Ата аналар җыелышында чыгыш (Хөснетдинов Р.Г.) ТЕМА: “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары”
материал (10 класс) на тему

Хуснутдинов Раиль

Ата аналар җыелышында чыгыш (Хөснетдинов Р.Г.)

ТЕМА: “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukuchylarnyn_hokuklary_hm_burychlary.docx32.23 КБ

Предварительный просмотр:

Ата аналар җыелышында чыгыш (Хөснетдинов Р.Г.)

ТЕМА: “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары”

Балалар - гаиләнең көзгесе дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Ни генә әйтсәң дә, бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Тормыш катлаулы. Бала анда яхшысын да , начарын да, вөҗданлылык һәм тәрбиясезлекне,җаваплылыкны да күрә.

Кешенең фомалашуы авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт.  Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк , монда  барысы да бала күңелендә күпмедер дәрәҗәдә эз калдыра. Аз гына күреп җиткермәдеңме – кеше туры  юлдан читкш тайпылырга мәмкин .  

Үзара хөрмәт һәм ышаныч хөкем сәргән,  гайләләрдә яхшы яки начар эшләре  өчен үзе  җавап  бирергә тиешлегенә ышанган кеше үсә. Бала кечкенә чактан ук  ярамаган эшләр  өчен  җавап биреләчәген белергә тиеш.  Әкеренләп аның психикасында тыя торган киртәләр барлыкка килә, соңгырак психик карашы формалаша.

Законны хөрмәт иткән кеше генә үз иленең лаеклы граҗданы була ала. Ә Законны  хәрмәт итү гаиләдән башланырга тиеш. Биредә әти-әниләр – укучы- мәктәп бер булып эшләгәндә генә  үз эшләренә, әйткән сүзләренә, кылган гамәлләренә  биткә кызыллык китермичә,   горурланып җавап бирерлек үз иленең лаеклы граҗданинын тәрбияли алачакбыз.

Һәр җәмгыятьнең , һәр илнең , үзенең законнанары булган кебек  безнең мәктәбебезнең дә Дәүләтебезнең Конституциясен һәм законнарына һәм Берләшкән милләтлер оешмасы “бала  хокуклары” Конвенциясенә нигезләнеп төзелгән мәктәп уставы бар.  Хәзер мин сезне Устав   буенча каралган “ Укучыларның хокуклары һәм бурычлары” белән  таныштырып китергә уйлыйм.

Укучыларның хокуклары

  1. Дәүләт стандартларына нигезләнеп бушлай белем алырга.
  2. Белем бирү формасын сайларга.
  3. Библиотекадагы китаплардан һәм башка информацион ресурслардан бушлай файдаланырга;
  4. Өстәмә белем бирү хезмәтләреннән бушлай файдаланырга;
  5. Уку-тәрбия планында каралмаган класстан тыш чараларга ирекле рәвештә катнаша алырга
  6. 15 яше тулган укучыларның ата-аналарыннан. Җирле үзидәрән һәм  балиг булмаганнарның хокукларын яклау комиссиясеннән рөхсәт алып төп белем алганнан соң мәктәптән китәргә.
  7. Һәр фәннән үзенең белеменә туры килә торган дөрес билге алырга.
  8. Әгәр укучы фән укытучысының куйган билгесе белән килешмәсә өч көн эчендә үзенә куелган билге белән килешмәве турында апелляциягә бирә ала. Апелляция фән укытучысына яки завучка бирелә.
  9. Үзенә кулай булган теләсә кайсы уку йортында белем алырга.
  10. Тәнәфес вакытларында һәм дә шулай ук каникул чорында ял итәргә.
  11. Уку-укыту процессында катнашырга.
  12. Гамәлдәге нормаларга туры килүче льготалардан һәм  материаль ярдәмнән файдаланырга
  13. Сәламәтлекләрен сакларга һәм ныгытырга.
  14.  Ял итәргә һәм күңел ачырга.
  15.  Иҗати эшчәнлек бедән шөгелләнергә.
  16. Үз фикерен ирекле әйтә алырга һәм шулай ук яшь үзенчәлекләренә карап төрле информацион чаралардан ирекле файдаланырга һәм тарата алырга 
  17. Үз культураларыннан, диннәреннән һәм телләреннән ирекле файдаланырга хокуклы.
  18. Яшь үзенчәлекләренә карап закон тарафыннан тыелмаган төрле җыелешлага катнашырга һәм төрле оешмалар әгъзасы булып торырга.
  19. Шәхси тормышка
  20. Социаль иминият яклаудан файдаланырга
  21. Төрле формадагы  физик или психик мыскыллау һәм кыерсытуларга каршы дәүләт тарафыннан якланырга хокуклы

Укучыларның бурычларылары

  1. Күңел биреп укырга. Программада күрсәтелгән белемнәрне тулысы белән үзләштерергә.
  2. Программада каралган барлык  имтихан, зачетларны, контроль һәм язма эшләрне үз вакытында тапшыру.
  3. Өй, язма, контроль, зачет эшләрен үтәгәндә иптәшләреннән күчермәү, аларны үзен эшләү.
  4. Дәресләр һәм факультативны расписаниесы буенча укырга, сәбәпсез дәрес калдырмаска.
  5. Дәрес вакытында тыныч булу. Дәрестән тыш вакытта кычкырмау, кирәк булмаганда кычкырып сөйләшмәү.
  6. Укучы өй эшләрен хәзерләп килергә бурычлы.
  7. Һәр дәрес өй эшләрен дневникка язып барарга.
  8. Укытучының беренче таләбеннән соң ук дневнигын укытучыга бирергә.

  1. Дәрескә кирәкле китапларны, дәфтәрләрне һәм башка кирәк яракларны алып килергә.
  2. Кешелек кыйммәтләрен , иптәшләрен, укучыларны, укытучыларны һәм башка хезмәткәрләрне хөрмәт итәргә.
  3. Класс бүлмәләрендә,коридорда һәм баскычларда йөгермәү, кискен хәрәкәтләр ясамау.
  4. Мәктәп җиһазларын сакларга.
  5. Эчке тәртип кагыйдәләрен төгәл үтәргә.
  6. Мәктәп эчендә һәм тышында чисталыкны сакларга.
  7. Мәктәп күләмендә һәм класста дежур торып чисталыкны тәртипне сакларга.
  8. Ашханәдә, киенү-чишенү бүлмәсендә, бәдрәфтә чисталы тәртипне сакларга.
  9. Үзеннең һәм тирә -юндәгеләрнең сәламәтлеген сакларга.
  10.  Мәктәп күләм һәм класстан тыш чараларга катнашырга.
  11.  Мәктәптә эчендә икенче аяк киеменнән йөрергә.
  12. Барлык укучыларга да мәктәптә кабул ителгән формадан йөрү.
  13. Өч көнгә кадәр дәрес калдырган очракта, укучылар ата-аналарыннан яисә аларны алыштыручы кешеләрдән аңлатма  язуы яки справка алып килергә ,ә өч көннән артса медицина оешмасыннан справка алып килү мәҗбүри.

   

Мәктәп укучыларына түбәндәгеләр тыела.

  1. Мәктәпкә корал, шартлаткычлар, тиз янып китүче матдәләр, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар , психотропик һәм агулы матдәләр алып килү тыела.
  2. Дәресләр беткәнче укытучылар рөхсәтеннән башка мәктәп территориясен чыгып китү.
  3. Укучыларның, укытучыларның, мәктәп милкен һәм дә тирә-юндәгеләр шәхси әйберләенә зыян салу һәм үзләштерү. (  киемнәренә зыян салган яки урлаган очракта зыян салган укучының әти-әнисе яки шуларны алыштыручы кешеләр зыянны финанс ягынан капларга бурычлы.)

  1. Укучы берничә тапкыр (3 яки аннанда күбрәк) мәктәп уставын тупас бозган очракта педсовет карары нигзендә мәктәптән куыла.  (тупас тәртип бозуга түбәндәгеләр керә:  

-уку-укыту процессы вакытында спиртлы эчемлекләрне,наркотикларны.токсик матдәләрне куллану һәм алары тарату,

- уку-укыту процессы вакытында укучыларның, укытучыларның, башка хезмәткәрләрнең тормышларына һәм сәламәтлегенә зыян салганда

- уку-укыту процессы вакытында уку-укыту процессына каршылык тудыручы мәктәп милкенә сизелерлек зур зыян китергән очракта.)

  1.  Шулай ук тәрбия чаралары тиешле нәтиҗәне бирмичә ,укучы әйләнә тирәдәгеләргә начар йогынты ясаса, аларның хокукларын бозган очракта һәм дә белем бирү йортының нормаль эшләү функцияләренә йогынты ясаган очракта мәктәптән куыла.
  2. Дәрес вакытында сагыз чәйнәргә, ашарга, плеер тыңларга, кәрәзле телефоннардан файдалану тыела.
  3. Тырнакларны озын итеп үстерү, буяу тыела.
  4. Ялган сөйләү.
  5. Коридорга,баскычка класс бүлмәләренә чүп ташлау.
  6. Мәктәпкә көнбагыш алып килеп  ашау.
  7. Кесәдә уку эшчәнлегенә кагылмаган, тыелган әйберләр йөртү.

Мәктәпкә килү һәм чишенү.

  1. Мәктәпкә чиста үтүкләнгән формадан,чиста аяк киеменнән килү.
  2. Дәрес һәм түгәрәк өчен кирәкле әйберләрне,икенче аяк киемен чиста пакетта йөртү.
  3. Мәктәпкә 7.30 га килеп җитәргә.
  4. Ишектән тәртип белән генә керергә.
  5. Ишектән кергәч,аяк киемен алыштыру, киемне элгечкә элеп кую.
  6. Дәрес буласы кабинетка тыныч кына кереп утырырга.
  7. Кыңгырау шалтырагач, 2-3 минут эчендә укытучы килеп җитмәсә, дежур укытучыга  яки  дежур администраторга хәбәр итәргә.
  8. Класска кергәч укытучы, аннан соң балалар белән исәнләшү.

  Дежур укучыларның бурычлары

  1. Мәктәп күләмендә  дежур торучы укучылар мәктәпкә 10 минут алдан киләләр.
  2. Дежур укытучы җитәкчелегендә дежурлык вазыйфаларын башкаралар

        Дежурлык вазыйфалары:

  • Мәктәптә чисталыкны һәм тәртипне саклыйлар
  • Укучыларның икенче аяк киеме булуын таләп итәләр
  • Укучыларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәүне күзәтәләр.
  1. Клас с дежурлары вазыйфалары:

- элекеге дежурлыкны кабул итеп алалар.

- дәрескә йөрешне исәпкә алалар

- класстагы бүлмә гөлләрен, тактаны, күрсәтмә материалларны тәртиптә тоталар.

- касстагы чисталыкны саклыйлар

- атна ахырында класс идәнен юалар һәм булачак дежурга  тапшыралар.

Ата-аналарның хокуклары.

  1. Устав нигезендә мәктәп белән идарә итүдә катнашу.
  2. Мәктәп белән берлектә укучыларга төп һәм өстәмә белем бирүнең срокларын һәм вакытын билгеләү.
  3. Төп белем һәм өстәмә белем бирү процессында РФ нең Мәгариф турындагы законы нигезендә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә хокуклы.
  4. Мәктәпнең Уставы нигезендә белем бирү формасын сайларга хокулы.

         Ата-аналарның бурычлары.

  1. Балага өй эшләрен хәзерләү һәм үзлегеннән уку өчен уңай шартлар тудыру.
  2. Балага мәктәптә  белем һәм тәрбия алу өчен уку әсбаплары, мәктәп формасы,спорт киеме, икенче аяк киеме һәм эш киеме белән тәэмин итү.
  3. Баланың мәктәптә укуын,тәртибен һәм җәмәгать урыннарында  үз-үзен тотышын контрольдә тоту.
  4. РФ нең Гражданлык кодексы нигезендә баланың  мәктәпкә китергән зыяны өчен материаль яктан  түләргә бурычлы.
  5. Уку елында һәр чирек саен ата-аналар җыелышында катнашырга җаваплы.
  6. Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләләгәндә килеп туган сорауларга  җавап эзләгәндә, укытучы шәхесен, мәктәп коллективын мәсхәрәләү, хурлау яки эститек нормаларга туры килмәгән мөгалләмәдә булганы өчен җавап бирергә бурычлы

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә.  Киләчәк- бүген төзелә, диләр.  Әйе , бу бик дөрес фикер.  Ә сез ата –аналар балаларны тәрбияләүдә төп җаваплылыкны үз өстегезгә алып, иртәгесе көн төзүчеләрен әзерлисез.Димәк,иртәгесе көн сезнең кулларда хөрмәтле әти-әниләр.

 

13 апрель 2016 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналарга ата- аналар җыелышында тест үткәрү. Тестирование родителей.

Ата-аналарга тест үткәрү. Тестирование родителей на родительском собрании. Тема теста: "Какие мы родители"...

Тема: Хокуклар һәм бурычлар

Презентация для урока в 6 классе...

Иң мөһиме – баланың үзен шәхес итеп тоюы (ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст)

"Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү" темасына ата-аналарга мөрәҗәгать яки ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст...

Ата-аналар өчен чыгыш

Балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү...

Ата-аналар өчен чыгыш

Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү...

Ата-аналар өчен чыгыш

Гаилә - бала тормышында шәхси тәрбия алу мөхите...