Минем шәҗәрәм.
материал по краеведению на тему

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Минем шәҗәрәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Минем шәҗәрәм.92.62 КБ

Предварительный просмотр:

       

       

     

                                                                                                                                      Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинатовна

                  13 .02.82.

                    89179182213

422764 ТР Арча районы Үгез- Елга авылы 5 йорт .                                                                                                   C:\Users\Admin\Music\ФОН1.jpg

                             

Үткәннәрне төплерәк аңлау өчен нәсел–ыру тарихын белү бик зур әһәмияткә ия. Шәҗәрә сүзенең бүгенге татар әдәби телендә төп мәгънәсе нәсел–ыру тарихы дигән тәкбиргә туры килә. Шәҗәрәләр аркылы күп кенә тарихтагы ак тапларны бетерергә мөмкин: үзеңнең килеп чыгышыңны, нәселеңне ачыклау, авылларга беренче күчеп килгән, ягъни нигез салучыларны белергә,  кан–кардәшләрне табарга ярдәм итә. Шәҗәрә - нәсел – ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән схема, нәсел агачы.
       Борынгы заманда шәҗәрә тармакланып үскән агач формасында төзелгән. Бу бик дөрес, чөнки агач җир эченә киткән тамырлары аша кемлегеңне белү өчен, иң беренче чиратта, туган җир, туган авыл тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тамырлар никадәр тирәнрәк китсә, агачлар шулкадәр тотрыклырак, җил давылларга бирешмәүчәнрәк булалар.

Күренекле татар шагыйре Шәүкәт Галиев тә:

“Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел”-

дип юкка гына әйтмәгәндер.

        Татар телендә шәҗәрә сүзенең  күп төрле синонимнары сакланган : шәҗәрә - тарих, нәсел шәҗәрәсе, шәҗәрә китабы, нәсел агачы, тарих һ.б.

       18 нче гасырдан калган татар кулъязма китаплары битләрендә

шактый гына шәҗәрә текстлары булган.

       19 нчы гасырга кергәч, татар шәҗәрә тестлары белән И.Хәлфин, К. Фукс,  Ш. Мәрҗани, Х. Әмирхан, Р. Фәхретдинов. С. Шпилевский кебек галимнәр кызыксынып, аларны туплап, үзләренең хезмәтләрендә тарихи чыганаклар итеп файдаланганнар.

Әлеге хезмәтне яза башлагач, үзем дә сизмәстән, нәселем , килеп чыгышым, туганнарым белән кызыксына башладым. Безнең авылда атау дигән калкулык бар. Иван Явыз заманнарында бирегә бер атаның дүрт улы килеп утырган дигән легенда саклана. Шул егетләрдән тора- бара  Үгез- Елга авылы формалаша.  Авылда үзара туганлык җепләре белән бәйләнгән гаиләләр күп . Мәсәлән, Үгез –елга авылында  күп кенә гаиләнең тамырлары Гарәфетдиннәр нәселе  белән барып тоташа, безне исә Ахмадулла нәселе дип йөриләр.  Шунысына игътибар иттем: бабай ягыннан  килүчеләрнең уртача гомер озынлыгы 55-60 яшь.

Нәселебездә танылган галимнәр булмаса да, игелекле, яхшы кешеләр бик күп. Мәсәлән, мин әтинең энесе Мәхмүт абый  гаиләсе белән горурлана алам, чөнки хатыны Халисә апай  Шушмабаш һәм якын- тирә авылларында абыстай булып йөри, дәрәҗәле кешеләрнең берсе.

Шәҗәрәмне тулысынча белмәвем бик аяныч, чөнки элек нәселебез белән кызыксынучы булмаган.  Әби-бабайларым мин туганчы ук үлеп беткәннәр. Гомумән, әтием дә бик яшьләй бу дөньядан китеп барды.

 Кечкенә вакытымдагы бер вакыйга еллар узган саен исемә төшеп йөрәкне әрнетә. Миңа 4-5 яшьләр булгандыр, әтине больницага алып киттеләр. Ә без- ике кечкенә кыз,  туганнарның берсеннән икенчесенә йөрдек. 1987 нче елның эссе июль ае. Әти өченче аен авырый, әни Казанда аны саклап ята. Мәхмүт абый белән Халисә апай безнең малларны карагач, үзләренә алып менеп киттеләр. Обет ашап утырганда

кемдер күршеләрнең януын кереп кычкырды. Мәхмүт абый ялангач көе урамга чыгып йөгерде. Без чыкканда кем ничек булдыра, дөрләп янган өйдән әйбер ташый иде. Мәхмүт абый һәм тагын алты ир-ат ялкын ямап алган йортка кереп киттеләр. Нәкъ шул вакыт өйдәге газ балоны шартлады. Калганын томанлы гына хәтерлим: җирдә җиде ир- ат ята, барысы пешкәннәр. Мәхмүт абый 80% пешкән иде. Барысын  да вертолёт белән Казанга алып киттеләр, гомерләре бетмәгәндер, озак дәваланудан соң кабат аякка бастылар, тик сәламәтлекләрен әлеге вакыйга бик нык какшатты. Ә без кабат урамда калдык, ул кичне башка туганнарда йокладык. Куркудан йөрәгем чыгып очарлык дәрәҗәгә җиткән иде, тик  юатырга берәү дә булмады. Ул мәхшәр көнендә һәркемнең үз кайгысы иде шул.

Бу ел нәселебезгә тагын бер зур борчу алып килде. Әтинең олы абыйсы Рәфкат бакыйлыкка күчте.

Нәселебез элек- электән белемгә тартылган , күбесенең югары белеме бар.  Туганнан туган энем Шәмсетдинов Фәнис КХТИ да студентлар укыта, Америкада стажировкада булып кайтты.  Мәскәү шәһәрендә гомер итүче  Шәяхмәт буыны буенча туганым Асадуллин Дамир подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән, ә сеңлесе югары катлам вәкилләренә тәрҗемәче булып эшли. Ахмадуллин  Рәфкат абый  Советлар Союзы герое Нәкыйп Сафинның шоферы булган. Аның турында “Татарстан яшьләре” газетасында бер мәкаләдә язылды.  

Ахмадулла, Әсхәдулла нәселләрендә җырга-моңга гашыйк кешеләр яши. Бабайның 9 баласы булган, шуларның 8 гармунда уйнап, җырлый. Мәскәүдә яшәүче Хәсби бабайның оныгы Светлана  рәссам, балаларга рәсем сәнгатенең серләрен өйрәтә. Хәсби бабай яшьлегендә Казахстан якларында күн җыю белән шөгыльләнгән. Бервакыт алтыннарына кызыгып үтерергә дә теләгәннәр, тик  Хәсби хатыны белән качып котылган.

Авыл халкы сөйләве буенча, әбием Гайшә бик чиста хатын булган, өенә кергән һәр кеше чисталыкка, пөхтәлеккә сокланган. Бервакыт өенә чит кешеләр кергән, ә әбием ул көнне идәнен юмаган булган, бик читенсенгән. Кызганычка каршы, ул бу дөньядан бик яшьләй китеп бара, кунакка барган җирдән чибәрлегенә сокланалар, күз тиеп үлгән , дип сөйлиләр. Бабаем Фазлыәхмәт сатучы булып эшләгән, сугышта катнашкан. Шулай ук Әсхәт. Шәяхмәт, Гыйльметдин бабайлар да фашистлар белән көрәштә булганнар. Соңгысы яу кырында ятып калган.

          Гомумән, шәҗәрә тамырлары илебез буйлап таралган. Кан- кардәшләрем Мәскәү, Ташкент, Әлмәт, Казан, Татарстан районнары буйлап сибелгән.

  Сулар ага – ярлары кала. Комнар күчә - туфрагы кала. Гомер үтә - кешеләр кала. Кешеләр күчә - нәселе кала, эшләгән эшләре,  кылган яхшылыклары, изгелекләре җирдә, киләчәк буыннар хәтерендә, күңелендә кала. Адәм баласы дөньядан бөтенләйгә югалмый. Җирдә кылган гамәлләре, әйтелгән васыятьләре, ниһаять, гомерен дәвам иттерүче варислары кала.

Тамырларыбызны онытмыйк, аларның тәҗрибәсен, тормышын ныклап өйрәник, аларның рухларына тиң булыйк, рәнҗетмик без аларны. Рухи яктан аларга охшарга тырышыйк: әби - бабаларыбыз безнең бер - берсенә бик ярдәмчел, намуслы, гади эшчән, пөхтә булганнар. Матди байлык артыннан куып, рухи халәтебезне саектырып ташламыйк.


       

     

       

       

           Мин, Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы, 1982 нче елның 13 нче февралендә  Үгез- Елга авылында тудым.

1988- 1999  нчы елларда  мәктәптә белем алдым.

2002 нче елда Арча педкөллиятен кызыл дипломга, ә 2006 нчы елда ТДГПУны читтән тәмамладым.  Ике ел Биектау районы Бөреле авылында татар теле һәм әдәбияты  укыттым.  

Язмыш Казан шәһәренең  141 нче мәктәбенә алып килде.

 Мин бик гади, эшемә җаваплы карыйм, балаларны  яратам.

Кызым Фирүзәгә 5 яшь.

Буш  вакытымда хикәяләр язам.

«Шайтан баласын да тибрәтерсең»

Совет чорында хуҗалык җитәкчеләре тарифта билгеләнгән оклад хакына эшләп йөрделәр. Акчаны үз эшчеләренә караганда азрак алучылары да бар иде. Урлап-үзләштереп тә булмый – банк колхоз-совхозлар эшләп чыгарган продукциянең 23 проценты өчен генә акчалата бирә, хезмәт хакы түләргә дип. Калган исәп-хисап “безналичный” юл белән башкарыла иде. Намуслы җитәкчеләр шул оклад хакына риза булып, халык өчен тырышуны, дәүләткә мул итеп авыл хуҗалыгы азык-төлеге бирүне үзләренең бурычы дип санады. Аларның көнкүреше, тормыш шартлары гади кешеләрнекеннән берни белән дә аерылып тормады.

“Северный” совхозын оештырып (гигант совхоз иде, ахырдан дүрткә бүленде), аны сигез ел җитәкләгән Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин да нәкъ шундыйлардан иде. Баксаң, ул бу совхозда директор булып күп тә эшләмәгән, шулай да “Северный” дигәч, аны гел Нәкыйп Сафин гына җитәкләгәндер кебек тоела. Кыска гына эш дәверендә ул совхозда җитештерү базасын, социаль объектлар төзеп, халыкны йорт-җир белән дә тәэмин итте. Үзе совхоз салган 45 квадрат метр мәйданлы гади генә йортта яшәде. Бер байлыгы да юк иде. Сафин төзеткән йортлар Северный урамына урнаштылар. Башка урамнарда төзелгән йортларны да кушып исәпләсәң, Северный урамын тулысы белән Сафин төзеткән дияргә була. Барысы 40тан артык йорт төзелде.

Ә менә ул төзелешләр өчен аның күпме чиләнгәнен халык белеп тә бетермидер әле. Нәкыйп абый бөтен сәламәтлеген шушы совхозда калдырып китте дисәң дә артык түгел. Агач артыннан йөреп кенә дә күпме нервы бетерде ул, кимсетүләргә түзде.

Агач табу тарихы гади генә түгел. Йортлар салырга дип, совхозга хәйран гына суммада акча бирәләр. Ә Сафин бу акчаны Мәдәният йортын төзүгә тота һәм шуның өчен шелтә ала. Районда “Северный” совхозындагы кебек Мәдәният йорты булмый ул вакытта. Аны ачу тантанасына килгән зур түрәләр исләре китеп карап йөриләр. Сафин дөрес уйлаган була: Мәдәният йорты халыкка берьюлы хезмәт күрсәтә, фатирлар исә елга берничә гаиләгә генә төзелә һәм халык рухи азыксыз кала. Ә ул заманда культура-агарту эше җитештерүнең бер тармагына тиң иде.

Мәдәният йорты эшли башлагач, Сафин йорт-фатирлар төзү эшенә керешә. Аның шоферы Рәфкат Әхмәдуллин урман артыннан йөргәндә Нәкыйп абый белән булган хәлне иптәшләренә кызык итеп сөйләгән. Болар Маридагы бер урманчыга агач теләнергә барганнар. Нәкыйп абый урманчының өенә кереп киткән. Бик озаклагач, шоферы Рәфкат та аның артыннан кереп киткән. Керсә, Нәкыйп абый өйдә берүзе, урманчының бишектәге баласын тирбәтеп утыра икән. Шофер: «Нәкыйп абый, директор башың белән бала тирбәтеп утырасың», – дип гаҗәпләнүен белдергән. Ә Нәкыйп абый: “Их, Рәфкат энем, агач бирәбез дисәләр, кеше баласын түгел, шайтан баласын да тирбәтерсең”, – дип җавап биргән.

Марат АБДУЛЛИН.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы. 

http://www.tatyash.ru/imgs/logotype_s.gif2011 май 5,56(11613)

 

 

                                       

                                           

   

         

                 

                   

                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

СФП в годовом цикле занятиями мини-футболом (из опыта работы в секции «Мини-футбол»)

Представляю примерные комплексы по СФП в секции "Мини-футбол",делюсь положительным опытом и результатами в своей работе....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Минем гаиләм -минем төп терәгем

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык ...

«Творческие работы малой формы (мини – изложения, мини – сочинения, этюды, эссе) как средства развития креативных способностей учащихся»

Педагогическая наука переживает переходный этап, связанный с обновлением как содержания, так и форм образовательного процесса....

Класс сәғәте “Минең ғаиләм-минең байлығым”.

Уҡыусыларҙы ғаилә,генеология ,нәсел ағасы һүҙҙәренең мәғәнәләренә төшөндөрөү, балаларҙы үҙҙәренең шәжәрәһен төҙөргә өйрәтеү....

Мастер-класс.Презентация на тему "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность-минем туган ягым,мәктәбем,минем һөнәри эшчәнлегем"

Аксубаем-ак төбәгем!Туган якның гүзәл була —Гади генә бер гөле дә…Ямьле була, кыек булмыйТуган якның бер җире дә...!...