Математика дэреслэрендэ информацион технологиялэр куллану
методическая разработка по теме

Доклад на методическую тему

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kmo_doklad.docx20.97 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ САРМАН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МББУ «ЮЛТИМЕР ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ»

МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ИНФОРМАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

   

   2 кв. категорияле математика

укытучысы Әхмәтҗанова Д.Г.

Мәгариф учреждениеләрен компьютерлаштыру—мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрнен берсе. Шунлыктан мәктәпләр интерактив такталар, мультимедиа проектлары белән җиһазлана башлады.

Дәрестә кулланылган теләсә нинди визуаль мәгълуматның уңай нәтиҗәсе бар. Һәрбер укыту чарасы дәрес материалын үзләштерүгә этәргеч бирә. Шулай да мондый чаралар кулланып үткәрелгән  дәресләр гадәти, укучы өчен дә, укытучы өчен кулай булырга, тышкы бизәкләре белән укучы дикъкатен читкә юнәлдермәскә тиеш. Кайбер дәресләрдә кәгазьдән ясалган берничә таблица яки галимнәрнең портретын күрсәтү да житә. Әгәр дә инде таблица hәм схемалар искергән hәм алар укытучы ниятенә җавап биреп бетерми икән, ул чакта электрон презентация —әлеге мәсьәләне хәл итүнең   кулай юлы. Аны куллану урынлы, чөнки ул балаларнын игътибарын читкә юнәлдерми.

Электрон презентация бары даими кулланылган очракта гына унай нәтиҗә бирәчәк, шул ук вакытта аны hәр дәрестә куллану белән дә артык мавыкмаска кирәк.

Электрон презентация — укытучы тарафыннан дәрестә кулланыла торган һәм аның аңлатмалар бирүен hәм өстәмәләр кертүен тәлап иткән ярдәмче чара, ә компьютер hәм проектор—электрон презентацияне күрсәтү мөмкинлеге бирүче тех ник чара. Презентация слайдларын дәрес мате риалын аңлатканда, үзләштергән белемнерне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуация булдырган чакта кулланырга мөмкин. Дәресләрдә компью тер презентациялереннән файдалану математика фәнен тагын да эчтәлеклерәк, тәэсирлерәк, нәтиҗәлерәк, күрсәтмәлерәк укыту мемкинлеге бирә. Ул лекция катнашында дәрес структурасына бик тә урынлы кереп урнаша.

Презентация өчен материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш. Презента цияне дәреснең:

  1. белемнәрне актуальләштерү;
  2. яңа материалны анлату;
  3. белемнәрне беренчел ныгыту;
  4. белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру этапларында кулланырга мөмкин.

Белемнәрне актуальләштерү укучылар бе лән күп вакытта телдән исәпләү  рәвешендә уза. Бу очракта дәресне слайдлар белән тулыландыру отышлырак. Болар — сызымнар,  дәреслектәге рәсемнәр h.б. Үтелгән ма териалны тизрәк искә төшерү өчен узган дәрес презентациялерен дә файдаланырга була. Кайбер слайдларда җавап табу өчен өстәмә сораулар да язылган булырга мөмкин.

Яна материалны аңлаткан чакта презентация бирелешенең мөмкинлекләре бик зур. Слайдларны күрсәтү тәртибе hәм төзү логикасы өйрәнелә торган материалның эчтэлегенә, аерым сыйныф укучыларының аны үзләштерү үзенчәлекләренә, укытучы шәхесенә бәйле. Слайдларны текст белән чуарламаска кирәк. Анда, башлыча формулалар,билгеләмәләр, терминнар,схемалар  языла. Дәреснең барлык этапларында слайдлар күрсәтелсә дә дәрестә бертөрлелек килеп чыга, баланың дәрескә кызыксынуы кими.  

Укучыларда простраствоны күзаллау сәләтен үстерү—геометриянең төп максаты. Әмма еш кына укучыларның простравствоны күзаллау сәләте тиешле дәрәҗәдә булмый. Традицион укыту  методлары белән компьютер технологияләрен бергә кулланып, укучыларда пространствоны күзаллауны формалаштыру һәм үстерү юнәлешендә системалы шөгыльләнү уңай нәиҗә китерә.

Геометрияне яхшы үзләштерү өчен пространствода геометрик образны күз алдына китерә белү – иң әһәмиятле шартларның берсе. Мәктәптә фигураларны күз алдына китереп мәсьәләләр чишүгә аз вакыт бирелә. Шуңа күрә планиметриядән стереометриягә күчкәндә өчүлчәмле объектлар белән күнегүләр эшләгәндә укучылар кыенлыклар кичерәләр.  Төшенчәләр формалаштыруның беренче этабында геометрик җисемнәрнең модельләре кулланыла. Бу очракта схематик рәвештә сурәтләнгән фигураларның пространстводагы образларын күз алдына китергәндә проблемалы ситуацияләр туа. Бу вакытта компьютер ярдәмгә килә. Фигураның барлыкка килү этапларын экранда сурәтләргә мөмкин. Хәзерге вакытта геометрик  фигураларны төзү һәм аларның үзлекләрен күз алдына китерү өчен төрле программалар әзерләнә. Теге яки бу программа пакетын сайлап алып куллана белергә кирәк.  

Укучыларның  электрон презентация төзүе – өй эшенең бер төре. Мондый биремнәрне үтәгәндә укучылар  компьютер белән эш итәргә, үз фикерләрен төгәл һәм кыска итеп әйтергә өйрәнә. Андый презентацияләрне укытучы дәрес аңлатканда да куллана ала. Укучылар яңа презентацияләр белән тәнәфес вакытында да теләп танышалар. Алар, үзләре башкарган эшнең кирәк булачагын тоеп, өй эше биремнәрен үтәүгә җитдирәк карыйлар. Хәтта моңарчы  доклад яки чыгыш әзерләргә атлыгып тормаган укучылар да үзләренең интеллектуаль һәм компьютерлык осталыклары белән иҗади эшкә тартылалар.  Мәсәлән, 9 класста укучыларга мин өй эше итеп күпкырлыклар турында  чыгышлар әзерләп килергә кушам.  Балалар   информатика дәресендә өйрәнгән Power Point , Paint программаларын кулланып, кызыклы һәм файдалы материалы күп булган чыгышлар әзерләп киләләр. Чыгыш ясаганда үзләре ясаган слайдлардан оста файдаланалар. Һәр чыгышны анализлап аның уңай һәм җитешсез якларын ачыклыйбыз.

 Технологик яңарыштагы һәр яңалыкка балалар кызыксынып карыйлар. Һәм әлбәттә , аларның  кызыксынучанлыгын һәм танып белү активлыгын үз шәхесләренең  максатчан  үсешенә юнәлдерү мөһим. Шушы вакытта укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълумат  туплау ысулларына ия булу максатында компьютер технологияләрен  кулланырга өйрәнә.  Компьютер – белем алу өлкәсендәге максатларга ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул.

 Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан уйланылган булырга тиеш. Укытуның башка  нәтиҗәлерәк  чараларын  эшкә җигү мөмкин булганда компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Башка укыту ысуллары белән чагыштырганда  югарырак  нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге биргән очракта гына мәгълумати технологияләргә мөрәҗәгать итү мөһим. Математика фәне укытканда графиклар белән эш иткәндә, яңа материал үткәндә, тестлар үткәргәндә компьютердан куллану отышлы дип саныйм. Гомумән алганда компьютерның мөмкинлекләре киң. Аларны өйрәнеп, дөрес итеп куллана белергә кирәк.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Информацион технологияләр куллану

XX  гасыр ахыры XXI гасыр башы мәгълүмати технологияләрнең бик нык үсүе, информацион бушлыкның тиңдәшсез үзгәрүе белән билгеле. Иҗтимагый тормышның төрле өлкәләре турында мәгълүмат булуы күптән и...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки...

График функции. Урок алгебры в 8 классе. (Урок математики в информационно-образовательной среде)

Разработка урока алгебры в 8 классе по теме "График функции" с применением УМК "Живая математика"...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану. Методик семинар.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технология...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану

Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  информацион технологияләрне куллану...

Математика дәресләрендә ИКТ куллану

Чтобы урок был успешным и современным нужно использовать ИКТ. Это требование современности .Доклад для педсовета....

Доклад "Математика дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану"

 "Математика дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану" темасына башлангыч классларның методик берләшмәсендә мастер класс күрсәтү....