Үз белемеңне күтәрүнең юл картасы ( План самообразования)
материал на тему

Габдрахманова Наиля Шайнуровна

Укытучының үз белемен үстерү буенча юл картасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uz_belemenne_kutru_plany._gabdrahmanova_n.sh_.docx31.26 КБ

Предварительный просмотр:

                “Раслыйм”

Директор: _________Дәүләтбаев З.М.

Боерык № 134,  “28 август   2018 ел                   

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

Түбән Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Габдрахманова Наилә Шайнур  кызының

2017-2021 нче елларга

үз белемен күтәрү өстендә эшләү буенча юл картасы

Шәхси мәгълүмат

1.1.

Фамилиясе

Габдрахманова

1.2.

Исеме

Наилә

1.3.

Әтисенең исеме

Шайнур кызы

1.4.

Вазыйфасы, укыту фәне

Укытучы, татар теле һәм әдәбияты

1.7.

Педагогик стажы

24 ел

1.8.

Белгечлек буенча стажы

13

1.9.

Белеме (белем дәрәҗәсе, диплом буенча белгечлеге, ничәнче елда һәм нинди уку йортын тәмамлаган)

Гыйльми дәрәҗәсе, исеме, алган елы(булган очракта)

Югары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Казан дәүләт педагогика университеты, 2000 ел

Фән укытучысы буларак  темам

Укучыларны иҗади һәм мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү.

Класс җитәкчесе буларак темам

Укучыларны югары әхлаклы, җәмгыятьтә үз урынын табып,  сәламәт яшәү рәвешен алып барырдай, зыялы һәм иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

 

Максат һәм бурычлар.

 

1.   Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.

2.   Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.

3.   Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.

4.   Мәгълүмати технологияне камилләштерү.

5.   Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.

6.   Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.

7.   Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.

8.   Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

9.   Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.

10. Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.

11. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.

12. Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

13. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.

14. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.

15. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

16. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

17. Мәгълүмат ташкынында үзлектән белем алу, дөрес ориентлашу, кирәкле информацияне сайлап алу, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау күнекмәләре формалаштыруның заманча метод һәм алымнарын өйрәнү; аны татар теле, әдәбияты  укытуда һәм тәрбия эшчәнлегендә куллану; тәҗрибә тарату.

 

I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

1. “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

2. “Татар грамматикасы”ның 3 томын уку, өйрәнү.

3. “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.

5. “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.

6. Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.

7. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

8.   Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

9.   “Мирас”, Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел”журналларына язылу, туплау.

10.  Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнү.

11.  Академик  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.

12. Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.

13. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

14. Методик папканы тулыландыру, баету.

15. Портфолионы яңарту.

16. ДЙА тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

 

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

1. Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:

-         А.Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.

-         Ф.Яруллин китаплары.

-         Ә.Еники томнары.

-         Н.Фәттахның яңа китаплары.

-         И.Юзеев томнары.

-         Ф.Латыйфи китаплары.

-         Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.

-         Г.Бәширов китаплары.

-         Т.Миңнуллин томнары.

-         Ә.Баянов томнары.

-         К.Насыйри томнары.

-         М.Җәлил китаплары.

-         Х.Туфан томнары.

-         А.Алиш китаплары.

2.“Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.

4. “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны барлауны дәвам итү.

5. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.

6. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.

7. Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен укуны дәвам итү.

8. Райолныбыздан чыккан язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты белән даими танышу.

9. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

 

III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

1. Сәяси темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрү.

2. “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.

3. Р.Фәхретдин, К.Насыйри, В.Казыйханов китапларын куллану.

4. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

5. Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.

7. “Гаилә һәм мәктәп” журналына язылу, эштә кулланма итеп алу.

8.  Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.

9. “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.

11. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.

12. Дәүләт символлары, Законнар белән танышу.

13. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

14. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.

15. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.

16. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.

17. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.

18. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.

19. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.

20. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.

21. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.

22. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.

23. Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.

27.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

28. Укучылар белән имтихан  материалларын өйрәнү.

29. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

 

IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.

1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.

2. Кабинеттагы  стендларны яңарту.

3. Индивидуаль-дифференциалькарточкалар эшләүне дәвам итү.

5. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

6. Яңа китапларны презентацияләү.

7. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.

8. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.

9. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

10. ДЙА материалларын туплау, укучыларны имтиханнарга әзерләү.

11.Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.

12. “Анализ үрнәкләре” стендын яңарту.

13. Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

14. Бөек Җиңүнең  73 еллыгына багышланган чараларда катнашу.

15. Габдулла Тукайның 132 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.

V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу.

1. Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белем сыйфаты белә идарә итү юллары”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”,  “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.

2. Педагогик киңәшмәдә чыгышлар ясау.

3. Районкүләм һәм республикакүләм семинарларда даими катнашу.

4. Район һәм республикада оештырылган конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау.

 

VI. Практик чыгышлар.

     1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

     2.“Туган тел” көнен  үткәрү.

     3. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.

     4. “Әдәби туган як” түгәрәгенең отчетын әзерләү.

     5. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

     6. Яңа басылган китапларны презентацияләү.

     7. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.

     8. Татар теленнән һәм әдәбияттан  ачык дәресләр күрсәтү.

     9. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

    10.Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

 

VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү.

1. Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.

3. Эксельдә эшләүне камилләштерү.

4. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

5.     Интернет-тест, интернет-олимпиада, интернет-конкурсларда катнашу.

 

VIII. Халык педагогикасы буенча эш алымнарын камилләштерү.

1. Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.

2. Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.

3. Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

4. Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.

 

Эш планы

 

Эш этаплары

Срок

Нәтиҗә

1

Методик тема буенча фәнни-методик әдәбиятны өйрәнү:

·        конспектлар, тезислар язу;

·        газета-журнал материаллары белән даими танышу, алдыру.

5 ел

 

2

Проблема буенча кулланырлык метод һәм алымнарны гамәлдә файдаланырга өйрәнү:

·        интерактив дәреслекләр, мультимедиа программалары белән эшләү күнекмәләрен үстерү;

·        тәҗрибәле укытучыларның эше белән якыннан танышу;

·        татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белем күтәрү курсларында уку.

5 ел

 

3

5-11нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты программалары, дәреслекләренең эчтәлегенә анализ ясау:

·        календарь-тематик планнарга өстәмәләр, төзәтмәләр кертү мөмкинлеген тикшерү;

·        интерактив чараларны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану мөмкинлеген тикшерү;

5 ел

 

4

Укучыларның дәресләрдә компьютер технологияләре куллану мөмкинлекләрен өйрәнү:

·        презентацияләр, проект эшләре әзерләүгә укучыларны тарту;

·        балалардан сорашу, анкета сорауларына җаваплар туплау, аларга анализ ясау;

5 ел

 

5

Укучылар белән практикумнар үткәрү:

·        интерактив режимда тестлар эшләү;

·        интернет-конкурсларда катнашу.

5 ел

 

6

Компьютер технологияләрен  татар теле һәм әдәбияты дәресләре, класстан тыш чаралар үткәргәндә куллану:

·        календарь-тематик планнар, дәрес планнары, дәрестән тыш чараларның эшкәртмәләрен төзү, үткәрү;

·        үзанализ ясау;

·        планнарны камилләштерү;

·        ачык дәресләр, мероприятиеләр күрсәтү, аларны анализлау, консультацияләр алу.

5 ел

 

7

Компьютер технологияләре куллануның эффектлылыгын диагностикалау, тикшерү:

·        контроль язма эшләр үткәрү;

·        нәтиҗәләрне гомумиләштерү, анализлау.

5 ел

 

8

Тәҗрибәне гомумиләштерү:

·        докладлар, чыгышлар әзерләү.

5 ел

 

9

Тәҗрибә уртаклашу:

·        чыгышлар ясау;

·        ачык дәресләр, класстан тыш чаралар күрсәтү;

·         семинарларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу.

5 ел

 

10

Газета -  журнал өчен мәкаләләр әзерләү:

·        мәкаләләргә карата куелган таләпләрне искә төшерү;

·        мәкаләне язу, камилләштерү;

·        һөнәри әзерлекле белгечләр белән киңәшләшү.

5 ел

 

11

Аттестациягә әзерләнү:

·        эшләнгән эшкә анализ ясау;

·        документлар әзерләү;

·        фәнни текстларны камилләштерү.

5 ел

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План самообразования по физической культуре: Тема самообразования «Формирование всесторонне развитой личности в учебно-воспитательном процессе».

ПЛАН САМООБРАЗОВАНИЯучителя физической культурыМальцевой Валентины Николаевны.    Тема самообразования  «Формирование всесторонне развитой личности в учебно-воспитательном про...

План работы учебного кабинета и план самообразования

В план работы учебного кабинета входит: оборудование кабинета (средства обучения, методическое обеспечение, экзаменнационный материал и проверочные работы, библиотека кабинета), план работы кабинета (...

Үзүсеш планы - план самообразования

Укытучының үзүсеш планы киләсе 5 елга (2018 - 2023 еллар) исәпләнеп төзелә. Әлеге план буенча укытучы үз белемен күтәрү өстендә оештырылган чараларны планлаштыра...

План самообразования (образец) и ИНФОРМАЦИОННАЯ КАРТА к плану самообразования (образец)

Индивидуальная образовательная программа повышения квалификации...

Программа самообразования / План самообразования

Методическая тема: «Современные информационные технологии обучения в работе учителя – залог успешного прехода на ФГОС» Задачи:1.Активизировать работу по выявлению и обощению, ра...

Программа самообразования / План самообразования

Повышение качества образования и воспитания на основе инновационных образовательных технологий, реализующих стандарты нового поколенияСовременные инновационные  технологии обучения в работе учите...

Перспективная программа самообразования (план самообразования) учителя русского языка и литературы Томиной Юлии Валерьевны.

Программа повышения профессионального мастерства.Основные принципы моей перспективной программы самообразования: принцип системности осуществления самообразования, принцип применения результатов ...