Осталык дәресе
методическая разработка

Сәламәтлек саклау технологиясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл krossens_slamtlek.docx25.24 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

3 нче санлы Урыссу урта гомуми белем

бирү мәктәбенең татар  теле һәм әдәбияты укытучысы

Зарипова Рәмилә Камил кызының “Иң яхшы татар теле укытучысы”конкурсының муниципаль этабында

күрсәткән осталык дәресе.

Сәламәтлек саклау технологиясе.    

  Исәнмесез! Хәерле көн.

  Елның соңгы атнасы да узып бара. Сез барыгыз да арыгансыздыр. Мин сезгә ял итеп алырга тәкъдим итәм. Игътибар белән мине тыңлагыз.

  Бик ерак бер илдә бакчачы яшәгән. Ул агачларны бик җентекләп караган, ел саен яңа үсентеләр утырткан. Бервакыт дуслары аңа төрле орлыклар бүләк иткәннәр. Монда имән чикләвеге, тирәк орлыклары, алма, груша , кедр орлыклары булган.

   Уңайлы итеп утырыгыз, башыгызны кулларыгыз белән каплагыз. Куллар астында орлыклар.

   Бакчачы бик тәрбияләгән орлыкларны. Һәрвакыт су сипкән, җирен йомшарткан, хәтта алар белән сөйләшкән. Яз җиткән һәм кояшның беренче нурлары белән үсентеләр үсә башлаган.

   (Катнашучылар азрак кулларын күтәрәләр.)

   Үсентеләрнең яфраклары барлыкка килгән.

  (кулларны алга)

     Агачлар чәчкәгә йомарланганнар ( кулларны йодрыкларга) һәм чәчкә атканнар.( йодрыкларны ачарга).

     Кечкенә үсенте яшь, нык агачка әйләнгән. Яз җәй белән алышынган. Бакчачы агачларны каравын дәвам иткән. Яшь агачлар үсәләр, елмаялар, бер-берсенә баш ияләр, һәр иртәне бер-берсен сәламлиләр. ( хәрәкәтләр эшләнә)

  Көз җитә. Һәр агач үзенең җимешләре, орлыклары белән бакчачыны куандыра.

   Рәхмәт, катнашуыгыз өчен.

   Хөрмәтле коллегалар, без дә сезнең белән барыбыз да бакчачылар. Уңышның мул булуы безнең осталыктан, теләктән һәм балаларга булган мәхәббәттән тора.

   Игътибар экранга.  ( Видео карау) Абдулла Алиш  “Каз белән Аккош”

( 1.04-3.04 минут)

   Без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Дөрес, сәламәтлек турында . Сәламәтлек һәр кеше өчен дә иң әһәмиятле әйбер. Сәламәтлектән башка теләгәнеңә ирешеп булмый. Сәламәтлек сүзенә нинди мәгънә салынган ? Әйдәгез әле охшашлыклар (Ассоциация) уйлап карыйк.

   Сәламәтлек -Саф һава, әйләнә-тирә, сыйфатлы ашамлык, матурлык, тырышлык, эш-шөгыль, физик күнегүләр,уңайлылык, күңел тынычлыгы.

 Слайд.

Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Кызыл һәм зәңгәр. Ике төркемгә бүленеп утырасыз. Урыннарыгызны алыгыз

   Төркемнәр кеше өчен сәламәтлекнең ролен , ни дәрәҗәдә мөһим икәнен билгеләрләр. Беренче төркем ТОРМЫШ төшенчәсенә аңлатма бирер, тормыш формуласын төзи.  Икенче төркем. Корабльгә утырып , тормыш буенча сәяхәткә  чыгачак.  Үзегез белән аласы әйберләрне билгеләргә кирәк.( 9)

    Төркемнәр эшләгән арада, мин сезнең белән стресс-тест үткәрәм. Бүгенге чарага күтәренке кәеф белән килгән булсагыз, миңа кул болгагыз.

   Әгәр дә сез укучының эмоциональ халәте укытучының эмоциональ хәләтенә бәйле дип уйласагыз, бармагыгыз белән борыныгызга кагылыгыз.

   Әгәр дә сез стресслардан башка дә яшәргә мөмкин дип уйласагыз, кул чабыгыз.

   Әгәр дә сез стресс- күп авыруларның сәбәпчесе дигән фикердә булсагыз, баш кагыгыз.

    Стресс- безнең тормышның аерылгысыз өлеше дип килешсәгез, аякларны  дөбердәтегез.

   Эмоциональ киеренкелекне үзегез бетерә алсагыз, күзләрегезне йомыгыз.

    Безнең төркемнәр әзер, аларга сүз бирәбез.  Тормыш сүзен аңлатырга.

( гаилә, сәламәтлек, эш-хезмәт, уңайлы шартлар, дуслар, хыял, мәхәббәт, хәрәкәт).

   Икенче төркем. Яхшы, шундый шарт: корабль бата башлый. З әйберне алып ташларга кирәк. Барыбер ярдәм итмәде. Корабль бата. Тагын 3 әйберне алырга кирәк. Нәрсәләр калды, ни өчен?

   ( 1)Хыял, ял, дуслар, 2)мәхәббәт, байлык,уңыш, 3)гаилә,Туган ил, сәламәтлек.)

      Сәламәтлекне ташларга ярамый., чөнки сәламәтлектән башка калган барлык әйбер дә мәгънәсен югалта. Сәламәтлек булмаса, кеше тормышының сыйфаты югала. Гаилә, туган ил төшенчәләре дә иң якыннары.

    Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Хөрмәтле коллегалар, нинди нәтиҗәгә килдек? Әйе, дөрес. Сәламәтлек кеше тормышындагы иң мөһим компонент.  Сәламәтлекне ул  ФИЗИК, ПСИХИК, РУХИ, саулык.

  (слайд)

   Укытучы шушы барлык төр сәламәтлекне дә саклау өчен , нәрсә эшли ала? Һәр төр сәламәтлекне ныгыту ни рәвешле бара?

Слайд

Төркемнәргә эш.   (төркемнәр эшли)

   Ә мин сезгә мөрәҗәгать итәм. Күзләрегезне йомыгыз., елмаегыз. Елмаясыгыз килмәсә дә , елмаегыз. Елмайган вакытта бит мускулларының күбесе хәрәкәткә килә. Кәеф күтәрелә. 10-15 минут елмайсаң, файдасы була.

   Төркемнәргә сүз.

  Укучының рухи саулыгын саклар өчен, укытучы, беренчедән үзе үрнәк күрсәтергә тиеш. Әңгәмә, сәламәтлек сәгате үткәрергә тиеш. Мультфильмнар, видеолар  карау да нәтиҗәле була.

   Физик – зарядка, көндәлек режим, туклану, физминутка, дөрес туклану – сәламәт туклану.

   Психик – балаларны яратырга, хөрмәт итәргә, тавыш күтәрмәскә, аларның дусты булырга, матур сүзләр өйтергә. Уңышка омтылдырырга ( ситуация успеха)  Балаларның дусты һәм ярдәмчесе булырга кирәк.

   Нәрсә соң ул “сәламәтлек саклау “? Слайд  таблица?

   Ул программалар, методлар, алымнар системасы. Шушы системаларның төп кагыйдәсе : “Зыян кылма!”  Һәр дәрес бала өчен уңайлы, файдалы итеп оештырылырга тиеш. “Зыян салма!”

 “Сәламәтлек саклау” технологиясе ул –

  1. Баланы мәктәптә укыту шартлары ( мәсәлән, стресслар булмау)
  2. Укыту процессын яшь, шәхси үзенчәлекләргә карап оештыру
  3. Уку һәм физик нагрузканың бала мөмкинлекләренә туры килүе
  4. Оештырылган хәрәкәт режимы

    Катнашучыларны алга чакырам. Энергизатор үткәрәбез, массаж элементлары белән.Төп  шарт :умыртка баганасына тияргә ярамый.

  Без сезнең белән зоопаркка бардык. Зоопарк өстендә колибри кошчыклары оча, алар томшыклары белән каурыйлырын чистарталар.Каравылчы тырма белән , юлдагы яфракларны җыя. ( тапшырыгыз). Капканы ача, кешеләр зоопаркка керәләр. Читлектә маймыллар сикерә, күрше читлектә арысланнар ит ашый. Суда аккошлар йөзә. Филләр йөри.

   3 кә кадәр санарга. 3 төркем була.

       Төркемнәр ял итеп алды, аларга бирем:

  Сәламәтлек саклау позициясеннән чыгып, дәрес планы төзергә. Беренче төркем дәрес этапларын, Икенче төркем шул этапларның максатларын билгели.  Өченче төркем: Һәр дәрестә дә куллана ала торган эш төрләрен күрсәтә.  

   

   Төркемнәр чыгышы. Без сезнең белән Сәламәтлек саклау позициясеннән чыгып дәрес төзедек.

   Сәламәтлек саклау технолгиясендә катнашкан барлык компонентлар бергә, бер бөтен булып эшләсә генә, укучының сәламәтлеге нормада була.

Шуны исбат итәр өчен пәрәвез уены уйнап алабыз. (Башка киеп)

   Ата-ана, мәктәп, укытучы, уңайлы шартлар, физик сәламәтлек, мотивация, шәхси якын килү, уңышка ирешкән укучы .

   Ата-ана баласын мәктәпкә алып килә. Мәктәп укыр өчен уңайлыклар тудыра. Укытучы сәламәтлек склаучы технологияләр кулланып укыта. Ул ук мотивация, кызыксындыру булдыра. Шәхси якын килеп уңышка ирешкән укучы тәрбияли.

Залга сорау: Бер компонентны алсак, нәрсә булачак?. Карагыз әле, җепләр ничек тартылды. Ныграк тартсак, өзеләчәк.  Барлык компонентлар да бер-берсе белән бәйле. Укытучы шушы компоненлар белән идарә итүче. Укыту системасының уңышы - укытучының дә сәламәтлегеннән тора. Укытучының да сәламәтлеген сакларга кирәк.

    Уңышка ирешкән укытучы – уңышка ирешкән укучы. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс (Осталык дәресе)

Мәктәбебездә дүртенче ел "Тамчы" исеме астында мәктәп газетасы чыгарабыз. Газетада мәктәп яңалыклары, укучыларның иҗади эшләре бастырыла. Шул юнәлештәге эшчәнлеккә багышланган Осталык дәресе эшкәртмәс...

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча осталык дәресе

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча                               осталык дәресе       ...

Осталык дәресе

Осталык дәресе...

Тема: Г. Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе. Осталык дәресе (Мастер-класс)

        "Габдулла Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе" темасына мастер-класста   Г. Тукай иҗатын, заманча күзаллаулардан чыгып, А.Яхинның иҗади үстерелешл...

Осталык дәресе "Матурлык эзлим"

Матурлык төшенчәсе белән танышу ,матурлыкның Ә.Еникинең”Матурлык”хикәясе аша тирән мәгънәле сүз икәнен ачыклау.2)Мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү ,чагыштыру ,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыр...

“Фразеологизмнар дөньясында» темасына осталык дәресе

Укучыларны сөйләмдә фразеологизмнарны актив кулланырга, аерып ала белергә  өйрәтү.2.Телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.3.Фразеологизмнарның матур әдәбият әсәрләренд...

Осталык дәресе "Милли киемнәр"

Татар халкының тормышы сәнгатьтән аерылгысыз....