Киләчәк бүгеннән башлана
классный час (7 класс)

Сулайманова Айгуль Наилевна

Урок самоопределения в 7 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kilchk_bugennn_bashlana_trbiya_sgate.docx27.78 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбия сәгате

Класс: 7

Тема: Киләчәк бүгеннән башлана

Максат: үз тормышың өчен җаваплылык хисе формалаштыру; максатчанлык тәрбияләү;  тыңлаучылар алдында чыгыш ясау осталыгын үстерү; үз-үзеңне тәрбияләү омтылышы булдыру.

Җиһазлау: компьютер, тарату материаллары (карточкалар), жетоннар.

Барышы

  •  Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Бүген безнең тәрбия сәгатендә кунаклар бар. Әйдәгез, алар белән исәнләшик, бер-беребезгә елмаю бүләк итик.
  1. Уңай психологик халәт тудыру.
  • Укучылар, мин бүген сезне сөйләшүгә чакырам. Аның темасын билгеләү өчен җыр тыңлап китик. Бу җыр сезгә таныш, әйдәгез, кушылып җырлыйк.

“Прекрасное далёко” җыры яңгырый.

  • Нәрсә турында сөйләшербез икән бүген? Киләчәк турында. 
  • Ә нәрсә ул тормыш?  Бу төшенчәне сез ничек аңлатыр идегез? Тормыш ул -кешегә бер генә тапкыр бирелә торган бүләк.
  • Тормышны нинди вакыт аралыкларына бүләргә була? Үткәннәр, бүгенге көн һәм киләчәк.
  • Үткән көнне кире кайтарып буламы? Юк.
  • Балалар, ничек уйлыйсыз,  без киләчәккә йогынты ясый алабызмы?  Фикерләр тыңлана.
  1. “Тормыш мөмкинлекләре” уены.
  • Укучылар, мин сезгә уен тәкъдим итәм. Ул “Тормыш мөмкинлекләре” дип атала.  Сезнең алдыгызда жетоннар бар. Бу- сезнең капитал. Сезнең киләчәккә сарыф ителәсе көчегез, энергиягез, мөмкинлекләрегез. Уен вакытында сез тормыш кыйммәтләрен сайлыйсыз. Тормыш сезнең алдыгызга берьюлы ике әйбер куя. Сез икенең берсен  жетонга аласыз яки бөтенләй алмыйсыз.  Жетоннарыгыз беткәч, сез әйбер ала алмыйсыз. Тормыш сезгә нинди мөмкинлекләр бирә, монысы сер булып кала. Мөмкинлекне кулдан ычкындырсагыз,  аны кайтарып алып булмый.

  1. Танышлар арасында авторитетка ия булу (2 жетон)

Иң якын дус ( 2 жетон)

  1. Барлык уңайлыклары булган йорт яки квартира ( 1жетон)

Яңа спорт автомобиле ( 2 жетон)

  1. Җир шарының теләсә кайсы урынында бер ай ял итү
  2. ( 2 жетон)

Яраткан кешегез белән гаилә кору

( 2 жетон)

  1. Зур табыш китерә торган предприятие ( 2 жетон)

Иң яхшы уку йортында белем алу

( 2 жетон)

  1. Гаиләдәгеләрнең сәламәтлеге

( 2 жетон)

Бөтен дөньяга танылу ( 2 жетон)

  1. Тышкы кыяфәтегездәге берәр кимчелекне төзәтү ( 1 жетон)

Якыннарыгызның хөрмәте һәм яратуы ( 2 жетон)

  1. Яраткан кешегез өчен могҗиза ясау мөмкинлеге ( 2 жетон)

Үткәндәге берәр вакыйганы кире кайтару ( 1 жетон)

  1. Фикер алышу.
  • Ә хәзер алган әйберләрегезне тагын бар тапкыр карагыз да, әйтегез, сез канәгатьме? Иң ошаган, уңышлы әйберегезне атагыз. Ул нәрсәсе белән әһәмиятле, дәлилләп күрсәтегез.
  • Нәрсәне алмаган өчен үкенәсез?
  • Бу- уен гына. Тормыш нинди мөмкинлекләр бирәсен беркем дә белми. Шулай да кеше алдында һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. Ә тормыш кыйммәтләрен сайлаганда нәрсәгә таянырга соң?

  1. “Минем тормыш” постерын төзү. 
  • Сезнең алдыгызда җир (туфрак), агач һәм кояш. Әгәр без аларны үткәннәр, бүгенге көн һәм киләчәк дип алсак  ничек билгеләрбез? Үткәннәр – туфрак, бүгенге көн – агач, киләчәк – кояш.
  • Киләчәгебез кояшлы, якты, матур булсын өчен , безгә тормыш кыйммәтләрен һәм тормыш ваклыкларын билгеләргә кирәк.

Дуслар, һөнәр, эш, танылу, гаилә, квартира, машина, байлык, сәламәтлек, аралашу, ватан, акча, модалы киемнәр, чит илләрдә ял итү, социаль челтәрләр, мәхәббәт, матурлык, сәләт, белем, дәрәҗә, тырышлык.

Тормыш кыйммәтләре        Тормыш ваклыклары

  1. Укучылар чыгышы.  “Прекрасное далёко” проектын яклау.
  • Әңгәмәбез башындагы сорауга кабат әйләнеп кайтыйк: без киләчәккә йогынты ясый алабызмы? Әйе. Ничек итеп? Без үзебезнең киләчәкне үзебез төзибез. 
  •  Сез сайлаган кыйммәтләр арасында һөнәр дә бар.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Большой гений маленького Моцарта

Материал  для  родителей...

Презентация "Паганини - духовная сила гения"

Презентация посвящена итальянскому скрипачу - виртуозу Никколо Паганини. Материал будет интересен как учащимся  и преподавателям детских школ искусств, так и всем интересующимся классической музы...

Анализ повести Олега Ждана «Гений».Конспект урока по повести Олега Ждана «Гений».

Вид урока: урок художественного восприятия.Форма урока: урок-беседа.Методы обучения:словесные (эвристическая беседа),проблемный. Оборудование:Распечатка повести О.Ждана «Гений».Толковый сло...

Статья. Туган тел кайдан башлана.

Халыкара Туган тел көне белән, хөрмәтле колегалар! Сезгә туган тел турында мәкалә тәкъдим итәм....

Проявления генов в развитии. Плейотропное действие гена.

Проявление одного и того же гена может очень сильно изменяться у разных организмов. Это обусловлено, главным образом, влиянием генотипа данного организма и условиями внешней среды в которой протекает ...

Тәрбия - гаиләдән башлана.

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш....