“Сәламәтлек – кешенең иң зур кыйммәте"
план-конспект урока по обж (8 класс)

Рамзия Хаккыевна Зиннатуллина

Татарстан Җөмһүрияте Менделеев районы Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе

Зиннатуллина Р.Х.

“Сәламәтлек – кешенең  иң зур кыйммәте” 8 сыйныф, тормыш иминлеге нигезләре дәресе.

 Сәламәтлек-иң зур байлык. Балаларның яшьтән үк сәламәт булып үсүе бик мөһим. Сәламәтлек әле ул авырмау гына түгел, үзеңне тыныч, гармонияле итеп хис итү; башка кешеләргә карата мәрхәмәтле, яхшы мөнәсәбәттә булу.

Кызганычка каршы, тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп кенә балаларның мәктәптә уку дәверендә сәламәтлекләре 4-5 тапкыр начарая икән. Укыту процессында яңа технологияләр, төрле яңа алымнар, программалар нигезендә укыту барышында кайбер балалар дәресләрне тиешенчә үзләштерә алмый. Укучының дәрестә актив эшләмәве, начар укуы да кайвакыт сәламәтлегенә бәйле була.

Шуңа күрә бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту,аларны сәламәт яшәү рәвеше алыр барырга күнектекрү бурычлары тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_8_klass.docx21.02 КБ

Предварительный просмотр:

   Дәрес темасы:Сәламәтлек – кешенең  иң зур  кыйммәте.

 8 сыйныф, тормыш иминлеге нигезләре дәресе.

Максат.  Сәламәтлек, аны үстерү, сәламәт  яшәү рәвешенең төп шартлары белән таныштыру һәм кузаллау булдыру.

Җиһазлау.Слайдлар,  компьютер.

                                       Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты:
  • Хәерле иртә, исәнмесез! Тагын нинди сүзләр белән бер -береңнең хәлен белеп, исәнләшеп була була? Быел Татарстанда туган телләр, халыклар бердәмлеге елы, бүгенге дәресне туган телебездә алып барырбыз.
  • Укучыларның җаваплары тыңлана.
  • Һәрберебез исәнлек - саулык сорашуда гамәлгә кергән «Саумы?», «Әссәламәгаләйкем!», «Сәлам», «Ни хәлләр?»дип әйтәбез.Сүзләрнең мәгънәсен ачыклап карыйк эле, болар барсы да сәламәтлекне сорый түгелме? Димәк, кешеләр төрле формада, төрле ысуллар белән бер - берсенә хәерле иртә, хәерле көн, хезмәттә уңыш, саулык - сәламәтлек, иминлек тели.

2.Төп өлеш.Укыту мәсьәләсен кую.

А) Хәзер анкета-тренинг үткәреп алырбыз тактада күрсәтелгән үзеңә, кадерле кешеңә тормышта иң кирәкле кыммәтләрне,  теләкне  дәфтәрләрегезгә язып чыгарга кирәк булыр, аларның саны 4 тән артмаска тиеш.(Укучыларның җаваплар язуы)

 

Тактага язылган сүзләр: яхшы түләүле, дәрәҗәле эш урыны, бәхет, гаилә,   яхшы йорт, кыйммәтле машина, сәламәтлек, туганнар, якын кешеләрең исән-сау булуы, диңгезгә ял итәргә бару, яхшы билгеләргә уку, имтиханны “5” билгесенә тапшыру, матур кием сатып алу, яхшы кәрәзле телефон, кыйммәтле бизәнү әйберләре, тәмле ризыклар сатып алу.

  • Нинди кыйммәтләрне беренче урынга куйдыгыз? (Укучыларның җавапларын тыңлау)
  • Машина,  акча, ял итү,карьера, әлбәттә болар барсы да  тормышта  бик мөһим нәрсәләр,    гаилә – ул безнең иң якын, иң газиз кешеләребез.Күз алдына китерегез, бер генә көнгә  авырып китсәң, я озак вакытка авырып урында ятарга туры килсә, сәламәтлектән дә зур байлык юк икәненә инанасың, яхшы кием, бизәнү әйберләре бөтенләй күзгә дә күренми, кыйммәтләре кими.

Яңа дәрес темасын ачу.  

  • Түбәндә язылганнар кыйммәтләрдән  чыгып дәрес темасын ачыклап алыйк. Бүген дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез икән?

  • Сәламәтлек, сәламәт яшәү турында.

  • Тактада дәрес темасы уку “Сәламәтлек -  яшәү өчен иң кадерле кыйммәт”

Сәламәтлек сүзенең һәрбер хәрефенә кеше сәламәтлеге өчен кирәк булган, туры килә торган сүз, сүзтезмәләр сайларга кирә,

  • С-сәламәт, сау, спорт
  • Ә-әхлак, әдәп, эбәт, әфлисун
  • Л-лаек, лимон
  • А- аек акыл,аң-белем, алма, азык, аппетит
  • М- матур, матурлык, массаж, мал, мактау
  • Ә-
  • Т-тәртип,  тәмле, теш, төш, тема, тылсым, тәнәфес

           

Б) Сезнең сәламәтлегегезнең ни дәрәҗәдә икәнен белү өчен кечкенә генә тест эшләп алабыз.

     Тест                                                                            

  1. Сез быел еш авырдыгызмы?

Юк – 0

Бер тапкыр авырдым – 1

Берничә тапкыр авырдым – 2

  1. Сез үзегезне начар хис иткән көннәр ( көч бетү, йокымсырау, баш авырту, хәлсезлек) буламы?

Бик сирәк – 0

Кайчак була – 1

Бик еш – 2

  1. Сездә сулыш органнарының хроник  авырулары (хронические заболевания)   ангина, бронхит, гайморит ) бармы?

Юк – 0

Берсе бар – 1

Берничәсе бар – 2

Нәтиҗә:

  1. 0 -1 балл – сезнең сәламәтлегегез әйбәт
  2. 2-4 балл – сезгә авыру куркынычы яный
  3. 5-6 балл – сезнең организм көчсезләнгән, димәк, аңа ярдәм кирәк.

Авыруы булмаган кешене сәламәт дип буламы? Әлбәттә беренче карашка шулай тоела.

Галимнәр сәламәт булу өчен  5 шартның үтәлүе мөһим дип саныйлар:

1.Авыртулар   булмау;

2. Физик,психологик,   акыл сәламәтлеге, яшәү өчен мөмкинлекләр, камиль  шартлар булу;

3. Барлык организмның дөрес,   сәламәт эшләве;

4. Һәрвакыт үзгәреп торган тормыш шартларына,   әйләнә-тирә мөхитка яраклашып яши алу;

5. Тормышта кешегә куелган тиешле социаль функцияләрен үти алу.

 Бу төшенчәләгә кыскача аңлатма биреп китик:

1.Авыру кеше үзен начар хис итә, авырган очракта укырга, эшкә бара алмый.

2.Физик яктан сәламәт кеше күп уңышларга ирешә ала, психологик киеренкелек шулай ук  бик җитди нәрсә, мондый очракта кичекмәстәк психолок-табиб ярдәме кирәк, дөрес аек акыл тормышта бик мөхим, яшәү өчен җылы өй, юынырга мунча, я душ, ашарга пешерергә ризыгың булу да  сәламәтлек өчен төп шарт.Ихтибар итсәгез телевизор каналларыннан бик еш начар шартларда, җылытылмаган йортларда торучыларны күрсәтәләр.

3.Мисал өчен теш,эч авырту, яисә башка организмда  авырту  сәламәт булмау турында эйтә.

4.Тормыш бертуктаусыз үзгәрештә, коллективка, яңа эш шартлары,  заман тәлапләренә яраклашып яшәү бик кирәкле фактор. Безнең буын кешеләренә компьютер белән эшләргә өйрәнү, электрон хатлар, ватсап, инстаграмнарда аралашу шулар рәтендә.

5. Социаль функцияләр: гаиләдә әти-әни, бала роле, эштә төзүче, укытучы, очучы, җырчы үз эшен башкару.

Физминутка ясап алу.

  1. Гимнастика, зарядка  ясау организм өчен гаять файдалы. Ул йөрәкнең әйбәт эшләвенә, тирән тын алырга һәм  организмда матдәләр алмашына ярдәм итә.

Кем яши сәгатен белеп,

 Уятмый аны берәү дә килеп.

   Ятмас иренеп, ул үзе торыр,

 Зарядка ясар, урынны җыяр.

   Бит-кулын юар, вакытында ашар,

  Портфелен барлап киенә башлар,

   Кыңгырау булганчы мәктәпкә килер,-

   Мондый бала дәресен дә белер.

           II .Бик бик еш сәламәтлек һәм сәламәт  яшәү рәвеше дигән сүзәрне ишетәбез. Сәламәтлек нәрсәләргә бәйле?(Укучылар группада киңәшләшеп язалар)

  1. Сәламәт яшәү рәвешенең төп шартлары .

Сәламәт яшәү рәвеше нидән гыйбарәт?

Укытучы чыгышы.

Сәламәт яшәү рәвеше нидән гыйбарәт?

Сәламәт яшәү рәвеше - ул:

  • дөрес ял белән чиратлаштырылган физик һәм акыл хезмәте;
  • гаиләдә һәм хезмәт коллективында нормаль психологик климат;
  • үз характереңны һаман камилләштерә бару;
  • начар гадәтләрдән арыну, яхшы гадәтләрне үзләштерү;
  • физкультура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнү;
  • рациональ туклану ;
  • үз-үзеңне тәрбияләү.

Шушы шартларны төгәл үтәгәндә генә кеше үзенең актив яшәү чорын озынайта, эшкә сәләләтен, көр күңеллелеген һәм көчен озак елларга саклый ала.

Галимнәрнең купсанлы тикшерүләре сәламәтлек түбәндәге шартларга бәйле:
1.  50% - яшәү рәвешенә
2. 20% - нәселдәнлеккә
3. 20% - экологик хәлгә
4. 10% - медицина хезмәте күрсәтүгә

Сәламәт яшәү рәвеше нәрсәләрне эченә ала? Шул турыда укучыларның чыгышларын тыңлап китик. ( Һәр алдагы бүлекләр буенча бер укучы үзе әзерләнеп килеп чыгыш ясый)

     Чыгышлар слайд буенча бара.

  • Көндәлек режим.
  • Шәхси гигиена .
  • Дөрес туклану.
  • Физик активлык.
  • Ял итү.
  • Чыныгу.
  • Начар гадәтләргә бирешмәү.

VI.Озак яшәү серләре.

“Кеше гомере озынлыгын арттыруга нинди факторлар йогынты ясый?” дигән сорау куела. Укучылар җавап эзлиләр.

  Азакта укытучы нәтиҗәләрне гомумиләштерә.

Укытучы.Кембридж галимнәре кешенең уртача гомер озынлыгын  якынча 14 елга озайту мөмкинлеге бирүче иң гади 4 факторны билгеләгәннәр:

  1. Тәмәке тартмаска.
  2. Уртача физик активлык белән яшәргә.
  3. Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска.
  4. Көнгә уртача 450-500 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш кабул итәргә.

Дәресебезгә йомгак ясыйбыз.

- “Сәламәтлек - алтыннан кыйммәт”, - ди  халкыбыз.                  

Шушы мәкальгә өстәп, бүген өйрәнгән материалларны файдаланып, нәрсә әйтә аласыз?

-Сез нинди спорт түгәрәкләренә йөрисез? Нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсез?                                                            

- Дәресебезне “Зирәк карт” турындагы гыйбрәтле хикәя белән төгәллисем килә.

   Элек заманда бик зирәк бер карт яшәгән. Аның һәр сорауга җавабы әзер булган. Укучысы әлеге акыл иясенә ул җавап таба алмаслык бер бик авыр  сорау бирергә уйлаган. Болыннан күбәләк тотып кайткан да, аны учына салып, галим янына килгән. “Минем кулымдагы күбәләк тереме, үлеме?”- дип сораган укучысы карттан. Үзе уйлый икән: “Әгәр күбәләк “тере” дисә, учымны кысармын да, ул үләр; әгәр “үле” дисә, учымны ачып, күбәләкне очыртып җибәрермен”.

   Акыл иясе укучысының күзләренә карап: “Бар да үз кулыңда, шәкертем”,- дип җавап биргән.

-Чыннан да, безнең сәламәтлегебез бары тик үзебездән генә тора, шулай булгач, сәламәтлегебезне ныгыту өчен барын да эшлик.

Өй эше: теләгәнен, үзегезгә ошаган вариантны эшләргә.

1 вар. Үзегезнең көндәлек режимыгызны төзеп килергә.

2 вар. “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага коллаж ясау өчен рәсемнәр алып килергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“ Шәфкатьлелек бизи кешене”

Тәрбия сәгатенең темасы:“ Шәфкатьлелек бизи кешене”Максат: Укучыларда кешелеклелек. Ярдәмчеллек .изгелек сыйфатлары тәрбияләү....

Җыр- кешенең юлдашы

"Җыр - кешенең юлдашы" темасына ачык дәрес - презентациясе....

Шэфкатьлелек бизи кешене

укучыларда жаваплылык, эхлакый сыйфатлар тэрбиялэу, игелеклк, михербанлы, шэфкатьле булырга ондэу....

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....

“Шәфкатьлелек бизи кешене”

укучыларда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятуукучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, телебезгә сак караш, толерантлык тәрбиялә...

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)...

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)...