Народный театр города Лениногорска
творческая работа учащихся по краеведению на тему

Афандиева Лилия Малиховна

Информация о народном театре города Лениногорска имени Р. Шигапова. История и репертуар театра расположен в двух документах: презентация и коментарии к нему.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл leninogorsk_tatar_drama_teatrynyn_tarihy.docx47.79 КБ

Предварительный просмотр:

Лениногорск татар драма театрының тарихы.(слайд№1)

МАКСАТ: (слайд№2)

  1. Фәнни эш белән шәгыльләнү күнекмәләре булдыру, иҗади эшләргә өйрәтү;
  2. Лениногорск шәһәренең халык драма театрының тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү;
  3. Театрга карата кызыксыну уяту, балаларның патриотик хисләрен үстерү, шәһәребезнең театрына карата горурлык хисен тәрбияләү.

ЦЕЛИ:  (слайд№3)

 1.Научиться работать творчески и самостоятельно заниматься научной деятельностью;

 2.Дать информацию о Лениногорском народном драматическом театре;

3.Заинтересовать детей с деятельностью городского театра и развить чувство гордости.

(слайд №4)

Театр – яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Тигез күрә бөтен җанны театр:

Кирәк кол бул, кирәксә император.

Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул,

Тәмам хөр ул вә бик киң ул, азат ул.

(слайд №5) Лениногорск шәһәрендә беренче татар драма түгәрәге 1958 елның көзендә оеша башлый. Үзе дә сәнгатькә гашыйк булган егет- Наил Нуретдинов үз тирәсенә сәхнә сөюче талантлы яшьләрне туплап, вышка монтажлаучылар клубында беренче репетицияләр башлап җибәрә.(В городе Лениногорске первый драмкружок начал свою работу осенью 1958 года. Его организовал  влюблённый в сцену человек - Наиль Нуретдинов)

Абдулла Фәтхуллинның “Күзләр” драмасы  коллективның беренче иҗат җимеше була. (Самый первый спектакль, который был поставлен на сцене это – драма Абдуллы Фатхуллина “Глаза”. Этот спектакль встречает 1959 год на сцене всех деревень Лениногорского района)

 Әлеге спектакль белән яңа 1959елны каршылап, алар районның барлык авылларында чыгыш ясап, тамашачыларның мәхәббәтен яулыйлар. Сукыр кыз Рәисә ролен башкарган Флера Шәйхетдинованың фоторәсеме һәм аның турындагы язма “Азат хатын” журналында дөнья күрә.

(слайд №6) Татар драма театры коллективының беренче карлыгачлары (первыми ласточками театрального коллектива стали:) – Наил Нуретдинов,Флера Шәйхетдинова, Исмаил Иһтисамов, Фәридә Шәкурова, Гатуф Хәкимов, Җәүдәт Гыйрфанов, Атлас Мостафин, Сәлимә Сабирова, Тәгъзимә Мөхлисова, Шәмгия Зиннәтуллина, Люция Гаянова, Мөршидә Ямашева, Асия Нуретдинова, Рөстәм Минһаҗев.

(слайд№7) (Благодаря этому коллективу 1959-1964 годах,  было поставлено очень много успешных театров не только в нашем городе и районе, но и в окрестных городах и сёлах Бугульмы, Азнакаево, Баулы). 1959-1964 елларда А.фәтхуллинның “Күзләр”, Н.Нуретдиновның “Сайра, сандугач”, Р.Ишморатның “Кайту”, “Тун агуы”, Ш.Хөсәеновның “Чулпан”, “Әнием, күз нурым”, “Мәхәббәт сагышы”, Г.Насрыйның “Яшел эшләпә”, “Сәер мәхәббәт”, М.Фәйзинең “Галиябану”, “Асылъяр”  драмаларын сәхнәләштереп, Лениногорск

     районының авыллары, Баулы, Бөгелмә, Азнакай сәхнәләрендә күрсәтәләр.

1965-1967 елларда татар драма коллективында Шамил Шаһгалиның “Бала бәхете – ана бәхете”, “Ана йөрәге”, Нәҗип Асанбаевның “Рәисә” әсәрләрен режиссерлар Рәшит Шиһапов һәм Марсель Зиннатуллин сәхнәгә куялар. Бу спектакльләрдә Люция Фәхретдинова, Мәдинә Сафиуллина, Разия Гыйлалова аеруча уңышлы чыгыш ясыйлар.

(слайд№8) 1968 елда татар драма коллективына режиссер булып Рәшит Хәбибуллин килә. (1968 году приходит новый режиссёр – Рашит Хабибуллин). 

Шушы елларда Т. Гыйззәтнең “Таймасовлар”, Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт”, Җаббарлының “Сулган чәчәкләр”,И Юзиевның “Кыр казлары артыннан”,Р. Ишморатовның “Тормыш бусагасында”, Т. Гыйззәтнең “Данлы чор”, Ю. Әминовның “Тамырлар”, С.Шәкуровның “Туганнар”, “Мәхәббәт газабы”, “Кәләш әйттергәндә”, Батулланың “Кичер мине, әнкәй”, Г. Камалның “Беренче театр” әсәрләре сәхнәләштерелә.

1968 елда “Таймасовлар” әсәре белән театр коллективы районыбыз авылларында гына түгел, Азнакай, Бөгелмә, Казан, Добъяз, Арча районнарында чыгыш ясап, Мәдәният Министырлыгының почет грамотасына лаек була. (1968 году за спектакль “Таймасовы”, коллектив награждается почетной грамотой Министерства культуры). 

“Кыр казлары артыннан” спектакле дә берничә ел сәхнәдән төшмичә уйнала. Бу спектакльдә Халик ролен башкарган, кечкенәдән үк сәхнәләрдә чыгыш ясаган, Ильяс Әхмәтҗанов беренче дәрәҗә дипломга лаек була. Әзербайҗан драматургы Җаббарлының “Сулган чәчәкләр” драмасы буенча куелган сәхнә әсәре аеруча зур уңыш казана. Баш геройны башкарган Дания Вилданова дипломант исеменә лаек була, “Театр язы” 72нче смотр-конкурсында катнашып, драма коллективы беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

(слайд№9) 1980-1982 елларда татар драма коллективын яшь белгеч Әлфия Рәхмәтуллина җитәкли. Ю Әминовның “Язылмаган законнар”, “Каен җиле” әсәрләре сәхнәләштерелә. (1980-1982 годах театром руководила молодой специалист Альфия Рахматуллина).

1983-1989 елларда татар драма коллективында спектакльләрне Рөстәм Кәнафиев, Ильяс Әхмәтҗанов куя.

1984 елда Ә. Атнабаевның “Ул кайтты”драмасы сәхнәләштерелеп районның барлык авыллрында һәм Әлмәт шәһәрендә зур уңыш белән бара, Республика Халык театрлары фестевалендә катнашып Мактау грамотасына лаек була. Баш рольләрдә уйнаган Мәдинә Сафиуллина, Җәүдәт Гыйрфановка Мәдәният министрлыгының кыйммәтле бүләкләре тапшырыла.

Ильдар Юзиевның “Кайтмый калсам, көтәрсеңме?” Шамил Шаһгалиның “Бала бәхете-ана бәхете”, Кәшшаф Әмировның “Упкын”, “Суд алдыннан”, Т. Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәрләре сәхнәдә зур уңыш белән бара. Бу елларда драма коллективына яңа көчләр өстәлә: (В эти годы в коллектив приходят новые силы, как:) Гөлсинә Минеханова, Дамир Ризванов,Минәхмәт Фәйрушин, Рафис һәм Рамил Сөләймановлар, Рәшидә һәм Фәридә Мөхетдиновалар, Гөлчәчәк Мостафина, Әхәт Зәйнуллин,Энҗе Мусина, Мөнәвир Гарипов, Фәния Трифонова, Гаҗидә Фәхретдинова һәм башкалар.

1989 елда Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәрен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрхаба Фәттахова һәм Ильяс Әхмәтҗанов сәхнәгә куя. Бу спектакль берничәтапкыр мәдәният сараенда һәм барлык авыл сәхнәләрендә куела. Мәрхабә Фәттахова, Розалия Әхмәтҗанова, Фәния Трифонова, Ильяс Әхмәтҗанов, Гөлҗибә Фәхретдинова, Гөлҗихан Хәйретдиноваларның уйнаулары тамашачыларда җылы тәэсир калдыра.

(слайд №10) Бу елларда драма коллективының үзешчән артистлары ай саен “Җомга көн кич белән”, “Күңелле ял итегез”, “Аулак өй” кичәләрен оештыралар. “Җыр һәм көлке кичәсе”, “Язлар моңы” дигән концерт программалары белән авыл хезмәтчәннәре өчен чыгышлар ясыйлар. (В эти годы драматический коллектив на сцене ставит не только спектакли, но и различные литературные вечера. Это традиция продолжается до сегодняшних дней).

(слайд №11) 1989 елның 15нче нояберендә үзешчән артистларның озак көтеп алган бәйрәме була. Драма коллективына, зур сәхнә эшчәнлеген искә алып, Халык театры исеме бирелә. (15 ноября 1989 года драматическому коллективу города Лениногорска было присвоено звание Народного театра).

(слайд№12) Әлеге олуг исем коллективка бик зур җаваплылык та өсти, шуны истә тотып, Мәдәният сарае җитәкчесе Минсаит Зиен коллективка режиссер итеп олы талант иясе, профессиональ белеме булган Рәшит Шиһаповны чакыра.                        (Народное звание перед коллективом открыло новые возможности и добавило больше ответственности, учитывая этобыло принято решение – назначить главным режиссером театра – Рашита Шигапова. Сейчас театр носит его имя.) 

Соңгы 10 елда аның җитәкчелегендә халык театры артистлары яңадан яңа үрләр яулыйлар. Бу елларда Р. Ишморатованың “Тормыш юлында”, “Өй акчасы”, С. Шәкуровның “Карт гашыйк” һәм “Кем гаепле”, Ф.Яруллинның “Койрыксыз сандугач”,Г.Сагыйдуллинның “Искитәрлек маҗаралар”, Р. Хәмиднең “И,язмыш, язмыш”,Г.Нуруллинның “Картаямыни соң йөрәк?”, Ф.Абдуллинның “Мал корбаны”, Г. Насыйриның “Яшел эшләпә” әсәрләре буенча куелган спектакльләр районның барлык сәхнәләрен әйләнеп чыкты, Азнакай,Бөгелмә,Баулы районнарында куелды.

“Тормыш юлында” спектакле халык театры смотрында уңай бәя алып, грамота белән бүләкләнде.

1995 елда “И, язмыш, язмыш” спектакле белән Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышлап уздырылган, Халык театрлары фестивалендә катнашып,Лауреат исемен яулады.

1996нчы елда “Театрлы яз”смотрында катнашып, Сәет Шәкүровның “Кем гаепле?” драмасын күрсәтте. Жюри рәисе, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов барлык артистларының уенына бик зур бәя бирде. Соңыннан бу спектакль Татарстан радиосы аша яңгырады.

1997 елда “Картаямыни соң йөрәк?”спектакле өчен Халык театры коллективы Шамил Бикчурин исемендәге бүләккә лаек булды.

Бу еллар эчендә театрыбызга яңадан яңа талантлар килде. Алар арасында Минсәим Яруллин, Касыйм Җиһангиров, Энҗе Мусина, Фәрит Мортазин, Рөстәм Гайсин, Камалия Әбләзова, Илмира Комарова, Илнур Алишев, Халидә Шәяхметова, Зирәк һәм Бүләк Газизовлар, Людмила Степанова, Гөлнара Валиева, Гөлнара Кәримова, Байнетдин Биктимировлар бар.

(слайд №13) Халык театрының спектакльләре Республика күләменә чыкты. (В годы, когда руководителем театра был Рашит Шигапов, коллектив вышел на республиканский уровень. Поставленные им спектакли передовались по радио и телевидению, получали различние правительственные награды, премии, дипломы). (слайд №14)

1992-1996 елларда Р. Шиһапов тарафыннан сәхнәгә куелган “Искитәрлек маҗаралар”, “Картаямыни соң йөрәк?”, “Кем гаепле?”, “Мал корбаны” спектакльләре Татарстан Радиосы буенча яңгырадылар һәм аның фондына кертелделәр, шуңа күрә алар әледән-әле Татарстан эфиры аша яңгырап торалар; ә инде “И, язмыш, язмыш” спектакле 1995 елның декабрендә Татарстан телевидениясе аша күрсәтелде.

 Безнең театрыбыз үзенең тынгы белмәс, таләпчән, талантлы режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Шиһапов белән; әле хәзер дә театр дилбегәсен нык тотып баручы фидакарь, Халык театры дигән зур исемне аклап, театрны беренче югарылыкка күтәреп, әле бүген дә милләтебезгә армый-талмый хезмәт итүче талантлы артистларыбыз – Республика смотры лауреаты Минсәим Яруллин, Касыйм Җиһангиров, Энҗе Мусина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Мәдинә Сафиуллина,Илмира һәм Илнур Алишевлар белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.

Без бу исемлеккә яңадан-яңа талантлар өстәлеп торыр, сәхнәгә сәнгатьне яратучы татар балалары, милләтпәрвар, театрыбызны бизәрдәй шәхесләр килер дип өметләнәбез. Алда театрны кызыклы спектакльләр көтә.

(слайд №15) 1999нчы елның 24нче сентябрендә Лениногорск халык театрының 40 еллык юбилее зурлап уздырылды. (24 сентября 1999 года Лениногорский народный драматический театр отметил своё 40летие).

(слайд №16) Бүгенге көндә театрыбызның җитәкчесе булып, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәдинә Сафиуллина сайлана. Ул театр өчен җанын, тәнен, йөрәген биреп эшли торган шәхес.  (В последние годы коллективом Лениногорского народного драматического театра является, талантливый человек, мастер своего дела, заслуженный работник искусства – Мадина Сафиуллина). Коллективта мондый  сәнгать сөючән кешеләр булганда,  Р.Шиһап исемен йөрткән, Лениногорск татар халык театры яшәде, яши һәм яшиячәк. (Когда ещё есть такие самоотверженные, болеющие душой за сцену  люди, наш театр будет существовать вечно,  будут раскрываться и рождаться новые таланты).

(слайд №17) Аллага шөкер, әле бүгенге көндә дә безнең шәһәребезнең халык театры гөрләп эшли, яңадан-яңа спектакльләр сәхнәләштерелә, яшь талантлар килеп тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Народный театр

Пособие, которое может пригодиться на уроках литературы в 5 классе, когда говорим о жанрах УНТ, а также в работе факультатива, посвященного фольклору. Рассматриваются разные виды народного театра:бала...

Презентация на тему"Театры города Казани"

Материал поможет провести классный час по краеведению....

История становления и развития народного театра в селе Верховажье

Содержит архивные материалы, газетные публикации, фотографии, воспоминания очевидцев по теме...

АСЛАМАССКОМУ НАРОДНОМУ ТЕАТРУ 25 ЛЕТ

В настоящее время в обществе повысился интерес к проблемам культуры. Изучение истории театра в этой связи занимает особо место, так как он является уникальным социальным институтом, посредством которо...

Театры города Новосибирск

Театры города Новосибирск...

Социальный проект "Волшебный свет театров города Краснодара"

Мною был разработан проект «Волшебный свет театров города Краснодара» для работников и учащихся школы, который призван  приобщить учащихся, педагогов и ветеранов педагогического труда  к теа...

Индивидуальный план самообразования Сенжаповой Альфии Хамзиновны, учителя татарского языка и литературы МБОУ СОШ №6 города Лениногорска МО «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан на 2014 - 2018 года.

Индивидуальный план самообразованияСенжаповой Альфии Хамзиновны,учителя  татарского  языка  и  литературыМБОУ СОШ №6 города Лениногорска МО «Лениногорский муниципальный район» Респ...