Татар теленнән олимпиада биремнәре.
олимпиадные задания (11 класс) на тему

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Татар теленнән олимпиада биремнәре.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле буенча олимпиада сораулары.

7 класс

1. Ялгыш билгеләнгән сүз төркемен күрсәтегез:

     1) килүен-исем фигыль;

     2) берничә-билгесезлек алмашлыгы;

     3) ишеткәч- хәл фигыль;

     4) бик- кисәкчә.

2. Сингармонизм законына дөрес бирелгән аңлатманы күрсәтегез:

     1) тартыклар ярашуын белдерә;

     2) сузыклар ярашуын белдерә;

     3) я сузыклар, я тартыклар ярашуын белдерә;

     4) сузыклар һәм тартыкларның ярашуын белдерә.

3. Фразеологизмны күрсәтегез:

      1) су сибү;

      2) җим сибү;

      3) борчак сибү;

      4) ашлама сибү.

4. Кайтым юнәлешендәге фигыльләрне  күрсәтегез:

     1) барган, эшләрләр, киткәннәрдер, килмәс;

     2) юынган, киенгәндер, карангач;

     3) йөкләнер, чукланачак, сузылыр, җәелгәннәр, көрәләчәк;

     4) кызышканнар, күрешербез, карашам;

     5) укытамын, сөрттергәнсең, үткәргәнсең.

5. Хәреф саны аваз саны белән туры килгән сүзләрне күрсәтегез:

     1)алъяпкыч, көньяк, берьюлы;

     2)аласың, киләсең, килгәнсез, аныңча;

     3) юлчы, елмаю, ялганчы, егерме.

6. "Тукай” романының авторы кем?

7. Түбәндәге өзек нинди шагыйрьнең, кайсы шигыреннән?

    "  ... Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,

          Чын безнеңчә матур,милли көй;

           Башка килә уйлар төрле-төрле;

          Әллә нинди зарлы, моңлы көй.”

8. Кемне татар һәм башкорт халыкларының уртак шагыйре дип саныйбыз:

      1) Г.Тукай;

      2) Дәрдемәнд;

      3) М. Гафури;

      4)М.Җәлил;

      5) Һ. Такташ.    

9. Г. Тукайның мемориаль  музее бармы? Булса, кайда?

10. Г. Тукайның үзгез ятлаган шигырен языгыз.

11. Савыт, каләм сүзләренә фонетик анализ ясагыз.

12. Иҗади эш: " Хезмәт ул-шатлык”

 

 8 класс

1. Түбәндәге сүзләрнең кайсысына нечкә кушымча ялгана:

     1) крепость;

      2)пристань;

     3) спектакль;

     4) музей;

2. Җөмләләрнең берсендә хәл фигыль бар? Шуны билгеләгез:

     1) Аның килүен минутлап көттек.

      2) Ул һәрвакыт көлә-көлә килә.

      3) Аны ихлас яратабыз.

      4)Яраттыра белү кирәк.

      5) Бер- беребезне яратыйк.

3. Бер составлы исем (атау) җөмләне күрсәтегез:

       1) Августа җиләк-җимеш пешә.

        2) Игеннәр өлгерә.

        3) Урманнарда гөмбәнең иң мул чагы.

        4)  Гөлҗимеш, балан, шомырт җыялар.

        5) Кара бөрлегән, чикләвек җитешә.

4.Җөмләнең астына сызылган өлеш нинди синтаксик төзелмә?

        Сугыш җимерекләре, яшеллек белән капланганга күрә, артык шыксыз булып күзгә ташлана. (Г.К)

5. Без кабызган утлар  сүнмәс алар. (Җыр)

       Җөмлә тибын билгеләгез:

1)      иярчәнле кушма җөмлә;

2)      гади җәенке җөмлә;

3)      тезмә кушма җөмлә;

4)      җыйнак җөмлә.

6.Җөмләдәге тыныш билгеләре куеларга тиешле урыннарны күрсәтегез.

    Ул (1) яңадан иске Сөләймановка (2) бала атасына әйләнеп (3) өстенә яшел

 погоннарын(5) аягындагы авыр итекләрен онытты .( И.Г)

1)      2, 3, 4, 5;

2)      1, 2, 3, 4;

3)      3, 4, 5;

7. Г. Тукайның туган һәм үлгән еллары, урыны.

8. Г.Тукай беренче тапкыр һәм кайда нинди рус шагыйренең шигыре белән таныша?

9.Г.Тукай премиясе ничә елга бер бирелә?

1) 2

2) 3

3) 1

4) 4

10.      ” Тын гына торган шул рәвеш,

            Килде ямьсез,куркынычлы бер таыш

            Бик каты күк күкрәгән төсле була,

            Җир ярылган,тетрәгән төсле була...”

 Бу юллар кайсы шагыйрьнең нинди әсәреннән?

11.”Идея” төшенчәсенә билгеләмә бирегез.

12.Иҗади эш”Китап укып елый алганнарның,

                         Күңелендә булмый каралык....”Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

11 нче сыйныфында  укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре

(2013/2014 нче уку елы)

I. 1. Сүзләрнең дөрес язылган вариантын билгеләгез.

а) җөмхурият

а) мөгаләмә

ә) җөмһүрият

ә) мөгалләмә

б) җөмһурият

б) мөгамәлә

а) ахаң

а) мәгълүмат

ә) аһәң

ә) мәгьлумат

б) аһаң

б) мәгьлюмат

а) мөстакыйль

а) шөгельләнү

ә) мөстәкыйл

ә) шөгелләнү

б) мөстәкыйль

б) шөгыльләнү

а) фразиология

а) агглютинатив

ә) фразеология

ә) аглютинатив

б) фразеалогия

б) аглютенатив

2. Нокталар урынына тиешле хәрефне куй.

җәмгы ...ть

и ... тимагый

а) йә

а) ч

ә) йа

ә) җ

б) я

б) х

г ... дәт

сем ....сиология

а) ә

а) о

ә) а

ә) а

б) ө

б) е

мәк ... лә

шө ... рәт

а) а

а) һ

ә) ә

ә) х

б) кә

б) к

и ...тисад

пәнҗешә ...бе

а) х

а) н

ә) къ

ә) м

б) к

б) б

II. Дөрес җавапларны билгеләгез.

1.  Алар билгеле бер формага буйсынган булалар. Аларда мәҗбүри җөмлә калыплары, сүзтезмәләр, тәгъбирләр кулланыла, алардан зур төгәллек сорала.

а) матур әдәбият әсәрләре

ә) рәсми эш кәгазьләре

б) публицистик әсәрләр

2.  Бирелгән төзелмәләрдә ияртүле бәйләнешнең кайсы мөнәсәбәте күзәтелә:

егет белемле

шәһәрдән китү

а) ачыклаулы

а) ачыклаулы

ә) аныклаулы

ә) аныклаулы

б) хәбәрлекле

б) хәбәрлекле

кызлар, биргәк тә Галия һәм Алсу

а) ачыклаулы

ә) аныклаулы

б) хәбәрлекле

3. Ачыклаулы мөнәсәбәтне белдермәүче чараларны билгеләгез.

а) килеш кушымчасы

ә) бәйлек, бәйлек сүз

б) сүз тәртибе

в) зат-сан кушымчасы

г) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр

д) янәшә килү

4. Хәбәрлекле мөнәсәбәтне белдермәүче чараларны билгеләгез.

а) хәбәрлек кушымчалары

ә) -ныкы/-неке кушымчалары

б) зат-сан кушымчалары

в) бәйлек сүзләр

г) -лы/-ле, -сыз/-сез кушымчалары

д) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр

5. Йомшак таң җиле кырдагы куе үләнне дулкынлатып җибәрде (Ш.У.) җөмләсендә сүзтезмәләр дөрес билгеләнгән вариантны билгеләгез.

а) йомшак җил, таң җиле, кырдагы үләнне, куе үләнне, үләнне дулкынлатып җибәрде;

ә) йомшак җил, таң җиле, кырдагы үләнне, куе үләнне,  үләнне дулкынлатып, дулкынлатып җибәрде;

б) йомшак җил, таң җиле, куе үләнне, таң җиле дулкынлатып, үләнне дулкынлатып, дулкынлатып җибәрде.

6. Бирелгән кереш сүзләр нинди мәгънә белдерәләр?

ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы, ахры

а) билгесезлекне

ә) үтенүне

в) сөйләүченең төрле тойгысын

7. Бу кереш сүзләр нинди мәгънә белдерәләр?

 гомумән, киресенчә, хәер, мәсәлән

а) фикер чыганагын

ә) фикерләр эзлеклелеген

б) сөйләүченең төрле тойгыларын

III. Текстны тәрҗемә итегез. Соңгы җөмләнең һәр ике телдә төзелеше буенча нинди булуын языгыз.

Золотой лес

Было, помню, в темном лесу на опушку вышла береза, вся золотая. И за ней пониже, как детки, виднелись голенькие, в золотых  шапочках другие березки. Каждый день у золотой матери прибавлялось деток, и вот теперь на том месте, где зубчиком виднеется темный хвойный лес, стоит лес золотой, березовый.

Придет время, золото осыплется, березки опять скроются, и лес по-прежнему будет зеленый.

(М.М.Пришвин)

IV. Тыныш билгеләрен куеп, җөмләгә тулы  синтаксик анализ ясагыз, схемасын сызыгыз.

Син гашыйк булганга

Мин гашыйк булганга

Ал гөлләр сибелгән

Кояшлы юлларга  (Ф.Сафин)

Сибелгән, кояшлы, юлларга сүзләренә морфологик, кояшлы сүзенә фонетик анализ ясагыз, булганга сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерегез.

V. Үзегез яттан сөйләргә өйрәнгән шигырьнең ике куплетын языгыз. Аворын күрсәтегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 6 сыйныф татар төркеме

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 сыйныф татар төркеме

7 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 8 сыйныф татар төркеме

8 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 10 сыйныф татар төркеме

10 нчы сыйныф өчен олимпиада биремнәре...