Г.Камал "Беренче театр"
учебно-методический материал по литературе по теме

Марданова Фаузия Хадыевна

Галиәсгар Камалның "Беренче театр" әсәренә анализ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon berenche_teatr.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Галиасгар Камал  “Беренче театр” әсәренә анализ

Жанры: комедия: тормыштагы һәм көнкүрештәге тискәре күренешләрдән көлеп, кешеләргә көлкеле якларны күрсәтеп иҗат ителгән сәхнә әсәре.

Конфликты: пьесаның үзәгендә искелек белән яңалык арасындагы тартыш ята. Каршылыкның бер ягында – театр куйдыртмаска йөрүче Хәмзә бай, икенче ягында балалары, якыннары тора. Каршылыкның төп сәбәбе – беренче театр куелу.

Вәли – Гафифә, Вәли – Биби, Хәбибрахман – Факиһә, Биби – Факиһә, Биби – Фатих, Биби – Хәмзә бай арасында чыккан ярдәмче каршылыклар бу геройларның холык-фигылен, дөньяга карашын ачарга ярдәм итә.

Тема: беренче театр куелу.

Проблемасы: искелек һәм яңалык арасындагы тартыш.

Идея: яңалык,  нинди генә киртәләргә очрамасын, барыбер җиңеп чыга.

Сюжет- композициясе:

Экспозиция: беренче тапкыр татарча театр буласын белеп, Хәмзә байның балалары, якыннары театрга барырга әзерләнәләр, ә Хәмзә бай үзе театрны булдырмаска тырышып йөри. Вәли-Гафифә, Вәли-Биби, Хәбибрахман-Факиһә, Биби-Факиһә, Биби-Фатих, Биби-Хәмзә бай арасында килеп чыккан ярдәмче каршылыклар бу геройларның холык-фигылен, дөньяга карашын ачарга ярдәм итә.

Төенләнеш: Хәмзә байның балалары, якыннары театрга китәләр.

Хәрәкәт үстерелеше: асрау кыз Биби аларның театрга китүләрен Хәмзә байга әйтергә әзерләнә.

Кульминация: Хәмзә бай кайтып керә һәм Биби барысының да театрга китүләрен әйтеп бирә.

Чишелеш: Хәмзә бай нәрсә эшләргә белми, ачулана, көлкегә кала. Яңалык җиңеп чыга.

Сәнгатьчә эшләнеше:

- сюжет- композиция төзеклеге;

- образ-характерларның гаять уңышлы эшләнеше;

  • вакыйга-күренешләрнең үзара тыгыз бәйләнештә төп идеяне ачуга хезмәт итүе.

Укучылар Хәмзә байны – иске фикерле Казан бае, усал, кыланышларын ямьсез итеп күрсәтәләр. Аның “иске фикерле”леге нәрсәләрдә күренә соң?

  • Театр куелуга каршы килүендә, аны куйдырмаска бөтен көчен куюында.
  • Ә нәрсәләр борчый соң Хәмзә байны?
  • 1)Яшьләрнең “урыссымак” булып китеп, милли традицияләрнең югалуы;

2)диннең мәсхәрә ителүе.

Хәмзә бай кебекләр заманында иң түрдә булганнар, һәр җирдә аларга юл бирелгән. Хәзер әнә берсенең дә исе китми: кибетчеләрнең дә, чәч алучының да, үз гаиләсенең әһелләре дә кулыннан ычкынып баралар. Әнә шулар байның кәефен кыра.

Хәмзә бай юкка да усалланып, тузынып йөрүчене гәүдәләндерми. Иҗтимагый да, шәхси дә мәсьәләләр турында уйланып-борчылып йөри торган, конкрет чаралар да күрергә күнеккән эшлекле кеше ул. Г.Камал безнең алга җир кешесен китереп бастыра. Образ бар яктан да начар-кара түгел, гөнаһсыз ак та түгел.

Шәһәр бае, ул гына да түгел, башкала, мәркәз бае. Димәк, Хәмзә байның азмы- күпме зәвыклы икәнлеге шиксез. Аңа шәһәр түрәләре янына да юл ачык: пристав янына да, глава, губернатор янына да керә Хәмзә бай. Юк-бар, тупас, зәвыксыз кешеләрне болар үз яннарына ияләштермәсләр.

Автор төсләрне дә дөрес сайлаган. “Башында бүрек, яшел кәләпүш”. Яшел – ислам дине байрагы төсе. Читекләре аягына сыланып тора, җыйнак һәм матур. Чалбар балагы аңа сыймый, шуңа күрә ул ак тасма белән бәйләнгән. Ак – татарга хас пакьлык, чисталык билгесе. “...Өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның эченнән кыска җиңле камзул кигән...”

Хәмзә байның прототибы – Г.Камалның кайнатасы (хатынының әтисе) була.

Хәмзә бай ролен беренче тапкыр сәхнәдә  Г. Кариев башкара.

 

Сәхнәдә Хәмзә байның бердәнбер аралашкан кешесе – Биби. Ул – Хәмзә байның асравы, аңгыра, әмма үз кирәгенә хәйләкәр, астыртын һәм кыю кыз. Кирәк чакта буйсынучан, кирәк чакта горур, кыю була белә Биби.

Г.Тукай язмышыннан билгеле булганча, асрау – әти-әнисез ятим бала. Өйдәге эшләр асрауга йөкләнсә дә, аның тамагын тук тоту, өстен бөтен йөртү хуҗаларга йөкләнгән җаваплы бурыч саналган. Биби - әнә шундый балаларның, инде үсеп, буйга җиткәненең гомумиләштерелгән образы. Аның портретын Вәли үзенең монологында бер җөмлә белән бирә: “...Безнең бер асрау бар, йөзе менә нәк чуенның ундүртенче кичәсе төсле кап-кара”.

Чуен – углерод белән күмер катнашмасыннан гыйбарәт эретмәдән ясалган (шуңа күрә бу металл кап-кара төстә була).

Чуенның ундүртенче кичәсе – чуенның ватык бер кисәге, китеге.

Бибинең киеме артык иске булмас, чөнки асрауны артык искедән киендерү бай кешеләргә килешми. Гади, өйдә эшләп йөрергә комачауламый торган, шул ук вакытта пөхтә, килешле булыр аның киеме.

Бибигә кайбер иркенлекләр дә бирелгән, урынлы-урынсыз ачуын китерсәләр үч ала белә Биби. Хәмзә бай, йомышын ачык итеп әйтмичә, аны чәч алучы шәкертне алып кайтырга җибәрә. Биби йомышын үти алмый кайта һәм тиргеш ала. Икенче тапкыр йомышын әйткәндә, бай нибары бер генә сүзне -мәчеттә сүзен төшереп калдыра. Бу юлы Биби үзе, йомыш-җөмләдә төгәлсезлек табып, абзасының ачуын кабарта.

Биби. Икесен дә чакырсынмы? ...Корьән укучыны да, Гайфулланы да?

Чыннан да, мәдрәсәдә теләсә нинди шәкерт Корьән укый ала инде. Менә кайда күренә аның астыртынлыгы, хәйләкәрлеге. Әнә шулай беренче карашка аңгыра булып күренгән хәйләкәр, үткен Биби сәхнә буйлап, кирәк чакта буйсынучан, кирәк чакта кыю, горур (Фатихка әйткән сүзләрендә күренә).Ә ялгыз калгач, пошынып, ризасызланып уйлана.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Театр. Зачем ребёнку кукольный театр?

Живая кукла - возможно ли это?...

Театр яши, театр яшәячәк

Тема: «Театр жил и будет жить…»Класс: 7Цель:1. Развитие творческих способностей учащихся; развитие эстетических представлений и актёрских способностей у детей;2. Познакомить учащихся с некоторым...

Образовательная программа «Театр и мы» для дополнительного образования детей (объединения «Детский театр»)

Программа «Театр и мы» рассчитана на три года обучения:  для детей среднего школьного звена, с одиннадцати до тринадцати лет. Коллектив формируется с уч...

Программа спецкурса "Театр и литература "(От уроков литературы к истории театра)

Программа спецкурса ориентирована на формирование у учащихся эстетической культуры, на приобщение их к миру искусства, к общечеловеческим ценностям через освоение художественного опыта прошлого....

интегрированный урок "МОДА И ТЕАТР ДРЕВНЕЙ ГРЕЦИИ.В театре Диониса"

Данный материал можно использовать для проведения урока истории в 5 классе по теме "Театр Древней Греции" ,...

Презентация по МХК "Азбука театра (часть1) Виды театра. Античный театр"

Презентация по МХК  "Азбука театра  (часть1)  Виды театра. Античный театр" Содержит большое количество иллюстративного материала. Может быть также использована на уроках изобр...

Час общения на тему "Театр, театр, театр"

2019 год объявлен годом Театра. Но сельские жители и, в том числе, дети имеют  узкое представление о  театре. Для того , чтобы расширить представление о театре, как об удивительном и древнем...