Доклад: “Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле” Укытучы:Юнысов Х. М.
материал на тему

Юнусов Хамзе Мухаметбеширович

   Ата-аналар сизәдер дип уйлыйм: гаиләдә бала тәрбияләү эше һаман катлаулана бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Ә ата-аналар ул шартларны искә алалармы соң?

Билгеле, аларның күпчелеге үз балаларының киләчәге турында нык уйлана.

Шулай да кайберәүләр балаларны тәрбияләүгә бәтенләй әһәмият бирми, тәрбия эшендә гафу ителмәслек, төзәтеп булмаслык ялгышлар җибәрә. Икенче берәүләр исә, балаларга кирәгеннән артык әһәмият биреп, аларны боза, балалар эгоист булып үсә.

Гаилә баланың нинди булуына, дөньяга карашына, баланың әхлагына нигез сала. Ләкин бала тәрбияләү белән нигәдер күбрәк мәктәп һәм әни кешеләр шөгыльләнә. Бүгенге семьяда әтинең роле нинди сон?

Ир кеше - семьяның хуҗасы, терәге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hmz_bshirovich.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

   

      Борындык   төп  мәктәбе

                                 Доклад:

          “Бала  тәрбияләүдә  әтиләрнең  роле”

                       Укытучы:Юнысов Х. М.

                       2011-2012 нче  уку  елы

   Ата-аналар сизәдер дип уйлыйм: гаиләдә бала тәрбияләү эше һаман катлаулана бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Ә ата-аналар ул шартларны искә алалармы соң?

Билгеле, аларның күпчелеге үз балаларының киләчәге турында нык уйлана.

Шулай да кайберәүләр балаларны тәрбияләүгә бәтенләй әһәмият бирми, тәрбия эшендә гафу ителмәслек, төзәтеп булмаслык ялгышлар җибәрә. Икенче берәүләр исә, балаларга кирәгеннән артык әһәмият биреп, аларны боза, балалар эгоист булып үсә.

Гаилә баланың нинди булуына, дөньяга карашына, баланың әхлагына нигез сала. Ләкин бала тәрбияләү белән нигәдер күбрәк мәктәп һәм әни кешеләр шөгыльләнә. Бүгенге семьяда әтинең роле нинди сон?

Ир кеше - семьяның хуҗасы, терәге.

Яшь буынны тәрбияләудә әтиләр авторитеты гаять зур роль уйный. “Мәктәп күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы аталардан башка, тәрбия барыбер тулы була алмый”, дигән рус язучысы, тарихчы Н. М. Карамзин. Инглиз шагыйре Джордж Гербет та: “Яхшы ата йөз укытучыдан да өстен”,-дип, юкка гына әйтмәгән. Әлбәттә, сүз күркәм, авторитетлы әтиләр турында бара. Шуңа күрә авторитет, беренче чиратта, балага һәрьяклап уңай шәхси үрнәк күрсәтүгә, аны ихтирам итүгә, сүзенә, эш-гамәленә һәм тормыш тәҗрибәсенә инануга нигезләнергә тиеш.

Бигрәк тә хәзерге чорда-яслеләрдә, мәктәпләрдә, мәктәпләрдән тыш учреждениеләрдә күпчелек хатын-кызлар эшләгән чорда балаларга ир-ат йогынтысына мохтаҗлык аеруча нык сизелә. Ата йогынтысы булмау элек электән тәрбиягә зыян китергән. Балалар үзләрен физик чыныктырган, балык тотарга, йөзәргә, шашка-шахмат уйнарга һәм башка шундый һөнәрләргә өйрәткән аталарны якын күрәләр. Балалар физик көчлеләрне яраталар һәм рухи көчлеләр ягына омтылалар. Ләкин ата башкаларны кимсетмәскә, җәберләмәскә тиеш.

“Ни чәчсәң, шуны урырсың”,-ди халык мәкале. Өйдә кем дә булса дәрес әзерләп утырганда(хәтта кечкенә балалар булса да), радионы яки телевизорны каты итеп борып куйсаң, яисә үзең кычкырып сөйләшсәң, син инде тәрбиясез кеше һәм балаларыңны да беркайчан тәрбияле итә алмаячаксың.

Әгәр ата өй эшләреннән читләшсә, аның бу гадәтенә кызы һәм улы да тиз иярә. Өй мәшәкатьләрен акыл белән гаилә членнары арасында бүлешкәндә генә тәрбия эше уңышлы бара. Хатынына игътибарлы ата улы һәм кызы өчен үрнәк була ала. Атаның балага мөнәсәбәте – анын әнисенә мөнәсәбәте ул.

Димәк, әти кешенең гаиләдә үзен үзе тотуы иң беренче хәлиткеч фактор. Әхлаксызлык, тупаслык, эчкечелек кебек чирләр - әтиләрнең авторитетын бетерүгә китергән сәбәпләрнең иң куркынычлары.

Менә газетадан кайбер юлларны укып китик.

“Мин кечкенә чагында әтине хөрмәт итә идем, ә хәзер, аракы эчүгә сабышкач, күрәсем дә килми. Чөнки исердеме, кычкырырга, сүгенергә тотына. Усал эт кебек ташланырга  гына тора. Андый әтиләрне ихтирам итәргә мөмкинме соң?!”

“Әти миңа авторитет түгел, чөнки үзен кешечә тота белми: исреп кайттымы, өйдә тавыш чыгара,”-дип яза икенче берәү.

Әтинең гаиләдә дәрәҗәсе бетү балага гаять начар тәэсир итә. Әтисеннән күңеле кайткан яшүсмер усал һәм оятсыз була. Әти-әниләрнең үзара ызгыш-талашлары, алдашулары, балаларга карата тупас булулары балаларның характерында, тәртипләрендә чагыла. Менә бер әтинең улы турында сөйләгәннәре:

-Менә шул малай бәгыремә төште бит. Мин нәрсә эшләсәм, ул да шуны кабатлады. Яхшысын түгел энем, начарын. Кайвакыт шулай аш-чәй янында газета - журнал карап алгалыйсың. Ул да аш янына китап алып утыра торган булды. Мин әйтәм, китабыңны аш белән ашарга телисеңме әллә, аш янында китап укырга ярамый дим. Сиңа ярый ич әле, ди. Көннәрдән беркөнне улым тәмәке тарта башлаган. Әнисе малайны елый-елый орышты. Ә аңа нәрсә- күзен дә йоммыйча- әтигә ярый ич!- диде дә өйдән чыгып китте. Аптырап калдым. Нәрсә дияргә дә белмәдем. ”Юньсез, башың яшь әле, дип, алай гына да түгел, эт итеп кыйнап ташлыйсым килде, юк телемне аркылыга тешләп булса да түздем. Үзем гаепле. Ул кичне малай белән бик озак сөйләшеп яттык.

Менә бер ел инде, аш янында газета-журнал укыганым, тәмәке тартканым, аракы эчкәнем юк. Ихлас менә. Малай да үзгәрде. Сүзебезне дә тыңлый. Укуы да әйбәтләнә төште. Менә шулай ул бала үстерү, күп нәрсәләрдә үзеңне чикләргә туры килә. Балалар – гаиләнең көзгесе дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Ата- баланың иң якын, иң кадерле кешесе. Ата булу – буыннарны югалтмыйча дәвам иттерү.  Әти булган кеше зур хәреф белән башланган Әти булсын иде.