Әтиләр конференциясе, ата-аналар җыелышына чыгышлар
презентация к уроку

Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

Предварительный просмотр:

Тема: “Баланы мактау һәм җәза бирү

             Максат: 1. Ата – аналар белән берлектә “ Баланы җәзага тарту кирәкме?”

              дигән сорауга җавап эзләү, баланы җәзага тарту иң соңгы чиктә    

              кулланыла торган чара икәнлегенә инандыру.

              2. Өйдә ата – аналарга балалары белән уйный торган, яшь үзенчә-

               чәлекләренә туры килердәй уеннар өйрәтү.

              3. Мәктәп, ата – ана һәм бала арасында җылы мөнәсәбәт булдыру.

                   Җыелыш барышы.

  I.Укытучының кереш сүзе.

Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр! Бүгенге  җыелышны түбәндәге сүзләр белән башлап җибәрәсем килә:

    Минемчә, һәр ата – ананы үз баласының язмышы, киләчәге борчыйдыр. Һәр ата-ана баласына бәхет тели, картлык көнендә аның таяныч булырына өметләнә. Балалар – безнең тормышыбыз чәчәкләре. Бары тик дөрес тәрбия биргәндә генә без бу чәчәкләрнең таталы җимешләрен татый алабыз, ә начар тәрбия бу чәчәкләрнең бу чәчәкләрнең ачы җимешләрен татырга мәҗбүр итәчәк.

    Бүгенге җыелышта ата-аналар һәм укытучыларны борчыган мәсьәләләрнең берсе: “Балага җәза бирү кирәкме?” – дигән сорауга җавап эзләрбез.

    Җәза бирү – барлык төр тәрбияви алымнар кулланып та уңай нәтиҗәләргә ирешмәү сәбәпле, иң соңгы чиктә кулланыла торган чара.

     II. Баланы җәзага тартырга мөмкинме?

           Фикер алышу.

      Кызганычка каршы, кайчагында балага җәза бирергә туры килә. Тик җәза бирүне мөмкин кадәр сирәгрәк кулланырга кирәк. Бала еш кына гаепле булып калмасын дисәк, аңа карата куелган таләпләрнең ул үти алырлык дәрәҗәдә булуын тәэмин итәргә кирәк. Баладан озак вакытлар бер үк эш белән шөгыльләнүен, яки тыныч кына басып, я утырып торуын таләп итү бөтенләй кирәксез күренеш. Кычкырулар, “ярамыйлар” никадәр азрак булса, балалар күпкә тыңлаучанрак була.

     Әгәр бала, дөрестән дә, гаепле булса аңа нинди җәза бирергә соң? Белинский түбәндәге фиерне әйткән: “Баланы шулай тәрбияләргә кирәк, ягымлы әнинең бер кырыс карашы аның өчен зур җәза булырлык булсын.”

     Ә шулай да бу караш кына аз булса? Андый очракта мондый сүзләр әйтергә була: “Син бер дә яхшы эшләмәгәнсең, минем синең белән сөйләшәсем килми”. Һәм, әлбәттә, бераз вакыт аның белән сөйләшмәскә кирәк. бала тарафынныннан ертылган китап, махсус ватылган чокыр өчен аны берничә көнгә китап укудан мәхрүм итәләр. Ә ватылган чокыр урынына ямьсезрәк чокыр бирәләр. Шулай ук барырга дип алдан планлаштырылган күңел ачу кичәсенә дә җибәрмәскә була. Тик баланың сәламәтлегенә тискәре яктан тәэсир итә торган җәза кулланырга ярамый. Мәсьәлән, баланы саф һавада йөреп керүдән тыю тискәре күренеш. җәза йөзеннән балага кул күтәрү бөтенләй тыела.

     Баланы дөрес тәрбияләү – ата-ананың төп бурычы. Кайбер ата-аналар бала тәрбияләүдә кыенлыкларга очрыйлар һәм югалып калалар. Гадәттә алар балага янарга, кычкырырга, кул күтәререгә тотыналар. Баланың чыннан да гаепле булуына аларны инандырмыйча торып, ата-ана үзенең сүзе һәм эш-гамәлләре белән, аның тәртибендә тискәре күренешләр барлыкка килүгә генә этәрә. Җәза бирү күпчелек балалар өчен начар эш-гамәлләрдән тыелып калуга китерми. Башка чарабыз калмыйча, җәза бирергә мәҗбүр булсак та, баланың үзен тотышында без күрергә теләгән уңай күренешләр булмас.

III. Баланы мактау уңай күренешме, тискәре күренешме? Бу сорауны өлкән әтиләребезгә юллыйсым килә.

Әйе. Чамалап кына мактау- баланы тәрбияләүдә мөһим алымнарның 1 се булып тора. Баланың тискәре якларына гына түгел, уңай якларына да бәя биреп, аларны бераз үсендерергә дә кирәк.   Бу урында узган уку елында уңышка ирешкән укучыларыбыз белән таныштырып үтәсем килә.

 Әлеге укучыларыбыз- ул сезнең балаларыгыз. Аларның уңышлары- ул сезнең дә уңышларыгыз. Шундый сәләтле балалар тәрбияләү – өйдә әти-әни җилкәсендә булса, мәктәптә- укытучы җаваплылыгында.    Рәхмәт сезгә, уңышларыгыз өчен.

V. Педагогик ситуацияләр.

Ә хәзер әлеге темага багышланган берничә педагогик ситуация чишеп үтик.  Сорауны 9 класс әтиләренә бирәсем килә.


            №1. Балаң мәктәптән "2" ле алып кайтты, ди, ни эшлисез? (Соңыннан мөмкин булган    вариантлар белән таныштыру.
- Ачуланам.
- Каешка тотынам.
- "Бу кадәр дә анаңа охшарсың икән", - дип кул селтим.
- "Ярар, улым, уку ник кирәк ул, акча яшәсен", - дигән фикер әйтәм.
- Балама "2"лесен төзәтергә ярдәм итәм, аннан соң да аның укуын күзәтәм.
- Балага укуның кирәклеген аңлатам. Ул ярдәм сорап килгәндә булышырга тырышам.

              Cорау  4 класс әтиләренә бирелә.

        № 2. Балагыз урамда сугышкан, сугышкан малайның әтисе сезнең өегезгә килгән.
- Өстәл артында "ирләрчә" сөйләшәбез.
- "Алма агачыннан ерак төшми инде ул",-дип претензия белдерәм.
- "Булдыргансың, улым, бирешеп торма. Йомшак агачны корт баса",- дип малайны мактыйм.
- Булган хәлгә ачыклык кертәм. Бала белән бергә бу хәлдән чыгу юлларын эзлим. Безгә килгән әти белән уртак фикергә киләбез.
5 класс әтиләре игътибарына!
№3. Балагыз  мәктәптән мактау грамотасы алып кайткан. Сезнең реакция:
- Малай үземә охшаган. Молодец!
- Бу кәгазь нәрсәгә ярый. Ел азагында акча өләштеләр. Сине онытканнар иде. Кәгазь булгач, безнең балага да ярый дигәннәрдер.
- Әфарин, улым, дустыңның  борынына чирткәнсең.
- Өметемне акладың, улым, рәхмәт. Булдыра аласың. Тагын безне шулай шатландыр.

10 класс әтиләре өчен..
№4. Бала төнге сәг. 11 гә кадәр өй эше эшләп утыра. Сезнең реакция:
- Ник иртәрәк эшли башламадың? Сериал карап утырасың да, төн җиткәч, дәрескә тотынасың.
- "Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың." Ут әрәм итеп, күз бетереп утырма. Ят!
- Укытучыларын әйтер идем, бала интектереп, өеп өй эше бирәләр.
- Баланың ни өчен эше соңга калганын ачыклыйм. Кирәксә мәктәпкә барып, проблеманы хәл итеп кайтам.
1 класс әтиләренә.
№5м  Сезне Мәктәпкә бәйрәмгә чакырдылар. Сез.....
- Эшләре юк. Безне интектереп йөртмәсәләр.
- Бик теләп барам.
- Бармыйм. Детектив карыйсым бар.
- Анда барганчы, йортта берәр файдалы эш эшлим.
- Бәйрәмне оештырырга ярдәм итәм. Конкурсларда теләп катнашам.

Әлеге ситуацияләрдән чыгу юлларын тапканыгыз өчен рәхмәт сезгә.  Һәрбер кешенең үз фикере. Әмма алар нинди
генә булса да, укучы-укытучы-әти-әни арасында эзлекле мөнәсәбәт булганда гына  яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була.

VI. Бала сезне аңлыймы?

Сорауга "әйе "дип җавап бирсәгез-2 балл, "өлешчә"гә-1, "юк"ка-0 балл өстәп барыгыз.

  1. Гаиләгездә балалар белән үзара аңлашып яшисезме?
  2. Алар сезнең белән чын күңелдән сөйләшәме, проблемалар туганда киңәш сорыйлармы?
  3. Сезнең эшегез белән кызыксыналармы?
  4. Балаларыгызның дусларын беләсезме?
  5. Дуслары балагыз янына өйгэ киләләрме?
  6. Өйдәге хуҗалык эшләрен бергә башкарасызмы?
  7. Алар белән уртак шөгылегез бармы?
  8. Гаилә бәйрәмен әзерләүдә балаларыгыз булышамы?
  9. Туган көннәрен яки шундый башка бәйрәмнәрен уздырганда алар сезнең катнашуны телиләрме?
  10. Укыган китаплар турында фикер алышасызмы?
  11. Ә телевизор тапшыруларын һәм киноларны?
  12. Театрга, музейга, концертка бергә барасызмы?
  13. Туристик походка яки болай урамда йөреп кайтырга балаларны ияртәсезме?
  14. Дәрес әзерләвен тикшерәсезме?
  15. Чираттагы ялны балалар белән үткәрәсезме?

20 баллдан артса.

Нигездә, балалар белән яшисез дип санарга мөмкин. Сездә балаларыгызны аңлый белү сәләте бар. Ләкин камиллеккә җитәргә әле бер адым калган.

10-20 балл.

Канәгатьләнерлек кенә. Сезгә ике арадагы монәсәбәтләрне яхшырту турында уйларга кирәк. Барысы да сездән тора. Вакыт юк яки баланың холкы холык түгел дип акланмагыз.

10 баллдан азрак.

Куркырга кирәк . Әгэр дә болай барса, балагыз өчен бервакытта да якын дус һәм олы тормыш юлына озатучы була алмыйсыз.

Әлеге анкета нәтиҗәләреннән чыгып, үзегезнең балаларыгыз белән мөгамәләне билгеләгез. Тормышта уңай нәтиҗә өстен булсын өчен, балалар белән аралашуны, укулары белән кызыксынуны арттырыгыз.

VII.Уен аша балага якынаю.

Балага якынаюның иң таралган ысулы- ул алар белән бергәләп уйнау. Сезнең һәрберегезнең балаларыгыз кечкенә вакытта алар белән уйнаганыгыз булгандыр, бәлки өлкән улларыгыз белән дә буш вакытларда өстәл уеннары уйныйсыздыр. Минем иң яш әтиләргә – Сафин Рамил, Тимуршин Марат, Вәлиев Филгәт абыйларга эндәшәсем килә. Сез балалар белән уйнала торган бик күп уеннар  беләсездер. Гади генә 1 уенны мин дә сезгә тәкъдим итәм.

  1. “Яхшы – начар” уены.

Укытучы тарафыннан күрсәтелгән уенчыкның уңай һәм тискәре якларын әйтү. Йөк машинасы.

  1. Йөк ташырга була;                                                       кабынмый
  2. тәгәрмәчләре яхшы әйләнә;                                      кузовы күтәрелми;
  3. этеп җибәрсәң озак тәгәрәп бара;                           бортлары ачылмый
  4. уенчыкның төсе ачык, матур;                                    фаралары янмый, кич белән
  5. авыр түгел, җиңел генә күчереп йөртергә               уйнап булмый;

була.                                                                                        ерактан идарә итеп булмый,    

                                                                                                            машинада шофер юк.

  Рәхмәт. Әлеге уендагыча,  балаларыбыз белән бергә предметларның, күренешләрнең уңай сыйфатларын  да, тискәре якларын да  билгеләргә тырышсак иде.  Яхшыны –яманнан аера белергә өйрәтик.

Сүземне галимнәрнең түбәндәге  киңәшләре белән йомгаклыйм:

  1. Бала – сезнең бөтен тормышыгызны үзгәртә, астын-өскә китерә торган тиран түгел, ә тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

  1.   Балагызны нинди булуына карамастан яратыгыз – талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Бакырчы урта мәктәбендә Әтиләр конференциясе Тема: “ Баланы мактау һәм җәза бирү ” 22 феврал ь Җаваплы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шафигуллина Г.Р.

Слайд 2

Әтиләргә 1нче сорау. Баланы җәзага тартырга кирәкме? Ни өчен? Кайчан?

Слайд 3

Икенче сорау. Баланы мактау уңай күренешме әллә тискәре күренешме ?

Слайд 4

Педагогик ситуацияләр. №1. Сорау 9 класс әтиләренә. Балагыз мәктәптән "2" ле алып кайтты, ди. Ни эшлисез? - Ачуланам. Каешка тотынам. - "Бу кадәр дә анаңа охшарсың икән", - дип кул селтим. - Балага укуның кирәклеген аңлатам. Ул ярдәм сорап килгәндә булышырга тырышам. - "Ярар, улым, уку ник кирәк ул, акча яшәсен", - дигән фикер әйтәм. - Балама "2"лесен төзәтергә ярдәм итәм, аннан соң да аның укуын күзәтәм.

Слайд 5

C орау 4 класс әтиләренә бирелә. № 2. Балагыз урамда сугышкан, сугышкан малайның әтисе сезнең өегезгә килгән. - Булган хәлгә ачыклык кертәм. Бала белән бергә бу хәлдән чыгу юлларын эзлим. Безгә килгән әти белән уртак фикергә киләбез. Өстәл артында "ирләрчә" сөйләшәбез. - "Алма агачыннан ерак төшми инде ул",-дип претензия белдерәм. - "Булдыргансың, улым, бирешеп торма. Йомшак агачны корт баса",- дип малайны мактыйм.

Слайд 6

5 класс әтиләре игътибарына! №3. Балагыз мәктәптән мактау грамотасы алып кайткан. Сезнең реакция: Малай үземә охшаган. Молодец! Бу кәгазь нәрсәгә ярый. Ел азагында акча өләштеләр. Сине онытканнар иде. Кәгазь булгач, безнең балага да ярый дигәннәрдер. Әфарин, улым, дустыңның борынына чирткәнсең. - Өметемне акладың, улым, рәхмәт. Булдыра аласың. Тагын безне шулай шатландыр.

Слайд 7

10 класс әтиләре өчен.. №4. Бала төнге сәг. 11 гә кадәр өй эше эшләп утыра. Сезнең реакция: Ник иртәрәк эшли башламадың? Сериал карап утырасың да, төн җиткәч, дәрескә тотынасың. "Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың." Ут әрәм итеп, күз бетереп утырма. Ят! Укытучыларын әйтер идем, бала интектереп, өеп өй эше бирәләр. Баланың ни өчен эше соңга калганын ачыклыйм. Кирәксә мәктәпкә барып, проблеманы хәл итеп кайтам.

Слайд 8

1 класс әтиләренә. №5м Сезне Мәктәпкә бәйрәмгә чакырдылар. Сез..... - Эшләре юк. Безне интектереп йөртмәсәләр. - Бик теләп барам. Бармыйм. Детектив карыйсым бар. Анда барганчы, йортта берәр файдалы эш эшлим. Бәйрәмне оештырырга ярдәм итәм. Конкурсларда теләп катнашам .

Слайд 9

V I . Бала сезне аңлыймы? Сорауга " әйе " дип җавап бирсәгез- 2 балл, "өлешчә"гә-1 , "юк"ка-0 балл өстәп барыгыз. Гаиләгездә балалар белән үзара аңлашып яшисезме? Алар сезнең белән чын күңелдән сөйләшәме, проблемалар туганда киңәш сорыйлармы? Сезне ң эшегез бел ә н кызыксыналармы ? Балаларыгызны ң дусларын бел ә сезме ? Дуслары балагыз янына ө йгэ кил ә л ә рме ? Ө йд ә ге ху җ алык эшл ә рен берг ә башкарасызмы ? Алар бел ә н уртак ш ө гылегез бармы? Гаил ә б ә йр ә мен ә зерл әү д ә балаларыгыз булышамы ? Туган к ө нн ә рен яки шундый башка б ә йр ә мн ә рен уздырганда алар сезне ң катнашуны телил ә рме ? Укыган китаплар турында фикер алышасызмы ? Ә телевизор тапшыруларын һә м киноларны ? Театрга , музейга , концертка берг ә барасызмы ? Туристик походка яки болай урамда й ө реп кайтырга балаларны иярт ә сезме ? Д ә рес ә з е рл ә вен тикшер ә сезме ? Чираттагы ялны балалар бел ә н ү тк ә р ә сезме ?

Слайд 10

Нәтиҗә: 20 баллдан артса . Нигезд ә, балалар бел ә н яшисез дип санарга м ө мкин . Сезд ә балаларыгызны а ң лый бел ү с ә л ә те бар. Л ә кин к а миллекк ә җ ит ә рг ә ә ле бер адым калган. 10-20 балл . Кан ә гатьл ә нерлек кен ә . Сезг ә ике арадагы мөн ә с ә б ә тл ә рне яхшырту турында уйларга кир ә к. Б арысы да сезд ә н тора. Вакыт юк яки баланы ң холкы холык т ү гел дип акланмагыз . 10 баллдан азрак . Куркырга кир ә к . Әг эр д ә болай барса, балагыз ө чен бервакытта да якын дус һә м олы тормыш юлына озатучы була алмыйсыз .

Слайд 11

VII . Уен аша балага якынаю . “Яхшы – начар” уены.

Слайд 12

Антинаркотический Интернет урок Адресы: http://www.fskn.ru/pages/main/parents_childrens/index.shtml Это должен знать каждый Рекомендации специалистов Советы родителей Актуальные обсуждения Фильмы по теме Полезное видео Игры для вас Конкурсы и фестивали Осторожно: наркотики! Отвечаем на ваши вопросы

Слайд 13

Фильм «ТОЧКА не возврата»

Слайд 14

Акыллы Киңәшләр: Бала – сезнең бөтен тормышыгызны үзгәртә, астын-өскә китерә торган тиран түгел, ә тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк. Балагызны нинди булуына карамастан яратыгыз – талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

“Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы урта мәктәбе”

Чыгышны әзерләде:

Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

Җәйге чорда профилактика эшчәнлеге.

             Җәйге чор укучыларның укудан буш вакытының шактый өлешен тәшкил итә. Бу чорны нәтиҗәле оештыру әлеге мәсьәләгә өлкәннәрнең нык игътибар бирүләренә бәйле. Укучылар, яшь булулары сәбәпле, җәйге чорны шәхес буларак үсү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен тиешенчә файдалана белмәскә, күп вакытларын мәгънәсезгә югалтулары ихтимал.

          Галимнәр исәпләвенчә, укучы бер елга (якшәмбе вакытын , бәйрәм, каникул көннәрен кертеп) 180 көн шәхси максатларында файдалана, ягъни бу аның  буш вакыты. Әгәр дәрестән соң калган  сәгатьләрне дә өстәсәң, әлеге сан 280 гә җитә. Укучы буш вакытын кайда, кем белән, ничек уздыра?  Теләк белән мөмкинлекләрнең һәрвакыт тәңгәл килеп бетмәгәнен барыбыз да белә. Укучы дәресләрдән  соң,  каникулларда  өстәмә уку, сынлы сәнгать, спорт, хезмәт белән шөгыльләнсә, табигать белән  аралашса яки җаны теләгән бүтән эш белән мавыкса, аның вакыты юк-барга сарыф ителмәс иде.

   Мәктәптә  хезмәт тәрбиясенә  зур игътибар бирелә һәм әлеге юнәлештәге эшчәнлек ел әйләнәсе дәвам итә. Әмма укытучылар һәм укучылар өчен иң куркыныч, җаваплы чор –  җәйге каникуллар.   Бу чорда административ хокук бозулар (исерткеч эчемлекләр, тәмәке, наркотик куллану)   еш күзәтелә.  Шунысы сөенечле: бүгенге көндә безнең мәктәптә нык тәртип бозулар, районда учетта торучы укучылар  юк.    Әмма  укытучыларга да, әти-әниләргә дә, укучыларның үзләренә дә җәйге чорда профилактик юнәлештәге эшчәлекне  арттырасы иде.  Хәзерге заманда  еш таралган наркомания, эчкечелек проблемасыннан укучыларыбызны аралыйсы иде.

   Наркомания чиренең, эчкечелекнең татар авылына да үтеп керүе, бүген беркем өчен дә сер түгел.   Әйе, заман чиренең татар авылларына  килүе хак сүз булуга карамастан, аңа күпләребез ышанырга теләми. Наркомания тел, дин һәм гореф гадәтләр сагында торучы татар авылына ничек үтеп керә соң? Әлеге сорауга җавап шактый катлаулы. Төп гаепне шәһәр яшьләренә генә өеп калдыру урынсыз. Әйе, җәйге чорда авыл шәһәр балалары белән тула. Авыл яшьләре арасында наркотикларның ләззәт чыганагы булуы турындагы мифны нәкъ менә алар тараталар дигән сүзләр дә  туры килеп бетмәскә мөмкин. Чөнки хәзер һәрбер балада интернет, үзен кызыксындырган сорауларга җавапны ул аннан да алырга мөмкин.                                          Җәйге чорда бала белән әти-әни күрешмиләр дә диярлек.  Әгәр ата-ана белән бала арасында психологик контакт бала кечкенә чагында ук булмаган булса, бала үсә барган саен аралар ерагая  гына бара. Әти-әниләр үз балалары өчен чит кешеләргә әйләнәләр. Әйтерсең, аларны материаль элемтәләр генә бәйләп тора. Җәен исә буш вакыт тагын да күбәя, әти-әни тарафыннан балага игътибар бирелмәсә, алдына көндәлек бурыч йөкләнмәсә,  ул өйдән чыгып китү җаен гына  карый. Бу очракта бала өчен әти-әни авторитет түгел.  Балалар психологик комфорт эзләп төрле компанияләргә ашыгалар. Әгәр бу компанияләрдә  исерткеч эчемлекләр, тәмәке кулланалар икән, димәк бала да шуларга тартылачак. Чөнки үсмерләргә кабатлау, кемгә дә булса охшарга тырышу, (подражание) яңа кичерешләргә омтылу, кызыксыну сыйфатлары хас. Әлеге тискәре гадәтләр балага контроль кимегәнлектән, аның файдасыз буш вакыты күбәю аркасында  килеп чыгарга мөмкин.

   Еш кына әти-әниләрнең үз балалары өчен вакытлары калмый. Җәен әйтәсе дә юк. Көндезләрен әти-әнинең эше тыгыз булса, кичке вакытны  8-11 класс укучыларының күпчелеге клубта - яшьләр янында үткәрә.Сез-әти-әниләр,  ТР-ң 71 законын да истә тотып, җәйге чорда 11дән соңга калдырмауны кат-кат искәртеп контрольдә тотсагыз иде.  Әлеге контроль укучыларның сәламәтлеген, сезнең тынычлыгыгызны,  балагызның дөрес юлда булуын искәртә.

Бала һәрбер әти-әнигә дә якын. Начар юлга басмасын дисәк,  кулга-кул тотынып җәйге чорда  балаларны көндезен дә, кичен дә ныклы контрольдә тотсак иде.

Тренинг.

Һәрбер ата-анага 9 өчпочмак таратыла. Шуның 3сенә “Үзеңнең иң-иң яраткан  ризыгын”, аннан соңгы 3 сенә “иң-иң яраткан шөгылең”,  калган 3сенә “иң-иң яраткан кешеләрең” языла. Башта әти-әниләрдән әлеге 9 өчпочмак арасыннан 3сен сайлап бирүләре сорала. Аннан 6 өч почмак арасыннан тагын 3сен тапшырулары әйтелә. Соңгы өчпочмакларга тагын 1 кат караганнан соң, сайлау вариантлары калмаганлыгы әйтелә һәм соңгылары таләп ителә. Әлеге ситуация нәрсәне аңлата?

Беренче, икенче өчпочмакларны биргәндә сезнең сайлау варианты бар иде. Күпчелегегез яраткан ризыгыгызны,  шөгыльне бирдегез. Соңыннан үзегезгә иң яраткан, иң кадерлеләрен бирдегез. Наркомание- нәкъ шундый куркыныч чир. Ул башта аз-азлап ала, яраткан шөгыль-профессиясез, ризыксыз, малсыз калдыра. Соңга таба иң-иң кадерле булган кешеләрне дә тартып ала. Ул безнең әти-әниләр, балалар, ирләребез, хатыннарыбыз. Димәк, татар халкында “Карак керсә 1не ала, ут керсә меңне ала” дигән мәкал бар. Әлеге мәкальне тулыландырып, наркомания дигән афәт керсә әти-әнисез, тормышсыз калдыра, үзеңнедә юк итә, дип әйтәсе килә. Бу хакта дөрес аңласагыз иде, балаларыгыз белән дә аңлату эшләре алып барсагыз иде.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

Бакырчы урта мәктәбе

Чыгышның темасы:

“Укучыларда сәламәт культура  һәм куркынычсыз яшәү рәвеше

формалаштыруда эшчәнлекле якын килү.”

    Мәктәптә  тәрбия   эшләре алып бару- балаларга  төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше. Яшь буынга белем бирү, аны милли рухта тәрбияләү, баланың милли аңын үстерү- укытучыларның  төп бурычы.

Бүгенге көндә балаларның, укучыларның сәламәтлеген кайгырту - иң мөһим проблемаларның берсе булып тора.  Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше буенча дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлекне тормышка ашыру - укучының кече яшьтән үк үз сәламәтлегенә сак карарга өйрәтүнең бер алымы. Хәзерге вакытта  сәламәт балалар саны кимү шартларында сәламәтлек саклау бик мөһим. Начар экология,тормыш итү дәрәҗәсе түбәнәю,нерв-психик авырлыклар- гомуми сәламәтлек торышының түбәнәюенә китерә. Гаиләләрдә тәмәке тарту,алкогольле эчемлекләр куллану да балаларга кире үрнәк бирә.  Шунлыктан укытучылар алдына укучыларга  кече яшьтән үз сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту проблемасын тиешенчә аңлату бурычы килеп баса. Сәламәт бала гына уңышлы укый,буш вакытын файдалы үткәрә,үз язмышын үзе төзи ала.

Мәктәптә  зыянлы гадәтләргә каршы тора алырлык файдалы гадәтләр тәрбияләү,сәламәт яшәү рәвеше  формалаштыруга зур игътибар бирелә. Һәр класс җитәкчесенең тәрбия планы информация киңлегендә ориентлаша, мөстәкыйль рәвештә яхшы юнәлешне сайлый, чишелеш кабул итә белә торган бала тәрбияләүне максат итеп куя.Кече яшьтәге балаларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру өчен педагогның ата-аналар,медицина хезмәткәрләре, мәктәп администрациясе белән бергәләп эшләве бик кирәк.

Бакырчы урта мәктәбендә дә фәнчеләр, класс җитәкчеләре тарафыннан укучыларның  сәламәтлеген саклау  максатыннан шактый гына эшләр башкарыла. Төп максатыбыз -  яшь буында сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү. Мәктәпнең тәрбия планына нигезләнеп, һәрбер класска тәрбия планы төзелә. Анда һәр елдагыча, сәламәтлек һәм укучыларның куркынычсызлыгы юнәлеше мөһим урынны били. Әлеге юнәлештә республика, район, мәктәп күләмендә үткәрелгән спорт-куркынычсызлык чаралары барысы да урын ала һәм конкрет үткәрелеп килә.

Мәктәптә  егетләр арасында “Милли көрәш”, кызлар арасында “Кызыклы спорт уеннары” түгәрәге тулы көченә эшләде. Физик әзерлек буенча укучыларның йөреше- 100% тәшкил итте. Ай саен спорт ярышлары үткәрелә (“көзге кросс”, баскетбол, волейбол, футбол, чаңгы ярышлары),  район күләмендә нәтиҗәле урыннар да  шактый.

Әлеге спорт уеннары укучының шәхси мөмкинлекләрен чынга ашыру һәм сәламәт яшәү рәвеше булдырырга, заралы гадәтләрне булдырмаска, укучының физик тәрбия һәм спорт турында күзаллавын киңәйтергә, балаларда куркынычсыз тормыш һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү белән кызыксыну формалаштырырга, ата-аналарның балалар сәламәтлеге белән кызыксынуын булдырырга ярдәм итә.

Спортның һәрбер төре буенча сәләтле укучыларыбыз бар, алар белән аерым занятияләр оештырылып тора. Әтиләр конференциясендә, “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә әлеге укучылар администрация тарафыннан бүләкләнә, гаиләләренә рәхмәт хатлары бирелә.

     Традиция буларак, январь-февраль айларында егетләр арасында, март аенда кызлар арасында теннис ярышлары оештырыла башлады.

         Укучыларның сәламәт яшәү рәвешен күздә тотып, мәктәптә 2007-2008 уку елыннан башлап “Путь к успеху” программасы тормышка ашырыла башлады. Әлеге программага караш укучылар, әти-әниләр тарафыннан да елдан-ел ныгый бара.  Шул юнәлештә һәрбер класс үзенең планын булдырды, план нигезендә тәрбия дәресләрен үткәрү системага салынган.Уку елы башында һәм ахырында әти-әниләргә анкеталар үткәрелә, нәтиҗәләр билгеләнә.

Ел саен укучылар медицина тикшерүе узалар. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, соңгы елларда укучылар арасында  күз күреме, умыртка баганасы авырулары кимегән. 58 укучының 5се 1 группага, 48е  2 группага,  4се- 3 группага, 1се – 4 группага кертелде.

     9 класс укучылары наркотик матдәләр куллану профилактикасы буенча медицина тикшерүе үтеп, 100% сәламәтлекләрен аклыйлар. Әти-әниләр белән өйләрендә очрашулар, ата-аналар җыелышлары, бергәләп уздырылган кичәләр –укучыларда уңай атмосфера тудыра, кызыксынучанлыкларын арттыра.

Укучыларның сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен тәрбияләгәндә түбәндәге максат һәм бурычларны күздә тоту мөһим:

- укучыларның куркынычсыз һәм сәламәт яшәү мөхитен тәэмин итү;

- укучыларда табигатькә, тирә-юньгә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү;

- сау-сәламәт булып һәм тотрыклы рухи хәләт кичереп яшәүдә дөрес туклануның әһәмиятен ачыклау;

- балаларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү.

              Шулай ук мәктәп мохитында балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен шартлар булдыру да бик мөһим:

  • СанПИН таләпләрен үтәү;
  • көнлек режимны үтәү;
  • сыйфатлы һәм витаминлы ашату;
  • витаминлы , дару үсемлекләрен җыю һәм куллану;
  • спорт җиһазлары булдыру;
  • тиешле уку-укыту җиһазлары белән тәэмин итү.

     -    мәктәп территориясен чиста тоту,чәчәкләр һәм гөлләр карап үстерү;

     -    авыл урамнарын,үзең яшәгән йорт тирәләрен чиста тоту;

-    иртәнге зарядка,физкультура чараларын планлаштыру һәм оештыру

Укучыларда сәламәт культура һәм куркынычсыз яшәү торышы  формалаштыруның төп юнәлешләре итеп түбәндәгеләрне атарга була:

– төрле очраклар өчен куркынычсызлык инструктажлары уздыру;

– спортның төрле төрләрен (йөгерү,сикерү,спорт уеннары,төрле предметлар белән үстерешле  күнегүләр) оештыру һәм уздыру;

– елның төрле вакытларында саф һавада уйнау өчен хәрәкәтле уеннар оештырып уздыру;

– зарарлы гадәтләрне профилактикалау максатыннан чаралар уздыру;

–мәктәптә балаларның санитар-гигиеник таләпләрне үтәве буенча эш;

–укучыларны тукландыруны оештыру;

–ата-аналар белән чаралар уздыру;

–юлларда балалар травматизмын кисәтү буенча чаралар уздыру;

–медицина хезмәткәре белән очрашулар уздыру.

Үз эшендә педагог балаларның сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, белемнәрнең  максатчан үзләштерелүенә игътибар итәргә тиеш.Бала үз организмының үзенчәлекләрен өйрәнеп үз сәламәтлеген сакларга тырыша. Шөгыльләрнең эчтәлеген әкияти, уенлы сюжетлар, персонажлар белән тулыландыру кирәк. Уеннар баланың физик үсешенә һәм психикасына уңай йогынты ясый. Баланы иртә-кич теш чистартырга,зарядка ясарга,файдалы азык белән тукланырга өйрәтү генә аз.Ул кече яшьтән кешеләрне, үзен, тормышны яратырга өйрәнсен.Шундый кешенең генә җаны һәм тәне сәламәт була.

Һәр шөгыль балага канәгатьлек, җиңеллек,шатлык хисе алып килергә тиеш.

Укучыны барлык шартларга туры китереп, төрле мохит белән үзара мөнәсәбәттә тәрбияләсәк, көтеләсе нәтиҗәне түбәндәгечә нигезләргә була:

Физик, психик, әхлакый сәламәт, тормышта үз урынын, гамәлләрен аек бәяли  белүче  укучы.

Чыгышымны сәламәт булуның тугыз кагыйдәсе белән тәмамлыйсым килә.

  1. Үзеңә һәм барлык кешеләргә дә яхшылык, матурлык, сәламәтлек телә. Ышаныч, өмет һәм мәхәббәт бу изге гамәлдә ярдәмчеләрең булсын.
  2. Әти-әниеңне ярат, хөрмәт ит. Үз тормышыңа, туганнарың, дсуларың тормышына шатлан.
  3. Һәрнәрсәдә : хезмәттә, ял итүдә, туклануда чама хисен онытма. Чаманы белү- сәламәтлек билгесе.
  4. Якын кешеләреңә алкоголь, тәмәке һәм наркотиклар кулланудан баш тартырга ярдәм ит- алар кешене бәхетсез итә. Акылыңны психик агулардан : усаллыктан, көнчелектән, комсызлыктан азат ит.
  5. Кешеләргә елмаю бүләк ит. Елмаю кешеләргә ял, кәеф күтәрелеге бирә, күңелсезлекләрдән һәм стресслардан арындыра.
  6. Хис- тойгыларыңны, ачуыңны тыя бел. Белемең белән мактанма. Осталыгың һәм ихтыяр көчең белән горурлан.
  7. Үз-үзеңә һәрвакыт: мин булдырам, мин телим, мин кешечә яшәргә тиеш, дип әйт.
  8. Һәрчак бер нәрсәне исеңдә тот: ни чәчсәң- шуны урырсың. Кешенең язмышы- үз кулында.
  9. Шуны онытма! Сәламәтлек- ул әле барысы да түгел, әмма сәламәтлектән башка барысы да берни дә түгел. Сәламәтлек – физик көч булудан тыш, рухи шәфкатьлелек тә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Әлем махаббат пен сүйіспеншілікке толы (оқырмандар конференциясы)

Мақсаты: оқушылардың әлемге деген сүйіспеншілігімен мейірімділік сезімін ояту;Бауырларына, туған-туысқандарына, достарына, қоршаған ортаға деген махаббаттын оятып дамыту.Сүйіспеншілікті адам алғаш шыр...

Ата-аналар җыелышына доклад

Социальләшү процессының бер өлеше — тәрбия. Ул кешене мәдәни нормаларга гадәтләндерә. Тәрбия җәмгыять тарафыннан билгеләнә һәм ул түбәндәге формаларда чагыла:1.мәдәни нормалар, 2. үз-үзеңне көндәлек т...

Фәнни-гамәли конференция чыгышлары

Бу бүлектә фәнни-гамәли конференияләрдәге чыгышларны урнаштырам...

Ата-аналар җыелышына презентация.

Ата-аналар җыелышына презентация...