Авыллар тарихы
статья по краеведению (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему

Галиев Ильяс Расимович

Авыллар тарихы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Авыллар тарихы104 КБ

Предварительный просмотр:

Авыллар тарихы

Безнең Сәрдекбаш җирле үзидарәсе территориясендә 7 авыл бар. Сәрдекбаш, Уразай, Яңа Сәрдек, Трыш, Каенлык, Бакча Сарай, Чәти (Югары Китәк) авыллары. Сигезенче авыл Алма- Ата күченеп китәргә мәҗбүр була.

 Бу авыллар җирле үзидарә үзәгенән 2-10 км ераклыкта. Бу авыллар Кукмара районының төньяк көнбатышында урнашканнар. Табигате урман -суларга бик бай.

Авыл исемнәре күбесе елга, табигый урыны, кеше исемнәреннән алынган.

Сәрдекбаш: Сәрдек елгасының  башында урнашкан дигән мәгънәне аңлата.

Уразай : Элеккеге Мәңгәрҗи дигән авылдан Ураза (Рамазан) аенда  күчкәннәрен аңлата.

Яңа Сәрдек: Зур Сәрдектән күчеп килгән авыл.

Трыш: Коллар авылыннан (Чишмәбаш) иң тырыш кешеләре күчеп утырган авыл дип санаганнар.

Каенлык: Зур Сәрдектән күчеп килгән  бик матур каен урманы янына, шуңа күрә Каенлык дип исем биргәннәр.

Бакча Сарай : шулай ук Зур  Сәрдектән урман эченә, бик матур урынга күченгәннәр һәм авылларын  Бакча Сарай дип атаганнар.

Чәти: Безнең төбәктәге иң борынгы авылларның берсе. Киров өлкәсе Малмыж районы Носла авылы керәшеннәре күчеп килгән. Беренчеләрдән күчеп киләчеләрнең берсен Чәти дип йөрткәннәр. Авыл исеме дә шуңа карап кушылган.

Сугыш башлангач Сәрдекбаш авыл советы буенча 480 кеше фронтка китә, шулар арасында 291 кеше әйләнеп кайтмый. Уразайдан 48 кеше, Сәрдекбаштан 80, Яңа Сәрдектән 48. Каенлыктан 36, Тырыштан  33, Бакча Сарайдан 22, Югары Китәктән (Чәтидән) 17, Алма- Атадан 7 кеше сугыштан әйләнеп кайтмый.

 

 Зур Сәрдек авылыннан күченүчеләрдән дүрт авыл барлыкка килә. Бишенче авылны землемерлар җир бүлеп йөргәндә Киров өлкәсе Малмыж районына кертеп калдыралар, ул Салкын Чишмә авылы була.

Сәяхәтне күчкән авылларның иң зурысы Яңа Сәрдектән башлыйбыз. Авылга Кара Вәли дигән кеше нигез сала. Зур Сәрдектә кеше күп яшәгәнлектән җир кытлыгы кичергәннәр. Кара Вәли Бөр елгасына Китәк елгасы койган урында яңа, балта белән чапкан йомычкалар күрә һәм Китәк елгасы буенча елга башланган якка китә. 16-17 км. дан соң Чәти (Югары Китәк) авылына килеп чыга. Монда ул Григорий байларга эшкә яллана. Соңыннан ныгыгач бу керәшен авылыннан 400-500 метрлар  түбән төшеп авылга нигез сала. Шулай итеп Яңа Сәрдек авылына нигез салына.

  Бакча- Сарай авылы 1931 нче елда күчеп килә. Килү сәбәпләренең берсе булып Сәрдек Волосте җирләренеңүзәктән ерак булуы һәм кешеләрнең монда килеп эшләп йөрүенең мәшәкатьле булуында. Авыл төньяк- көнбатышта урман эченә кереп салына. Озакламый монда күчкән кешеләр аерым күмәк хуҗалык булып оешалар.

Зур Сәрдек авылыннан күчеп килгән калган өч авыл бер сәбәп буенча күченә.

Алма-Ата, Каенлык авыллары кешеләре үзләренең булачак авыл җирләре белән күптән таныш булалар, алар бу җирләрне 15-20 км. еракка барып эшләп йөриләр.  

 30 нчы елларда колхозлашу башлангач күпчелек колхозчылар колхозга керергә теләмиләр һәм имеш бу эштән качарга теләп бу җирләргә авыл төзе күчеп киләләр. Ләкин аларны озакламый барыбер күмәк хуҗалыгына берләштерәләр.   Алма-Ата, Каенлык, Салкын Чишмә авыллары барлыкка килә.

 Шулай итеп Зур Сәрдек  авылы  районның төньяк- көнбатышында биш авыл барлыкка килүгә сәбәпче була. Кызганыч 70 нче еллар уртасында  “перспективасыз” авылларны бетерү чорында Алма-Ата авылы  күченеп китә. Табигатьнең иң матур урынына урнашкан авыл була.  Менә шулай итеп без Сәрдекбаш җирле үзидарәсенә кергән Сәрдек авылларына сәяхәт итеп кайттык.

Уразай авылы тарихы

 Төбәктә иң борынгы авыл Уразай, элеккеге исеме Мәңгәрҗи. Якынча 1940нчы елларда нигез салынган. Төп Казан- Себер юлы өстендә урнашкан. (Хәзер Мәңгәрҗи елгасы бар) Узгынчылардан шактый зыян күргәннәр һәм Ураза аенда авыл бераз төньяк көнбатышкарак Сәрдек елгасы буена күчкән. Һәм Уразай дип атала башлаган.  

 Элек бу урыннар гел урман булган. Хәзер бу урманнар бик сирәкләнгән шулай да Кукмара урман хуҗалыгында мөһим урын алып тора. Территорияләрне бүлеп Төньяк Көнбатыштан Көньяк Көнчыгышка таба Сәрдек һәм Китәк елгалары ага. Алар Бөр елгасының суляк кушылдыгы булып торалар. Элек бу җирләр хайваннар дөньясына бай булган. Урманнарда тиен, бүре, куян, поши кебек җәнлекләр күп булган. Кошларга бай урманнар яз көннәрендә җылы яктан кайткан кошлар белән тулыланган. Борынгы заманнарда елгалар бик тирән булган,хәзер алар бик нык саеккан. Аларның үзәннәреннән мамонт сөякләре табылган. Хәзер алар туган якны өйрәнү музеенда саклана. Укытучы Фазлыяхматова Фәридә укучылары белән 1963 елда Сәрдек елгасында таба. Сәрдекбаш җирле үзидарәсе көньякта Яныль, көньяк көнчыгышта Зур Сәрдек, көнчыгышта һәм төньякта Киров өлкәсе, көнбатышта Балтач районы, көньяк көнбатышта Село Чура җирле үзидарәләре белән чиктәш.

Төбәк табигый казылмаларга да бай. Анда әлегә үзләштерелмәгән бакыр, нефть, кирпеч ясау өчен яраклы балчык ятмалары барлыгы билгеләнде. Элекке заманнарда монда фин – угор кабиләләре яшәгән булырга тиеш. Безнең борынгы бабаларыбыз монда XVII гасырның беренче яртысында килеп утырганда монда чирмешләр яшәгәннәр. Иң беренчеләрдән булып Уразай авылы кешеләре күченгәннәр. Аларның төгәл каян күчкәннәре элегә мәгълүм түгел. Ләкин авылларының беренче күчкән урынындагы исеме Мәңгәрҗи булган. Ул үзәнне беренче көндә дә  Мәңгәрҗи диләр. Аларның Казан артындагы Олы Мәңгәр авылыннан күчкән булулары ихтыймал. Алар 1635-1636 нчы елларда Мәңгәрҗидә узгынчылардан зыян күрү,  җир кибү аркасында көньчыгышкарак күчәләр. Сәрдек елгасы буенча түбән төшеп чирмешләр яшәгән җиргә  төпләнгәннәр. Әкеренләп чирмешләрне бу урыннан кысырыклап чыгарганнар. Әйләнә- тирә урманнар белән капланган була. Урманнарны кисеп, яндырып, төпләп чәчүлек җирләре ясаганнар. Авылның исемен дә үзгәрткәннәр. Күчү вакыты ураза аенда  булганга Уразай дип исем бирелә. Авыл башына зур итеп чокыр казып куела. Авылда узгынчыларны йокларга кертми торган булганнар. Чөнки аларны элеккеге авылларында узгынчылар бик талаганнар. Уразай авылында сумала эретә торган завод булган. Авылга күченеп килгән беренче кешеләрне Вәлинекеләр дип йөрткәннәр.

XVIII гасыр урталарында беренче мәчет төзелә. Ул авылның калку урынында урнашкан. Соңынан бу мәчетне берничә мәртәбә ремонтлыйлар. Соңыннан совет власте елларында мәчет манараларын кисә башлагач, авыл халкы мәчетне мылтыклар белән саклап кала. Ләкин аны барыбер амбар, склад, чеби абзары итеп тотканнар. Ул якын тирәдә манарасы киселмичә калган сирәк мәчет Авылда элек шулай ук кирпеч сугу белән шөгелләнгәннәр.

Совет власте урнаштыру бөтен ил буенча алып барылган колхозлаштыру 30 нчы елларда була.

Сугыш башлангач Сәрдекбаш авыл советы буенча 480 кеше фронтка китә, шулар арасында 291 кеше әйләнеп кайтмый. Уразайдан 48 кеше, Сәрдекбаштан 80, Яңа Сәрдектән 48. Каенлыктан 36, Тырыштан  33, Бакча Сарайдан 22, Югары Китәктән (Чәтидән) 17, Алма- Атадан 7 кеше сугыштан әйләнеп кайтмый. Сугыштан соң авылда тормыш бик авыр була. Авыл халкы туган җирләрен  ташлап тамак туйдыру өчен төрле төбәкләргә китә. Шулай да совет власте елларында авыл шактый мәдәни, фәнни үсешкә ирешә. Ташкент фәннәр докторы Мәхмүтовның әнисе Уразай авылыннан була. Ул химия- биология өлкәсендә уңышка ирешә. Тагын бер кеше Фәхриев Фаил шул ук өлкәдә Татарстан республикасында зур исемгә лаек булган кеше. Ул казанда технология университетында химия укыта. Авыл тарихы 60 нчы еллардан соң  “Россия” колхозы тарихы белән үрелеп бара Уразай авылында Татарстанның атказанган агрономы Галимулла Гарифуллин торган (аның турында аерым тарих язылган) Яшь шофер Каримуллин Васил Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән.

1989 елда Галимула Гарифуллин  лаеклы ялга киткәч колхозны  Уразай авылыннан Мифтахов Мансур җитәкли.

Уразай авылында күмәк хуҗалык ат асырый. Авылның күп кенә кешесе Сәрдекбаш урта мәктәбендә һәм “Уңыш” крестьян хуҗалыгы берлегендә эшлиләр. Уразай авылында 1 сельпо кибете. Соңрак Сәгъдиев Нәфыйк абыйның кызы Алсу кибете хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә авылда 70 хуҗалык бар. Аларда барысы 285 кеше яши. 1989-1990 нчы елларда мәчет ремонтланды. Аны музей итмәкчеләр иде  Үзгәртеп кору анда яңадан мәчет вазыйфасын башкарырга мөмкинлек  бирде. 1991 нче елда мәчет ачылды. Картлар яңадан мәчеткә йөри башладылар. Шул ук елларда халыкны иң куандырган вакыйга булып йортларга газ җибәрү булды. Уразай бригадасыннан арендаторлар бригадасы аерылып чыкты. Аны Закиров Рәҗәп һәм Шафигуллин Нуруллалар оештырды Авылга Мәңгәрҗидәге чишмәдән суүткәргеч суздылар.

Сәрдекбаш авылы тарихы

Сәрдек елгасы буенда 1750 нче елларда  авыл барлыкка килә. Ул Уразай авылыннан берничә йөз метр төньяк көнбатышта урнашкан. Сәрдек елгасының башланган бер урынында булганга ул авылны Сәрдекбаш дип йөрткәннәр.

Килеп төпләнүчеләр дүртәү була. Икесе бүгенге Теләче районына кергән Кибәхуҗа авылыннан була. Ә икесе Арча районына кергән Масра авылыннан. Аларның исемнәре: Аймәт, Котлымән, Тарлау, Тәрҗемән буларак халык телендә истә калган. Бу урыннар кара урманнар була. Ә бу кешеләр патша сәясәтеннән качып китүчеләр булгач аларга монда бик уңайлы була. 1740 нчы елда патша Анна Иоановна исән калган мәчетләрне җимерү һәм татарларны чукындыруга кул куя, татарларга “һөҗүм” яңадан көчәя. Алар һәрберсе аерым- аерым, бер- берсеннән шактый ара калдырып . елга буйларына утыралар. Гаяр, таза, үзсүзле Тәрҗеман бабай малае үлгәч, малаен Янил юл буена күмә. Хәзер авылыбызның ул урынында зур зират бар. Калган бабайлар икенче очка туганнарын күмеп яңа зират ачалар. Шулай итеп авылда бүгенге көндә ике зират бар. Малмыж районыннан Гиззәт бай 1864 нче елда авылда Иске Йөрек авылы осталарына мәчет салдыра Ул үзе Балтачта яши. Бү мәгълуматларны Киров өлкәсе тукай авылында яшәүче Хайрия апа әйтте. Ул авылдан куылган мәзин кызы. Авылда ул чорда 140 йорт була. Бүгенге көндә шуларның 41 енең нәселе яши. Сәрдекбаш авылында Хисаметдин кулак яшәгән. Аңа күп кенә крестьяннар хезмәт иткән. Аның хуҗалыгында җир күп булган. Шулай ук сыер, сарык, ат асраган һәм аның кибете дә булган.

 Революциягә кадәр авылда мулла, хәзерге колхоз идарәсе каршындагы кечкенә генә йортта мәдрәсәдә укыткан. Шул мәдрәсәдә сабак алган Котдус бабай сөйләгәннәрен аксакаллар әле дә хәтерлиләр: ”Уку дигәннең исеме генә бар иде”- дип, сөйли торган булган. Иртән килеп идәнгә утырып сабак тыңлый башлыйбыз гына, мөгаллимебезне эзләп кешеләр килә башлый. Берәү үлгән җеназа укырга кирәк, икенченең баласы авырта- өшкерәсе бар, өченчеләре үзара талашканнар хөкем итәргә кирәк. Шәкертләр көн уздырып өйләренә кайтып китәләр. Халыкның төп кәсебе чабата ясау булган. Шуның өчен авылны Чабатачы Сәрдекбаш дип йөрткәннәр.

Революциядән соң авылда ярлылар комитеты оеша. Анда соңыннан бик актив кеше Әсхәдулла Мостафин колхозлар оешыруда бик актив катнаша. Кулаклар авылдан куыла. Кайберләре үзләре алдан ук Нократ аръягына тайгага күчеп киткәннәр. Күмәк хуҗалык елларында авыл шактый күтәрелә. 1935 нче елда СССР га килгән Франция, Австрия делегацияләре Мәдәният (күмәк хуҗалык исеме) колхозына кунак булып килеп китәләр. Шул ук елны авылга беренче “ГАЗ” машинасы кайта.

Сугыш елларында Сәрдекбаш җирле үзидарәсендә бу авылның 80 ир- егете сугыш кырларында ятып кала. Җирле үзидарәдән ике хатын- кыз сугышка китә. Сәрдекбаштан Мухаметова Шәмсиямал сугышта һәлак була. Авылның мәчет манарасы төшерелә. Сугыштан соң 1952 нче елда сугыш тетрәнүләре бераз тынгач “Мәдәният” колхозы “Каенлык”, “Кызыл канат” , “Тырыш” колхозлары белән берләшеп яши башлый. Авыл хәерче тормыштан әкркнләп арына. Авылда 1967 нче елда таш кибет салына

1960 елдан авыл якын тирәдәге барлыксигез авылны берләштереп “Россия” колхозы үзәгенә әверелә. Барлык сигез авыл Сәрдекбаш авыл советы карамагына күчә. Төрле елларда авыл советы рәисләре булып Дәүләтшин Ахматша, мостафин Радик, Зәйниев Фәсхетдин, Шакиров Гәрәпша, Шакирова Нурҗихан, Файзуллин Рифкать, Ганиев Райнурлар эшләде. 1995 нче елдан авыл советы җирле үзидарәитеп үзгәртелде. Күмәк хуҗалык тормышында Партия оешмасы зур роль уйный. Тимербаев Миннәхмәт, Шакиров Тәфкил Партия оешмасында эшләделәр. Шулай ук озак еллар Партия оешмасы секретаре булып Гимай ага Низамов эшләде. Ул районның иң яхшы хуҗалык рәисләренең берсе Галимулла Гарифуллинның  уң кулы булып 20 елдан артык эшли. Галимулла Гарифуллиннан соң “Россия” Мифтахов Мансур эшли. Үзгәртеп кору елларында партия оешмасы секретаре һәм соңгы партия оешмасы секретаре булып Файзуллин Рифкать самат улы эшли.

 Уразай авылы белән ике арага мәдәният йорты эшләнә. Җирле үзидарә үзенең сәнгать эшлеклеләре һәм көрәшчеләре белән районда 1990-1995 елларда дан тота. Бертуганнар Кадиров Фәһим һәм Фәнисләр, Нияз һәм Алмаз Галимуллиннар, Гилязов Раифлар көрәш буенча район чемпионнары  һәм призер булалар. Алар респблика ярышларында да зур  уңышларга ирешәләр.  Трыш авылыннан Гилязов Раиф 1995 нче ел җәендә фаҗигале төстә вафат була.

Мифтахова Гөлсөяр, Нәбиев Мәҗит, Абдуллина Фидалияләр “Кукмара кышы” җыр бәйгесендә дипломатлар булдылар. Мифтахова Гөлсияр I лауреат исеменә лаек булды хәзерге катлаулы шартларда авыллар  Урта Азиядән һәм башка төбәкләрдән кайткан качаклар белән тулылана.

1995 нче елда элеккеге таш мәчеткә яңадан манара куелды. Бүгенге көндә авылда 74  хуҗалык, аларда 281 кеше яши. 1999 нчы елда Сәрдекбашта сарык фермасы урынына сыер фермасы булдырылды. Зур булмаса да ипи пешерү цехы эшли башлый.

Чәти  авылы тарихы

Чәти авылының күчеп килүе картлар әйтүенә караганда   XVIII  гасыр ахыры -   XIX гасыр башына туры килә. Бу авылның төп халкы Киров өлкәсе Малмыж  районы  Носла авылыннан күчеп килгән. 1800 нче елларда бу авлгв нигез салына. Беренче күчкән кеше Носладан  Айбулат (Каменный  Ключ) авылына эшкә йөри торган булган. Ул вакытта бу тирәләр урманнар булган.  Шуннан бу кеше Чәти урнашкан урында чишмә барлыгын белеп, -тау кыры матур урын - дип, хатыны белән бергәләп кеченә генә өй (землянка) салып шунда яши башлаганнар. Хуҗа кеше балта остасы була. Ул Айбулатка эшкә йөри. Ә хатыны Чәти исемле була. Ул мал- туар карап өйдә тора. Авылга шулай итеп Чәти исеме бирелә.    

Носла халкы бу авылны Носладан күчкән булганга Носла пүчинкәсе дип йөртәләр.

Ә өченче исеме Китәк суы башланган урында булганлыктан. Малмыж өязе Югары Китәк авылы дип атаганнар һәм документларда шулай йөри.

Чәти авылы күчеп килгәннән соң 40-50 еллардан күрше Яңа Сәрдек авылы  Зур Сәрдектән күчеп килә. Яңа Сәрдеккә киләчәк кешеләре Чәтидән судан агып төшкән йомычкаларны күреп яшиләр. Авыл барлыгы шунда билгеле була.  1950 нче елларда  21 хуҗалык була. Хуҗалык саны шуннан артмый. Элекке картлар әйтүенә караганда, имеш көтүгә кушылып шүрәле кайткан һәм аны бик нык кыйнаганнар дип сөйлиләр. Ул шуның өчен авыл халкын бик  каргаган һәм авылыгыз 21 хуҗалыктан артмасын дип әйткән диләр.

Авыл халкы христиан динен тоткан. Чиркәүгә авылдан 12 км. Ераклыкта Диреш авылына чиркәүгә йөргән һәм үлгән кешене дә шушы чиркәүдә укытып Диреш тау башына күмә торган булганнар. Бары тик 1936 нчы елда гына  Суханов  Аркадийның әтисе Степан абзыйны җирлиләр.

Революциягә кадәрге чорда авыл халкы иген игә, мал туар асрап көн күрә. Авыл картлары күбесе тун тегү белән шөгелләнәләр. Кыш көннәрендә ерак авылларга барып киемнәр тегеп йөргәннәр. Мәмәшир авылы халкы – Захаров Василий агайның тун тегәргә килгәнен әле дә хәтерли.

 Ул заманда Чәти авылында бер тегермән Гришкә байныкы  һәм Захаров Василийның  киндер, көнбагыш, җитеннән май ала торган май заводы була.

Гришкә бай яшь вакытта бик ярлы кеше, ат карагы була. Китәк авылының бер мари кешесе белән бер байның атын урлап Малмыж төрмәсендә утыра. Шул чорда  Малмыж- Поляна юлында таш җәюдә эшлиләр. Ул шунда яңадан аракы эчмәскә, кеше әйберсенә тимәскә ант итә. Төрмәдән чыккач  Киров өлкәсенә русларга барып очсыз гына бәядән атлар алып кайтып сату эшенә керешә. Шуннан баеп китә, хезмәтчеләр яллый. Тегермәннәр сатып ала.  Революциядән соң Гришкә абзыйны -кулак- дип, мал- мөлкәтен колхозга алып , үзен гаиләсе белән Магнитогорскига куалар. Ә Захаров Василийның яңа салган йортын Яңа Сәрдек авылының бер ярлы кешесе Кәримгә алып төшеп салалар. Үзен сөргенгә җибәрәсе булалар. Шул вакытта авыл халкы һәм Яңа Сәрдек кешеләре – Ул нинди  кулак булсын, хезмәтче тотмаган – дип, кенә алып калалар.

Колхозлашу чорларында  Чәти авылы үзе бер колхоз булып оеша. Аерым дуңгыз фермасы, атлар һәм башка хайваннар була. Колхозга  “Трактор” исеме бирелә. Сугышка кадәрге чорда авылда  укытучылар күп була. Алар Кукмара районының берничә авылында яшьләргә белем бирүдә эшлиләр. Сугыш елларында ир- егетләрнең күбесе әйләнеп кайта алмый. Чәтидән 17 кеше сугыш кырыннан кайта алмыйча үлеп кала. Сугыш елларында  “Трактор” колхозы белән Захаров  Василий җитәкчелек итә. Шушы чорда “Трактор” колхозы алдынгы колхозлардан санала. Иген уңышы әйбәт була, халыкны икмәккә ач итми.

 1950 нче елларда кечкенә колхозларны берләштерү башлана. Шул вакытта Яңа Сәрдек, Чәти, Алмата, Бакча Сарай бер колхоз булып берләшәләр. Бу колхозга “Трактор” исеме бирелә. 60 нчы елларда  “Трактор” колхозы  “Тырыш” колхозы белән берләшеп  “Россия” колхозын тәшкил итәләр. 70 нче елларда авылдан Петров Борис илнең БАМ төзелешенә китә һәм шунда эшли.

Шул ук елларда авылның сирәкләнүе башлана. Берсе артыннан берсе нигезләр бетә. 21 хуҗалыктан башта 18, аннан 15, аннан 13 хуҗалык кала. Үзгәртеп кору елларында гына бу кирегә үсеш кими. Хәзер авылда газ кергән 13 хуҗалыкта 33 кеше яши.

Яңа Сәрдек авылы тарихы

Сәрдекбаш җирле үзидарәсеннән көнбатышта, үзәктән 8 км. ераклыкта Яңа Сәрдек авылы урнашкан. Безнең җирләр күбесе патша җирләре була. Якын  тирәдә алпавыт җирләре булган. Коллар авылы гына билгеле.менә шул  Зур Сәрдек җирләре үзләреннән  20 км. читтәге җирләрне барып эшкәртеп йөриләр. Авылда Кара Вәли атамалы  таза, көчле кеше Зур Сәрдектән 16 км. еракта урнашкан Югары Китәк (Чәти) авылына килеп квартирда торып эшли. Бу авыл аларның басулары белән рәттән була. Ул Григорий исемле байларда тора. Монда ул күтәрмәгә калган хуҗалык хайваннарын үзе карарга алына һәм аларны аякларына  бастырып, үзенең тормышын ныгыта башлый. Инде аңа байда тору уңайсыз кебек тоела. Һәм ул 400-500 метрлар тирәсе Китәк елгасы буена төшеп урман эчендәге яр буенда җирне казып землянка ясый. Шунда тора башлый. Ул мал асрау, Китәк базарында мал сату белән шөгелләнә. (Бүгенге көндә авылда Арслановлар, Набиевлар аларның буыннары.)  Аннан соң бу җирләргә Сабит, Алып Вәлие, Сәлим һәм башка кешеләр Зур Сәрдек авылыннан күчеп килеп яши башлыйлар. Монда алар урман кисеп, йортлар салалар һәм авылга Яңа + Сәрдек  дип исем бирәләр.  XIX  гасыр ахырында авылда мәчет төзелә. Авылда шактый хәлле кешеләр яши. Хәтта алар арасыннан Юныс бай  дигән кеше аерылып чыга. Ул бик зур хуҗалык була. авыл ярлылары  анда эшлиләр. Йорт урыны хәзерге Мостафин Фидаилләр йорты бакчасында була. Авылда тормыш авыр булганлыктан, Урал якларына күчеп китүчеләр күп була. Берничә гаилә әле дә Свердловск шәһәре Ревда шәһәрендә яшиләр. Үзбзкстанда, Казахстанда яшәүчеләр дә бар. Гасыр башы авылны зур тетрәнүләр белән каршы ала. Авылдан күп кенә ирләрне беренче Бөтендөнья сугышына алалар. Халык өчен бер яхшылык бирмәгән сугыш, халыкка өстәмә кыенлыклар тудыра. Тормыш дәрәҗәсе тагын да начарлана. 1991 нче елда 84 яшендә үлгән Мостафина Гафифә әби Революция чорын болайрак хәтерли: “Революция булып, Россия сугыштан чыккач Хисами абый Германнан әсирлектән кайтты. Башта Мәскәүгә кайттык диде. Мәскәү, Мәскәү дип, сөенгән идек. Иң хәтәре Мәскәүгә кайткач булды, анда ачлыктан, ялангачлыктан кан костык  дип сөйләгәне хәтердә. Без яшь буын революцияне яклап, мактап сөйләгәнне Гафифә әби яратмый иде. Ул гади крестьян кызы булса да, революция бик күп кешеләргә ачлык, ялангачлык һәм хәерчелек китерде ди торган иде. ” Гәрчә аның иптәше Таҗетдин Авыл Советы рәисе булып эшләсә дә.

Озакламый байларны куу һәм кулакларны сөрү башлана. Юныс бай революциядән соң авылдан җыенып гаиләсе белән чыгып китә. Авылдан кулакларны куа башлагач Авыл Советы  рәисләре башка җирдәге шикелле  куштанлык күрсәтеп, авылдашларын рәттән сөрмиләр. Бары тик Вәлиулла кулакның гына мал- мөлкәте алына, ә үзе авылда кала. Мондый хәлләр сирәк күренеш була. Шул ук Авыл Советы рәисе булып эшләгән Таҗетдин Мостафин авылны чираттагы  “сынфый дошманнардан коткарырга” килгән кешеләрне, - бездә андыйлар юк- дип, борып җибәрә. Авылда 1932 нче елда “Трактор” колхозы оеша. Колхозга беренче трактор кайтканда  кешеләр авыл белән аның каршына – Сәрдекбаш килә- дип, чыгып  чабалар.

 Сугыш башлангач авылның 18 яшьтән  50 яшькә кадәр һәр ир- аты сугышка китә. Аларның 48 е  сугыш кырында ятып кала. Совет халкының җиңүенә зур өлеш кертәләр. Сугыштан соң колхоз “Комбайн” колхозы белән берләшә һәм аларның 900 га. җирләре була. Хуҗалык яңа амбарлар, фермалар төзи. 50 нче елларда халыкны әрнеткән тагын бер вакыйга була. Халыкка атеистик тәрбия бирү йөзеннән  Райком мәчет манарасын кисеп төшерергә куша. Билгеле инде авл активистлары арасында моңа йөрәге җитәр кеше табылмый. Мәчет манарасын Сәрдебаштан Кадиров Гәрәй һәм Газин Гапделбәрләр килеп кисәләр. Ләкин инде Совет властендә буйсынып яшәргә өйрәнән халык каршылык күрсәтә алмый.  Анда чеби абзары ясыйлар.

Танылган якташлардан Лотфулла Гарифуллинны әйтергә була. Ул сугыштан офицер булып кайта. 1972 нче елда сугыштагы яраларыннан үлә. Шулай ук офицер Ямалиев Хисами сугыштан контузия белән кайта. 1970 нче елда үлә. Авылда Саляхов Габделкадимнәр йорты  урынында  таш кибет салына. Ләкин озакламый кибет җимерелә башлый.  Авыл уртасында ул чорда җиләк- җимеш бакчасы була. шунда агач кибет салына. 80 нче елларда тагын күчереп яңа кибет салына. Колхозның җиләк- җимеш бакчасы да ташландык хәлгә килә. Авыл халкының төп шөгеле 3000 баш дуңгыз асрала торган  комплекска күчә. Чебиләр каралмый башлагач. Мәчетне сүтеп, Сәрдекбаш урта мәктәбенә интернат итеп салалар.  Ә аның урынына клуб төзиләр. 70 нче елда тау башына дуңгыз комплексы белән янәшә 200 кешелек культура йорты төзелә. Авылда башлангыч мәктәп бар. Аның тарихы электән килә. Башта 4 еллык, аннан 3 еллык мәктәп эшли. Укучылар белемнәрен Сәрдекбаш, Зур Сәрдек, Яңа Смәел (Киров өлкәсе), Малмыж шәһәре мәктәпләрендә дәвам итәләр.

Авылдан бер төркем яшьләр Якутиянең Нерюнгри (1975 елда төзелә башлый) шәһәрен төзүдә актив катнашалар. Ул елларда Якутия газеталарында  түбәндәге язмалар басыла. “. . . Ребята из солнечного Татарстана  во главе бригадира  Мустафина Загида Зиятдиновича трудятся ударным трудом выполняя свои обязательства  на 200 % ”. Соңгы елларда егетләрнең күбесе туган якларына кире зйләнеп кайттылар.  Мустафин Заһид Зиятдин улы Якутскида Якутугльстрой акционерлык җәмгыятенең директоры булып эшли. Саха республикасы хөкүмәт йорты аның җитәкчелегендә эшләнде. Авылыбызның танылган шәхесләреннән берсе Рахматуллин Равил Шәйдәүләт улы. Ул туган авылында баш зоотехник булып эшләгәннән соң, район җитәкчелеге аны районның артта калган “Интернационал”  күмәк хуҗалыгына рәис итеп җибәрә. Ул бу хуҗалыкны алдынгы хуҗалыклар рәтенә күтәрә. Соңыннан аны сүнеп бара торган сөт- май комбинатына директор итеп куялар. Ул бу предприятиене акционерлык җәмгыяте итте һәм аны бик яхшы яктан танытты. Андагы үзгәрешләр Республикада да игътибарга лаек. Эш шартларын яхшырту. Вакытында хезмәт хакы бирү андагы яхшы күрсәткеч.

Зур Сәрдек участок больницасында Хабибрахманов Мәкъсүт теш врачы булып эшли.

Авылда 1992 нче елда яңа мәчет төзелә. Төп бинасын “Россия” колхоз идарәсе бүлеп бирде.  1995 нче елның кышында авылда  зәңгәр ягулык җибәрелде. Халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелүгә ул зур этәргеч булды.

1995 нче елда авылда 70 хуҗалыкта 243 кеше яши. Авылның дуңгызчылык фермасы крестьян хуҗалыклары берләшмәсенең (90 нчы еллар уртасыннан “Россия” колхозы   “Уңыш” крестьян хуҗалыклары берлеге дип йөртелә башлады) төп чыганагы булып тора. Икътисади кризис озакка сузыла. Маллар саны кими, азык җитми, юллар начарлана. 2000 елда юлны таш түшәп ремонтларга ышандыралар. 1998 нче елның җәендә авыл 150 еллыгын билгеләп үтте. Сабантуй зурлап әзерләнгән иде. Иганәчеләр Мостафин Заһид 2000, Рахматуллин 500 сум. Күмәк хуҗалык 1500 сум акча бирәләр. Батырга тәкәдән тыш видеомагнитофон бирелә. Рахматуллин Равил ярдәме белән зиярат коймалары тимер челтәрле коймалар белән әйләндереп алына.

1998-200 елларда Сабиров  Зиннур  “Дуслык” күмәк хуҗалыгының җитәкчесе булып эшләде. Равил абыйсы белән икесе авылның башлангыч мәктәбенә холодильник алып бирделәр. 2000 елда сайлаулар булып уза Нәбиев Мөнир, Хайретдинов Фаилләр вәкил булып сайландылар.

Хәзерге көндә Рахматуллин Равил Шәйдәүләт улы районыбызның җитәкчесе булып эшли. Аның ярдәме белән авылда яңа мәктәп, яңа мәчет бинасы эшләнде. Ә инде халыкның иң тилмереп көткәне – юл мәсәләсе чишелде, хәзерге көндә Яңа Сәрдек авылына замана таләпләренә туры килгән асфальт юлдан  җилдерәләр. Укучы балалар һәр иртәдә мәктәпкә автобус килеп ала, дәрестән соң кайтарып куя. Кайчандыр гаиләләрен сагынып мәктәп интернатында атна буе  яшәгән, тиреп кар-буранда  трактор өстендә, яисә 8 км. җәяү йөрүләр турында алар инде онытып киләләр.  

Тырыш авылы тарихы

Кукмара районының иң төньяк читендә, Балтач районының Ор, Алан авыллары басулары белән чиктәш, уйсулыкка, матур катнаш урманнар арасында, “Сәрдек” елгасының башланган җиреннән берәр километр гына түбәнрәк, елганың ике ягына ике урам булып урнашкан, матур гына, төзек бер авыл бар. Бу авыл Тырыш авылы. Авыл бик җайлы урнашкан, аңа кайсы яктан гына килмә, аны җил- давыллардан урманнар саклый. Таулар, чокыр- чакырлар юк, ике як ярларына агачлар үскән үзән- елгачыклар гына күп. Әйтик Сәгыйтдин үзәне, Мозафар үзәне, Ферма үзәне, Сәрдек елгасының ике башлангыч тармаклары. Алар һәрберсе урманнардан, таллыклардан башлана.

Тырыш авылы чагыштырмача яшь авыллар исәбенә керә. Бу авыл колхозлашу чорында 1929-1930 елларда, элеккеге “Коллар” авылы, хәзерге Чишмәбаш авылыннан күчеп килгән крестьяннар хисабына барлыкка килгән. Утын, печән кытлыгы булса да хәл ителер дип уйлаганнар алар. Кешеләр үзләренә урынны, агачларны кисеп, төпләреннән чистартып, бакчалар ясап урнашканнар. Басыларны да шулай итеп ясаганнар. Әле соңгы вакытларга кадәр басуларда вак- вак агачлыклар бар иде. Яңа Сәрдеккә бара торган юл өстендә “Түбә янык” дигән басуда бер гектарга  якын агачларны 70 нче елларда гына эшкәртә башладылар. Монда түбә җирдә авылның зираты ясарга тиеш булганнар. Әмма олылар, зират Коллар авылы юлы буенда булсын, килгәндә, киткәндә әрвахларга дога укырлык булыр – дип, зиратны юл буена урнаштырганнар. Монда күченеп килгәнче “Түбә янык” дип аталган, урманнар янганнан калган бераз җир, вак-төяк 5 әр, 6 шар гектарлы җирләр, һәм Сәрдек җире дип аталган сөрү җирләре булган.  Калган сөрү җирләрен зур хезмәт куеп, агачлардан чистартып кына ясаганнар. Бу авылга кешеләрнең тәвәккәлләре, эштән курыкмаганнары килгән була. Шуңамы авылның халкы бик эшчән, ярдәмчелләр. Тырышка күбесенчә яшь гаиләләр, башка чыгучылар килгәннәр. Аларга әнә урманга (Тырышка) бар да тырыш, үзеңә йорт каралты- кура җиткер дигәннәр имеш. Авылның исеме дә шуннан чыккан диләр.  Башта авылга “Сахра күл” исеме кушмакчы булганнар. Әмма исем эзләгәндә берәү әйткән:- монда эшчән, тырыш халык яши, эшли. Авылга да “Тырыш” исеме бирик дигән. Шуннан авылга Тырыш исеме биргәннәр. Колхоз исеме дә Тырыш булган.

 Тырышка иң беренче нигез салучы булып 1929 нчы елда Хайруллин Ибләмин килеп урнашкан. Ул елда Ибләмин бер үзн генә булган. Инде 1930 нчы елда Нигъматуллин Галимулла, Зиганшин Ахматша, Сәйфетдинов Шаһабетдин, С. Фәләхетдин, Нәбиуллин Яруллалар килеп күмәк хуҗалык булып урнашканнар. Аларга тагын берничә гаилә кушылган, ә Хамидуллин Кашаф 2 ел аерым хуҗалык булып яши. Аны колхозга көчләп диярлек кертәләр. Тырыштан кире китүчеләр дә була. Валиуллин Хәсән, Гали Галиме, тагын бер- ике гаилә кире китәләр.

Колхозның иң беренче һәм аны 1941 нче елда сугышка киткәнче кадәр җитәкләүчесе Набиуллин Ярулла була. Ул җитәкләгән чакта “Тырыш” колхозы иң алдынгы хуҗалыклардан була. Әле ул вакытта күп авылларда клублар элекке мәчет биналарында булса, ә Ярулла абый Тырышта ике катлы, асты клуб, өсте башлангыч мәктәп булган заманына күрә бик мәхабәт бина салдыра. Колхозның амбарлары, ферма биналары, каралты- куралары төзек, нык булалар.Ә шулай да булдыклы председатель булса да Ярулла абый әздән генә “предлегеннән” колак какмый кала. Бу болай була. Ярулла абыйның колхоз печате югала. Әзлиләр юк. Берничә кәннән, шул вакытта бригадир булып эшләүче Хаҗи абый, Ярулла абыйның 5-6 яшьлек малае Равилдә һәм аның иптәшләренең маңгайларында, арт чүмечләрендә печать эзләре күреп ала. Сорый - Бу печатьне кем сукты? – дип,  - Равил!- диләр. Шуннан гына табалар печатьне. Ул вакытта, сугышка кадәрге елларда печатьне югалтып кара! Равил абыйга шуннан ” печать”  кушаматы ябышып кала.

Ярулла абыйны сугышка алганнан соң председатель булып Яңа Сәрдек авылыннан Закиров Хәмит абый эшли. Сугыш еллары булуга карамастан ул да колхозны әйбәт җитәкли. 1944 елларда бер ара Зур Сәрдекнең председателе Шамсетдинов Габделхай абыйның әтисе Шамсетдинов Гилметдин абзый җитәкли. Колхоз оешып, сугыш чорларында һәм колхозлар берләшкәнче 1950 елларга кадәр бригадирлар булып Ахметов Хаҗи, Юэмиев Галиәхмәт, Зиганшин Ахматша, Файзуллин Гатаулла, Галиахметов Әхмәт, Назипова Мәгъсүмә, Хабибуллин Закир, Саляхов Гарәфи, Закиров Мансур,  Шамсетдинов Миннәхмәт, Саляхов Равилләр эшләп алалар. Агротехник булып Сабирҗанов Габделхай абый эшли. Колхозлар берләшкәч бригадирлар булып Шамсетдинов Миннәхмәт, Закиров Мансур, Тухбатуллин Мулланур, Хафизов Фәрит, Гузаерова Гөлмахура, Хөснетдинов Нәфыйкъ, Фатыйхов Кафил һәм озак еллар Халиуллин Мансурлар эшлиләр. Аннан инде сәфәргалиев Насих эшли.

Тырышны репрессия дулкыннары да читләтеп үтмәгән. Мәчет салырга тырышып йөргәннәре өчен Шарафиев Хәкимҗан һәм низамов Хисаметдин абыйларны алып китәләр. Алар шул китүдән юк. Гаяз мулланы да Кукмарага алып барып аталар. Ходайга шөкер соңрак Тырышта  мәчет  эшли башлый.

1941 нче елга кадәр авылда мәктәп булмаган. Төрле кешеләрдә, Галимуллина Мөкатдисә, Нигъматуллин Галимулла, Харрасов Гаптеракыйп өйләрендә укыганнар.  Югарырак классларга  Сәрдекбашка, Зур Сәрдеккә, Мәчкәрәгә барып укыганнар. Тырыш авылында ул заманнарда  укыган кешеләр дә, укытучылар да булмаганнар. Иң беренче укытучы булып  Тырыш авылына  Малмыж районының Носла авылыннан Иван агай килгән, аннан Чурадан бер кыз, Сәрдектән Кәримә апа, Тәмәйдән Бану апа, Мәчкәрәдән Шакир абый, Сәрдегәннән Мәҗитов Габделбәр абыйлар укытканнар. Сугыштан соңгы еллардан башлап 70 нче елларга кадәр авылга килен булып төшкән апалар Писарева Зәйнәп һәм Вафина Назиралар, Тырыш авылына күченеп килгән Кадыйров Мөбәрәк абыйлар укыталар. Аннан соң Тырышның үз авылыннан Гайнетдинова Рузалия, Шагабиева Нурия укыта.

Шамсетдинов Миннәхмәт, Шакиров Нурзада, Галиахметов   Әхмәт, Халиуллин Мансурлар гаиләләренең һәрберсендә югары белемле белгечләр, укытучылар берничәшәр. Югары белемле врач Шакиров Илшат, инженерлар Набиуллин Рамил,Шакиров Рифат, Шарафиев Мәгъсүм, эчке эшләр органнарында эшләүче майор Сабирҗанов Шамил, Кукмара элеваторы җитәкчесе шагабиев Фәнзил. Хөкүмәтебез бүләкләренә лаек булган эшчәннәребез, механизатор Гиниятуллин Мәгъфүр һәм терлекче бикмухаметов Шәрифуллалар Тырыш авылының горурлыгы. 1937 нче елда мул уңыш алган өчен Мәскәүгә алдынгылар слетына барган  Саляхова Оркыя апа да авылның мактанычы. Бу гаиләгә килен булып төшкән Нурсинә апа да шундый слетта катнашкан кеше.

 Һөнәрчелеккә килгәндә берничә кеше итек эшләү белән шөгелләнә, хатын- кызлар 60-90 нчы елларда  шәл бәйлиләр, балта осталары да бар. Төп яшәү чыгынагы булып үз хуҗалыгыңда  терлек асрау һәм колхозда эшләп алган хезмәт хакы була.

Авылга газ, су кергән. Район үзәге белән күтәрелгән, асфальт юл тоташтыра. Тырыш авылы кибете, клубы, китапханәсе, медпункты, сарык фермасы булган сәламәт күңелле, мул тормыш белән яшәүче авыл. Бүгенге кәндә авылды 65 хуҗалыкта 244 кеше яши. Соңгы елларда авылда үзгәрешләр була сарык фермасы бетерелеп сыер фермасына әйләндерелә.

Алма-Ата авылы тарихы

Сәрдекбаш җирле үзидарәсенең төньягында 10 км.ераклыкта Алма- Ата авылы урнаша. Авыл Киров өлкәсе территориясе эченә килә. Кечкенә генә елга буенда урнашкан. Елга чыккач Блинов урманы терәлеп тора. (Урман буенда Блинов дигән урыс авылы була, әмма ул хәзерге вакытта күченеп киткән.)

1930 елда Зур Сәрдектән бер төркем кешеләр менә, шушы урынга күчеп киләләр. Аларның эшли торган басулары шулай 18 км. ераклыкта була. күчү сәбәпләренең берсе басулар ерак булса, икенчесе колхозлашу. Башта 12 хуҗалык күчә,  соңыннан тагын 12 каралты- кура төзелә. Ләкин колхозлар барыбер төзелергә мәҗбүр булгангамы, бу каралтыларны кире сүтеп алып китәләр.

Колхозның кечкенә генә сыер, ат, дуңгыз абзарлары була. Анда колхоз рәисе булып Мостафин Таҗетдин эшли.

 Сугыш вакытында авыр заманнарда  гилметдин Насибуллин эшли. Олылар салам түбәләрне  сүтеп ашаттык диләр. Ул елларда азык җитми. Орлык җитмәү сәбәпле күп җирләр чәчелмичә кала.

Сугышка 8 ир- егет китә, аларның 7 се әйләнеп кайтмый. Бары тик Бахаутдинов Сахаби гына кайта. Сугыштан соң  “Комбайн”, “Трактор” колхлзы белән берләшә. “Трактор” колхозы чорында авылда томыш әкеренгә җайлана. Ә менә  Тырыш белән кушкач 10 км. ара йөрү кыенлаша. 70 нче елларда кечкенә  авылларны  бетерү  башлангач халыкның  тормышы тагын да авырая. Бер кемнең дә күчеп китәсе килми, ләкин югарыдан басым ясыйлар. Иң беренче Наҗия апалар китәләр. Ире Наил абый председатель Галимулла Гарифуллин янына йорт салыра урын бирүләрен сорап бара, Галимулла абый аңа : “мин Алма-Атаны бетерәм,  Яңа Сәрдеккә салыгыз” – дигән. Шуннан алар Киров өлкәсе Вятская  Поляна шәһәренә күчеп китәләр. Озакламый аларның барысына да шундый тәкъдим ясала. Шулай итеп авыл тарала башлый. Бер хуҗалык Киров өлкәсенең шулай ук Зур Сәрдектән килгән Салкын Чишмәгә, бер хуҗалык шул ук өлкәнең Яңа Смәелгә, калганнары  Вятская Поляна га күчеп бетә. Соңгы хуҗалык салкын Чишмәгә Фазыл абый Якупов 1977 елда күченә. Хәзерге вакытта ул авылда зират кына калкып тора. 70 нче еллар сәясәте чәчәк атып яткан авылны шиңдерә. Авылны җир белән тигезлиләр, коеларын күмәләр.  Ташларын җыялар һәм анда чәчү чәчәләр, хәзер авыл урыны инде беленми.

Каенлык авылы тарихы

Сәрдекбаш җирле үзидарәсеннән 4 км. төньякта Каенлык авылы урнашкан. Ул шулай ук яшь авыллар рәтенә керә.

 Каенлык авылы урынында элек урман булган. Анда каен агачы күп үскән. Каенлык авылының исеме дә шуннан алынган. Авылның нигезен Зур Сәрдек авылы кешеләре тәшкил итә. Аерым хуҗалык вакытынды шушы урманны  үтеп  кырга эшкә йөргәннәр. Кайтыр юллары ерак булганлыктан. Шунда кырда йоклап эшләгәннәр. 20 нче еллар ахырында колхозлашу чоры башланган. Билгеле инде күпчелек крестьяннар колхозга керергә теләмәгәннәр. Барлык крестьяннар да “бер юрган астында  ничек йокларбыз  һәм басу эшләре вакытында кеше ирләре янында хатын- кызлар ничек йомыш йомышларбыз” дип кайгырганнар. Елаганнар.

Бу басуга килеп эшләүчеләр колхозга керергә теләмичә шушында каенлыкка күчеп киләләр. Алар урман кисеп йорт салалар. Беренчеләрдән булып Саляхов Сәләхи  һәм Шарафиев  Ибраһимнар  килгәннәр. Бу 1930-1931 нче елларда була. Килеп бераз торгач, язмыштан узмыш юк диләр, колхоз төзелә. Колхозның исеме дә “Каенлык” Колхоз ике бригадага  бүленә. Беренче бригаданың бригадиры Корбанов Әхмәтгали, икенче бригаданыкы Шаяхметов Галимҗан. Сугыш башлангач башка кешеләр белән бергә ике бригадир да сугышка китәләр һәм кире әйләнеп кайтмыйлар. Сугыш кырында авылның 36 ир- егете ятып кала. Сугыштан соң дөньялар тынычлангач 50 нче елларда “Каенлык” колхозы  “Трыш” колхозы белән берләшә. Каенлык  колхозын озак еллар буе Җамалетдинов Шәйхетдин җитәкли. Хәзерге вакытта беренче күчеп килгән кешеләрнең уллары авылда яши. Саляхов Саләхиның улы Гарәфи, Корбанов Әхмәтгалинең улы рәхимҗаннар Каенлыкта яши.  Авылда мәктәп, клуб, кибет бар.

 60 нчы еллардан башлап авыл халкы “Россия” колхозы , 90 нчы елларда “Уңыш” крестьян хуҗалыклары берлегендә актив эшлиләр. Авыл зур булмаса да хуҗалыкның 1/3 техникасы шушы авыл кешеләре кулында. Кукмара районы администрациясе җитәкчесе урынбасары булып шушы авыл кешесе Шаймарданов Камил эшләде. Ул безнең төбәкләрдә 70 нче елларда иң танылган татарча көрәш остасы булды. Зайниев Фәсхетдин озак еллар авыл советы рәисе, “Россия” колхозы баш хисапчысы булып эшли Аның улы Әлфәт якын -тирә  авыларда газ үткәргәндә төп эретеп ябыштыручы булды. Авылда сарык фермасы бар. Шулай ук ат асрыйлар. 90 нчы еллар башында  авылда газ кертелде.

 Каенлык авылында 35 хуҗалык бар, аларда 141 кеше яши. 1996 елның көзендәмәчет төзелешенә нигез салынды һәм ул 1999  елда файдаланыла башлыды. Авылда сарык фермасы бетерелә.

Бакча Сарай авылы тарихы

Бакча- Сарай авылы 1931 нче елда күчеп килә. Килү сәбәпләренең берсе булып Сәрдек Волосте җирләренеңүзәктән ерак булуы һәм кешеләрнең монда килеп эшләп йөрүенең мәшәкатьле булуында. Авыл төньяк- көнбатышта урман эченә кереп салына. Озакламый монда күчкән кешеләр аерым күмәк хуҗалык булып оешалар.

 Авыл исемен “Бакча Сарай ” дип Корбан абзый куштырган. Ул беренче коммунист булган. Аның нигезендә соңрак Хамидуллин Нургаяннар яши. Бакча Сарай авылына 24 хуҗалык күчеп килә. Иң элек Гобайдуллин Галимулла, Ситдиков Габдраф һәм Мустафин Зиятдиннар нигез сала. Аларның хәзер гаиләләре юк инде. Алар нигезендә башка хуҗалыклар, башка кешеләр яши. Гобайдуллин Галимулла нигезендә Гараев Габделхак, Ситдиков Габдраф нигезендә Багабиева Фәнзилә, Мустафин Зиятдин нигезендә Зарипов Минебайлар яши. Күчеп килгән вакытларда бу урыннарда урман булган әле. Агачларын як-якка аударып мижа салып, һәр подьемга 15 әр таяк ташлап китеп, йорт урынын җирәбә салып бүлгәннәр. Аннары агачларны төпләп йорт салып, бәрәңге бакчалары ясаганнар. Ул вакыттагы башта килеп нигез салган хуҗалыкларның гаилә членнары берсе дә юк инде. Бала- чагалары үсеп җитеп кайсы читкә китте, кайсының уллары сугышта үлде. Гаилә башлыклары олыгаеп инде зират әһелләре булдылар.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы күпләрне кызыксындыра. Укучыларны мавыктыргыч формада, презентация кулланып, тарихи материал белән таныштытыру укучыларның фән белән кызыксынуына этәргеч ясый. Тигез...

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Тарихи-мәдәни мирасыбыз

Туган-үскән җир ул – иң төп мирас, Дәвамында гомер юлының.Хезмәт, сәгадәт, хәят мәйданы ул,Иман шарты һәрбер буынның.(Фазыл Шәех “Туган-үскән җир ул”)2012 нче ел – Тарихи-мәдәни мирас елы.Мирас... Ул ...

Татарстанның Балык бистәсе районы татар авыллары исемнәре һәм микротопонимнары.

Исемнәрне өйрәнү, теге яки бу географик атаманың килеп чыгуы белән кызыксыну ни өчен кирәк? Аларның кайчан һәм ничек барлыкка  килүе, нинди мәгънә белдерүе барыбер түгел мени? Газета укыйбызмы, р...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Районыбызның татар авыллары

Районыбызның татар авыллары турында мәгълумәт...