Урок самоопределения
классный час

Сулайманова Айгуль Наилевна

Урок самоопределения в 9 классе на родном (татарском) языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uzbilgelnu_drese.docx27.32 КБ

Предварительный просмотр:

Үзбилгеләнү дәресе

Тема: Һөнәрләр дөньясында

Максат:  яшьләргә һөнәр сайлауда нәтиҗәле ярдәм күрсәтү, һөнәрләр белән таныштыру; хезмәт базарында ихтыяҗ булган, заман таләп иткән һөнәрләрне ачыклау;  сайлаган һөнәрен алу өчен үз-үзендә ышанычын  ныгыту,киләчәкне якты, матур итеп күзалларга өйрәтү.

Бурычлар: һөнәр сайлауның җаваплы эш булуына төшендерү; һөнәр сайлау мөмкинлекләрен өйрәнү; хезмәткә уңай караш тәрбияләү.

Үткәрү формасы: Ток-шоу “Таяну ноктасы”

Әзерлек эше: укучыларга биремнәр бирү,  аларның эзләнү эше.

План

  1. Кагыйдәләр белән таныштыру.
  2. Хезмәт базары торышы. Бүгенге көндә эшләргә эш бармы?
  3. Профессия сайлаганда нинди факторларга игьтибар итәргә кирәк? Һөнәр типлары. Ни өчен укуны тәмамлаган яшьләр эш таба алмый?
  4. Укучылардан алынган анкета нәтиҗәләре. Һөнәр тибын билгеләү.
  5. Һөнәри уку йортлары.
  6. Һөнәр сайлаганда ялгышлыклар. Ситуатив мәсьәләләр чишү.

Барышы

Уңай психологик халәт тудыру.

  • Укытучы. –Хәерле көн , укучылар. Исәнмесез! Сезне “Таяну ноктасы” тапшыруында сәламлим. Бүгенге очрашуда  без һөнәр сайлау турында сөйләшәбез.

Һәр ел саен йөз меңләгән яшь кеше һөнәри уку йортларын тәмамлый. Алар үзләренә эш таба аламы? Хезмәт базарында хәлләр ничек?

1 нче укучы. Татарстанда үз һөнәрен яхшы белгән белемле кадрлар җитмәү проблемасы көннән-көн алгы планга чыга. Чөнки киләчәктә Иннополиста - 30 мең, «Яңа Тура» технополисында - 25 мең, «Алабуга» махсус икътисади зонасында 17 мең эш урыны барлыкка килер дип көтелә.

Татарстанда иң кирәкле булган 190 һөнәрне аерып чыгарганнар. Бу исемлеккә күз салсаң, киләчәктә республикага югары белемлеләр түгел, ә училище һәм техникумнарны тәмамлаган урта һөнәри белемгә ия булган белгечләр кирәк булачагы күзгә күренеп тора.

Республикабызда иң кирәкле, иң оптималь булган беренчел һөнәрләр түбәндәгеләр: токарь, слесарь, сатучы, газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы, ташчы, бетон ясаучы, юлларны төзекләндерүче. Икенче төркем: менеджер, полиция хезмәткәре, балалар бакчаларына тәрбияче, инженер, медицина хезмәткәре, иминиятләштерү агенты, инспектор.

Тагын шуны да игътибарга алырга кирәк, эш таба алмаучыларның күбесе югары белемгә ия. Укыган белгечлекләре буенча эшкә урнаша алмаучыларның зур өлеше - икътисадчы, юрист һәм менеджерлар. Техникум яки училищеларны тәмамлагач эш таба алмаучылар - техник, бухгалтер, икътисадчы, пешекче, электромонтер, лаборант, штукатурчылар.

Ә гуманитар белгечлеккә укыганнарның эш таба алмаучылар исемлегенә кермәвенең төп сәбәбе - аларның 70 проценты сайлаган һөнәрләре буенча эшләми.

Димәк, илебез сәясәтендәге төп юнәлеш – эшче һөнәрләр әзерләү. Моның өчен нинди чаралар күрелә соң?

Укучы

 2019 нчы ел Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән иде.  Казанда  22 нче - 27 нче август көннәрендә һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә дөнья чемпионаты “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге базасында узды. Ул эшче профессияләрнең дөньякүләм конкурсы, анда 25 яшькәчә булган яшь белгечләр үз белгечлекләрендә иң яхшысы исеменә ярышалар. 63 ил һәм төбәктән җыелган 1354 яшь профессионал 56 компетенция буенча ярышты. Аларның эшләрен 1 304 эксперт бәяләде. Ярышларны оештыруда Россиядән һәм дөньяның башка илләреннән 3 500 волонтер җәлеп ителде. Чара мәйданчыкларын карарга 272 000 артык тамашачы килде. Төп чемпионат кысаларында тарихта беренче тапкыр 10 яшьтән алып 17 яшькәчә булган мәктәп укучылары арасында WorldSkills Juniors чемпионаты да уздырылды. 

-Төп сорауга әйләнеп кайтыйк әле. Ни өчен шулай килеп чыга соң: бер яклап караганда, белгечләр җитми, икенче яклап караганда, кешеләр эш таба алмый?

  • Профессия сайлаганда нинди факторларга игьтибар итәргә кирәк? (Укучыларның фикерләре тыңлана).

2 нче укучы.

Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен исәпкә алырга тиеш. Иң беренче чиратта, белемнәреңне, аннан соң бу эшнең характерыңа туры киләме икәнен ачыкларга кирәк. Мисал өчен, әгәр кеше үзенә укол ясатырга да курка икән, ул кеше врач була алмаска мөмкин.

         3 нче укучы.

Мин ________________ ның фикерләренә кушылам. Шуны әйтәсем килә:

ата-аналар тормышны яхшырак беләләр, аларның киңәшләренә  дә колак салырга кирәк дип уйлыйм.

4 нче укучы.

Хәзерге заманда һөнәрле булу бик мөһим.

Минем булачак һөнәрем җәмгыятькә кирәкле булырга тиеш. Шулай ук югары хезмәт хакы алып эшлисем килә.

5 нче укучы. Хезмәт предметына бәйле рәвештә психологлар һөнәр сайлаганда түбәндәге моментларга игътибар итәргә куша:  Дөньяда 50 меңгә якын һөнәр бар, дип әйтәләр. Белгечләр аларны төркемләп,типларга аерып йөртәләр.

Беренче тип –кеше-табигать. Бу төр һөнәр ияләре терек һәм терек булмаган табигать белән бәйләнештә. Алар хайваннар, үсемлекләр, туфрак, һава тирәлеге белән эш итәләр. Мондый һөнәрләргә ветеринар, агроном, гидролог, механизатор, тракторчы кебекләр керә.

Икенче тип -  кеше-техника. Бу типка техник җайланмалар кулланып эшләүче очучы, машина йөртүче, матрос, токарь, слесарь кебек һөнәрләр керә.

Өченче тип – кеше-кеше. Исеменнән үк аңлашылганча, әлеге һөнәр ияләре кешеләр белән эшли, аларга нинди дә булса йогынты ясый. Мәсәлән, укытучы, табип, сатучы.

Дүртенче тип - кеше- тамгалар системасы (компьютерда җыючы, хисапчы,

кассир б.).һ. Әлеге тип белгечләр цифрлар, химик һәм физик символлар, нота, схема, карта, график, рәсемнәр белән эшлиләр. Алар : лаборатория , фәнни үзәк хезмәткәрләре, бухгалтерлар, компьютерда җыючы, хисапчы, кассирлар.

Бишенче тип: кеше-сәнгать образы. Әлеге тип һөнәр ияләрен образлы фикерләү, фантазия, талант берләштерә. Болар музыкантлар, рәссам, актерлар, дизайнерлар.

Минем уйлавымча, һөнәр сайлаганда ялгышмас өчен, үзеңнең психологик үзенчәлекләреңне, сәләтләреңне, мөмкинлекләреңне исәпкә алырга кирәк.

8-9 класс укучылары  һөнәрләрнең кайсы тибына сәләтле? Бу турыда сездә мәгълүматлар бармы?

6 нчы укучы. Үземнең яшьтәшләрем арасында мин һөнәр типлары буенча тест үткәрдем.

Презентация уку йортлары (нинди тип профессияләр әзерли,һәрберсенә 1-2 уку йорты)

Актаныш технология техникумы.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы.

Минзәлә педагогия көллияте.

Чаллы төзелеш техникумы.

Әйдәгез, ситуатив мәсьәләләрне карап китик.

  1.  Алсу исемле кыз башлангыч классларда укыткан укытучысын бик яраткан. Аңа ошарга тырышып, Алсу педагогия көллиятенә укырга керергә уйлый. Характеры буенча ул аралашучан түгел, ялгызлыкны ярата, гөлләр үстерү белән мавыга. Ул укытучы һөнәрен дөрес сайлыймы?

2 . Илдар белән мансур кечкенәдән үк бер балалар бакчасына йөрделәр, бергә уйнадылар. Бергә укырга керделәр, еш кына дәресләрен дә бергә әзерләделәр. Укуны тәмамлаганнан соң, Мансур  полиция инспекторы булырга тели. Мәктәпне тәмамлагач та  Илдарның Мансурдан аерыласы килми. Мансур физик яктан сәламәт, Илдар ерактан начар күрә, бик еш авырый. Илдарның Мансурга иярепукырга керүе дөрес булырмы?

3 . Робертның абыйсы су асты көймәсендә хезмәт итә. Отпускка кайткач, Роберт абыйсының хәрби киеменнән күзен дә ала алмады. Ул үзенең ундый матур киемнәр киеп, мәктәпкә баруын, бөтен кешене шаккаттыруын күз алдына китерде. Ул нинди ялгышлык ясарга мөмкин?

Карточка 4.

Витя давно увлекался техникой. Вместе с отцом он собрал малогабаритный трактор. По физике имел отличные и хорошие оценки. Витя мечтал поступить в машиностроительный институт. Но после окончания 9 классов его друг уговорил пойти ПУ по профессии портной верхней одежды. Поддавшись на уговоры, Витя изменил своей мечте и поступил с другом в ПУ. Какую ошибку допустил Витя? К чему она может привести?

 

Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен  кирәкле. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезә шатлык китерә торган булсын.  Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә калам.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай “Эшкә өндәү” шигырендә:

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,

Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,

“Уйнады” дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

        

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

СОДЕРЖАТЕЛЬНЫЕ АСПЕКТЫ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОГО ПРОЦЕССА, НАПРАВЛЕННОГО НА ЦЕННОСТНОЕ САМООПРЕДЕЛЕНИЕ ШКОЛЬНИКОВ: ТЕХНОЛОГИЯ СОЗДАНИЯ СИТУАЦИЙ ЦЕННОСТНОГО САМООПРЕДЕЛЕНИЯ В СЕМЕЙНОЙ СФЕРЕ

Содержательные аспекты образовательного процесса направленного на ценностное самоопределение школьников: технология создания ситуаций ценностного самоопределения в семейной сфере...

Проблема профессионального самоопределения личности в психолого-педагогических исследованиях Профессиональная ориентация как часть социального самоопределения личности

Особенность современных общественных устройств, цивилизаций состоит в том, что каждый без исключения человек, все люди непременно проходят через школу. А школа по замыслу – это место интенсивного и це...

Методическая разработка урока "Самоопределение подростка через трудовую деятельность"

Разработка представляет собой план-конспект и стенограмму интегрированного урока (литература, технология и обществознание) с применением системно-деятельностного подхода....

Виды самоопределения, их актуальность для подростков в период перехода на новую учебную ступень. Роль родителей в самоопределении детей

Виды самоопределения, их актуальность для подростков в период перехода на новую учебную ступень. Роль родителей в самоопределении детей...