“Театрның йөзек кашы” (фәнни-эзләнү эше)
статья по краеведению

Рамзия Хаккыевна Зиннатуллина

Менделеев районы Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Эзләнү эшенең җитәкчесе: Зиннәтуллина Р.Х., Турай урта мәктәбе музее җитәкчесе

            “Театрның йөзек кашы” (фәнни-эзләнү эше)

Тарихы, мәдәнияте шактый бай безнең  Турай авылының .Туган якның танылган шәхесләрен  өйрәнү безнең Менделеев  төбәгендә еллар дәвамында, еллар арткан саен, аның эшләгән эше дә үсә бара. Безнең төбәктә туган якны өйрәнүнең максатлары һәм бурычлары күп төрле. Мәктәптә  туган якны өйрәнү юнәләшендә җитди генә эшләр башкарыла: музей, әдәби почмак, түгәрәкләр эшли, тупланган материаллар укыту — тәрбия процессында файдалыныла. Якташ әдипләр, алар белән бәйләнешле сәнгать әһелләре, хезмәт һәм сугыш ветераннары да өйрәнелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teatrnyn_yozek_kashy.docx22.44 КБ

Предварительный просмотр:

Менделеев районы Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Эзләнү эшенең җитәкчесе: Зиннәтуллина Р.Х., Турай урта мәктәбе музее җитәкчесе

“Театрның йөзек кашы” (фәнни-эзләнү эше)

  Кереш.

Тарихы, мәдәнияте шактый бай безнең  Турай авылының .
Туган якның танылган шәхесләрен  өйрәнү безнең Менделеев  төбәгендә еллар дәвамында, еллар арткан саен, аның эшләгән эше дә үсә бара. Безнең төбәктә туган якны өйрәнүнең максатлары һәм бурычлары күп төрле. Мәктәптә  туган якны өйрәнү юнәләшендә җитди генә эшләр башкарыла: музей, әдәби почмак, түгәрәкләр эшли, тупланган материаллар укыту — тәрбия процессында файдалыныла. Якташ әдипләр, алар белән бәйләнешле сәнгать әһелләре, хезмәт һәм сугыш ветераннары да өйрәнелә. Туган якны бу рәвештә тикшерү эшне тагын да төрләндерә, тагын да кызыклырак һәм файдалырак итә. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә, музейларда «Туган ягым —  Кама төбәге», «Туган ягым — яшел бишек», «Шушы яктан, шушы туфрактан без!», "Әллүки", «Шигьри тамчылар», «Син сазыңны уйнадың...», «Моңлы аһәң» кебек әдәби почмаклар, стендлар, газеталар бар. Бу почмакларда район турында китаплар, газета — журналлар, шушы төбәктә туып үскән әдипләрнең рәсемнәре, әсәрләре, мәкаләләре алып тора.
Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләүдә туган як тарихын өйрәнү зур ярдәм итә. Киләчәк буынның нигез ташы истәлекләрдән салына, музейлар берләштерә. Булган мирасыбызны көлгә әйләндермәскә музейлар ярдәм итә. Кызыклы эшнең кызыксынучылары да була аның. Музей -укучылар өчен белем чыганагы һәм иҗат мәйданы.

   Максаты: Авылыбызның  күренекле шәхесе Татарстанның атказанган артисты – Фаттахов Мәүҗит  абыйның тормыш һәм иҗат юлын  өйрәнү, укучыларда аның  белән горурлану хисе уяту;

        Без түбәндәге  бурычлар куйдык:

1. Татарстанның атказанган артисты – Фаттахов Мәүҗит Нәҗип улының

мәктәп музеена бүләк иткән шәхси документларын өйрәнне дәвам итү.

2. Артист белән очрашулар уздыру.

3. Сәнгать бүлмәсендә  Мәүҗит абыйның иҗатын чагылдырган почмак ясау.

4. Музей бүлмәсендә Мәүҗит абыйның шәхси документларыннан торган

почмакны  яңарту.

 Төп өлеш. Алтмышынчы еллар – әдәбият, сәнгать, мәдәният, шигърият өчен иң эзле, хәерле, игелекле еллар. Шул чорда иҗтимагый мәйданга шаулап-гөрләп, үз тавышларын яңгыратып яшьләр килеп керә. Бу башкалабыз Казан өчен генә хас күренеш түгел иде. Заман Минзәлә, Әлмәт  театрларына да үз сулышын өрә. Алар сәхнәсенә дә бер төркем сәләтле яшьләр кыю рәвештә аяк баса. Минзәлә драма театрына Ания һәм Мәүҗит Фаттаховлар пәйдә була. Сабир абый Өметбаев Минзәлә театрының артистлары өчен беренче сәхнә укытучылары, остазларына әверелә.Шул ук вакытта алар бердәм сулыш белән яшиләр, театрга яңача тоемлау,яшәү халәте бүләк итәләр. “Без бүген үзебез хуҗа” дигән сыман, иҗат дилбегәләрен үз кулларында ышаныч белән ныклап тоталар. Күп тә үтми аларны тамашачы таный башлый, үз итә,ә соңрак алар театрның нигез ташын тәшкил итәләр.

    Мәүҗит Фаттаховны да, башкаларны “тапкан” сыман, Сабир абый Алабуга культура –агарту училищесыннан эзләп таба, үзләренә эшкә чакыра, бу каракучкыл чибәр егетнең Минзәлә сәхнәсенең герое булачагына ышана.

     М.Фәттахов Менделеев районы Турай авылында дөньяга килә. Җырга, моңга, сәнгатькә һәвәс бу яшь егет район үзәгендә урнашкан Алабуга культура-агарту училищесына юл тота. Шунда аңа язмыш елмая да инде, Ул Ания апаны очрата, шунда аларны Сабир абый да эзләп таба. Искиткеч олы җанлы, сәхнәгә гашыйк, яшьләр белән эш тәҗрибсен уртаклашырга һәрвакыт әзер торучы, аларның иҗат мөмкинлекләрен, үсеш баскычларын, кая күтәреләчәкләрен төгәл тоемлаган бу режиссёр театрга килгән яшьләргә таяна.Нәкъ шушы соңгы еллардагы буын аша ул, сәхнә остасы буларак, үз сүзен янәдән куәтләргә, үзенең талант көчен алар иҗаты аша тагын бер тапкыр расларга омтылды. Сәхнәгә аяк атлаганда Мәүҗит абыйга -23 яшь, ә хатынына, беренче көннән үк соклангыч гүзәл яшь  артиска Аниягә нибары 20 генә  була.  Алар беренче көннән үк театрның бизәгенә, яменә әверелделәр, Ләйлә белән Мәҗнүндәй, тамашачыларның күз күрке булдылар. Айлар, еллар әйләнәсендә бергә сәхнәгә чыктылар, репетиция ясадылар, сәхнәнең тылсым көченә бирелеп, ел дәвамында диярлек гастрольдә йөрделәр, өйгә – Минзәләгә кайткан арада яңа рольләр өйрәнделәр, балалар үстерделәр, районның җәмагать эшләрендә актив катнаштылар (берәр төрле тантана алардан башка узды икән?), гомумән, иҗат утында янды-көйделәр, тормыш мәшәкатьләреннән өстен булырга тырыштылар. Алтышынчы елларда  “Башмагым” музыкаль комедиясендә төп герой Галимҗанны уйнап халыкка танылды. Монда ул татар егетенең милли характерына хас тапкырлыгын, зирәклеген, шуклыгын, сөйкемлелеген бөтен барлыгында сәхнәдә чагылдырырга отылды. Дөресен әйткәндә, аңар әллә ни уйнарга да кирәкми иде, ул сәхнәдә гел үзе булып калды, табигый рәвештә яшәде һәм чын мәгънәсендә фольклор әсәрләренә хас, шигъри дастаннарда еш гәүдәләндерелә торган, якты төсләргә манчылган уңай герой образын сурәтләде.

        Мәүҗит абый күп уйный, аны театр җәмәгатьчелеге дә яхшы кабул итә. Мәсәлән, инглиз драматургы Бернард Шоуның “Шайтан  шәкерте” буенча куелган  спектакльдә уйнавы “Татар совет театры” дигән китапта: “”Хәрби типлардан”  җил кайсы якка иссә, шул якка борыла торган” һәм ришвәт алудан да тартынмаган сержант  ролендә Мәүҗит абый  уңышлы чыгыш ясый”, дип яздылар. Бер үк вакытта героик та, сатирик та планда яңгыраган бу мелодраммада, яшь артис лирик образ Галимҗанга  капма-каршы жанрданы Брюнделл образын да оста итеп уйный ала. Бу спектакль – театр тарихында аерым бер югарылыкта торган әсәр.

      Мода коллективның барлык артистлары да катнаша. Ә бу исә һәркемгә аерым бер җаваплылык хисе өсти. Мондый классик рольләр белән бергә Мәүҗит абыйга замандаш образларын да гәүдәләндерергә туры килә: С.Шәкүровның “Уракчы кыз”ында Гали, Ф.Әмирханның “Хәят”ендә Ибраһим, Һ. Сафинның “Җыр дәвам итә” Рафик, Х.Вахитның “Соңгы хат”ындагы Зөфәр кебек яшь- җилкенчәкләрне шундыйлар рәтенә кертеп булыр иде. Сәхнәдә күп уйнарга туры килсә дә, яшь артистның йөрәге канәгатьләнү тойгысын тулысы белән тапмый, ул һаман эзләнә, югарырак биеклекләр яулау теләге аны тынычлыкта калдырмый, ул режиссёрлык  профессиясен үзләштерү ниятеннән дә эзлекле адым ясый. Театрда куелган күп кенә спектакльләрнең режиссёр ассистенты була.

     1974 елда Казан мәдәният институтының режиссёрлык факультетын читтән торып тәмамлый. Диплом эше итеп үзбәк драматургы Каххарның “Әниләрем – бәгырь кисәкләрем” дигән комедиясен сәхнәләштерә. Бу очракта ул бер зирәклек күрсәтә. Минзәлә театры асылда күчмә театр, ул гомер буе  бригада системасы белән эшли, бу исә  бер театр эчендә ике-өч театр хасил булган дигән сүз. Күп  вакытларда артистлар коллективы ел әйләнәсенә бер-берселәре белән күрешә  алмый интегәләр. Ә Мәүҗит абыйга диплом эшен эшләргә, спектакль  куярга кирәк. Менә шунда ул Минзәлә үзәгендәге пенсиядәге өлкән буын артистларны театрга җыя һәм алар белән бергәләп менә дигән спектакль чыгара. Аннан соң да Мәүҗит абый Т. Абдумамулловның “Соңгы хөкем”, С.Шәкүровның “Габсаттар бабайның Кырымга сәяхәте” кебек театр репертуарын бизәгән әсәрләр куя. Менә шулай әйбәт кенә эшләп ятканда, югары белем алган М.Фаттаховка район хуҗалары Минзәлә мәдәният йортының директролык вазифасын йөклиләр, танылып килә торган артист ун еллап шунда эшләргә мәҗбүр була. Эш кайда да эш инде, тик күңел китеклеге генә үзен сиздерә, үртәнеп куйган вакытлары аз булмый. Сәхнә бит ул үзенә “хыянәт” иткәнне яратып бетерми:

“Минем белән шаярырга уйладыңмы? Барып чыкмас,энекәш! – ди сыман ул. Мәүҗит абый белән Ания апа ун елдан соң акрынлап яңадан ( Ания апа шулай ук атказанган исеме алуына карамастан, Минзәлә театрында постановка мөдире булып эшли) сәхнәгә кире кайталар һәм театр аларны, үз балаларын кочаклагандай, өр-яңадан кабул итеп ала. Тик алар элек театрның балалары булсалар, хәзер исә аның тулы хокуклы хуҗысы, өлкәннәргә хас дәрәҗәле түр кешеләре, Галиҗәнап артист исемен горур йөртүче артистлар булып кайталар. Соңгы дистә ел эчендә уйнаган рольләрне санный китсәң, алар шактый күп һәм гаять төрлеләр. Аларның һәркайсына артистның җан кыйпылчыгы салынган.

         Минзәлә театрының Казандагы соңгы гастрольләренең берсендә Ф.Әмирханның “Тигезсезләр” драмасы күрсәтелә. Сафиулла карт ролен М.Фаттахов башкара. Төп тема – иҗтимагый, шәхси тормышыбыздагы тигезсезлекләрнең кешеләр күңелендә калдырган җәрәхәтле эзләре, туып килүче татар буржуазия вәкилләренең эчке каршылыклары. Бу тема бүген дә көн үзәгендә, дисәк, ялгышмабыз. Фәттәховның Сәфиулла бае – үз тормышының төпле бер нигезгә корган татар сәүдәгәре. Төс-кыяфәте белән ул андый кычкырып торган котсыз, ямьсез, кеше түгел, киресенчә, зәвык белән киенгән, кешеләр белән мөгалләмәсендә үзен тиешле  югарылыкта тота, дорфалыкның эзе дә юк, тик менә яңа туып килгән иҗтимагый мәйданга аяк атлаучы яшь буын вәкилләрен аңлап бетерә алмый, күңеле белән аларны кабул итми. Аның көне узган. Йөрәге белән Сәфиулла  моны яхшы сиземли, тоя, тормышның җимерелүе итеп кабул итә. Артист бу рольне гаҗәеп бер тыйнаклык, пөхтәлек һәм төгәллек  белән башкарып чыга.

 1997 ел театр коллективы, Мәүҗит абыйның сәхнәгә чыгуын түземсезлек белән көткән , уңышларына сөенгән, иҗатына куанып, театр сөюче күпләгән тамашачыларның да олы бәйрәменә әверелә. Мәүҗит абый 60 еллык юбилее уңаеннан иҗат бәйрәме була.

    Хәзерге вакытта М.Фәттахов лаеклы ялда, без Турай урта мәктәбе укучылары  аның белән очрашулар оештырабыз, музейга бүләк иткән шәхси документлары буенча иҗатын өйрәнәбез. Күп санлы Мактау кәгазьләрен, Грамоталарны карагач, Мәүҗит абый һәм тормыш иптәше Ания апаның талантлы артистлар булуына танын бер кат ышанасың, барлыгы 5 дистәгә якын алар... Артист иҗатына дөрес һәм төгәл  бәяне  тамашачы бирә, юбилярның котлау открыткалары, йөрәк җылысы белән язылган хатлар шул турыда сөйли. Мәүҗит абый гаять төгәл кеше, без  аның гаилә альбомын карагач соклануыбызны яшерә алмадык! Монда аның иң беренче уйнаган роленнән башлап Сәмарканд, Ташкент, Гагра, Мәскәү шәһәрләрндә төшкән фотосурәтләре тупланган.

    Безнең мәктәп музеенда дистәләгән район, республика, чит өлкә газеталары бар, анда артист иҗаты даими рәвештә  төрле мәкаләләрдә чагылган. Туган якны, аның данлыклы кешеләрен өйрәнү түгәрәктә шөгельләнүчеләгә патриотик тәрбия чыганагы, өлге булып тора. Без шундый авылдашыбыз булуы белән чын күңелдән горурланабыз, аның иҗаты алдында баш иябез. Аңа исәнлек-саулык телибез.

Йомгак.
   Күргәнебезчә, әдәби туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия. "Әгәр шәхесне аңларга теләсәң, аның туган ягында бул", — ди Гете. Дөрестән дә,әгәр иҗат кешесенен яки язучыны язган әсәрен аңларга теләсәң, беренче чиратта, аның туып — үскән төбәге, табигате һәм тормыш юлы белән танышырга кирәк. Шулай ук, мәктәптә әдәби туган якны өйрәнүнең дә әһәмияте бик зур, Туган якны өйрәнү  укучыда туган төбәгенә, халкына, Ватанына мәхәббәт арта, язучы якташлары белән горурлану хисе уяна.
   Безнең туган төбәгебез тарихы белән кызыксынучыларның саны әлегә бармак белән санарлык кына булуы бик аяныч. Борынгылык юк дәрәҗәсендә, без аның тапканын да кадерләп саклый белмәгәнбез.
Мирас…
   Ул буыннан — буынга күчеп килә торган байлык.
Матди байлык ул — фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлыгы, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгамәләсе, гореф — гадәте -мәңгелек.
   Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, иҗатында, гореф — гадәтендә, фикерләү сәләтендә буыннан -буынга күчеп калган риваятьләрендә саклана. Бай мирасыбызны өйрәнеп, үстереп киләчәк буынга түкми — чәчми генә җиткерәсе иде. һәрбер кеше, мин үземнең балама нинди рухи мирас калдыра алам, диеп уйлансын иде. Ул мирас буыннан -буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.
Тарихыбызның бу өлкәсенә туган як сөючеләренең саны ишәйсен, эзләре суынмаса тырышлык бушка китмәс, туган ягыбызны өйрәнү музее— яңа мәгълүматлар, истәлекләр белән тулыланыр, тарихы баер. Моңа бүгенге көндә без дә үз өлешебезне куябыз.

Кулланылган әдәбият:

  1. Газета « Вечерний Свердловск»,  17   июня 1968 года;
  2. Газета « Ватаным Татарстан», 21 декабрь 1998 ел, “Театрның йөзек кашы”;
  3. Газета «Заря Коммунизма» ,11 октября 1968 года;
  4. Газета «Коммунизм таңы», 26 март 1969 № 36 “Кеше күңеле”
  5. Газета «Минзәлә»,19 декабря 1996 года;
  6. Газета  “Мендеелеевские новости”, 27 декабря 1997 года;
  7. Газета “Менделеев яңалыклары”,  13  декабрь 1997 ел;
  8. Газета «Новая Кама» , 15 октябрь 1998 ел;
  9. Газета «Социалистик Татарстан» 28 май, 1967 ел , “Сәхнә каһарманы” ;
  10. Газета «Социалистик Татарстан»
  11. Газета «Советская Татария» 19 июня 1973 год;
  12. Журнал “Крестьянка» , 1970 год, июль «Национальное искусство – гордость Татарии»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Русская каша - сила наша.

ГК СОУ СКОШИ VIII вида г.Ковроваправиловедение (здоровый образ жизни) 4 класс Русская каша-сила наша. Цель:  Расширение представлений детей о крупяных культурах, ...

Презентация к уроку технологии: Каша — кормилица наша

Дидактический материал к урокам технологии....

Конспект открытого урока сбо для 5 класса " Каша-пища наша"

Конспект открытого занятия по социально-бытовой ориентировке для 5 класса для слабовидящих детей с легкой степенью умственной отсталости....

разработка к уроку Домашнее чтение "Сладкая каша" "Der suesse Brei"

В разработке применяются задания на контроль усвоения лексики, задания напрвленные на развитие навыков поискового чтения....

Интегрированная образовательная деятельность по обучению детей татарскому языку в ДОУ "КАРГА БОТКАСЫ - ВЕСЕННИЙ ПРАЗДНИК "КАША ДЛЯ ГРАЧЕЙ"

Первыми вестниками Весны являются грачи. С давних времён наш народ с уважением относился к этим птицам. И в честь их прилёта люди устраивали праздник «Карга боткасы» - «Каша для грачей». Главными учас...

урок по СБО "Каша - традиционное русское блюдо"

конспект урока по СБО в 6 классе...

Театрализованное представление по мотивам р.н.сказки "Каша из топора".

Театрализованное представление по мотивам р.н. сказки "Каша из топора" можно включать как самостоятельный номер в различные детские тематические праздники и досуги .Наши ребята подготовили этот номер ...