Потребности человека
план-конспект занятия по обществознанию (9 класс) на тему

Галиев Ильяс Расимович

Потребности человека

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Потребности человека89 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Кукмара муниципаль районы МБГБУ

 “Сәрдекбаш урта мәктәбе”

_____________________________________________________

Тема:  Кеше ихтыяҗлары

(9 сыйныфта үткәрелгән ачык чара эшкәртмәсе)

                                             Укытучы: беренче квалификацион категорияле  

                                                           тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

                          Галиев И.Р.

2018 ел

Максат:

– кеше ихтыяҗы төрләрен, аларның асылын үсештә (иерархиядә) танып белү;

логик һәм иҗади фикер эшчәнлеге камилләшүе, рухи үсеш ихтыяҗы  формалашуы өчен җирлек тудыру;

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча нәтиҗәләр: ихтыяҗ төрләре структурасын, аларның шәхес буларак формалашудагы ролен белә, дөньякүләм танылган Америка психологы Абрахам Маслауның ихтыяҗ иерархиясе теориясен үзләштерә.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен чишүдә, кешенең табигый ихтыяҗлары үзенчәлеген адымлап ачыклауда, рефлексия ясауда, үзбәя куюда катнашу.

Коммуникатив УУГ: дәреслек материалын укып аңлау, бер-береңнең фикерен дәлилле тулыландыру, куелган сораулар нигезендә үз фикерләрен татар телендә җиңеләйтә алу; рус телендәге материалда җиңел ориентлашу; төп төшенчәләрне дәүләт телләрендә урынлы куллану;

Танып белү УГГ: өйрәнелгән материалны модельдә күрсәтергә һәм модельдән файдаланырга өйрәнү.

Шәхескә кагылышлы: рухи ихтыяҗның чагылыш төрләрен, аның шәхес булып формалашуда иң әһәмиятле ихтыяҗ булуын танып белү.  

Төп төшенчәләр: «ихтыяҗ – потребность», «ихтыяҗны канәгатьләндерү – удовлетворение потребности», «ихтыяҗ иерархиясе теориясе – иерархическая теория потребностей»  

Предметара бәйләнеш: татар теле, рус теле.

Җиһазлау: җәмгыять белеме дәреслеге, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр, интерактив такта, укучыларны эш дәфтәрләре.

Дәрес барышы

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы

II. Актуальләштерү

(Бу теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү, барлык балаларны да бер “яссылык”ка кую, яңа белем, күнекмәләрне үзләштерүгә бер дәрәҗәдә әзер итү күзаллана.)

Бирем. Искә төшерергә: кем ул – Кеше? Индивид? Шәхес?

(Укучылар билгеле бер вакыт эчендә дәфтәрләрдән, дәреслектән файдаланып җавап әзерли.)

Кеше – биологик социаль һәм рухи зат; ул җирдәге тере организмнарның югары дәрәҗәдәге үсешенә ирешкән иҗтимагый-тарихи эшчәнлектә катнашучы объект та, субьект та булып тора; аңа ана телендә сөйләшү, уй-фикер, иҗат эшчәнлеге хас; кеше иреккә омтыла, хезмәт коралы ясый һәм куллана ала.

Индивид – аерым кеше (зат).

Шәхес – кыенлыкларны җинеп чыгу һәм тормыш тәҗрибәсе туплау юлы белән индивидның (затның) социаль өлгерү нәтиҗәсе.

III. Уку мәсьәләсен кую

(Дәрестә үзләштерелергә тиешле белем, күнекмәләрне конкретлаштыру ситуациясе тудыру, укучыларның үзләреннән дәрес максатын китереп чыгару өчен җирлек тудыру; дәреснең бик мөһим мизгеле – белгән белән белмәгәннең чиген ачыклау – мотивлаштыру максаты белән) 

Бирем. Балалар, иртән торгач, нәрсәләр эшләдегез һәм ни өчен?

Көтелгән эш һәм җавап. Юындык, тешләрне чистарттык, ашадык. Аннары, мәктәп формасын киеп, мәктәпкә киттек...

Укытучы. Берегез дә песиен, этен ашатмадымыни? (Юк, аларны әни-әтиләр карый ич...)

Укытучы: Әйдәгез, киңәшегез, без иртән башкарган эшләрне нинди гомуми сүз белән әйтеп була, һәм шуннан чыгып, дәрестә нинди төшенчә белән эшләячәгебезне ачыкларбыз.

Көтелгән җавап. Башкармыйча булмый торган гамәлләр. Организмны яшәтү өчен кирәк булган гамәлләр. (Ашау, йоклау, күңелгә рәхәт булу – табигый ихтыяҗ.)

Укытучы. Әгәр вакытында ашамасак, йокыбыз туймаса, берәрсе белән ачуланышсак, безнең тынычлыгыбыз югала, кәефебез төшә. Ә инде ихтыяҗларыбызны вакытында канәгатьләндерсәк, тәнебезгә дә күңелебезгә дә рәхәт була.

Димәк, дәресебезнең темасы ничек булыр икән? (Кеше ихтыяҗлары – Потребности человека.)

IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы

1 нче бирем. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән һәм дәреслектән файдаланып, “ихтыяҗ” сүзенең мәгънәсен ачыклыйбыз. (Тормыш-көнкүреш өчен бик кирәкле нәрсә. Ашау, йоклау, кешеләрне һәм тереклек ияләрен ярату – табигый ихтыяҗ; ихтыяҗ (хаҗәт, кирәклек) нәрсә дә булса җитмәүне психологик яки функциональ яктан тоюның эчке халәте, аның чагылышы вәзгыятькә бәйле конкрет факторлар ярдәмендә билгеләнә.)

Укытучы. Ихтыяҗның төрләрен, аларның шәхес буларак формалашудагы ролен дөньякүләм танылган Америка психологы Абрахам Маслау өйрәнә. Ул ихтыяҗны 5 төргә бүлә һәм аларның иерархиясе теориясен төзи.

2 нче бирем. Дәреслектән укып, Абрахам Маслауның ихтыяҗ иерархиясе теориясен өйрәник (46 – 47 битләр). Эшләрне төркемнәргә бүлешеп башкарыйк.

(Укучылар дәреслек белән эшли. Бер укучы укытучы белән бергә тактада эшли.)

– Рухи ихтыяҗлар. (Үз-үзеңне камилләштерүгә, үзүсешкә омтылу.) 

– Өстенлек ихтыяҗлары. (Эштә, яшәү шартлары, кием-салым белән

башкалардан аерылып тору.)

– Социаль ихтыяҗлар. (Гаиләдә, коллективта дус яшәү, кайгырту, ярдәм итү, ярдәм көтү һ.б.)

– Иминлек ихтыяҗлары: физик һәм икътисади иминлек. (Үзеңнең һәм якыннарыңның тормышын, сәламәтлеген саклау, яклау.)

– Физиологик ихтыяҗлар. (Сулау, харәкәтләнү, ашау-эчү, йоклау, ял итү, салкында җылы киенү һ.б.)

Укытучы. Кайсы төр ихтыяҗларның әһәмиятлерәк икәнлеген ачыклыйк:

– тумыштан килгән;              – ирешелгән;            – физиологик;

– социаль;                              – иминлек;                – өстенлек;

– рухи ихтыяҗлар.

Электрон тактада Абрахам Маслауның ихтыяҗ иерархиясе моделе төзелә.

Рухи ихтыяҗларның иң кыйммәтлесе булуы ачыклана. Кеше үскән, яшәү тәҗрибәсе туплаган саен, аның ихтыяҗлары да үсә бара. Иң мөһиме кичерешләрнең мәрхәмәтлелеккә, матурлыкка, чынбарлыкны ничек бар шулай кабул итә белүгә корылган булуы мөһим.

Шулай булганда, кеше барлык ихтыяҗарын (физиологик, иминлек, социль, өстенлекле булу) рухи биеклектән торып канәгатьләндерәчәк.

V. Рефлексия, бәяләү этабы

Укытучы. Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗәгә килдек? (Белем һәм күнекмәләрне ныгыту максатынан әлеге сорауларга җаваплар алына. Укучыларның эшләре бәяләнә.)

Өй эше

а) 6 нчы параграфны укырга. Кеше ихтыяҗы төрләрен Абрахам Маслауның ихтыяҗ иерархиясенә нигезләнеп аңлатырга (репродуктив эшчәнлек);

ә) атна дәвамында күзәтелгән ихтыяҗларыгызны язарга һәм Маслау иерархиясендә урнаштырырга (ярым иҗади эшчәнлек);

б) “Өч кыз” дигән татар халык әкияте персонажларының ихтыяҗларын Маслау иерархиясендә күрсәтергә. Моның өчен персонажларның максатын һәм гамәлләрен анализларга (иҗади эшчәнлек).

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока технологии в 10 классе "Потребности человека"

Подробная разработка урока по технологии для 10 класса по теме "Потребности чнеловека"....

Одна из потребносте человека-потребность в безопасности

Для успешной реализации мер по сохранению жизни людей, проживающих в условиях техносферы, по обеспечению личной и коллективной безопасности значительную роль, если не сказать – определяющую, играют ур...

Потребность человека в питании и ее влияние на биосферу.

Презентация к уроку экологии в 9 классе....

Презентация по экологии 9 класс "Потребности человека"

Урок по экологии для 9 класса в форме презентации. Программа «Биосфера и человечество», автор - И.М.Швец....

презентация - Потребности человека

Презентация раскрывает содержание темы "Потребности человека"...

Потребности человека

Конспект урока по обществознанию в 8 классе( по учебнику Кравченко)...

План-конспект урока по обществознанию в 8 классе "Потребности человека"

Данный урок составлен по учебнику обществознания Кравченко А.И.           Представл...