"Хуҗиәхмәт Мәхмүтов – милләтем горурлыгы."
методическая разработка по краеведению (5, 6, 7, 8, 9 класс)

Сибгатуллина Гульшат Мубаракзяновна

Әдәби-музыкаль кичә ике олы бәйрәм: якташ язучыбыз Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның тууына 90 еллык юбилее (2023нче елда) һәм Халыкара  туган телләр көне уңаеннан үткәрелә. Кичәдә укучылар тарафыннан фольклорчы галимнең балачагы, мәзәкләре сәхнәләштерелә, тормыш юлы һәм иҗаты күзаллана. Кичәнең икенче өлеше телләр көненә багышланган. Бәйрәм Ак калфак оешмасы вәкилләре белән берлектә үткәрелә.

Чараның максаты төбәгебезнең галиме Х.Мәхмүтовның кыскача гына тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып китү, Ак калфак оешмасы вәкилләре белән әңгәмә үткәрү, балаларга әхлак тәрбиясе бирү, туган телебезгә карата горурлык хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл huzhihmt_mhmutovnyn_tuuyna_90_el.docx22.06 КБ

Предварительный просмотр:

Мөбәрәкшина Ләйсән Зәбир кызы,

Мамадыш шәһәре өченче номерлы урта

гомуми белем мәктәбенең педагог-китапханәчесе.

"Хуҗиәхмәт Мәхмүтов – милләтем горурлыгы."

(Хуҗиәхмәт Мәхмүтовка багышланган  

әдәби-музыкаль кичә)

1 алып баручы:  Нинди матур минем туган авылым!

                              Җир шарында тиңнәр юк аңар

                              Киң кырларда үсә мул игеннәр,

                              Челтерәп ага талгын чишмәләр.

2 алып баручы. Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тота авылым.

Малайлар чыга.

Малай: егетләр, карагыз әле, бүген нинди матур көн. Әйдәгез ял итеп, бераз уйнап алыйк.

Малай: Әйдәгез, әйдә “Кузлалы” уйныйбый. Йә, чыгарыгыз эле кузлаларыгызны.

Малай: Әйдә, Хуҗи син башла.

Хуҗи: Була ул егетләр, әйдәгез.

Кызык-мызык сөйләшәләр, уйныйлар.

Хуҗи: Шамил, син нигә кичә ат сакларга төшмәдең?!

Шамил: И-и, арылган, йоклап киткәнмен бит,  малай.

Хуҗи: Һи, күп нәрсә югалттың син...

Шамил: Нәрсә, нәрсә, күп нәрсә нәрсә соң ул?

Хуҗи: Менә малай Нурмөхәммәт, Вәли мин учак тирәли утырабыз шулай, Солавын чокырыннан килеп чыкмасынмы Шүрәлегә ошаган бер җен.

Шамил: Кит, малай, алдыйсың, әкиятләрдә генә була бит ул.

Хуҗи: Әкият сиңа, әнә малайлардан сора, нәкъ үзе иде, маңгаендагы мөгезләренә кадәр күрдек, ике күзе дә ялтырый иде.

Шамил: Һи, Хуҗи, син гомергә мәзәкче, әкиятче булдың, бу юлы да мине үзеңнең әкиятләрең белән сихерләмәкче булдың

Хуҗи: Я, ярар, ышанма, бүген кич тагын чыгар эле, бүген төшәсеңдер бит, ат сакларга.

Малайлар: Йә, әйдәгез, сүз боткасы ясамыйк, Ушмы суында балыклар сикерешә, шунда балыкка барабыз!

Барысы: Әйдәгез, әйдәгез.

1 алып баручы: Балачак- һәркемнең күңелендә истә калырлык матур мизгелләр бүләк итә. Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның да балачагы ямьле Ушмы буйларында үткән. Бу аның гыйльми эшчәнлегенә илһам биргәндер,  күрәмсең.

2 алып баручы: Фольклорчы галим... Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Халыкара Төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов.

1 алып баручы: Бүген якташыбыз Хуҗиәхмәт Мәхмүтовка 90 яшь булыр иде.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

Килеп торсын иде көткәне.

2 алып баручы: Ул 1933 елның 15 февралендә Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында дөньяга килгән. Шунда ук җидееллык мәктәпкә укырга керә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 1944 елда гаиләләре белән Мамадыш шәһәренә күченәләр. Шунда урта мәктәпне тәмамлагач, Хуҗиәхмәт Мамадыш районы Көек Ерыкса җидееллык мәктәбендә физика-математика укыта. 1953—58 елларда КДУның тарих-филология факультетында укый һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. Уку дәверендә татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән лаборант булып эшли. 1960 елларда Буа районы "Яңа юл" газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь Вазыйфаларын да башкара әле ул. Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтындагы эшчәнлеген исә 1966 елда "фольклористика" белгечлеге буенча аспирант буларак башлап җибәрә

1 алып баручы:

Челтер-челтер ага чишмә,

Һич тә тыймалы түгел.

Ә сулары шундый йомшак,

Эчеп туймалы түгел.

Кызлар килә чишмәбезнең

Салкын суын эчмәгә.

Су эчкәндә үзеннән-үзе

Баш иелә чишмәгә.

Бию түгәрәгендә шөгыльләнүче кызлар башкаруында “Су юлы” биюе (“Бормалы су” көенә).

2 алып баручы: Мәктәп еллары Түбән Ушмы авылында уза. Хуҗиахмәт Мәхмүтов бигрәк тә әдәбият дәресләрен үз итә. Китаплар укырга бик яраткан.

Алгебра исемле кыз

Бер егет, укымышлы күренәсе килеп, китапханәддән көн саен бер китап ала да, икенче көнне укымыйча кире тапшыра икән. Китап бирүче кыз бер көнне аңа Алгебра дәреслеген биреп җибәргән. Егет икенче көнне аны тапшырырга килгәч, кыз сораша башлаган:

  1. Кызык китапмы?  Нәрсә турында?

Егет бик белгәндәй сөйләп киткән:

  1. Әй, әллә нәрсәсе юк ла. Алгебра исемле бер кыз маҗаралары турында, - дигән.

Ерак китә алмассың

Бер студентны, укып бетергәч, Владивостокка җибәрергә теләгәннәр. Студент әйткән:

  1. юк, юк! Мине шушы шәһәрдә генә калдырыгыз. Мин еракка китә алмыйм.
  2. Ни өчен?
  3. Чөнки миңа профессор әйтте: “Белемең бик сай, бу белемең белән ерак китә алмассың”, - диде.

1 алып баручы: 1953—58 елларда КДУның тарих-филология факультетында укый һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтындагы эшчәнлеген исә 1966 елда "фольклористика" белгечлеге буенча аспирант буларак башлап җибәрә.Х. Мәхмүтов студент вакытта иптәшләре белән Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Төмән. Пермь, Чиләбе якларында фольклор җыю белән шөгыльләнә

Сценка

4 укучы, рюкзаклар аскан авыл өенә керәләр.

Студент 1: Хәлләрен ничек, Әсма түти.

Студент 2 : Исән-сау гына яшәп ятасыңмы?

Әби: Аллага шөкер әле, оланнар. Ни йомыш белән йөрисез?

Студент 3: Без студентлар, фольклор җыю белән шөгыльләнәбез.

Студент 4: Сезнең хәтер сандыгыгыз буш түгелдер әле, Әсма түти?

Әби: И-и-и балакайларым, бик изге эш белән йөрисез икән. Безнең әнкәй әйтә торган иде: Теле барлар халык булган,

                     Теле юклар балык булган.

Тел юкка чыга бит, оланнар. Тел язмышы сезнең кулларда. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр.

Безнең әткәй, болайрак дип әйтә иде: Татлы тел иясенә бал ашатыр, Татсызы-  таяк ашатыр.

Студент 1: Рәхмәт, түти. Син безгә бик булыштың.

Әби: Күрше Мөгаллимәгә кереп карагыз әле. Ул да бик күп мәкальләр белә.

2 алып баручы: Туган оясыннан аерылган кош

                                  Канатына мәңге ял тапмый.

                                 Туган телен яратмаган кеше,

                                 Башкаларның телен яратмый.

1 алып баручы: Халкым теле миңа – хаклык теле.

                             Аннан башка минем телем юк.

                             Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

                             Иле юкның гына теле юк.

Җыр.........................................................

2 алып баручы: 21 нче февраль “Халыкара туган тел көне” билгеләп үтелә. Бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Хуҗи Мәхмүтов - төрле төбәкләргә чәчелгән татарларның халык авыз иҗатын җыю, туплау белән шөгылләнгән галим. Телебезнең үткәнән саклап калуда аның өлеше зур.

5 А сыйныф укучылар шигырьләр сөйлиләр

 Аңла, балам...

Илләр, телләр, диннәр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

                          Куштым сиңа сайлап матур исем –

                         Җисемеңә туры килсен ул.

                        Милләтеңнең бер мирасы итеп,

                        Әткәң - әнкәң биргән исем ул.

         Вакыт белән бергә үзгәрә бел

         Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

        Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

        Бу – Ватанны сату белән бер.

                      Син тугач та, ана сөте белән

                      Иренеңә тамган туган тел.

                      Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

                     Онытуың булыр, балам, бел!

                                                           (Сания Әхмәтҗанова.)

1 алып баручы: Бездә кунакта районыбыз җирлегендә эшләп килүче хатын-кызлар аккалфак оешмасы. Әйдәгез, хәзер аларга сүз бирәбез. Рәхим итегез.

........

1 алып баручы: Алтын җыйма, йортлар куйма,

                             Мираска дип балаңа.

                             Иң кадерле мирас итеп,

                             Туган телең бир аңа.            

                             Онытмагыз, бу дөньяда

                             Иң зур бүләк бер генә -

                             Көмеш чыңлы, талгын моңлы

                             Газиз туган тел генә.

2 алып баручы: Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа тугрылыклы булып, үз телебезне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармаска кирәк. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз да чәчәк атар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес :Ф.Мөхәммәтова -районыбыз горурлыгы.

Ачык дәрес.7 нче сыйныфта үткәрелгән дәрес укучылар өчен файдалы дәрес булды дип уйлыйм..Без укучыларым белән Нурлат җиреннән чыккан талатлы кешеләр, , аларның иҗатлары белән даими кызыксынабыз,ул кеш...

Милләтебез горурлыгы - Г.Утыз Имәни.

Урок по теме "Милләтебез горурлыгы-Г.Утыз Имәни" для учащихся- татар 10 класса русской школы. В этом план-конспекте дается полная характеристика жизни и творчества видного татарского деятеля-Г.Утыз Им...

Татар теле – милләт горурлыгы.

Татар теле – милләт горурлыгы.Тел турында дистәләгән, йөзләгән мәкальбар. Әле  алар да аның бөтен сыйфатын аңлатыл җиткерә микән?! Үз телеңнең кадерен белү өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк. А...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Әлмәтем-горурлыгым.

Әлмәт шәһәренең 60 еллык юбилее уңаеннан сочинение өчен материал...

Милли мәгариф - милләт киләчәге

Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...

Тема: Ватаным-горурлыгым

7 сыйныфта тәрбия сәгате(татар тәрбия классы)...