Самоанализ педагогической деятельности как условие становления успешного учителя
статья

Габделхакова Гөлчәчәк  Рашит кызы

Укытучының профессионал үсеше хезмәтенә үзанализ (самоанализ) ясаудан башлана. Үзанализ –профессиональ эшчәнлеккә нәтиҗә  ясау һәм киләчәктәге уңышлы эшчәнлеккә юллар билгеләү ул.

Үз эшеңә үзанализ ясау җиңел түгел.Ләкин үзанализ безнең хезмәтнең нәтиҗәләре турында тулы күзаллау булдыра, уңышлылыкның сәбәбен һәм проблемалы моментларны күрсәтә, профессионал үсеш һәм перспективалар турында сөйли.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Самоанализ педагогической деятельности как условие становления успешного учителя.

Педагогик эшчәнлеккә үзанализ-уңышлы укытучы булуда төп шарт.

Мәгариф системасына бүгенге җәмгыять зур таләпләр куя. Яңа технологияләргә нигезләнү, укытуның эчтәлеген яхшырту, сыйфатлы белем бирү – бүгенге көн мәктәбенең төп бурычы. Бүген укытучы үз алдына куелган максат, бурычларны үтәү юлында нык уйланылган эш алып барырга һәм иң мөһиме: үз хезмәтенең нәтиҗәлелеге өчен  җавап бирергә тиеш.

Укытучы эшчәнлегенең төп күрсәткече - ул белем сыйфаты. Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт күләмендә ил үсешенең хәзерге заман ихтыяҗларына туры килүе. 

Сыйфатлы белем бирү  ничек тормышка ашырыла соң, укытучының профессионал дәрәҗәсен күрсәтүче юнәлешләр нинди? Иң беренче чиратта, һәр укытучы  профессиональ яктан грамоталы булу өчен,  үз белемен күтәрү өстендә даими эшләргә,  үзен төрле яклап үстерергә, камилләштерергә тиеш.  

Белем сыйфатының күрсәткече укытучының методик эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Гимназиядә методик эшчәнлек һәм ярдәмнең югары дәрәҗәдә куелуы, педагогик осталыкны күтәрү өчен тиешле шартлар булу һәм педагогик эшчәнлеккә үзанализ ясау-уңышлы укытучы булуда төп күрсәткечләр.

Гимназиядәге методик совет каршында ел дәвамында укытучыны профессионал үсешкә, яңалыкка этәрүче профессиональ бәйгеләр, педагогик остаханәләр, конкурслар, фестивальләр уза. Администрация тарафыннан укытучыларның үзбелемнәрен үстерүгә дә җитди игътибар бирелә, төрле инновацион проектлар тормышка ашырыла. Гимназиядә озак еллар ТР Мәгарифне үстерү институты каршында республика укытучылары өчен тәҗрибә (стажировка) мәйданы уңышлы эшләп килә. Ел саен гимназия базасында югары уку йорты галимнәре катнашында  укучыларның “Интеллект. Карьера” шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциясе һәм республика укытучыларының “Мәктәп һәм вуз арасындагы бәйләнеш” фәнни-методик конференциясе уздырыла. Гимназиядә алып барылучы мондый методик эшчәнлек укытучының профессионал үсешенә зур йогынты ясый.

Методик эшчәнлегемнең аерылгысыз өлешен алдынгы эш тәҗрибәләрен үзләштерү, уртаклашу тәшкил итә.   

Үземнең эш тәҗрибәм белән:

-татар теле укытучыларының методик семинарларында;

- фәнни-гамәли конференцияләрдә уртаклашам;

- муниципаль һәм республика күләмендә ачык дәресләр бирәм;

-районның  олимпиада эшләрен җыю, комплектлаштыру һәм тикшерү комиссиясендә эшлим;

  - Быелгы  уку елында  татар теленнән БДИның контроль-үлчәү материалларын тикшерүдә республика эксперты вазифаларын башкардым.  

  - Вакытлы матбугатта –“Ватаным Татарстан” газетасында, “Мәгариф” журналында, республика һәм халыкара фәнни җыентыкларында язмаларым дөнья күрә.

- Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемендә укучы 5 сыйныф укучылары өчен филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов җитәкчелегендә әдәбият дәреслегенә соавтор булдым.

 Соңгы дүрт елда халыкара дәрәҗәдә-5,  төбәкара дәрәҗәдә – 1, республика күләмендә -14, муниципаль дәрәҗәдә 9 тапкыр чыгышлар ясарга, дәресләр бирергә, язмалар бастырырга туры килде.

    Ел сан диярлек  төрле  бәйгеләрдә көч сынап карау тәҗрибә тупларга, хезмәттәшләремнең бәяләрен  алырга, профессиональ үсәргә этәргеч бирә. 

 Әлбәттә, укытучыны ярты сүздән аңлап, татар телен хөрмәтләп, нәтиҗәләр күрсәтүче яраткан укучыларым, сиңа  һәрвакыт рухи терәк һәм методик ярдәм күрсәтүче бердәм, дус коллектив, хезмәтеңне һәрчак бәяләп, алдагы эшчәнлеккә стимул бирүче администрация булганда гына нәтиҗәлелеккә ирешеп була. Профессионал коллектив туплаган 90 нчы гимназиядә башкача эшләү мөмкин дә түгел.

Укытучының профессионал үсеше хезмәтенә үзанализ (самоанализ) ясаудан башлана. Үзанализ –профессиональ эшчәнлеккә нәтиҗә  ясау һәм киләчәктәге уңышлы эшчәнлеккә юллар билгеләү ул.

Үзанализның максатлары:

-педагогикада, фәндә куллананылган уңышлы нәтиҗәләрне өйрәнү;

-педагогик мәсьәләләрне уңышлы чишү;

- укыту методларын һәм формаларын дөрес сайлау;

-заманча педагогик технологияләрне мөстәкыйль куллану һәм иҗади эзләнү;

- укучыларның сәләтләрен үстерү;

- үзбелемеңне күтәрү.

Үз эшеңә үзанализ ясау җиңел түгел.Ләкин үзанализ безнең хезмәтнең нәтиҗәләре турында тулы күзаллау булдыра, уңышлылыкның сәбәбен һәм проблемалы моментларны күрсәтә, профессионал үсеш һәм перспективалар турында сөйли.

Эш дәверемдә хезмәтемә үзанализ ясап, укытучы портфолиосы булдырылды. Портфолио   безгә  хезмәтебез нәтиҗәсен укучыларның һәм үзебезнең уңышлар аша күрергә ярдәм итә. Гимназия күләмендә уздырылган “Иң яхшы портфолио” фестивалендә катнашу алдагы бәйгеләргә катнашырга юл ачты.

Бөтенрәсәй күләмендәге «Минем портфолио»  фестивалендә 1 дәрәҗәдә диплом белән бүләкләнү; "Ел укытучысы" бәйгесенең район  турында номинациядә җиңүем, республиканың “Иң Яхшы укытучы- 2012, 2013” бәйгесендә 2 ел рәттән җиңү яулавым, “Мәгариф” милли проекты кысаларындагы –ПНПО-2014  конкурсында җиңүем укытучылык эшчәнлегемнең нәтиҗәсе турында сөйли.

Укытучының профессионал дәрәҗәгә күтәрелүе кемгә кирәк соң? Иң беренче чиратта үзенә кирәк. Укытучының профессионал булуы укыту процесында бик әһәмиятле. . Профессионал караш үзеңә һәм профессияңә карата горурлык тудыра, компетентлык дәрәҗәңне күтәрергә ярдәм итә, мәктәптәге эшнең нәтиҗәсе өчен җаваплылыкны арттыра, уңышлы эшчәнлеккә этәрә.

 “Кешеләргә кирәклегеңне тою – зур бәхет ул”,- дигән  бер акыл иясе. Укытучы хезмәтендә әзер рецептлар кулланылмый. Һәр укытучы иҗади эшли, эзләнә, үз холкына, үз укучыларына, үз фәненә кулай булганнарын сайлый, чөнки һәр укытучы – үз фәненең патшасы!

 Хезмәтегез нәтиҗәле булсын, куаныч китерсен, хөрмәтле коллегалар! Уңышлар телим!

                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Самоанализ педагогической деятельности учителя

СамоанализАмельяновой Натальи Валерьевныучителя математики и физики ГОУ «Хотьковская школа-интернат Vвида» Сергиево-Посадского района Московской области, 1970 года рождения, окончила математический фа...

самоанализ педагогической деятельности учителя

самоанализ работы учителя английского языка...

Самоанализ педагогической деятельности учителя биологии

Текст самоанализа пед.деятельности для портфолио по аттестации,состоит из след.пунктов:1.самоанализ2.результаты пед.деятельности3.методическая деятельность4.инновационная деятельность5.внеурочная деят...

Самоанализ педагогической деятельности учителя английского языка

В данном материале представлен самоанализ педагогической деятельности учителя английского языка. Прежде чем создать данный документ, были изучены все доступные материалы посвященные данной теме. Надею...

самоанализ педагогической деятельности учителя математики I квалификационной категории Маркович Елены Викторовны

Самоанализпедагогической деятельностиучителя математики I квалификационной категорииМаркович Елены Викторовны...

Самоанализ педагогической деятельности учителя

В материале представлет самоанализ педагогической деятельности учителя....

«Самодиагностика успешной педагогической деятельности в условиях ФГОС нового поколения»

Выступление на педагогическом совете: мультимедийная презентация  по новой форме аттестации педагогических работников.1.Аттестация педагогических кадров - важнейший стимул качественного педа...