

1 нче укучы:

Безнең томышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып – көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез Гөлнара Зөлькаровна!

Мәктәп елларында Сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез булдыгыз Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет – нәсыйхәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз. Рәхмәт Сезгә, барсы өчен дә.

 (“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры башкарыла.)

                     Сүз сыйныф җитәкчесенә бирелә.

2 нче укучы:

Әнкәй кулына сыенып үстем,

Күңеленең тоеп аклыгын.

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның, сафлыгын...

(“Минем кадерлеләрем” җыры башкарыла.)

3 нче укучы: Хөрмәтле әти-әниләребез!

Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый – талмый тәрбияләвегез, бәла – казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген Сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

(Сүз әти-әниләргә бирелә.)

(Сәхнәгә 1 нче сыйныф укучылары күтәрелә. Алар үзара сөйләшәләр. Кулларында шарлар, су салынган савыт.)

- Кара алар нинди зур һәм акыллы.

- Алар барлык сорауларга да җавапларны беләләр. Аларга бик рәхәттер инде.

- Без кайчан гына шулай үсеп җитәрбез икән?

- Дәрес хәзерлисе булмас иде...

- Ботка ашамаган , шаярган өчен ачуланмас иделәр...

1 нче бала:

Бүген абый –апаларны

Олы юлга озатабыз.

Имтиханда гел бишлеләр

Булуын теләп калабыз.

2 нче бала:

Алга таба да тырышып

Югары белем алыгыз.

Профессор, академик

Фән докторы булыгыз.

3 нче бала:

Бүген сезгә истәлеккә

Бирәбез без бүләкләр.

Алар гади түгелләр,

Бар җирдә дә кирәкләр.

4 нче бала:

Зур юллар үткәндә,

Бик арып ял иткәндә.

Мәктәп суын эчегез,

Артып китәр көчегез. (Сулы савыт бирә.)

5 нче бала:

Монысы шар,кабартылган,

Сезгә махсус алынган.

Кирәк булыр, чөнки Һава

Мәктәптән тутырылган.   (Шарлар бүләк итәләр.)

6 нчы бала:

Тарихны бик ярата да

Физиканы укый ул.

Илназ абый машинада

Уйлап кына йөри ул.

7 нче бала:

Ярышларда җиңеп кайтты

Бергә команда белән.

Руслан абый хезмәттә дә

Тырыш икәнен беләм.

8 нче бала:

Кыш буе юл кагыйдәсен

Ятлап бетерде бугай.

Алмаз абый права алды

Имтиханнары уңай.

9 нчы бала:

Илсур абый үтә тырыш

Хезмәтне дә   бик сөя.

Эх тә итми футбол тубын

Капкага тотып  чөя.

10 нчы бала:

Айгөл апа бил җитез

Ярышларда гел алда.

Үземә гел үрнәк итеп,

Сокланып карыйм аңа.

11 бала:

Рамилә апа күп яклы

Имтиханнар тапшыра

Уку елын төгәлли ул

Билгеләр гел “яхшы” га.

Хор белән әйтәләр:   Хәерле юл Сезгә,апалар, абыйлар!

(1 нчеләргә дә бүләк бирәләр.)

Алып баручы: Буген мәктәптә – соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын.Алган белемнәрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын.

Алып баручы егет:

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

Яңа  юл яра гомер агышы.

Соңгы кыңгырау –әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.

Алып баручы кыз:

Очар кошлар без ямьле бу язда,

,л җиңел булмас, сынаулар алда.

 Киңәш бирергә, ярдәм итәргә

Абый-апалар булмаслар янда.

Алып баручы егет:

Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау,еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

(Соңгы кыңгырау яңгырый.”Саубуллашу вальсы” җыры башкарыла. Чыгарылыш сыйныф укучылары вальc  әйләнә. Шушы музыка барганда алып баручы “Хәерле юл!” шигырен укый.)

Хәерле юл!

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкемдә –

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл,сезгә,укучылар!

Максатларга барып җитегез.

Ашкынганннан гомер юлларынннан

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл сезгә,хәерле юл!