Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Татар Бизнәсе авылында 1941 – 1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән авылдашларыбыз исемлеге язылган истәлек һәйкәлен ачу тантанасы эшкәртмәсе
учебно-методический материал по краеведению

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Сценарий митинга, посвящённого открытию памятника участникам Великой Отечественной войны деревни Татарская Бездна в рамках социального проекта "Родная деревня  - татарская Бездна".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2.tatar_biznsend_tantana_20.08.2020.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы

Татар Бизнәсе авылында

1941 – 1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында

 Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән авылдашларыбыз исемлеге язылган истәлек һәйкәлен ачу  тантанасы эшкәртмәсе

Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна,

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы

 “Беренче номерлы Иске Чүпрәле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 “Бабамнар васыяте” җыры яңгырый (Рөстәм Сәрвәров музыкасы, Рөстәм Бакиров сүзләре)

Алып баручы. Мөхтәрәм кунакларыбыз, читтә яшәп тә туган як мәнфәгатен кайгыртып яшәүче, туган җиргә һәрчак ярдәм итеп торучы бөек шәхесләребез, туган туфракка берегеп, туган нигез җылысын  саклап яшәүче  газиз авылдышларыбыз, остазларыбыз-укытучыларыбыз, туган-тумачаларыбыз, тирә-күршеләребез, бала-чагалар! Исәнмесез! Хәерле көн! Хәерле сәгатьтә хәерле очрашулар булсын!

Быел без Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Совет солдатлары зур батырлык үрнәкләре күрсәтеп, һаман алга барды.  Якташларыбыз да Бөек Ватан сугышының дәһшәтле яуларында катнашты.

Илебез азатлыгы өчен яу кырында ятып калган каһарман авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл салынган. Бүген без дәлилләнгән мең еллык шанлы тарихлы Бизнәбезгә, әби-бабаларыбызның кендек каны тамган туган җиребезгә бер гаилә – Үтәш би нәселе булып, “Истәлек аланы”на җыелдык!

Әйдәгез, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре буенча, иң элек авылыбызның хөрмәтле хәзрәте Ярулла  Алимҗан улы Салиховның хәер-фатихасын тыңлыйк. Рәхим итегез, хөрмәтле хәзрәт.

Ярулла хәзрәт азан әйтә, изге теләкләрен юллый.

 Алып баручы.

Аллаһның рәхмәте булсын Сезгә, хөрмәтле хәзрәт! 

Бүген без, истәлек аланына исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, 1941 – 1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән батырларга багышланган һәйкәл ачу тантанасына җыелдык.

Тантананы ачып җибәрә Чүпрәле муниипаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Харисович Сатдинов. Рәхим итегез, хөрмәтле Данис Харисович!

Д.Х.Сатдинов чыгышы 

(Һәйкәлгә чәчәк салу)

Алып баручы.

Бик зур рәхмәт, хөрмәтле Данис Харисович! Районыбыз өчен кылган изге эшләрегезнең әҗер-савабын күрергә насыйп булсын, гаиләгезгә иминлек, бәрәкәт, тыныч тормыш телибез.  

Аланыбыз түренә халыкара конкурслар лауреаты, башкалабызның филармония солисты Рөстәм Насыйбуллинны чакырабыз.  “Батырларга!” Рөстәм Бакиров сүзләре.

Рөстәм Насыйбуллин җырлый

Алып баручы.

Яу кырында калган дусларыңны

Чыгармадың, әткәй, хәтердән.

Батырларга мәңге рәхмәтле без -

Алар илгә Җиңү китергән! – дип яза ватанпәрвәр галим, шагыйрь, әле генә  яңгырап үткән җырның авторы Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров.

 Әйдәгез, күренекле авылдашыбызның үзен чакырыйк әле.

Медицина фәннәре кандидаты, Казан шәһәренең 18нче болница җитәкчесе,  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, Казан шәһәре Думасы депутаты, “Туган авылым – Татар Бизнәсе.  Аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге” исемле киң колачлы проект җитәкчесе, Татар Бизнәсе авылының бөек улы – Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров!

 Рәхим итегез, хөрмәтле Рөстәм Сәйфуллович!

Рөстәм Сәйфуллович чыгышы.

Һәйкәлгә чәчәк салу

Алып баручы.

Хөрмәтле Рөстәм Сәйфуллович! Халык мәнфәгатен кайгыртуда, яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә мөһим өлеш керткәнегез өчен, Сезгә барлык Бизнә халкы исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәккә яңа идеяләргә сезгә Аллаһы Тәгалә илһам, акыл-зиһен, көч-куәт бирсен.

1941 нче елның 22 нче июнь таңында фашист илбасарлары, безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тота. Бөек Ватан сугышы башлана.

Бөек Ватан сугышы – 1 418 көн дәвам итә.

Илебез  27 милион кешесен югалта.

Татарстаннан – 560 меңнән артык кеше көрәшкә күтәрелә.

Чүпрәле  районыннан –14 375 кеше сугышта катнаша, шуларның  8  меңе яу кырында ятып кала.

Татар Бизнәсе авылыннан Бөек Ватан сугышында 282 кеше катнашкан. Шулардан 197 авылдашыбыз Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә яу кырында һәлак булган, 85 авылдашыбыз туган ягыбызга җиңү яулап кайткан.

Аларга багышлап, бер минут тынлык игълан ителә.

Бер минут тынлык. Язмада метроном, фон бирүче музыка

Алып баручы  (Р.Фәйзуллинның “Онытма син” шигыреннән өзек сөйли)

Бел син ерак бабайларның
ничек итеп көн иткәнен,
ни иккәнен, ни чиккәнен,
нинди уйлар, нинди моңнар
безгә калдырып киткәнен.


Исеңдә тот, аларның син
сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен,
зинданнарда интеккәнен...

Горур сүз әйт, сорасалар:
ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
үз тарихын анык белгән!

(Фон бирүче  музыка бетә)

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан, “Һичкем онытылмас, бернәрсә дә хәтердән җуелмас” дигән гыйбәрә аша районыбызда күп төрле чаралар үткәрелеп тора. Район үзәгендә каһарман якташларыбыз истәлегенә батырлар  аллеясы торгызылды.

Татар Бизнәсенең яшь буыны да ватанпәрвәр шәхесләре үрнәгендә үз тарихын әйбәт белеп үсә.

Хәзер сүзне Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән авылдашларыбызның оныкларына бирәбез.

Укучылар чыгышы.

 

Укучыларның кулында Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының фоторәсемнәре  һәм чәчәкләр

Чәчәкләр салу

Алып баручы.

Сугыш елларында безнең якташлар фронтларда төрле дәрәҗәдә батырлыклар күрсәтеп, илгә танылдылар. Күбесе каһарманлыклары өчен һөкүмәтебезнең орден-медальләренә лаек булдылар.

Туган ягыбызга җиңү яулап кайткан кыю авылдашыбыз Сәйфулла Атаулла улы Бакиров, сугышта батырлыклар күрсәтеп, «Ленинград оборонасы өчен» медале, «Батырлык өчен» медале, «Кызыл Йолдыз» ордены, 2нче һәм 3 нче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә.

Гайфулла Нурмөхәммәт улы Азизов 1нче һәм 2нче дәрәҗәдәге орденнар белән бүләкләнә.

Тылда калган карт-корылар, бала-чагалар “Барысы да фронт өчен, җиңү өчен!” шигарен төгәл үтәп, көнне төнгә ялгап, үзен-үзе аямыйча хезмәт куя. Фронтлардагы сугышчылар өчен авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерәләр, җылы киемнәр, тәмле ризыклар, теләктәшле хатлар аша йөрәк җылыларын җибәреп торалар.

Ә хәзер аланыбыз түренә Мөхтәрәм авылдашларыбызны:

Татар Бизнәсе мәзине Нурулла абый Юмангулов, лаеклы ялдагы ветеран укытучыбыз Рәшит         абый        Айсинны чакырабыз! Рәхим итегез!

Нурулла Юмангулов, Рәшит Айсин чыгышы

Алып баручы.

Сез безгә гыйлем нигезләрен төшендердегез, әхлак кануннарын өйрәттегез: киләчәгебез өчен якты юл ачтыгыз. Сездә безнең дөньяга карашыбыз киңәйде. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле остазларыбыз!

Газиз авылдашларыбыз, кадерле кунаклар! Сезнең игътибарыгызга Калимуллина Зөлфия башкаруында җыр тәкъдим итәбез.

“Кичер, әнкәй, кайта алмавымны.”

Зөлфия Калимуллина җырлый

 Алып баручы

Истәлек аланының проектын тәкъдим иткән, аны авылыбызда булдырган Чүпрәле районы Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Мансур улы Җамалетдиновны аланыбыз түренә чакырабыз. Рәхим итегез!

Марс авыл җирлеге башлыгы Р. М. Җамалетдинов сөйли.

Алып баручы

Рәхмәт Сезгә, Рәфикъ Мансурович! Эшләрегездә җиңеллек, уңышлар телибез!

Хәзер Ринат Рәхмәтуллин  башкаруында  “Тормыш китабы” җырын тыңлап үтәбез.

Ринат Рәхмәтуллин  җырлый.

Алып баручы

Әти-әни, Туган җир,  туган як, туган авыл, авылдашлар  –  кеше өчен иң изге төшенчәләр. Менә шушы хакыйкатьне күңеленә ана сөте белән сеңдергән галим Рөстәм Бакиров җитәкчелегендәге “Туган авылым – Татар Бизнәсе.  Аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге” исемле киң колачлы проект эше кысаларында, туган авылга матди һәм рухи яктан ярдәм итү максатыннан,  дистә елдан бирле күптөрле чаралар, шул исәптән билгеле бер темага багышланган авыл көннәре үткәрелеп килә. Бүген дә шундый чараларның чираттагысының шаһитлары булдык. Аны оештыруда ярдәмен күрсәткән “Безнең тамырлар” оешмасы, шәхсән аның җитәкчесе Фәнис Айсинга, Аксу җәмгыяте җитәкчесе, продюсер Рөстәм Сәрвәровка Татар Бизнәсе авылы исеменнән рәхмәтләребезне белдерәбез, эшләрендә уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Бөек Җиңүгә 75ел, Россия күләмендә хәтер һәм дан елында башкарылган чара буларак, бүгенге тантаналы вакыйга  да тарихка кереп калыр. Үзләренең яшьлекләрен, сәламәтлекләрен, гомерләрен илебезнең бәйсезлеге өчен биргән авылдашларыбызның батырлыгы безгә үрнәк булып тора. Без алар белән горурланабыз. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Рөстәм Насыйбуллин “День Победы” (В. Харитонов сүзләре, Д.Тухманов        музыкасы) җырын башкара.

Авылдашлар һәйкәлгә чәчәкләр куя.

Кадерле кунаклар, газиз авылдашларыбыз! Яраткан җырчыбыз Ринат Рәхмәтуллин безгә бүләккә бер бәйләм җырлар алып килде. Әйдәгез, рәхәтләнеп тыңлыйк әле. Алты тапкыр “Алтын барс” премиясе лауреаты, татар эстрадасының популяр автор башкаручысы Ринаи Рәхмәтуллин!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 класс. Контроль эш. Татарстан Республикасы.

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен "Татарстан Республикасы" темасына  контроль эш, 2 вариантта төзелде....

Татарстан Республикасы мэгариф законы

Татарстан Республикасы мэгариф законы...

Татарстан Республикасы конституциясе

Татарстан Республикасы конституциясе...

Татарстан Республикасы Законы

Татарстан Республикасы Законы...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Субаш төп гомуми белем мәктәбе. Бәяләмә

Балтач муниципаль районы Субаш төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Васильева Гөлназ Фазиловнага бәяләмә....

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...