Әти-әниләргә ун киңәш
методическая разработка на тему

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Материал бала тәрбияләү серләрен ача, әти-әниләргә киңәш буларак тәкъдим ителә. Әлеге язма үз эченә ун кагыйдәне туплый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti-nilrg_un_kinsh.docx31.74 КБ

Предварительный просмотр:

Әти – әниләргә  ун  киңәш:

 1. Балагызның үзегез  кебек  яки  сез  теләгәнчә  булуын  көтмәгез. Аңа үзегез  булырга  түгел, ә  үзенчә  булырга  ярдәм  итегез.

 2. Баладан  аңа  эшләгән  эшләрегез  өчен  түләү  таләп  итмәгез. Сез  аңа  тормыш  бирдегез,  ә  ул  моны  ничек  түләсен? Ул  башка  кешегә  тормыш бирәчәк  һәм  бу  табигать  законы.

 3. Җыелган  ачуыгызны  баладан  алмагыз,  картлык  көнегезгә  әче  икмәк  әзерләмәгез. Чөнки  ни  чәчсәң,  шуны  урасың.

 4. Аның  проблемаларына  югарыдан  карамагыз. Аңа яшәү  өчен  сезгә  караганда  да  авыррак  булырга  мөмкин,  чөнки  баланың  тормыш  тәҗрибәсе бик  аз  була.

 5. Түбәнсетмәгез!

 6. Кешенең  иң  әһәмиятле  очрашулары – балалар  белән  очрашу  икәнен  онытмагыз. Балагызга  күбрәк  игътибар  бирегез,  чөнки  балада  без  кемне  очратачагыбызны  беркайчан  да  белә  алмыйбыз.

7. Балагыз  өчен  нәрсә  дә  булса  эшли  алмыйсыз  икән,  үзегезне  гаепләмәгез. Эшли  алып  та  эшләмәгән  очракта  үзегезне  гаепле  саный  аласыз.

8. Бала – cезнең  бөтен  тормышыгызны  үзгәртә,  астын – өскә китерә  торган  тиран  түгел,  ә  тормыш  биргән  иң  кыйммәтле  бүләк. Аны  сакларга  һәм  камилләштерергә  ярдәм  итәргә  кирәк.

9. Чит  балаларны  да  яратырга  өйрәнегез. Үз  балагызга  эшләүләрен  теләмәгән  әйберләрне, башка  балаларга  эшләмәгез.

10. Балагызны  нинди  булуына  карамастан  яратыгыз –талантсыз булса да, уңышларга  ирешә  алмаса  да, чөнки бала – иң зур  шатлык!